Төбәк дәрәҗәсендәге табигый һәйкәл - Татарстанның биш районы территориясеннән агучы Дала Зәе елгасына экологик куркыныч яный. Соңгы елларда елгага чистартылмаган сәнәгый һәм канализация суларын агызу очраклары арткан. Белгечләр фикеренчә, әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянның күләме йөзләгән миллион сум белән бәяләнсә дә, бер генә предприятие дә бүгенге көнгә кадәр җәзага тартылмаган.
Үле су
Дала Зәе Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Зәй һәм Түбән Кама районнары территориясеннән ага. 1978 елда елга төбәк дәрәҗәсендәге табигый һәйкәл статусын алган. Ә 2005 елда Татарстан экологлары аны “пычрак” елгалар категориясенә керткән. Моның сәбәбе – сәнәгый һәм коммуналь предприятиеләр агызган чистартылмаган сулар. Шуңа да карамастан, соңгы вакытка кадәр җирле халык җәйге челләдә Дала Зәендә коенудан чирканмаган, елгада балык та каптырганнар. Дөрес, балыкларның үлү очраклары күзәтелгән, шул чакта экологлар белән прокурорлар кемнең гаепле булуын һәм нишләргә кирәклеген ачыкларга керешкән. Әмма агулы суларның чыганагын ачыклый алмаганнар.
Ә быелгы җәйдә берьюлы берничә тапкыр балыкларның күпләп үлү очрагы теркәлгән, моның сәбәбе – предприятиеләрдән агып төшкән агулы сулар. Әйтик, июль башында Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасы үткәргән тикшерү Карабаш бистәсе янында Дала Зәе елгасында нитрит һәм фосфатларның тиешле нормадан 3 тапкыр артыграк икәнлеген күрсәткән. Цинк - 5, ә аммоний 40 (!) тапкырга күбрәк булган. Моннан тыш, суда нитритлы азот 7,5 тапкыр артып киткән. Әлеге матдә кеше организмына эләккәч, гемоглобинны метгемоглобинга әверелдерә. Кандагы метгемоглобинның күләме 50 процентка җитсә, кеше үлә. Шуңа да хәзер Дала Зәен “үле” елгалар рәтенә кертергә дә мөмкин. Израильдә Үле диңгез бар лабаса, ә бездә шундый елга булачак! Табигый һәйкәл түгелмени?
- Карабаш бистәсе янында пычрак сулар агызуны тикшерү нәтиҗәләре буенча “Бөгелмә-Су каналы” ҖЧҖ юридик затына һәм әлеге предприятиенең баш инженерына карата административ производство кузгатылган, - дип хәбәр итте Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов. – Хәзерге вакытта без судка гариза әзерлибез, Бөгелмә районы башкарма комитеты һәм “Бөгелмә-Су каналы” ҖЧҖ җитәкчеләре аның буенча җавап тотучылар булачак. Башлангыч фаразлар буенча, әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянның күләме якынча йөз миллион сумга якын тәшкил иткән.
19 июль көнне ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсенә янә Дала Зәе елгасында күпләп балык үлү турында хәбәр килеп ирешә. Белгечләр “Әлмәт-Су каналы” ҖЧҖ чистарту корылмаларыннан канализация сулары ага дип фаразланган урыннан югарырак һәм түбәндәрәк берничә урында суның пробасын ала. Анализлар суда пычратучы матдәләрнең күп булуын күрсәтә һәм материаллар Әлмәт шәһәр прокуратурасы, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы идарәсенә тапшырыла. Әлегә тикшерү эшләре тәмамламаган.
Ике көймә, берсенең моторы юк
Дала Зәендә күпләп балык үлү очрагы узган атнада күзәтелгән.
- Иске Тәкмәк авылы янында Дала Зәе елгасында күпләп үлгән балыклар турында безгә Россия Балыкчылар берлегенең штаттан тыш инспекторлары 31 август көнне хәбәр итте, - ди ТРда су һәм биологик ресурсларны саклау, аларга күзәтчелек итү һәм дәүләт контроле бүлеге башлыгы Александр Шильников. - Чөнки без бөтен республикадагы ресурсларны да контрольдә тота алмыйбыз. Үзгәртеп коруга кадәр “Рыбнадзор”да 150 инспектор эшли иде, ә хәзер 26 га калды, аларның барысына – ике компьютер. Көймәбез дә ике, аның да берсенең моторы юк. Иске Тәкмәккә килгәч елга буйлап 25 чакрым җәяү тәпиләдем. Шулкадәр балыкның һәлак булуы бик кызганыч! Әмма мин зыянның күләмен үз күзләрем белән күрми торып бәяли алмыйм, чөнки җирле халык безгә күпләп балык үлү турында хәбәр иткәнче, аларны капчыклап өенә ташый. Аларга куркыныч турында әйтеп торуның мәгънәсе юк! Икенче көнне күбесе исерек иде. Балыкны сатканнармы, кабымлыкка киткәнме – анысы билгесез.
Шильников сүзләренчә, елга буенда сәнәгый һәм коммуналь предприятиеләр күп, шуңа да бу юлы балыкларны кайсысының пычрак сулары агулавын әйтүе кыен. Гадәттән тыш хәл турындагы мәгълүматлар ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына тапшырылган, шул көнне үк су пробасы һәм анализга балык алынган, әмма әлегә нәтиҗәләре билгеле түгел.
- Безнең Дала Зәендә балык үлгән очраклар булгалады, әмма бу кадәресен үк күргән юк иде әле! – дип шәрехләде вәзгыятьне Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов. – Безнең җирлек территориясендә бернинди предприятие дә юк, пычрак сулар өстәрәк агызылган булырга мөмкин. Кешеләрне үлгән балыкка кагылмагыз дип кисәттек, әмма файдасы гына булмады. Хәзер кем дә булса авырып китәр яки балыкны башка районга алып барып сатмагае дип борчылабыз.
Чикләр турында искә төшергәннәр
Иске Тәкмәк авылы янындагы гадәттән тыш хәлне берьюлы берничә ведомство тикшерә.
- Дала Зәе елгасында балык үлү фактын табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән бергә тикшерәбез, - ди Казан табигатьне саклау прокуроры урынбасары Владимир Попов. – Чөнки елга бассейнында федераль дәрәҗәдәге предприятиеләр урнашкан. Моннан тыш, тикшерү нәтиҗәләрен Зәйнең полиция бүлегенә дә җибәрдек. Әгәр дә тикшерү пычрак сулар агызыла торган конкрет чыганакка китерсә, дәгъва әлеге оешмага белдереләчәк. Әмма балыкның нәкъ менә пычрак сулар агызу нәтиҗәсендә үлгәнен расларга да кирәк бит. Моны теләсә кайсы предприятие инкарь итәчәк. Тикшерүләр үткәрергә кирәк.
Поповның хезмәттәше, Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов та эшсез утырмый. 13 сентябрь көнне Казанның Идел буе районы судында аның ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына карата биргән гаризасы каралачак. Ул анда министрлыкка Дала Зәе төбәк дәрәҗәсендәге табигать һәйкәле сак зонасының чикләрен тиешле тәртиптә беркетүне сораган. 30 ел элек елганы табигать һәйкәлләре исемлегенә кертеп, җирле хакимият тә, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы да сак зонасының хуҗалык эшчәнлеге алып барырга һәм яңа объектлар сафка бастырырга ярамаган чикләрен төгәл билгеләмәгән.
- Эшкә соңга калып керешкәнсез түгелме соң? – дип кызыксындым мин прокурордан.
- Безнең республикада табигать һәйкәле исемен йөртүче һәм сак зонасы булмаган елгалар берәү генә түгел, - дип зарлана Гыйльметдинов. – Без бу өлкәдә инде берничә ел эшлибез, тик нәтиҗәсе генә юк. Ә быел судларга мөрәҗәгать итә башладык. Мишә елгасыннан башладык, чөнки анда нәрсәнедер коткарып калып була әле. Ә Дала Зәен, кызганычка, коткарып калып булмаячак. Ул елгада хәзер балык тоту түгел, коенырга да ярамый. Елганы харап иттеләр!
Елена Мельник
№--- | 09.09.2012