Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Путин торналар белән очуын Эзоп теле белән аңлатты (ВИДЕО) #6586

$
0
0
09.09.2012 Сәясәт
Россия Президенты Владимир Путин ак торналарны саклап калу проектында катнашты. Ул дельтапланга утырып кошларга юл күрсәткән. Ак торналарның саны елдан-ел кими. Ә кышны уздыру өчен Һиндстанга очканда аларның күбесе аучылар кулыннан һәлак була икән. Шуңа кошларны Төмән өлкәсенең көньягында кышлатырга җыеналар.Моның өчен кешегә ия­ләш­кән ак торналарга дельта­план белән юл күрсә­тергә кирәк.

 

  

 

 

Путинның очуы: 

Путинның җавабы:

"Ватаным Татарстан" исә "Путин тагын ни эшли ала?" дигән сораштыру уздырды:

Моңарчы Владимир Путин “Калина” машинасында йөрде, махсус очкычта янгын сүндер­де, истребитель белән идарә иткән иде. Ә сезнеңчә Россия Президенты тагын нинди эшләр башкара алыр иде?

Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН, кинорежиссер:

– Статистикага күз салсак, Россия бәла-каза, хәвеф-хә­тәрләр буенча еш кына беренче урында тора. Ил башлыгы нинди дә булса эшкә тотынса, бу өлкәдә проблема хәл ителә дигән сүз. Әмма бер кеше генә барысын да эшләп бетерә алмый. Ул үрнәк күрсәтә. Аның артыннан ия­рергә, бу гамәлләрне кабатларга җәмгыять әзер булырга тиеш. Путинның әлеге проект­та катнашуы аның табигатьне яратуы турында сөйли. Аның гомумән үсемлек һәм хайваннар дөньясына игътибары зур. Юлбарысларны саклап калу буенча да зур конферен­цияләр үткәргән иде. Владимир Путин – күпкырлы шәхес, аның кулыннан күп нәрсә килә, ул спортчы да, сәясәтче дә. Иң мөһиме – ил башлыгы Татарстанга да битараф түгел.

Алена СӘГЪДИЕВА, PR-белгеч:

– Путин үзен һәрвакыт социаль яктан актив җитәкче итеп танытырга тырыша. Сә­яси вакыйгалар, танылган кешеләр тормышы гына тү­гел, ә беренче карашка әлләни әһәмиятле булып күренмәгән мәсьәләләргә дә игътибар би­рә. Гадәттә алар глобаль проб­лемаларга килеп тоташа. Әлбәттә, әлеге акция­ләрне оештыруда аның PR-белгеч­лә­ренең дә катнашы бар. Әмма бу беренче чиратта Пре­зидентның үз инициативасы дип уйлыйм. Пре­зидент­ның очарга яратуын исәпкә алсак, киләсе юлы аның космоска очуын көтәргә кала инде.

Ренат ХАРИС, шагыйрь:

– Мондый чараларда Пре­­­­­­­зидент җәмгыять алдында торган проблемаларны калкурак итеп күрсәтер өчен катнаша. Шул проблемаларга җәм­гыять­нең игътибарын җә­­­леп итәр өчен. Әлбәттә, табигатьне саклау һәм кеше тормышын уңайлы итү – мө­һим проблемалар. Әмма алар­­­ны Президенттан башка кешеләр дә хәл итә алыр иде. Минемчә, ил башлыгы­ның проблемалары глобаль­рәк булырга тиеш.

Гөлназ ТӨХБӘТУЛЛИНА, “Зоозабота” йортсыз хайваннарны яклау оешмасы әгъзасы:

– Миңа калса, һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. “Кызыл китап”ка кертел­гән хайваннарны галим-биологлар кайгыртсын иде. Путин торналар белән оч­канда, аларны түгел, күбрәк үзенең имиджын кайгырта, үзенә реклама ясый. Җир шарында санаулы гына калган хайваннар белән ул моңа кадәр дә “аралашкан” иде. Ул үз куллары белән Амур юлбарысы, кит һәм ак аюга махсус муенсалар кидертте. Кит һәм аю белән нәтиҗәдә ни булганы билгесез. Юлбарыс хакында исә шактый сәер сүзләр йөри. Әйтүләренә караганда, Путин муенса кидерткән әле­ге хайванны урманнан тотмаганнар, ә якындагы зоопарктан гына алып килгәннәр. Ә аннары юлбарыс зоопаркта билгесез сәбәпләр аркасында вафат булган.

Илнур ВАФИН, сәүдә вәкиле:

– PR да бу, башкаларга үрнәк күрсәтү дә. Әлбәттә, ил башлыгы гади халыкка алар кебек үк кеше булып күренергә тели. Әнә бит, үзенең мускулларын күрсәтә торгач, ха­тын-кызлар аны Россиядәге иң шәп ир-ат дип саный башлады. Икенчедән, Путин бу гамәлләре белән үзеннән тү­бәндәрәк утыручы конкрет мәсьәлә өчен җаваплы түрә­ләрне акылга утыр­тырга тырыша. Мин эшләдем, янәсе, ә сезнең кулыгыздан килмимени? Тагын нәрсә эшләсенме? Юл салып карасын. Бу – бездәге иң зур проблема.


---

№--- | 09.09.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>