Татарстанның күпкатлы йортларында яшәүчеләр июль аеннан башлап гомумйорт ихтыяҗлары өчен (ОДН) акча түләмәячәк. 14 июльдә республиканың Министрлар Кабинеты шул турыдагы документны имзалады.
Узган елның 28 декабрендә республикада “Күпкатлы торак йорт эчендә кулланылган электр энергиясе, салкын һәм кайнар су чыгымнарын билгеләү” турында карар кабул ителгән иде. Аның нигезендә “гомумйорт ихтыяҗлары” өчен түләүләрне махсус исәпләү җиһазлары урнаштырылмаган фатирларга бүлеп түләтә башладылар. Бу республика халкында зур ризасызлык уятты. Алар Татарстан прокуратурасына әлеге яңа кагыйдәләрнең Россия торак кодексына туры килмәве турында белдереп, шикаятьләр яудыра башлады.
Прокуратура әлеге документның дөреслеген тикшерүгә алынды. Нәтиҗәдә, Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән карардагы кайбер кушымталарның федераль законга туры килмәве ачыкланды.
Әлеге кәгазьдә электр энергиясе, салкын һәм кайнар судан файдаланган өчен түләү формулалары билгеләнгән иде. Бактың исә, алар Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән таләпләргә каршы килә икән. Нәтиҗәдә, Татарстан Прокуратурасы әлеге документны гамәлдән чыгаруны таләп итеп, Татарстан Хөкүмәтенә махсус протест җибәрде.
- Министрлар Кабинеты безнең протестны игътибарсыз калдырды. Нәтиҗәдә, махсус гариза белән судка мөрәҗәгать иттек. Шул рәвешле судтан әлеге документның федераль Законга каршы килүе сәбәпле, аны гамәлдән чыккан дип санавын сорадык. Безнең гариза гражданнардан килгән башка шундый ук гаризалар белән кушылды, - дип аңлаттылар безгә Татарстан Прокуратурасында.
Әлеге эш буенча соңгы суд утырышы 16 июльдә уздырылган. Биредә суд игътибарына Министрлар Кабинетының яңа карары тәкъдим ителгән. Аның нигезендә Татарстан Хөкүмәтенең “Күпкатлы торак йорт эчендә кулланылган электр энергиясе, салкын һәм кайнар су чыгымнарын билгеләү” турындагы карары гамәлдән чыккан дип санала.
Бу документ Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тарафыннан 14 июль дә имзаланган. 15 июльдә исә бу карар Юстиция министрлыгының махсус сайтында дөнья күргән.
Шул рәвешле, июль ае счет-фактураларында халык телендә ОДН дип йөртелүче гомумйорт ихтыяҗларына түләү графалары юкка чыгарга тиеш.
Рәмзия ЗАКИРОВА
| 24.07.2014