Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Бакча “йөген” җиңеләйтеп була

$
0
0
06.08.2014 Җәмгыять
Бүген ата-аналар балалар бакчасы өчен уртача 2300 сум түли. Әмма дәүләт ата-аналар җилкәсенә төшкән йөкне мөмкин кадәр җиңеләйтергә тырыша. Бүген мәктәпкәчә белем йорты өчен түләнгән акчаның яртысын диярлек кире кайтарырга мөмкин.

Быелның гыйнвар аеннан балалар бакчасына түләү кискен арту белән бәйле рәвештә Татарстанда өстәмә компенсацияләр бирелә башлады. Моңа кадәр һәркемгә тиеш федераль субсидиягә (беренче балага - 20 процент, икенчесенә - 50 процент, өченчесенә - 70 процент кире кайтарыла), республика казнасыннан да өстәмә компенсация түләү турында карар кабул ителде. Федераль субсидия баласы бакчага йөргән һәр ата-анага тиеш булса, республика ярдәме керем дәрәҗәсенә бәйле.

Гаиләдә кереме җан башына 20 мең сумнан артмаган һәр кеше быелның гыйнвар аеннан өстәмә компенсациягә өмет итә ала. Беренче яртыеллыкта бу акчаларны 71 меңнән артык кеше алган. Бу барлык балалар бакчасына йөрүчеләрнең 36 проценты. Июль аенда компенсация тиешле кешеләрне яңадан теркәү башланды. Бу юлы да ата-аналарга социаль яклау органнарына барып җәфаланасы юк иде - бар документларны балалар бакчасында кабул иттеләр. Әмма әлегә компенсациягә хокукларын моңа кадәр бу төр ярдәмне алучыларның 70 проценты гына раслаган. Элеккечә, зур шәһәрләрдә компенсациягә дәгъва итүчеләр азрак, сала җирләрендә күбрәк икән.

Июль аенда яңадан теркәлүне нибары 33 мең ата-ана узган. Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министы урынбасары Наталья Бутаева сүзләренчә, ата-аналар арасында үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, яңадан теркәү узарга күпчелектә ата-ананың ялда булуы комачаулаган. Бер төркем үз керем дәрәҗәсенең артып китүен сәбәп итеп китергән, икенчеләр вакыт һәм теләк юклыкка сылтаган.

Сүз уңаеннан, бүген электән үк гамәлдә булган федераль субсидиянең күләме уртача 401 сум, ә өстәмә компенсация уртача 667 сум. Билгеле, кемгәдер компенсация әзрәк, кемгәдер күбрәк күләмдә түләнә. Ата-аналарда исә бик еш кире кайтарылган акчалар күләме сораулар уята. Шуңа да тиздән һәркем күчерелгән сумманың күләмен күзәтеп бара алачак. Хәзерге вакытта Татарстан Мәгълуматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мондый мөмкинлек тудыру белән шөгыльләнә.


Динә ЗАРИПОВА

--- | 06.08.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>