Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Камал театры Мәскәүдә 2 спектакль күрсәтәчәк

$
0
0
06.08.2014 Мәдәният
20 һәм 21 августта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Мәскәү шәһәрендә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында ике спектакль тәкъдим итә. Спктакльләр В.Маяковский исемендәге Мәскәү академия театры сәхнәсендә күрсәтелә. Искәртеп үтәбез, Мәскәүдә Татарстан көннәре 20-24 августта үтә һәм үз эченә төрле мәдәни вакыйгаларны ала.

Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында үтәчәк шундый вакыйгаларның беренчесе  - Камал театрының “Мулла” спектакле. Ул 20 августта 19.00 сәгатьтә Маяковский театры сәхнәсендә тәкъдим ителә. 
 
«Мулла» - данлыклы татар драматургы Туфан Миңнуллинның иң соңгы пьесалырыннан берсе. Тамашачыларда зур кызыксыну уяткан әлеге спектакльнең премьерасы 2012 елның 7 ноябрендә үтте һәм төрле каршылыклы фикерләр тудырды. Спектакль, премьера көненнән башлап, зал тулы тамашачылар белән уйнала. Төп рольләрдә – Эмиль Талипов һәм Искәндәр Хәйруллин.
 
Камаллылар Мәскәүдә тәкъдим итәчәк икенче спектакль – “Мәхәббәт FM” Илгиз Зәйниев.

«Мәхәббәт FM» - «махсус заказ»: спектакль Мәскәүдә яшәүче күп санлы татар яшьләре соравы буенча алып барыла. Ул 21 августта 19.00 сәгатьтә В.Маяковский исемендәге теарт сәхнәсендә уйнала.

Белешмә:
 
Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре 20 -24 августта үтә. Проект кысаларында мәскәүлеләрне бай мәдәни программа көтә. Камал театры спектакльләреннән кала, Татарстан Республикасы сәнгать осталары катнашында Мәскәү халыкара музыка Йортында Татарстан халык рәссамнары хезмәтләре күргәзмәсе белән бергә тантаналы концерт планлаштырылган; Л.Рюмина җитәкчелегендәге Мәскәү фольклор мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы җыр һәм бию дәүләт ансамле концнрты; Асадулаев Йортында ТР фольклор музыка ансамбле концерты; Россия заман тарихы үзәк Дәүләт музеенда  күргәзмәләр ачылышы. Шулай ук, Татарстанның иҗади зыялылары белән очрашу көтелә. Әлеге очрашуда “Туфан Туфан инде ул” дип аталган татар телендә документаль фильм күрсәтеләчәк һәм, шулай ук,  2013 елны IX Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңү яулаган фильмнарның берсе белән бергә X Казан халыкара мөселман киносы фестивале презентациясе үтәчәк.  Татарстан көннәре кысаларында Россиянең  халык артисты Фуат Мансуровка  Троекуровский зиратында кабер ташы ачылачак  һәм М.Җәлил, Г.Тукай каберләренә чәчәкләр куелачак.


---

--- | 06.08.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>