“Ерактан килгәнсең. Махсус минем янга түгел бит. Эш белән йөрисең. Бер җенестән ике балаң бар. Яраткан эшең бар, эшең булгач – акчаң булыр. Сәфәр көтә сине. Ниндидер бәйрәмме, күңелле сәфәр. Машинагыз бар икән. Шуның аркасында икенче бер йөртүче белән тавышланып аласыз”, – ди бу.
Авырткан җирләрне дә әйтеп бирде. Болай куркырлык түгел үзе. Хәер, Аллага тапшырган инде. Барысы да Аның кулында дип үземне тынычландырдым. Динебез кәрт ачтыру түгел, күрәзәчегә йөрүне дә тыя. Тик кеше җанына урын таба алмыйча, аптыраганнан, әлеге кешеләрнең ишеген шакый. Адым саен бозык диләр, авыл саен сихерче икән. Моның шулай икәненә Буада яшәүче кәрт ачучы Римма әби белән сөйләшкәч, тагын бер кат инандым.
Күзләре сукырайган бу әбинең ишеген кемнәр генә шакымый икән. “Иремне кире кайтарыйк”, “Бозыгымны чыгар” дип ялваручыларның исәбе-хисабы юк, ди. Буада яшәүче 75 яшьлек Римма ире белән аерылышканда дүрт бала белән утырып кала. “Бу тормышта бер рәхәт тә күрмәдем. Балаларны ялгыз тәрбияләгәч, көн-төн эштә булырга туры килде. Элек йорт-җирем дә җимерек иде. Торак шартларын яхшыртырга иде дип көн дә район башлыгы янына йөрдем. Аптырагач, ул да миннән туйды булса кирәк, ике катлы йорттан фатир бирде”, – ди ул узган тормышын барлап. Дүрт баласының берсе мәрхүм инде. Валерий явызлар кулыннан кыйналып китеп барган. Олы улы үз гаиләсе белән гомер кичерә. Әби хәзерге көндә улы Сергей тәрбиясендә гомер итә. Кызы Марина әнисенең хәлен белешеп тора.
“Эштән куркып тормадым, кәрт тә ача белми идем әле. Нәселебездә андый кеше дә юк. Бервакыт авырып киттем. Танышлар әйткәч, Ульян шәһәрендә күрәзәлек итә торган бер чегән хатынына бардым. Килеп керүгә: “Синең бит үзеңдә сәләт бар. Сихереңне үзең чыгара аласың”, – диде. Шуннан соң кайткач, әкренләп догалар өйрәнә башладым. Күптән түгел катаракта булып, башта бер күзем, аннан икенчесе сукырайды. Күзем күрмәсә дә, кешенең күңел халәтен, эчке дөньясын күрәм. Кәрт ачып киләчәкне әйтәм”, – ди ул.
Рәтләргә тезеп куйган кәртнең нинди икәнен улы Сергей әйтеп бара. Римма әбекәй сөйли дә сөйли. “Күп вакыт кешеләрне кисәтәм. Тыңлаучысы гына сирәк. Күршебезгә, бер ел рульгә утырма, дигән идем, тыңламады, бәрелеп үлде. Инвалид арбасындагыларны да алып киләләр. Минем яннан кайткач, кайберләре әкренләп тора башлый икән. Аннары килеп рәхмәт әйтәләр. Акчаны да сорап алмыйм. Кем күпме бирә – шуңа риза”, – ди ул.
Әбидән ниндидер җылылык бөркелә. Карашлары үзгә, җанга тынычлык бирә. Чынлап та, бик күпләр сөйләшеп утырырга булса да аның янына килә икән. “Бер күршемнең җиде баласы бар. Тынгысыз вакытларында, бераз гына синең янда утырыйм әле, дип керә. Күп кеше кайгыдан килә миңа”, – ди әбекәй. Кияүгә чыкмаучыларны кияүле итә, бәбисезләр бәби алып кайта икән. Буа гына түгел, башка районнардан да бирегә йөриләр икән. Римма әби бозык барлыгын гына әйтеп калмый, кем ясаганын да чамаларга булыша. Чит гаиләне бозарга килүчеләр аның ачуын китерә. “Мондый гозер белән килүчене кире борам. Гөнаһы кирәк түгел. Минем максатым – ярдәм итү, кешеләрне кисәтеп, бәла-казадан коткарып калу”, – ди ул. Сукыр әби изге теләк теләп озатып калды безне.
P.S. Язма башында Римма әбинең, кәрт ачып, минем турыда әйткән сүзләре чыннан да дөреслеккә туры килде. Күңелле сәфәр дигәне – никах мәҗлесенә баруыбыз. Икенче бер йөртүче белән ызгышып алу да рас килде. Әби янына барып кайткач, берничә көннән соң машинабызны сыдырып киттеләр.
Г.ГЫЙЛЬМАНОВА
№196-197 | 05.10.2012