Безнең якларда зур сәләт ияләре булып, татарның милли рухи байлыгын саклап үстерүгә үз өлешен керткән шәхесләр байтак. Шундыйларның берсе – рбишчалы Ваиз Хайретдинов.
Беренче тапкыр 12 яшендә кулына гармун алганда, ул аңа җаны кебек кадерле тоела. Шуннан башлап гармунны кулыннан бер дә бәрми. Уйнаган саен остарып, өйдән гармун, җыр тавышлары урамга ургылып чыга башлый. Шулай итеп Ваизның даны тирә-якка тарала. 15 яшендә ул туйларда уйный башлый. Бүгенге көндә ул оста банчы, тамада, матур, көчле тавышлы җырчы. Төбәгебезнең күп кенә татар авылларында, хәтта Мәскәү, Түбән Новгород, Казан шәһәрләрендә узган туй, никах мәҗлесләрендә, юбилей кичәләрендә үзен танытып өлгергән инде.
Иң яраткан инструменты - баян. Гармунда, тальянда, синтезаторда, гитарада аккардеонда да уйный. Кешеләргә гел яхшылыгы белән булган Ваиз, әлбәттә, туганнары, дуслары арасында да олы ихтирамга ия.
“Күптән түгел якын дустым Фаил Дианов, “оста баянчыга кыйммәтле бүләк” дигән сүзләр белән миңа Scandalli итальян баян бүләк итте. Кул эше белән башкарылган, бакыр баскычлы баян – чынлап та кыйммәтле бүләк, бик кыйммәтле. Аның бүгенге бәясе – 500 мең сум.
Без Фаил белән күптән таныш. Ул минем уйнавымны, җырлавымны бик ярата. Тамырлары белән Иске Мочалидан, бүгенге көндә Мәскәүдә күренекле эшмәкәр. Шушы бүләге өчен мин аңа мең рәхмәтле. Фаилга, аның гаиләсенә бәхет, сәламәтлек телим. Ходай Тәгалә гомерләрен озын итсен. Булдырган җитеш тормышларының кадерен белеп, һәр яңа туган көнгә сөенеп, шатланып яшәргә насыйп булсын иде аларга”, - дип сүзен тәмамлады Ваиз.
Ә оста баянчыга без иҗади уңышлар, сау-сәламәт булып киләчәктә дә халыкны шатландырып уйнавын телибез.
Р.ХАМЗИНА фотосы.
№40 | 05.10.2012