Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Эшсезләр күп... ә хезмәт урыннары тагын да күбрәк

$
0
0
11.08.2014 Җәмгыять
Соңгы атнада республикада эшсезләр саны сизелерлек кимегән. Шулай булуга да карамастан, бу күрсәткеч Татарстанда һаман да югары булып кала бирә.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 16 меңгә якын эшсез кеше исәпләнә. Аларның 560ы эш урыннарын узган атнада гына калдырган. Бу кешеләрнең 274е хезмәт урыныннан үз теләге белән китсә, 26сы – эш бирүче тарафыннан куылган яки кыскартылган.

Шул ук вакытта эшкә урнашучылар да юк түгел. Мәсәлән, узган атнада гына да республикада эшсезләр саны 70 кешегә кимегән. Хезмәт урыны таба алмаучыларның күбесе исә Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә теркәлгән. Ә менә Мендеелевскида андыйдар саны нибары 99 кеше генә, дип хәбәр итә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Хәер, республикада буш хезмәт урыннары да кимеми. Хәзерге вакытта Татарстанда халыкка барлыгы 48 меңгә якын эш урыны тәкъдим ителә. Соңгы атнада гына да республикада 3500гә якын өстәмә хезмәт урыннары барлыкка килгән.

Барлык вакансияләрнең яртысыннан артыгы - Казан шәһәрендә. Чаллы, Алабуга, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә дә буш вакансияләр саны шактый күп.

Эш урыннары аеруча аз төбәкләр исә – Чүпрәле, Кайбыч һәм Апас районнары.
 


---

--- | 10.08.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>