10.08.2014 Мәдәният
11 августта 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече сәхнәсендә җәйге яллардан соң труппаның беренче җыены була. Әлеге чарага журналистлар чакырыла. Игътибар: алдан аккредитация узу сорала.
---
--- | 10.08.2014

Труппы җыены – электән килгән театраль традиция. Һәр ел саен җәйге яллардан килгән көнне Камал театрының Кече сәхнәсендә театрның барлык иҗат төркеме, администрация һәм техник хезмәткәрләре җыела.
Труппа җыенында яңа сезонда чыгачак премьераларның көне һәм исеме игълан ителә; труппага алынган яңа артистлар, театр администрациясенә билгеләнгән яңа хезмәткәрләр белән таныштырыла.
Спикерлар:
1. Фәрит Бикчәнтәев – театрның баш режиссеры;
2. Илфир Якупов – театр директоры;
3. Алмаз Гәрәев – артист, театрның профсоюз рәисе.
Аккредитация түбәндәге контактлар аша башкарыла:
kamal_new@mail.ru
8 9625 51 45 28 (Гөлназ Хасанова, театрың матбугат хезмәте белгече)
---
--- | 10.08.2014