Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Карәхмәтнең соңгы көннәре (ФОТО)

$
0
0
11.08.2014 Мәдәният
"2006 елның язында, халкыбызның сөекле улы бөек Тукаебызның тууына 120 ел тулуын билгеләп үткән көннәрдә, Татарстан радиосының әдәби-драматик тапшырулар редакциясенә Ленинград өлкәсеннән бер хат килеп төште. Хат авторы – Бикмурзин әфәнде (фамилиясе генә язылган иде) үз язмасында мәшһүр бер поэманың төп каһарманнарыннан берсе – атаклы Карәхмәтнең соңгы көннәре турында кызыклы гына мәгълүмат бирә. Аны сезнең игътибарга да тәкъдим итәм." Рөстәм АКЪЕГЕТ.

«Миңлебай! Бар, тиз, Карәхмәтне чакыр!» –
Чапты китте Миңлебай чатыр-чатыр.
Үтмәгәндер күз ачып йомган заман,
Килде дә җитте Карәхмәт – каһреман,
– ди Тукай үзенең поэмасында.

«Кем соң ул Карәхмәт? Ни өчен Миңлебай аның артыннан чаба? Укучы бу сорауларга җавапны тиз табар. Карәхмәт – сөекле Тукаебызның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» (1908) әсәрендәге төп геройларның бер­се, дияр ул. Күбрәк белгәннәре Карәхмәтнең Казанда бертуган Никитиннар циркында чыгыш ясап, агай-энене шаккаттырган төрек пәһлеваны икәнен дә чамалар. Тукай турында истәлекләрне, профессор Ибраһим Ну­рул­лин китапларын укыганнар исә, бөек шагыйрьнең, бу мәшһүр поэмасын язгач, үзенең дә Карәхмәттән «шүрләп» йөргәнен өстәр. Шүрләрсең дә, «син аның йодрыкларын күргәнең юкмыни?» Җитмәсә, Карәхмәт «Болгар» кунакханәсендә Тукайдан берничә номер аша гына яшәгән.

Балачактан ук күңелгә сеңеп калган бу әсәр герое белән миңа күп еллардан соң тагын бер тапкыр «очрашырга» туры килде. Эш болай булды. Алтмышынчы елларда мин Новосибирск шәһәренең бер предприятиесендә эшли идем. Бервакыт безгә атлет гәүдәле бер карт эшкә урнашты. Көннәрдән беркөнне ул, минем кулда рус баһадиры Иван Поддубный турындагы китапны күргәч, болай диде: «Әгәр дә сез көрәшчеләр белән кызыксынасыз икән, миндә алар турында бер альбом бар, теләсәгез күрсәтә алам». Һәм, чыннан да, икенче көнне минем өстәлемдә бик пөхтә итеп ватман кәгазеннән эшләнгән альбом ята – ул вакыт узудан саргайган газета мәкаләләре, төрле фоторәсемнәр белән тулган иде. Анда кемнәр генә юк... Саргайган фоторәсемнәрдә – мәшһүр көрәшчеләр: И.Поддубный, И.Заикин, Чуркин, Али Борһан һ.б. Альбомның бер битенә атаклы көрәшче Карәхмәт турында ниндидер бер газетадан кисеп алынган мәкалә урнаштырылган. Йотлыгып укырга керештем. Укырсың да – анда Карәхмәтнең соңгы көннәре хакында язылган. Мәкаләдән шул мәгълүм булды: Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Көньяк фронтта авыр яраланган Карәхмәт рус гаскәрләренә әсир төшә. Озакламый ул авыр яралардан үлеп тә китә. Кем кулында диген?! Әле студент елларында ук берничә тапкыр Карәхмәт белән келәмдә бил алышкан һәм пәһлеван төрекне сыртына салган хәрби хирург, доктор Вой­цеховский кулында...»

Югарыдары рәсемдә: Б.Урманче. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына иллюстрация. 1966 ел.Кәгазь, акварель, тушь, каләм.



«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына иллюстрация. Рәсемнең авторы Габдулла Тукай үзе булу ихтималы да бар. 1908-1910 еллар



Э.Гельмс. Тукай поэмасына иллюстрация Кәгазь, акварель, тушь, каләм

 


БИКМУРЗИН

8 |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>