Актаныш районының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Глүзә Хәертдинова белән Аеш авылына юл тоттык. Минем язмышым башкаларга сабак булсын иде дип, Груня Андреева безнең белән очрашырга теләк белдергән.
Яшермим, күңелне авыр хисләр биләп алды. Чөнки балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең утырышларында эчкече хатын-кызлар эшләрен күп карарга туры килә. Алар беркайчан да үзләрен гаепле хис итмиләр, киресенчә, башкалар өстенә пычрак аталар. Яши торган җирләре дә мактанырлык булмый. Ләкин Аеш авылында Глүзә апа күрсәткән йорт каршына килеп туктагач, аһ иттек. Профнастил белән әйләндереп алынган коймалар, шундый материалдан тышланган йорт, ямь-яшел чирәм үсеп утыручы чип-чиста ишегалды...
– Биредә Груняның кызы Гөлназ яши, – диде Глүзә апа.
“Яшел елан” чакса...
Груня Андреева – тумышы белән күрше Башкортстан Республикасыннан. Туган авылында кияүгә чыгып, өч бала үстерә. Фермада терлекләр карый. Тик тормыш иптәше белән аралары суынгач, аерылышырга мәҗбүр була. Кечкенә балаларын ялгызы тәрбияли. Шундый авыр вакытларында авылларына килеп йөрүче Яңа Әлем кешесе Айдар белән таныша. Сөйләшеп йөри торгач, аның бергә яшик дигән тәкъдимен кабул итә. Яңа Әлем авылына яшәргә күчә. Фермага эшкә керә. Бер-бер артлы уллары Айнур белән кызлары Алисә туа. Тик Груняның Айдар хакында ныклы терәк, икәү бергә тормышны алып бару җиңелрәк булыр дигән хыяллары акланмый. Ир дигәнең дөнья көтүне кирәксенми. Батырып бер җирдә дә эшләми, шабашкага гына йөри, өстәвенә “яшел елан”ны ярата торганнардан булып чыга. Алай гына түгел, кул күтәрә торган гадәте дә була.
– Нишләргә белмим, бәргәләнәм, шуннан аптырап үзем дә хәмергә үрелә башладым. Шулай онытылып торган кебек булам. Аракы белән дуслык артканнан-арта барды, – дип искә ала Груня.
Кызлары әниләрен күп мәртәбәләр эчүдән тукта дип үгетләп карыйлар. Энеләре белән сеңелләренә ярдәм итәләр. Һәр нәрсәнең чиге булган кебек, Груняны ана хокукыннан мәхрүм итәләр. Айнур белән Алисәне әтиләре янында калдыралар.
– Бик авыр булды, – ди ул. Ләкин шунысы юатты, балаларымны каядыр алып китмәделәр, аларны әтиләре янында калдырдылар. Мин дә алар белән яшәдем. Бөтен вакытымны эштә үткәрергә тырыштым. Чөнки кешене эшсезлек боза. Балаларымны карарга тырыштым, киендердем, ашаттым, эчерттем. Олы кызларыма рәхмәт инде, алар ничек тә ярдәм итәргә тырыштылар. Кияүләр дә булышты.
– Ничек акылыгызга килдегез? Хатын-кызны айныту авыррак диләр бит, – дип сорадым мин аннан.
– Дәвалау дигәннәре ялган ул. Иң мөһиме, кешенең теләге булу кирәк. Мин үз алдыма үткән белән түгел, ә алга карап яшәргә кирәк дигән максат куйдым. Һәм, Аллага шөкер, хәмер белән араны өздем. Ана хокукын кайтару артыннан йөри башладым. Югалтуы гына җиңел икән, кире кайтаруы, ай-һай, авыр булды.
Гөнаһларым өчен җәзадыр
Груняның йөрәк түреннән чыккан сүзләре белән һәркем килешер. Кызы Гөлназ гаиләсе белән килеп чыккан фаҗига турында сөйләгәндә әйтте ул бу сүзләрне. Яшь кенә булса да, Гөлназ күп авырлыклар күргән. Ике баласын калдырып, ире бакыйлыкка күчкән. Апасы да Аеш авылында гомер иткәч, аралашып яшәрбез дип, без барган йортны сатып алган. Аны тышлаганнар, тәртипкә китергәннәр. Үзе хуҗалыкка эшкә кергән, фермада сыерлар сава. Тормыш әкренләп җайланды дип сөенеп йөргәндә, язмыш аларны тагын бер кат сындырып сыный.
Яңа Әлем авылында яшәүче сеңлесе Гүзәлләрдә өй юганнан соң, кичке тугызлар тирәсендә Гөлназ ике баласы, энесе Айнур белән атта кайтырга чыга. Ат йөртүче атны кумыйча гына Актаныш ягына юнәлә. Яңа Әлемне узып барганда арбада утыручылар үзләренә таба якынлашучы машинаны күреп алалар. Бер мизгел... машина алар өстенә менә.
– Айнурның, бу безне таптый бит, дигән сүзләрен генә хәтерлим, – ди Гөлназ, ул вакыйганы кабат хәтерендә яңартып. – Аңымны җуйганмын, икенче көнне иртән генә аңга килдем.
– Миңа иртән генә әйттеләр, шунда ук хастаханәгә чаптык. Төрлесе төрле палатада авыртуга түзә алмыйча ыңгырашып яталар. Гөлназның аягы ычкынган, бер җирдән сынган, кызы Ләйсәннең аягы ике җирдән сынган, улы Риназның хәле тагы да авыррак, ул реанимациядә иде, апаларына көтү көтешергә дип киткән Айнурның да ике аягы сынган. Нишләргә, кайсы янына барырга белмим, кайгыдан сыгылып төштем. Казаннан машина чакыртып, Риназны алып киттеләр. Бер киявем аны карарга барды. Башына ике операция ясадылар. Бу миңа кылган гөнаһларым өчен җәзадыр дип еладым да еладым. Бер мизгел дүрт баламның язмышын чәлпәрәмә китерде дә куйды.
Хастаханәдә унбиш көн ятканнан соң Груня гипска катырылган өч газизен Аешка алып кайта. Бер ай буе яннарыннан китмичә аларны тәрбияли. Балалары әкренләп аякларына баса, тик Ләйсәннең аяклары дөрес ялганмыйча, аңа кабат операция ясатырга туры килә. Риназның да сәламәтлеге нык какшый. Ул иптәшләре белән мәктәптә дә укый алмаган, өенә генә килеп укытканнар.
– Риназга хәзер авыр күтәрергә ярамый. Инвалидлык та бирмәделәр. Быел укуын мәктәптә дәвам итәр дип өметләнәбез дә, тик сәламәтлеге куркыта, – ди әнисе.
Әнә шулай бер ел буе хастаханә юлыннан кайтып керми алар. Әле ярый яннарында әнисе бар. Ул кызын, оныкларын ташламый. Хәзер Гөлназ да даими эштә эшли алмый. Чөнки балаларын хастаханәгә йөртергә кирәк. Пенсия акчаларына көн күрәләр. Читтән бернинди дә ярдәм алмаганнар.
– Сезне таптаткан гаеплегә җәза бирелгәндер бит, ул килеп хәлегезне белдеме соң? – дим Гөлназга.
– Суд булды. Ул шофер килеп тә тормады. Төрле сәбәпләр табып, ат йөртүчене гаепле итеп калдырдылар. Ә шоферны шаһит итеп язганнар.
– Ул кеше килмәде дә, балаларның хәлен дә белмәде, гафу да үтенмәде. Аның кем икәнен белдек без. Ләкин йөрергә хәлебез җитмәс дидек, – дип күз яшьләрен сөртте Груня.
Дөрестән дә, әлеге вакыйга балаларның тәннәренә генә түгел, күңелләренә дә тирән җәрәхәт ясаган. Әмма үзләре һич кенә дә төшенкелеккә бирелмичә дөнья көтәләр.
Груня да үзе күргәннәрдән сабак алган булса кирәк. Эчкечелек белән шөгыльләнүче башка хатын-кызларга да: “Вакытында акылыгызга килегез, балаларыгызны уйлагыз, шешәгә үрелмәгез”, – ди ул.
Рузилә ХӘСӘНОВА
125 | 27.08.2014