27.08.2014 Җәмгыять
Якынча мәгълүматлар буенча, сөякләрнең җир астында ятуына инде берничә дистә елга якын вакыт узган.
| 27.08.2014
Якынча мәгълүматлар буенча, сөякләрнең җир астында ятуына инде берничә дистә елга якын вакыт узган.
23 нче август көнне көндез Казанның Чернышевский урамы буенча йорт почмагында җир казу эшләре барышында 2,5-3 метр тирәнлектә кеше сөякләре табылган. Якынча фаразларга караганда, алар олы кешенеке һәм баланыкы. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү уздырыла.
Якынча мәгълүматлар буенча, сөякләрнең җир астында ятуына инде берничә дистә елга якын вакыт узган. Хәзерге вакытта алар экспертизага җибәрелгән. Барлык нечкәлекләрне ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.| 27.08.2014