28.08.2014 Мәдәният
Камал театры артисты Рамил Төхвәтуллин яңа сезонда Качалов театрында рус труппасында уйнаячак. Килешү бер елга төзелгән.
| 28.08.2014
Камал театры артисты Рамил Төхвәтуллин яңа сезонда Качалов театрында рус труппасында уйнаячак. Килешү бер елга төзелгән.
"12 август көнне Камал театрына килгәч, миңа режиссёр Александр Славуцкий шалтыратты һәм үзенең труппасында эшләргә чакырды. Барысын уйлап, Фәрит Бикчәнтәев белән сөйләшкәннән соң гына ризалык бирдем. Өч ел инде төп рольләрдә уйнаганым юк, Фәрит Бикчәнтәев тә, яраклы материал булмаганлыктан, якын арада мине төп рольләрдә күрмәвен белдерде", - дип аңлата әлеге карарын Рамил Төхвәтуллин "Вечерняя Казань" журналистына.
Яңа эш урынында Рамил Төхвәтуллин "Трехгрошовая опера", "Золотой слон" һәм "Последний коммунист" спектакльләрендә уйнарга мөмкин. Шулай ук Гогольнең "Ревизор"ында Городничий роле турында да сөйләшү булган.| 28.08.2014