Бүген Казан Кремлендә Татарстанның бер төркем алдынгылары бүләкләнде. Төрле өлкәләрдән казанышларга ирешкән һөнәр ияләренә РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Мактаулы исемнәргә лаек булучылар арасында республиканың әдәбият, мәдәният һәм сәнгать әһелләре дә бар иде. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюповка “Россия Федерациясенең атказанган артисты” исеме бирелде. Казан шәһәренең П. И. Чайковский исемендәге 1 нче санлы балалар музыка мәктәбе директоры Яков Туркенич “Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре”, татар язучысы Фоат Садриев "Татарстан Республикасының халык язучысы" дип рәсми танылды. “Татарстан Республикасының халык артисты” мактаулы исеме Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Нина Калагановага бирелде. Шагыйрь Наил Касыйм һәм Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең концерт эшчәнлеге һәм халыкара элемтәләр буенча проректоры, фортепиано кафедрасы доценты Елена Хәкимова “ТР атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирелде.
“Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеме пианистка, халыкара конкурслар лауреаты Софья Гулякка бирелде. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының драма артисты Миләүшә Шәйхетдинова шулай ук Татарстан Республикасының атказанган артисты булды. “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исеменә Казан шәһәренең П. И. Чайковский исемендәге 1 нче санлы балалар музыка мәктәбенең виолончель классы буенча укытучысы Оксана Быстрова лаек дип табылды.
Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
| 28.08.2014