Мәгариф министрлыгы быел ни өчен инглиз телен беренче сыйныфтан ук кертергә булды? Балалар бакчалары буенча рейтинг төзелерме? Имтиханнарны тапшыра алмаган тугызынчы сыйныф укучыларының язмышы ничек хәл ителәчәк? Яңа уку елы якынлашып килгәндә әлеге һәм башка сораулар буенча ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка мөрәҗәгать иттек.
– Энгель Нәвапович, якынлашып килүче бәйрәмегез котлы булсын. Әмма бәйрәмнән соң җитди эш башлана. Яңа уку елында нинди яңалыклар көтелә?
– Мәгариф өлкәсе ел саен нинди дә булса үзгәрешләр кичереп тора. Бу шулай булырга тиеш дип саныйм. Мәгариф хезмәткәрләренең Сабада узган республика август киңәшмәсендә алдагы уку елына яңа бурычлар куелды. Моңа кадәр мәгариф эшчәнлеген 2015 елга кадәрге “Киләчәк” стратегиясенә нигезләнеп оештырдык. Хәзер яңа программа, стратегия булдыру өстендә эшлибез. Моны төзегәндә 2020–2030 нчы елларда чыгарылыш укучысына куелган таләпләр дә күздә тотыла.
Хәзерге вакытта районнарда август киңәшмәләре уза, аларда төрле мәсьәләләр күтәрелә. Алга таба эшне шул нәтиҗәләрдән чыгып оештырырга җыенабыз. Узган уку елы математика фәненә багышланган иде. Математиканы белгәннәргә башка фәннәрне өйрәнү дә җиңелрәк. Бу уку елын Физика елы дип игълан итсәк тә, математика буенча да нәтиҗәләр чыгарырга уйлыйбыз. Чыгарылыш сыйныф укучыларының инглиз теле буенча белемнәре җитмәү дә борчый. Безнең чит ил компанияләре белән уртак проектларыбыз шактый. Ә аны тормышка ашыру өчен, инглиз телен яхшы белергә кирәк. Балалар бакчаларының күбесендә инглиз теле өйрәтелә, әмма мәктәптә ул икенче сыйныфта гына укытыла башлый. Ике арада өзеклек булмасын өчен, быел инглиз теле дәресләрен 1 нче сыйныфтан ук кертергә булдык. Бездә мәктәпкәчә белем бирү буенча районнарның ничек эшләве турында әлегә мәгълүмат юк. Шуңа күрә алар өчен дә күрсәткечләр билгеләп, рейтинг булдырачакбыз. Сабыйларның мәктәпкә әзерлеге безнең өчен бик мөһим. Быел тәүге тапкыр беренче сыйныфка баручылар арасында тест уздырачакбыз. Бу исә бакчаларның ничек эшләвен бәяләргә ярдәм итәчәк. Районнардагы мәгариф бүлекләре башлыклары белән беренче мәртәбә аерым күрсәткечләр буенча килешү төзедек. Аларның “йомшак” яклары ел дәвамында контрольдә тотылачак. Укытучыларны аттестацияләү буенча да яңалыклар булачак. Быел ул беренче тапкыр кәгазь боткасыннан башка гына, электрон рәвештә уздырылачак. Аны быел 11 мең укытучы үтәчәк.
Республикада быел 814 яшь укытучы эшли башлый
– Быел мәктәпләр дәреслекләр белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгән?
– Әлеге мәсьәлә буенча ике ел шөгыльләнәбез инде. Бу яктан проблема юк. Бөтен дәреслекләр дә җитә. Мәктәпләрнең бүген 99 проценты китаплар белән тәэмин ителгән. Әгәр берәр проблема килеп чыкса, “кайнар элемтә”гә җиткерергә мөмкин, без аны хәл итәчәкбез.
– Мәктәпләрдә барлык фән укытучылары да җитәме?
– Педагогларны әзерләүгә аеруча игътибар бирергә кирәк дип саныйм. Бөтен мәктәпләрдә дә яхшы укытучылар җитә дип әйтеп булмый. Бигрәк тә математика, физика, химия, биология укытучылары. Соңгы елларда мәктәпләргә яшь укытучыларның килүе – сөенечле хәл. Республикада быел 814 яшь укытучы (шуларның 482се – югары уку йортларын, 332се – педагогик көллият тәмамлаган) эшли башлый. Яшь белгечләрне җәлеп итү буенча грантларның да файдасы бар. Аны отучыларга биш ел дәвамында 10 мең сум акча өстәмә түләнә. Укытучылар сан ягыннан җитә, әмма сыйфат буенча таләпләргә җавап бирү дә кирәк. Быел укытучы белгечлеген сайларга теләүчеләрнең артуы күзәтелә. Вузларда бюджет урыннарына бер урынга 20 кеше дәгъва кылса, көллиятләрдә бу күрсәткеч 6га җитте. Бу соңгы вакытта укытучыларның хезмәт хакы артуына да бәйле. Педагогларның уртача хезмәт хакы – 33, тәрбиячеләрнеке исә 28 мең сумга җитә. Грант алучылар саны да ике тапкыр күбрәк. Мәгариф өлкәсенә килүче ир-атлар арта бара, бүген алар 12 процентны тәшкил итә. Бу яктан да киләчәктә уңай үзгәрешләр булыр дип көтәбез.
4 сыйныфтан соң ук тестлар кертәчәкбез
– Укучыларны БДИга әзерләүгә игътибар артачакмы?
– Быел имтихан нәтиҗәләре узган елдан түбәнрәк булса да, ил буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Аны күпкә гаделрәк итеп үткәрдек. Киләчәктә БДИ бирү буенча стационар пунктлар булырга тиеш. Имтихан пунктлары бездә йөздән артык. Аларның санын киметеп, сыйфат мәсьәләсенә игътибар бирергә җыенабыз. Укучыларны имтиханнарга психологик һәм белем ягыннан яхшылап әзерләү өчен, 4 сыйныфтан соң ук тестлар кертәчәкбез. Инша кертү хакында мәктәпләргә җиткерелде инде. БДИга репетитор яллап, акча түләп әзерләнү дөрес түгел. Шуңа күрә укучыларны сынауларга мәктәптә яхшылап әзерләргә кирәк.
– Замана укучысына нинди таләпләр куела?
– Стратегия укучының нинди дә булса фәнне генә яхшы белүен түгел, аларны рухи һәм ватанпәрвәрлек ягыннан тәрбияләүне дә күздә тота. Безнең укучылар белем буенча чит илнекеннән бер дә калышмый. Сингапур, Көньяк Корея, Финляндия, Бөекбритания тәҗрибәсен өйрәнәбез. Тик безнең укучыларга лидерлык сыйфатлары җитеп бетми. Һәр кеше, урта яки югары белем алуына карамастан, әйдәп баручы булырга тиеш. Соңгы вакытта урта һөнәри белем бирү йортларына игътибар артты. Быел тугызынчы сыйныфны 36 мең укучы тәмамласа, аларның яртысы техникум, көллиятләргә китте. Урта һөнәри белем бирү йортларында яхшы шартлар тудырылырга тиеш. Республикада хезмәткә өйрәтү буенча ресурс үзәкләре булдырыла. Югары белем алып та, яшьләрнең эш эзләп йөрүе күңелле хәл түгел. Укучылар үзләренең кайда эшләячәген, күпме хезмәт хакы аласын, нинди социаль гарантияләргә ия булуын алдан ук белеп торырга тиеш.
– Быел республикада тугызынчы сыйныф укучылары арасында сынауларны бирә алмаган йөздән артык бала шул ук сыйныфта утырып калачак. Андый укучыларга игътибар артачакмы?
– Алар бездә күп түгел. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы октябрь аенда имтиханнарны кабат тапшыру мөмкинлеге бирде. Аны уңышлы тапшырганнар югары сыйныфка күчә алачак.
– Мәктәпләргә ГТО нормалары кертү буенча эшләр ничегрәк?
– Безнең төбәктә әлеге нормаларны кертү буенча тәҗрибә үткәрелә. Беренче тапкыр ярышлар уздырылды. Укучыларның аларда ничек катнашуыннан, аны ничек тапшыруыннан чыгып нәтиҗәләр ясалачак. Һәр яшь өчен аерым нормативлар булачак.
Урта мәктәптә балалар саны 100 дән ким булмаска тиеш.
– Укучылар аз булган мәктәпләргә нәрсәгә өметләнергә?
– Быел рейтингка беренче мәртәбә бер укытучыга ничә укучы туры килүе турында күрсәткеч керттек. Мәктәп эшчәнлеген икътисадый яктан билгеләү өчен кирәк бу. Мәктәпләрне кыскарту мәсьәләсендә авыл халкы, әти-әниләр фикере исәпкә алынырга тиеш. Районнарда эшлисе эшләр бик күп әле. Әйтик, Питрәч районының бер мәктәбен бер укучы бетергән, ул да аттестатсыз калган. Узган уку елында Мөслим районындагы Сикия тугызъеллык мәктәбендә 9 бала белем алган. Урта мәктәптә балалар саны 100дән ким булган очракта, сыйфат турында нинди сүз булырга мөмкин? 2018 елда урта мәктәпләрдә стандартлар буенча тиешле шартлар тудыру таләп ителә. База мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрергә, аларны яхшы җиһазлар, укытучылар белән тәэмин итәргә кирәк. Башлангыч мәктәптә ике бала булса да, аларны саклап калырга тырышабыз. База мәктәпләренә якын килергә, яхшы юллар салырга, автобуслар белән тәэмин итү зарур. Болар – алдагы елларда эшләнәсе эшләр.
– Сүз уңаеннан, республикага Украинадан качак гаиләләр кайта. Ә аларның балаларын бакча, мәктәпләргә урнаштыру буенча проблемалар тумадымы?
– Хәзерге вакытта республикага барлыгы 500 бала кайтты. Мәктәпләр буенча проблема юк, ә бакчага урнашу өчен исә электрон чиратны көтәргә кирәк.
Сәрия САДРИСЛАМОВА
126 | 29.08.2014