31.08.2014 Сәясәт
Бүген Россия Президенты Владимир Путин "Селигер" яшьләр форумында Татарстан егетенең республика башлыгы атамасына кагылышлы соравына шулай дип җавап бирде.
| 29.08.2014
Бүген Россия Президенты Владимир Путин "Селигер" яшьләр форумында Татарстан егетенең республика башлыгы атамасына кагылышлы соравына шулай дип җавап бирде.
"Билгеле бер үзенчәлекләр бар, әмма алар федерализм үсеше барышында исәпкә алынырга тиеш. Югары вазыйфаи затны ничек атау - бу беренче чиратта сезнең эш. Татарстанда яшәүче гражданнар эше", - дип ассызыклап узды Путин.
Ил башлагы белдергәнчә, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев һәм хәзергесе, Рөстәм Миңнеханов, "Россия патриотлары."
"Без аларның Россия Федерациясе гражданнары гына түгел, Россия патриотлары булуларын сиздек", - диде Владимир Путин.
| 29.08.2014