05.09.2014 Мәгариф
Бәла-каза сәгатен әйтеп йөрми. Балалар бакчасы, мәктәпләрдә бәхетсезлек очраклары – төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алулар турында еш ишетәбез. Җәрәхәтләр төзәлә, тик әти-әниләр белән укытучы, тәрбиячеләр арасында каршылык туа...
Булат МӨХӘММӘТҖАНОВ, Казан хокук яклау үзәгенең матбугат бүлеге җитәкчесе: – Балалар бакчалары, мәктәпләрдә бәхетсезлек очраклары еш күзәтелә. Ярдәм сорап безнең үзәккә мөрәҗәгать итүчеләр дә җитәрлек. Җавап бирү мәсьәләсендә иң авыры укытучы, тәрбиячеләр җилкәсенә төшә. Күп очракта хөкемгә, җәзага аларны тарталар. Ике як та бөтен нечкәлекләрне барларга, һәр детальгә игътибар итәргә тиеш. Укытучы җебеп, югалып калмаска, ә үзенең гаепле булу-булмавын билгеләүче фактларны теркәргә – бу хәлне күргән шаһитларны барларга, ни булганын фотога төшерергә, һичьюгы схема сызарга, сөйләшүне диктофонга яздырырга кирәк. Медицина ярдәме таләп ителсә, шундук табибны чакырырга, анысы урында булмаса, укытучы үзе булышырга тиеш. Тән җәрәхәтләрен билгеләр өчен, озакка сузмыйча медицина үзәкләрендә тикшеренү мөһим. Мәктәптә көтелмәгән хәлләр туганда нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турындагы күрсәтмәләр дә булдыру зарур. Күп очракта балаларның җәрәхәт алуы тәнәфес вакытына һәм физкультура дәресләренә туры килә. Тәнәфесләрдә дә барысын да күзәтүче укытучылар кизү торсын. “Укытучы җавап тотарга тиеш”
Миләүшә КАМАЛЕТДИНОВА, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының укыту процессын матди тәэмин итү һәм хезмәт саклау бүлеге баш белгече: – Мәктәп, балалар бакчаларында балаларның тормыш иминлеге, куркынычсызлыгы өчен белем бирү учреждениесе җитәкчесе, укытучы, тәрбиячеләр җавап тота. Бу документларда норматив буларак язылган. Һәр очракта да җаваплылык алар җилкәсенә төшә. Ата-ана мәктәпкә, бакчага сәламәт бала бирә икән, билгеле, нәкъ шундыйны каршы алырга тиеш. Мондый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, эшне шундый итеп оештырырга кирәк, әйтик, дәрестә дә, уйнаганда да, тәнәфестә дә балалар күзәтүсез калмасын. Аларны даими контрольдә, күз уңында тоту зарур. Җиңел очраклар булса, үтеп китәргә мөмкин әле. Әмма җитди бәхетсезлек очраклары җавапсыз калырга тиеш түгел. Бу мәсьәләдә төрле комиссияләр, тикшерү комитетлары белән эшләргә кирәк. Педагог тарафыннан закон бозу булганмы-юкмы икәнен алар хәл итә. Әгәр укытучы, тәрбияче үзен гаепсез саный икән, шулай ук гаделлек эзләп судка мөрәҗәгать итә ала.
Лилия ЙОСЫПОВА
9 |
Бәла-каза сәгатен әйтеп йөрми. Балалар бакчасы, мәктәпләрдә бәхетсезлек очраклары – төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алулар турында еш ишетәбез. Җәрәхәтләр төзәлә, тик әти-әниләр белән укытучы, тәрбиячеләр арасында каршылык туа...
Казанның 114нче мәктәп укучысы Эльвина Симакова 2009 елның февралендә шундый бәхетсезлек очрагына юлыга. Физкультура дәресендә укучыларның берсе шаярып, яныннан Эльвина үтеп барганда аяк чала. Кыз идәнгә егыла, бик җайсыз килеп төшә. Нәтиҗәдә, умыртка баганасына зыян килә. Бу вакытта укытучы янәшәдә булмый. Кызны өенә сыйныфташлары озата китә. Эльвинаның әтисе Азат бәла-каза турында кичен генә белә. Укытучыларның кайгыртмавы, һичьюгы, аңа шалтыратып әйтмәве күңеленә тия. Ул дөреслек эзләп, Идел буе районы судына мөрәҗәгать итә. Мәктәп директорына физкультура дәресләрендәге техник куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә контроль йомшак булган өчен кисәтү ясап, судта әлеге эшкә нокта куялар.
Казанның Совет районындагы бер мәктәптә (исемнәрне күрсәтмәүне үтенеп сорадылар) булган тагын бер хәлне мисал итеп китерик. – Ата-аналар мәктәпкә җыелыштык. Балаларыбыз концерт куя. Бөтенебез шат, күңелләр күтәренке. Шулвакыт, уйламаганда-көтмәгәндә, тик басып торган җиреннән бер егет бөтенебезнең күз алдында идәнгә егылды һәм уңайсыз төшеп, башын ярды, – ди Розалия ханым. –Бөтенебез өнсез калдык. Укытучы нишләргә белми. Бөтен кеше тыз-быз чаба. Шул арада шәфкать туташын чакырып, ситуацияне теркәп, тиз-тиз чаралар күрдек. Укытучыларга бүген бик авыр. Хәзер балалар үз хокукларын артык яхшы белә, ялгыш кына бер хәл булса да, суд белән яныйлар. "Тәнәфестә дә кизү торсыннар”Булат МӨХӘММӘТҖАНОВ, Казан хокук яклау үзәгенең матбугат бүлеге җитәкчесе: – Балалар бакчалары, мәктәпләрдә бәхетсезлек очраклары еш күзәтелә. Ярдәм сорап безнең үзәккә мөрәҗәгать итүчеләр дә җитәрлек. Җавап бирү мәсьәләсендә иң авыры укытучы, тәрбиячеләр җилкәсенә төшә. Күп очракта хөкемгә, җәзага аларны тарталар. Ике як та бөтен нечкәлекләрне барларга, һәр детальгә игътибар итәргә тиеш. Укытучы җебеп, югалып калмаска, ә үзенең гаепле булу-булмавын билгеләүче фактларны теркәргә – бу хәлне күргән шаһитларны барларга, ни булганын фотога төшерергә, һичьюгы схема сызарга, сөйләшүне диктофонга яздырырга кирәк. Медицина ярдәме таләп ителсә, шундук табибны чакырырга, анысы урында булмаса, укытучы үзе булышырга тиеш. Тән җәрәхәтләрен билгеләр өчен, озакка сузмыйча медицина үзәкләрендә тикшеренү мөһим. Мәктәптә көтелмәгән хәлләр туганда нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турындагы күрсәтмәләр дә булдыру зарур. Күп очракта балаларның җәрәхәт алуы тәнәфес вакытына һәм физкультура дәресләренә туры килә. Тәнәфесләрдә дә барысын да күзәтүче укытучылар кизү торсын. “Укытучы җавап тотарга тиеш”