05.09.2014 Матбугат
Яңа сезоннан "Яңа гасыр" каналында "Переведи!" дигән яңа ТВ-уен чыга башлады. Аны "Татарлар" тапшыруы аша таныш Илсур Нәфыйков алып бара.
---
--- | 05.09.2014
Яңа сезоннан "Яңа гасыр" каналында "Переведи!" дигән яңа ТВ-уен чыга башлады. Аны "Татарлар" тапшыруы аша таныш Илсур Нәфыйков алып бара.
Кемдер бу уенда Илсурны Дмитрий Дибровка охшатты. Кемдер "Айдар Галимов кебек киенергә яратуы гына күңелне кытыклый, киңрәк ыштан булса, үзенә дә уңайлы булыр иде," - ди. Баксаң, бу модалы ыштан икән. Хәер, эш төс-кыяфәттә түгел, ә тапшыруның эчтәлегендә. Татар телен төрле дәрәҗәдә белүче ике катнашучы үзара көч сынаша. Бу викторинада белем эстәү азарт белән бергә үрелгән. Күп кенә тамашачылар "тёща" сүзен "каенана" дип тәрҗемә ителгәненә шаккаткан. Сүзлекләрне актара китсәң, бу дөрес тәрҗемә икән. Ә сез ничек уйлыйсыз, тёща - каенанамы ул?
---
--- | 05.09.2014