Бу дөньяда тормыш кешене кайларга гына илтми, кемнәр белән генә очраштырмый, күрештерми, кемнәр белән генә кавыштырмый икән?!
Сугыш елларында Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәүче Хәкимә исемле яшь чибәр кызны Куйбышев шәһәренә (хәзерге Самара) фронтка корал җитештерүче заводка эшкә җибәрәләр. Нәкъ шул чакта ул биредә Азәрбайҗаннан килгән бер егет белән таныша. Очраша торгач, алар өйләнешәләр, бер-бер артлы өч уллары Хәким, Рәфыйк, Хәмит туа. Сугыштан соң гаилә туган якларына - Азәрбайҗанның Зәнгелан шәһәренә күченеп китә, соңрак Сумгаитта яши башлыйлар. Тик Мамедьяровлар Хәкимә апаның туган авылы Иске Мәчәләйне дә онытмыйлар, үткән гасырның алтмышынчы еллары башында әниләре вафат булгач та, сирәк булса да, кунакка кайткалыйлар. Биредә аларны үз итеп Хәкимә апаның төп йортында яшәүче икетуган энесе тиешле Һади Морһабинов каршы ала. Ә ул Самараның танылган эшкуары, өлкә татар җәмәгатьчелеге лидерларының берсе Фәхретдин Канюкаевның әнисе Галимә апаның бертуган энесе икән бит.
Менә шундый тыгыз туганлык җепләре белән бәйләнгән бүген Иске Мәчәләй авылы һәм ерак Азәрбайҗанның Сумгаит шәһәре.
Быелгы Рамазан бәйрәме көнне әнисенең төп йортында ураза гаетенә багышлап үткәрелгән Коръән мәҗлесендә Фәхретдин әфәндегә Азәрбайҗаннан килгән туганнары - Хәмит һәм Рәфыйк абыйлары Мамедьяровлар белән беренче тапкыр очрашырга, күрешергә насыйп булды.
Ә Мамедьяровлар - бүген Азәрбайҗанда гына түгел, Россиядә дә, дөньяда да танылган шахматчылар гаиләсе. Хәмит вакытында үзе дә шахмат уйнау белән шөгыльләнгән, аннан кызлары Зәйнәп белән Тюрканны, улы Шахриярны шахмат серләренә өйрәткән. Аларның барысы да төрле елларда Азәрбайҗан чемпионы исемен яулаган гроссмейстерлар.
1985 елда туган Шахрияр аеруча зур уңышларга ирешкән дөньякүләм билгеле шахматчы, халыкара гроссмейстер. Ул 2003 һәм 2005 елларда 20 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында ике тапкыр дөнья чемпионы исемен яулаган бердәнбер шахматчы. Ә 2013 елда Ханты-Мансийскида үткәрелгән тиз шахмат буенча дөнья чемпионатында алтын медальгә ия булган. Ике тапкыр – 2009, 2013 елларда, Азәрбайҗан җыелма командасы составында халыкара гроссмейстер Шахрияр Мамедьяров Европа чемпионы дигән мактаулы исемне яулаган. Ә инде аның төрле зур турнирларда катнашкандагы җиңүләрен санап та бетерерлек түгел.
Менә шундый күренекле туганнары бар икән бит Фәхретдин әфәнде Канюкаевның.
- Казанда “Корстон” үзәгендә үткәрелгән халыкара турнирда мин Вишванатан Ананд өчен җан аткан идем, ә бит анда үземнең өчтуган энем Шахрияр Мамедьяров та уйнаган ич. Мин моны белмәгәнмен дә. Менә хәзер аның өчен җан атачакмын инде, - ди Фәхретдин әфәнде.
Югарыдагы фотода Азәрбайҗанның танылган шахматчысы Шахрияр МАМЕДЬЯРОВ.
Бәйрәм табынында туганнар очрашуы (сулдан уңга) Фәхретдин КАНЮКАЕВ, Хәмит һәм Рәфыйк МАМЕДЬЯРОВЛАР.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
|