Quantcast
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Татарстанда берәү җитәкчесен үтергән

10.09.2014 Җәмгыять
5 сентябрь көнне Тукай районында башсыз ир-ат мәете табылган. Ерактарак яндырылган баш ятканлыгы ачыкланган. Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгыгы коточкыч җинаятьне тикшерү белән мәшгуль, шикле зат сак астында.

Полицейскийлар авыл янында табылган гәүдәнең кемнеке булуын тиз ачыклый. Ике ай элек улының югалуы турында 65 яшьлек ана хәбәр иткән була. Аның сүзләренә караганда, ир июль аенда эшкә дип китә һәм кире әйләнеп кайтмый.  Ул кулланылышта булган автомобильләрне сатып алып, төзекләндереп сату белән шөгыльләнгән.

Үтерүдә шикле 28 яшьлек Роберт Шәймәрдановны тоткарлаганннар, ул үзенең гаебен таныган. Шәймәрдәнов үтерелгән ир-атта автослесарь булып эшләгән. Аның сүзләре буенча, җинаятькә хуҗасының аның эшеннән даими ризасызлыгы  җиткергән. 

4 июль көнне зыян күрүче гаражга килеп, Шәймәрдановка берничә кисәтү ясый.Нәтиҗәдә, ир җитәкчесенең башына балта белән суккан, дип ачыклык кертә Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе.   Гәүдәне үтерүче базга ташлый һәм цемент сала. Полицейскийлар гаражга еш килә башлагач, ике ай яткан мәетне машинасына салып, Югары Байлар авылы янына алып барып тураклый. Гәүдәсен коры елгага ташлап, башын яндыра.    Тикшерү комитеты фаразлары буенча, җинаятьче хуҗасыннан бурычка зур суммада акча алган булган. Башка юл белән түли алмаганлыктан, кредитор Шәймәрдановка әлеге акчаларны гаражында эшләп кайтарырга тәкъдим итә. Әмма бурычлы финанс йөгеннән котылуның башка юлын сайлый.  


| 09.09.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670