12.09.2014 Мәдәният
2014 елның 3 октябрендә 19.00 сәгатьтә К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 109 сезонын ача.
|
2014 елның 3 октябрендә 19.00 сәгатьтә К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 109 сезонын ача.
Яңа сезонда тамашачыларны театрның Зур һәм Кече сәхнәләрендә 4 премьера көтә. Әлеге 4 спектакльне төрле театр мәктәпләре үткән режиссерлар куя, аларның стиле һәм эчтәлеге бер-берсеннән нык аерыла: постмодернистик роман исценировкасыннан башлап Шекспирның классик хроникаларына кадәр.
Сезонның беренче премьерасы ачылышның икенче көнендә үк, 4 октябрьдә – Флорид Бүләков пьесасы буенча “Сөясеңме, сөймисеңме?” спектакле. 12 октябрьдә режиссер Илгиз Зәйниев театрның Кече сәхнәсендә Шекспирның кырыс һәм компромиссыз пьесасы буенча “Ричард III” спектаклен тәкъдим итәчәк. Нобель премиясе лауреаты, төрек язучысы Орхан Памукның “Минем исемем Кызыл” романын сәхнәләштерү өчен Мәскәүдән режиссер Максим Кальсин һәм рәссам “Алтын битлек” премиясе лауреаты Алексей Вотяков киләчәк. Спектакльнең премьерасы 2014нче елның ноябрь аена планлаштырылган. Дүртенче премьера Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевтан – Нәкый Исәнбәт “Хуҗа Насретдин” спектакле – 2015 елның февраль аенда көтелә. Премьералардан тыш Камал театры 109 сезонда Россия буенча гастрольләргә чыгарга һәм чит ил фестивальләрендә катнашырга планлаштыра.|