Бер балык тота башласаң, аннан кайтып кереп булмый, диләр. Әнә, җырчы Гайфулла Абзалов та бу чир белән инде 6 ел буе “көрәшә”. Кичә генә иртәнге сәгать өчтә торып ул янә балык тотарга дип Лаеш районына барып кайткан. Балык үзе бик эләгә, ди. Бу шөгыльгә аны җырчы дусты, бик оста балык тотучы Равил Харисов өйрәткән. Хәтта Гайфулла әфәндегә кармакка кадәр бүләк иткән.
– Иртән-иртүк торып мин балык тотарга йөрим. Дуслар белән дә, аерым үзем генә дә барам. Җырчы дустым Равил Харисовка рәхмәт инде. Балыкны бик оста итеп тотарга ул өйрәтте. Беренче вакытларда аның балык тотканын шаккатып карап тордым. Кармакны суга салуга, балыклар аңа эләгә иде. Аңа карап мин дә өйрәндем. Тормыш иптәшем Бриллиант: “Балыкны күп тотма”, - дип орышып озатып җибәрә (көлә.) Мин кайчакта артык күп тотып, балыкның берникадәрен кире суга җибәрәм. Балык чистартуның эше күп шул. Ашарга гына тәмле. Аеруча миңа аның тоту процессы ошый. Бер балык эләксә, тагын икенчесен, өченчесен тотасы килә башлый. Үзенә күрә адреналин! Аннары табигатьтә саф һава сулап, суның тынычлыгына таң калып, ял итеп кайтам, - дип сөйләде Гайфулла Абзалов.
Җырчының быел җәй аенда тоткан иң зур балыгы 2 килограмм авырлыкта булган. Әйтергә кирәк, Гайфулла әфәндене һава торышы да куркытмый. Ул хәтта яңгыр сибәләп торган вакытта да балык тота. Моның өчен махсус кәчтүм киеп бара икән. Ул балыкчылар өчен эшләнгән. Җилне дә, яңгырны да үткәрми, ди. Берсендә әле җырчы бик кызык хәлгә юлыккан. Якынча 10 килограмм авырлыктагы балык тартып чыгарам дип, кирпич тартып чыгарган. Зур балык эләкте дип, сөенгән үзе. Быел җырчы тоткан балыкларын бакчадагы бассейннарына да җибәргән. Үрчетү нияте белән түгел, ә яшәсеннәр дип ашатып торган. Аннары аларны кире күлгә җибәргән. Сазан, карась (табан, кәрәкә) балыклары булган икән.
Җырчының тормыш иптәше Бриллиант аның бу шөгылен хуплый. Әмма үзе балык тотарга йөрүдән баш тарта. Күбрәк өй эшләре белән мәшгуль икән. Аның каравы, гомере буе хисапчы булып эшләүче Бриллиант ханым үзенә бер шөгыль тапкан. Ул да булса, фотосурәткә төшерү икән. Үз эшенең остасына әйләнеп, аны туйларга фотосурәткә төшерергә чакыралар, ди.
Җырчы Гайфулла Абзалов тоткан балыгын ничек әзерләү серләренә дә төшендерде. Артык катлаулы түгел, ди. Чистарткан балыкның эчен һәм тышын манный ярмасы белән сылый да, майлы табага салып кыздыра. Гадәттә балыкны әзерләгәндә онга бутап кыздыралар бит. Ә ул башка төрле ысулны куллана икән. Шулхәтле тәмле булып, кызарып пешә! Авызда кетер-кетер килеп, телләр йотарлык була, ди.
1
2
Эльза ГАЗИЗОВА
| 12.09.2014