Зәвык таләпләре, техник нормалар бар. Аларны Җинаятьләр кодексына яки Гражданлык кодексына кертергә кирәк, дип дәгъва белдерүчеләр юк. Әмма аерым социаль норма буларак квалификацияләнсә дә, бездә гореф-гадәтләр нишләптер дини таләпләр эченә кертеп карала.
Моның сәбәбе нәрсәдә соң, дип озак уйландым мин. Аңладым да шикелле. Әйтик, милли гореф-гадәтләрдә дә, дини нормаларда да үлемгә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелә. Шуңа күрә кайбер гореф-гадәтләрнең дин белән үрелеп китүе гайре табигый хәл түгел. Шул ук вакытта дин әһелләре аларның кайберләрен бидгать дип (дингә яңалык кертү. – Р.М.) каһәрли. Хәтта кайбер имамнарыбыз бөтен гомерен шул гореф-гадәтләргә каршы көрәшүгә багышлый. Киресенчә, кайбер дини гыйлеме булмаган кешеләр ул гадәтләрне дин дип кабул итә. Еш кына менә шушындый каршылыклар килеп чыга. Бу инде элек-электән килгән проблема. Классик саналган дин галимнәребезнең бер өлеше аларны каһәрләгән, кискен каршы чыккан. Мәсәлән, күренекле якташыбыз, шагыйрь һәм дин әһеле булган Утыз Имәни кеше үлгәннән соң уздырыла торган искә алу мәҗлесләрен – өчесе, җидесе, кырыгы, елын ачыктан-ачык кабахәтлек дип атый.
Шәкертләре тарафыннан Шиһабетдин Мәрҗанинең васыяте бастырып чыгарылган. Ул анда, гүр сәдакасы, фидия бирмәссез, өчесе, җидесе, кырыгы көннәрендә аш булмас, кирәк нәрсәләр түгел, дип әйтеп калдырган. Габдерәхим Утыз Имәни кебек әлеге җәһәттә аның фикере алай ук катгый булмаса да, ул да бу чараларны кирәксезгә санаган. Риза Фәхретдин дә бу мәҗлесләрне, Хуҗалар тавы кебек җирләрне зиярәт кылуны бик нык тәнкыйтьләгән, бидгать хөкемнәреннән хисаплаган. Шул ук вакытта үзләре андый мәҗлесләргә йөрмәсәләр дә, йөрүне тыючыларны хупламаучылар да бар.
Проблеманың асылы нәрсәдә соң? Халык әлеге гореф-гадәтләрне бер төрле дини тәртип дип кабул иткән. Классик гыйлем алган дин әһелләре моны кабул итә алмаган. Минемчә, ике тарафта да булган ялгыш шуннан гыйбарәт: халык гореф-гадәтне, диндә булмаган нәрсәне дин белән бутаган, ә гыйлемле кешеләр дин белән гореф-гадәтне аерып карый алмаган. Миңа калса, һәр нәрсәне үз урынына куярга кирәк. Гореф-гадәтләргә шәргый хөкемнәрдән чыгып бәя бирә алмыйбыз. Еш кына килеп шундый сораулар бирәләр: фәлән көнне кырыгы иде, әмма ял көненә туры килми, шуңа күрә утыз тугызынчы көнендә, йә булмаса кырык алтынчы көнендә үткәрсәм ничек була; йә булмаса өчесендә нинди сүрәләр укырга да, җидесендә кайсыларын укырга...
Шәригать хөкемнәре буенча боларга җавап биреп буламы? Әлбәттә, юк.
Әлеге милли йолалар буенча, мөгаен, этнография, психология белгечләре шөгыльләнергә тиештер. Билгеле, бу йолаларның тамыры бик тирән. Әйтик, Спас районындагы Татар Такталысы авылы картларының сөйләвенә караганда (галимнәр язып алган), әби-бабаларыбызның, ислам дине кабул иткән изге җиребез дип, шәһри Болгарны зиярәт кылуы бик борынгыдан килә, ягъни Тәлгать хәзрәт Таҗетдин 1989 елны гына башлап җибәргән гамәл түгел бу. Татар тарихында аеруча караңгы чор дип бәяләнгән XVII гасырда да аны зиярәт кылу тукталмаган. Ул заманнарда Хуҗалар тавын зиярәт кылуны дини хәйриячелекнең бер формасы дип тә әйтергә мөмкин (нәзер итеп корбан чалганнар, шунда килгән, җыелган фәкыйрь-мескеннәрне сыйлый, туендыра торган булганнар). Җәмәгать белән бергә яшәү динебезнең аерылгысыз бер өлеше икән, халыкның фәлән вакытта, фәлән урында җыелуы хуплана торган эш булырга тиеш, минем исәпләвемчә. Бу гадәтләрне билгеле бер тәртипкә салып сакларга кирәк.
Милләтнең билгесе нәрсәдә? Тел, милли үзаң һәм гореф-гадәтләр белән билгеләнә ул. Әгәр аларны сызып ташлыйбыз, башта гореф-гадәттән, аннан телдән ваз кичәбез, аннан соң мәдәнияттән, милли үзаңнан баш тартабыз икән, татар дигән халык калырмы?! Хәнәфи мәзһәбе нәкъ менә шуның өчен дә нигездә гарәп булмаган халыкларда киң таралыш алган. Чөнки башка халыклар үз гадәтләре буенча да яшәгән. Бүген дини идарәнең бу җәһәттә бер фәтвасы булса да ярый. Кайсы гореф-гадәтне без дини күзлектән чыгып бәяли алабыз, кайсын бәяли алмыйбыз; әйтик, кайсыларына дин әһелләре катнашырга тиеш түгел, кайсында катнаша ала кебек сорауларга җавап бирелсә, дөресрәк булыр иде. Билгеле, моның нигезе элеккеге диннәрдән килә. Без инде беләбез: һәр халыкның Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән үз нәбие, рәсүлләре булган. Бәлкем дин ниндидер халыклар аралашуы нәтиҗәсендә кергән булырга мөмкин. Минемчә, без – татарларда ислам диненә каршы килә торган гореф-гадәтләр юк. Аларны ничек тә сакларга һәм ислам диненә яраклашкан хәлдә, гармониядә киләчәккә алып барырга кирәк.
Рәфыйк НАСЫЙРОВ
132 | 12.09.2014