Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Авылга мулланы ничек табасы?

$
0
0
17.09.2014 Дин
Күптән түгел никах мәҗлесендә катнашырга туры килде. Өлкән генә авыл агае яшь парларга изге теләкләрен юллап никах укыды, соңгы көчен җыеп, яшьләрне олы тормыш юлына бастырды. Тавышы көчкә генә чыга, сизелеп тора, хәле юк. Исем китте. Нигә башка кешене чакырмадылар икән, дип утырдым. Соңыннан бу хакта үзләренә дә әйттем.

– Син үзегезнең авыл мул­ласы белән башкаларны чагыштырма, – диде алар. – Республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сез­нең авылны бер йодрыкка туплап торгач та, бездә укырга кеше таба торган түгел. Шушы бабаң исән-сау гына булсын, ул бакыйлыкка күчсә, нәрсә эшлисе булыр. Авылда укый белүчеләр юк, без аны каян табыйк?!

Дөресен әйтим, республика авылларында муллаларга кытлык, дип уйламаган идем. Авылга кайткан саен азан тавышын ишеткәнгә, мәчет тутырып балалар, өл­кәннәр йөргәнгә, гает вәгазен тыңлар өчен читтә яшәүче авылдашлар махсус кайтканга, Җәлил хәзрәт авылда булмаганда аны алмаштыра алырдай кешеләр булганга без инде күнеккән, моңа гадәти хәл итеп карый башлаганбыз. Соңгы елларда авыл саен диярлек мәчет салынгач, 5 вакыт азан әйтелмәсә дә, баш­каларның да Аллаһ йортлары үз вазыйфасын үти кебек тоелды. Ни кызганыч, алай түгел икән. Мәчетне тотып тора ала торган кеше булмаган, аның ишегенә йозак эленгән авыллар да бар.   Статистик мәгълүмат­лар­га күз салсак, республикада 60тан артык мәчет җомга намазларына да ачылмый. Дөрес, аның яртысыннан артыгы дача йортлары гына булган авылларда урнашкан.  ТР мөфтие урынбасары, Ка­занның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөс­тәм хәзрәт Хәйруллин бел­дергәнчә, вакытлыча эшләү­че мондый мәчетләргә укымышлы муллалар җәлеп итү кирәкмидер дә. Ә менә чын татар рухы булган авылларда аксакаллар урынына алмаш кирәк.   – Авыл зурмы ул, кеч­кенәме, һәрберсендә диярлек Аллаһ йорты бар. Мәчет – шәһәрнең дә, авылның да йөрәге булырга тиешле урын. Кайгылы вакытыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да күпләр аның бусагасын атлап керә, – ди Рөстәм хәзрәт. – Рухи яктан баер, бушаныр өчен кирәк ул безгә.   Тик авырлык килгәндә таяныр, киңәш сорарлык аксакаллар булмаганда, аларга алмашка килүче белемле яшьләр авылда калмаганда, кемгә барып сыенырга соң? 80 яшьлек бабай муллалык вазыйфасын башкара икән, аны алмаштырырлык кеше таба алмаганда нәрсә эш­ләргә кала? “Мәчеткә йөргән, догаларны белүче бала һәр авылда диярлек була, – ди Рөстәм хәзрәт. – Хәзрәт булырлык кешене мәктәп эскәмиясеннән әзерли башлаганда гына авыл муллалы булачак. Дингә тартылучы баланың белемен камил­ләштерү өчен мәдрәсәләргә җибәрергә кирәк”.   Башта мәдрәсәдә, аннан университетта укыган елларында ук авылдашлары бе­лән аралашып, балалар өчен төрле лагерьлар оештырып йөргән яшь кешегә төрле яклап аяк чалырга түгел, ә ярдәм итәргә ки­рәклеген әйтә хәзрәт.   – Муллалар табиблар кебек укымышлы булырга тиеш, – ди Рөстәм хәзрәт. – Белемле хәзрәт янына гына кеше тартыла. Аллаһтан бирел­гән сәләтен эшкә җигеп, ул башкаларны да туры юлга бастырырга тиеш. Мәчетләр­гә яшьләрне җәлеп иткәндә проблемалардан котылырга була. Бабай үлде, аның урынына кемне куярга инде дип лаф орып кына йөреп булмый. Алмаш турында уйларга кирәк. Әгәр дә авылда сәләтле бала бар икән, аның дини уку йортында укырга теләге булса, авыл халкы үтенече белән без аны урнаштыра алабыз. Хөкүмәт тарафыннан һәр районнан ике шәкертне бушлай укыту мөмкинлеге тудырылды. Җирле җитәкчеләр, бәлкем, бу хакта белеп тә бетермидер, мөмкинлек барында белемле кадрларны әзерләү кирәк, – ди Рөстәм хәзрәт.   Соңгы вакытта авылларга кайтып эшләргә теләк белдерүчеләргә диния нә­зарәте тарафыннан 180 мең сум грант та каралган. Бу зур акча да түгел кебек. Тик кызыксындыру чарасыннан баш­ка да булмый. Сәләтле, тырыш, үҗәт яшь муллалар кайтмаса, эчкечелек тамыр җәяргә, диннең башка агымы авылларга үтеп керергә мөмкин.   Дин дәүләттән аерылган булгач, мәчеттә эшләү­че­ләргә хезмәт хаклары да түләнми. Муллалар хәер акчасына гына яшәргә мәҗбүр. Авылларда исә сәдака күп җыелмый, мәчет чыгымнарына да җитми, диләр. Дө­рес, кайбер җир­ләрдә муллага хезмәт хакы түләүнең юлларын табалар. Республи­каның бер авылында, мәсә­лән, берәү әти-әнисе хөрмә­тенә мәчет салдырган булган. Тик ул ябык торган, авылда дога укырлык кеше табылмаган. Мәчет салдырган кеше, аптырагач, туган авылына шәкерт кайтартып, проблеманы хәл иткән. Мулланы тору урыны белән тәэ­мин итеп, яшь гаиләгә мөм­кинлекләр тудырган. Шуннан соң гына азан тавышы ишетү насыйп булган. Рөстәм хәзрәт әйтү­енчә, соңгы вакытта авыл муллалары язмышын кайгыртучы мондый кешеләр ешрак күренгәли башлаган.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА

135 | 16.09.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Trending Articles


Иминлек догасы



<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>