17.09.2014 Матбугат
“ТАТМЕДИА” ширкәтенең генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов лаеклы ялга китә. Әлеге карарының сәбәпләре турында ул “Intertat.ru” хәбәрчесенә сөйләде.
Рәмзия ЗАКИРОВА
| 17.09.2014
“ТАТМЕДИА” ширкәтенең генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов лаеклы ялга китә. Әлеге карарының сәбәпләре турында ул “Intertat.ru” хәбәрчесенә сөйләде.
Татарстанда Ислам Галиәхмәт улы Әхмәтҗановны белмәгән кеше сирәктер. Бигрәк тә матбугат өлкәсендә “кайнаучылар” аның белән яхшы таныш. Республика суверенитет алган елларда Татарстанның мәгълүмат һәм матбугат министры булып эшләгән, соңрак “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры вазифаларын башкарган Ислам Әхмәтҗанов Татарстан матбугатын алга җибәрүдә озак еллар дәвамында зур эшләр башкарган шәхес.
- 42 ел гомерем журналистикага багышланган. Шушы вакыт эчендә бик күпне күрергә туры килде. Совет елларында журналистларның әйткән һәрбер сүзне хуплап торуларын да, сүз иреге килгәч, шушы ирекнең кайберәүләрнең бугазына сөяк булып кадалганын да яхшы хәтерлим. Сатлык журналистларны да күрергә туры килде... - дип башлады сүзен җитәкче. – Ниятләгән эшләрем шактый. Аларны тормышка ашыру өчен миңа ирек һәм вакыт кирәк. Шуңа күрә әлеге карарны кабул иттем дә инде. Күпмедер дәрәҗәдә язу эше белән дә шөгыльләнергә җыенам, - дип белдерде Ислам Әхмәтҗанов эшеннән китүенең сәбәбе хакында. Җитәкче әлеге эшләрнең нидән гыйбарәт булачагы турында җентекләп сөйләргә теләмәде. Матбугатның бүгенге хәле турында фикерләүгә күчте. - Журналистиканың бүгенге торышына килгәндә исә, сүз иреге булу шатландыра. Тик әлеге иректән белеп һәм сак файдаланырга кирәк. Ник дигәндә, сүз белән кешеләрне берләштереп тә, бәрелештереп тә була... Соңгы вакытта республикада яңа басмалар барлыкка килә башлады. Журналистиканың шушы рәвешле төрлеләнүе шулай ук сөенечле күренеш , – дип сөйләде Ислам әфәнде. Шул ук вакытта ул бүгенге журналистиканың проблемалы якларына да тукталып узды. - Беренчедән, матбугат чараларының тиражлары кими. Икенчедән, кайбер басмаларда гонорар системасы шактый аксый. Каләм ияләре үзләренең хезмәтләре өчен каләм хакы алырга тиеш. Ә безнең кайбер әдәби журналларыбызда, хәтта газетларда да, бу система шактый фәкыйрь дәрәҗәдә дияр идем. Кадрлар мәсьәләсендә дә уйланырга җирлек бар, чөнки бүгенге көндә журналистика хатын-кызлар һөнәренә әйләнеп бара кебек. Тик ничек кенә булмасын, бу мәсьәләләрнең барысының да уңай якка хәл ителәчәгенә ышанам, - дип фикерләре белән уртаклашты Ислам Әхмәтҗанов. Белешмә: ӘХМӘТҖАНОВ Ислам Галиәхмәт улы - 1948 елның15 апрелендә туган. - «Журналист-политолог» белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын, Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлаган. - Тарих фәннәре кандидаты. - "II дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены медале, "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнгән. - Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре. - 2014 елда Журналистлар берлеге тарафыннан уздырыла торган иң мәртәбәле конкурсларның берсе – “Бәллүр каләм” бәйгесендә Гран-прига лаек булды.Рәмзия ЗАКИРОВА
| 17.09.2014