Урта һәм югары уку йортларын тәмамлагач, юллама белән төрле төбәкләргә эшкә җибәрелгән белгечләрнең күбесе, бигрәк тә хатын-кыз, шул җирләрдә төпләнеп калган. Татарстаннан килгән берничә укытучының язмышы безнең Камка авылы белән бәйләнде. Шуларның берсе – Мангушева (Хөснетдинова) Фирдәүсә апабыз.
Ул Чуаш республикасының Альмешево авылында 1935 елда туган. Балачагы сугыш вакытына һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән. Абыйсы Салех 1943 елда сугышта һәлак була, ә Хәмит һәм Гомәр абыйлары дошманны җиңеп, исән-сау туган авылларына кайталар.
Фирдәүсә 1943 елның беренче сентябрендә 1 класска керә, бик тырышып укый. “Бернинди авырлыкларга карамыйча, барыбыз да гел яхшы билгеләргә генә укыдык. Күбебезнең әтиләре, абыйлары фронтта булганлыктан, аларның йөзенә кызыллык китерәсебез килмәде. Каләм-дәфтәрләр, әлифбалар җитми, кайвакыт укытучылар бирә иде аларны”, - дип искә ала Фирдәүсә апа мәктәп елларын. 4-5 классларда күрше авылга йөреп укый, аннары кайбер укучылар, шул исәптән Фирдәүсә дә Зеленодольск мәктәбендә урта белем алалар. Белемгә омтылучан кыз моның белән генә чикләнми, Казан университетының физика-математика факультетын уңышлый тәмамлый һәм юллама буенча Сергач районы Камкага эшкә килә, гомерлек ярын очратып, шунда төпләнеп тә кала. Аның укытучылык стажы 46 ел. Тормыш иптәше белән лачын кебек дүрт ул тәрбияләп үстерделәр, дүртесе дә намус белән Ватан алдындагы бурычларын үтәделәр, матур гаилә кордылар. Фирдәүсә апаның сигез оныгы, ике оныкчыгы бар. Уллары, киленнәре әнкәйләрен кадер-хөрмәттә тоталар. “Мин алардан бик канәгать, ярдәмнәреннән, игътибардан өзмиләр, Ходай ни теләгәннәрен бирсен”, - ди бәхетле әни һәм әбекәй.
Укыткан елларын, коллегаларын ул гел яхшы яктан гына искә ала. “Мин килгәндә мәктәптә 500ләп укучы, барлык класслар диярлек параллель иде. Мәктәп директоры Хөсәен абый Башкуров иде. Төрле елларда директор булып Низамов Сафа, Башкуров Фатех, Хамзин Илдар, Башкуров Дамир, Куракина Валентина, Кузнецова Екатерина, Курмаев Фатех, Розаков Асхат һәм башкалар эшләде. Хәзер коллектив белән тәҗрибәле педагог Рафаил Абубәкиров җитәкчелек итә. Кызганычка, укучылар саны хәзер бармакта санарга гына, яшьләр шәһәргә китеп бетү сәбәпле мәктәп елдан-ел тына бара. Мин бергә эшләгән коллегаларымның да күбесе пенсиядә, кайберләре вафат инде, урыннары оҗмахта булсын”, - дип сөйли укытучы-ветеран.
Фирдәүсә апаның укучылары арасында нинди генә һөнәр иясе юк, ә иң мөһиме – алар барысы да тормышта үз урынын тапкан лаеклы шәхесләр. Апаларын да бер дә онытмыйлар, биргән белеме өчен рәхмәт әйтәләр, ә аңа инде моннан артыгы кирәкми, укучыларының рәхмәте – аның ярты гасырлык хезмәтенә биргән иң олы бәя.
Мәктәп укучылары Фирдәүсә апада кунакта.
Алсу АБДУЛОВА
|