26.09.2014 Җәмгыять
Мөселман кинофестивале узды. Әмма кызыклы кино продуктлары аннан башка да чыга тора. TMTV каналында оператор-монтажер булып эшләүче Азат Садыйков “Күзләр йомганда” дигән кыска метражлы кино иҗат иткән. Бүген аның премьерасы.
“Бу безнең беренче фильм. Фестивальләрдә катнашмаса да, җиңүләр яуламаса да, без үзебезгә тәҗрибә алдык һәм алга таба шушы өлкәдә эшләребезне дәвам итәргә уйлыйбыз”, - ди Азат. Бу киноны егетләр Казанда узган Бөтендөнья мөселман кинофестиваленә җибәреп караганнар үзе, әмма узмаганнар. Моңа бер дә борчылмыйлар. “Фильмны башыннан ахырына кадәр дустым Рафис Нуруллин ярдәме белән эшләп чыктым, сценарийны язуда, төшерү процесссында, монтаж вакытында бик күп ярдәм күрсәтте ул”, – ди Азат. Финанс ягын Садыйков үзе каплаган. Әлеге киноны төшерүгә нибары 10 мең сум акча китә. Алга таба тагын 30 минутлык бер-ике кыска метрлы фильм төшерергә исәплиләр. Зур максат – тулы метр. Аның инде идеясе бар ди. Егетләргә уңышлар телибез! “Күзләр йомганда” фильмының премьерасы “Матбугат.ру”да:
---
--- | 26.09.2014