Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Фирдүс Тямаев: Мөнир Рахмаевның хатыны белән кушылуын телим (ФОТО)

$
0
0
30.09.2014 Шоу-бизнес
Җырчы Мөнир Рахмаев белән булган хәлләр тамашачылар арасында гына түгел, җырчыларның үзләре арасында да зур бер ажиотаж тудырды. Мәсәлән, җырчы Фирдүс Тямаев булган хәлләрнең тизрәк яхшырып, аларның бергә кушуларын тели. Без дә булган хәлләрнең тизрәк җайлануын телибез.

Моның пиар өчен эшләнелгән дигән сүзләр дә ишеттем. Белмим, мин хатынымнан аерылып, пиар булырмы? Әйе, дошманнар шатланыр инде. Мине болай да чәйнәүчеләр күп. Аерылсам, якыннарыма, туганнарыма аерым бер стресс булачак. Мин бары Мөнирнең Әдилә белән кушылуын телим. Бергә булсыннар. Мөнирнең барыбер аны яратуын беләм. Әдилә белән талашып торулары сер түгел. Белмим, бәлки мәхәббәт шушыдыр?.. Ничек кенә булмасын, мин бары аларның тизрәк кушылуларын телим. Безнең дә тормыш иптәшем Резеда белән төрле вакытларыбыз була. Әйткәләшеп тә, үпкәләшеп тә алабыз. Ләкин минем гаиләмне аерасым килми. Берүк Аллам сакласын! Үзем дә ярты ятим яшәдем. Әтиемнән 18 яшемдә калдым. Балаларымның әтиле дә, әниле дә булып үсүләрен телим. Иҗат кешесе булгач, болай да энәсенә-җебенә кадәр тикшереп торалар. Быел җәй көне юлда барганда машинам янды. Минем белән артистларым да барды. Ярый әле сүндереп өлгердем. Алар өчен дә, үзем өчен куркыныч хәл иде. Булган хәлләрдән соң, Интернет челтәрендәге махсус битемдә ниләр генә язып тутырмадылар. “Акчасы күптер әле”, “Яңаны алыр әле” һ.б. шундый пычрак сүзләр белән аттылар. Гомумән, беркемгә дә андый кайгыны теләмим. Һәммәсе дә юлда исән-имин йөрсен иде. Аллам гына сакласын! – дип сөйләде Фирдүс Тямаев.

Әйтергә кирәк, җырчы пар – Фирдүс Тямаев белән Резеда Әхмәтгалиева үз йортлары белән Норлатта яши. Соңгы араларда Фирдүскә бик еш гастрольгә чыгып китәргә туры килә. Күп вакыты эштә үткәнгә, гаиләсенә бар игътибарны җиткереп бетерә алмый.   – Күптән түгел 3 айлык улым Раянга операция ясадылар. Бик кайгырган идем. Аллага шөкер, операциясе әйбәт узды. Улым әнисе белән Казанда хастаханәдә ятканда мин Башкорстанда гастрольләрдә идем. Аннан кайткач, улым мине танып алып, елмая башлады. Шул балакаемны кызгандым инде. Әле кичә генә матур итеп чәчен алдым. Минем өйгә кайтканымны сагынып тора инде ул. Күп вакытым гастрольләрдә узганга, тормыш иптәшем үпкәләп тә ала торгандыр. Мин гафу да үтенәм инде, – дип күңелендәгесе белән уртаклашты Фирдүс Тямаев.   Хастаханәдә 4 көн ятканнан соң, кечкенә Раянның хәле әйбәтләнеп китә. Көлә, елмая башлый. Әтисе гастрольләрдә булганда, әнисе телефон аша булса да үзләрен сөйләшетереп ала. Әтисенең тавышын ишетүгә, сабый бала елмаеп җибәрә торган була. Казаннан Норлатка кайтканнан соң, өй атмосферасын сизепме, тагын да тынычланып китә. Раян мунча керергә бик ярата икән. Аны хәтта туганнан соң көн саен мунча кертә башлыйлар. Хәзер мунча кермичә йоклап та китә алмый икән.     Әйтергә кирәк, Фирдүснең үзенә, аның иҗатына гашыйк булган кызлар күп инде. Күптән түгел Башкорстанда узган концерт вакытында бер кыз аңа бүләк бирә. Аны җырчы әле һаман да машинасында йөртә икән. Бүләк үзе кечкенә. Әмма җырчы нәрсә бүләк иткәнен безгә түгел, тормыш юлдашы Резедага да ничек әйтергә белми икән. Бу кыз җырчыны күрергә дип, Башкорстанның өч шәһәрендә узган концертына да килгән булган.   - Лениногорскида укыган чакта бер кызны озаткан идем. Студент еллар иде ул. Ул кыз мине бик ярата иде. Әмма миндә аңа карата ярату хисе булмады. Әллә ничә еллар узды бит инде бу хәлләргә. Менә шулай тормыш юлдашыма бала табарга 1-2 атна калып барганда: “Мин Фирдүсне бик каты яратам. Мин сезгә барыбер тынгылык бирмим”, – дип шалтыратмасынмы?! Каян телефонын тапкан дип сорагыз?! Шаккатмалы! Бу хәлләрдән соң, Резеда белән үпкәләшеп тә алган идек. Аннары җайланды инде. Менә шундый араны бозучылар да була дип әйтүем. Аннары мин аңа ультиматум куйдым. “Хатынны, баланы алам да, сезнең өегезгә кереп утырам”, - дидем. Минемчә, беркайчан да кеше сүзен тыңлап яшәргә кирәкми. Бигрәк тә хәзерге заманда. Кешенең әйбәт яшәгән күреп, көнләшүчеләр аяк чалырга гына тора. Шуңа сак булырга кирәк, - диде Фирдүс Тямаев.     - Фирдүсне бер дә көнләмим. Интернет челтәрендәге махсус битенә кемнәр генә язмый. Яше дә, олысы да дигәндәй. Аның иҗатына сокланып караучылар күп. Кайберәүләр кебек скандал әйберләр ясап ятмыйм. Аның иҗатын, үзен яратканга, хөрмәт иткәнгә, шатланам гына. Безнең арада көнләшү дигән нәрсә юк. “Мин сине яратам”, – дип язган очракта да, мин бары шатланам гына, - диде тормыш юлдашы Резеда Әхмәтгалиева.   Чыннан да матур итеп яшәүләргә ни җитә?!  
Эльза ГАЗИЗОВА

| 30.09.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>