Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Алмаз Гафиятов: Әтидән тәнкыйтьне еш ишетергә туры килми (лифт-интервью)

$
0
0
30.09.2014 Матбугат
Яңа сезонда “Татарстан – Яңа гасыр” каналында “Спорт тайм” дигән тапшыру чыга башлады. Аның алып баручысы һәм редакторы Алмаз Гафиятов белән әңгәмә кордык.
- Алмаз, спорт тапшыруын башлап җибәргәнсез икән. Нәрсәләр күрсәтергә исәплисез?   - Ярты сәгатьлек тапшыру “Спорт тайм” дип атала. Һәр җомга 22:00дә чыгачак. Беренчесе дөнья күрде инде. Республикадагы иң мөһим спорт вакыйгаларын анализлыйбыз. Һәр тапшыру саен кунаклар көтелә: спортчылар, тренерлар, җитәкчеләр. Кызыклы рубрикалар әзерлибез.    - Моңарчы “ТНВ” үзе җитештергән спорт тапшыруы юк иде бугай?   - Әйе. Барысын да чит студияләр эшләде. Безнең тапшыруда эксклюзив интервьюлар, ярышлардан видеолар тәкъдим ителәчәк. Беренче чыгарылышта “Рубин” футбол клубы генераль директоры Айрат Гәрәев белән интервью булды.   - Син спорт журналистлары династиясен булдырдың. Әтиең Атлас абый үз фикерен әйтми кала торганнардан түгел. Телевидениедәге эшчәнлегеңне тәнкыйтьләп сүтеп җыядыр?    - Әтидән тәнкыйтьне еш ишетергә туры килми, анысы. Кирәк вакытта хаталарны билгеләп үтә, алга таба аларны булдырмаска тырышам.   - Үзең дә спорт белән шөгыльләнәсеңме?   - Әйе, футбол, көрәш, зур теннис һәм өстәл теннисы белән актив шөгыльләнәм.  
---

--- | 30.09.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>