Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

“Мин хәзер әни дә, әти дә!”– 2 (ФОТО)

$
0
0
03.10.2014 Җәмгыять
Газетаның 17 сентябрь санында Лениногорск районы Тимәш авылында гомер итүче Илдар Ситр гаиләсе турында язган идек. Илдарның хатыны Ләйсән 36 яшендә 9 баласын калдырып яман шештән үлеп китә. Иң кечкенәсе Элеонорага 4 кенә ай әле. Әлеге гаилә язмышына битараф калмаган газета укучылар Илдарның гаиләсенә ярдәм кулы сузган.

Шулай ук аларны үз канаты астына алган “Шифа” хәйрия фонды хәзерге вакытта йортларын сипләү эшләре белән йөри икән. “Күптән түгел Лениногорскига якын гына бер йорт таптык. Ситрлар гаиләсе өчен бик уңай булачак. Ул биш бүл­мәле. Мәрхәмәтле кешеләр яр­дәме белән 300 мең сумлап акча җыелган. Киләчәктә фонд акчасына Ситрлар гаиләсенә вакытлыча торыр өчен әлеге йортны сатып ала алсак, җыелган акчага кирәкле җиһазлар алырбыз дип торабыз”, – ди әлеге фондның җитәкчесе Зөлфия Кандаурова.

Илдар белән дә элемтәгә кердек. Шушы көннәрдә аларга зур бүләк ясаганнар. “Безгә Геннадий Муллин дигән кеше 7 урынлы “Ларгус” машинасы алып килде. Әле ул гынамы, машина эче тулы ашамлыклар иде. Үзе дә ишле гаиләдә үскән Геннадий Николаевич безнең хакта ишетеп белгәч тә, ярдәмгә ашыккан. Без аңа бик тә рәхмәтле. Шулай ук гаиләбезгә ярдәм иткән барлык райондашларыма, республика халкына рәхмәттән башка сүз юк”, – ди Илдар.
Әлеге олы йөрәкле кеше белән безгә дә аралашырга туры килде. “Кемгәдер булышу күңел эше. Бу гаилә хакында ишеткәч, ярдәм итәсем килде. Балалары кызганыч. Киләчәктә дә әлеге гаиләнең тормышын күзәтеп барырмын. Яннарына да бармыйча түзеп булмас”, – ди ул. Геннадий әфәнде үзе хакында язмауны да үтенгән иде. “Яхшылыкны күр­сәтеп эшләмиләр. Мөмкинлек булганда, булышырга кирәк”, – ди ул.

Ситрлар гаиләсенә ризыклата, киемләтә, акчалата ярдәм итүчеләр бик күп булган. Язма чыкканнан соң редакция телефоннары да тынып тормады. Кемдер корбанга тәгаенләнгән сарыгын бу гаиләгә илтеп тапшырам дисә, кайберәүләр шундый ир-атка соклануын яшер­мәде.

Без дә Илдар Ситр гаиләсенең язмышын күзәтеп барачакбыз. “Тормышта авыр вакытлар була. Безгә менә бүген ярдәм кирәк. Ә киләчәктә үзебез ничек тә яшәр­гә тырышачакбыз. Озакламый улларым, алар артыннан кызларым үсеп килә. Исәнлек кенә булсын”, – ди Илдар.

 


Гөлгенә ШИҺАПОВА

144 | 03.10.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>