Совет хөкүмәте урнашкач, Казанда иң беренче кайсы мәчет төзелгән? Бик тиздән татар халкының бөек композиторы булып танылачак, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте Сәлих Сәйдәшев эзләрен саклаган иман йортын беләсезме? Дин иреге килгәч 17 ел имам-хатыйб, 7 ел мәдрәсә ректоры, мөгаллим, нәшир булып торган, яңа заманда имамәтчелек, хәйриячелек эшен кабаттан торгызган дин әһеле кем ул? Бүген Казанның яшь имамнары арасында нәселендә дүрт буын муллалар булган, үзе дә шушы вазыйфаны дәвам итүчене кем дип беләсез?
Әлеге сорауларга җавапны шушы көннәрдә генә ”Идел-пресс” нәшриятында татарча-русча зур тираж белән дөнья күргән “Исхак хәзрәт Лотфулла” китабында таба аласыз.
Китап өч өлештән һәм шушы темаларны ачкан тарихи фоторәсемнәрдән тора. Совет хөкүмәте урнашкач Казанда иң беренче төзелгән Кабан арты мәчете тарихының моңарчы билгеле булмаган яңа сәхифәләренә китапта зур урын бирелгән. Икенче бүлек – ачылып бер генә намаз укытылуга ук ябылган мәчетне кабаттан халыкка кайтарып алып, шунда 17 ел имамлык иткән, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Кабан арты (юбилей) мәчетенең рәсми төстә сайлап куелган беренче имам-хатыйбы Исхак хәзрәт Лотфулланың (1990-2007 елларда) күпкырлы эшчәнлегенә багышлана. Өченче өлештә Исхак хәзрәт Лотфулла исемендәге милләтара мәдәни агарту үзәгенең бүгенге эшчәнлеге белән танышырга мөмкин.
Кабан арты мәчетендә әтисе башлаган эшне тырышып дәвам итүче Сәедҗәгъфәр хәзрәт Лотфулла “Җәннәтнең үзәк ишеге – әтигә итәгать кылуда” дигән хәдискә тугры калып, дин-исламга хезмәт итү юлында мәгълум эз калдырган нәселе, гаилә ядкарьләрен туплап, китап итеп чыгаруга зур тырышлык куйды һәм күптәнге хыялын, изге ниятен тормышка ашырды.
Китапның мөхәррире журналист Вәсилә Рәхимова. Әлеге басма журналистның атаклы дин әһелләре сериясендәге җиденче китабы. Китапның рәссам-дизайнеры – дини, тарихи басмаларны уңышлы бизәүче булып танылган Ратмир Әхияров.
|