Бүген, Яңа татар бистәсе зиратында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Вера Минкинаның каберенә таш куелды. Ә кичке сәгать 19.00 Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән Камал Театры үзенең 109 сезонын ача.
Белешмә өчен:
Вера Минкина 1918 елның 9 сентябрендә Чистай районының Бахта авылында дөньяга килә. 1939 елда, Татар театр техникумын тәмамлаганнан соң, Республика күчмә театры труппасына кабул ителә. Ярты гасырдан артык, 1952 елдан 2004 елга кадәр, артистканың тормышы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән бәйле була.
Төрле буын тамашачыларның күңелендә аның күп кенә рольләре саклана: М.Кәримнең “Җырланмаган җыр” спектакленнән – Гөлбикә, “Кыз урлау” спектакленнән - Уңганбикә; М.Горькийның “Дошманнар”ыннан - Полина; Т.Гыйззәтнең “Чаткылар”ыннан - Гыйлмениса; Г.Фигейредоның «Эзоп» спектакленнән – Мелита. Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” спектаклендәге Ана роле актрисаның иҗат биографиясендә аеруча мөһим урынны били. Шулай ук Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Хәмдебану, “Гөргөри кияүләре”ндә – Палый рольләре дә зур игътибарга лаек.
Вера Минкинаның иҗади эшчәнлеге театр белән генә чикләнеп калмый. Ул радио, телевизион тапшыруларда катнаша, кинофильмнарда төп рольләрне башкара.
Вера Минкина 2011 елның 20 сентябрендә 94нче яшендә арабыздан китте.
1
2
3
4
5
6
7
| 03.10.2014