Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Ләйлә Дәүләтова үзенең кемгә кияүгә чыкканы турындагы имеш-мимешләргә нокта куячак (ФОТО)

$
0
0
10.10.2014 Шоу-бизнес
Татар эстрадасында аерым бер урын алып тора ул. Шагыйрә дә, журналист та, җырчы да, алып баручы да, 2 ноябрьдә бер яшен тутыручы кызы Гөлмәрьямгә әни дә. Ә иң кызыгы: бүгенге көнгә кадәр халык Ләйләнең кемгә кияүгә чыкканын белми. Ләйлә дә имеш-мимеш, гайбәт сүзләрдән тәмам туеп, тамашачыга бар булган серне ачарга теләвен әйтте. Шагыйрә Чаллы һәм Казанда октябрьдә узачак концертларында имеш-мимешләргә нокта куячак.

Әлегә тамашачылар да, журналистлар да Ләйлә Дәүләтованың  кемгә кияүгә чыкканын белми. Тик шәхсән миндә, Ранил Нуриевка түгел микән, дигән шикләр туды. Ни өчен дигәндә, Ләйләнең кәрәзле телефонына шалтыратканда, Ранилнең тавышы да ишетелде. Өстәвенә, бу көннәрдә Ранил үзенең Instagram битенә Ләйләнең кызы белән төшкән фотосурәтен куйган. Әле җитмәсә “Минем принцессам” дип тә язган. Ләйлә исә үзе Ранил белән бары иҗади мөнәсәбәтләр генә бәйли, ди...

Сүз уңаеннан, Ләйлә Дәүләтова декретта булу сәбәпле, “Адәм белән Һава” тапшыруы инде бер еллап күрсәтелми. Алып баручы тамашачыларын озакламый сөендерергә теләвен дә әйтте. Җитмәсә, бәлки тормыш иптәше белән икәү бергә алып барырлар.   – Гөлмәрьям – озак көтеп алынган балабыз, – ди бәхетле ана. – Тамашачыларга да концертымда яраткан кызымны да күрсәтергә телим. Концерт дигәннән, анда минем сүзләргә иҗат ителгән җырлар булачак. Быел радиога концертларым турындагы рекламаны да кызык форматта бирергә булдым. Башка артистларның җыр белән эшләнсә, минекендә бары шигырь юллары гына. Шуны ишеткәч, көненә 10 кеше генә шалтыратып, бу шигырь кая бар, дип сорый. Җавап бирәм: бу шигырь бары минем концертларда гына булачак. Яңа китабым дөньяга чыккач, анда күрә алачаклар.   Концертта бик күп яшь егет-кызлар катнашачак. Раяз Фасихов бөтенләй өр-яңа образда чыгачак. Альбина Апанаева белән Дилә Нигъмәтуллинадан кечкенә генә спектакль күрә алачаксыз. Үзенчәлекле тавышлы җырчы Лилия Мингулова да чыгыш ясаячак. Шулай ук “Казан егетләре” төркеме дә булачак. Тулаем алганда, концерт яшьләрчә булыр дип көтелә. Мин дә бөтенләй яңа образда чыгачакмын. Шаккатачаксыз! (Елмая).   – Алып баручы итеп кемне сайладыгыз икән?   – Данир Сабировны! Бик талантлы, профессионал алып баручы. Аңардан да яңа пародияләр булачак.   – Концертның режиссёрын да әйтеп узсагыз иде.   – Ул – Ранил Нуриев...   – Сезне күп нәрсә бәйли... Шулай да, сезнең арада нинди мөнәсәбәтләр?   – Ранил белән без күптән эшлибез. Кешеләр безнең арада әллә нәрсәләр бар дип сөйли. Безнең арада бөтен нәрсәләр дә бар (көлә)! Беренчедән, без – иҗади дуслар. 10 ел элек танышкан идек. Безнең дөньяга карашлар туры килә. Без аның белән рәхәтләнеп талашабыз (көлә.) Әмма ничектер күнегеп киттек бугай. Хәзерге талашулар бик кызык, бик тәмле. Дөресрәге, бәхәсләшүләр. Яшь аермасы бераз бар. Тик кешедә яшь аермасы булмый. Бары акыл аермасы була. Ул миннән күп нәрсәләрдән акыллырак. Бигрәк тә иҗат ягыннан киңәшләр биргәндә.     – Элегрәк сез Салават Фәтхетдиновка шигырьләр иҗат итә идегез. Ә хәзер Ранил Нуриевка...   – Әйе, берничә ел элек мин Салават Фәтхетдиновка яза идем. Хәзер Ранил Нуриевка. Беренчедән, мин иң яхшы кеше белән эшләргә күнеккән. Димәк, мин Ранилне иң яхшы җырчы дип исәплим. Ул бик талантлы, яшь, чибәр. Аның дәрәҗәсе Европа йолдызларына тиң. Ул татар сәхнәсендә генә түгел, Мәскәү сәхнәсенә чыгып, зур йолдыз була алыр иде. Аның моңа мөмкинлекләре бар.   – Ләйлә, кызыгыз Гөлмәрьямнең әтисе турында сөйләүдән баш тартасыз... Шулай да кызыгыз турында сөйләп китсәгез иде.   – Шәхси тормышка кагылышлы темаларга мин бары сәхнәдә генә сөйләшергә булдым. Чөнки болар барысы да кызымның әтисенең теләге буенча эшләнә (елмая). Ләкин шуны әйтә алам: мин бәбиебезнең әтисенә бик рәхмәтле... Шундый бала бүләк иткәне өчен... Гөлмәрьям бик акыллы, матур, җитди, усал, ләкин шул ук вакытта шаян да. Аны фотога төшерә башласаң, елмайтып кына булмый (көлә). Мин үземне карьеристка дип уйлый идем. Чынлыкта алай түгел икән. «Никләр тотындым бу концертка?» – дип тә уйлыйм инде. Чөнки балага вакытым азрак кала. Бәлки бу минем соңгы сольный концертларым булыр... Кызыбыз минем бар тормышымны үзгәртте... Без аны бик озак көтеп алдык. Балага узуымны белгәч, хәтта “Адәм белән Һава” тапшыруын туктатып торырга булдым. Дөресрәге, эшемнән китеп, декретка чыктым. Бала хакына гастрольләрне дә туктаткан идем. Сакланырга дип тизрәк хастаханәгә кереп яттым. Ике айлап шифаханәдә дә ятарга туры килде. Чиста һавада, әйбәт шартларда тууын теләдем.   – Декретта булсагыз да, берсендә мин сезне туй алып барганыгызны күрдем...   – Мин инде берничә елдан бирле төрле кичәләр, туйлар алып барам. Бу эшемне шулай ук яратып башкарам. Анысыннан баш тарта алмадым инде. Гомумән, төрле кичәләр, юбилейлар алып барырга яратам. Кешегә бәйрәм ясау – үзе бер кызык бит ул.   – Үзегезнең туегыз кайчанрак булган иде соң?..   – Елын әйтеп тормыйм... Гыйнвар аенда никахыбыз булган иде. Туй алдыннан Казаннан Чаллыга концертка барганда мин көчле юл һәлакәтенә эләктем. “КамАЗ” белән бәрелештем. Әлбәттә, рульдә үзем булмаган булсам, юл һәлакәтенә дә тарымаган булыр идем бәлки. Машинада үзем генә идем. Менә шул сәбәпле, шактый гына вакыт хастаханәдә ятып, туебыз булмыйча калды. Вакыты җиткәч, анысы да булыр. Аңа да бик җитди әзерләнергә кирәк бит. Әлегә концертлар турында гына уйлыйм һәм барыгызны шунда көтеп калам...  
Эльза ГАЗИЗОВА

| 10.10.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>