10.10.2014 Җәмгыять
Россиядә дүрт көнлек эш атнасы кертеләчәк. Бу атнада мәгълүмат чараларында шундый эчтәлектәге хәбәр таралды. Берәүләр әлеге яңалыкны шатланып кабул итсә, икенче берәүләр исә атнага өч көнлек ялны күпсенде. Headhunter үзәге инде бу уңайдан халык арасында сораштыру уздырырга да өлгергән. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 60 процентка якыны БМОның хезмәт шартларын саклау һәм көйләү белән шөгыльләнүче махсус бүлеге тарафыннан кертелгән бу тәкъдимне шатланып кабул иткән.
147 | 10.10.2014
Россиядә дүрт көнлек эш атнасы кертеләчәк. Бу атнада мәгълүмат чараларында шундый эчтәлектәге хәбәр таралды. Берәүләр әлеге яңалыкны шатланып кабул итсә, икенче берәүләр исә атнага өч көнлек ялны күпсенде. Headhunter үзәге инде бу уңайдан халык арасында сораштыру уздырырга да өлгергән. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 60 процентка якыны БМОның хезмәт шартларын саклау һәм көйләү белән шөгыльләнүче махсус бүлеге тарафыннан кертелгән бу тәкъдимне шатланып кабул иткән.
Эш бирүчеләр арасында исә өч көнлек ялны хуплаучылар саны 20 процентка да тулмый. Россия Хөкүмәте исә бу тәкъдимне хыял дәрәҗәсендә генә калдырып, кире какты. Шулай да, бу тәкъдим тормышка ашкан булса, сез җомга көнне дә ял итәр идегезме?
Резеда Сәлахова, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты: – Бу яңалыкны ишеттем, әлбәттә. Табибларның: “Әлеге график буенча эшли башласа, халык күпкә сәламәт, озын гомерле булачак”, – дигән сүзләре дә колагыма керде. Ләкин бу график безгә – артистларга кагылмый. Нинди генә законнар чыкса да, без аена – утыз бер, атнасына җиде көн, тәүлегенә егерме дүрт сәгать эшлибез. Атнасына өч көнлек ял бирелә башласа, гадәти график буенча эшләүчеләрнең гомере озынайганга бик куаныр идем. Данил Сәфәров, журналист, эшмәкәр: – Бу сорауга мин төгәл җавап бирә алмыйм. Әмма шунысын төгәл беләм: эшнең нәтиҗәсе эштә күпме вакыт үткәрүеңә берничек тә бәйле түгел. Күп кенә дәүләт оешмаларында эш көне озаклап чәй эчүдән башлана, аннары сериал һәм “Пусть говорят” геройларына күчәләр, баксаң, инде төшке аш та җиткән икән. Ә кичке биштә “проходной” халык белән тыгыла. 16:59да аяклар инде марафончы позициясендә тора. Бу очракта дүрт көн эшлисеңме, бишме – мөһим түгел. Әлбәттә, эшнең дә төрлесе бар. Кешеләр дә төрле. Берәүләр ялларын түземсезлек белән көтеп ала, чөнки суыткычта аларны “стресстан арындыргыч” көтеп тора. Икенчеләр исә ялларда да акча эшләү җаен эзлиләр (һөнәрчелек, тамадалык, мал сую, плитә ябыштыру, машина белән “бомбить итү” һ.б.). Кемгә ничектер, әмма миңа бу яңа тәртип керсә, берничек тә йогынты ясамаячак. Чөнки минем эш атнам 7 көннең 24 сәгатеннән тора. Ял исә шуның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин. Чулпан Гарипова, “Яңа гасыр” каналының “Хәбәрләр” тапшыруы журналисты: – Бу тәкъдимгә тискәре карыйм. Россия халкы болай да күп ял итә. Бәйрәмнәр саны буенча без – иң бәйрәмле ил. Эчеп өйдә ятканчы, халык эшләп йөрсен. Эшләмәгәне болай да ял итәргә җай таба аның. Эшләгәненә кайчак тиешле ял көне дә тәтеми. Шуңа күрә атнасына ике көнлек ял бик җиткән! Аның урынына әнә отпуск ялы озынлыгын арттырсыннар. Укытучы белән табибтан башкаларның кай җире ким? Диләрә Илалетдинова, җырчы: – Гаиләле кешеләр өчен бу яңалык бик уңайлы булыр иде. Әйтик, гаилә белән каядыр барырга җыенсаң, анда рәхәтләнеп өч көн торып кайтырга мөмкин булачак. Икенче яктан караганда, ялларның күп булуы хезмәт хакын киметеп, эш сәгатьләрен арттырачак. Халык хәзер болай да көненә сигез сәгать эшләп, өенә арып кайта. Кайчакларда атнасына биш көн эшләп, шимбә-якшәмбе ял итүчеләргә кызыгып та куям. Артист халкы һәрчак кеше ял иткән вакытта эшли бит. Бер шәһәрдән икенчесенә йөреп, бөтен гомеребез юлда үтә. Сабантуй, Яңа ел кебек бәйрәмнәр дә эш белән уза. Ләкин үз эшемне яратуым бу минуслардан өстенрәк. Гөлия Галләметдинова, тарих укытучысы (Лаеш районы): – Атнаның дүрт көнендә генә эшләп нинди эш барыр икән?! Бездә бәйрәмнәр болай да күп. Бәйрәм ял көненә туры килсә, башка көнгә күчерелә. Болай булгач, бөтенләй эшләмик соң! Эшли алганда эшләп калырга кирәк. Яраткан эшеңә барып кайтудан рәхәтрәк нәрсә юктыр ул.147 | 10.10.2014