15.10.2014 Мәдәният
Филармония Гоголь урамындагы җыйнак кына бинада урнашкан елларны күпләр хәтерлидер әле. Ниндидер бер сихри җир иде ул. Казанның тарихи үзәген бизәгән ул йорт яныннан узганда, аның ишегалдында көлешеп-шаярышып сөйләшкән бихисап җырчыларны, музыкантларны очратырга, ә инде ишегалдына ук узарга җөрьәт итсәң, филармония ишегеннән чыккач, уңкул якта урнашкан ике генә кешелек “авылча” эскәмиядә Илһам абыйны күрергә була иде. Ул аның яраткан урыны иде бугай.
| 14.10.2014
Филармония Гоголь урамындагы җыйнак кына бинада урнашкан елларны күпләр хәтерлидер әле. Ниндидер бер сихри җир иде ул. Казанның тарихи үзәген бизәгән ул йорт яныннан узганда, аның ишегалдында көлешеп-шаярышып сөйләшкән бихисап җырчыларны, музыкантларны очратырга, ә инде ишегалдына ук узарга җөрьәт итсәң, филармония ишегеннән чыккач, уңкул якта урнашкан ике генә кешелек “авылча” эскәмиядә Илһам абыйны күрергә була иде. Ул аның яраткан урыны иде бугай.
Моннан 15 еллар элек шул эскәмиядә утырып, Илһам абыйдан артист мәзәкләрен сөйләткәнем дә хәтердә. Тагын бер яраткан урыны – Лядов бакчасындагы бер эскәмия иде. Гел бер урында утыра иде ул. Аның янына туктап, һәркем сөйләшеп утыра, сораулар бирә ала иде. Мине һәрчак табигатьтән зур талантка ия шәхесләрнең шул гадилеге, аралашуга һәрчак ачыклыгы, һаваланмавы сокландырды һәм сокландыра.
Илһам абыйга тиздән 80 яшь тулачак. Аның бәһасен аңлаган, бәяләгән татар дөньясы әлеге зур вакыйгага әзерләнә. Җырчының туган көне түгәрәк датага җиткәнче әле берничә ай вакыт булса да, аңа багышланган чаралар, концертлар башланды инде. Ваһапов фонды Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә уздырган “Илһамга мәдхия” дип аталган җыр кичәсе – шуларның берсе. Татар сәнгать әһелләренә гаять игътибарлы әлеге фонд уздырган чаралар һәрчак югары зәвык, профессиональлек белән аерылып тора. Рифат Фәттахов туплаган команда иҗат ягыннан шактый таләпчән һәм яхшы мәгънәдә нәзберек. Илһам агага багышланган концерт моны тагын бер кат исбатлады. Зал шыгрым тулы. Татар зыялылары, яшьләр, сәясәтчеләр, җитәкчеләр... Дәрәҗә белән аерылса да, моңга мөнәсәбәте белән охшаш тамашачы беренче авазны көтә. “Атландым да атның, һай, биленә, Өч әйләндем Казан каласын...” Бу тавышны бер ишеткәннәрнең аны мәңге онытмаячагы бәхәссез. Сәхнәдә тере оркестр. Дирижёр таякчыгы югарыга талпына һәм зал “Казан нуры” оркестрының дистәләгән уен кораллары авазыннан туплаган “Җырланмаган әле безнең җыр” көенә күмелә. Илһам ага җырларын мәдхия итеп тамашачыга җиткергән яшьләрне тыңлыйсың да, заман җырчыларына карашыбыз артык тәнкыйди икәнлеген аңлыйсың. Тыңлап туймаслык җырчылар бар яшьләр арасында. Сиринә Зәйнетдинова башкарган “Сарман”, Ришат Төхфәтуллинның “Китмә, сандугач”ы, тавышында йөзләгән кыңгыраулар чылтыраган Гөлсирин Абдуллинаның “Син кайтмадың”ны җырлавы, Айгөл Хисмәтуллинаның “Сахралар”ы, Илһам Вәлиевнең “Хушлашырга ашыкма”, “Менәргә иде Урал тауларына”, “Өнсә авылы көе”... Сокланырлык бит! Рөстәм Асаев, Илүсә Хуҗина, Марсель Вәгыйзов, Артур Исламов, Фердинанд Сәлахов, Ярамир, “Болгар кызлары”, гармунчы Ринат Вәлиев, “Казан” бию ансамбле – татар халкының иң затлы җыр һәм көй үрнәкләрен, дәртле тыпырдауларны Илһам агага мәдхия итеп җиткергән әлеге сәнгать осталарына “Афәрин!”нән башка сүзне кем әйтер. Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев сәхнәдә “Бер алманы бишкә бүләек” җырының сүзләре ничек туганлыгы хакында сөйләгәндә, нигәдер күз алдыма филармония ишегалдындагы теге эскәмия килде. Уйлап карасаң, барлык бөек эшләр дә гади шартларда эшләнә түгелме?! Шагыйрь сөйләвенчә, татар халкының гимны булырлык әлеге җырның сүзләре дә көтмәгәндә-уйламаганда туган: “...Бәхет булып, алма пеште, Бер алманы бишкә, һай, бүләек ...” Хәзерге яшь шагыйрьләр арасында да яхшылары аз түгел. Бөек җырчыга мәдхия җырларлык тавышлары булган яшь башкаручыларга да замандаш шагыйрьләре белән шундый очраклы, уңышлы очрашулар язсын. Татарны данлаучы иҗатчылар чылбыры өзелмәсен. Сәхнәдә – Илһам Шакиров, янында – татарның иң яхшы баянчылары, “Кара урман”. “Карадагынай урман, караңгы төн, Яхшы атлар кирәк үтәргә...” Исән-сау бул, Илһам ага! Бөек җырчыны зурлаган һәркем исән-сау булсын! "Ватаным Татарстан"| 14.10.2014