Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Дилбәр Фәиз авариягә эләккән

$
0
0
15.10.2014 Шоу-бизнес
“Болгар радиосы” алып баручысы Дилбәр Фәиз Миллениум күперенә борылганда юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Каты түгел. Төнге эфирдан кайтып барганда, бер машина аның автомобиленә килеп бәрелгән. “Зыяны зур булмаса да, кәефне төшерергә җитә инде,” - ди Дилбәр.
Машинаның кузовы бераз янчелгән. Шунысы кызганыч, ак төстәге Nissan Juke автомобилен ул күптән түгел генә ялган. Өр-яңа машина. Яңага кешенең күзе тия диләр. Хак, ахры. Күп кенә автомобиль йөртүчеләр яңа машина алуга авариягә юлыгабыз дип зарланалар. Иронияле очраклылык буенча, Дилбәр “Болгар радиосы”нда автомобильләр турында тапшыру алып бара. Хәзер бу тапшыруда үзе турында да сөйләрлек әйбер булды инде.     Nissan Juke (интернеттан алынган фото)  
---

--- | 15.10.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>