25.12.2014 «ЯШЬТИ» әдәби сәхифә
Ирек Нәгыйм улы Сабиров - Татарстан һәм Русия язучылар Берлекләре әгъзасы. Биектау районы Мәмдәл авылында туып-үсеп, КХТИны тәмамлап, бик күптән Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск каласында яши ул. Татар һәм рус телләрендә 11 китап авторы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Чиләбе өлкәсе татар Конгрессы рәисе урынбасары, үзе яшәгән шәһәрендә икътисад, сәнәгать, инвестиция һәм сәүдә буенча мэр урынбасары.
ЧИЛӘБЕМ, УРАЛЫМ Бу гүзәл дөньяның Меңләгән юлларын Әйләнеп-әйләнеп, Әйләнеп урадым. Кайларда булмадым! Тик һаман уйларым Гел синдә булдылар, Чиләбем, Уралым! Чакырды талларың, Зөбәрҗәт урманың, Фирүзә суларың, Чиләбем, Уралым! Бу изге җир ямен Моңнарда көйләдем, Җырларда сөйләдем, Уралым, Чиләбем! Хәсрәттә терәгем, Шатлыкта бүләгем, Хыялым, теләгем – Уралым, Чиләбем! ЯЗ АЕ Илле яшем тулып авышканда, Хәтерләтеп егет чагымны, Йөрәгемнең тирән бер түрендә Әллә нинди чаткы кабынды. Машинамда барам. Очасымлар Килә шушы гаҗәп чаткыдан: "Яшел жилетлылар" күрмәгәндә Йөз егерме белән чаптырам. Юл читендә - кызлар... Чибәрләрем, Әйдә, йолдызларга барабыз! Тик мин бүген сезгә абый түгел, Сизелми бит болай арабыз. Көзнең усал җиле дуласа да, Күңелемдә һаман яз ае... Чөнки бит мин татар токымыннан, Нәгыйм улы, Мәмдәл малае!.. ИМАН НУРЫ ЭЗЛИМ Сиңа килдем, и мөхтәрәм Имам хатыйб, Синең дога-вәгазеңне Тыңларга дип. Читтә торсын, димен, фани Ләззәт-михнәт, – Тирән акыл, моңлы сөйләм Җанга сихәт. Килдем – керле күңелемне Юарсың, дим. Менә тыңлыйм... Менә тыңлыйм... Менә тыңлыйм... Әмма, хәзрәт, һич тә сизмим Сөйләм ямен: Телкөрмәвеч-тизәйткечтәй Җөмләләрең. Вәгазеңдә юк хакыйкать, Сизмим раслык; Өндәү дә юк, теләк тә юк, – Битарафлык. Ватып-бозып гарәпчәнең Күркәм төсен, Һич мәгънәсез такмак иттең Корьән сүзен. Асылда бит син төплерәк, Имам хәзрәт, Вәгазеңә фикер өстәп Җибәр әзрәк! Дөньябызны (күзләреңне Ачып кара!) Денсезлек һәм монафыйклык Басып бара. Йөрәкләргә әдәп-әхлак Нурын илт син; Һәркем синнән иманлылык Алып китсен! Намазларга йөри башлар Иде күпләр... Рус поплары – әнә нинди Фәйләсүфләр! Имам өчен сыйфатларның Мөһим – өче: Ихласлылык, тирән акыл Һәм рух көче. Синдә өчнең берсе дә юк – Шуңа мин дә Ышанмыйм да, төшенмим дә, Дәртләнмим дә. Айкап илнең калаларын, Салаларын, Бүгенгенең Зәйнуллалар, Мусаларын Эзлим – бәлки иман нурын Табармын, дим. Сиңа исә – бүтән килмим. Бүтән килмим! АНА ТЕЛЕ СҮЗЛЕГЕ Нинди сүзләр кулланусыз Черем итеп яталар! Безнеке булса да, безгә Әйтерсең лә ят алар. Монда муллык. Сүз китабы – Бер могҗиза, күрегез! ...Фәкыйрьлектә изалана Сөйләшү сүзлегебез. Ни сырхауга дучар иттек Халкыбызның хәтерен? Белми татар урамнары Дәрдемәнд, Тукай телен. Сикәлтәле юллардамы Бушап калган йөгебез? Ике телдә сөйләшсәк тә, Чында ярты телле без. Бытылдыйбыз, үзебезне Белгән кебек хис итеп, Татарны да мәсхәрәләп, Урысны да кимсетеп. Көннәр буе гарип телдә Аралашабыз бүген; Кичләр буе йотып укыйм Ана телем сүзлеген... НӘНИ ТУКАЙ Тәүге кайгысы сабыйның Киң дөньясын тар ясый: “Әнкәемне кайтарыгыз!..” – Чәбәләнә нарасый. Ятим язмыш, фәкыйрь тормыш Алдан тора күренеп: Сабый бәхете китеп бара Ак кәфенгә төренеп. Сөю, назлау, иркәләүдән Алда тагын бар ниең? Көтә сине ким дигәндә Ике үги әниең. Тәңре сиңа биргән очкын Гасырларда йоклаган; Милләтеңнең бар хыялын Ходай синдә туплаган. Кем бар тагын шулай үсеп, Әдип булып өлгергән? Бөеклеккә ятимлектән Җирдә тагын кем менгән? Кем әле халыктан шытып, Шул халыкка моң биргән? Зар күленнән дан күгенә Җирдә тагын кем менгән? Тоярсыңмы бу җиһанның Рәхмәтен һәм хөрмәтен? ...Иң сәләтле бер баласын Үги иткән милләтең... КЕМ ГАЕПЛЕ? Русьны харап иткән гаеплене Тарихлардан эзләп табалар: Патшаларны, сәвитләрне сүгеп, Татарны да искә алалар. Эзлисе юк, моны аңлар өчен Кирәк түгел кебек зур акыл: Илне бәреп еккан ул залимнең, Ул иблиснең аты – Аракы. Килер бер көн (ялгышасым килә, Мин танырга әзер хатамны) - Чираттагы бер макмырдан айнып, Табалмабыз җирдә ватанны... ДӨНЬЯ Очраштырды очраклылык. “Утырып кит кунак булып!” “Юк, вакытның тыгыз мәле, Соңра сөйләшербез әле...” “Ашыгасың?” – “Ашыгамын.” “Кайчан күрешербез тагын?” “Булмый калмас ял көннәре, Салмак чорлар килер әле...” Өлгермәдек. Соңгы сукмак. Ап-ак кәфен. Кара туфрак. Минем чират. Көт син, яме: Ипләп сөйләшербез әле... МӘМДӘЛ – ИСТАМБУЛ Дөньяларны гизеп кайта халык. Мин дә уйлап куйдым бер мәлдә: Истамбулда әле булганым юк, Гомеркәем узды Мәмдәлдә. Хәер, уфтанмыйм да, үкенмим дә: Безнең авыл аннан ким мәллә? Истамбулдан да бит беркемнең дә Булганы юк әле Мәмдәлдә... ТИЛЕ ТАКМАКЛАР * Өч булдымы, биш булдымы Кәньягенең йолдызы? Туйлардан да шәбрәк узды Гөргеринең тугызы. * “Мин Такташ сыман бунтарь,” – дип Шапырынмасаң иде, – Такташ бит ул – даһи шагыйрь, Ә син – салмыш бер тиле. * Китче, әни, нинди уку – Ул качмый, мин өлгерәм – Син сыер савып кергәнче, Кияүгә чыгып керәм... * Тарих ни ул? Фаҗигамы? Кәмитме, я уенмы? Кем өчен син, Ленин бабай, Җылытасың урынны? * Намазлыгы, чалмасы бар, Кара әле син аны – Мөнбәре бар, – әмма ләкин Тамчы да юк иманы. * Үпте, кочты, чәчәк бирде, “Синсез, – дип, – бәхтем булмый”. Хәзер инде уң ягымда Төннәр буе гырылдый. * Биш тәңкәләр, ун тәңкәләр Сандыгымда саклана. Ике тартма шырпы алдым Гомер җыйган акчама. * Кайгырмагыз, әгәр сезгә Башыгыз буш, дисәләр: Буш баш белән яшәп була, Буш булмаса кесәләр. * Фантастика димә, күрсәң Очкан тарелкаларны. Боткам да юк, акчам да юк, – Мин очырдым аларны. * Пенсиябез җитми диеп Катмый безнең башыбыз: Президентның вәгъдәләрен Ашка турап ашыйбыз. СИНСЕЗ Төннәрен уяна идем Бәхетемнән сискәнеп. Сизмәгәнмен бит җилләрнең Кайсы якка искәнен. Кадрен белмәгәнмен бергә Каршылаган таңнарның. Кояшым булгансың – шуны Синсез калгач аңладым. Бары кичке шәфәкъләрдә – Әллә хак, әллә хата – “Әле очрашырбыз,”- дигән Сәер фикер юата. КИТТЕҢ Чыгып киттең. Көз. Караңгы. Гарьлек. Иртәнге алты. Тышта суык. Эчтә бушлык. Киттең. Ачкычың калды. Авыр сүзләр. Киттең. Суык. Йөрәк зардан ял сорый. Көз. Таң алды. Ай яктысы. Киттең. Ачкыч ялтырый.
---
--- | 25.12.2014