Чаллыда яшәүче Илназ Мингәрәевкә ярдәм кирәк. “Кинәт тыным кысыла, сулыш алу авырлаша башлады. Сәбәбен ачыклар өчен табибларга күрендем. Алар уң як үпкәмнең начар эшләвен, бераз аска төшкәнен әйттеләр. Хәлем бераз җиңеләйде инде. Әмма дәвалану чыгымнарын үзебез генә күтәрә алмыйбыз”, – ди Илназ.
Хатыны Гүзәл белән 2010 елда өйләнешкән алар. Бер елдан кызлары туган. Матур гына яшәгәндә, Илназ кинәт авырып киткән. “Әмма ирем бер дә зарланмый. Тырыш, эшчән үзе. Тик торырга яратмый. Ул миңа бик тә кирәк, газиз, кадерле. Кызыбыз да әтисе өчен өзелеп тора. Ә аның сулыш алырга интеккәнен күрү бик авыр, – ди Гүзәл Мингәрәева. – Шуңа күрә, Мәскәүдә операция ясатырга булдык. Моның өчен 584 мең сум акча кирәк. Туганнар, дуслар, хәтта бер дә белмәгән кешеләр ярдәме белән 280 мең сумнан артык акча җыя алдык. Табиблар калган сумманы соңрак түләүгә дә ризалашты. Тиздән ирем Мәскәүгә китәчәк. Бу чыгымнарны үзебез генә күтәрә алмыйбыз. Фатирыбыз да ипотекага алынган. Илназга һәрвакыт дару, уколлар кирәк. Шуңа күрә мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык”. Бәлки, газета укучылар арасында чит кеше язмышына битараф калмаучылар табылыр.
Булышырга теләүчеләр өчен реквизитлар: Р/С 40817810962030443573/50 Карта Сбербанка / Набережно-челнинский филиал: 4276 6200 1665 1832 срок действия 10/16 Яндекс деньги: 410012614292940197 |