25.12.2014 Мәдәният
Язучы-шагыйрь, әдәбият галиме Галимҗан Гыйлманов өчен 2014 ел уңышлы елларны берсе булган, быел аның ике китабы дөнья күргән. 19 декабрьдә Казанда Язучылар йортында язучының “Илекәй батыр”, “Тәкъдиргә юл” китапларын тәкъдим итү кичәсе узды.
Рөстәм ИСХАКЫЙ
| 24.12.2014
Язучы-шагыйрь, әдәбият галиме Галимҗан Гыйлманов өчен 2014 ел уңышлы елларны берсе булган, быел аның ике китабы дөнья күргән. 19 декабрьдә Казанда Язучылар йортында язучының “Илекәй батыр”, “Тәкъдиргә юл” китапларын тәкъдим итү кичәсе узды.
Казанда Язучылар йортындагы Тукай клубында сатирик язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Дамир Гыйсметдиннең шаблонсыз иҗат кичәсе узуы хакында алдарак язган идек. Язучы-шагыйрьләр белән ихлас, җылы очрашулар тукталмады, чираттагы әдәби-музыкаль кичә йөзләгән хикәя-әкиятләр авторы Галимҗан Гыйлмановның ике яңа китабы басылып чыгуга багышланды. Галимҗан әфәнде кичәне үзе алып барды, китап чыгаруының максатлары белән таныштырды.
“2014 елда ике китабым басылып чыгу минем өчен зур шатлык. “Тәкъдиргә юл” китабында - оешып, укмашып беткән фикерләрнең иң тәмлеләре, 70кә якын хикәяләрем, новеллаларым. “Илекәй батыр” – балалар өчен әкиятләр җыентыгы. Балаларча уйнап, көлеп тә яши алам. Нәтиҗәсен менә күреп торасыз. “Илекәй батыр” – каян ул исем? Илекәй ул – Шәехзадә Бабичның ерак бабасы һәм аның турында бик күп риваятьләр калган”, ди Галимҗан Гыйлманов. Ул иҗат кичәсен Филүс Каһиров башкаруындагы җырны тыңлап башлап җибәрде, үзе сөйләде, алып барды. Кыскасы, Галимҗан әфәнде китап тәкъдим итү чарасын җайлап кына үз кулында тотты. Залда аның иҗатын яратып укучылар да, иҗатташ, фикердәш дуслары, җырчылар, югары сәнгать вәкилләре, якташлары, оныгы да бар иде. Кичәдә катнашучылар фикеренчә, мондый рухтагы кичәләргә, очрашуларга әдәбият яратучылар сусаган булган. Шуңа да сәхнәдә барган күренешләрне тамашачы йотлыгып карап, чыгыш саен алкышлап, сөйләүчеләрне рухландырып тордылар. Татар әдәбиятының аксакаллары Фоат Галимуллин, Рабит Батулла, Хатыйп Миңнегулов, Тәлгать Галиуллин, Роберт Миңнуллин һәм башка югары сәнгать, театр, җыр, нәфис сүз осталары Галимҗан Гыйлмановның иҗатын югары бәяләп, дәрәҗәле әдәбият галиме булуын әйттеләр. “Галимҗан Гыйлманов үзенең әсәрләрендә хыял белән чынбарлык арасындагы чикләрне юып ташлый, кискен интригага, сергә корылган вакыйгалар тәкъдим итә. Язучының геройлары беренче карашка сәер кешеләр, әмма алар үзләренең ихлас һәм игелекле булулары, үз язмышларына үзләре хуҗа булырга омтылулары белән хәтердә калалар”, диде әлеге чарада катнашкан җәмәгать эшлеклесе Ринат Вәлиуллин. Язучылар йортында узган Галимҗан Гыйлмановның “Илекәй батыр”, “Тәкъдиргә юл” китапларын тәкъдим итү кичәсенең кайбер мизгелләрен тупладык.Рөстәм ИСХАКЫЙ
| 24.12.2014