26.12.2014 Җәмгыять
Әти-әни булырга әзерләнүчеләр өчен балага исем табу иң мөһим һәм шул ук вакытта шактый авыр башваткычларның берсе. Берәүләр исемне яңгыравыклы һәм башка нәниләрнекеннән аермалы булсын дип сайлый, икенчеләр традицион исемнәргә туктала, өченчеләр шаукымга кушылып, чиратагы тапкыр нарасыйларына Тимур, Әмир, Азалия исеме куша.
Динә ЗАРИПОВА
| 26.12.2014

Быел Татарстанда 52 меңнән артык бала туган. Әти-әниләр аларга нинди исемнәр сайлады икән соң? Билгеле, һәрбер баланың исеменә тукталу мөмкин түгел, әмма республикабызда бу юнәлештәге вәзгыятьне анализлап? иң популярларын һәм иң сирәкләрен ачыклау авыр түгел.
Иң популяр исемнәр узган ел белән чагыштырганда әллә ни үзгәрмәгән. Әмир, Тимур, Артем исемлеләр беренче позицияләрен югалтмаган. Кәрим һәм Ариналар да шулай ук бик күп туган. Азалия, Әминә, Ясмин, Елизавета, Александр исемнәрен кушучылар агымдагы елда тагын да күбрәк булган. Ә менә Кирилл, Милана, София, Виктория, Сәмира, Матвей, Анастасия исемнәрен кушучылар кими төшкән. 2,5 процент нәниләргә уникаль исемнәр кушканнар. Шахерезада, Шура, Элайза, Юмна, Юнона, Ямпиха, Ясминахон, Цветана, Хлоя, Царина, Хәдичә, Хавва, Филина, Фиалка, Уммкульсум, Тэя, Тежа, Таймия, Сөембикә, София-Николь, Сона, Ёсин, Абос, Авраам, Әгъләм, Алишер, Альтаир, Антуан, Ариэль, Ахиллес, Аюп, Билолиддин, Велес һәм Деметра шундыйлардан. Мондый исемнәр бер яки берничә балага гына кушылган. Шулай ук Джан-Лука, Джанатулло, Зевс, Златояр, Кафил, Кодрәт, Лаэрт-Мэрт, Лаврентий, Лоренцо, Мин Дык, Мир, Мухаммадяхё, Николас-Джон, Никопол, Нодирбек, Ойбек, Рахматилло, Север, Тофиг и Уэбби Мульята Мостафа исемлеләр дә бар.Динә ЗАРИПОВА
| 26.12.2014