Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Салават Миннеханов казахларның музыкаль хит-парадына эләккән (ВИДЕО)

$
0
0
26.12.2014 Шоу-бизнес
Кирәк бит, Татарстан “йолдызы” хәзер Казахстанда балкый! Cүз Салават Миннеханов турында бара.

Аны Астана шәһәренең “Йолдыз” музыкаль телеканалында күрсәтелә торган бер хит-парадкаа катнашырга чакыралар. Җырчы бу тәкъдимгә каршы килмичә ризалаша.

Хит-парадны оештыручылар, Татарстан җырчылары белән кызыксынып, аларның интернетта урнаштырылган барлык клипларын диярлек карап чыгалар. Араларында иң “текә” һәм сыйфат ягыннан югары дәрәҗәдә төшерелгән Салаватның клипларына тап булып, аның социаль челтәрендәге махсус битен эзләп табалар. Шул рәвешле, җырчыбыз белән язышып, хит-парадта катнашу тәкъдимен ясыйлар да инде.   – “Йолдыз TOP INTERNIONAL” хит-парадында катнашырга чакырулары көтелмәгәндә килеп чыкты. Алар минем клипларым арасында “Җаным белән ант итәм” җырымны сайлап, хит-парадка куйдылар. Бу тапшыруда төрле ил җырчыларының клиплары ярыша. Бүгенге көндә мин унлыкка керүем белән сөенәм. Шулай ук клипларымны югары бәяләүләре өчен бераз горурланып та куйдым (елмая). Казахстан телеканаллары клипларга җитди таләпләр куя. Алар бары тик сыйфатлы клип күрсәтү ягында, – диде җырчы Intertat.ru хәбәрчесенә.   Салават Миннехановның сыйфат ягыннан клиплары берничек тә түбән була алмавын аның иҗаты, эшчәнлеге белән кызыксынып баручылар беләдер. Ул инде берничә ел клиплар төшерү белән мәшгуль. Үзенең командасы, видеомонтаж студиясе бар. Татар җырчыларының шактыена да клип төшереп бирде. Сүз уңаеннан, Салаватның тормыш иптәше Гүзәлем дә “Әйтә алмаган сүзләр” җырына клип белән тиздән “Йолдыз TOP INTERNIONAL” хит-парадында күренә башларга мөмкин. Моңа Гүзәлемнең Салаватның тормыш иптәше булуы, һәм, әлбәттә, клипның яхшы сыйфатта булуы тәэсир итми калмагандыр. Шунысын да әйтеп китик: шушы көннәрдә Казандагы сәүдә үзәкләренең берсендә Салават Миннеханов белән Гүзәлемнең Яңа ел белән котлау сүзләрен Казахстан телеканалына махсус төшерделәр.   Клип дигәннән, берничә көн элек инде үзебезнең “Мәйдан” телеканалында  Салават Миннехановның “Барам, барам” исемле җырына төшерелгән клипның премьерасы булды. Клип аның стиленә бөтенләй охшамаган һәм “Җаным белән ант итәм”нең бөтенләй капма-каршысы. “Барам, барам” җырының көен дә әрмән композиторы Вардан Аракелян язган. Ә сүзләрен Хәмит Мәткәримов иҗат иткән. Клип Балтачның үзендә һәм шушы районның Арбаш, Карадуган авылларында ике көн дәвамында төшерелгән.


Эльза ГАЗИЗОВА

| 25.12.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>