Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Миннән башка аны кем яратыр?

$
0
0
21.03.2016 Хәйрия
Моннан бер ел элек газетабызда “Казанның үз Өмете” дигән язма дөнья күргән иде. Анда эштән кайтканда юл фаҗигасенә очраган Ленар исемле егетнең гомерлеккә инвалид булып калуы, аңа ярдәм кирәклеге турында язган идек. 2012 елның 10 сентябрендә була бу хәл. Эшендә уңышларга ирешеп, сөйгән кызы белән гаилә кору турында хыялланган егетнең дөньясы бер мәлдә асты-өскә килә.
Ленар бик озак вакыт комада ятканнан соң, ниһаять, күзләрен ача. Бу мизгелне ничек көт­кәннәрен якыннары үзләре генә белә. Тик үткәнен онытып, бүген­гене аңламаслык булып уяна ул. Бу хәсрәтләрдән соң күп тә үтми, йөрәк өянәгеннән әтисе үлеп китә. Шулай итеп, тор­мышның бар мәшәкате Ленарның әнисе Роза апаның  кечкенә  иңнәренә өелеп кала.   Әле ярый аларны Ленарның очрашып йөргән кызы ташламый. “Диана кебек кеше башка юктыр ул. Улым да шул кызны яратуы аркасында гына уңай­ланып килә. Инде, Аллага шөкер, хәзер ризыкны үзе йота башлады. Элек зонд аша гына кертә идек. Бу бит – баш мие эшли дигән сүз. Кайбер сорауларга ишарә белән җавап бирә, – ди Роза ханым. – Ана өчен баланың әз генә алга китүе дә зур шатлык. Диана да кулдан килгәннең барысын эшләргә тырыша. “Ленарны минем кебек яратучы башка булмаячак. Бу – минем язмышым. Ленарны калдырып китә алмыйм”, – ди ул. Әлеге кызга егетнең туганнары да, дуслары да соклана. Шул хәтле яратып булыр икән! Улым күзгә генә карап утыра. Диана Ленарны хәтта Кытайга да алып барды, Хезмәт­тәшләре дә ташламый”.    Акча мәсьәләсе – бер хәл, алар дәүләттән тиешле подгузникларны, пеленкаларны да ала алмый интегә икән. “Узган елның апреленнән бирле алмадык. Быел да юк әле. Март аеннан подгузниклар булыр, дип вәгъдә итәләр. Тик һаман көтәбез. Әмма олы шатлыгыбыз булды – фатир алдык”, – ди Роза ханым.   Күп еллар хастаханәдә шәф­кать туташы булып эшләгән Роза Галимуллинага социаль ипотека буенча бер бүлмәле фатир бир­гәннәр. Биредә иркен, 11 катта булса да, лифты да зур. Быел кыш буе урамга чыгып йөргәннәр. Ә бит элек яшәгән тулай торакта андый шартлар булмаган. Шуңа да әлеге гаилә бүгенге тормышына шөкер итеп яши.   Ленар турында беренче язма чыкканчы ук без аларга Казан шәһәрендә эшләүче табиб-ней­ро­хирург Равил Һашим улы Кә­римовка күренергә киңәш иткән идек. “Кулыннан килгәнчә булышты. Аңа мең-мең рәхмәт. Әле хәзер дә киңәшен биреп тора”, – ди Роза апа. Шулай ук газета укучылардан матди ярдәм дә килгән. “Бер белмәгән чит ке­шеләр әле һаман да булыша. Менә шундый игелекле кешеләр алга таба атларга, бирешмәскә көч бирә дә инде”, – ди Галимуллиннар.    Хәбәрләшү өчен Роза ханымның телефон номеры: 89047645341.   Һәркемнең яшәргә хакы бар...   Бервакыт эш бүлмәсенә тартма тоткан бер кыз килеп керде. “Мохтаҗларга акча җыям”, – ди бу. Тик сораган һәркемгә акча биргәнче, әлеге кешенең кем булуын белешергә өйрәнеп киләм. Урамда ярдәм, хәер сорап йөрүчеләр арасында төрлесен күргән бар. Бу очракта да кызның сүзләренә тиз генә ышанасы килмәде.   Ә ул исә үзен шулай каршы алуыма читенсенмичә генә җыел­ган акчаның кая китәсен аңлата башлады. Ниндидер язулар чыгарды. Әлеге волонтер кыз “Право на жизнь” дип аталган хәйрия фондыннан икән. “Безнең фонд 2013 елда эшләп китте. Тирә-ягыбызда шулкадәр мохтаҗ ке­ше­ләр күп. Менә шуларны уйладык та, бераз гына булса да ярдәм итә алмабызмы дип эшли башладык. Фонд җи­тәк­чесе Вадим Мусин да авыру, ятим балаларга булышуны максат итеп куйды, – дип сөйли Ксения. – Урамда тартма күтәреп йөрүемә күпләр сәерсе­неп карый. Кеше хәзер уяуланды. Бик сирәкләр генә язуны да укып тормыйча, акчасын сала. Кайчак юл буендарак урнашкан оешмаларга керәбез. Кайбер җирдә безне аңлыйлар, кемдер куып чыгара. Мохтаҗлар өчен соранып йөрү кыен хәл булса да, без моны йөрәгебез кушканга эшлибез”.   Әлеге фондта тагын өч волонтер кыз хезмәт куя. Әмма башкарган эшләрен исәпли башласаң, зур бер коллективның борынына чиртә алар. Олы йөрәкле, башкалар кайгысын үзенеке итеп алган бу яшьләр, нинди генә кыенлык­лар очраса да, бары тик алга гына барырга өйрәнгән.   Фонд та һәрдаим төрле чараларда катнаша. Ә акчаны үзләре дә эзләп таба, күп кенә оешмалар да күчерә икән. “Без бу акчаның тиененә дә тимибез. Исәп-хисап алып барабыз. Иң мөһиме – Ходай белсен дә башкаларның хәле бераз гына булса да җиңеләйсен иде”, – ди Ксения. Фонд картлар йортларына, ятимнәргә бәхет өлә­шә. Шулай ук матди мөмкин­лекләренә карап, аерым авыру балаларга да булышалар. Мох­таҗлар белән иганәчеләр арасында күпер алар.    Әле шушы көннәрдә генә алар ятим балаларны сөендереп кайтканнар. Яшел Үзән районындагы Норлат балалар йортында тәр­бияләнүче сабыйларны хоккей матчына алып барганнар.   Өлкәннәр турында да онытмыйлар. Саба районында урнашкан картлар йортына барып, күп кенә әби-бабайларның күңелен күреп, күчтәнәч илтеп кайтканнар. “Өлкәннәргә күчтәнәчтән биг­рәк, сөйләшү, аралашу җитми. Алар рәхәтләнеп эч серләрен бушатырга тилмереп утыра. Күбе­сенең үз балалары да бар. Никтер алар әти-әниләре турында уйларга вакыт тапмый. Менә шуларны күргәч, йөрәк әрни”, – ди волонтерлар.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 21.03.2016

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>