Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Ролларны өйдә дә ясап була (РЕЦЕПТ)

$
0
0
21.03.2016 Киңәш-табыш
Хәзер япон рестораннары бик популяр. Рестораннарга йөри торгач, без ирем белән андагы ризык-ларны өйдә әзерләп карарга булдык. (Дөресен әйткәндә, бу эштә Димага мин ярдәмче генә.) Хәзер исә бәйрәмдә дә, атна уртасында да японча тукланып алабыз.
Кирәк: 5 төрем өчен: * стакан ярым түгәрәк дөге; * 2 аш кашыгы дөге серкәсе; * нори (япон суүсемнәре); * маринадланган имбир; * көнҗет (кунжут); * васаби (япон керәне); * соя соусы (берүк арзанын алмагыз — ролл тәменә тәэсире мөһим!); * бамбук тастымал; * ризык тасмасы (пленка).   Дөге пешерәбез: Дөгене 20-25 минутка җылымса суга салып торабыз. Дуршлагта юып, суның агып беткәнен көтәбез. Кәстрүлгә стакан ярым дөге һәм стакан ярым су салабыз һәм, капкачын бераз гына ачып, көчле утка куябыз. (Тоз салмыйбыз.)    Су кайнап чыгу белән, утны киметәбез. 15 минуттан соң, су парга әйләнеп беткәч, дөгенең әзер булуын карыйбыз һәм уттан алып куябыз. Дөгене башка кәстрүлгә бушатабыз да, дөге серкәсе сибеп, агач кашык белән сак кына болгатабыз. Капкач белән каплап, 15 минутка читкә алып куябыз.   (Дөгене дөрес пешерү өчен пропорцияләрне саклау мөһим!)   Кызыл балыклы ролл Эчлек өчен: * җиңелчә тозланган кызыл балык (сөмбаш); * кыяр; * авокадо; * брынза тибындагы сыр; * нори; * кыздырылган көнҗет.   Эш барышы: Балык, кыяр, авокадоны бик юка итмичә тасмалап турыйбыз.    Бер савытка салкын су салабыз (дөгене җәйгәндә кулларны суда чылатып торабыз). Агач такта өстенә бамбук тастымал куеп, норины буйга ике кисәккә бүләбез дә кытыршы ягына кайтарып салабыз. Бер өлеш дөгене шарчык итеп формалаштырабыз да, нори уртасына салып, якынча 5 мм калынлыкта җәябез. Өстенә көнҗет сибәбез.   Ризык тасмасын дөгеле якка «ябыштырганнан» соң, бамбук тастымал ярдәмендә норины икенче ягына әйләндерәбез.    Эчлеген сала башлыйбыз. Нориның буеннан-буена сыр җәябез. Як-ягына, өстенә балык, кыяр һәм авокадо тезеп чыгабыз. Норины төрәбез. Бамбук тастымал белән тыгызлыйбыз. Тасманы алып, ролл төремен өлешләргә турыйбыз.          
Яшелчәле ролл Эчлек өчен: * сыр;  * кыяр; * авокадо.   Эш барышы: Норины кытыршы ягы белән өскә каратып, бамбук тастымалга салабыз һәм бер кырыеннан берникадәр урын калдырып (ул җөй булачак), дөге җәябез. Дөге өстенә сыр, авокадо, кыяр куябыз. Роллның дөгесен эчкә каратып, бамбук тастымал белән тыгызлап төрәбез. Җөйне бераз су белән чылатып ябыштырабыз.   Ролл төремен турыйбыз.                  * Пешеп җитмәгән авокадо кыркурак була. Авокадога баскалап карагыз – кабыгы эчкә бераз батса, өлгергән дигән сүз.   * Имбир роллга тәм өстәү өчен генә кулланылмый. Ул чи балыкта булырга мөмкин бактерияләрдән саклый, ашкайнату системасына ярдәм итә. Өстәвенә, башка төр ролл тәмен татыр өчен, әле генә авыз иткән ролл тәмен «оныттыра».   * Васаби порошогы кайнаган суда (1:1) эретелә. Ролл өстенә бераз гына салына.
Дима ДМИТРИЕВ

--- | 22.07.2015

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>