Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Ульяновск өлкәсендәге һәлакәттә үлүчеләрнең дүртесе дә Татарстанның бер районыннан булган

$
0
0
21.03.2016 Фаҗига
Кичә, 20 мартта, Ульяновск өлкәсендәге юл-транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән дүрт кеше дә Татарстанның Алексеевск районыннан булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ульяновск идарәсеннән хәбәр иткәннәр. "Һәлак булучылар – "Шкода Октавия" машинасының 1984 елгы йөртүчесе һәм аның өч пассажиры (1987 һәм 1948 елгы хатын-кызлар, 1977 елгы ир-ат) – Алексеевск районы Биләр җирлегеннән", – диелә.
Чит ил машинасындагы тагын бер пассажир – 18 яшьлек егет хастаханәдә ята. Аның башы имгәнгән.     Исегезгә төшерәбез, һәлакәт кичә иртән Яңа Малыклы районында Ульяновск – Димитровград – Самара юлының 106 нчы чакрымында була. Ульяновск өлкәсендә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә Татарстаннан дүрт кешенең гомере өзелә. Трассада  Skoda Octavia һәм маршруттагы такси "ГАЗель" машинасы бәрелешкән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре әйтүенчә, Skoda машинасын йөртүче идарәне югалта, каршы як полосага чыга һәм микроавтобус белән бәрелешә. Ульяновск өлкәсендә һәлакәт: Татарстанның 4 кешесе үлгән (ВИДЕО)
---

--- | 21.03.2016

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>