8 февральдә Камал театрының Кече сәхнәсендә Норвегия драматургы Йон Фоссе пьесасы буенча “Җәйнең бер көнендә” спектакленең премьерасы була. Әлеге пьеса Россиядә тәүге мәртәбә куела. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.
Йон Фоссе – танылган Норвегия язучысы, драматург һәм шагыйрь. Аны бөек Хенрик Ибсен белән чагыштыралар, ә әсәрләре бөтен дөнья театрларында куела, шул исәптән Россиядә дә.
“Җәйнең бер көнендә” пьесасы 1999 елны язылган. Аны пьеса дип атау да кыен. Фоссега хас булганча ритмлы проза теле белән иҗат ителгән бу әсәрдә тыныш билгеләре юк, кабатлаулар һәм паузалар күп. Бер үк сүзләрнең һәм җөмләләрнең еш кабатлануы текстның ритмын һәм эмоциональ нигезен тәшкил итәләр. Пьесаның теле, геройларның сөйләме бик гади һәм шул ук вакытта музыкаль дә.
Пьесаның сюжеты катлаулы түгел – героиня, иренең ни өчен аның тормышыннан югалуын аңларга тырышып, яшьлегендә булган вакыйгаларны искә төшерә. һәр кеше тормышында диярлек язмышын төптән үзгәртердәй вакыйгалар була. Алар кабат-кабат үткәннәргә әйләнеп кайтырга, күңелдә таш булып яткан һәм истәлекләр чоңгылына тарткан бик күп сорауларга җавап эзләргә һәм шул хәлләрнең сәбәпләрен анализларга мәҗбүр итәләр.
Спектакльдә нибары 6 персонаж. Фоссеның геройлары исемсез, автор тарафыннан алар бик саран сурәтләнгән - бу кешеләр кемнәр, ни белән шөгыльләнәләр, нинди профессиягә ия – бу турыда һәркемгә үзенә фаразларга кала. Персонажларны гади генә итеп Хатын, Аның дус кызы, Дус кызының ире, Хатын яшьлектә һәм башка шундый исемнәр белән генә билгели автор. ХАТЫН ролендә Татарстанның халык артисткасы Люция Хәмитова. Шулай ук рольләрдә Алсу Каюмова, Ләйсән Фәйзуллина, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Илнур Закиров һәм Алмаз Гәрәев.
Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, әлеге пьесага алынганда: “Юбилеема үз-үземә бүләк ясыйм”, - дип әйткән иде. Пьеса өстендә эшне ул инде 2012 елның көзендә үк башлады. Ә гадәти булмаган бу материал өстендә эш чыннан да үзенчәлекле бара. Режиссер артистлар белән берлектә төрле тренинглар һәм күнегүләр ярдәмендә текстның “асылына” төшенү юлларын эзли.
“Җәйнең бер көнендә” пьесасы үзенчәлекле әсәр, Россиядә ул тәүге мәртәбә куела. Премьера, эксперименталь спектакльләр мәйданына әйләнеп баручы Камал театрының Кече сәхнәсе өчен махсус әзерләнә.
Спектакльнең премьерасы 8, 9, 10 һәм 19 февраль көннәрендә.
в„– |