Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Бүләккә автомобиль кирәк микән? #6175

$
0
0
18.06.2012 Бәйрәм
Елның елында өлкәбездә июньнең беренче шимбәсендә Тольятти шәһәрендә татар халкының милли Сабантуй бәйрәме беренчеләрдән булып үткәрелә. Быел ул аеруча үзенчәлекле булды, чөнки аны тольяттилылар инде егерме бишенче мәртәбә билгеләделәр. Бәйрәмнең Тольяттиның башлангычы булган Идел буендагы Ставрополь шәһәренә 275 яшь тулу уңаеннан шәһәр көнендә үткәрелүе дә аңа ниндидер аерым бер тантаналык өстәде.

Билгеләнгән вакытка Автоградның Идел буенда урнашкан иң яшел аланлыгына халык агыла башлады. Бәйрәмгә яше, карты аерым-аерым да, гаиләләре белән дә килделәр. Күпчелегенең башында бизәкләп чигелгән түбәтәйләр, ак яулыклар. Мондый үзенчәнлек картлар арасында гына түгел, яшьләрдә дә күренә.

Менә бәйрәмне алып баручыларның берсе – телевидениедәге “Фан клуб” тапшыруы комментаторы һәм “Спортивное обозрение” газетасының редакторы Валерий Мальков, атка атланып Сабантуй мәйданын әйләнеп чыкканнан соң, бәйрәм ачу тантанасы башлануын хәбәр итте.

Сабантуйга килгән мөхтәрәм кунакларны татар гадәте буенча бавырсак белән сыйлап каршы алганнан соң, аларны да ак атлар җигелгән борынгы фаэтоннарга утыртып, мәйдан буйлап зур сәхнә янына алып киттеләр. Бу Тольяттиның яңа башлыгы Сергей Андреевка, Дәүләт һәм Губерна Думалары депутатлары Екатерина Кузьмичевага, Александр Дроботовка, Татарстанның Чистай шәһәре җитәкчесе Илдус Әхмәтҗановка, өлкә һәм күрше шәһәрләрнең җитәкчеләренә карата үзенә күрә бер ихтирам күрсәтү булды.

Сәхнәдән бәйрәм уңаеннан котлаулар, тәбрикләүләр, матур теләкләр яңгырады. Татарстан вәкиле Илдус Әхмәтҗанов тольяттилыларга Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү сүзләрен дә җиткерде.

Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рәшит Нурмөхәммәтов моннан 25 ел элек, 1987 елның июнендә беренче Сабантуй бәйрәмен оештыручыларга - Шамил Гайнулловка, Исмәгыйль Әминевка, Нурмөхәммәт Ярмиевка Мактау грамоталары тапшырды.

Нәкъ шушы милли хәрәкәт ветераннарының берсенә - Тольятти Сабантуйларында күп еллар буе көрәш бәйгеләрен үткәрүдә актив катнашучы Шамил ага Гайнулловка быелгы 25нче юбилей Сабан туеның әләмен күтәрү хокукы да бирелде. Берничә минуттан бәйрәмнең башлануын хәбәр итеп, Сабантуй әләме мәйдан өстендә җилферди дә башлады.

Сабан туйны ачу тантанасыннан соң, күптәнге традиция буенча ат чабышлары үткәрелде. Быел да үткән еллардагыча ике заезд булып, һәркайсында дүртәр чабышкы катнашты. Һәр заезддан финалга икешәр ат чыкты. Җайдак кызларның кайберәүләренең исемнәре таныш иде. Шулардан Ставрополь районының “Белозерский” хуҗалыгыннан “Гречанка” кушаматлы атта беренчелекне Ирина Савельева яулады. Анна Дерий һәм Ксения Моисеева икенче һәм өченче урыннарга чыктылар.

Оештыручыларның шәһәр шартларында ат чабышлары үткәрүләре мактауга лаеклы күренеш, әлбәттә. Шулай да атларга милләттәшләребез тарафыннан игътибар җитешеп бетми шул әле. Бу турыда без үткән Сабантуйдан соң да язып чыккан идек, хәзер дә кабатларга туры килә. Быел июльдә атаклы Гали авылында беренче Бөтенроссия ат чабышлары бәйгесе үткәрелгәннән соң, хәл яхшы якка үзгәрмәсме икән? Әнә Самарада да, иске ипподром ябылса да, яңасы төзеләчәге турында сүзләр йөри. Чабышкылар үрчетү белән шөгыльләнүчеләр дә, бәлки, табылыр әле. Бигрәк тә татарларыбыз арасында.

Ат чабышлары тәмамлануга бөтен мәйданчыкларда төрледән-төрле спорт ярышлары, милли уеннар башланып китте. Анда бигрәк тә бала-чага бик теләп катнашты. Көянтәгә чиләкләр асып су ташу, кашыкка күкәй салып йөгерү, күзләрне томалаган килеш чүлмәк вату, үзара аркан тартышу, капчык белән сугышу дисеңме, берсе дә онытылмаган иде.

Берничә ел үткәрелмичә торганнан соң, яңадан Сабан туе мәйданына куелган 25 метр биеклегендәге багана башына менү күпләрдә зур кызыксыну уятты. Оештыручылар әле бу бәйгене игълан итәргә дә өлгермәгәннәр иде, ике-өч егет баганага менеп тә өлгерделәр. Шуларның берсе – Татар Выселкие авылында машина йөртүче булып эшләүче Тәлгать Сафиуллов белән бераз сөйләшеп тә алдык.

- Миңа приз кирәкми, үземне сынап карыйсым килгән иде. Булдырдым ич, - диде ул баганадан төшкәч.

Шактый көч һәм булдыклылык таләп иткән ярышта катнашырга барлыгы 18 кеше теләк белдерде. Шуларның тик алтысына гына багана башына менеп җитәргә насыйп булды. Ә иң тиз үрмәләүчеләр исемлегенә багана башына 33 секунд эчендә менеп җиткән Марат Иваев, аңардан бары ике секундка гына калышкан Геннадий Әбүзәров, 55 секунд вакыт белән өченче урынга чыккан Абдул Муминов кертелде. Әлбәттә инде, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр бирелде. Ике кулга икешәр потлы герләр күтәрүдә Игорь Тихоновка тиңнәр табылмады. Ул герләрне 95 тапкыр баш өстенә күтәреп беренчелекне яулады.

Шома агач өстенә утырып капчык белән сугышу уены да үзенә күп тамашачыны җыйган иде. Миңа Тольяттиның машина төзү көллиятендә укучы яшүсмер Марат Хәмитовның ничек оста итеп бер-бер артлы үзенең биш көндәшен бәреп төшерүен карап торырга туры килде. Бик тә кызык икән ул, капчык сугышы дигәннәре.

Бу көнне бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр берьюлы ике сәхнәдә татар музыкасы, җыры яңгырады, күмәк биюләр башкарылды. Төп сәхнәдән танылган сәхнә осталары (Тольяттиның үзеннән, Самарадан, Казаннан, Чистайдан) чыгыш ясасалар, икенче сәхнә тулысынча тамашачының үзенә бирелгән иде. Монда балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә булдыклыкларын күрсәттеләр, җырга, музыкага кушылып иртәдән кичкә кадәр бер туктаусыз биеделәр. Шулар арасында мин танышларымны да очраттым: берсе – кечкенә җырчы Азат Зәйдуллин булса, икенчесе гомерлек җырчы Мәсгут Хәйбуллин иде. Бу сәнгать яратучылар җыр дигәндә бөтен дөньяларын да оныта торган кешеләр. Ә Мәсгут әфәнде һәр елны үз акчасына Сабан туеның иң төп призы – сарык тәкәсен дә бүләккә әзерли икән. Быел да ул бу традициягә тугры булып калган.

Үткән елгы Сабан туенда Тольяттида көрәш батырларына автомобиль бирелмәгән иде. Шул сарык тәкәсен алу өчен генә дә күпләр бөтен булдыклыкларын җигеп көрәштеләр, хәрәмләшү очраклары да күренмәгән иде. Ә быел оештыручылар абсолют батырга бүләккә LADA GRANTA автомобилен әзерләп куйганнар. Аның өчен көрәш 100 килограмм һәм аннан да югарырак үлчәү категориясендәге көрәшчеләр арасында беренче минутлардан ук кискен булды, һәм бу киеренкелек бәйгенең ахырына кадәр дәвам итте. 100 килограммнан артыграк үлчәү категориясендәге ике баһадир - Тольяттидан Максим Зимин һәм Ижевскидан Таһир Хуҗагалиев финалда үзара көч сынаштылар. Ниһаять, бәйге 2010 елгы дөнья чемпионы, 2010 һәм 2011 елгы Тольятти Сабантуйлары батыры Таһир Хуҗагалиевның җиңүе белән тәмамланды. Ә аңа алга таба абсолют батыр исеменә һәм автомобиль белән сарык тәкәсенә ия булу өчен 100 килограмм авырлыктагы категориядә җиңүче Павел Чилингаров белән көч сынашырга кирәк иде. Күпләр Таһирның Павелны бик ансат җиңәчәгенә ышансалар да, бу алай булып чыкмады. Максим Зимин белән көрәштә күп көч куйган Таһир Хуҗагалиевка бу юлы бәхет елмаймады. Ул 20 минут дәвамында барган бил алышуда очколар буенча 2:0, 4:0, 5:2, 6:4 исәбе белән алда барса да, көрәшнең соңгы минутларында исәп тигезләште. Ә соңыннан Таһир 7:6 исәбе белән бәйгене оттырды. Көрәшне оештыручы судьялар тарафыннан бернинди дә хәрәмләшү булмады дисәләр дә, күңелдә барыбер ниндидер төер калды кебек.

Шуңа да урынлы сорау туа: безнең Сабантуйларда батырга машина бирү кирәкме икән?

Кем белә бит, бәлки кирәктер дә. Быелгы Тольятти Сабан туенда 118 көрәшче катнашуы милли көрәшнең популярлыгы турында сөйләмимени?

 

Моннан 25 ел элек беренче Тольятти Сабан туен оештыручылар - Нурмөхәммәт ЯРМИЕВ (сулдан уңга), Исмәгыйль ӘМИНЕВ, Шамил ГАЙНУЛЛОВ.

Тольятти шәһәре мэры Сергей АНДРЕЕВ (уңнан сулга) һәм татар милли автономиясе җитәкчесе Рәшит НУРМӨХӘММӘТОВ.

Югарыдагы рәсемдә абсолют батыр - Павел ЧИЛИНГАРОВ.

 

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре. 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН

№26 | 16.06.2012

Мурат Гайсин: “Рөхсәтсез җыр алганым юк” #6176

$
0
0
18.06.2012 Шоу-бизнес
Ниһаять, аның хыялы да тормышка аша. Йолдызларда гитарист булып йөргән, шактый популяр җырлар авторы Мурат Гайсинның тәүге «Ярны ташламагыз» альбомы дөнья күрде. “Барс Рекодс” продюсерлык үзәгенә чираттагы иҗат җимешен сатарга килгән егеткә продюсерлар әлеге җырны үзенә яздырып карага тәкъдим итә... Менә ул бәхетле очрак. Һәм сүнеп барган өметнең яңадан уянып, хыялларның тормышка ашкан чагы.

Хәзер Муратны сәхнәгә ныклы адымнар белән килүче өметле җырчы һәм талантлы композитор дип әйтергә була. Дүрт телдә җырлаучы егеткә бу язда 25 яшь тулды. 25 яшьлек җырчы хакында нәрсә әйтеп була? Билгеле, әле аңа халык мәхәббәте, ирешкән уңышлар хакында сөйләргә иртәрәк. Шуңа күрә без бүген вакытны ашыктырмыйча, яшь җырчының гаилә хәле, мәхәббәт тарихы, Башкортстан һәм Татарстан шоу-бизнесында үз урынын эзләве һәм, әлбәттә, иҗат хакында сөйләшербез.

 

- Мурат, сине якыннан белмәүчеләр, сиңа танылу бик тиз килде, ди...

 

- Бу һәрвакыт шулай. Кешенеке бик тиз һәм җиңел килеп чыга кебек. Тик чынлыкта бу алай түгел.

 

- Танырга кирәк, “Барс Рекодс” прдюсерлык үзәгенә килгәч кенә, син массовкада йөрүче музыкантлардан аерылдың. Үз карьераңны төзү куйган максат идеме? Әллә очраклы хәл булдымы?

 

- Яшермим, күпчелек музыка белән шөгыльләнергә теләгән яшьләрнеке кебек үк, минем дә “Барс Рекодс”ка эләгү татлы хыялым иде. Мин Башкортстанда туып үскән. Карьерамны да анда башлап карадым. Шактый вакыт сәхнәдә үз урынымны эзләдем. Ачыктан-ачык сөйләшсәк, шуны да әйтик, хәзер шоу-бизнеста ялгызыңа гына күтәрелү бик кыен. Мин дә моның белән очраштым. Үз карьерамны төзү хыял да, максат та булгандыр. Тик мин аңа барганда, бик күп киртәләргә очрап, әзрәк суына да башлаган идем. Тик Ходай барысын да үз вакыты белән җибәрә. Һәм ул вакыт миңа да җитте.

 

- Ни рәвешле булды ул хәл?

 

- Башкортстанда “Шәрык” радиосы үзенең зур концертларын оештыра иде. Ә мин шул радиода алып баручы булып эшләдем. Һәм шул “Шәрык шоу”га Рәсим Низамов белән Гүзәл Уразова да чакырулы иде. Алар ике музыкантны ошатуларын әйттеләр. Берсе мин идем... Шул рәвешле, Гүзәл Уразовада эшли башладым. Концерт-гастрольләрдә йөрдек. Казанны мин шул вакытта тагын да якыннанрак белдем.

 

- Уразова труппасында эшләгән ике ел хакында ни диярсең?

 

- Төрле вакыт булды. Тулаем алганда, тәҗрибә туплау өчен яхшы вакыт булды дисәм, ялгышмам.

 

- Тормыш иптәшең белән дә шундый концертларның берсендә танышуыңны беләм...

 

- Әйе. Тормышта кызык хәлләр еш була бит. Менә безнең танышу да шулайрак булды. Апасы аңа “гитарист малайга карале, чибәр күренә”, дип, мине күрсәткән. Ул мине Интернетта табып, хат язды. Мин җавап бирдем, аралаша башладык.

 

- Озак күрешмәдегез дә бугай...

 

- Биш тапкыр очраштык. Алтынчысында өйләнештек.

 

- Курыкмадыңмы?

 

- Юк. Мин үземнең гаиләле кеше булырга тиешлегемне тоя идем. Билгеле, моңарчы да очрашкан кызлар шактый иде. Алардан аерылып, тормыш иптәшемне генә сайладым. Кайсы белән характерларыбыз туры килмәде, кайсы гастрольләргә йөрүне кабул итә алмый иде. Һәр матур мәхәббәтнең “никах”, “туй” дигән тукталышлары булырга тиеш. Бер-беребезгә туры килгәнебезне аңладык та, өйләнешәсе иттек. Нигә сузып йөрергә?

 

- Быел икегез дә дипломлы белгечләр буласыз бугай?

 

- Әйе. Бу ел – безнең өчен бик җитди ел. Икебез дә югары белем алып чыгабыз, дипломлы белгечләр булырбыз. Тормыш иптәшем - балалар табибы, мин - җырчы.

 

- Мурат, сезнең гаиләдә аңлашылмаучылык нәрсәдән чыгарга мөмкин?

 

- Көнләшүдән. Бүгенгә бу безнең иң зур проблемабыз. Бәлки, вакыт белән хисләр сыналгач, бу аңлашылмаучанлык басылыр. Без моның белән көрәшәбез инде. Тик әлегә хатыным миннән үлеп көнләшә.

 

- Сәбәп бирәсеңдер?

 

- Бәлки, аңа шулай тоеладыр. Мин дуслар белән еш аралашам, төнге клубларда чыгыш ясаган вакытлар була. Менә шулар дә сәбәп була инде.

 

- Гаиләгез ишәергә тормыймы әле?

 

- Әлегә юк. Тик һәр гаилә кебек үк без дә җаныем белән бу хакта хыялланабыз. Һәр бала үз вакыты, үз ризыгы белән килә бит. Ходай кайчан насыйп итә, шулчак алып кайтырбыз.

 

- Мурат, гаилә хакында сүз чыккач, балачакка да кайтыйк инде. Әниең белән генә үскәнне ишетеп беләм...

 

- Әйе, миңа тугыз, апага унтугыз яшьтә без әни белән генә калдык. Төрле чаклар булды. Матди яктан бик авыр вакытлар да булгалады. Тик әни беркайчан да сыгылмады. Ул тормышын безгә, балаларына гына багышлады. Үзе кияүгә чыгарга, үз тормышын корырга уйламады. Ул хәзер дә без дип яши. Вакыт чыгу белән, Уфага, әни янына кайтабыз. Ә туган көнемә ул үзе безнең янга, Казанга килде. Бу минем өчен иң зур бүләк булды.

 

- Мурат, син җырлау, көйләр язудан тыш, баянда, татар кураенда, гитарада уйныйсың. Мөгаен, гаиләңдә иҗади кешеләр күп булгандыр?

 

- Татар, башкорт халкы җыр-моңга гашыйк бит алар. Бездә дә әни җырлый, әти гармунда уйный торган булган. Ә апам Гөлшат Гайсина Башкортстанның милли яшьләр театрының популяр артисткасы. Аннан, әнкәй мине кечкенә чагымнан ук музыка мәктәбенә бирде.

 

- Алайса, син мәктәпнең җырчы сандугачы булгансыңдыр?

 

- Юк. Мәктәптә минем җырлавымны бары тик чыгарылыш сыйныфларда гына белделәр. Дөресен генә әйткәндә, мин беркайчан да укытучының яраткан укучысы булмадым, башкисәр малай идем мин.

 

- Синең яңа җырларың арасында “Гафу ит мине” җыры бар. Әлеге җыр Башкортстанда шактый популяр бугай. Нигә аны репертуарыңа аласы иттең? Бер җырны берничә җырчы башкарганда, гадәттә, конфликтлар килеп чыга. Синең мондый хәлләргә юлыкканың юкмы?

 

- Андый- мондый җырчы булып китсәм, шушы җырны үзем дә башкарып карар идем, дигән теләгем бар иде. Бу җыр миңа бик ошый иде. Башкортстанда радиода эшләгәндә, мин аны эфирга бик теләп бирә идем. Чыннан да, тугандаш республикада әлеге җырны Рөстәм Гыйззәтуллин дигән бик популяр җырчы башкара. Җырны яздырганчы аңардан рөхсәт алдым. Ә бездә аны Рафаэль абый Латыйпов да башкара икән. Аның белән дә сөйләштек, берсе дә каршы килмәде. Рөхсәтсз җыр алганым юк. Мондый низаглар җырчылар бер-берсенә һәм авторга әйтмичә җырны алып җырлый башлаганда чыга. Минем, Аллага шөкер, андый хәлләргә юлыкканым юк.

 

- Берәр җырның язылу тарихына тукталыйк әле...

 

- Яңа җырлардан Ландыш башкаруында “Үп мине” җыры бар. Мин аны Казаннан Башкортстанга кайтканда яздым. Беренче ноталарыннан ук әлеге җырның “холкы”, “язмышы” күзалдымнан үтте. Мин аны бары тик Ландыш башкаруында гына күрдем. Музыка да аның стилендә иҗат ителде. Тыйнаклык булмаса да, шунысын әйтим, мин бу җырның сүзләрен күргәнче үк әлеге җырның уңышлы буласына шикләнмәдем.

 

- Җырлар юлларда туа, димәк?

 

- Төрле вакыт була. Соңгы вакытта языйм диеп махсус та утыргалыйм. Иң мөһиме – илһам килгән чакны тота белү. Ул, кагыйдә буларак, тынычлыкта, үзең белән үзең калганда килә. Моны аңлатып булмый, бу космос белән бәйле дип тоям. Ә кайвакыт җырлар төшкә дә керә. Бервакыт, төшемдә Булат Нигматуллинның сәхнәдә минем җырны башкаруын күрдем. Оранжировкасы да ничек яхшы булган, ә зал ничек ошата дип, сөенеп карап торам икән. Торуга язып куярмын дип, иренеп, кәгазьгә төшерми калам. Ә иртән ул көйнең инде эзе дә юк.

- Тәүге альбомың дөнья күрде...

 

- Әйе, мин аны хыялларга батып 5 ел көттем. Хәзер бик бәхетле көннәрем. Дебют альбомыма “Ярны ташламагыз” дигән исем бирергә булдык, чөнки тамашачы каршына мин шушы җыр белән чыктым дисәк тә була. Әлеге җыентыкка 16 җыр керә. Л.Гыймаева, И. Нәгыймова, А.Шәрәфетдиновалар белән дуэтлар да бар. Альбомның яртысы үзем иҗат иткән җырлар булса, калган яртысы башка авторлардан. Репертуарыма башка авторларның иҗат җимешләрен дә алырга тырышам. Бөртөрлелек белән тамашачы күңелен күрә алмаудан куркам. Әле альбомны тамашачы ошатуына бик өметләнәм. Алып тыңлап карагач, үз фикерләрен дә белдерүләрен бик көтәм.

 

- Мурат, 20-30 елдан киләчәгең хакында уйлаганың бармы?

 

-  Әзрәк карьерымны җайга салгач, аспирантурага керергә хыялым бар. Ә олыгайгач, фән белән шөгыльләнергә, музыка белгечлеге буенча укытырга да мөмкин булыр иде. Билгеле әлегә бу хыяооар гына. Моның өчен зур көч куясын мин яхшы аңлый.

 

 

 

1

 

 

2


Лилия КАДЫЙРОВА

№ |

Никахмы, «никак»мы? #6177

$
0
0
18.06.2012 Җәмгыять
Әрмәнгә кияүгә чыгып кыз үстергән таныш марҗа хатынның бердәнбере татар егетенә кияүгә чыкты. Егет ягының никах мәҗлесе уздырасын белгәч: «Там какой-то «никак» будет еще у них», – дип көне буе кайгырып йөрде танышым. Аның никахны әллә уйнап, әллә уйлап «никак» дип атавыннан көлке дә, кызганыч та булып китте. Кызының баласы тугач та, мулладан исем куштырыласын белде рус хатыны. «Какая она татарка, зачем ей это?» – дип ризасызлыгын белдерде.

Татарча да, русча да бер яңгыраган Алина исемен барыбер мулла кушты оныгына. Бу мисалдагы яшь пар турында әлегә әллә ни сөйләшеп булмый. Аларның яшиселәре алда, бәлкем алардан да яхшы яшәүче булмас. Максатым – катнаш гаилә төзеп гомерләренең көзләренә җитүчеләр турында язу иде.

 

Катнаш гаиләләр бүгенге көн күренеше кебек тоелса да, аларның элек тә булганлыгы беркемгә дә сер түгел.

 

Катнаш гаилә №1

 

Сабир бабай (исеме үзгәртелде) сугыштан украинка хатын алып кайта. Ун бала үстерәләр алар. Гомер буе татар авылында яшәп, татарлардан да матуррак итеп татарча сөйләшергә өйрәнә Галина түти. Кызларын татарга кияүгә бирә, малаен татар кызына өйләндерә. Бер кызлары руска кияүгә чыгам дигәч: «Кызымны руска бирергә дип үстермәдем», – дип тарткалаша әле. Бу кызы барыбер руска кияүгә чыга. Ни гаҗәп, бер авыз сүз татарча белмәгән рус кияүләре, бер-ике елдан татарча такылдап тора башлый. Инде Сабир бабай белән Галина әби күптән вафат булсалар да, аларның балалары, оныклары, оныкчыклары бергә җыелышсалар, татарча гына сөйләшеп, җырлашып-биешеп бердәм яши бүгенге көндә дә.

 

Катнаш гаилә №2

 

Харис абыйның әти-әнисе колхозлашу чорларында Себер якларына күчеп китешли, бер рус авылында төпләнеп калалар. Рус авылында туып, шунда үскәч, балалары руслашканга әллә ни игътибар бирми ата-ана. Малайлары Харис рус кызына өйләнә, ике кызлары да рус егетенә кияүгә чыга. Шул Харис абыйның марҗадан туган ике бөртек баласы шул тиклем руслашалар ки, картайган көнендә, үз әтиләре алар өчен «недорезанный татарин»га әйләнә. Тамырларында татар каны агуы турында уйлап та карамый аның балалары. Балаларыннан ишеткән мондый авыр сүзләргә чыдамый Харис абый. Аны суелган килеш бакчалары яныннан агучы инеш буенда табалар. Ул үз-үзенә кул сала.

 

Катнаш гаилә №3

 

Шәйхетдин абый белән Зина апа безнең авылга Белоруссиядән кайттылар. Икесе дә олы яшьтә. Бездән бер-ике өй аркылы торган иске генә өй сатып алып, аны ялт иттереп ремонтлап шунда яши башладылар. Ниндидер гаепләре бар кешеләр кебек, кеше белән бик аралашмыйча гына көн күрде алар. Җәен бакча үстерделәр. Шәйхетдин абый телевизорлар төзәтә, балыкка йөри иде. Күренеп тора, гади генә кеше түгел абзабыз. Аныкы кебек гөрелдәп чыккан тавыш гаскәриләрдә генә була. Дөрестән дә, ул сугышлар кичкән полковник булып чыкты. Чыгышы белән безнең якныкы. Ике баласы белән хатынын калдырып Бөек Ватан сугышына китә ул. Сугыш бетәр алдыннан гына Зина апа белән яңа гаилә төзеп, Белоруссиядә гаскәри хезмәттә гомерен уздыра. Балалары булмый аларның. Туган якларына үләргә дип кенә кайта ул. Кышның салкын гыйнвар аенда дөнья куя Шәйхетдин абый. Тау башында ике генә коммунист күмелгән каберлеккә җирләргә кушкан була үзен. Шунда җирләп, кырыкларын уздыргач, Зина апа үз якларына китеп барды. Сәламәтлеге булганда, ел саен кайтып, каберен карап торды тормыш иптәшенең.

 

Катнаш гаилә №4

 

Минем әни ягыннан әбием белән бабам, узган гасырның утызынчы елларында, Башкортстан ягыннан килеп, Бөгелмә ягындагы чеп-чи рус авылында гомер кичерәләр. Әни сөйләвенчә, әби белән бабай, руслар белән катнашып гаилә төзүләрне зур гөнаһка санап, аларны кечкенәдән куркытып үстерәләр. Бер татар баласы булмаган рус мәктәбендә белем алсалар да, яшьлекләрен рус мохитендә уздырсалар да, алардан татарлар дип көлүче дә, мыскыллаучы да булмаган. Өлкән абзыйлары гына рус кызына гашыйк булып башын югалта яза. Ләкин әби белән бабай шул тиклем каршы торалар, абыйларына мәхәббәте Варядан ваз кичәргә туры килә. Татар егетен бик нык яраткан Варя, аңа үч итеп, сугыш елларында Ленинградтан килеп буй житкергән яһүд егетенә кияүгә чыга һәм авылдан китә. Бер елдан, яһүдтән туган баласын күтәреп, чибәр Варя авылга кайтып егыла. Яһүд гаиләсе рус кызын кабул итмәгән булып чыга.

 

Шушы дүрт гаилә тарихына тагын меңне өстәп язсаң да, гыйбрәт өчен күп булмас иде кебек. Бу гаиләләрнең уңышлыларын да, уңышсызларын да бик үк тирәннәрдә яткан сәбәпләрдән чыгып анализлыйсы килми. Мин санап киткән катнаш гаиләләрнең дүрт төрле язмышка дучар булуы, минемчә, хисләр тирәнлегендә. Бәлки бу бик гади аңлатма бирү булыр. Ләкин һәр гаилә мәхәббәт хисенә корылган булырга тиеш. Әгәр мәхәббәте чын булмаса, Галина әби ничә еллар буе инвалид ирен карап татар авылында гомер кичерер идеме? Минск шәһәрендәге уңайлыклары булган фатирын калдырып, Зинаида апа карт полковник иренә ияреп, аны соңгы юлга озатыр өчен генә, сигез ел гомерен татар авылында уздырыр идеме? Чын хисләргә корылган булса, Харис абый гаиләсендә мондый аяныч хәл булмас иде. Аның татар икәнлеген яратып кабул итәрләр иде. Бергә булсалар, әниемнең абыйсы белән Варяның язмышлары кайсы якка борылыр иде икән? Әйтүе кыен. Әмма шунысы хак – бу мисалларда уйланырга урын бар.


Гөлфия СОЛТАНОВА

№ |

Камчы ярдәм итәрме? #6178

$
0
0
18.06.2012 Сәясәт
Россиядә миграция сәясәте кырысланырга мөмкин. Ил Президенты Владимир Путин Миграция хезмәте башлыгы Константин Ромодановскийга чит илдән килгән кешеләр генә түгел, Россия халкы турында онытмаска кушты. Ул дәү­ләт миграция сәясәтенең 2025 елга кадәрге концепциясен раслаган инде. Мәсьәләне камчы белән генә хәл итеп булырмы?

Шакир ЯҺУДИН, Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе:

– Мигрантлар кирәкме? Әлбәттә, бер караганда, барысын да үз көчебез белән генә башкарып, беренче чиратта үзебезнең халыкка эш урыннарын булдыру, салымнарны да үзебездә калдыру яхшы булыр иде. Кызганыч, әмма бездә эшче көч җитми. Шуңа күрә, ми­немчә, чит ил­ләрдән бары һөнәре булган кешеләрне генә җәлеп итәргә кирәк. Ә бүген безгә читтән килгәннәр арасында әллә кемнәр бар. Авырулар да, тәртипсезләре дә, бернинди һөнәре булмаганнары да ки­лә һәм алар күпмедер дәрә­җәдә җәмгыять өчен куркыныч тудыралар. Андыйлар үзебездә дә аз түгел бит. Безгә һөнәре булган, закон кушканны үти торган кешеләр килергә тиеш. Икенчедән, мигрантларны эшкә алган затларның җаваплылыгын арттырырга ки­рәк. Әлбәттә, дәүләт үз вакытында бу мәсьәләне хәл итү өчен тиешле чаралар күрмә­де. Миграция юнәлеше генә түгел, башка өлкәләрдә дә җитешсезлекләр җитәрлек. Әмма вәзгыятьне төзәтмичә дә булмый. Тик дәүләт административ чаралар гына күрә ала. Ә тәрбия һәм әхлак мәсь­әләләре бер читтә кала. Кая анда чит илдән килүчеләр, үзебездәге­ләр белән дә андый эш алып барылмый бит.

Магъруф ХАДЖИЕВ, мәшгульлек һәм иммиграция агентлыгы җитәкчесе:

– Әгәр, законнарны кырысландыру илгә мигрантларны кертмәүгә генә кайтып кала икән, бу Россия икътисады өчен коточкыч хәл булачак. Бу көннәрдә без Түбән Кама һәм Чаллыда йөрибез. Беләсезме, монда күпме эшче кирәк?! Автобуслар тик тора, чөнки руль артына утыртырга кеше юк. Ә инде законнарны үтәмәгән өчен кырысрак җәзалар кү­релсә, төрле рөхсәт кәгазь­лә­рен уңга-сулга таратучы түрә­ләрне җавапка тартсалар, бу очракта канундагы үзгәрешләрнең файдасы да булачак. Беләсезме, эш бирүчеләр дә, чит илдән килгән мигрантларның да закон бозасы килми. Әмма моның өчен аларга шарт­лар тудырырга, заман та­ләплә­ренә туры килә торган кагыйдәләр булдырырга ки­рәк. Анысы өчен, күрәсең, вакыт кирәктер. Әгәр мигрантлар алдакчылар кулына эләкми икән, барысы да тәртиптә булачак.

Равил ВАХИТОВ, Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе:

– Законның ни дәрәҗәдә файдалы булуы аны тормышка ашыручыларга бәйле. Ә ­миграция мәсьәләләре барлык илләрдә дә һәрвакыт көн кадагында тора. Кешеләр һәрвакыт бер урыннан икен­че­сенә күчеп йөриләр бит. Бөтен кешелек тарихы шундый булган. Әмма чит илдән теләсә-кем түгел, ә һөнәре булган, биредәге тормыш шартларын кабул иткән, закон кушканны үтәгән кешеләр килергә тиеш. Ә инде барлык проблемаларда мигрантларны гаепләү белән бөтенләй килешеп булмый. Эшлисе килгән кеше эшне һәрвакыт таба ул.

Айдар МӨХӘММӘТҖАНОВ, тарих укытучысы:

– Мигрантлар – элеккеге СССРдан калган проблема ул. Элек, күбрәк акча эшләү те­ләге белән, безнең халык шахта булган якларга агылса, бү­ген БДБ илләрендә яшәү­че­ләр, шундый ук максат бе­лән, Россиягә килә. Киләләр, тик аларны көтеп торучы гына юк. Әнә шуның аркасында миллионлаган кешедән торган һәм беркем тарафыннан да идарә ителмәүче куркыныч армия барлыкка килә. Күрә­сең, тү­рәләр, законны кы­рысланды­рып, әнә шул мәсь­әлә­не хәл итмәкчедер. Тик барысы ул законны тормышка ашыручылардан тора. Әгәр ришвәт бирү рәсми рәвештә рөхсәт кәгазе алудан күпкә җиңелрәк икән, ул закон ничек үтәлсен инде! Димәк, теге армия зурая гына барачак. Ә аннары нәрсә булыр? 




№118-120 | 16.06.2012

Эстониядә Балтыйк буе илләренең гомуми Сабантуе үтте (ФОТО) #6179

$
0
0
18.06.2012 Милләт
Бу көннәрдә татар-башкорт дөньясында халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйлары гөрли. Быел беренче тапкыр Балтыйк буе илләренең гомуми Сабантуе Эстониятең Нарва шәһәрендә узды. Сезнең игътибарга шушы бәйрәм тәкъдим итәбез.

 

 

 

 

 

 

Фото №1

 Фото №2

 Фото №3

 Фото №4

 Фото №5

 Фото №6

 Фото №7

 Фото №8

 Фото №9

 Фото №10

 Фото №11

 Фото №12

 Фото №13

 Фото №14

 Фото №15

 Фото №16

 Фото №17

 Фото №18

 Фото №19

 Фото №20

 Фото №21

 Фото №22

 Фото №23

 Фото №24

 Фото №25 

 

Рәмил КАДЫРОВ фотолары 


---

№--- | 18.06.2012

Марсель Сәлимҗанов (“Исемнәре исемдә” рубрикасы) #6180

$
0
0
19.06.2012 Мәдәният
Мин бу даһи режиссер турында күп яздым. Тагын язам. Киләчәктә дә кулыма каләм тота алганда язачакмын. Бу минем бурычым. Әгәр дә юлымда Марсель очрамаса, мин бүгенге зурлауларга, белмим, ирешә алган булыр идемме икән.

Язар идем, әлбәттә. Ходай миңа шундый язмыш бүләк иткән. Ләкин язучы-драматург буларак үсәр өчен, җитлегер-чыныгыр өчен, Ходай биргән сәләтемнең ачылуы өчен янымда талантлы кешенең булуы кирәк булган. Режиссерлар, гадәттә, үзләрен драматурглардан акыллырак, сәләтлерәк дип саныйлар. Чөнки аларның театры бар. Теләсә сине куя, теләмәсә – юк. Ул миңа бер генә тапкыр да түбәнсетеп карамады, бәгъзе бер режиссер кебек «Мин сиңа ышанмыйм» дип мине рәнҗетмәде – һәрвакыт үзенә тиң санады. Асылда без тиңнәр түгел идек. Ул күпкә миннән белемлерәк, театрда үскән малай, аның серләрен белә. Аннары, ул спортсмен – ярышырга, җиңәргә өйрәнгән егет. Теләсә кайсы начальник белән курыкмыйча сөйләшә, бернинди комплексы юк. Иректә, үз сүзен сөйләп үскән. Мин куркытылган, мескенлекне яшәү формасы итеп кабул иткән авыл кешеләренең малае. Чукып карга булмассың, укып мулла булмассың дигән мокытлар мәкалендә тәрбияләнгән. Дөрес, холкымда бабайлардан килгән әтәчлек бар, чирәм җирләрдә зимагурлыкта йөреп бераз шомарган да, Мәскәүдә укып белем дә эстәгән, әмма барыбер юнылмаган агач, ышкылмаган такта. Һәм нәтиҗәдә без тигезләштек. Марсель мине үз дәрәҗәсенә күтәрде. Хәтта бервакыт минем популярлык аның данына күләгә дә төшерә башлады. Мине аңардан артыграк мактый башладылар. Хәтта Разил Вәлиев шигырь язып, «Г.Камал исемендәге Миңнуллин театры», дип Марсельне читтәрәк калдырды. Марсельгә бу ошап ук җитмәде, миңа моны сиздерде. Әмма акыллы кеше буларак, мөнәсәбәтләрне кискенләштермәде. Мин дә уңышлардан башын югалтучы ахмак түгел, аның бөеклеген күңелем һәм акылым белән танырга өйрәнгән кеше. Вафатына берничә айлар калганда без аның белән ачыктан-ачык эч серләребезне бүлештек. Норлатта Фатыйх Сәүбәнович Сибагатуллинның кунак йортында икәү генә калып төне буе сөйләшеп чыктык. Бу безнең беренче һәм соңгы тапкыр җаныбызны ачып сөйләшү иде. Марсель яшертен холыклы булмаса да, тиз генә чишелеп китә торган шыр ачык кеше түгел иде. Минем уйлавымча, ул күпләр белән аралашып, дуслашып яшәсә дә, җанын ачып сөйләшерлек дусты юк иде шикелле. Ни сәбәптәндер кешеләрне күңел дөньясына кертергә ашыкмый, ул-бу булса, вөҗдан газабы кичермичә генә, бүтәннәрне үпкәләтмичә генә араны өзәргә әзер иде. Бу юлы без елаштык. Үткәннәрне искә төшереп, бер-беребезгә рәхмәтләр укыштык. Ул инде дәвалап булмаслык чир белән чирләгәнен, гомеренең ахыры якынлашканын сизә иде. «Берни өчен дә өзгәләнмим, Гөлнар миннән башка ничек яшәр икән дип кенә уйланам. Ул бөтен тормышын миңа багышлап, үзенә берни дә калдырмады», – диде. Ярата иде ул Гөлнарны, рәхмәтле иде. «Миңа берәр үпкә сүзең юкмы?» – дип сорады. «Нигә инде алай дип әйтәсең?» – дигәч, «Рәхмәт, Туфанюга», – дип кочаклап җылады. Читтән караганда кешегә бу күренеш әз генә төшереп алган ике кешенең артык хискә бирелүе дип кабул итәр иде. Ләкин безнең күңелләр аек иде. Икенче көнне юлда кайтканда да «Ярый әле җай туры килде, сөйләшеп калдык», – диде.

Спортсмен булгангамы, үз көчен төгәл белә иде ул. Кемнәрдер алдында бөек булып күренер өчен дөньяда исеме дан тоткан драматургларны сәхнәләштерергә алынмады. Иманым камил, Шекспирны ул җиренә җиткереп куя алыр иде. Алынмады. Ят иде аңа Шекспир, Чехов та ят иде. Островскийны яратты. Татарлардан Кәрим Тинчурин белән Нәкый Исәнбәт аңа бик якыннар иде. Театрда әшнәлекне өнәмәде Марсель. Кунакка йөрешкән Аяз Гыйләҗевның да, минем дә кайбер пьесаларны кире борды. Сәбәбен әйтеп тормастан: «Бүтәннәр куйсын», – дия иде. «Әйбәт пьеса булса, мин вахтер дядя Вася язганны да куям», – дигәне истә.

Яраткан һәм яратып бетермәгән артистлары бар иде Марсельнең дә. Ул мөнәсәбәт артистның үз эшенә ничек каравына бәйле иде. Шәүкәт абый Биктимеровны яратты. Гел сүгә, гел бәйләнә иде Шәүкәт абыйга, әмма ярата иде. «Ачуны китерә кайчакта бу Бики, но талант, нишләтәсең», – дия иде. Ринат Таҗетдиновны, Нәҗибәне яратты. Алсу белән Илдарга аерым мөнәсәбәт иде. Талантлы режиссер булу белән бергә Марсельдә лидерлык сәләте бик көчле иде. Ул баш режиссер буларак театрның абруен тамашачылар, дәүләт җитәкчелекләре алдында күтәрә белде. Мәскәүнең тәкәббер театр белгечләре дә аның белән исәпләшергә мәҗбүрләр иде.

Әйе, иде дә иде. Юк шул, янымда Марсель юк. Барысы да бар, ул гына юк.

2012 ел, февраль 


Туфан МИҢНУЛЛИН

№6 |

"Тукайны гарәп дөньясына танытырга телим" #6181

$
0
0
19.06.2012 Мәдәният
Габдулла Тукайның "Шүрәле" әсәрен гарәп теленә тәрҗемә иткән шагыйрь, журналист, “Әл-Гарәби” журналы мөхәррире Әшрәф Әбү әл-Йәзид белән әңгәмә.

Габдулла Тукайның "Шүрәле"се гарәп дөньясында да популярлыкка иреште. Әсәрне тәрҗемә иткән шагыйрь, журналист, танылган “Әл-Гарәби” журналы мөхәррире Әшрәф Әбү әл-Йәзид бөек татар шагыйре шигъриятен яратучылардан. Татар сәнгать һәм мәдәният әһелләре белән тыгыз элемтәдә булган Йәзид республиканың зур мәдәни чараларын калдырмый. Шуларның берсендә Әшрәф әфәнде белән очрашып әңгәмә кордык.

 

– Әшрәф әфәнде, Көнчыгышта татар мәдәниятен таныйлармы?

 

– Бүгенге көндә Татарстан һәм аның мәдәнияте күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан киң яктыртыла. Татар халкы турындагы язмалар гарәп газета-журналларында дөнья күрә, ләкин таныту күбрәк телевидение аша бара. Бу өлкәдә гарәпчә хәбәр иткән “Русия әл-Йәүм” (“Russia Tuday”) каналының роле аеручы зур. Гарәп дөньясы аның аша Русиядә яшәгән халыклар тормышы белән танышып бара.

 

Республикада зур вакыйгалар булганда без Татарстан турында ишетмичә калмыйбыз. Мисал өчен, Татарстан президентына Фәйсал патша исемендәге бүләк бирелгән иде. Гарәп матбугаты һәм телеканаллары республика турында күп мәгълүмат бирде. Мин 6 ел элек бу хәбәрне ишеткәч, Татарстан белән кызыксына башладым, аннан соң үзем дә килдем. Сәфәрем Сабантуй көннәренә һәм башка мәдәни чараларга туры килүе татар халкын яхшырак таный башлавыма ярдәм итте.

 

– "Шүрәле"не  гарәпчәгә тәрҗемә итү фикере ничек килде?

 

– Татарстаннан бик күп китап алып кайттым. Кайберсен сатып алдым, кайберсен бүләк иттеләр. Шулар арасында Шүрәле турында да китап бар иде. Кызганычка каршы, "Шүрәле"нең гарәпчәгә тәрҗемәсе бик яхшы түгел, анда лексик һәм грамматик хаталар күп иде. Ә минем “Шүрәле” әсәрен гарәп халкына танытасы килә иде. Шуңа күрә ул хаталарны төзәтергә теләдем.

 

Соңыннан Тукай турында күбрәк укыдым. Аның шәхесе һәм шигърияте, татар фольклорына нигезләнгән “Шүрәле” әсәренең татар халкы өчен никадәр әһәмиятле булуын белдем. Минемчә, ул шундый җиңел генә язылган әсәр булса да, анда халыкның рухына якын булган мотивлар бар.

 

“Шүрәле” – Тукайның антропология өлкәсендә яхшы белгеч булуын да күрсәтә. Аның үсемлекләр исемнәрен никадәр төгәллек белән шәрехләвенә игътибар итегез. Шагыйрьнең әйләнә-тирә мохит белән кызыксынуы, аңа күп әһәмият бирүе, аны документлаштырып калдырырга теләве ачыктан-ачык күренә. Бу миңа бик кызык тоелды.

 

– “Шүрәле”нең сез тәрҗемә иткән версиясе гарәп укучысында нинди фикерләр калдырды?

 

​​– Минем нәширем татар шагыйренең тәрҗемәсен тәүге тапкыр бастырган иде. Шуңа күрә, дөресен генә әйтим, Тукай шигъриятен минем кебек якын итүче, ошатучы булмагандыр. Миңа “Шүрәле”нең гарәпчәсен кыскартып кына нәшер итәргә тәкъдим иттеләр. Ләкин мин әсәрнең бөтен килеш нәшер ителүенә ирештем. Чөнки бу китап якынча 22 илдә яшәгән 160 мең гарәп баласының кулына барып ирешәчәк. Бу әле “Шүрәле”нең гарәпчә генә түгел, гомумән, мондый зур күләмдә беренче тапкыр басылуы булмагае. Безнең нәшрият өчен дә бу бик зур күләм.

 

Шагыйрьләрне йөзләгән, меңләгән данә белән басканыбыз бар. Ә бу бит 160 мең! Минемчә бу Тукайның дәрәҗәсен күрсәтә. Әле “Шүрәле”нең гарәпчәсе “Әл-Гарәби” журналының балалар версиясендә аерым китапчык буларак басылып, 130 мең тираж белән таралды.

 

–  Сезнеңчә, бөек шагыйрьгә бүген җитәрлек игътибар һәм әһәмият биреләме?

 

– Мин Татарстан халкының Тукайга бик зур әһәмият биргәнен күрдем. Бу рәсми яссылыкта гына түгел, халык дәрәҗәсендә дә шулай. Балаларга кадәр шагыйрьгә багышлап рәсемнәр ясаганнар, кул эшләре әзерләгәннәр, төрле күргәзмәләр оештырганнар. Ләкин телевидение һәм матбугат аша Тукай турында тагын да күбрәк мәгълүмат таратып, аның әһәмиятен халыкка тагын да киңрәк җиткереп булыр иде.

 

Мондый дәрәҗәдәге шагыйрь туган көнендә генә искә алынырга тиеш түгел. Аның шигырьләре мәктәпләрдә кече яшьтән үк ятланырга тиеш, аларны белү буенча барлык уку йортларында ярышлар уздырылырга тиеш.

 

Дөньяда бөек әдипләргә багышланган зур мәдәни һәм фәнни үзәкләр бар. Мисал өчен, бик күп дәүләтләрдә Гете исемендәге алман мәдәният үзәге, Сервантес исемендәге испан мәдәни үзәге бар. Нигә шундый ук рәвештә гарәп илләрендә яки башка дәүләтләрнең башкалаларында Габдулла Тукай исемендәге мәдәни үзәк яки фәнни институт булдырмаска?  Моның турында уйланырга кирәк.

 

– Татарстанга инде беренче тапкыр килүегез түгел. Республика сезгә кайсы ягы белән ошады?

 

– Татарстанның табигате бик нык ошады. Шулай ук бүгенгә кадәр исән калган тарихи архитектура истәлекләре миңа бик тәэсир итте.

 

Татар халкы саклап килгән гореф-гадәтләргә хәйран калдым. Мисал өчен, Сабан туе кебек бәйрәмнәр. Аларны саклау һәм аларга тугры калу бик мөһим, чөнки алар халыкны чит илләрдә дә таныту өчен яхшы чара булып тора.

 

– Сез Татарстанны гарәп дөньясында танытырга тырышасыз: тәрҗемәләр ясыйсыз, газета-журналларга татар халкы, әдипләре турында мәкаләләр язасыз. Мондый теләк сездә каян туа?

 

– Без бу дөньяда бергә яшибез, бер-беребезне танырга тиешбез. Танылырга лаек булган халыклар һәм мәдәниятләр арасында күперләр корырга кирәк дип ышанам. Телевидениедә алып барган тапшыруым да шуңа багышланган. “Башка” дип аталган тапшыруымда гарәп тамашачысын башка мәдәниятләр белән таныштырырга тырышам. Тормышымның максатларыннан да берсе шул. Мин – мисырлы, ләкин үземне дөнья ватандашы итеп хис итәм.

 

– Татар һәм гарәп халыклары арасында уртак һәм мөһим бер нокта бар – дин. Дин – мәдәният чыганакларының да берсе. Шуңа күрә, татар һәм гарәп халыклары бер-берсенә тагын да якынрак булырга тиештер, шулай уйламыйсызмы?

 

– Килешәм. Дин – бик мөһим фактор. Безнең халыкларыбыз арасында уртак гореф-гадәтләр, охшаш тарих сәхифәләре бар. Ләкин үткән белән генә түгел бит, киләчәгебез дә бар. Киләчәкне тагын да ныклы дуслык, татулык эчендә уздырырга кирәк.

 

– Сез “Алтын мөнбәр” фестиваленә дә кунак буларак килгән идегез. Фестивальдән нинди тәэсирләр калды?

 

– Әлеге фестиваль Татарстан өчен бик зур чара. Ул татар мәдәниятен дөнья аренасында танытырга ярдәм итте. Аеруча татар һәм гарәп халыкларының бер-берсе белән якынрак танышуына өлеш кертте. Минемчә, “Алтын мөнбәр” кебек чаралар күбрәк булырга тиеш.

 

– Татар әдәбиятын гарәпчәгә тәрҗемә итүне дәвам итәчәксезме?

 

– Әйе, инде планлаштырган әсәрләрем бар.


Илдар ГАБИДУЛЛИН

№ | 18.06.2012

Вак-төяк мәсьәләме? #6182

$
0
0
19.06.2012 Милләт
Мин Казанның Авиатөзелеш районының Социалистик шәһәрчегендә яшим. Урамнар Белинский, Челюскин, Копылов, Лядов, Олег Кошевой, Чапаев, Побежимов... исемнәре белән аталганнар. Әнә шул бик тә хөрмәтле Белинский исемендәге кыска гына урамда әллә җиде даруханә бар инде. Бу урамга килеп кергән кеше, әлбәттә, биредә яшәүче бәндәләрнең хәлләре хөрти икәненә шунда ук төшенәчәк. Юкса шулкадәр күп даруханә (берсенең түбәсенә генә «даруханә» дип язылган) ник кирәк булыр иде икән?

Челюскин урамы буйлап килә торгач, эшнең нидә икәнен тиз төшенергә була, чөнки 12 нче хастаханәнең бинасы әллә каян күренеп тора. Һәм шуңа күрә урамы да «Лечебная» исемен йөртә бит инде.

 

Монысы бер хәл, физик авырудан беркем дә качып котыла алмый. Хастаханәсе дә, даруханәсе дә кирәк. Ә менә рухи чирне бу хастаханә дә, даруханәләрдәге гаҗәеп кыйммәт бәядән сатыла торган дарулар да дәвалый алмый шул. Фармакология көчсез бу өлкәдә дисәм, минем Социалистик шәһәрдәшләрем, шалиш, брат, дип, кеткелдәп көләчәкләр, чөнки урамнарда боярышник шешәләренә абынып егылырга була. Кай җиркәйләренә шулкадәрләр эчәләрдер шул аю камыры суын. Еш кына даруханәдән, «боярышник чиратының исе»нә түзәр чама калмыйча, даруны да алмый чыгып киткән чаклар булды. Сатучылар да, шул сасы истән котылу өчен, тизрәк, чиратсыз булса да, җибәрергә тырышалар үзләрен. Алай да, соңгы вакытларда шешәләр кими төште шикелле, әллә эчүчеләре үлеп бетте, әллә аю камырыннан шәраб ясаучы завод банкротка чыкты шунда... Аның каравы, «Свежая выпечка», «Кулинария», «Жар-печка», «Перец», «Продукты»лар килеп урнаштылар – болары барысы да ашата. Йә, хуш, ашатсыннар да ди. Мине боларның барлыгы турында хәбәр итүче түбәсенә – сыртларына эленгән язулары сәерсендерде. Алар гел русча гына язылган. Оныгым урам буена шуларны укып бара. Беркөнне исә бу мине, кулымнан тартып, «Свежая выпечка» алдында туктатты да:

 

– Нәнәй, син миңа гел, русча белмим бит, кызым, дисең, болар синең өчен дә түгелмени? – дип сорамасынмы.

 

– Минем өчен дә, – дим.

 

– Монысының татарчасы ничек, монысыныкы, – дип, урам буйлап сорап бара бу, мин исә әйтә барам.

 

Безнең арттан килүче бер ханым йөгереп диярлек безнең алга чыкты да:

 

– Ярый ла Сез боларның барысын да беләсез, ә мин телче дә, әдәбиятчы да түгел, минем оныгым да шулай тинтерәтә, миңа нишләргә? – дип, ачулы күзләре белән миңа текәлде...

 

Шушы сөйләшүдән соң, мин бу русча язулар белән чуарланган сәүдә нокталарының һәрберсенә кереп чыктым. Барысы да диярлек, ярар, татарча да язарбыз, дип калдылар, әмма атна, ай, еллар көтсәм дә, татар телендә бер генә сүз дә пәйда булмады. Өстәвенә «Сезгә ни кирәк? Вак-төяккә бәйләнмәгез. Бездән тауарны болай да яхшы алалар, керемебез дә җитәрлек. Алыгыз да китегез!» – дип, куып диярлек чыгардылар. Кыйналган көчек кебек китеп бардым. Ә менә 2 нче ипи пешерү заводы кибете өстендә менә дигән итеп туган телебездә дә язып куелган. Һәм мин ипине фәкать шул кибеттән генә алам, чөнки, ипи белән бергә, моннан җан җылысы да алып чыгасың. Кешегә күп кирәкмени?!. Татар теле – дәүләт теле дип аталган икән, сәүдә җитәкчеләре тел турындагы канунны үтәргә тиешледер һәм алар үтәлмәгән очракта, тиешле чаралар да күреләдер дип аңлыйм.

 

Шушы язманы әзерләп утырганда, Татарстан радиосы аша прокурорыбызның туры эфирда чыгыш ясаганын ишеттем. Сорау бирмәкче булып күпме шалтыратсам да, барып чыкмады. Димәк, төрле сораулар чиктән ашкан. Халык туктаусыз шалтырата. Прокурорга миннән башка да мин теләгән диярлек сорауга якын сорау бирүчеләр булды. Шундыйларның берсе: «Мәхкәмә органнары хезмәткәрләре һәм казыйларның татарча белүе мәҗбүриме?» – булды. Җаваптан шул аңлашылды: мәҗбүри түгел икән. Татар кешесенә рус телен белү мәҗбүри бит инде. Һәрхәлдә, рус телен белми торып, син анда түгел, бүтән җирдә дә эшли алмыйсың. Кыскасы, тел өйрәнү – яшәү шарты шул ул. Менә шушы шартны булдырмау туган телебезнең тамырын кисеп бара да инде.

 

Инде, прокурор шалтыратыр дип, телефонымны да сорап алганнар иде бит, шалтыратмады. Үзем шалтыратып карадым. Кабул итү бүлмәсендә дә юрист, ягъни фикһе белгече утыра икән. Ул, сәүдә нокталарында татарча язма такталар булмаса да, моңа бернинди дә чара каралмаганлыгын әйтте. Тик мине генә ышандыра алмады бу җавап, чөнки ике дәүләт теле турында канун бар икән, аны үтәүче чаралар да булырга тиеш бит. Болай гына, бармы – бар, еламасыннар зар, дип кенә кабул ителгән кануннар тәмам туйдырды ләбаса.

 

Иртәгә ял көне, оныгым белән тагын урам һәм бакчалар буйлап йөрергә чыгачакбыз. Мин, «булыр, булачак», дигән сүзләрне әйтүен әйтмим дә бит, тик үземә зыянга гына: димәк, минем сүзем дә, үзем дә берни тормый булып чыга оныгым өчен. Ә ничек яхшы тәрбия турында сүз алып барырга? Иң яхшы тәрбия ата-ана, әби-бабай абруе, үрнәге ләбаса!

 

Универсиадага да күп калмады. Бөтен дөньядан җыелган халык вәкилләрендә үзебезгә карата җылы хисләр уятасы килә бит инде. Милләтебез моңа лаек та! Биш гасырга якын дәүләтсез, дәүләт ярдәменнән мәхрүм килеш тә туган телен, динен, гореф-гадәтләрен саклап яшәтә-яши алган милләтнең барлыгын күрсәтеп калу өчен менә дигән форсат бит бу Универсиада! Шушы форсаттан да файдаланмау – бик күп мөмкинлекләрне кулдан ычкындыру булыр.

 

Әгәр дә һәркем үз йортына, үз урамына гына күз салса да, урам әлифбасының никадәр зур әһәмияткә ия икәнен аңлар...

 

Миңа ни кирәкме? Туган телем, туган җирем, киләчәккә өмет кирәк! Әллә яшәүнең төп шартлары шушы түгелме?! Туган Җир, Туган Тел, киләчәккә өмет – болар берничек тә вак-төяк була алмый!


Нәҗибә САФИНА

№ |

Казанда Мөхәммәд ханга һәйкәл куелырмы? #6183

$
0
0
19.06.2012 Милләт
Татарстан, Казан җитәкчелеге бурят сынчысы Даши Намдаков иҗатына мөкиббән киткән арада татар рәссамнары, сынчылары башкаланы татар шәһәре итеп танытырлык милли һәйкәлләр юк дип борчыла. Рәссам Рифкать Вахитов башкалада атлы монументаль иҗат әсәре урнаштырылса, хәл яхшыга үзгәрер иде дип саный.

Рифкать Вахитов Казан ханлыгына нигез салучы Олугъ Мөхәммәд ханны мәңгеләштерергә хыяллана. Ул, һичшиксез, Татарстан үзәгендә атка атланган килеш булырга тиеш дип саный. Үз фикер-хыялларын Татарстан түрәләренә әйтеп караган, ләкин әлегә җитәкчелек ягыннан хуплау сүзләрен ишетмәгән.  Рәссам "иҗтимагый резонанс тудырып, бу эшне алга җибәреп булмасмы" ди.

"Оят, Казанда атлы һәйкәл юк"

“Казанга килүчеләргә карарга урыннар  әллә ни күп түгел. Ярый Казан кирмәне бар. Ә аннан кала шәһәрдә нәрсә карарга мөмкин? Бигрәк тә татар тарихын, мәдәниятен чагылдырган, татарның бөек шәхесләре белән таныштырган һәйкәлләр белән мактана алмыйбыз.

​​​​Казанның татарлыгы нәрсәдә чагыла? Оят, ләкин гомер бакый атта йөргән, тормышын ат белән бәйләгән татарның үз шәһәрендә бүгенге көндә атка багышланган яки җайдакның бер генә һәйкәле дә юк.  Атлы һәйкәлләр Уфа, Бишкәк, Киев, Ташкент, Астанада бар. Богдан Хмельницкий һәйкәленнән башка Киевны күз алдына китереп булмый, Салаватны алып куйсаң, Уфа да тоныклана.

Казанда туристлар да килеп карарлык, янына басып фотога төшерлек һәйкәлләр  булырга тиеш. Әйе, Казанның символы булган Сөембикә манарасы,  кирмәндә Кол Шәриф мәчете бар, ләкин Казан ханлыгын оештырган Мөхәммәд ханның һәйкәлен урнаштырсак, бу шәһәребезгә дәрәҗә өстәр иде.

90нчы елларга кадәр атлы сынны эшләргә ният бар иде,  сынчылар үз иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр, ләкин ул вакытта сәяси яктан курыктылар. Ә хәзер нәрсә? Тәвәкәлләргә дә куярга”,  ди Вахитов.

"Мулланур Вахитов урынына – Мөхәммәд хан"

Рәссам үз эскизларын Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга да күрсәткән, ләкин әлегә уңай җавап ала алмаган. Бер очрашуда Минтимер Шәймиевкә дә әйткән, ләкин ул “юк” та, “әйе” дип тә җавап кайтармаган.

​​“Ни өчен Мөхәммәд хан? Ул Казанны Казан иткән патша. Ханлыкның дәрәҗәсен күтәргән шәхес. Ул сәләтле идарәче була. Урыс елъязмаларында аны оста оештыручы, кыю гаскәр башлыгы дип тасвирлыйлар.

Олугъ Мөхәммәдкә һәйкәл куелса, аның иң яхшы урыны – Мулланур Вахитов торган калкулык. Атлы һәйкәл урынына менә дигән урын. Вахитовны мин аның исемендәге мәйданга күчереп утыртыр идем, анда вертикаль бер сын кирәклеге сорала. Мәрхүм Бакый Урманче дә әлеге һәйкәл шәһәргә матурлык өстәми дигәне истә.

“Бер татарны алып, икенчесен утырту дөрес түгел"

 Татарстан дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин “бер татарны алып, аның урынына икенчесен утырту дөрес түгел. Куябыз дисәләр, урын  Казансу буенда да, Казанга кергән җирләрдә табылыр” дигән фикердә.

“Казан – һәйкәлләрсез буш шәһәр. Кирмәне булмаса, гап-гади бер провинциаль урыс каласы булыр иде. Казанда ике атлы һәйкәл бар: берсе – кирмән төбендә Әсхәт абыйга, икенчесе – Казаның су каналы идарәсе янындагы су ташучыга багышланган кечкенә миниатюра. Менә шушы безнең дәрәҗәбез.

Татарлар дәүләтләр тоткан бөек халык, меңъеллык уздырдык дип мактанабыз, ә монументаль бер әйбер дә юк. Илшат Гафуровка рәхмәт, Алабугада меңъеллыкны да уздырды, шунда дәүләт җитәкчесен атка утыртып, һәйкәл дә куйды. Аннан башка Татарстанда андый масштаблы сын юк. Польшада татар яугирләренә һәйкәл куйдылар.

​​Ник бездә һәйкәлләр юк? Бу очракта Татарстан идеологиясен аңламыйм, атлы һәйкәл булмый торып суверенитет, меңъеллыгыбыз өч тиенгә дә тормый. Кемнән куркабыз? Моның өчен Мәскәүдән рөхсәт сорарга кирәкми.

Төрекмәнстанның башкаласы Ашгабадта булдым, мөстәкыйльлек яулаганнан соң алар 20 ел эчендә ап-ак мәрмәрдән яңа шәһәр ясаганнар. Матур урамнар, аллеяләр. Берсендә һәйкәлләр ансамблен ясаганнар, төрки шагыйрьләрне мәңгеләштерелгән. Алар берничә дистә, барысы да бар.

Ашгабадта Камаз офисы бар, бинасы пыяла кап кебек, бөтен архитектураны бозып тора. Әллә кайдан Русиянең зәвыксыз корылмасы итеп күзгә ташланып тора.

Киләчәктә татар президентларының һәйкәлләре булсын дисәк, без, һичшиксез, Олугъ Мөхәммәднең сынын куярга тиеш. Урынына килгәндә, бер татарны алып икенче татарны алып кую әхлак нормаларына сыймый. Казанда урыннар җитәрлек”, ди шагыйрь.

Роберт Миңнуллин моннан тыш, Казан Рудольф Нуриев, Чыңгыз Айтматов, Фәридә Кудашева һәйкәлләрен куеп, исемнәрен мәңгеләштерергә тиеш дип саный. 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

№ | 18.06.2012

Күктән бәхет ишелсә, яки Мирас бүлешү хикмәтләре #6184

$
0
0
19.06.2012 Җәмгыять
Аларның үзара мөнәсә­бәтенә мин гомер буе сокланып яшәдем. Ике ир туган бердәнбер сеңелләрен шулкадәр ярата, хөрмәт итәләр, аның теләсә нинди капризын да берсүзсез үтиләр иде. Казанның Коры Елга бистәсендә яшәүче ерак туганнарыбызда еш кунак булганга гел күреп тордым, егет чорына кереп килүче ике ир туган курчак кебек матур Нәзиләне кая барсалар да – уенгамы, “Әкият” театрынамы, цирккамы гел үзләре белән йөрт­теләр.

Аларның туганлык мө­нәсә­бәтләре һәрвакыт бөтен кешегә дә үрнәк булыр кебек иде. Әниләре вафат булгач, аның кырыгын үткәргән көнне үк 1968 елда төзелгән йорт­лары, 8 сутый бакчалары өчен чын мәгънәсендә “сугыш башланыр” дип кем уйлаган.

Дөрес, Нәзилә әйтүенчә, “сугыш”ны өлкән абыйның (ул үзе 2007 елда кинәт кенә вафат булды) олы киленнә­ре башлаган. Янәсе, соңгы елларда 88 яшьлек әбине алар тәрбия­ләгән, шуңа да йорт аларга булырга тиеш. Ә аны, абыйлары ризалыгы белән, әниләре әле 2005 елда ук Нәзиләгә васыять иткән булган. Шул сәбәпле йортка заманча янкорманы да, капка-коймаларны да Нәзилә­ләр биргән акчага корганнар. Гомумән, анысыннан мин дә хәбәрдар, алар әбигә акчаны гел мулдан җибәреп торды.

– Акчадамыни хикмәт, алар әти-әни нигезен, үзебез, балаларыбыз, оныкларыбыз үскән нигезне таркатмакчы – чит кешеләргә сатып җибәрмәкче бит. Ә безнең аны һич тә таркатасыбыз килми, – ди Нәзилә. – Кече кызыбыз Казанга кайтып, университетта укый, шунда яши, ул хәзер кая барыр? Соңгы ике елда әнине дә ул бакты. Дөрес, туганнар да ташламады әнкәйне. Безнең кыз кайтканчы әни янында шул усал киленебез гаиләсе яшәгән иде, ипотека буенча фатир алгач кына киттеләр. Бер министрлыкта юрист булып эшли ул, шуңа усаллана. Ирем киләсе елда пенсиягә чыга, үзебез дә туган йортка кайтырбыз дип тора идек. Йорт бит минем исемдә. Кызганычка каршы, васыятьнамәдә ниндидер хата киткән, киленебез шуны калкан итеп күтәреп, безне судка бирде. Бер дә туганнар белән тәмсезләнешәсе килми, аларга һәм Нәни абыйга акча бирергә дә ризабыз. Тик килен оценщиклар куйган бәягә генә риза түгел, 4 миллион сум сорый. Аптырадык ин­де, өченче мәртәбә судка кайттым, тагын берни хәл ителмәде. Ни өчендер һаман сузалар.

Соңгы елларда тормышыбызда очраучы гади генә бер мисал бу. Ни кызганыч, базар мөнәсәбәтләре белән бергә яшәешебездә тамыр җәйгән күчемсез милек, мирас дигән төшенчәләр инде төшенчә генә булудан узып, дуслар белән дусларны гына түгел, туганнарны, хәтта ата-ана белән балаларны чын мәгъ­нәсендә дошманлаштырып бетереп бара. Хәтта мирас аркасында бер-берсен үтерүгә кадәр барып җитү­челәр дә бар.

Ни гаҗәп, мирас, бөтен дөнья практикасында кабул ителгәнчә, васыятьнамә ниге­зендә бүленергә тиеш булса да, адвокат һәм нотариуслар әйтүенчә, безнең илдә гадәттә аларның 30 проценты судларда хәл ителә. Ә бу, Нәзиләләр эшеннән дә күренгәнчә, бик катлаулы, озак һәм кыйммәткә төшә торган процесс.

Чөнки соңгы вакытта мирас турындагы законнар гына түгел, мирас дигән объект үзе дә нык үзгәрде. Советлар Союзы вакытында гадәттә балаларга, оныкларга, туганнарга мирас булып тактадан корылган дача йорты белән, күп дигәндә, алты сутый җир, әби сандыгы һәм бабай түбәтәе генә кала иде. Хәзер исә фатирлар, төрле күчемсез милек, гараж, завод, самолет-па­роходлар кала. Кайбе­рәү­ләрнең андый байлыгы Рос­сиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә бар. Элек пред­приятиеләрнең акцияләре, устав капиталындагы өлеш, җир пайлары, күп миллиард сум белән бәяләнүче холдинглар турында ишеткән кеше дә юк иде. Хәзер инде болар бар да чынбарлык. Һәм беркем дә өлешсез калырга теләми. Авылдагы кайчандыр онытылган, җиргә сеңеп баручы иске йорт та, ата-ана үлгәч, бәхәс объектына әйлә­неп, туганнарны пы­чакка-пычак китерә. Узган ел “Булгария” теплоходындагы фа­җи­гадә вафат булган­нарның туганнарына бирелгән бер миллион сум акча өчен судлашып йөрү­челәрнең булуы бүгенге чынбарлыкны аеруча ачык тасвирлый. Юкса бу фа­җига аларны тагын да ныграк якынайтырга тиеш иде кебек, ләкин киресенчә килеп чыкты.

Ни кызганыч, безнең илдә мираска хокук хакында алдан кайгыртып васыятьнамә язу практикасы әле кереп кенә килә. Хәтта ул булган, мирас турындагы документта кемгә нәрсә калачагы хакында бәйнә-бәйнә язылган булса да, еш кына мондый эшләр судта гына хәл ителә. Хәтта суд булган очракта да аң­лашылмау­чылыклар җитәрлек әле. Нәзиләләр “эше”­нең инде өч тапкыр каралуы, ләкин һаман да хәл ителеп бетерелмәве шул хакта сөйли.

Андый бәхәсләрнең адым саен очрап торуын истә тотыптыр инде, Россия Югары суды шушы көннәрдә узган пленумын махсус рәвештә мирас турындагы суд практикасына багышлады һәм карар кабул итте. Ул карарда бу проблемага кагылышлы барлык сорауларга да җавап табарга мөмкин.

Мәсәлән, гадәттә без мирас булып ниндидер байлык кына кала дип уйларга күнеккән. Алай гына түгел икән шул. Мирас булып вафат булган кешенең бурычлары да калырга бик мөмкин икән. Һәм алар төрле булырга мөмкин. Мәсә­лән, газга, электр энергиясенә булган бурычтан алып, зур суммадагы банк кредитларына кадәр. Мираска ия булган кеше алар хакында белмәскә дә мөмкин, әмма бүгенге законнар ниге­зендә, бурыч үлгән кеше белән теге дөньяга китми, ә күчемсез милеккә ия булучыга мирас булып кала. Мәсә­лән, мираска ия булучы әти-әнисе, туганы аңа бүләк итеп калдырган фатирны үз исеменә рәсмиләштермәскә дә мөмкин, ләкин, закон ниге­зендә, әгәр ул фатир өчен бурычлар булган булса, алар барысы да аңа күчә. Һәм судлар кредиторларның искын ка­нәгать­ләндерергә бурычлы. Кайчак процентлары бе­лән бергә бурыч фатир бәя­сеннән дә артып китә. Әгәр иск 50 мең сумнан да артмаса, ул эшне мировой суд карый, әгәр артыграк суммага булса – район суды. Еш кына күктән ишелгән бүләк ияләре, чит илләрдәге милек турындагы эшнең ул илләр законнары буенча хәл ител­гәнен белми дә икән. Бу үзе үк әллә нинди аңла­шылмаучы­лыклар тудыра. Шуңа да андый “бәхеткә ия” ке­шеләр иң беренче чиратта ул илләрдәге законнарны өйрәнергә тиеш.

Әгәр кеше кинәт вафат булып, фатирына яки башка байлыгына васыятьнамә рәсми­ләштереп өлгермәгән оч­ракта нишләргә? Пленум карарында бу сорауга да җавап бар. Судлар варистан мирас кабул итү срогы чыкканчы фатир яки йортны мирас итеп тану һәм аны рәсмиләштерү хокукы булу хакындагы гаризаны кабул итәргә һәм эшне закон нигезендә хәл итәргә тиеш.

Югары суд пленумы ка­рарының тагын бер мөһим яңалыгы – лаек булмаган варисны ачыклау мөмкин­леге. Дөрес, варислыкка өмет баглаучыга андый “исем”не бары суд кына бирә ала. Әмма кешене суд “лаек булмаган варис” дип ачыкласа, аңа бернинди дә байлык эләкмәячәк. Андыйларга төрле махи­на­цияләргә баручылар: ва­сыять­намәне махсус бозучылар, аны урлаучы яки юк итүчеләр, башка варисларны төрле юллар белән читкә этәрергә тырышучылар, мирас калдыручы исән чагында аны бар дип тә белмәүчеләр яки белеп тә, ярдәм итмәү­челәр керә.

Пленум карары тагын бер катлаулы мәсьәләне хәл кылырга ярдәм итә. Мәсәлән, вафат булган кешенең ижди­вениесендә булучының язмышы һәм аның мираска хокукы турында. Суд бу очракта иждивениедәге кешенең үз кереме булу-булмавын да, аның вафат булучы ярдә­мендә күпме вакыт булуын да исәпкә алачак.

Карарда шулай ук мирас кабул итү вакыты да аныкланган. Әгәр калган мирас бәхәсле булмаса һәм ва­сыять­намәдә мирас бер генә ке­шегә васыять ителгән булса, ул йортта яки фатирда ми­раска документлар рәс­ми­ләштерелеп бе­те­релгәнче яши ала. Әгәр варислар берничә булса, барысы да судта гына хәл ителергә тиеш. 


Люция ФАРШАТОВА

№121 | 19.06.2012

Казан төзелешләренең скрипкасы юк #6185

$
0
0
20.06.2012 Җәмгыять
20 июнь көнне Казанда шәһәр үзәкләре төзелеше һәм үсешенә багышланган фәнни-гамәли семинар уза. Аның эшчәнлегендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Шушы уңайдан без укучыларыбызны Казанның архитектурасы, башкаладагы төзелешләр, шәһәрнең үсеше турында галим, архитектор фикерләре белән тыныштырып китәргә телибез.

Казанның затлы күренеше өчен архитекторларыбыз җавап тотарга тиеш булса да, күп очракта милли мигмәрләребез фикеренә колак салучы да юк икән бит. Бүгенге әңгәмәдәшем - архитектор-реставратор, архитектура тарихчысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, бик күп гыйльми, тарихи эчтәлектәге китаплар авторы Нияз Халитов.

- Нияз әфәнде, сез өйрәнгән Казанның агач архитектурасы бик мөшкел хәлдә. Иске татар бистәсенең аяныч хәле турында күпләр сөйләде. Шулай да, Казанның үзенчәлекле бизәге булган агач архитектурасы хакында фикерегез нинди? Әлбәттә, җитәкчеләребез агач вакыт агымына каршы тора алмый, янгыннарга тиз бирешүчән һ.б. сәбәпләрне саный...

- Түрәләр үзләренең битарафлыкларын яшерер өчен әллә ниләр уйлап чыгара ала инде ул. Мәсәлән, Болгар номерларын гына алыйк, тоттылар да иштеләр. Архитектура һәйкәле булып саналмый, тарихи кыйммәткә дә ия түгел дип әйтүчеләр дә булды. Өстәгеләрнең күбесе архитектура белән тарихи кыйммәт төшенчәләрен дә аңлап бетерми. Ярый әле хәзер Казанның тарихи кыйммәткә ия шәһәр икәнен искә төшерделәр (бернәрсә дә калмагач). Мин моны авыз тутырып әйтә алам, чөнки гомерем буе Казан архитектурасы тарихы белән шөгыльләндем. Әле студент чагымдагы дипломым да “Иске Татар бистәсе” музей-тыюлыгына багышланган иде. Мин анда эшли башлаган чорда ике һәйкәл генә ачыкланган иде: Апанай һәм Мәрҗани мәчетләре. Башкалары хламга кертелә иде. Минем проект буенча Апанаевлар өе һәм Шамил йорты торгызылды. Шамил  йортында ул заманда коммуналка иде. Барысын да эзләнеп, үзем проектын башкарып чыктым. Шәһәрне өйрәнү, фәнни эзләнүләремнең нәтиҗәсе ул. Шул вакытта мин галимнең вазифасы плакат тотып, түрәләр белән сөзешү түгел икәнен аңладым. Әле аннары 15 ел Кремльдә эшләдем, бу эшләрнең үтәлүен “эчтән күреп” белдем. Галимнең бурычы – гыйлем туплау һәм аны тапшыру. Һәйкәлләрне саклап калу сёрфингка охшаган: дулкын килгәндә, синең тактаң бар икән, йөзәсең, әгәрдә дулкын юк икән, әллә ниләр майтарсаң да берни кыла алмыйсың. Һәйкәлләрне саклау бездән генә тормый. Өстә нәрсә кушалар, без шуны гына эшли алабыз. Өстән әйтелмәсә, бернәрсә дә эшләп булмый. Минем реставратор тәҗрибәсе шуны раслый: дулкын барлыкка килгәч, акча барлыкка килә, акча барлыкка килгәч, шул байлыкны каптырып алырга йөрүчеләр күбәя. Гадәттә, алар иҗади адәмнәр булмый, автореставрация бизнесменнары була. “Туган авылым”ны гына мисалга китерик, мин үз гомеремдә йөзләп авылда булдым - андый авылларны  шәхсән күргәнем булмады. Бик “исәр фантазия” сымак килеп чыккан ул “Туган авылым”. Алай эшләмәгез дип мин әйтә алмыйм. Ләкин шулай булачагыннан бик куркам...

- Бездә профессиональ архитекторлар бардыр ич?...

- Бар, әлбәттә, архитектор-реставраторлар - Фәридә Зәбирова, Светлана Мамлеева. Моннан утыз ел элек алар ныклы нигездә белем алган осталарыбыз. Алар гына җитешми шул, чөнки хәзер бу өлкәдә гаммәви бер дулкынлану бара. Шәһәр әле хилафлык кичерер дип уйлыйм.

- Иске Татар бистәсе элеккеге хәленә кайтмаячак дип фаразлыйсызмы?

- Минемчә, кайтмаячак, аны кире кайтару мөмкин дә түгел. Берничә сәбәбе бар аның: Татар бистәсе ул зур, анда бик күп төрле урамнар бар һәм алар   үзенчә төзелгән. Бер җирендә аксөякләр, икенчесендә гади халык, өченчесе һөнәрчеләр, дүртенчесендә сәүдәгәрләр яшәгән. Универсаль чишелеш турында сүз йөртү мөмкин дә түгел. Һәр оя үзенчә киңәйгән, һәрберсенең үз аурасы булган. Җитмәсә, быел барысын да тәртипкә китереп бетерергә дигән фәрман чыкты.

- Ә нишләргә соң?

- Шәһәрдә татар рухын саклап калыр өчен бистәнең бер өлешен, бигрәк тә борынгыдан саклаганын алып, шунда ХХ гасыр башы мохитен булдырырга мөмкин. Безнең бит бик күп фотографияләр, белешмәләр бар, витраж, ишек яңаклары һ.б. (шәхсән үзем 9 мең фото негативын баш архив оешмасына тапшырдым). 1964 елдан бирле төшерәм иде мин Казан күренешләрен. 1970 еллардагы шәһәрне без югалттык инде. Ә сакланып калганнарын музейга әйләндерергә була. Мәсәлән, кәвешче йорты сакланган, аны музей-сарафан йорты итәргә. Хуҗа үз йортында яши, ләкин йортка, аның кыяфәтенә үзгәрешләр кертә алмый. Шул чор йортларының күренешләрен тарихтагыча торгызып, мулла, һөнәрче һ.б йортларын кешеләр (туристлар) кереп теге яки бу вәкилнең яшәү шартлары белән танышырлык итү кыен түгел бит. Ә калганнарын тыштан гына тарихи итеп эшләп, эчтән бөтен уңайлыкларын тудырып кешеләр яшәсен. Менә шулай безнең музей урамы булачак. Бер- ике шундый квартал эшләсәк, Татар бистәсен саклап калачакбыз! Ә болай ара-тирә сакланган йортларны гына кайгыртсак, 9-10 катлы йортлар арасында алар югалып калачак. Минем фикеренчә, Тукай урамы (Солтан мәчетеннән Галиев урамына кадәр) сәүдәгәрләрнеке булган. Анда Юнысовлар мәйданы ярыйсы гына сакланган. Шамил, Апанай, Насыйри урамында  элек ничек булган, шулай эшләргә кирәк. Башка чорга килеп эләккән кебек хис итәрлек булсын. Бистәне тулысынча торгызып булмаячак инде. Аның кадәр акча да бирмиячәкләр. Яңа концепция әзерләп төзергә керешсәләр генә.

- Нияз әфәнде, традицияләрне саклап калу да мөһим бит әле...

- Традиция яшәргә тиеш. Мин заманында “Металлические кружева Казани» дигән басма чыгардым. Бик күп фотографияләр җыйдым, күбесен ясадым, күбесенә зыян килгән: янчелгән, таушалган иде. Хәзер бу җыентык Казан тимерчеләренең өстәл китабына әверелде. Аны Казан төзелешләрендә еш кулланалар. Сәнгать югалмый дигән сүз. Хәзер без, әлбәттә, чәчәкле аяк киеме йә ефәк шароварлар киеп йөрмәячәкбез, чөнки без - башка дәвер татарлары. Татар традицияләре хәзер башкача чагылдырылачак. Архитектурада да шулай. Төс, витраж, нәфис формалар, образлар, характеристика һ.б аркылы. Татар формалары борынгыдан килә. Ләкин, ни кызганыч, алар өйрәнелми. Хәзер шуны өйрәнеп, халыкка җиткерү зарур. Архитектор ул материалларны белергә тиеш. Алар нәрсәдер эшләргә телиләр, тик белмиләр генә. Татар телен белмәгән кешене татарча шигыйрь яздырып булмаган кебек... Нәфис формаларның да бит үз теле бар - татар архитектура теле, тик хәзергеләр кайбер сүзләрен белсәләр дә, телен белми. Татар архитектура телен белми торып Казанның милли йөзен саклап калу мөмкин түгел! Русларны гына алыйк. Алар кечкенәдән үз геройларын белеп үсә, ә бездә нинди ханнар булганнарын да, нинди милли геройларыбыз яшәгәнен дә белмиләр, чөнки өйрәтмиләр. Ә Николай I, Николай IIне беләләр. Иң әүвәл, безгә наданлыктан арынырга кирәк. Татарча орнаментларны балалар бакчаларында ук өйрәтә башласыннар. Татар йортларын дөрес буярга өйрәнсеннәр. Шул очракта гына без милли кадрларны үстерә алабыз. Бу очракта яшьләр үз иҗатларын дөресрәк итеп тормышка ашырачак. Татар бистәләре дә гөрләп торачак.

- Ә шәхсән үзегез Казанның милли йөзе кайтыр дип уйлыйсызмы?

- Мин моңа ышанам. Хәттә шикләрем дә юк. Бу сорауны миңа күп тапкырлар биргәннәре бар. Казан Кремль-тыюлыгында эшләгәндә (Кол Шәриф мәчете төзелгән заманнар иде ул) глобализация дип уфтандылар. Минем фикеремчә, ул агачлар арасында урманны күрмәүчеләр уе. Тарих - ул зур процесс. Тарихчы ул вакыйгаларны түгел - агымнарны күрә. Агым бик гади: 16 йөз уртасында матди мәдәният тулысынча диярлек туздырылган. Әле тагы да иртәрәк - монголлар килгән вакытта да тулысынча вәйран ителгәнбез. Нәтиҗәдә, Болгар мәдәнияте чәчәк аткан, Алтын Урда Болгарның дәвамы булган. Аннан Явыз Иван бөтен нәрсәне җимерде. Шәһәр мәдәниятен юкка чыгарды. Ә аннан татарлар бөтен җирдә мәчетләр төзи дип лаф ора башлаганнар, шуның белән көрәшергә тотынганнар. Нәтиҗәдә, мәчетләрне юк иттеләр, татарларның бер өлешен чукынырга мәҗбүр иттеләр. Ә нәтиҗәсе ни булды? Әби патша (Екатерина II) татарларга мәчетләр төзергә рөхсәт бирергә мәҗбүр булды! ХХ гасырга татарлар Казанны бөтенләй алачак иде. Татар бистәсе дип әйтәбез генә, ә бит Апанай һ.б сәүдәгәрләрнең йортлары Воскресенский (Рыбнорядский), Бауман урамнарында да бар. Татарлар ярты шәһәрне сатып алырга өлгергән. Атаклы Гайнетдинов йорты Үзәк Банк янында иде! Я булмаса Татар автономиясе статусын алыгыз. Ул да күктән төшмәде. Бу бит - көрәш нәтиҗәсе.

- Казан төзелеш мәйданын хәтерләтә. Архитекторлар, аксакаллар белән киңәшләшеп эшләү тәртибе бармы?

- Төзелеш алып баручлар белән сөйләшү - файдасыз гамәл. ГЛАВОПУ дәрәҗәсендә дә хәл ителми. Ул формаль рәвештә генә гамәлдә. Барысын да чиновниклар хәл итә. Милли архитектура дәүләт дәрәҗәсендә каралырга тиеш. Дәүләтебез аны җәелдерергә, үстерергә тиеш. Татарстанда яшибез икән, биредә татар архитектурасы булырга тиеш. Минемчә, кайчан да булса, татар архитектурасы турында программа кабул ителәчәк. Хәттә кино белән дә шөгыльләнә башладылар, тик менә архитектурны гына кайгырткан кеше юк. Хәзерге вакытта фоновый төзелеш бара. Шау-шу бар, оркестрда барабан суга, ә скрипка уйнамый. Әлегә срипка юк төзелештә.

- Шәхсән үзегез безнең Казанга нинди стиль туры килә дип уйлыйсыз?

- Ислам стиле, төрек -ислам стиле. Әзербайҗан, Төрекмәнстан, Казахстандагы кебек. Казахстанда кызыклы экспериментлар бара. Анда йортлар искитмәле төзелгән. Алар үз кадрлары белән бергә читтән дә иң яхшы архитекторларны чакырганнар. Аларга милли стильдә эшләргә боерык бирелгән. Күчмә һәм мөселман традицияләрен өйрәнергә кушканнар. Бездә дә андый адымнар эшләнелә башлады. Заманында Россиядә Петербургны шулай төзегәннәр...

- Галим буларак Казанның кайсы почмакларында йөрергә яратасыз?

- Хәзер Казанга чыгып йөрмим дә. Морквашидан йорт алдым, шунда яшим. Казан урамнарында йөрергә чыксам, саруым кайный башлый. Заманында Казанның һәр борынгы почмагын өйрәндем, ләкин алар бетте инде. Ә алмашка игътибарга лаеклылары булмады. Йөрисем килми инде...

- Хәзер нинди фәнни эшләр белән шөгыльләнәсез?

- Тормыш бит бик кыска. Аның кадерен белергә кирәк. Мин үземә татар архитектурасын язып калдырырга максат куйдым. Әле бу теманы нәшер иткән кеше булмады. Ун еллап иҗади гомерем калгандыр, менә шул вакыт эчендә әлеге кирәкле, масштаблы теманы колачлап чыгасым килә. Татар мәчетләре архитектурасы тарихын яздым. Бүгенге көндә ул нәшрияттә үз көнен көтә. Дөньяга сибелеп яшәүче татарларның мәчетләре турында  яздым. “Урта гасыр татар архитектурасының стиле һәм формалары” дигән хезмәтемне Казан Кремле бастырырга алынды. Монда Госманлы, Алтын Урда чоры стильләре тасвирлана. Гөмбәз, чатыр һ.б төрле үрнәкләр, орнаментлар да китереләчәк. Хәзерге вакытта китабымның икенче өлешен язам. Егерменче гасыр башындагы стиль һәм формаларга тукталырга исәп. Ел ахырына аны төгәлләргә уйлыйм. Китапның икенче бүлеге Совет чорыннан алып бүгенге көнгә кадәрге чорны сүрәтләүгә багышланачак. Шулай итеп, минем татар төзелеш сәнгате стиле турында тулы хезмәтем булачак. Ә аннан соң татар архитектура формалары турында энциклопедия дә эшләргә ниятләп торам. Шул рәвешле, татар архитектурасының тулы тарихын язарга уйлыйм.

- Уңышлар насыйп булсын! 


Мөршидә КЫЯМОВА

№ |

Электрон хөкүмәттә татар теле кысыла #6186

$
0
0
20.06.2012 Милләт
Роман Шәйхетдиновны Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләүгә бер ай да тулмады, премьер-министр Илдар Халиков җитәкчелегендәге дәүләт телләрен гамәлгә ашыру комиссиясе аңардан электрон кырда татар теленең торышы турында хисап сорады. Яңа министр электрон хөкүмәттә татар теленең шактый аксаганын таныды.

Татарстан башка төбәкләрдән аермалы иң беренчеләрдән булып интернетта электрон хөкүмәтен булдырды. Бу республиканың үзенә бер “визит карточкасы”на әверелде. Элекке элемтә министры Николай Никифоровның Татарстанда интернетны көнкүрешкә кертеп җибәрү тырышлыгын күрделәр – Мәскәүгә чакыртып алдылар.

 

Күз буяу өчен татар теле

 

Электрон хөкүмәт порталы шома эшли, кулланучылары да юк түгел, уңай яклары күп. Порталга кергән барлык диярлек министрлыклар, рәсми оешмаларның интернет сәхифәләрнең татарча вариантлары бар. Ләкин алар тулы көченә эшләми. Татар версияләре күз буяу өчен генә ясала кебек, чөнки заманча, уңайлы хезмәтләргә урын бирелми. Мәсәлән, электрон хөкүмәтнең урысча версиясе күптән яңартылды, дизайны үзгәрде, ә татарча вариантлары үзгәрешсез калды. Татар версияләре шактый зәгыйфь, яңалыклар бик соң яңара, өстәмә мәгълүмат юк. Татарча сәхифәләр бары тик номиналь рәвештә генә, ике теллелек барлыгын күрсәтер өчен генә ясалган кебек. Татарстан эчке эшләр министрлыгының сәхифәсе гомумән бер телдә – урысча гына эшли. 

 

Элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “татар телендә рәсми сайтларны алып барыр өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, ләкин ни өчендер бу кулланылмый, татар телле вариантларының яңалыклары яңартылмый”, дип аптырый.

 

“Рәсми порталга кергән 240 рәсми сайтның 60ның гына татарча версиясе бар. Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы 42 ведомство, учреждение бар, ләкин аларның бары тик тугызының гына татар версияләре бар. Ике телдә дә бертигез эш алып барыр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, ләкин кайбер министрлыклар, ведомстволар аны кулланмый. Русия федерациянең Татарстанда эшли торган 49 структурасының бары тик берсендә генә татар версиясе бар. Иң гаҗәпләндергәне – Русия, чит илләрдә эшләгән Татарстан вәкиллекләре рәсми сайтларының берсендә дә татарча сәхифә юк”, диде Роман Шәйхетдинов. 

 

Татарча мәгълүмат эзләп керүчеләр бар, укырлык яңалык – юк

 

Министрлык, ведомстволарның татарча сайтлары булу бер, моннан тыш, контентны вакытында яңарту, сәгате белән яңалыкларны элү дә кирәк.

 

Роман Шәйхетдинов, “рәсми порталда яңалыклар тасмасы бөтен көченә эшләми. Урысча версияләр көненә берничә тапкыр яңара, ә татарчасы берничә көнгә соңга калырга мөмкин”, дип әйтә.

 

“Мисал өчен, апрель аенда һәрбер министрлыкның ике телдә чыккан яңалыкларын тикшердек. Бу айда 5 меңнән артык урысча яңалык булган, ләкин аларның 684е генә татарча басылып чыккан. Халыкка мөһим, кызыклы, даими рәвештә аларга мөрәҗәгать итә торган сәхифәләр бар, ләкин мәдәният, яшьләр, спорт, туризм, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау, гадәттән тыш хәлләр министрлыклары һәм Татмедиа татарча яңалыкларының күплеге белән мактана алмыйлар. Татарча яңалыклар тасмасы берничә көнгә соңга калып яңара. Гәрчә бу министлыкларның интернет сәхифәләренә татар телле мәгълүмат эзләп керүчеләр шактый булуын аңларга кирәк”, ди элемтә министры.

 

Моннан тыш, шуны әйтергә кирәк, интернетта Татарстандагы район берәмлекләренең дә сайтлары бар, моңа кадәр алар да бары тик урысча гына эшләде. Бу турыда татар активистлары Рөстәм Миңнехановның Твиттерына да,  Илдар Халиковка да яздылар. Бу эштә дә алга китеш сизелә кебек, чөнки әлеге вакытта аны тәрҗемә итү эше бара, ләкин өстенлек бары тик урыс сәхифәләргә булырмы, әллә татар теленә мөнәсәбәт үзгәрерме, сорау ачык кала.

 

"Интернетта татар теленең үсеше турында түрәләр дә уйларга тиеш"

 

Рашат Якупов дәүләт даирәләреннән сәхифәләрегез татарча булсын дип, аларны даими рәвештә тикшереп тору дөрес түгел, бу эш автоматик рәвештә барырга тиеш дип саный.

 

“Безнең ел дәвамында Татарстан хөкүмәтенең сайтларын күзәтүебез нәтиҗә бирә кебек, тик бу процесс бик әкрен бара. Сайтларның татар һәм урыс вариантларын чагыштырганда, татарчасы нык аксый.

 

Татарча белүчеләр болай да яңалыкларны урысча карый дип әйтергә мөмкин, татарча версияләр әллә ни кирәк тә түгел кебек күренәдер. Ләкин мин үзем, минем кебек шактый кешеләр татар телле мәгълүмат алырга тели. Андыйлар күп түгел, шулай да бездә ике теллелек икән, рәхим итеп, дәүләт структуралары канунны бозмасыннар.

 

Казан мэриясе сайтында татарча яңалыкларны укучылар берничә дистәдән артмый. Моның сәбәбен интернет сәхифәсенең администраторлары аның үсеше өчен бармакка бармак та сукмавыннан күрәм. Гомумән, хөкүмәт татар сайтларына PR эшләми. Татар телле укучыларны җәлеп итәр өчен берни башкарылмый.  Татарстан сайтларының татар телендә үсеш мәсьәләсенә җитәкчеләрнең игътибар итүләре мөһим, моның өчен акча да чыгарып салырга кирәк. Татар телле сәхифәләр урыс теллесе белән бертигез дәрәҗәдә булырга тиеш.

 

Түрәләргә шикаять язуның файдасы бар, тик эш әкрен бара. Твиттерны  кулланган Рөстәм Миңнехановка, Чаллы башлыгы Васил Шәйхразиевка мөрәҗәгать итү җиңел. Чаллы шәһәре сайтының татарча варианты юк дип берничә кеше язды – булдырдылар.

 

Ә менә Татарстанның рәсми мәгълүмат агентлыгы – Татар-информга яз ни, язма ни, файдасы юк. Алар төп игътибарны урыс версиясенә бирәләр, шул сәбәпле татарча сәхифәсе урыс теленә караганда зәгыйфьрәк. Тематик яктан бик тар, мәсәлән, дөнья хәбәрләре юк, татар телендә матбугат конференцияләр уздырылмый. Ә урыс сәхифәсендә ни өчендер чит ил, Русия йолдызларына өстенлек бирелә, татар мәдәнияте, ислам тематикасы икенче дәрәҗәгә куела”, дип саный татар Википедиясе идарәчесе Рашат Якупов.

 

Миңнехановка  татарча iPad белән iPhone

 

Татар телен заман белән бергә атласын дисәк, бу эшне бик тиз башкарырга кирәк, чөнки заман белән бергә технология дә үзгәрә. Microsoft белән сөйләшеп, аның продукцияләре татарчага тәрҗемә ителде. Мисал өчен, Рөстәм Миңнеханов яраткан iPad белән iPfone җитештерүче Apple белән килешеп, аларны тулысынча татарчалаштырып булыр иде. Бәлки, татар хәрефләре булса, күңелләре күтәрелеп, Рөстәм Миңнеханов белән Васил Шәйхразиев та ешрак татарча язарлар, Твиттерда туган телләрендә җавап кайтарырлар иде.

 

Татар теленең интернет киңлекләрендә кулланышын арттыру уңаеннан Татарстан хөкүмәте рамблер.ру, майл.ру кебек интернет чыганакларга интерфейслары белән бергә эзләү системаларын татарчага авыштыру турында мөрәҗәгать итү дә урынлы булачак. Бу уңайдан республика җитәкчелеге Татарстанда эш итүче барлык телефон-коммуникация компанияләрендәге белешмә хезмәтендә татарчаны да куллануларын сорый алырлар иде. “Билайн” белән “Мегафон” үрнәгендә башкалар да call-үзәк оештыра алыр иде. Министр Роман Шәйхетдиновка ерак барасы түгел, турыдан-туры “Телесет” белән элемтәсе бар, эшне алардан башлау дөрес булыр.

 

Гомумән, барлык чыккан аудио, видео продукция (мисал өчен, татар аш-суларын әзерләү, татарча биюгә, чигү чигәргә өйрәтү остаханәләре, татар халык җырлары, элекке спектакльләр), татарча чыккан яңа сүзлекләр, белешмәләр, фәнни хезмәтләр Татарстан электрон порталына урнаштырып барылса, бу күпкә файдалырак һәм уңайлырак булыр иде.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

№ | 19.06.2012

Ата Мәргуп #6187

$
0
0
20.06.2012 Авыл
Әтием ягыннан бабам Солтанның бертуган сеңлесе Мәргуп әбинең исеменә «ата» өстәмәсе кайчан тагылганын төгәл генә әйтә алмыйм, әмма ник кушылганын авыл халкы да, без туганнары да тәгаен яхшы беләбез. Курку белмәс йөрәкле, уңган, җитез, мөстәкыйль булганы өчен «ата» кушаматы бирә аңа халык. Аның турында, аның белән бәйле вакыйгалар турында мәкалә генә түгел, роман да язып булыр иде.

Ләкин мәкаләнең дә, романның да үзәк сызыгы булып кечкенә генә җыйнак гәүдәле Мәргуп әбиңнең бар эшне дә үзенең генә рухи һәм физик көченә таянып башкара алу сәләте торыр. Сугыш чоры хатын-кызларының барысына да хас инде мондый сыйфатлар диярсез бәлки. Тик башкалар күмәкләшеп эш башкарса, Мәргуп әби гомере буе кеше эшләгәнне яратмыйча, гел берүзе аерылып эшләгән. Аның башкарган һәр эше җиренә җиткереп үтәлүе белән башкаларныкыннан аерылып торган.

 

1920 елдагы көчле янгыннан соң, бик зур авыл булган Димскәйдән эреле-ваклы алты яңа авылга нигез салына. 25-30 хуҗалыгы булган бу авыллар 70-80 нче елларга тикле яшәүләрен дәвам итәләр. Колхозлар көч алгач, кулларына акча кергән халык, зур матур өйләр салып, яңаңдан Димскәй авылына күңченә башлый. Мәргуп әби һәм шул исәптән без дә яшәгән Дәүләкән авылы халкы бик тиз күченеп тә бетә. Ләкин ни хикмәт, Мәргуп әбигә генә югарыдагыларның да, туганнарының да сүзе үтми. Электрны да өзәләр. Бушап калган өйләрне дә сүтеп алып китеп бетерә баралар. Ата Мәргупне генә бер нәрсә дә куркытмый. Авыл читендәге зират янында урнашкан йортында берүзе сигез ел яши. Бу юлларны укыганда, бәлки, кайберәүләр ике тәрәзәле иске генә өйдә яшәүче кәкрәйгән карчыкны күз алдына китерәдер. Алай булса, ата Мәргуп буламыни инде ул!

 

Тәрәзәләре, рус капкасы ялт итеп буялган алты почмаклы өйдә яшәде Мәргуп әби. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, бер елны аның сарыклары 25 башка җитте. Сөт өчен кәҗә тотты, кош-кортны әйтмим дә инде: каз-үрдәк, тавык белән ишегалды тулы. Җиләк-җимеш, яшелчә бакчасы, 30 сутый бәрәңгесе чип-чиста итеп уталган-эшкәртелгән булыр иде аның. Әле шуларга өстәп умарта тота, урманга барып җиләген җыя. Өендәге, каралты-курасындагы чисталыкны үрнәк итеп куярлык.. Берүзең печән чабып кыш асрап чыгып кара әле син шул кадәр терлекне 70 яшеңдә. Хәстәрен күреп, базарга алып барып сатып кара. Ярар сәламәт булсаң, эшен эшләрсең. Берүзең бер авылда курыкмыйча ятып йокла әле. Йөрәкле дә булган инде Мәргуп әбиебез дим. Әле йөрәкле генә түгел, кунакчыл да иде үзе. Җәй көннәрендә Дәүңләңкән тауларында җиләк җыеп арыгач, без өеребез белән туры аның янына чәй эчәргә ашыгабыз. Ә ул самавырын куеп, бөтен тәм-томын өстәленә тезеп, безне каршы алыр иде. Андый тәмле чәй беркайда да юк. Кыстый-кыстый, саңмавырын яңарта-яңарта, үзе белән рәттән 7-8ң чынаяк чәй эчертә иде ул безгә. Чәй эчкәч, иң рәхәте башлана: ике якка ачышлы матур бизәкле ишектән үтеп, музей шикелле җыештырып куелган түр якка узасың да салкынча идәнгә тәгәрәшеп ял итеп аласың. Әниләр Дәүңләңкәнне сагынып хатирәләрен яңарталар. Без, бала-чага, өй түрендә үсңкән агачлар күләгәсе төшңкән тәрәзәләргә карап, Мәргуп әбинең яшьрәк чактагы маҗараларын тыңңлыйбыз. Ул иренмичә, ничек итеп сарык йоны теттерергә Баулыга баруын, аннан кайтканда буран чыгып адашып, Дәүңләкәнгә юл таба алмыйча «туда-сюда упять Кләчңүвңке» дип, бер руска адашуын аңлатканын сөйли. Без көлә-көлә тәгәрибез. Ул җәяүләп Баулыдан кайтышлый Ключевка исемле рус авылыннан чыгып китә икән дә адашып яңадан шул ук авылга Дәүңләкән дип кайтып керә икән. Өч тапкыр уратып чыккач кына юл сораган, теге русларга кереп кунып чыккан.

 

Менә шулай, бураннар да куркытмаган, яңгырлар да, җилләр дә. Ялгызак булып яшәү аның тормыш рәвеше булгандыр, күрәңсең. Гаепләүчеләр дә табылгандыр. Бәлки, берәр саллырак сәбәбе дә булгандыр. Беләсегез килсә, сигез ел берүзе бер авылда яшәде дә үлде түгел бит әле ул. Димскәйдән аерылып чыгып, кире кушылмыйча калган Райлан авылында өр-яңа алты почмаклы өй җиткезеп, гомеренең соңгы көннәренә чаклы шунда яшәде. Үзен бер кешедән дә кимсеттермәде дә, уфтанмады да, бер кешегә дә ялынмады да, ялвармады да. Үз тормышына үзе хуҗа булып нәкъ аталарча яшәде. Кыюлыгы, уңганлыгы аны матди яктан да, рухи яктан да ныгыткан, кешеңләрдән бәйсез иткән.

 

Мәргуп әби турында язып бер кешене дә шаккатырасым да, туганыбыз белән мактанасым да килмәде. Тормыш авырлыкларына бирелеп, җиңел тормыш өмет итеп мескенләнеп яшәүче берничә генә ир-ат бу мәкаләне укыса һәм Мәргуп әбидән үрнәк алса, бик яхшы булыр иде.


Гөлфия СОЛТАНОВА

№ |

“Әче” булмасын өчен #6188

$
0
0
20.06.2012 Җәмгыять
Яше 21дән ким булган парларны ЗАГСка кертмәскә. Россия Юстиция министрлыгы законга әнә шундый төзәтмәләр кертергә ниятли. Хокук белгечләре фикеренчә, туйларда кычкырыла торган “әче” сүзенең мәгънәсен егет-кызлар 21 яшь тулгач кына аңлый башлый.

Әлеге тәкъдимнәр министрлыкның Санкт-Петербургта оештырылган конференциясе кысаларында яңгыраган. Белгечләр фикеренчә, Гаилә кодексына кертеләчәк мондый үзгәрешләр көн кадагында торган яшь аналар, алардан туган үксез балалар проблемасын хәл итәргә булышачак. “Кеше ата-ана булыр өчен җитлегергә, үз өстендә нинди җаваплылык ятканын аңларга тиеш. Бүген исә кайбер яшь аналар урта белем алып та өлгерми – бала таба”, – ди бу хакта әлеге конфе­ренциядә катнашкан юрист Виктория Пашкова.

Конференциядә тәкъдим ителгәнчә, гаилә кору өчен рөхсәт ителгән чор булып 21 яшь саналырга тиеш. Кагый­дәләрдән искәрмә буларак (билгеле, җитди сәбәпләр булганда), әлеге чикне 16 яшь­кә кадәр төшерергә рөхсәт итәргә ниятлиләр.

Ә Россиянең 27 төбәге бу мәсьәләне күптән “сабыйлар” файдасына хәл иткән. Әйтик, Белгород, Владимир, Волгоград, Мәскәү өлкәлә­рендә гаилә кору яше итеп 14 яшь билгеләнгән. Мурманск, Рязань, Тверь, Чиләбе өлкә­лә­рендә, Кабардин-Балкар рес­­публикасында 15 яшьтән гаилә корырга рөхсәт ител­гән. 




№122 | 20.06.2012

Татар пенсионеры Архимедның да теше үтмәгән математик мәсьәләне чишкән (ВИДЕО) #6189

$
0
0
20.06.2012 Җәмгыять
Фаат Галләмов математик почмакны циркуль һәм линейка ярдәмендә өч тигез кисәккә бүлә алган. Моны ул видеога төшергән. Фаат Галләмовның туганнары “АиФ-Казан” газеты редакциясенә җибәргән хатында, бабаларының гасырлар буенча җавапсыз калган мәсьәләне чишә алуы турында сөйләгән.

“Почмакны линейка һәм циркуль ярдәмендә өч тигез кисәккә бүлү – антик математиканың бүгенге көнгә кадәр чишелеше табылмаган классик мәсьәләсе. Бу мәсьәләгә Архимедның да теше үтмәгән булган. Ә XIX нчы гасырның француз математигы Ванзе бу мәсьәләнең чишеле юк дип исбатлаган булган.

Фаат Галләмов бу мәсьәләне беренче тапкыр 50 нче елларда армиядә хезмәт иткәндә “Юный техник” журналында очрата һәм 50 елдан соң аны чишүгә ирешә”, дип хәбәр ителә хатта.

Кызганычка каршы, Фаат абзый бүгенге көндә мәрхүм инде. Ул 2011 елның 20 июнендә йоткылык рагыннан дөнья куйган. 2010 елның ноябрендә төшерелгән видео аның туганнарында саклана.

Талантлы бабаларының якты хәтерен саклау йөзеннән, туганнары ул видео белән башкаларны да таныштырырга булган. Алар математика галимнәре һәм барча кызыксынучылар мәсьәлә чишелешен тикшереп карар дип өметләнә. 


---

№--- | 20.06.2012

Ял итәм дип, кармакка эләкмә... #6190

$
0
0
20.06.2012 Җәмгыять
Җәй җитүгә күпләр берәр җиргә китеп ял итү ягын карый. Совет заманында хәллерәк апа-абыйларыбыз Кара диңгез буе, Абхазия яклары белән чикләнсә, бүген татарстанлылар Төркиядән башлап, Гаити утрауларына кадәр сәяхәт итә. Акчаң гына җитсен!

Туристик фирмада эшләүче бер танышым сөйләвенчә, бүген кешеләр ялга акчаны алдан ук хәстәрли. Диңгез ярында сырт кыздырырга теләгәннәр кредит алса ала, ләкин ел буе көткән сәфәреннән баш тартмый. Ә инде акчалы кешенең таләпләре дә үсә.

Иптәшем сүзләренә караганда, ел саен ял итәргә очучылар бүген Төркия белән генә канәгатьләнми. Күпләр анда үзебезнекеләрнең үк шыплап тулганын ошатмый. Мисырның да бүген модада түгел икәне ачыкланды. «Хәзер Кариб утрауларын, Мексика, Доминикан Республикасын, Таиланд тирәләрен карыйлар. Бүген тынычлыкны, табигатьне яратучылар таулырак, кыргыйрак урыннар эзли. Безнең фирма аның белән шөгыльләнмәгәнгә, аларга тискәре җавап кайтарабыз», ди танышым.

Рухи кыйммәтләрне кайда табып була?

Кайберәүләр исә ниндидер рухи кыйммәтләр эзли. Минем бер якын иптәшем Наилә дә шуны эзләп, таулы бер урынга китеп барды бит. Узган ел да барып кайтты инде ул анда. Шулкадәр ошады ди, «җир энергиясе чыга», догалар кабул була торган урын турында ел буе хыялланды ул. «Анда яхшы егет, фатир, эш теләгән идем, барысы да булды», дип сөенеп туя алмады дустым. «Теләкне монда да теләп була, ник анда әллә ничә мең сум түләп бардың?» дигәч, Наилә мине тыңларга да теләмәде. Шунда танышкан егете бу урында инде ике тапкыр булган. Иптәшем дә, егете дә аннан кайткач медитацияләр белән мавыга башладылар. Диндәге кызның намазларын калдырып, музыка кушып, кулларын күтәреп утырганын күргәч, аның «рухи азык» дигәненең секта ише әйбер икәненә шигем калмады.

Интернетта бу җир турында язылганнар уемны исбатлады. «Махсус тренинглар үткәрәбез, рухны чистартабыз» дигән сүзләр еш кабатлана. Клиентлары да ярлы кешегә ошамаган - киемнәрендә затлы фирма логотиплары ялтырый. Хәер, форумнарда монда килгән кешеләрнең барысының да сектага иярмәве әйтелә. Чөнки монда дәресләргә йөрү өчен генә килмиләр, биредә табигате матур, су коенырга, сәяхәт итәргә була. Ә менә ул урынның чит планета кешеләре белән элемтәсе, энергия чыккан урын дигәннәренең уйдырма, миф булуы ачыкланды. Һәрхәлдә, минем өчен.

Бәхетле булыр өчен акча да табыла!

Реклама видеоларында бер әйбергә игътибар иттем. Кеше тулы автобус. Шофер янында микрофон тоткан бер ханым тора. Ул бер җөмлә әйтә дә, тегеләр шуны кабатлый, тагын җөмлә әйтә дә, тегеләр янә кабатлый. Бер видеодан ук бу галәмәттән гайрәтем кайтты. Ә иптәш кызым ул урыннан башка бернәрсәне дә күрергә теләми!

Җир энергиясе белән туеныр өчен ике көн автобуста барып, ике атна палаткада йокла инде син! Әле, җитмәсә, шулкадәр акча да түлә! Табигатьтә ял итәм дисәң, әнә казан ал да, рөхсәт ителгән урыннарда ачык һавада ризык пешер. Кешеләрнең сектага тартылуын игътибар җитмәүдә, тормышта кыйбласы булмауда күрәләр. Бүген кешеләр «чит планета кешеләре яшәгән» урыннарга барырга акчасын да, көчен дә кызганмый икән, димәк рухи кыйммәтләргә мохтаҗлар аз түгел... 


Динара СӘГЪДИЕВА

№ |

“9 нчы сыйныфта ук, табиб булачакмын, дидем” #6191

$
0
0
21.06.2012 Спорт
Хоккейда, гадәттә, игътибар үзәгендә һәм җанатарларның телендә хоккейчылар белән тренер. Ләкин алардан тыш уенчыларны боз мәйданына әзерләп чыгаручы аерым бер зур команда бар. Болар еш кына күләгәдә кала, әмма команда җиңүендә өлешләре бәһасез. Шуларның берсе — “Ак Барс” хоккей командасы табибы Илмир Хәбибрахманов. Уен барышын ул тренер белән беррәттән игътибар белән күзәтә, берәр нәрсә булды исә, тиз арада йөгереп чыгып, ашыгыч ярдәм күрсәтә.

Илмир абый — югары дәрәҗәдәге профессионал. Зиннәтулла Билалетдинов Русия җыелмасына китсә дә, аны онытмый. Быел хоккей буенча дөнья чемпионатында җыелма команда уенчыларының сәламәтлеген нәкъ менә “Ак Барс”ның табибы Илмир Хәбибрахманов белән массаж ясаучы Рамил Салахиев кайгыртты. Илмир абый 7 апрельдә 50 яшен тутырды. Казанда аны тоту авыр булды, туган көнендә дә Русия җыелма командасы Евротурда уйнады, бәйрәм кайгысы түгел иде. Шулай да, очрашып, сөйләшергә вакыт тапты. “Бары тик өч кенә журналистка интервью бирәм, чөнки аларга ышанам”, — дисә дә, алдан сөйләшенгән җитез әңгәмә 5 сәгатькә сузылды.

“Әти Билалетдинов белән эшләгәнемне белсә, ышанмас иде”

— Илмир абый, “Ак Барс”ның һәр уенчысы турында яңалыкларны ишетеп торабыз. Командада мө­­һим кешеләрнең берсе булсагыз да, сезнең хакта, хәтта кайда туганыгызны да белмибез.

— Әтием — Илһам, ул Арча районының Япанчы авылыннан. Әнием Фирая да шул яклардан, туган  авылы — Әтнәнең Бәрәзәсе. Әти хәрби кеше, ракета  гаскәрләре командиры иде, шуңа күрә гаиләбез Советлар Союзын аркылыга-буйга гизде. Күчмә тормыш алып барган әти-әнинең ике улы дөньяга килә. Абыем Илфир белән Белоруссиядә тудык. Балачак шунда узды. Аннары әти пенсия яшенә җиткәч, аны Татарстанга күчерделәр. Башта Лениногорскида яшә­­дек, анда 2 нче мәктәптә укыдым. Аннары Буага күчтек, мәктәпне шунда тәмамладым.

Буш вакыт булмады, музыка мәктәбен­дә дә укыдым, үзебезнең ансамбль бар иде. Спорт белән шө­гыль­ләндем. Җиңел атлетикадан алдынгы идем. Хоккей да уйнадык, элек “Золотая шайба” уеннарында район командалары үзара ярышты. Әти хоккей ярата иде, уеннар башланса, тын да алмыйча карады. “Спартак” өчен җан атты. Аннары игътибары “Динамо”га күчте, чөнки анда яшь хоккейчы Зиннәтулла Билалетдинов пәйда булды. Әти һушы китеп аның уенын карады. “Менә бит татар, үзебезнең егет!” дип куана иде. Әгәр әти бүген исән булса, Зиннәтулла Хәйдәрович белән бергә эшләгәнемне күреп, аның бәхете эченә сыймас иде.

Әти иртә, 48 яшендә вафат булды. Абый да әти юлын сайлады, хәрби булып хезмәт итте, ләкин ул да 46 яшендә дөнья куйды. Икесенең дә ракета гаскәрләрендә хезмәт итүләренең нәтиҗәсе — яман шеш бе­лән китеп бардылар. Абыйның кызы Дилә ятим калды, ул миңа үз кызым кебек якын. Бүген ул Диля Даль исеме астында, җырчы буларак, Мәскәүне яуларга тырыша.

Аллага шөкер, әни исән-сау, Казанда яши. Быел ул, Алла боерса, 80 яшен тутырачак. Әнием белгечлеге буенча татар теле һәм әдә­бияты укытучысы, читтә яшәгәндә китапханәче булып эшләде. Ләкин Татарстанга күченеп кайткач, укытты. Әти дә, әни дә таләп­чән иде. Әни әле дә мине өйрәтә, юнәлеш күр­сәтә. 50 яшьне тутырсам да, беркая китеп булмый, аны тыңламый чара юк.

— Әтиегез дә, абыегыз да хәрбиләр. Сез ничек табиб булып киттегез?

—  Мәктәпне тәмамлаганда әни: “Өйдә ике хәрби. Җитте, бүтән кирәкми”, — дип әйтте. Минем дә артык теләк булмады, чөнки 9 нчы сыйныфта ук табиб булачакмын дигән карарга килдем. Ул вакытта каты чирләп китеп, хастаханәдә яттым. Дәваланганда ак халатлыларга ихтирамым артты, хирургларның эшенә мөкиб­бән киттем, бик кызыктым. Шуңа күрә Казан дәүләт медицина университетына укырга кердем.

Лечфакта укыдым. Укып бетергәч, Лаеш районының Столбище авылына җибәрделәр. Анда 5 ел дәвамында эшләдем, минем өчен ях­шы мәктәп булды. Чөнки авылда син берьюлы кар­дио­лог та,  хирург та, акушер да, лор табибы да. Нинди генә очраклар булмады!

Аннары Казанның ГИДУВ хастаханәсенә эләктем. Биредә  хирургиянең тернәк­ләндерү бүлегендә эшләдем. Күз алдына китерәсездер, кешегә Елизаров аппаратын куялар, аны алганнан соң кул яки аякларны эшләтеп җибәрергә авыр була. Менә без шул кешеләргә ярдәм иттек. Авыру йөреп китсен өчен көч салырга кирәк. Аның төрле методикалары бар, барысын кулландык. Бу сабырлык таләп итә торган бик авыр эш. Без чын мәгънәсендә кешеләрне аякка бастыру белән шө­гыльләндек.

Менә шунда эшләп йөр­гән вакытта безгә “Ак Барс”­тан мөрәҗәгать иттеләр. Татарстан хоккее йолдызлары Сергей Золотов, Роман Баранов, Эдуард Кудерметов, Михаил Сарматин, Олег Грачев травма алып, хастаханәгә эләктеләр. Бик тиз арада аякка бастырырга ки­рәк иде, башка табиблар баш тарткан, ә без булышырга карар иттек. Башкалар 4 ай вакыт кирәк дигән­дә, без 2 ай эчендә аларны янә көчле хоккейчыларга әверелдердек. Бик тиз тернәкләнделәр. Команда җитәкчелеге моңа шаккатты. Ул вакытта тренер Юрий Моисеев, менеджер Виктор Левицкий миңа хастаханә­дәге эшне берләштерергә тәкъ­дим итте. Көндез хастаханәдә, ә кичен “Ак Барс” клубына бара идем. Аннары ошап китте, тулысынча бу эшкә күчтем. 1997 елдан бирле “Ак Барс” хоккей клубындамын. Төрле тренерлар белән эшләргә туры килде.

“Төп бурыч — хоккейчының сәламәтлеге”

— Уенчылар һәрвакыт ях­шы формада булырга тиеш. Ләкин алар да кеше, салкын да тия, температура күтәрелә, ашказаны да авыртырга мөмкин. Хоккейчылар “барыбер уйныйм” дип каршы чыгалармы, сезне тыңламаган очраклар буламы?

— Уен сезоны алдыннан, гадәттә, һәрбер хоккейчы чәченнән алып аяк тырнагына кадәр тикшеренү уза. Йөрәге тыныч вакытта һәм йөгергәндә ничек эшли, кан басымы нинди — барысы да исәпкә алына, төрле анализлар ясала. Дөрес, алар да чирли, ләкин хоккейчылар тиз тернәкләнә, чөнки иммунитетлары көчле.

Табибларның төп бурычы — хоккейчыларның сәламәтлеген саклау. Уенчының температурасы булса, берсе дә бозга куалап чыгармый. Югары тем­пература булганда йө­рәккә зур көч килә. Безгә сәламәт хоккейчы кирәк. Авырган килеш бер тапкыр чыгар, яхшы уйнар, ләкин аның сәламәтлегенә зыян килергә мөмкин. Берсе дә таза спортчыны югалтырга теләми. Бу кыйм­мәткә тө­шәргә мөмкин. Хоккейчы: “Чыгам, уйныйм, теләсә нәр­сә эшлә, аякка бас­тыр”, — дип әйтергә мөм­кин, ләкин бу бик сирәк күренеш.

Тренерлар да табибларны тыңлый. Элегрәк колак салмыйлар иде, хәзер уенчыны кадерләп тоталар. Акыл белән эш иткән, тәҗрибәле җитәкче табиб белән сүзгә килми.

Хоккей клубы табибы уенчылар белән ешрак һәм тыгызрак аралаша. Һәрбер спортчыны нәрсә борчыганын беләбез. Психологик яктан да ярдәм итәбез. Гаиләләрендә нинди проблема булганы да безгә билгеле. Кайчак уенчының йә баласы, хатыны, якыннары чирләп китәргә мөмкин. Аларның сәламәтлеген дә кайгыртабыз, чөнки спортчы ата-анасы өчен борчыла икән, ул тынычлап уйный алмый. Ә безгә мөрәҗәгать иткәч, “минем проблеманы табиб хәл итә” дип ышана. Кәеф­ләре төшкән вакытлары була, бу очракта да ярдәмгә ки­ләбез.

Уен алдыннан тренер гына түгел, табиб та киңәш­ләр бирә. Хоккейчының трав­масы булырга мөмкин. Ул тагын егылырмын, аякны яки кулны авырттырырмын дип курка. Мәйдан кырына барып бәрелсәм дигән психологик курку туа. Бу очракта кешене тынычландыру безнең бурыч.

Кешеләрдә “уенны тренер белән беррәттән ник табиб та карый соң” дигән сорау туарга мөмкин. Бе­рәр нәрсә булса, сызгыру белән ярдәмгә барып җи­теп була бит. Ләкин уенны карау мө­һим. Чыгып йөгер­гән вакытта хоккейчы нинди травма алганын чамалыйм, нинди бәрелеш булганын күреп тор­гач, диагнозның нинди булырга мөм­кинлеген әйтеп була, йөгереп барганда ук ниләр эшләргә кирәклеге башымнан үтә. Спорт табибы төр­ле белгечлеккә ия булырга тиеш — мин берьюлы травматолог, кардиолог, терапевт, лор, пульманолог, гаст­роэнтеролог та.

“Билалетдинов кайда тиз, кайда сүлпән уйнарга кирәклеген белә”

— Илмир абый, “Ак Барс” уенын караганда шул кү­зәтелә: башта безнекеләр сүлпән уйныйлар, иренеп кенә хәрәкәтләнгән кебек. Аннары кинәт шәбәя төшә­ләр. Сезон уртасында ажгырып көрәшә башлыйлар, темпларын көчәйтә­ләр. Моның ниндидер хикмәте бармы? Табиб күзлегеннән моны ничек аңлата аласыз?

— Һәрбер хоккей командасының үз уен тактикасы бар. Уенчыларны аерып торган сыйфатлар — ул тизлек һәм чыдамлык. Алар бер-берсенә бәйле түгел, хәтта каршы килә. Мисал өчен, әгәр кешене тизлек сыйфаты аера икән, аның сабырлыгы, чыдамлыгы түбән дәрәҗәдә була. Спринтер 100 метрны яшен тизлегендә уза, ә марафонда ул йөгерә алмый, арый, хәле бетә. Ә марафонда йөгерүче тизлек җыя алмый.

Командалар ничек уйнарга кирәклеген  үзләре хәл итә. Сезонның башлангыч этабында яхшы күрсәткеч­ләргә ия буласы килгән клуб тизлеккә игътибар итә. Башта җитез уйныйлар, көн-дәшләр алдында үзләрен сынатмыйлар кебек. Тик озакка чыдый алмыйлар, ноябрь азагына пуля кебек аткан командалар төшеп кала башлый.

Җитди һәм тәҗрибәле командалар тизлек сыйфатларын плей-офф вакытында күрсәтә. Алар башта көч­лә­рен саклый, ә плей-оффnа тизлек белән чыдамлыкны тәңгәл­ләш­терергә тырыша. Бар да тренерның осталыгына бәйле. Бу очракта Зиннәтулла Билалетдиновка тиңнәр юк, ул барысын да исәпкә алып, кайчан, нинди уенда тизлекне арттыра башларга кирәклеген белә, чамалый.

— Быел Сез беренче тапкыр җыелма команданың табибы булып эшләдегез. Ничек, кем чакыруы белән анда эләккәнегезне сорамыйм. Болай да аңлашыла. Җиңү яулап кайттыгыз. Шулай да, читтә йөр­гәндә чагыштыру җиңел­рәк. Башка илләрнең спорт табиблары ничек эшли?

— Зиннәтулла Хәйдәровичка рәхмәт. Көтелмәгән­рәк булды ул, шуңа күрә үземне бәхет кошы тоткандай хис иттем. Яңа җирдә, мохиттә эшләгәндә белгән, үзең ышанган кешеләргә таяну җиңелрәк. Билалетдинов белән 7 ел бергә эшләдем, бер-беребезне күз карашыннан диярлек аңлыйбыз. “Ак Барс” эшеннән тыш өлгерә алыр идең”, дип әйткәч, билгеле, баш тартмадым. Аның белән бергә эшләү рәхәт. Профессионал булудан бигрәк ул кешелекле, олы йөрәкле шәхес. “Ак Барс” җитәкчелеге дә каршы килмәде, чөнки Билалетдиновка аерым мөнәсә­бәт, аның мөрәҗәгатен кире какмадылар.

Чит илдә, мәсәлән, НХЛ лигасында уйнаучы командада аерым массаж ясаучы һәм физиотерапевт бар. Бездә массажның төрлесе ясала.  Ә чит илдә алар кыздырып җи­бәрер өчен генә эшлиләр, уен алдыннан тәнне уяталар. Физиотерапевтның кулында боз була, аның төп эше — авырткан җиргә боз кую. Ләкин уен вакытында травматолог, хирург, лор табибы, окулист, нейрохирург, стоматолог була. Алар ике командага да ярдәм итә.

Ә бездә һәрбер команданың үз табибы һәм киң профильле булып саналабыз. Шулай да, уен вакытында ике “Ашыгыч яр­дәм” машинасы әзер тора, аның бер­се — реанимобиль. Татарстанда ул яктан эш яхшы куелган. Медицина мөһим тармак, моны җитәкчелек тә аңлый, бу юнәлешкә зур игътибар бирелә. НХЛда тагын бер галәмәт бар. Мисал өчен, хоккейчы бәрелгән икән, аны шундук рентгенга җи­бәрәләр. 10 тапкыр бә­рел­сә, шулкадәр нурланыш ала. Зарарлы, ләкин аларда шундый кагыйдә.

“Кеше гомере дигәндә көндәшлеккә урын юк”

— Ә хоккей командаларының табиблары үзара аралашамы? Мәсәлән, нин­дидер квалификацияне күтәрү курслары узасызмы?

— Әлбәттә, аралашабыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Уен Казанда уза икән, барлык шартлар тудырыла. Гади анализ ясарга туры килергә мөмкин, бу эштә булышабыз. Без, мәсәлән, башка шәһәрдә булсак, хас­таханәләр эзләп йөрмим, көндәш команда табибына әйтәм, ул барысын да йөгертеп эшләп бирә. Бу бернинди канунга язылмаган кагыйдә. Кеше сәламәтлеге, гомере турында сүз барганда көндәш команда хоккейчысымы, безнекеме — аерма юк.

Ел саен Ярославльдә КХЛ табибларының семинары уза. Очрашуга көчле профессорлар килә, чыгышлар ясала. Чит ил табиблары да күп нәрсәгә өйрәтә. Спорт медицинасында һәрвакыт үзгәреш, яңа җиһазлар, яңа савыктыру методикасы барлыкка килә. Допинг контроль буенча укулар була. Бу бик файдалы. Ике ел элек Швейцариядә җыелдык.

— Илмир абый, спорт табибы булып эшләгән дә­вердә иң истә калган очрак бармы?

— 7 ел элек  ЦСКАга каршы уйнадык. Олег Терещенконың  “Ак Барс”та уйный башлавының беренче елы иде. Көндәш команда хоккейчысы терсәге белән башына китереп сукты. Зур тизлектә китереп бәргәндә Олег бозга лап итеп килеп төште. Аңын югалтты, теле аңкавын каплаган иде. Тә­н­ен көзән җыера башлады, бик куркыныч күренеш. Ярый Александр Степанов югалып калмады, миңа авызын каерып ачарга, телен тотарга ярдәм итте. Бу авыр очрак хәтердә бик уелып калды.

“Металлург” белән уйнаганда Новак бите белән мәрхүм Марекның тимераягына егылды. Колактан колакка кадәр бите киселде, кан чәчри башлады, яра бик каты булды. Зур авырлык белән канны туктата алдык.

Шулай ук Павел Дацук истә калды. Хәзерге көндә дөньяның иң яхшы хоккейчысыннан барлык табиблар да баш тарткан иде. Екатеринбург уенчысы тезенә операция кичерде, ләкин аягын бөгә алмый озак интекте. Ольга Корнеева бе-лән ярдәмгә килдек. Көн саен аның белән шөгыль­ләндек, бала кебек карадык, тәрбияләдек, нәти­җәдә аяк­ка басты. Ул безне рәх­мәт белән искә ала. Аның өчен шатмын, Детройт өчен уйный, чын йолдыз. Ләкин шу­ңа да карамастан, шундый ук гади егет булып калган. Бездә уйнаса, бик яхшы булыр иде.

“Хоккейчы сала икән, штраф салына”

— Хоккейчыларны бала кебек тәрбияләп, аларның ни ашаганына кадәр күзәт­кән кеше үзе  авырыймы соң?

— Табиблар — иң күп чирләүчеләр! Без дә кеше, ләкин гадәттә, табиблар үзләренә игътибарсыз. Кемнең инде хастаханәдә ятасы килсен?! Дару эчәбез дә, алга! Ә тикшеренү узган юк, берәр нәрсә тапсалар, бетте баш, дәваланырга туры киләчәк, аннары йокы да качачак.

— Спортчылар турында төрлесен ишетәбез. Салган килеш руль ар­тында тотылган очраклар да булды...

— Яхшы командада дисциплина өстенлек итә. Спорт хәмер белән дус түгел. Кайчак тынычланыр өчен шәраб эчеп куярга ярый. Чит илдә уеннан соң бер бокал сыра эчәләр, тик анда чаманы беләләр. Русиядә бу мәсь­әлә авыррак хәл ителә. Лә­кин хәзер хоккейчылар контракт­ка бәйле. Шуңа күрә эчеп, аларның берсенең дә эшсез каласы килми. Әгәр уенчыдан хәмер исе килә, ул тренировкага әзер түгел икән, акчалата штраф салынырга мөмкин. Ә бу зур сумма.

“Бер караштан гашыйк булу”

— Гаиләгез белән дә таныштырсагыз иде...

— Хатыным Ләлә белән 1979 елда таныштык. 1 сентябрьдә медицина институтында студент таныклыкларын алыр өчен чират торабыз. Ләлә миннән алдарак иде. Бер борылып каравы, күз сирпүе булды, аңымны югалтырлык дәрәҗәгә җиттем. Күзләр очрашты һәм күңел түренә кереп оялады. Ничек танышырга дип баш ваттым. Янына барырга кыймыйча, 4 ай буе йөрдем. Аның икетуган абыйсы минем белән бер төркемдә укыды, аңа рәхмәт, ул махсус безне очраштырып, таныштырды. 1983 елда өйлә­нештек, студент туе булды. Ә 1986 елда улыбыз Руслан туды. Хатыным шулай ук табиб, терапевт. Улым да медицина академиясен тәмамлады, ул медицина җиһазларын сату белән шөгыльләнә.

Улым “Ак Барс” фанаты. Аңа, әлбәттә, башкалар бе­лән чагыштырганда җи­ңел­рәк. Ул хоккейчыларны якын­нан күрә, таныша, аралаша ала. Руслан кәшәкәләр җыя, зур коллекция туплады. Бер уенны да калдырмый, кайчак аны, дусларын үзем белән алам. Хоккейны яхшы белә, стратегик яктан анализ ясый.

Бездә хоккей яратмаган кеше юк. Хатыным бер уенны да калдырмый карап бара. Әни дә, әби дә намазда, уен башланыр алдыннан да, беткәч тә намазларын укыйлар, догаларын кабатлыйлар. Әни Русия җыелма командасының соңгы уенын шифаханәдә булганда караган. Гел ирләр, яшь­ләр, ди, ләкин иң нык кычкыручы, барысын да белүче мин идем, дип сөйләп көлдерде.

Һәрвакыт әни язып бир­гән Коръән сүрә­ләрен йөр­тәм. “Фатиха”, “Ихлас”, “Нәс”, “Фә­ләкъ” сүрә­ләрен беләм, аларны укыгач, үземне калкан артында кебек хис итәм. Тормышта төр­лесе булды, зур югалтулар кичердек, ләкин безгә Аллаһ ярдәм итте. 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

№ | 18.06.2012

"Кәгазьгә газет бастыру шушы унъеллыкта бетә" #6192

$
0
0
21.06.2012 Матбугат
АКШ медианалатигы Кен Доктор: Газетларны кәгазьгә бастыру шушы унъеллыкта бетә, алар дигитал җиһазлар аша таралачак ди.

Традицион киңкүләм мәгълумат чараларының дигитал форматка күчүе котылгысыз. Бу күренеш инде шушы унъеллык ахырына ук тәмамланырга мөмкин. Басмалар үз укучылары белән бәйләнешләрнең яңа төрен, шулай ук акча эшләүнең дә яңа ысулларын эзләргә мәҗбүр булачак. Мәскәүдә үткән “Киләчәк медиасы” исемле форумда чыгыш ясаган белгечләр шундый фикерләр әйтте.

 

Анда абруйлы аналитиклар һәм дөньядагы киңкүләм мәгълумат чаралары белгечләре журналистика тәрәккыятенең төп юнәлешләре, интернетның тәэсире һәм гадәти вакытлы матбугатның киләчәге турында фикер алышты.

 

​​Америка медианалатигы Кен Доктор: “Элекке хәбәрләр дөньясы үткәндә кала. Зур тизлек белән ерагая бара. Без моны танырга тиешбез”, диде.

 

Кен Доктор әйтүенчә, дигитал форматка күчү инде барлык төп киңкүләм мәгълумат чараларында да күзәтелә. Ул шулай ук медиа базарында реклама керемнәренең кими, укучылардан җыелган акчаның арта баруын әйтә.

 

Дөнья киңкүләм мәгълумат чаралары базарында хәзер вакытлы матбугат керемнәренең 66 процентын реклама акчалары тәшкил итсә, 34 процентын басманы укучылардан җыелган акчалар тәшкил итә”, ди Доктор. Шул ук вакытта кайбер американ басмалары кеременең инде яртысын укучылардан җыелган акчалар тәшкил итә икән.

 

“Хәзер бу сәүдәнең төп өлешен реклама түгел, укучыларга тәкъдим ителгән хезмәтләр тәшкил итә”, ди ул.

 

Кен Доктор әйтүенчә, соңгы берничә елда Кушма Штатларда газетларның 20 проценты бөлеп ябылган, шул сәбәпле ун меңнән артык кеше эшсез калган. Әлегә ябылмаганнары исә кәгазь аша түгел, ә дигитал җиһазлар аша таратылганда гына исән кала алачак, ди Доктор.

 

АКШ халкының инде өчтән берендә диярлек планшетлар бар. Күп кенә илләрдә смартфон кулланучылар 50 проценттан арткан. АКШта үткәрелгән бер тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, мондый җиһазлар кулланучылар яңалыкларны көненә 13 минутка күбрәк укый башлаган.

 

Доктор шулай ук киңкүләм мәгълумат чараларына социаль челтәрләрдә актив эшләргә, интернетта укучыларны, мәгълумат таратуны һәм мобиль элемтәне контрольдә тотучы Google, Apple, Facebook, Amazon кебек  интернет гигантлары белән хезмәттәшлекне дә онытмаска тиеш, ди.

 

Киләчәктә вакытлы матбугат үз язмаларына традицион абүнә системын гына түгел, үзләре оештырган төрле төркемнәргә түләүле әгъза булып язылу тәртибен дә кертә алачак. Мәсәлән, Chiсago Tribune архив материалларын дигиталләштереп төрле темаларга электрон китаплар әзерли башлаган.

 

​​​​“Нәтиҗәле текст мәктәбе”нә нигез салучы Андрей Мирошниченко фикеренчә, киңкүләм мәгълумат чараларына киләчәктә медиабизнес белән бәйле булмаган башка керемнәр дә эзләргә туры килергә мөмкин. Интернет чорында һәрбер укучы үзе үк автор да була ала, мәгълуматның яңа чыганаклары барлыкка килү белән хәзерге киңкүләм мәгълумат чараларын караучылар, укучылар һәм тыңлаучылар инде хәзер үк кими бара", ди Мирошниченко.

 

Белгечләр дигитал форматка күчү барышында киңкүләм мәгълумат чаралары үз язмаларын онлайн тирәлеккә яраклаштырырга һәм аларны барлык мөмкин булган платформаларга таратырга тиеш булачак, дигән фикердә.

 

Кен Доктор бу уңайдан “биш экран” концепциясен тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, мәгълумат компьютер экранына, смартфонга, планшетка, интернетка тоташкан телевизорга һәм машинадагы мультимедиа җиһазына таратылырга тиеш булачак.

 

​​Бу фикерне The Boston Globe вице-президенты Джефф Мориарти да хуплады. Аның әйтүенчә, бер үк кешеләр мәгълуматны вакытына карап йә компьютер экраныннан, йә смартфоннан, йә планшеттан, йә интернет-телевизордан ала. Мәсьәлән, планшетларның иң күп кулланылган чагы кич белән булса, компьютердан көндез эш вакытында күбрәк карала. Смартфоннар исә көн дәвамында якынча бертигез дәрәҗәдә кулланыла.

 

Русия матбугаты смартфоннар белән планшетларга йөз тотарга тиеш

 

Русиядәге киңкүләм мәгълумат чараларына килгәндә исә, Европадагы газетлар белгече Джим Чизхолм аларга төп игътибарны смартфоннарга һәм планшетларга юнәлтергә чакыра.

 

“Русиядә мобиль элемтә куллану бик тиз үзә бара. Алар киләчәкне яулап алачак. Тормышыбызны нык үзгәрткән планшетлар да шулай ук киң таралачак. Бу бик зур мөмкинлекләр бирә һәм монда Русия медиасы да вәзгыятьне үзгәртә ала”, ди Чизхолм.

 

​​Татар интернеты һәм матбугат чаралары белгече Раил Гатауллин Русия бу өлкәдә алга киткән илләрдән 15-20 ел калышып бара, шуңа күрә безгә бу үзгәрешләр шул кадәр соңарып киләчәк дигән фикердә. Басма вакытлы матбугат бөтенләй бетәчәк дигән фикер белән ул һич килешми, алар бераз кимиячәк кенә, әмма бетмәячәк, ди Гатауллин.

 

Бу үзгәрешләр татар вакытлы басмаларына әлегә бик нык тәэсир итмәс, татар телен кулланучылар арта бара икән, татарлар ныклы торып телне сакларга тырыша икән, ул вакытта газетлар да булачак һәм аларны укучылар да булачак диде Раил Гатауллин Азатлык радиосына, милли басмаларның бу унъеллыктагы язмышы өчен борчылырга зур сәбәп күрмәвен аңлатып.


Наиф АКМАЛ

№ | 21.06.2012

100 баллың булмаса – 100 мең сумың булсын #6193

$
0
0
21.06.2012 Мәгариф
Бу атнада вузларда документлар кабул итү башланды. Дөрес, университет, академия һәм институтларның кабул итү комиссияләрендә әлегә кеше юк, чөнки быел мәктәп тәмамлаучылар БДИ сертификатларын әле алмаган. Татарстанда әлеге документларны 26 июнь көнне тапшыру ниятләнә.

Кабул итү комиссиясе алдыннан РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының мескен абитуриентларның тормышын катлауландыручы нинди дә булса яңалык уйлап табуына бер ел да үтеп өлгермәде әле. Бу юлы “сюрприз” түләүле белемнең бәясен шактый арттыруга бәйле (янәсе, аны дәүләт стандартларына туры китерү өчен): гуманитарийларга бер ел укыган өчен ким дигәндә 60 мең, ә “технарь”ларга 112 мең сум түләргә туры киләчәк. Мәскәүдән аермалы буларак, башка төбәк вузларында андый бәяләр беркайчан да булмаган, бигрәк тә инженер белгечлекләрендә.

 

“Нефть” “икътисад”тан кыйммәтрәк

 

Казанның техник университетлары – Туполев исемендәге КИТТУ һәм –КИТТУ-КХТИ бик озак вакыт яңа бәяләрне игълан итәргә базмый торды. Элеккеге КХТИ үз сайтында әлеге бәяләрне 1 июнь көнне урнаштырды (тиешле вакыттан соңрак), ә элеккеге КАИ моны әле һаман да эшләмәгән.

 

КИТТУ-КХТИ прейскуранты нигезендә, хәзер инженер белгечлеген йә ярлы, әмма акыллы абитуриентлар (аларны бюджет нигезендә кабул итәләр), йә хәллеләре генә үзләштерә ала. Хәзер барлык техник белгечлекләр дә 112 мең сум тора, ә узган ел әлеге вузның иң кыйммәтле һәм дәрәҗәле “нефть һәм нефть химиясе” факультетында бер ел укыган өчен 55 мең сум түләргә туры килгән. “Нефть” белән чагыштырганда дәрәҗәле гуманитар белгечлекләр – “икътисад”, “менеджмент”, “дәүләт һәм муниципаль идарә” алай ук кыйммәтләнмәгән: узган елгы 55 мең урынына 60,2 мең. БДИ буенча аз балл туплаучылар арзанрак уку йортына керер, ә аннары дәүләт эшлеклеләре биек трибуналардан илгә бик тә кирәкле инженер белгечлекләрен берәү дә сайламый дип лаф орыр, күрәсең.

 

Без күп кенә юнәлешләрдә абитуриентларны бюджеттан тыш кабул итүне шактый югалтырбыз дип борчылабыз, - ди КИТТУ-КХТИның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Марат Вәлиев. – Әмма без аларның кайберләренең популярлыгы үз ролен уйнар һәм хәтта 112 мең сумга да анда укырга керергә теләүчеләр табылыр дип өметләнәбез. Абитуриентлар артык кыйммәтләнгән белгечлекләрнең Татарстанда актив үсеш кичерүче сәнәгать белгечләре әзерләүгә йөз тотуын истән чыгармаска тиеш.  Ягъни, бу һөнәрләр – перспективалы: яшь белгеч шунда ук лаеклы хезмәт хакы түләнә торган эш табачак һәм тиздән белем алуга киткән чыгымнарны аклаячак.

 

Бюджеттан тыш бүлекләрдәге үзгәрешләрне истә тотып, вузлар быел ата-аналарның үз балаларын теләсә нинди мөмкинлекләр табып бюджет бүлекләренә кертергә тырышуына әзер. 2012 елгы кабул итү кампаниясе барышында конкурстан тыш укырга керүне тәэмин итүче инвалидлык белешмәсенә ия абитуриентларның күп булачагына шик тумый. Вузларның җаваплы сәркатипләре әлеге белешмәләрнең яртысы ялган булуын, андый абитуриентларның барлык бюджет урыннарын да диярлек биләвен ел саен сөйли һәм “инвалидларның” ата-аналары – табиблар, Пенсия яки Социаль иминият фонды хезмәткәрләре дип билгеләп үтә. Ә мәгънәсе?..

 

Яхшы әйбер арзан тормый

 

Дәүләтнекеләрдән аермалы буларак, уку бәясен үзләре билгеләүче коммерция вузлары хәзер бәя аермасын үз файдасына кулланып, абитуриентларны үзләренә җәлеп итәргә өметләнә. Әйтик, идарә, икътисад һәм хокук институты үзләренең юридик факультетында уку бәясе нибары 44 мең сум дип хәбәр итә, ә июль азагына кадәр түләп калырга өлгерсәң, 10 процентлы ташлама да ышандыралар. Шул ук вакытта КФУның юридик факультетында яңа прейскурант буенча уку 95 мең сумга төшәчәк. Моңа бәйле рәвештә КФУның юридик факультеты дипломын азрак чыгым тотып алу буенча “соры” схемалар да пәйда булган: иң элек коммерция вузына керәсең, анда күпмедер вакыт “арзанга” укыйсың, аннары университетка керәсең. Казанда хәтта моңа ярдәм күрсәтергә әзер фирмалар да бар: аларның “дәрәҗәле вузга курсны югалтмыйча күчерәбез” дигән игъланнары бөтен шәһәр буйлап ябыштырылган.

 

Мин андый эшкуарларның пәйда булуына гаҗәпләнмим: һәркем үз табышын эзли, - дип шәрехләп үтте КФУның җаваплы сәркатибе Сергей Ионенко. – Мин андый кешеләрнең нәрсә тәкъдим итүен белмим, әмма асылда алардан башка да күчәргә була, бары академик аерманы гына тапшырырга кирәк. Тик студент КФУда ике ел укыган очракта гына – әлеге вакыт аралыгында аның белем дәрәҗәсен университетныкына җиткерергә була.

 

Яңартылган прейскурант буенча, КФУдагы барлык юнәлешләр дә хәзер 60,2 меңнән 80 мең  сумга кадәр тора. Чаллы һәм Алабугадагы филиалларда да бәяләр Мәгариф һәм фән министрлыгы нормативына туры китерелгән. Ионенко сүзләренчә, анда 60,2 мең сум күләмендәге “минималь бәя” белән чикләнергә булганнар, чөнки Чулман аръягында кешеләрнең түләү мөмкинлеге түбәнрәк. КФУда иң кыйммәтлеләре техник белгечлекләр булган – “нанотехнологияләр һәм микросистемалы техника”, “мәгълүмати куркынычсызлык”, “мәгълүмати системалар һәм технологияләр”. Анда бер ел укыган өчен 112 мең сум акча чыгарып салырга туры киләчәк.

 

Әйтергә кирәк, Татарстан башкаласында югары белем алу бәяләре күрше төбәкләр белән чагыштырганда югарырак. Казан дәүләт медицина университеты белән Ижау дәүләт медицина академиясендәге бәяләрне чагыштырып, бездәге хакларның 30-40 меңгә артыграк булуын аңладык. Әйтик, КДМУның педиатрия факультетында бер ел уку - 104 мең, ә ИДМАда 74 мең сум тора. Стоматологиядә 132 һәм 93 мең сум түләргә кирәк. Без КДМУда моның ни белән бәйле булуы хакында кызыксындык.

 

- Яхшы әйбер арзан тора алмый бит, әйеме? – дип сорауга сорау белән җавап бирде вузның үсеш программалары буенча проректоры Ләйсән Мөхәррәмова. – Әйе, бездә бәяләр Мәскәүнеке кебек, әмма бу яхшы күрсәткеч. Дәрәҗәсе буенча безнең медицина вузы Россиядә 2-3 нче урында, безне Ижау академиясе белән чагыштырырга кирәкми. Гомумән, уку бәясе күп факторларга бәйле, аларның берсе штаттагы профессорлар саны, аларга югары хезмәт хакы түләргә кирәк. Моннан тыш, Казанда халык Ижау белән чагыштырганда баерак. Бәяләр дә нәкъ шуңа бәйле...


Венера БЕЛЯЕВА

№ | 21.06.2012

Шаман Кабан күле җеннәрен кузгатачак #6194

$
0
0
21.06.2012 Мәдәният
Казанга Тываның Кызыл шәһәреннән танылган шаман Лазо Довуевич Мунгуш килде. Ул бүген төнлә Кабан күле буенда чистарыну ритуалы үткәрәчәк. «ШК» хәбәрчесе атаклы шаман белән очрашып сөйләште.

Хоргум Даг дигән авылда туып үскән малайның әти-әнисе аерылышканнан соң, ана кешегә өч баланы үстерү кыен булыр дип, әтисенең апасы Лазоны үзенә тәрбиягә ала. Ә ул хатын шаман буларак таныла. Күп кенә сабыйларның кендек әбисенә әверелә. Аларның бабалары да шулай ук кешеләрне дәвалау белән шөгыльләнгән.

 

Узган гасырның егерменче елларына хәтле Тыва халкы табибның нәрсә икәнен дә белми. Аларны төрле авырулардан шаманнар коткара. Совет чорында үзләренә эшләргә ирек бирмиләр. Рәсми документлар буенча 1922-40 елларда 725 шаманны атып үтерәләр. Бүгенге көндә Тывада шаманнар шактый булса да, Лазо Мунгуш кебек танылганнары бик сирәк. Ул Кызыл шәһәрендә яши.

 

– Лазо, Сезнең әлеге сәләтегез кайчан ачылды? Беренче мәртәбә дәваланучыларыгыз кемнәр?

 

– 70 нче елларда үзем белән бергә эшләгән механизаторларны кырда ташка утыртып дәвалый башлаган идем. Аларга ярдәмем тигәннән соң халык килә башлады. Ул чакта яшерен генә эшләргә туры килде.

 

– Сезгә нинди авырулар белән мөрәҗәгать итәләр? Диагнозны үзегез куясызмы?

 

– Нинди генә авырулар белән мөрәҗәгать итмиләр. Остеохондроздан интеккәннәрне, имгәнүчеләрне, психик һәм башка авыруларны дәваларга тырышам. Кайберләре табиб диагнозы белән килә, кайсыларына үзем куям. Мин даруларны үзем ясыйм. Аларга ундүртәр төрле әйбер кушып эшлим. Соңгы вакытта яман шештән дәвалый башладым. Моннан сигез ел элек Түбән Новгородтан бер яшь кызны китергәннәр иде. Табиблар аны бер ай гомере калган дип җибәргән. Өч көн дәвалаганнан соң: «Сеңлегез ай ярым яшәсә, мине чакырыгыз», – дидем. Шуннан соң ул терелеп кияүгә чыкты. Туена да бардым. Бүген дә шалтыратып рәхмәтен җиткерә. Соңгы вакытта үзебездәге табиблар да көчле авыруларны миңа җибәрәләр. Үзебездәге сәламәтлек саклау министрының әнисен дәваларга туры килде. Реанимациягә авыр хәлдәгеләр янына, бала табу йортларына чакыралар.

 

– Үзегезне Тывада гына түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр икән. Анда да табиблар чакыруы белән барасызмы?

 

– Әйе, Швейцариядә җиде ел госпитальдә эшләп кайттым. Табиблар махсус чакырды. Анда өч гаилә мин дәвалаганнан соң балалы булды. Исемнәрен дә минем хөрмәткә Лазо дип атадылар. Казаннан кайткач, башта Монголиягә, аннары Латвия Президенты чакыруы буенча шунда китәргә җыенам.

 

– Казанга чакыру булса, килер идегезме?

 

– Дәвалау өчен юл чыгымнарын күтәрерлек кырыклап кеше җыелса, эшләргә урын була икән, нишләп килмәскә? Мин беркайчан да акчаны сорап алмыйм. Әгәр халыкка минем ярдәмем тия икән, мин куанам гына. Дөрес, дару бәясе кыйммәтрәк тора. Алдан ук әйтә алам, ноябрь аена кадәр мин буш түгел.

 

– Бүген күп кенә күрәзәчеләр кешеләргә киләчәк язмышларын әйтү белән шөгыльләнә. Сез дә әйтә аласызмы?

 

– Белсәм дә, мин киләчәкне әйтергә яратмыйм. Дөресен әйтсәң, кеше борчыла башлый. Аны әйтергә ярамый. Шунысын әйтим, кеше тормышы өчен иң куркыныч булып 27, 36, 45, 54, 63, 72 яшьләр санала.

 

– Үзегезгә кагылышлы сорау да бирим әле. Ни өчен муеныгызга төрле ташлар тагасыз?

 

– Алар кешене яман күзләрдән, бозымнардан саклый.

 

– Дәвалаудан тыш тагын ниләр белән шөгыльләнәсез?

 

– Мин көрәшче идем. Бүгенге көндә Россия категориясендәге хөкемдар да булып торам. Шахмат уйнарга яратам.

 

PS. 21 июньдә 22 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында Якутиядән килгән Степанида Борисова белән Лазо Мунгуш чыгышын күреп булачак.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА

№ | 21.06.2012
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>