Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Мәңге яшәсен дошман #6195

$
0
0
22.06.2012 Җәмгыять
– Үлеп кенә харап итте ул мине, – диде Лениза, үз язмышын бәян итеп. – Дошманың үлүдән дә кыенрак нәрсә юк. Менә хәзер кемне кара яндырып көнләштереп яшим дә кем белән узышыйм ди мин? Кыен, бик кыен дошмансыз калу...

– Зилә белән бер авылдан без, – ди Лениза. – Беребез югары оч, икенчебез түбән оч чибәре булдык. Мәктәптә дә яхшы укыдык – олимпиадаларга бер-беребездән узыша-узыша әзерләнә идек. Дошманлык шул елларда ук бөреләнсә дә, чәчәге чыгарылыш сыйныфында «атты». Икебез дә армиядән кайткан Раифка гашыйк булдык. Безгә – 15 яшь, Раиф исә егермесен тутырып кайткан әзмәвердәй егет. Танцыларны калдырыш түгел, болай да тал чыбыгы кебек билләрне нечкәртеп җибәрдек, инәйләрдән күлмәклек ситсыларны даулап кына торабыз. Икебезгә бер үк урын тәтеде – егетебез бер чыгуында мине, икенчесендә Зиләне озата иде. Менә шул чагында без бер-беребезнең бугазын чәйнәр дәрәҗәгә җиттек. Раиф шәһәргә китеп баргач кына тынычландык.

– Ник, Раиф синең ирең булып чыга түгелме соң инде?

– Әйе. Урта мәктәпне тәмамлауга Зилә дә, мин дә, үч иткәндәй, бер үк уку йортын сайлаганбыз булып чыкты. Алабуга педагогия институтына укырга кердек. Монда бер потокка туры килдек. Юк-юкта күрешеп торабыз. Бәрәч, берзаман кызлар Зилә артыннан Раиф исемле егет йөргәнлеген әйтмәсеннәрме? Мине корт чактымыни! Нинди Раиф әле ул – авылдашмы әллә? Белештек – шул икән. Студентлар белән кичә оештырганда пәйда булды ул. Минем шунда беренче дошманлыгым күпереп чыкты – үлсәм үләм, Раифны барыбер үземнеке итәм. Иттем. Бер тулай торакка килгәндә, и-и, авылдаш килгән, бер чәй эчертми чыгарасым юк, дидем дә бүлмәгә чакырдым. Ул: «Юк, рәхмәт, Зиләне эзләп килгән идем», – дип карышып маташты үзе. Әмма аны  кызлар кыстый-кыстый минем бүлмәгә тартып кертте. Алар чыгып китүгә, минем халат төймәм ычкынды... Ике айдан мин көмәнле идем. Шунда авылга кайтып никах укыттык.

Бәхетсез булдым дип әйтә алмыйм. Раифның Зилә белән минем арада икеләнүе хак иде. Мин өлгеррәк кенә булдым. Тавышланышып яшәдек дип әйтә алмыйм. «Теге вакытта бүлмәңдә ничек сихерли алдың син мине...» – дип кенә әйткәләштергәне булды.

– Зилә нишләде?

– Җиңелде. Минем каршыда борынын күтәрми башлады. Әмма аннары соң бер дигән ир табып, шуңа кияүгә чыкты. Бер мәктәпкә эшкә урнаштык. Мин биология, ул тарих укытты. Аннан икебез бер йорттан фатирлар алдык. Ярышу дәвам итте.

Син кешеләр нигә комарлы уеннар белән кызыксына дип уйлыйсың? Чөнки азарт дигән хис мәхәббәттән дә көчле! Шул азартка бирелеп янып яшисең, пульс көчәя, бит очлары алсулана. Адреналин, кайф ул! 35 яшькә чаклы Зилә белән икебез дә бер-беребездән узыша-узыша матур-зифа булдык, бервакытта да ялкауланырга, картаерга ирек куймадык, күздә сер бирми торган очкын сүнмәде.  Ә ул чукынчык үлде дә китте... Дошманым иде кәнишне, коллективта да аз аяк чалмады, аттестацияләр вакытында «яндыра» иде. Йөрәк өянәге тотты. Ире, бер кызы калды.

– Дошманлыкны татыгансың,  ә дуслыкны?

– Дуслык һәрвакыт ясалма төшенчә ул. Беркем дә беркемгә үзеннән дә уздырып бәхет-уңыш теләми. Анысы аның кыланчыклык кына. Кеше үзен яратырга, яраттырырга тиеш. Ә дошманлык сәламәт хис ул. Кешедән ким булмаска, узарга, үсәргә, ялкауланмаска. Мин дошманлык ягында. Шуңа әйтәм бит – Зилә үлеп китте, ә миңа ярышырга кеше калмады. Чәч-баш та каралмаган әле, фитнеска бармаганга да өч атна булды. Мәхәббәт булсын да нәфрәт булсын икән ул – алар булганда гына яшәп була...    


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

№ |

Россияне бүлгәләп сатмакчылар #6196

$
0
0
22.06.2012 Икътисад
Танылган эшмәкәр Герман Стерлигов үзәк матбугатта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министры Дмитрий Медведевка Россияне бүлгәләп сату тәкъ­диме белән мөрә­җә­гать итә. Яңа фикер түгел түгелен, әмма мондый мәкаләләрне укыгач, кем әйтмешли, ил өчен оят булып китә. Соңгы егерме елда упкын чигенә җитеп килүче Россиядә инде җир сатып көн күрергә туры килер микәнни?

Эшмәкәр Герман Стерлиговны тилеләр рәтенә куеп булмый булуын. Авыл хуҗалыгында да яңа кеше түгел ул. Колхоз-сов­хозлар таралып, дистәләрчә мил­лион сөрү җирләре эшкәртелми яткан, көн саен берничә авылы юкка чыга барган Россия­нең аяныч хәлен үз җилкәсендә татыган кеше ул. Җиде ел элек авыл хуҗалыгында сарыклар үрчетүгә дә алынган. Тик әллә ни мантымаган бугай. Инде менә Россия халкының төп байлыгы булган сөрү җирләрен чит илләргә сатып баемакчы...

 

Табигый байлыкларның күләме буенча Россиягә тиңнәр юк анысы. Шул исәптән сөрү җирләре буенча да. Бу кадәрле, байлыктан тиешлечә файдалана белү генә җитми. Бүгенге Россия, чыннан да, печән чүмәләсе өс­тендә утырган эт хәлендә. Үзенә дә кирәкми, башкача куллану җаен да тапмый. Шул ук вакытта Кавказ, Себер, Ерак Көнчыгыштагы хәлләр Россиянең җелеген суыра. "Бөек булып кыланудан файда юк. Россиягә хәзер исән калу турында кайгыртырга кирәк. Моның өчен кулланылмый яткан җирне бүлеп сата башларга вакыт", – ди Герман Стерлигов.

 

Хәер, Ерак Көнчыгышта да, Себер һәм Россиянең башка кайбер төбәкләрендә чит ил вәкилләренә шыпырт кына җир сату сәясәте күптәннән бара инде. Хабаровск краенда әнә кытайлар, үз авылларын булдырып, рәхәтлә­неп эшләп яталар. Анда яшәүче башка милләт кешеләренә сан калмый. Бигрәк тә эчәргә яратучы рус кешесенә рәт юк икән. Герман Стерлигов тәкъдиме буенча, русларның аек булганнарын тиз арада Россия үзәгенә күчерү кирәк икән. Мо­ның өчен җирне кытайларга яки алырга теләүче башка илләргә сатасы да, шул акчага күченергә теләк белдергән русларга үзәк­тән, ким дигәндә, 30 гектар җир биреп, бөтен уңайлыклары булган коттеджлар төзисе генә кала. Ә инде эчәргә яратучылар Себердә калсын, имеш.

 

Тагын шунысы бар. Милләт­ара дуслык турында сөйләнергә яратучы әлеге эшмәкәр ни өчендер бары тик руслар турында гына кайгырта. Ул тәкъдим иткән Үзәк Россиядә башка милләт вәкилләре өчен урын табылмас, шәт. "Кавказ Республикаларын, Татарстан һәм Башкортстанны сата алмабыз инде. Аларга мөстәкыйльлек бүләк итәргә туры килер", – дип уфтана ул.

 

Аның төп максаты – ничек кенә булса да "титуллы" милләт­не саклап калу.

 

"Рус милләтенең барлык аек көчләрен бер йодрыкка туплап, без, иң беренче чиратта, дөнья күләмендә иң көчле дәүләт булдырырга тиеш. Моның өчен Россияне бүлгәләп сатудан куркырга кирәкми. Ә инде җитәрлек дәрәҗәдә ныгып алгач, үзебездән көчсезрәк илләрне "ботарлап", Россия өчен яңа территорияләр, яулап алу мөмкинлеге булачак", – ди Герман Стерлигов. Бу юлларны укыгач, танылган эшмәкәрнең ни өчен Россиядә сарыклар үрчетергә алынуына төшенәсең төшенүен. Тик менә илдә җир сату сәясәтенең торган саен күбрәк колач җәюе генә күңелгә тия.


Камил СӘГЪДӘТШИН

№123-124 | 22.06.2012

Мондый афәтне оныту мөмкин түгел! #6197

$
0
0
22.06.2012 Җәмгыять
Туган илебезгә афәт килде. Сугыш башланды. Аның беренче көннәреннән үк әтине алып киттеләр. Балалар арасында иң олысы мин. Миңа - 15, энемә - 13, сеңелемә 3 яшь, ә әни дүртенче балага йөкле иде. Ул вакытта 7нче классны тәмамлаган идем инде, тик укуымны дәвам итә алмадым. Әнигә ярдәмче кирәк булганга, колхозда эшли башладым. Дүртенче ноябрьдә дүртенчебез - энем туды.

Беренче мәлләрдә әтидән хатлар еш килә иде. “Безне көне-төне сугышка хәзерлиләр, озакламый фронтка озатачаклар, минем янда Камышлы районыннан да кешеләр бар”, - дип язганы исемдә.

 

1941 елның декабрь азакларында ирләре янына бер төркем хатын-кызлар барачагы билгеле булды. Әнинең сәламәтлеге дә яхшы түгел, энемә дә 1 - 2 ай чамасы гына. Аның беркая да бара алмаячагын белеп, мин үзем әтием янына барырга булдым.

 

Шул вакыттан бирле 70 елдан артык гомер үтеп киткән бит, ирләре янына баручыларның кайберләрен онытып та бетергәнмен инде. Исемдә калганнардан Дәүләткол авылыннан Сафин Фатыйх абый янына Гыйльмениса, Гәрәев Фатыйх абый янына Гашия, Бозбаштан ирләрен күрергә Каюмова Минегаян һәм Бәдретдинова Җәүһәр апалар барды.

 

Әни мине юлга хәзерли башлады. Әтигә ипи, тәмәке, җылы оекбаш, бияләйләр һәм башка кирәк-яракларны барлап капчыкка тутырды. Кайбер сәбәпләр аркасында ирләре янына бара алмаган хатын-кызлар үтенеп күчтәнәчләрен баручыларга тапшырырга тырыштылар. Безгә дә, Камышлыдан Зәйнуллин Әхмәдулла, Йолдыздан Сафин Рәхимҗан абзыйга бирергә дип, хатыннары әйберләр китергәннәр иде. Барлык азык-төлекне, күчтәнәчләрне ике зур капчыкка тутырдык, капма-каршы китереп, ныгытып бәйләп иңбашыбызга асарга ясадык. Көтелгән көн килеп тә җитте. Чаналарга җигелгән атлар көч-хәл белән кар ерып баралар. Әйберләребез дә шактый күп җыелды бит. Үргә менгәндә төшәбез, түбән төшкәндә утырабыз. Юл карлы, көчле буран иде. Ниһаять, аның белән көрәшә-көрәшә Кләүле станциясенә барып җиттек.

 

Вокзалга барсак, анда ахырзаман диярсең, картлар әйтмешли, кыямәт купкан.  Халык вагоннарга керер өчен сугыша, тәрәзәдән сикерәләр, бер-берсен тартып алалар. Акырыш-бакырыш. Билетлар юк. Без билет ала алмыйча вокзалда өч кич кундык. Дүртенче көнне ике капчыгымны җилкәмә астым да тәвәкәлләп вагонга таба киттем. Хәзер дә исем китә. Ничек шул ике капчык белән шундый халык диңгезен үтеп, вагон ишегенә сыйганмын да, кергәнмен икән?!

 

Вагонга кергәндә күп хатын-кызларның берәр капчыгы төшеп калган, минем икесе дә исән иде. Моңа барысы да гаҗәпләнде. Бу баланы фәрештәләр саклагандыр, диештеләр. Ничек үземне таптамаганнардыр инде. Поездыбыз озакламый кузгалып китте.

 

Рузаевка станциясенә килеп төштек. Аннан безгә Качалай исемле авылга барырга кирәк, ә ул станциядән 3 чакрым ераклыкта, диделәр. Хатын-кызларның күбесендә берәр генә капчык булганга, алар шуны күтәрделәр дә китеп бардылар. Мин капчыкларымны кузгата да алмыйм, ач, хәлсезләнгәнмен. Җилкәмә асу түгел, сөйри дә алмыйм.

 

Вокзал тулы халык, солдатлар да бик күп. Ул авылга хәзер ничек барыйм инде дип уйлап, үзәгем өзелеп еларга тотындым. Солдатлар җыелды, сораша башладылар. Солдатларның бер-икесе: “Илтер идек, тик тиздән поездыбыз китәчәк”, икенчеләре: “Без каравылга барабыз”, - диделәр. Шунда әтием яшендәге бер абый: “Ипи бирсәң, үзем илтеп куярмын”, - дип шатландырды. Аның артыннан иярә-иярә үземне көч-хәл белән сөйрәп, авылга таба киттем.

 

Ул авылга барып җитеп, әтинең фатирын тапкач, солдатка зур табага салынган ипиемне бирдем. Ул куанып, минем белән саубуллашып китеп тә барды. Әти өйдә түгел иде. Төнге сәгать икедә генә ул бер абзый белән бергә кайтып керде. Иптәше Зәйнуллин Әхмәдулла абзый икән. (Аның улы Фәрит Әхмәдуллович озак еллар Камышлы районы администрация башлыгы урынбасары булып эшләде).

 

Икесе дә тирләп пешкәннәр, яндырган аттан пар бөркелгән кебек, алардан да пар бөркелә. Аларны биредә сугышка бик нык хәзерлиләр иде. Мине күргәч, аптырап ук калдылар. Капчыкларымны күтәреп карагач, шаккаттылар. Бер бөтен ипи бирдем озатучыга, дигәч, әти: “Хәзер, кызым, шундый заман, бер телем ипи өчен Мәскәүгә кадәр күтәреп илтергә әзерләр”, - диде. Ә Әхмәдулла абзый: “И-и кызым, кечкенә дә, төш кенә икәнсең, синең ничек итеп килеп җитүеңә аптырыйм”, - дип әйтеп куйды, “балакаем”, дип башымнан сыйпап, мине йомшак сүзләре белән күмде.

 

Әхмәдулла абзыйга хатыны җибәргән күчтәнәчне биргәч, ул елый-елый миңа рәхмәт укыды, өйдән килгән ризык һәм әйберләрне сыпырып, өйдәге хәлләрне, хатынымны, балаларымны күрдеңме дип, һәркайсының хәлләрен сорашты. Арып кайтуына карамастан, Сафин Рәхимҗан абзыйның күчтәнәчен дә шул төнне үк үзенә илтеп тапшырды Әхмәдулла абзый.

 

Аннан алар бер шинельне баш очларына куеп, берсен ябынып берәр сәгать йоклаганнардырмы, тревога булып, каядыр чыгып йөгерделәр. Шул китүләреннән төнге сәгать икедә генә кайтып, дүрттә тагын китеп бардылар. Өч кич кунып, миңа аларны 3 - 4 сәгать генә күрергә насыйп булды.

 

Без кайтырга җыендык. Сугышчыларга фронт киемнәре, кирәк-яракларны биргәннәр иде инде. Өйдән киеп барган киемнәрен әти, анда сезгә кирәгер, дип миңа биреп җибәрергә булды. Әхмәдулла абзый да кыенсынып кына: "Кызым, минекеләрне дә алып кайта алмассыңмы", - дигәч, нишлисең, алдым. Шундый мәрхәмәтле, йомшак күңелле кешегә ничек каршы киләсең инде? Ул миңа рәхмәтләр укыды. Сафин Рәхимҗан абзый да үзенең киемнәрен китерде. Тагын шул ике капчыгым әйбер белән тулды.

 

1942 елның башында бер төркем хатын-кызлар Рузаевка станциясенә юл тоттык. Барыбыз да хәлсез, буран, ачы суык, юл юк. Бер-беребездән калмаска тырышып, капчыкларыбызны сөйрибез. Станциягә килеп җиттек. Поездга утыруы да бик авыр булмады. Вагонга килеп керү белән, артымнан мунчадан чыккан сыман тирләп-пешкән әти килеп керде. Ул командирыннан мине озатырга соралган икән. “Шөкер, кызым, сине басып җиттем. Әйтәсе сүземне әйтермен. Минем исән-сау кайтканны теләгез. Укуыңны ташлама, укы, берүк укы”, - диде дә вагоннан чыгып китте.

 

Кләүлегә кичкә табан килеп төштек, урамда һаман буран, зәмһәрир суык. Без кемгә кирәк? Каршы алучыбыз юк. Менә шунда тәмуг газаплары башланды да инде. Ул елның суыкларын олылар хәтерлиләрдер әле. Җәяү башта Камышлыга, аннары Бозбашка кайтырга кирәк бит. Көч-хәл, бик кыенлык белән булса да кайтып җиттек, Аллаһыга шөкер, бер җиребезне дә туңдырмадык.

 

Менә өстәлдә әтиемнең сугыштан килгән хатлары, башка кәгазьләр. Сугышка 1941 елда китеп (аңа 43 яшь кенә була), 1942 елның январенда Көньяк фронтның 414нче укчы полкы составында минометчы булып утка барып керә, ул шул ук елның азагында каты яраланып госпитальга эләгә. Аннан чыккач, башта Сталинград шәһәре өчен барган сугышта чолганышта кала. Ач, һәр йорт өчен сугыша-сугыша, безнең гаскәрләр фашистларны Сталинградтан куып чыгаралар.

 

Тик әтием тагын каты яралана. Бераз дәвалангач, яңадан фронтка китә. Ул, гади солдат, Дон, Днепр, Днестр елгаларын кичеп, күп авырлыклар күреп, бөтен Европаны үтеп, Берлинга кадәр барып җитә.

 

Ул зарланырга, мактанырга, үзе турында сөйләргә яратмый иде. Искиткеч бит. Биш ел тоташ сугышта, көне-төне атыш, уннан артык яра, күп контузияләр ала. Биш ел буе бездән бер хәбәр ишетмичә яши. Без язабыз, ә хатыбыз барып җитми, чөнки әтинең кыр почтасы адресы гел үзгәреп тора.

 

Берлинны алгач, әтидән хат килеп төшүен хәтерлим. Ул анда: “Тиздән сезнең янга кайтам”, - дип язган. Бу хәл күптән булды бит инде, шуңа да күбесен онытканмын. Аның кайчан Кләүле станциясенә кайтып җитүен хәтерләмим.

 

Мин аны каршы алырга барырга булдым. Әлбәттә, җәяү инде, ул чакта бернинди машина да, атлы да йөрми иде. Үзебезнең Бозбаш авылыннан Камышлыга биш чакрым, Камышлыдан Йолдызга тагын сигез, Йолдыздан әле Кләүле станциясенә яңадан 15 чакрымны атларга кирәк. Мин станциягә барып җиткәч, поезд да килде. Вагон тәрәзәләре барсы да томаланган, поезд хәтта туктамады да, китеп үк барды. Мин нишләргә дә белмичә еларга тотындым.

 

Бер апа вокзалдан чыгып: “Солдатлар белән поезд Япониягә сугышка китте”, - диде.

 

Бу хәлнең 1945 елның нинди аенда булуын оныттым инде. Ач, юка киемнән кичкә каршы кире бер ялгызыма өйгә кайтып китәргә туры килде. Бу чакта миңа бары 19 яшь кенә иде.

 

Озакламый әтидән хат алдык. “Японнарга каршы сугышабыз, минем исән-сау кайтуымны теләгез”, - дип язган иде.

 

Японияне җиңеп, исән-сау 1946 елның декабрь азакларында әти күкрәгенә Кызыл Байрак ордены, 15ләп медаль тагып кайтып керде. Аның сугышта алган егермеләп рәхмәт хатлары да бар иде. Тик ул, 48 яшендә генә булса да, таушалып беткән, тешсез бер кеше иде. Әти колхозда счетовод (хисапчы) да, гади колхозчы да булып эшләде. Коммунист түгел. Мин белә башлаганнан бирле алар әни белән бергә намаз укыйлар иде. Укымышлылыгы өчен аңа Коръән Хафиз дигән кушамат та такканнар, әтинең Коръәннең күп сүрәләрен яттан белүе турында әтинең әнисе сөйләгәне истә калган.

 

Ул да бик тә гыйлемле карчык иде. Бер уйласаң, искиткеч хәл бит. Әби өч улын (минем әти араларында олысы, икенчесе Нәгыймулла абзый, иң кечесе Сәйфулла абзый) сугышка озатканда өчесенә дә берәр дога - өч дога язып бирә: "Бу доганы саклагыз, күп авырлыклар күрергә туры килсә дә, сез сугышта үлмәссез, кире әйләнеп кайтырсыз. Тик бер Аллаһының барлыгына ышаныгыз, аңа таяныгыз. Мин генә сезне башкача күрә алмам инде", - дип өчесен дә сугышка озата.

 

Гаҗәпләнерлек хәл: әти дә, башка энеләре дә - өчесе дә сугышны тәмамлап, исән-имин кайттылар. Күп мәртәбәләр яраланып, өчесенең дә сөякләре сынып беткән булса да, гарипләнеп калмадылар.

 

Кайберәүләр шушы изге кешеләрне хәзер юкка чыгарырга, оныттырырга тырышалар. Моны мин олы гөнаһ дип саныйм. Сугыш – ул афәт. Әйе, исән калганнарга кайчакта: “Безнекеләр әнә үлгән, ә сез исән калгансыз”, - диләр. Шул газапларны кичереп, интегеп, исән калганга алар гаеплеме икән соң?

 

Шундый язмыш, сугыш булганга халыкның бернинди дә гаебе юк бит. Алар исән калганнар, хөрмәткә лаеклылар. Сугыштан соң илебез ныгыды, без бераз булса да муллыкта яшәп алдык, ә сугышта вафат булучыларны онытырга безнең хакыбыз юк. Бүгенге көндә исәннәрне хөрмәтләргә бурычлыбыз. Сугыш ачысын, газабын, сугыш афәтен онытырга һич тә мөмкин түгел.


Әфидә КАЮМОВА (САФИУЛЛИНА)

№26 | 23.06.2012

“Әлфия апагыз да картаеп килә бит” #6198

$
0
0
22.06.2012 Мәдәният
Без артистларны юбилейлары җитә башлагач кына искә төшерергә гадәтләнгән. Шуңа күрә башка вакытта аларның хәлләрен белешкәнгә сөенеп куялар. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия апа Авзалованың кызы Зөлфия Америкадан кайту белән аларга барып сөйләшеп утырырга килештек.

Алар үзләрен танылган җырчы баласы дип уйламаган

Фатирларына килеп керүгә, Әлфия апа үз туганыдай каршы алды. Һәрвакыттагыча шаян, җор телле җырчы: «Әлфия Авзалова да картаеп килә бит», – дип шаяртып куйды. Аннары үзенең яраткан җырын сузып җибәрде. «Картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да...» «Әле шушы арада гына Илһам Шакиров килеп хәлемне белешеп китте. Аның белән дә яшьлек елларын искә төшереп җырлашып утырдык. Мин үземне сәхнәдән киткән кебек тә сизмим. Әле дә концертларга чакырып торалар, тик соңгы вакытта кан басымы борчый», – ди Әлфия апа. Бүгенге көндә җырчы олы кызы Гүзәл тәрбиясендә яши. Кызларының, оныкларының акыллы булулары белән нык горурлана ул. Гүзәл заманында Алабуга пединститутын тәмамласа да, аңа үз һөнәре буенча эшләргә туры килмәгән. Бүгенге көндә ялда. Аның кызы Иделия башта юрист белгечлеге алган, аннары Казан дәүләт университетында укыган. Улы Оскар менеджер булу белән бергә инглиз теле буенча тәрҗемәче дә.

«Укыган елларда күренекле җырчы баласы булу ничегрәк иде соң?» – дип сорыйм Гүзәлдән. «Без үзебезне танылган кеше кызлары, дип уйламадык. Имтиханда батырырга теләгән укытучылар да булды. Әни өчәр айга гастрольләргә киткәч, мин – театр, Зөлфия бию түгәрәгендә шөгыльләнде. Шулай ук тегү-кисү түгәрәгенә йөрдем. Үземә киемнәр тегеп кидем. Хәзерге вакытта бәйләргә яратам. Каникулларда әни безне үзе белән гастрольләргә йөртте. Концерт вакытында Зөлфия сәхнәгә әни янына йөгереп чыга да, янында биеп тора иде. Тамашачы аңа кул чаба башлый.

Әнинең сеңлесе Флюра апа вафат булгач, аның балалары да безнең белән бергә йөрде. Әни барыбызны да бертигез күрде. Юлда йөргәндә тракторларның әйләнеп каплана язган чаклары да булды. Нинди генә авыр вакытлар булмасын, әни һәрвакыт шаяртырга бик яратты. Кайчак баянчыларның капчыгына кирпеч салып куя торган иде. Тегеләр исә: «Нигә авырайды соң бу баян?» – дип зарланыша-зарланыша капчыкларын күтәреп баралар».

 «Әни пешергән ризыклар сагындыра»

Зал диварына эленгән Әлфия апаның портретына карагач, җырчының бөтен ил буйлап халыкны моң дәрьясында гиздереп йөргән вакытлары искә төшә. «Их, кайда икән шул чакларым?» – ди Әлфия апа, Зөфәр Гимаев иҗат иткән портретка карап. Аның шушы сүзләреннән соң Гүзәл ханым үзенең зарын да белдереп алды: «Адәм баласы эшләгән чакта гына кирәк икән. Туган көнендә үзе белән 40 ел бергә эшләгән Сания һәм Кәрим Габидуллиннар һәм Салаваттан башка шалтыратып котлаган кеше дә юк. Хәтта туган ягында Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль үткәреп тә, үзен чакырмыйлар. Гомер буе сәнгатькә хезмәт итеп «Шәһәрнең мактаулы гражданины» булырга да хакы юкмы икәнни аның? Әнине хастаханәгә алып барырга да башта машина эзләргә кирәк».

Габидуллиннар гаиләсенә аерым тукталасым килә. Заманында әнигә куркыныч диагноз куелган чакта да Кәрим Габидуллин: «Әлфия Авзалова башкалардан аерылып торган кеше. Ул авыруны җиңәчәк», – дигән иде. Шуннан соң, Аллага шөкер, әни терелеп аякка басты һәм уналты ел сәхнәдә җырлады».

Гүзәл гомер буе аралашып яшәгән әтиләре Зиннур абыйның моннан берничә ай гына вафат булуын да әйтте.

Сүзебезгә Зөлфия кушылды. Ул үзенең яшьлек елларын искә төшерде. «Мин әле һаман да әни пешергән өчпочмакларны, мантыларны, пәрәмәчләрне, токмачлы ашларны сагынам. Аларның тәме тел очымнан китми. Ул әйбер пешерсә, күршеләргә дә өләшергә яратты. Үзем дә Америкада милли ризыклар пешерәм. Әни безгә бик таләпчән булды. Сәнгать юлыннан китүебезне теләмәгәнгә күрә, мин театр училищесына ул гастрольләрдә чакта гына имтихан бирергә бардым. Шул вакытта училище янында Илһам абый очрады. «Ни эшләп йөрисең?» – дип сорый бу миннән. Шунда аңа имтихан биргәнемне беркемгә дә әйтмәскә куштым. Шулай итеп Марсель Сәлимҗанов курсына мине Халит Кумысников кабул итте. Без Фәрит Бикчәнтәев белән бер группада укыдык. Укытучыбыз Наилә апа Гәрәева белән Илдар Хәйруллин булды. Беренче курстан соң кияүгә чыгуым сәбәпле, укуны ташларга туры килде. Әмма барыбер соңыннан училищены тәмамладым. Мәхәббәт тарихына да тукталыйм инде. Миңа ундүрт яшь иде. Бервакыт авырып киткәч хастаханәгә бардым. Шунда чибәр генә табибны күрүгә: «Бу кеше минем ирем булачак», – дигән уй башымнан йөгереп үтте. Равил миннән унбер яшькә өлкәнрәк. Сәнгатьтән аерылуыма үкенгән чакларым да булды. Мин филармониядә әни белән бер группада концертны алып баручы булып эшләдем. Равил белән без башта Мәскәүдә, аннары Кипрда яшәдек. Кызыбыз Ләйсән Казан дәүләт гуманитар-педагогика институтының чит телләр факультетын, аннан соң Англиянең Кембридж университетын тәмамлады. Аның беренче ире баласы туарга бер ай кала Казанда фаҗигале төстә вафат булган иде. Бүгенге көндә кызыбыз да безнең янда – Американың Вашингтон шәһәрендә яши. Өч бала үстерәләр. Ирем Равил медицина фәннәре докторы, Татарстанның Америкадагы илчесе булып тора. Үзем юридик белем дә алдым. Иремнең эшендә ярдәм итәм».

Без сөйләшеп утырган арада Америкадан Зөлфиянең кызы Ләйсән шалтыратты. Бездә сәгать өчләр тирәсе. Аларда әле иртәнге җиде – йокыдан торып кына киләләр икән. Зөлфия скайп аша кызы белән сөйләшеп алды, нәни оныгын да татарча сәламләде. «Безнең өйдә кияү, балалар белән испанча, Ләйсән русча, мин татарча, башка җирдә инглизчә сөйләшәбез. Кияү Америка кешесе», – ди Зөлфия. Икенче кызыбыз Рената унберенче сыйныфта укый. Мәктәпне тәмамларга тагын бер елы калды. Америкада унике ел укыйлар. Ветеринар булырга хыяллана. Анда югары уку йортында белем алу кыйммәт. Шуңа күрә, гадәттә, колледжда өч ел белем алганнан соң гына укуларын дәвам итәләр.

Хезмәте хөрмәткә лаек

Әлфия апаның сәхнә күлмәкләренең барысы да өйләрендә саклана. Зөлфия үзләренең киләчәккә планнары турында да сөйләде: «Моннан өч ел элек Әлфия Авзалова фонды оешкан иде. Без хәзер шуның белән шөгыльләнергә уйлыйбыз. Казанда аның музеен оештырасыбыз килә. Заманында әнинең истәлекләреннән торган китапны тулыландырып яңадан бастырырга хыялланабыз. Әни башкарган җырлардан дисклар чыгарырга исәп бар. Нәфис фильм төшерү уе да юк түгел. Аннан соң сәнгать кешеләре өчен махсус клиника ачу теләге белән янабыз. Әнинең хезмәте хөрмәткә лаек.

Кызганыч, әлегә мин әнигә җәй айларында гына ярдәм итә алам. Бу кайтуымда фатирына ремонт ясату белән шөгыльләнәм».

Аерылышканда Әлфия апа: «Җырлыйсы килә бит, бер дә туктыйсы килми», – диде моңсуланып. Үзем дә, аны юатып: «Җырла әле, Әлфия апа, туктама!» – диюдән башка сүз әйтә алмадым.

Әлфия Авзаловадан чәй янына алма бәлеше рецепты

200 грамм май, ярты стакан шикәр комы, 1,5 стакан он кушып камыр басасың. Аның бер өлешен суыткычка куеп торырга кирәк. Калганын табага салып, өстенә алма турыйсың. Аннары суыткычтан алган камырны угычтан уарга кирәк.  

Бәлешне 25-30 минут пешерәсең. 


Люция ХӘБИБУЛЛИНА

№ |

Айдар авылында “сөлге җыю” йоласыннан ФОТОрепортаж #6199

$
0
0
22.06.2012 Милләт
Сабантуе бәйрәменең иң матур өлеше – бүләк җыю. Кайбер төбәкләрдә бу йола бүгенгәчә сакланган. Авылларда ул “сөлге җыю” дип атала. Без сезгә Теләче районы Айдар авылында узган “сөлге җыю” йоласыннан фоторепортаж карарга тәкъдим итәбез.

Бүләкләрне җыю гадәттә яшь егетләргә тапшырыла. Авылның бер башыннан икенчесенә барып җиткәнче, бу төркемгә 30-40 бала өстәлгән. Авылның баянчысы “Авыл көе”, “Алмагачлар”, “Күбәләгем” көен уйнаган, төркемдәгеләр җырлаганнар, түгәрәк ясап биегәннәр. Бүләк бирүчегә багышлап такмак әйткәннәр, хуҗаны биеткәннәр.

Бүләк итеп чиккән сөлге, кулъяулык, ситсы әзерләнгән. Яңа кияүгә чыккан яшь киленнәр чиккән сөлге биргәннәр. Бүләкләр озын колгага бәйләнгән. Чигелгән сөлгеләр гадәттә соңгы килгән ат муенына тагылган.

Фото №1

 Фото №2

 Фото №3

 Фото №4

 Фото №5

 Фото №6

 Фото №7

 Фото №8

 Фото №9

 Фото №10
 


---

№--- | 22.06.2012

«Билайн» матур номерлар бүләк итә #6200

$
0
0
22.06.2012 Җәмгыять
«Матур номер» һәрвакыт бик яхшы бүләк булып саналган. Истә калдырырга бик уңайлы, визит карточканы бизәп торучы асыл тамга. «Билайн»ның сату һәм хезмәт күрсәтү офисларында 3000 сумнан алып 7000 сумга кадәр бәягә телефон сатып алучыларга «Билайн» җәй дәвамында «матур» номерлар бүләк итәчәк. Яңа телефоныгызга бакыр федераль номерлы сим-карта бүләк итеп бирелә. Алтын федераль номерлы sim-карта Сезгә 7000 сумнан артып киткән телефон алган очракта бүләк итеп биреләчәк.

«Матур» номерларны Сез «Билайн»ның сату һәм хезмәт күрсәтү офисларында түбәндәге адреслар буенча таба аласыз:

Вишневский урамы, 14;

Тукай урамы, 2 («Муравейник» сәүдә үзәге);

Фучик урамы, 131 Б/ Ломжинская;

Фучик урамы, 72 а;

Ямашев урамы, 97 ( «XL» сәүдә үзәге);

Ямашев урамы, 71а («Бәхетле» сәүдә үзәге);

Ямашев урамы, 93 к3;

Зорге урамы, 66;

Җиңү проспекты, 91 («Южный» сәүдә үзәге);

Восстание урамы, 42;

Мавлютов урамы, 16 «Б».

Яр Чаллы ш., Мәскәү проспекты, 90 (Яңа шәһәр 56/14).

Яр Чаллы ш., Сөембикә проспекты, 45/13.

Түбән Кама ш., Төзүчеләр проспекты, 2А, «Рыночные ворота» сәүдә үзәге, 1 нче кат.

Яр Чаллы ш., М.Җәлил пр-ты, 46А («Энергетик» мәдәният йорты)

Яр Чаллы ш., Тынычлык пр-ты, 49А, «Палитра» сәүдә үзәге, 1 нче кат.

Яшел Үзән ш., Космонавтлар урамы, 11.


---

№--- | 22.06.2012

Кадерле мизгелләр (ФОТО) #6201

$
0
0
23.06.2012 Җәмгыять
Туфан абый фотога төшәргә бик ярата иде. Үзенә күрә аерым бер мавыгуы иде ул аның. Аның бу мавыгуына мең рәхмәтле без, чөнки Туфан абыйның фотолары хәзер бер юанычыбыз, шуларга карап сагынуыбызны бераз басабыз... Күпме күңелле вакыйгалар, күпме матур мизгелләр ул фотоларда...

 

 

 

 

 

 

 

1. «Мин бик кызыклы гаиләдә үстем. Бер-берсе белән ни холык, ни белем мәсьәләсендә капма-каршы булган ир белән хатын минем әтием һәм әнием иделәр. Характерлары килешмәгән, шуңа аерылышканнар, дигән уйдырмага мин ышанмыйм. Әгәр дә алай булса, минем әти белән әни бер генә сәгать тә яши алмаган булырлар иде. Ә алар кырык биш ел бергә яшәделәр». Туфан абый Миңнуллин.

 

2. «Аның янында мине берни дә куркытмый. Үкенечем – итәк тутырып балалар таба алмадым. Театрны күбрәк яраттым шул!». Нәҗибә Ихсанова. (Фотода: Туфан абый, Нәҗибә апа, кызлары Әлфия, оныклары Диләрә, Данияр, Диләрәнең ире Руслан)

 

3. «Әти минем тормышымның беренче минутында миңа очраган чын ир һәм чын ир нинди булырга тиеш дигән эталон». Кызы Әлфия («Сәхнә» журналы редакциясендә 2009 елда төшкән фото.)

 

4. «Бабай табын янына бөтен гаиләнең бергә җыелуын ярата иде. Һәркайсыбызда ачкыч булса да, бер-беребезгә ишек ачу, киткән кешене бергәләп озатып калу да бабай керткән традиция. Мин аның традицияләрен үз гаиләмә дә күчердем». Оныгы Диләрә. (2010 елда төшкән фото. Фотода: Туфан абый, Диләрә, аның ире Руслан һәм кечкенә Сәйдә)

 

5. «Бабайны күзлексез һәм мыексыз танымас идем, ә үземне бабайсыз адәм баласы дип кабул итә алмас идем». Оныгы Данияр.( 2010 елда Язучылар йортында төшкән фото.)

 

6. Туфан абый үзен авылыннан башка күз алдына да китерә алмый иде. «Авылга көн саен, атна саен кайтып йөрмим. Ләкин аның якында икәнлеген, авылга тиз генә кайтып җитү мөмкинлеген белү күңелне тынычландыра», – дигәне истә калган. Бу фотолар Туфан абыйның туган ягында төшерелмәгән. Ашыт буена ял итәргә баргач төшкән фоторәсемнәр болар. Шул баруда Туфан абый бу урынга гашыйк булды. Бирегә без кабат-кабат киләчәкбез әле...

 

7. Щепкинчылар Туфан абый күңеленең иң түрендә иде. Сабакташларының һәрберсе, хәтта, бу дуслыкка бигүк тугры булмаганнары да, бик якын иде аңа. Аларның һәр роленә, һәр яңалыгына шатлана, кулыннан килгәнчә барысына да ярдәм итә иде Туфан абый. Бу фотолар 2011 елны җәендә, щепкинчыларның укуны тәмамлап кайтуларына 50 ел тулган көннәрдә төшерелгән.

 

8. Сонгы елны Туфан абый – Оренбург юлына, Оренбург театры Казан юлына тузан кундырмадылар. Оренбурлар куйган «Нәзер» спектаклен бик яратты Туфан абый. Аның ярдәме белән әлеге спектакльне Татарстанның һәр төбәге күрә алды. (Фотода: Люция һәм Рөстәм Абдуллаевлар, Туфан абый, Рифкать Исрафилов)

 

9. Сабантуй Туфан абыйның иң яратан бәйрәме иде. Ә Сабантуйларда матур киенгән кунаклар, тәңкәләр, чулпылар, күтәренке рух – Туфан абый күңеленә хуш килерлек бар нәрсә дә бар.

 

10. Туфан абыйның эш өстәле... Анда укылмый калган «Казан утлары» журналы, «Сувар» газеты... Чуаш телендә чыгучы газетны махсус соратып ала иде Туфан абый, күршеләребезгә аерым игътибары бар иде аның. Бәйрәмнәрдә «Сувар» кызларына да күчтәнәчләр алып килә иде.(7221)

 

11. Безнең редакциядә 2012 елның 23 мартында төшкән фото. Кызганыч... бергәләп төшкән соңгы фотобыз ул. (8490, 8492)

 

12. Туфан абыйның бакчасында ул үзе эшләп өлгермәгән эшләрне эшләдек. Ул яраткан чәчәкләрне утырттык, кыяр, кишер, чөгендер чәчтек. Ул көнне күңелгә бер генә минутка да «Туфан абый юк» дигән уй килмәде. (7637)

Туфан абый китте... Башка вакытта: «Мин китсәм, җибәрәсезме мине, кызлар?» – ди иде. Бу юлы сорап тормый гына китте дә барды. Шунлыктан киткән кебек тә түгел ул... 


Сәхифәне Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА алып бара

№6 |

“Нигә туалар икән кешеләр, үләсе булгач...” #6202

$
0
0
23.06.2012 Фаҗига
2011 елның 24 июлендә гаиләбез күген кара болыт каплады. Ңәйнең матур вакытында сеңлем Гөлназ бакыйлыкка күчте. Юл һәлакәте әле чәчәк кенә аткан ңанны якты дөньядан алып китте.

Гөлназ кечкенәдән бик тырыш, кечене – кече, олыны олы итә торган бала булды. Мәктәптә укыганда ук сыйныфларында яхшы укучы, дуслары белән тиз генә уртак тел таба торган кыз иде ул.

22 июль көнне төнге 12 нче яртыда сеңлем Гөлназ бердәнбер мәхәббәте булган Илгиз белән Чистай шәһәренә юл тоталар. Сеңлем 3 ел белем алган институтта, аның күңеленә якын булган барлык җирләрдә булалар алар. 3 нче яртыда кайтырга чыгалар. Сау-сәламәт кайтып җитү генә насыйп булмый сеңлемә. «Горбачев» күпере яныннан кайткан вакытта мотоциклны «Hyundai accent» машинасы бәрдерә. Илгиз белән, бәхеткә, берни дә булмый, сеңлем башы белән машинаның тәрәзәләрен ватып, асфальтка килеп төшә. Мие як-якка чәчри. Әгәр дә Илгизнең дус егетләре булмаса, каршыга зур тизлек белән килә торган «зур йөк» машинасы да сеңлемнең өстеннән таптап киткән булыр иде. Шуннан аны Чистай үзәк хастаханәсенә алып китәләр, нинди генә ысул куллансалар да, соң була инде...

Гөлназны алып кайтканнары әле дә күз алдымда: аяклары, битләре шешенеп беткән, чәче канга баткан. Аның чәче куе һәм бик матур иде... Күзләре йоклаган кешенеке сыман йомылган, үлгән дип әйтмәссең дә.

Үләренә берничә көн кала сеңлем, әниемне кочаклап: «Минем яшисем килә», «Нигә туалар икән кешеләр, үләсе булгач», – дигән. Кулындагы тормыш юнәлешен карап: «Минем тормыш сызыгым кыска, мин озак яшәмим», – дип, гел кабатлый килде.

19 июнь көнне 20 яше тулганын ул зарыгып көтте. Туган көнен зур итеп үткәрдек, күп туганнар, дуслары килделәр. Сеңлем бик шат иде, әмма ул көнне дә: «Ни булса да булыр, күңелем шулай сизә», – дип уйланып йөрде. Уйланулары юкка булмаган икән. Туган көненнән соң күрәзәчегә юл тоткан сеңлемә ул: «Егетең белән бергә булмыйсың, укуыңны укып бетерә алмыйсың, балаларың да булмый», – дигән. Аннан сеңлем нык елап кайтты. Күрәзәченең сүзләре дөреслеккә туры килде шул.

Җомга көн... Мин Казанга китәргә җыенып йөрим. Гөлназ:

– Бәлки, бүген китмәссең, иртәгә генә китәрсең, – дип елмаеп куйды. Ләкин мин киттем, бүгенгесе көнгә хәтле: «Нигә киттем, аны саклап, коткарып кала алмадым», – дип үз-үземне битәрлим...

Гөлназ белән Илгизнең мәхәббәте матур киноларда тасвирланганча иде. Алар бер күрүдә бер-берсенә гашыйк булалар. Күрше Сарсаз авылыннан Роман авылына клубка килгән егет мөлаем кызны күреп бик ошата. Шуннан очрашып 4 ел йөрделәр. Планнары зурдан иде аларның. Гөлназ институтны тәмамлагач, туй ясарга хыялландылар. Сеңлемнең иң зур хыялы – өйләнешеп, балалар үстерү иде.

– Мин Гөлназны шулкадәр нык яраттым, берни әйтмәсә дә, ни әйтергә теләгәнлеген ярты сүздән аңлый идем. Су буенда йөрергә, балык тотарга бик ярата иде, үкенечкә шул барысы да, – ди Илгиз.

– Төпчегебез, алтыныбыз иде. «Курчак» дип кенә эндәшә идек без аңа, – ди әнием, күз яшьләрен тыя алмыйча. – Атна саен кояш кебек елмаеп кайтып керүләрен, кысып кочаклап үбеп алуларын мәңге онытасым юк. Аралашучан, беркем белән дә сүзгә керми торган, яхшы күңелле, ярдәмчел иде. – Җирләгәндә халык нык күп килде. Төркемдәшләре дә кайтты, бөтен классташлары җыелды. Кабере чәчәккә күмелде. Матди яктан да ярдәм иттеләр, рәхмәт. Хәсрәтнең дә хәсрәте бу. Ятсам да елыйм, торсам да елыйм. Кызымның фотоларын карап чыкмаган бер генә көнем дә юк. Сабырлыкны кайлардан гына алыйм икән? Нигә Аллаһы Тәгалә безне бу кадәр җәзалый? – дип өзгәләнүче әнием Гөлчәчәк белән әтием Рамилгә түземлелек кенә телисе кала.

Гөлназ бу җиргә кешеләрне миһербанлырак, матуррак, көләчрәк итәргә җибәрелгән якты кеше иде. Ходайга да яхшы кешеләр кирәк бит, дип әйтеп кенә тынычланып булса иде дә бит...

* * *

Бүгенге көнгә хәтле әтием суд эшләре белән мәшгуль. Җинаятьче үз гаебен танымый. Ноябрь аенда суд карары җинаятьчегә 2 ел шартлы хөкем чыгарды, ләкин аны бу канәгатьләндермәде, хәтта килеп гафу сорарга да җөрьәт итмәде. 


Гөлүсә ХӘЛИУЛЛИНА-ГАЛИМОВА

№ |

Театрга баш режиссер кирәкме? #6203

$
0
0
23.06.2012 Мәдәният
Казанда икенче тапкыр узучы "Нәүрүз" театраль белем бирү форумына сигез илдән кунаклар килде. Казахстанның Караганда тө­бәк казах драма театры режиссеры, актер Сламбәк Җомагали татар театрының яшәеше белән күптән кызыксына икән. Кайчандыр Казанны юл уңаеннан карап кына үтеп киткән булса, хәзер инде биредәге иҗат казанын тәф­силләп өйрәнер­гә килгән.

– Сламбәк әфәнде, әлеге форумда беренче генә катнашуыгыз һәм Казанга беренче генә килүегез бугай. Нинди җилләр бу якларга алып килде?

– Бирегә фикер алышуга килдек. Казанда зур җыен була, дөньяның танылган шәхесләре килә дип хәбәр иттеләр һәм барырга киңәш иттеләр. Өйрә­нергә, белем алырга кирәк. Йөргән таш шомара, диләр.

– Белүемчә, сезнең Караганда театры яшь театр түгел...

– Быел безнең театрга 80 ел тула. Казахстанда саллы тарихлы өч-дүртләп театр булса, шулар арасында безнеке дә бар. Исемле актерларыбыз шактый, аларның күбесе инде дөнья­күләм танылган "Казахфильм"да төшә. Каһирәдә, Минск, Мәскәүдә узган фестивальләрдә җиңү яуладык. Уңышларыбыз санап бетергесез.

– Күп театрларда хәзер директорлар, баш режиссерлар юк. Сездә вәзгыять ничек?

– Караганда төбәк казах драма театрында сәнгать җитәкчесе эшли. Ә баш режиссерыбыз, чыннан да, юк. Әмма театрда өч режиссер иҗат итә. Шулай ук читтән дә белгечләр чакырабыз. Аларның эшләрен күзәтәбез, безнең өчен дә, килгәннәргә дә бу үзенә күрә зур тәҗрибә. Ул шулай булырга тиеш тә.

– Театрга баш режиссер кирәкме?

– Кирәк дип әйтә алмыйм. Дөрес, Казахстанның кайбер театрларында баш режиссер бар. Әмма мондый вәзгыять театрда гауга гына чыгара. Шуңа күрә театрларда килеп эшләүче режиссерлар күбрәк булырга тиеш.

– Төрки театрлар рус театр­ларын кабатлый алмый, аларның үз йөзе булырга тиеш. Шул ук вакытта аларны рус мохитендә саклау да авырлаша бара. Заман шаукымында милли асылыңны югалтмас өчен театр, кино сәнгате өлкәсендә нәрсә эшләргә кирәк?

– Бүген Казахстан театрларын драматургларның юклыгы борчый. Пьесалар алып килүчеләр юк. Советлар Союзы вакытында Гоголь, Островский әсәрләрен күрсәтә идек. Бүген тамашачы аларны кабул итми. Күптән түгел мин рус телендә иҗат итүче казах драматургын казах теленә тәрҗемә итеп куйдым. Әмма үзебезнең җирлектән чыккан драматурглар бик аз. Бәлки Татарстан театрлары миңа ярдәмгә килер? Безнең бит гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, телләребез охшаш. Әгәр шундый мөмкинлек булса, мин татар әсәрләрен үзем тәрҗемә итеп, сәхнәгә куяр идем. Бүген без драматурглар алмашу традициясен югалта барабыз. Кызганыч, Совет чорында үзебезнең телебезне югалттык. Бүген яшьләрне яңадан үз традицияләребезгә кайтарырга телибез. Төрки телле драматургларның әсәрлә­рен репертуарыбызга алабыз. Шул ук вакытта кино сәнгатен дә җанландырабыз. Күптән түгел "Мең сугышчы" фильмы экранга чыкты. Аңа кадәр "Кочевники" фильмы дөнья күргән иде. Милли йолаларыбызны үз эченә алган әлеге фильм бүгенге заман өчен үтемле дә, эчтәлекле дә. Яшерен-батырын түгел, безнең яшьләр (ул татарда да, башкортта да, кыргызда да шулай) үзләренең бабаларының тарихын оныта башлады. Театрларга да элек югалткан мирасыбызны кайтарырга тырышабыз. Чөнки үткәне булмаган халыкның киләчәге юк.

– Драматургларга кытлык кичерәбез, дидегез. Бездә дә шундый проблема килеп туды. Әмма моны хәл иттеләр, ел саен "Яңа татар пьесасы" конкурсы үткәрелә. Сездә мондый бәйге­ләр бармы?

– Бездә дә бар андый бәйге. Әмма бу конкурста җиңү яулаган иң яхшы пьесаларны Казахстан башкаласында чүпләп бетерәләр. Безнең Карагандага кадәр килеп җитми. Театрда Мостай Кәримнең әсәрләрен куйганым бар. Ул тамашачының күңеленә хуш килде. Быел да "Ай тотылган төндә" әсәрен сәхнә­ләштерергә исәп бар. Аның пьесалары заман үткән саен да искерми. Ул менә классик ичмасам! Кызганыч, татар драматургларының берсен дә белмим. Аларның әсәрләрен бик теләп репертуарыма алыр идем.

– Күптән түгел генә безнең арадан китеп барган Туфан Миңнуллин пьесалары сезгә бик туры килер иде...

– Мин ул драматургны ишеткәнем бар. Әмма кулыма әсәрләре килеп кергәне юк. Бу килүемдә аның пьесаларын алып китәчәкмен. Драматургларга кытлыкны акча белән бәй­ләргә кирәктер инде. Чөнки алар­га гонорар бик аз түләнә. Бездә журналистлар драматургларга караганда күбрәк гонорар ала.

– Кайбер дәүләт театрлары режиссерларына бер спектакль чыгару өчен 60 мең сум кү­ләмендә акча каралган. Бу бик аз акча. Сездә ничек?

– Театрда өч режиссер эшлибез. Бер сезонга безгә алты спектакль сәхнәләштерергә кирәк. Дәүләт спектакль чыгаруга бик нык ярдәм итә. Әйтик, алты спектакль өчен 6-7 млн сум акча бүлеп бирелә. Шул ук вакытта өстәмә субсидия дә түләнә. Президент махсус килеп, безнең театрны карап, бөтен уңайлыклар булдырырга ярдәм итте. Ике йөз урынлы кече һәм алты йөз урынлы зур залларыбыз бар. Үзебезнең кунакханәбезне, гаражыбызны да төзеп куйдык. Бөтен уңайлыклар тудырылган. Шулай ук читтән чакырылган режиссерларга да саллы гонорар түлиләр. Әйтик, бер спектакль өчен 300 мең сум тирәсе. Бер ай элек әзәрбайҗан режиссеры бездә спектакль куеп китте. Барлык чыгымнары белән аңа 1 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Режиссерларыбыз бар, әмма театрны тәэмин итүче драматургларыбыз гына юк. Монысы – иң авырткан урын. 


Алсу ХӘСӘНОВА

№123-124 | 22.06.2012

Казанда Swissotel төзеләчәк #6204

$
0
0
23.06.2012 Җәмгыять
2016 елда Казанда Swissotel кунакханәләр челтәренең беренче биш йолдызлы кунакханәсе ачылачак. Казансу елгасы буенда төзеләчәк 55 катлы, 211 бүлмәле кунакханә 250 миллион долларга төшәчәк.

Гомум мәйданы 150 мең квадрат метр булачак кунакханә Казандагы Ривьера кунакханәсе янында ук диярлек урнашачак. Аны өч ел эчендә төзеп бетерергә ниятлиләр. Ә 8 ел эчендә кунакханә өчен салынган инвестицияләр табыш китерә башлаячак дип белдерелә.

​​Кичә Ривьера кунакханәсендә узган матбугат очрашуында журналистларга шундый мәгълүматлар җиткерелсә дә, бу проектны тормышка ашырачак оешма турында әллә ни күп әйтергә ашыкмадылар.

Шулай да бу кунакханәне Riviera Tower компаниясе төзиячәге белдерелде. Әмма бу компанияне кемнәрнең корганы турында соралгач, ширкәтнең генераль менеджеры Иван Войтко бу сорауга җавап бирүдән баш тартты. Ул мондый сорау бирелер дип көтмәгән иде ахры, залда бер мәл тынлык урнашты. Журналистлар үзара: “Димәк, кунакханә төзелешеннән “зур кешеләр” дә керем ала инде, шуңа бу мәгълүматны яшерәләр”, дип пышылдашып алды.

​Гомумән, бу кунакханә турында тел шартлатырлык мәгълүматлар булса да, гади генә кебек тоелган сорауларга җаваплар бик үлчәп кенә бирелде. Әйтик, журналистларны  кунакханәдәге бүлмә бәяләре дә кызыксындырды.

​​Swissotel ширкәтенең Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка регионнарындагы кунакханәләрнең җаваплы вице-президенты Франсуа Боден, Казанда төзеләчәк кунакханәдәге бер бүлмәдә төн куну бәясенең базар вазгыятенә бәйле булачагын белдерде. Әмма Swissotel бәясенең Казандагы кунакханә бәяләреннән югары булачагын үз сүзләренә өстәде.

​Франсуа Боден шулай ук бу проектны ни өчен Казанда төзергә уйлаулары һәм хезмәттәшлек өчен ни өчен нәкъ менә  Riviera Towerны сайлаулары хакындагы сорауга да анык кына җавап бирмәде. Бары тик Казанның бу базар өчен киләчәктә күп мөмкинлекләр вәгъдә итүе турында гына белдерде.

“Үзем Барселонада яшәгәнгә күрә, Казанны "Рубин" командасы аша күрмәсәм дә, бик яхшы танырга өлгердем”, дип шаяртып, 2018 елда Русиядә оештырылачак футбол буенча дөнья чемпионатының кайбер уеннарының Казанда узачагына да өмет итүен әйтеп узды. Бу исә үз чиратында кунакханәгә киләчәк туристлар дигән сүз, дип тә бәян итте.

​​Шуны да әйтергә кирәк, яңа төзеләчәк Swissotel  Ривьера кунакханәсе янында ук төзелсә дә, аның белән көндәшлек итмәячәк. Иван Войтко сүзләренчә, ике кунакханәдә йолдызлар аермасы булачак һәм килгән клиентлар үз кесәләренә карап ике кунакханәнең берсен сайлап ала алачак.

Казансу елгасы кырына ук салыначак кунакханә Татарстан өчен генә түгел Русия күләмендә дә уникаль отель булачак дип әйтелә. Кунакханә хуҗалары сүзләренә караганда, монда берүк вакытта торак йортлар да урнашачак, шулай ук конгресс залы, сәүдә үзәге, рестораннар, фитнес-клуб, 1500 квадрат метр мәйданлы сәламәтләндерү үзәге һәм башкалар урын алачак.

​​Хәзерге вакытта халыкара Swissotel кунакханәләр челтәренең Мәскәүдә бер кунакханәсе бар. Шулай ук Сочида да бер кунакханә төзелә. Анысын 2013 елга ачырга планлаштыралар. Шул ук елда Казандагы кунакханә төзелә башлаячак. 


Райнур ШАКИР

№ | 22.06.2012

Казанда XIX гасыр татар тормышы белән танышып була #6234

$
0
0
01.07.2012 Мәдәният
"Казан кирмәне" музей-тыюлыгында урнашкан татар халкы һәм Татарстан республикасының дәүләтчелек тарихы музеенда XIX гасыр Казан татарлары тормышына багышланган күргәзмә ачылды.

 

 

 

 

 

Фото №1 

 Фото №2

 Фото №3

 Фото №4

 Фото №5

 Фото №6

 Фото №7

 Фото №8

 Фото №9

 Фото №10

Шамил АБДЮШЕВ фотолары 

 


---

№--- | 01.07.2012

Ләбиб Лерон “Башваткыч” тапшыруында откан машинасын кемгә саткан? #6235

$
0
0
01.07.2012 Җәмгыять
Ел башында Ләбиб Лерон «Яңа гасыр»дагы «Башваткыч» тапшыруында катнашып ап-ак “ВАЗ-21114” машинасы откан иде. Әмма ул аны сатып җибәргән.

“Машинаны Лаеш районының Сокуры авылындагы бер татар гаиләсе алды. Откан бүләк өчен 87 мең 325 сум салым түләдем. Калган акчага фатирда ремонт ясадык. Бакчада өй түбәсен алыштырасы бар”, диде Ләбиб Лерон газетабызның “Нишләп ятасыз?” рубрикасына.  


---

№--- | 01.07.2012

БДИның уңай һәм тискәре яклары #6236

$
0
0
02.07.2012 Мәгариф
Берәүләр БДИны хуплый, икенчеләре аңа уңай карашта түгел. Аңа бәя биргәндә, нигездә, түбәндәгеләрне исәпкә алалар.

1. БДИ өчен әзерләнгән тестларның сыйфаты начар.

 

2. Укучыларның белем дәрәҗәсе төрле төбәктә төрлечә (Ярославль, Саратов, Киров, Белгород, Ульяновск өлкәлә­рендә, Карачай-Черкес республикасында – түбән, Мари Иле, Чуашия, Якутия республикаларында, Чиләбе, Самара, Псков өлкәләрендә – югары).

 

3. Компьютер аша тестлар ярдәмендә имтихан алуга караганда, имтиханны "күзгә-күз" алу уңышлырак. Укытучы укучының белем дәрәҗәсен генә түгел, аның логик фикерләү сәләтен дә ачыклый. Тестлар абитуриент потенциалының 20-25 процентын гына бәяли ала. Уйлый белүче, перспективалы студентны кабул итү мөмкинлеге кими.

 

4. БДИ баллары буенча кабул ителгән студент югары уку йортының үзенчәлекләрен белми. Мондыйлар, гадәттә, таныш булмаган уку йортын ташлап, икенчесенә күчә. Нәтиҗәдә үзенә дә, уку йортына да зыян килә.

 

5. БДИ тестларының җа­вапларын бәяләүдә зур шәһәрдә һәм авылларда эшләүче педагогларның критерийлары бер-берсеннән нык аерыла. Моннан укучы зыян күрә.

 

6. Компьютер һәм Интернет заманында БДИ тестларындагы биремнәрне төрле төбәкләргә тарату ихтималы зур. Имтиханның объективлыгы югала. Сынауны бөтен төбәкләрдә бер үк вакытта уздыру зарур. Ләкин монда техник чаралар һәм кадрлар белән тәэмин итүдә кыенлыклар барлыкка килә. Бу мәсьәләне ничек чишәргә?

 

7. БДИ нәтиҗәләре буенча укырга кабул иткәндә, җәмгыять өчен кирәкле, ләкин халык арасында популяр булмаган белгечләр әзерләүче вузларга бик аз кеше укырга керергә мөмкин.

 

8. Югары уку йортлары студентлар туплауда кыенлыклар кичерә, чөнки абитуриентлар берь­юлы берничә вузга доку­мент­лар тапшыра, ахырда кайсыдыр уку йортының планы бозыла, буш урыннарга студентлар туплау проблемасы калка.

 

9. Абитуриентлар БДИ сертификатларын почта аша җи­бәрә. Почта эшендәге җи­теш­сезлекләр бу мөһим эшне вакытында башкарырга комачауларга мөмкин.

 

10. БДИ схемасы буен­ча укучы 2 мәҗбүри имтихан тапшырырга тиеш. Математика һәм рус теленнән имтихан бирү мәҗбүри итеп куела, калган имтиханны укучы үз ихтыяры белән сайлап тапшыра. Соңгы вакытта бер мәҗбүри имтихан (математика) калдырып, дүртесен сайлап тапшыру турында сүз бара. Ләкин моның бер тискәре нәтиҗәсе шәйләнә: укучы вузга БДИ нәтиҗәсе белән кабул ителгәндә, мәктәптә калган уку фәннәре "кирәкле" һәм "кирәксез"гә әйлән­мәсме? Профильле укытуга күчкәч, бу тенденция тагын да көчәймәсме? Болар мәктәпнең тәрбияви максатларын үтәүгә комачауламасмы?

 

11. БДИ нәтиҗәләре күп кенә төбәкләрнең авыл мәктәплә­рендә программа материалының тулысынча укытылмавы кебек тискәре күренешләрне дә ачып күрсәтә. 20 процент укучыларның математикадан имтиханны "2"легә тапшыруы, "5"леләрнең бик сирәк кенә булуы – шуның ачык мисалы...

 

Мәгариф хезмәткәрләренең һәм галимнәрнең БДИ турындагы фикерләренә анализ ясап, түбәндәгеләрне әйтергә була: БДИ, һичшиксез, кирәкле чара. Бердәм белем киңлеге булдыруда, мәгарифнең төбәкләрдәге торышы турында объектив мәгъ­лүмат туплауда аның әһәмияте зур. БДИ ярдәмендә ата-аналарның акчасы янга кала, югары уку йортына кабул итү имтиханнарын яңадан бирмәү абитуриентны өстәмә стресстан саклый, югары уку йортына кабул ителүчеләр арасында авыл балалары саны арта.

 

 "БДИ нәрсә тикшерергә тиеш соң?" дигән сорау да урынлы кебек. Аңа җавап биргәндә белгечләр күңелсез фикергә килә: БДИ ярдәмендә укучыларның уйлау сәләте, акыл үсеше дәрәҗәсе түгел, ә бәлки ятланган фактлар һәм саннар гына тикшерелә. Укытучылар, тәр­бия­челәр, сәнгать белгечләрен әзерләүче уку йортлары булачак белгечләрнең бу эшкә сәләтлеме-юкмы икәнен тест җаваплары нигезендә генә ачыклый аламы икән?

 

БДИ белән алга таба нәрсә булыр? Оештыру, идарә итү мәсьәләләренә генә чара күрелерме, әллә "авыруны дәваларбызмы?"

 

Эзләнү, тәҗрибәләрне дәвам итү урынлы, аларның нәтиҗә­ләре мәктәпләргә дә, югары уку йортларына да файдалы, укучыларның белем дәрәҗәләрендә дә алга китеш булыр иде.

 

БДИга әзерлекне дә, аны уздыру процессын да камилләштерү зарур. Эшнең сыйфатын контрольдә тотучы профессиональ орган булдыру да мәслихәт. Бу орган тикшерү сыйфаты белән һәм, иң мөһиме, укучыларның белем сыйфатына һәм әзерлегенә дә бәя бирер иде.


Әнвәр ХУҖИӘХМӘТОВ

№128-129 | 29.06.2012

Казан Русиядә эшмәкәрлек өчен иң кулай шәһәрләрнең берсе #6237

$
0
0
02.07.2012 Икътисад
Дөнья банкы һәм Халыкара финанс корпорациясенең Русиядәге 30 шәһәрдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү шартларын бәяләүче хисабында Казан бишенче урынны алган.

Казандагы шартлар мондый тикшеренүдә инде икенче мәртәбә өйрәнелсә дә, хисапта Уфа турында мәгълүматлар күренми.

 

Дөнья банкы һәм Халыкара финанс корпорациясе 2008 елда 10 шәһәрдә үткән тикшеренү нәтиҗәләрен 2009 елда чыгарган иде.

 

Әмма быелгы бәяләмәне 2009 елгысы белән чагыштырырга ярамый. Чөнки 2012 елгы хисапта шәһәрләрне бәяләгәндә инде башка күрсәткечләр дә исәпкә алынган.

 

Яңа хисапка караганда, элеккесендәге ун шәһәр арасында ныклы урын алып торган шәһәрләр бу юлы да яхшы нәтиҗә күрсәткән. “Казан, мисал өчен, 2008 елда бизнес ачып җибәрү һәм милек теркәү өлкәләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән булса, хәзер дә бу күрсәткечләр белән алда бара, 20 яңа шәһәр өстәлүгә карамастан”, диелә хисапта.

 

​​Хисапка караганда, 2008 елда Казанда милек теркәү эшләре өчен кимендә 80 көн вакыт кирәк булган булса, 2011 елда теркәү вакыты 33 көнгә калган.

 

Дөнья банкы һәм Халыкара финанс корпорациясе бергәләп әзерләгән бу хисапта әлеге 30 шәһәрдә бизнес алып бару шартлары дүрт өлкәдә тикшерелә. Алар – яңа бизнес ачып җибәрүдән башлап, төзелеш рөхсәте алу, электр энергиясенә тоташу һәм милекне теркәү шартлары. Яңа хисапта электр челтәренә кушылу шартлары беренче мәртәбә тикшерелә. Электрлаштыру сызымнарын түрәләр тарафыннан раслатуның аеруча кыен булуы әйтелә. Сызымнарны раслату Сургутта бер айга сузылса, Мурмански яки Петрозаводскида 4 ай вакыт кирәк һәм моның өчен тиешле оешмаларга берничә мәртәбә барырга туры килә.

 

​​Русиянең кәсепчелек башкаласы саналган Мәскәү иң соңгы 30-нчы урынны алган. Ә менә беренче урынга һич көтелмәгәндә Сембер күтәрелгән. Икенче урында Мордовия башкаласы - Сарански. Төньяк Осетия башкаласы Владикавказ өченче урын алган.

 

Казан Дондагы Ростовтан соң бишенче булып килә. Бу урыннар дүрт өлкәдә эшчәнлекнең никадәр җиңел булуын бәяләү нәтиҗәләрен берләштереп билгеләнгән. Сембер һәрбер өлкәдә беренче унлыкта булса, Мәскәү һәрберсендә иң соңгы урыннарда.

 

​​​​Һәрбер өлкәгә аерым тукталганда, Казан яңа кәсеп башлау җиңеллеге ягыннан хисапта тикшерелгән 30 шәһәр арасында дүртенче урында, төзелеш рөхсәтләре алу җиңеллеге ягыннан 14-нче, электр челтәренә кушылу җиңелле ягыннан 17-нче һәм милек теркәү җиңеллеге ягыннан дүртенче урында. Бу эшләр өчен төрле рөхсәт алуның ничә көнгә сузылуына килгәндә, Казанда яңа кәсеп башлау рөхсәтләре өчен 21 көн, төзелеш рөхсәтләренә 223 көн, электр энергиясенә тоташуга 186 көн, милек теркәүгә 33 көн вакыт кирәк.

 

​​Төзелеш рөхсәтләре алу һәм коммуналь хезмәтләргә тоташу җиңеллеге ягыннан Мурмански беренче урынга чыккан. Мурманскида бу эшләр өчен барлыгы 16 мәҗбүри процедураны узарга кирәк. Иң соңгы 30 урындагы Мәскәүдә исә 47 мәҗбүри процедура каралган. Казанда Мурманскидагы белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк, 32 процедураны узарга кирәк. Бу рөхсәт алу процедураларын узу вакыты да төрле шәһәрдә төрлечә. Сургутта аларны 5 ай эчендә узып булса, Казанда җиде айдан артык, рөхсәт алу эшләре иң озакка сузылган Мәскәүдә 13 айга сузыла.

 

​​​​Шул ук вакытта төзелеш рөхсәте алу түләүләре ягыннан Русиядә кәсепчеләргә шартлар башка күп кенә илләрдәге белән чагыштырганда күпкә яхшырак. Уртача алганда дөньяда милек теркәү түләүләре милек бәясенең алты процентын тәшкил итсә, Русиядә 0,23 процент күләмендә генә түләргә кирәк.

 

Хисапта Русиянең зур табигый байлыкларга, зур мөмкинлекләргә ия булып та Кытай яки Һиндстан кебек тиз үсүче илләрдән нык калышуы әйтелә һәм бу өлешчә эшмәкәрләргә бюрократиянең нык комачаулары белән аңлатыла.

 

Күптән түгел абруйлы Forbes басмасы да Русия шәһәрләрендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү шартларын өйрәнеп үз хисабын чыгарган иде. Үз эченә Казанны да, Уфаны да алган ул тикшеренүдә эшмәкәрләр шартлары башка кысаларга карап бәяләнде һәм анда Уфа икенче урынны алды, Казан сигезенче урында булды. Forbes эшмәкәрләр өчен иң кулай шәһәр дип Сочины атады.


Наиф АКМАЛ

№ | 28.06.2012

Сатучы буласым калган икән #6238

$
0
0
02.07.2012 Җәмгыять
Авылдагы 3 кибетнең берсендә эшләгән апам мине 2 көнгә үз урынында эшләп торырга чакырды бит әле. Сатучы эшенә сабый чактан кызыгып йөри идем: күзең нәрсәгә кызыга – шуны аласың да ашыйсың, күрүче дә, белүче дә юк, янәсе. Ә нәрсә? Укудан да гарык булуым җиткән, ризалаштым. Икенче көнне сәгать сигездә үк кибетне ачтым. Буш вакытымда чишәрмен дип, кулыма сканворд та эләктергән булдым. Беренче сүзен чишүгә, ишектән иң беренче сатып алучым да күренде. Юк, таныш түгел бу кеше. Авылдагыларның исемнәрен белеп бетермәсәм дә, йөзләре таныш була.

– Тәмәкең бармы? – диде «клиентым», прилавкага ята төшеп.

 

– Тартмыйм бит, абый, – дидем мин, шаярган булып. Кибетебезнең хәләлләрдән саналуын әйткәч, күзләрен генә акайтты агаең. Авыз эченнән әллә Алланы, әллә мулланы сүкте дә чыгып китте...

 

Да-а, мин әйтәм, аяк «җиңел» минем. Бер кеше керде, анысы да әйбер алмады. Әллә соң катырак әйтеп ташладыммы? Ярар, ипи-сөт машиналары килгәч керерләр әле дип утырам шулай сканворд тотып. Шау-гөр килеп бер көтү бала-чага кереп тулды. Пыяла прилавка астындагы бөтен кызыктыргыч-суыргыч кәнфитләрне алырдай булып чыш-пыш килгәч, алдыма бер уч 10-50 тиенлекләр китереп салдылар болар. Әнекәйгенәм! Ник бер эре акча булсын! Каяннар җыеп бетергәннәрдер – әллә ничә мәртәбә буталып, кат-кат санарга туры килде. Менә кайчан кирәк ул математика! «Зур» акчаларына 10 «малибу» тиде тагын үзләренә.

 

Әкренләп әбиләр дә ипигә төшә башлады. Ничек кенә булса да (апам өйрәткән ысул белән), аларны буш җибәрмәскә кирәк. Авызда эреп китә торган прәннек, йомшак «карамель», саф-саф тезеп куйган чәйләрне мактыйм мин боларга. Әйе, алдарсың әбекәйләрне! Кайсы прәннек йомшак, кайсы чәй тәмле,  кайсы кәнфит тешкә ябыша. Барысына да тиешле бәяне бирә болар. Әле шул арада нигә кибеттә бүген мин эшләгәнне дә сораштырырга өлгерәләр. Университеттан кумаганнармы, янәсе. Ә барыбер кызык алар белән: ипи килгәнче, ишетергә өлгермәгән дөнья яңалыкларын, күрше кызны ниндидер таныш түгел машина алып кайтуын, кичәге сериядә Габриэль белән Викториянең, ниһаять, очрашуын һ.б. күп кенә «әһәмиятле» нәрсәләр турында хәбәрдар булдым. Әйтәм апа, телевизор карарга да, газета укырга да яратмыйм, ди, аяклы матбугат үзендә икән бит аның. Җитмәсә, үлчәү саннарына да күз салып тормый алар, салырлар иде дә – күзләре күрми. Әбиләр – рәхәт «клиентлар», дип апа белми әйтмәгән икән.

 

Әле авыл кибетләренең бер үзенчәлекле ягы да бар: монда акчасы юкларга язып кына бирәләр. Менә кайда ул бер-береңә ышануның дәлиле. Кул да куйдырмыйлар, чегы да юк. Кем күпме бәялек товар ала, акчасы булмаса, «Әҗәт дәфтәре»нә теркәлә.  Үзебезнең авылдан гына түгел, якын-тирә авыл кешеләре дә бар монда. Актара башласаң, кемнәрне генә тапмыйсың ул дәфтәрдә. Бертөрле исемнәр күп булганлыктан, кушамат белән язылганнары да хәйран: «карга» Ибрае, «бияләй» Фәрите, «пчү-пчү» Айдары...

 

Яңа һөнәрнең нечкәлекләрен өйрәнә-өйрәнә, беренче эш көнем шулай сизелмичә дә үтеп китте. Көне буе аяк өстендә булу, төшке ялсыз эшләү үзенекен иткән, ахрысы, төнлә кайда йоклаганымны да белмәдем.

 

Икенче көнне авырлык белән генә торып, киттем янәдән эш урыныма. Йокы туймаганнан бозылган кәефем, авылдашлар белән аралашкач, хәйран ук яхшырды тагын. Бүген хәтта кыюланып китеп, гөрли-гөрли сата башладым – гомерем буе сатучы булып эшләгәннән ким түгел. Бер авырлыгы юк кебек. Сатучы буласым калган икән, 5 ел буе университетта укып чиләнгәнче, машинкада сан тапкырлап, тәмле телеңне кызганмыйча гына утырасы ич! Авыл өчен хезмәт хакы да ярыйсы гына: 7-8 мең тирәсе чыга, әле тагын юган-җыештырган өчен дә өстәлә икән. Апага бу сүзләрне әйткәч, көлде генә. «Беренче карашка гына җиңел тоела. Озаграк эшләсәң, аңларсың әле», – диде ул. Хуҗа алдында хисап тоту, товарның яраклылыгын даими тикшереп тору, саннар белән игътибарлы булу, сатып алырга кергән «көйсез кияүләр»гә ярарга тырышу һәм башка кыенлыкларны санап китте апам. «Көйсез кияүләр» дигәннән, һәрнәрсәдән гаеп табарга яратучылар турында әйтүе икән. Йә аларга үлчәү ошамый, йә алма артык йомшак, йә сатучы озак мыштырдый... «Ә кибеттә «клиент» һәрвакыт хаклы! Сатып алучыларыңны югалтырга теләмисең икән, татлы телеңне, игътибарыңны кызганма! Һәрвакыт елмаеп торган сатучы кибетенә гел  кереп кенә торасы килә бит...» Апаның сүзләреннән соң, дөрес бәяләргә саттыммы икән, дип шикләнә үк башладым. Менә уйлап йөр син «алдым-бирдем» генә эш дип.

 

Шушы уйлар белән сатучы «тәхет»ен янәдән апама тапшырдым. Кызык-мызыгы да, әбиләре дә, көйсез «кияүләр»е дә үзенә булсын. Минем кебек башында җил исүче студентка бара торган һөнәр түгел икән бу! Укуыңда гына бул, кыскасы. Ә эш качмый ул, кайчан да өлгерермен әле.


Мәрьям АБДУЛЛИНА

№ |

Физкультура урынына – бию #6239

$
0
0
02.07.2012 Мәгариф
Пәнҗешәмбе көнне балаларга катлаулы фәннәр укытырга ярамый. Россиянең баш санитария табибы Геннадий Онищенко әнә шулай ди. “Математика яки физиканы бу көнне укытырга ярамый, чөнки пәнҗешәмбе балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә атнаның иң авыр көне булып санала”, – дигән ул бу хакта. Роспотребнадзор җитәкчесе моннан тыш барлык балаларны беренче сменада гына укытырга һәм физкультурага өстәмә буларак мәктәпләрдә бию дәресләрен кертергә тәкъдим иткән. Ә сез яңа уку елында нинди үзгәрешләр кертер идегез?

Кәмәрия ХӘМИДУЛЛИНА, Казанның 2нче татар гимназиясе директоры:

– Бүген үк тормышка ашырырдай планнар юк анысы, тик Онищенконың әлеге тәкъдиме турында уйланачакбыз. Математика укытучысы булганга, пәнҗешәмбе көннең балалар өчен авыр булуын үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам. Атнаның дүртенче көнендә укучыларны артык авыр фәннәр белән йөкләмәсәк, җомга-шимбә көннәрне аларның икенче сулышы ачылган сыман була. Алар дәресләрне яхшырак үзләштерә башлый. Физкультура дәресләренә килгәндә исә, аның бер дәресе урынына биюне кертү тәҗрибәсе дә бар. Тик финанслауны туктату сәбәпле, без әлеге дәрестән баш тартырга мәҗбүр булдык. Шартлар тудырылса, әлеге тәҗрибәне бик теләп яңар­тыр идек. Дөрес, бию дәре­сенә укытучылар табуы кыенрак. Бу өлкәдә профессиональ белеме булган йөз кешенең 5-6сы гына мәктәптә бию дәресен укытырга ризалаша. Моның өчен чын энтузиаст булырга кирәк.

Рамил ХӘЛИМОВ, Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы:

– Барлык яңалыклар да безнең теләккә генә бәйле түгел шул. Программада дә­ресләр ничә сәгать куела, шул кадәр укытабыз. Шуңа Они­щенконың тәкъдимен ахырына кадәр тормышка ашырып бетереп булмас, дип уйлыйм. Яңа фәннәр кертү турында да уйланырга җир­лек юк – их­тыяҗ булган бар дәресләр укытылып бара. Элек-электән килгән хезмәт дәресенә дә вакыт табыла. Ә менә бию дә­ресен мин физкультураны урам­да үткә­рергә мөмкинлеге булмаган мәктәпләргә генә кертер идем. Ачык һавада спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булганда, балаларны аннан мәхрүм итәргә кирәкми. Спорт залында укырга туры килгәндә исә, гади физкультура дәресләрен бию белән алыштыру отышлырак булыр, дип уйлыйм. Ничек кенә булмасын, һәр өстәмә хәрә­кәт бала файдасына гына. Шуңа ба­лаларның һәр буш минутын, һәр мөмкин­лекне спорт­ка багышлар идем.

Лилия МОРТАЗИНА, балалар табибы:

– Онищенконың укыту эшен беренче сменага гына калдыру тәкъдимен хуплыйм. Физика, химия кебек фәннәрне исә көнгә карап түгел, ә шулай ук көннең вакытына карап укытырга ки­ңәш итәр идем. Аларны икенче дәрес итеп куйсалар, отышлы була. Бала йокыдан уянып беткән, уку процессына тулысы белән ке­решкән, армаган. Физкультура дә­ресен биюгә алыш­тыруның да уңай яклары бар. Физкультура дә­ресенә йөрмәс өчен бе­лешмә сорап килүче укучылар җитәрлек. Күрәсең, әлеге дә­рес алар өчен әллә ни кызык түгел. Бәлки, биюгә укучылар телә­брәк йөрер – ә сә­ла­мәтлек өчен икесе дә файдалы.

Любовь БАТУЕВА, укучы анасы:

– Мәктәп фәннәренә игътибар бирү беренче урында торырга тиеш анысы. Тик мин, мәсәлән, балаларның мәктәптә нәрсә ашауларына да игътибар итәр идем. Әйтик, улым укый торган мәктәптә бер ара төшке ашка гел макарон гына бирә башладылар. Аптырагач, улым миңа: “Кү­рәсең, директор 5 тонна макарон алган, хәзер кая куярга белми”, – диде. Киләсе уку елында ба­лаларның менюсы туклыклы да, файдалы да булыр, дип ышанасы килә. Юкса гел макарон гына ашап торган укучының пәнҗешәмбе генә түгел, башка көннәрне дә укырга хәле калмаячак. 




№130 | 30.06.2012

Татар киносы халыкка чыга #6240

$
0
0
02.07.2012 Мәдәният
“Татаркино” татарча кинокомедиялар төшерүне җайга салмакчы. Соңыннан алар авылларның кинозалларында күрсәтеләчәк.

Бүгенге көндә сценарий язу һәм актерлар туплау эшләре бара. Беренче эшкә Илфак Шиһапов чакырылган булса, икенчесен халык ярдәме белән башкарып чыгарга уйлыйлар. Төшерүчеләр төп рольләргә гади халыкны җәлеп итмәкчеләр. Теләгәннәр tatarkino.ru сайтына кереп анкетаны тутыра ала. Иң халыкчан йөзле кешеләр соңрак кастингка чакырылачак. Әмма театр артистларыннан башка эш барып чыкмас. Популяр артистлар да экранда күренер дип көтелә.

Татар киносәнгатендә комедия төшерү очраклары теркәлгән. Мисал өчен, 2007 елда “Алтын Мөнбәр” кинофестивалендә конкурстан тыш программда тәкъдим ителгән “Тегеннән кунак” фильмын искә алып була. Фильмны төшергән Раил Садриев теге дөнья һәм бу дөньяны чагыштыру аркылы тамашчыны көлдерергә тырышкан иде. Буа театры стиленә тугъры калып, экранда аракы катнашкан эпизодлар да байтак булды. Ошбу фильмга сценарий язуда шулай ук Илфак Шиһапов катнашкан булган. Илфак Шиһаповны татар киносының чын энтузиасты дип атарга була, чөнки әгәр “Татаркино” үз максатына ирешә алса, Шиһаповны дан-шөһрәт көтә.

Халыкны популяр киножанрлар белән тәэмин итү мәслихәт. Күптән түгел бу хакта драматург Илгиз Зәйни дә әйтеп үткән иде. Милли кино сәнгатенең киләчәге ике юлдан гыйбарәт диючеләр бар: берәүләре татар киносы акланмас дип, бары тик фестивальләр өчен төшерелгән җитди фильмнар яклы. Ә икенчеләре комедия, мелодрама һ.б. шундый жанрларны популярлаштыру юлында. Фестивальләр өчен фильмнар бар һәм төшерелеп килә. Мәсәлән, “Бибинур”, “Өчаяклы ат”, “Зөләйха” фильмнары Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге кинофестивальләрдә шаулап алырга өлгерде. Ә киноны гади халык өчен кулланучылар аз. “Татаркино” оешмасының Татарстанда кино карый торган 200ләп урыны бар икән. Алар барысы да тиешенчә җиһазландырылган һәм тамашачыны көтәләр. Казанда алар “Мир” кинотеатрында күрсәтеләчәк.

 «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Владимир Батраков белдергәнчә, бүгенге көндә татар киноактерлары базасын булдырырга кирәк. Шуңа күрә махсус кастинг оештырыла. Владиимир Батраков “Азатлык” радиосы сорауларына җавап бирде:

Бу проект кысаларында ничә фильм төшерү планлаштырыла?

- Бу проектны чиксез булыр дип ниятилибез. Бәлки аның жанрлары башка булыр, ләкин комедиядән башларга булдык. Бу проектны файда китерә торган итеп төшерәсе килә. Ул үзенең тамашачысын табыр дип уйлыйм. Төшергән фильмнардан килгән керемне яңа иҗат җимешләренә тоту планлаштырыла.

Сезгә кемнәр ярдәм итә? Бу дәүләт акчаларымы яисә шәхси продюсерлармы?

- Дәүләт грантына дәгъвә кылырга җыенабыз. Барлык документларны тапшырдык, хәзер нәтиҗәсен көтәбез. Әгәр мәдәният министрлыгыннан ярдәм алып булмаса, банктан кредит алырга җыенабыз. Бу проектны туктатырга кирәкми. Безнең фикердәшләребез арасында сценарий авторлары Илфак Шиһапов, Шәмси Закиров бар. Композитор Усмановлар, режиссер Рәмис Нәҗмиев тә безнең төркемдә. Ләкин төп оештыручылар – “Татаркино” оешмасы, “Иҗат” ААҖ җитәкчесе Ринат Гыйниятов. Ринат Гыйниятов - 100дән артык татар әсәре авторы. Аның кино өлкәсендә тәҗрибәсе бар, чөнки күптән түгел марый спектаклен экранга күчергәннәр. Шуның өчен Мары республикасының дәүләт бүләгенә лаек булдылар. Күрүегезчә, шактый тәҗрибәле шәхесләр җыелган. Миңа калса, проектның киләчәге бар.

Кинотеатрлар базасы турында сөйләп китсәгез иде.

- Бүгенге көндә Татарстанның 33 районында “Татаркино” бүлекчәләре бар. Шунда эшли торган 18 кинотеатр һәм 180 кинозалы бар. Кино әзер булуга ук аны прокатка җибәрү планлаштырыла. Беренче иҗат җимешләрен ноябрьдә күреп булачак. Пиратлык  булмасын өчен, шундук 300 кинозалда күрсәтәчәкбез. Соңыннан, әлбәттә, дискта чыгару, аннан соң телевидениега хокуклар сату.

Тамашачыны нинди юллар белән җәлеп итергә җыенасыз?

- Заманча ысуллар еш кулланылачак. Беренчедән, пиар-акциялар, маркетинг, реклам, иҗат коллективы белән очрашу. Гадәттә, рекламга кино төшергәнгә караганга да күбрәк акча тотыла, ләкин без моны ерып чыга алырбыз дип уйлыйм. Бу проектка булган игътибар халыкка кызык икәнен күрсәтә.

Татарстан күбрәк фестивальләр өчен төшерә. Гадәттә, халык күпләп кино карый алмый дибез.

- Монда, киресенчә: без аз бюджетлы, халыкчан кино төшерергә телибез. Аның сыйфаты, сәнгати яктан төшерү алай ук көчле булмаса да, Татарстан тамашачысына кызык булыр дип өметләнәбез. Проектны башкарганда Үзбәкстан тәҗрибәсенә таянабыз. Анда аз бюджетлы кино төшерү җайга салынган. Анда яшьләр күп йөри. Без дә артта калмабыз.

“Азатлык” радиосына августта төшерә башланачак фильмның кайбер өлешләре билгеле булды. Анда сүз шәһәрдән авылга кайтучы татарлар турында сүз барачак. 90-нчы еллар башында яхшы тормыш эзләп авылдан шәһәргә күченеп киткән яшьләрне бүгенге көндә шәһәр халкы дип атап була. Тормышлары уңган, балалары үсеп җиткән, ләкин күңелдә калган авыл хатирәләре аларны барыбер туган җиргә тарта. Фильмның сюжеты шушы вакыйгалар тирәсендә әйләнә.

Гомумән, экранда авыл тормышын гына түгел, шәһәр кешеләрен дә күреп булачак. 


Ленар МӨХӘММӘДИЕВ

№--- | 02.07.2012

Россиядә татарлар һәм руслар кими #6241

$
0
0
03.07.2012 Милләт
Россия халкы кими бара, татарларның саны да артмый. 29 июнь көнне игълан ителгән 2010 елгы халык исәбен алуның рәсми нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәте 2010 елда уздырылган халык санын алуга рәсми нәтиҗәләр ясады. Җомга көнне әлеге хезмәт тарафыннан илдәге халыклар, аларның саны, башка демографик һәм социаль-икътисадый күрсәткечләр дөнья күрде.

Билгеле булганча, нәкъ менә халык санын алу Россиянең милли составы – илдә нинди халыклар яши, аларның саны күпме кебек сорауларга җавап алырга мөмкинлек бирә. Хәер, бу саннар төп-төгәл дип әйтәсе кыенрак, чөнки җанисәп вакытында да кешенең милләте турындагы сорауга җавап бирү мәҗбүри түгел иде. Шуңа да 2010 елдагы халык санын алу вакытында 5 миллионга якын кеше үзенең милләтен атамаган. Әйтергә кирәк, узган – 2002 елдагы җанисәп вакытында үз милләтен атамаган кешеләр саны күпкә азрак – 2 миллион тирәсе генә булган.

Россиядә барлыгы 142,86 миллион кеше яши. Узган җанисәп (2002 ел) белән чагыштырганда россиялеләр саны 2,31 миллионга кимегән.

Ил халкының милли составына килсәк, сан буенча беренче урында, әлбәттә, руслар тора. Аларның саны 111,02 миллион (2002 елда алар 115,89 миллион булган). Процентлап санаганда, руслар Россиядә яшәүчеләрнең 80,9 процентын тәшкил итә (2002 елда – 80,64 процент булган).

Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә татарлар саны да кимегән, һәрхәлдә, үз милләтен күрсәтүчеләр арасында. 2002 елда татарлар 5,55 миллион булса, 2010 елга без нибары 5,31 миллион гына калган. Ягъни милләтебез Түбән Кама кебек зур бер шәһәр халкын югалткан. Хәер, процентлап алганда, татарлар узган җанисәп вакытындагы кебек үк Россия халкының 3,87 процентын тәшкил итә. Башкортлар саны да кимегән. 2002 елда илдә 1,67 миллион башкорт яшәсә, 2010 елга аларның саны 1,58 миллионга гына калган. Кимүчеләр арасында шулай ук украиннар, чувашлар, мордва һәм башкалар.

Халык саны артучы милләтләр дә юк түгел. Алар арасында чеченнар, әрмәннәр, аварлар, даргиннар, лезгиннар, якутларны әйтеп китәргә була. 


Гүзәл КАМАЛОВА

№ |

Июль түгел, сентябрь куркыныч! #6242

$
0
0
03.07.2012 Икътисад
1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр артты. Күзләрне шакмакландырырлык саннар язылган түләү квитанцияләрен август аенда кулга алачакбыз.

Тик: “Каравыл! Талыйлар!” – дип кычкырганчы, яңа квитанциядә күрсәтелгән сум­­маны элеккесе белән чагыштырып карарга ирен­мәгез. Закон буенча барлык төр коммуналь хезмәтләргә (салкын һәм кайнар суны, җылылыкны, канализацияне, электр энергиясен һәм газ белән тәэмин итүне исәпкә алып) бәяләр 15 проценттан да артырга тиеш түгел. Ягъни мәсәлән, моңа кадәр әлеге түләүләргә якынча 3 мең сум чыгарып салган булсагыз, хәзер иң күп дигәндә 450 сумга арттырып түләргә тиеш булачаксыз.

 

Һәр төбәк тарифларга өстәмәләрне үзенчә билгеләргә хаклы. Яңа бәяләр белән кайбер җирле хаки­миятләрнең рәсми сайтларында инде бүген үк танышырга мөмкин. Уртача алганда, бәяләр 9-12 процентка артачак. Әлеге уңайдан муниципалитет башлыклары халыкны уяу булырга чакыра һәм август квитан­ция­ләрендәге бәяләр чамадан тыш арттырылган очракта чаң сугарга киңәш итә. Бу хакта идарәче компанияләргә, шә­һәр яки район хакимиятләренә, яисә шундук прокуратурага шикаять бирергә кирәк, ди алар. Тик бу очракта шуны истән чыгармау мөһим: күп фатирлы йортларда яшәүче ми­лекчеләр өчен торак биналарны тө­зекләндерү һәм тәртиптә тотуга түләүләрне хакимият органнары көйлә­ми. Аны торак милекчелә­ренең гомуми җыелышла­рында билгелиләр.

 

Кем әйтмешли, бәла үзе генә йөрми. Бәяләр үсү белән дә шулай. Коммуналь хезмәтләр белән башка төр товарлар да кыйммәтләнә. Чөн­ки теләсә кайсы җитеш­терү тармагы да коммуналь хезмәтләр өчен түли. Шул чыгымнар үз чиратында җитештерелгән продукция бәя­сенә дә өстәлә. Тик бу юлы бәяләр алай кисәк күтәрелмәячәк, дип ышандыра “Икъ­тисадның югары мәктәбе” илкүләм тикшеренү универ­ситетының Үсеш үзәге җитәкчесе урынбасары Валерий Миронов. Кагыйдә буларак, җәй көне азык-төлек товарлары очсызлана һәм куллану кәрҗиненә зыян китерми. Валерий Миронов 1 сентябрь яңалыкларына әзер булырга киңәш итә. Чөнки нәкъ шушы чорда тарифлар тагын бер мәртәбә үсәчәк. Менә шул вакытта бәяләр кисәк күтәреләчәк тә. Белгеч әйтүенчә, җәйге яллардан һәм мәктәп кирәк-яракла­рына тотылган чыгымнардан соң күп гаиләләр финанс яктан бик кыен хәлдә калачак. Аның фикеренчә, тарифларның чираттагы үсүен 1 октябрьгә күчерсәләр, без аны алай ук авыр кичермәс идек.

 

Әлегә исә түләү срогын ярты елга кичектереп тору (элек коммуналь түләүләр 1 гыйнвардан арта иде) ил­дәге инфляция артуын күздән яшерде. Тик ел азагына бәя­ләр күтәрелү елына 6-7 процентка җитеп, югары тизлекне алачак, дип фараз итәләр Үсеш үзәгендә. “Әгәр дә ел азагында сәнәгать үсеше темпларына ярдәм итү йө­зеннән Үзәк банк акча сәя­сәтен йомшартса һәм рубль курсы кабат түбән тәгәри башласа, инфляция­нең үсүен көт тә тор”, – ди Валерий Миронов. Тик шул ук вакытта ул безгә югары азык-төлек инфляциясе янамый, дип исәпли. Чөнки быел бөртекле культуралар, бә­рәңге һәм башка яшелчәләр уңышы яхшы булырга охшаган. Димәк, борчылыр урын юк. Эшне бензин җитеш­те­рү­челәр ге­нә бозмаса, әлбәттә. Белгеч фи­керенчә, алар бәя­ләр үсешкә турыдан-туры йо­гынты ясарга мөмкин. “Бен­зин җитештерүдә көндәшлек булмау аркасында ягулыкка бәяләр тотрыклы түгел”, – ди иптәш Миронов. Евро-3 ак­цизларының кыйм­мәтләнүе дә бензинны очсыз ит­мәячәк. Аның каравы, Рос­сиянең ягулык берлеге башкарма директоры Григорий Сергиенко ашыгып нәтиҗә ясау ягында түгел. Автомобиль йөртүчеләрнең Евро-4 югары экологик класслы ягулыкны һаман саен күбрәк куллануын исәпкә алганда (ә аңа акцизлар очсызрак һәм алар күтәрелми), кесәгә сугардай үзгәрешләр көтелми, ди ул.


Галия ХАБИБРАХМАНОВА

№131 | 03.07.2012

Ир малы жәл түгел #6243

$
0
0
03.07.2012 Ир белән хатын
Бәхет дигәннәре күп очракта хатын-кызның үзеннән торадыр инде ул. Игътибар, наз, бала юк икән, ирләр аны читтән эзли башлый.

Матурлык салонында ресепшнда бер хатын-кыз белән чират көтәбез. Хатынкайның килеш-килбәте бик нәзакәтле, килешле. Киеме дә, чәч-йөзе дә караулы. Әмма бераз каударлануы, нәрсәгәдер борчулы икәне йөзенә чыккан. Бер дә таныш булмаган кешенең хәл-әхвәлен белешеп булмый бит инде. Аның кызу-кызу гына каһвә өстәлендә яткан журналларны актаруы, шалт итеп өстәлгә кабат атып бәрүенә генә дертләп китәм. Бераздан ханымның телефоны шалтырады. Биш минутлык сөйләшү вакытында бөтен нәрсәсен бернинди сорауларсыз да «чишеп бирде» бу.

 

– Әйе, салонга килдем әле. Чәчемне кистерәм, буятам, тонирование ясатам. Аннан маникюр, педикюр, депиляциягә керәм, тәнне шоколад белән ял иттерәм, аннан массаж, биткә SPA чаралар. Түләсен, бөтен акчасын туздырып бетерәм кабахәтнең. Сөяркә тота башлаганмы – менә хәзер түләргә дә өйрәнсен. Машинамны алыштырам, иртәгә үк Мальдивка бронь алам. Кичә иртәнге өчтә кайтты. Кайда булсын ди ул? Шуның янында инде. Коттеджга ремонт ясалып бетмәгән, ә ул хатыннар үрчетә. Шоферы әйтте инде, офисына теге мәхәббәте килде, бусы килде, дип. Аерылмыйм, аның турында хыялланмасын да, әмма биетәм әле мин аны. Әле, шуның өстенә, миннән бала таптырмакчы. Миңа әле утыз да тулмаган, нинди бала ди ул?! Соңыннан бала белән утырып калыргамы. Мин дура что ли...

 

Утызы да тулмаган килеш бала табарга җиксенгән чибәркәй тузынды да тузынды. Мин, ирексездән, блондинкалар шушы буладыр инде, дип куйдым. Өстеңнән йөргәнен белә торып, сине санламаганын күргәч, ник бергә яшәргә ди?! Хәер, өйләнешеп тә, баланы артык йөккә санаган хатын-кызның да кирәге шуның кадәр генәдер инде ул. Педикюр, маникюр, чәч дип кенә яшәсәң, ай-һай, иреңне яраттыруың да, үзеңнең бәхетле булуың да, Мәһдиев әйтмешли, едва ли...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

№ |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>