Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Кышка бәрәңгегез бармы?(Сораштыру)

$
0
0
13.09.2013 Авыл
Хәзер авыл кешесе сөенечле мәшәкатьләр белән мәш килә, язын- җәен тырышып эшләгәненең әҗерен күрә. Бакчасындагы уңышын җыя, кышкылыкка ризык әзерли, урнаштыра. Кемдер бәрәңгене җыеп, инде урнаштырып та өлгергән, ә кемдер казырга тотына гына.

Быел да авыл җирендә яшәүчеләр өчен сынаулар күп булды. 2010 елгы корылык чорында халык бәрәңгесез калды. “Икенче икмәк” кыйммәтле ризыкка әверелде, аның килограммы 80-90 сумга кадәр җитте. Бәрәңге тансыкка гына, тәмләп алыр өчен генә сатып алынды, кешеләр ярма, токмач ашарга өйрәнде. Быел да бәрәңге уңышы турында төрлесен ишетергә мөмкин. Кемдер күп булды дип куана, кемдер начар дип зарлана. Ә сездә бәрәңге уңышы ничегрәк?

Әлфинур ӘХМӘДУЛЛИНА, Сарман районы Иске Кәшер авылы:
– Аллага шөкер, бә­рәң­ге уңышы шәп булды! Бакчадан чыккан муллыкка сө­бханаллаһ дими ни дия­сең?! Берничә гаиләне шушы бакчабыз туендыра. 8 сутый җиргә 25 чиләк бә­рәңге утырткан идек, 150 чиләк чыкты. Үзе эре, үзе матур. Ирем белән икәү генә 5 көн казыдык, көрәк төрт­кән саен эре бәрәң­геләр тәгәрәп чыга!

Бәрәңгене иртәрәк утыр­­­­тырга тырышабыз, бы­ел бу эшне 10 майда башкарып чыктык. Ирем төгәл сызымнар белән эшләргә ярата, ул буразналар арасы 60 см, ә бәрәңге арасы 25-30 см булырга тиеш дип саный. Җәен су да сиптек, сусыз бәрәңгегә үсүе авыр. Ә менә әниебез су да сипмәде, аныкы да яхшы чыкты. Күр­шеләр дә бәрәңге начар дип зарланмады. Бәрәңгесез авыр бит, 2010 елда корылык булганда бәрәңге урынына ярма, макарон белән тукландык, ләкин табында бәрәңге булмаса, күңел­сез.

Азат ТИМЕРШӘЕХ, Татарстанның халык артисты:
– Начар булды бәрәңге. Кышка җитәрлек чыкмады. Элеккеге еллардагы кебек мул уңыш җыеп булмый хәзер, бәрәңгенең рәте китте. Җир өлгермичә утыртабыз бит, ашыгабыз. яңгыр­лар да вакытында ява алмаганга, уңыш юк дәрәҗәсен­дә. Быел Себер­дән яңа сорт алып кайттым, корт ашамый дигән булдылар, ничек кенә ашый әле! Элекке елларда кышка 22 капчык бәрәңге әзерли идек, анысы да җит­ми кала иде. Татар бәрәң­гесез яши алмый бит, тә­гәрәтеп тә, ярып та ашыйбыз, аннан тыш та кыстыбые, өчпочмагы, бә­леш­лә­ре бар. Шулай да хәзер халык бәрәңгесез яшәргә өйрәнә башлады шикелле. Үзебез күбрәк яр­малар ашар­га тырышабыз, ул сәла­мәтлек өчен файдалырак та әле! Туганнар, борчылма, бәрәңге генә бирербез, диде. Гас­трольгә барсаң да, күчтәнәч итеп капчыгы белән бәрәңге салып җи­бәрәләр. Шәт, ач калмабыз!

Гөлсәрия НӘБИУЛЛИНА, Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы:
– Узган атнаны бәрәң­гене елый-елый диярлек казыдык. 7 капчык бәрәңге утырттык, 5 чиләк җыеп алдык. Хәтта 2010 елдагы зә­һәр корылык елында да 5 капчык алган идек. Авылда елгага якын утырган­нар­ның гына ярыйсы чыкты, ләкин авылның күп­че­леге бәрәң­гесез калды. Апаларым Ырга, Тулыш авылларында яши, аларда да шундый ук хәл. Зур-зур бакчаларыннан 60 чиләк бәрәңге алдылар. Әле ул җитмәсә вак! Белмим, нәр­сәдән икән соң бу галәмәт? Әллә туфрак чир­леме икән дип аптырыйбыз. Үсен­тенең шытуы да әллә нинди булды, га­дәттә бердәм тишелеп чыга иде­ләр, быел авыр чыкты. Яң­гырларның да коеп яуган вакытлары булды, ә бәрәңге юк. Быел эксперимент буларак июль аенда ике буразна утыртып карадык. Әле утыралар, ничек булыр, белгән юк. Күр­ше Лаеш районында хәлләр без­некеннән күңел­лерәк. Шунда барып, бәрәң­ге сатып алучылар бар. Авылга килеп тә саталар, 1 килограммы – 10-15 сум.

Наилә НУРМӨХӘММӘТОВА, Буа районы Кишер Аксуы авылы:
– Безнең авыл гомергә күпләп яшелчә үстереп, сату итеп гомер кичерде. Һәр­бер йортта – зур җир би­лә­мәләре. Без 60 сутый җирдә бәрәңге, кишер, кызыл чө­гендер үстерәбез. Быел кыш чыгарлык бәрәң­ге казып алдык, ләкин сатуга юк. Анысына да шөкер итә­без, гомумән, бәрәңгесе чык­маган яклар күп дип ишеттем. Бездә Чуашстаннан килеп саталар. Килограммы 10-14 сум, диләр. Элек биш буразнадан гына да 1 тонна бәрәңге ала идек, быел юк. Кишер яхшы чыкты, җәй көннәрендә 13-17 сумга саттык, бүген бер килограммы 6-7 сумнан йөри. Кызыл чөгендер җә­ен 10 сум иде, хәзер 5 сумга калды.  




в„–149 | 13.09.2013

Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрен төзүдә Чупай таш карьерының роле (Әлмәт шәһәренә 60 ел) (ФОТО)

$
0
0
13.09.2013 Тарих
ХХ гасырның 40 нчы елларында Әлмәт районы һәм аның тирә-ягында «кара алтын» табу, аны эшкәртү җайга салынгач, торак йортлар, производство корылмаларына ихтыяҗ нык арта. эзләнүләр нәтиҗәсендә, Әлмәт торак пункты тирәсендә төзелеш өчен материаллар (чимал) әзерләүнең йөздән артык урыны табыла. Шуларның алтмыштан артыгы сәнәгать ягыннан әһәмияткә ия була. калганнары, юка ятма катламда булу сәбәпле, игътибардан читтә кала.

Карбонат пародалар (известняк) яралган урыннар Татарстан территориясендә күп түгел. Файдаланырга яраклы катлам нибары берничә метрны, сирәк очракларда дистә, йөз квадрат метрны тәшкил итә. Әлмәт төбәгендә бары Икенче Кичүчат һәм Чупай җирлекләрендә бу күрсәткеч ике мең куб метрга җитә. Күрсәткечләр заманы өчен шактый югары була. Вакыт-вакыт әлеге карьерларда табылган известняк юл төзелешендә файдаланыла торган һәм бетон җитештерүгә кирәкле ташны да алыштыра.

Заман әлмәтлеләрдән күпне таләп итә. Чупай авылы янында төзелеш өчен кыйммәтле материал табылгач, авылның көньяк өлешендә ашыгыч рәвештә, эшчеләрне яшәү урыннары белән тәэмин итү өчен, такталар арасына пычкы чүбе тутырып, бараклар, мәктәп, мәдәният йорты, ашханә, мунча, элемтә бүлеге һәм башка объектлар төзелә. Бүген инде аларның барысы да диярлек юкка чыкса да, заманы өчен таш карьерының җиде участогында тәүлек дәвамында, өч сменада, хезмәт куйган алты йөзләп эшчегә болар һәммәсе яшәү чыганагы исәпләнә.

Шул шартларда сугыштан соңгы авыр елларда Чупай авылы янында таш җитештерү карьеры эшли башлый. Биредә киселгән таш үзенең ныклыгы белән аерыла (75-150 берәмлекне тәшкил итә; чагыштыру өчен: фабрикада җитештерелгән кирпечнең ныклыгы 75-100 берәмлек). Республика дәрәҗәсендә әһәмияткә ия чимал чыганагы заманы өчен бик мөһим була.

Күрәсең, әлеге кыйммәтле төзелеш материалын җирле халык инде күптән белгән. 1917 ел революциясенә кадәр зур булмаган ташчылар артеле бу таудан үзләренә кирәк кадәр таш кискән, аны эшкәртеп, амбар-келәтләр, сирәк кенә йортлар да төзегән. Кайберләре бүген дә исән. Авыл уртасында урнашкан, колхозлаштыру елларыннан соң озак вакыт «Идарә йорты», соңрак АТС һәм китапханә бинасы булып торган атаклы Әхмәт бай йортын да шундыйлардан.

Шуны да әйтергә кирәк: ул заман ташчылары җитештергән чималны чит төбәкләргә дә озаткан. Чупай ташыннан Бөгелмә шәһәренең байлары йорт салдыруы, тирә-юньдәге мәчет-чиркәүләрнең әлеге таштан булуы сер түгел.

1950 елның маенда Чупай таш карьеры рәсми рәвештә ачыла. 1950-1953 елларда төзелеш материалы бары тик кул көче белән җитештерелә. Балта, кувалда, чөй, таш шомарткыч эшчеләрнең тәүге кораллары була. Киселгән ташның авырлыгы 39 килограммны тәшкил итә. Бу ташлардан Әлмәт шәһәре йортларының (халыкта – «финский дом») нигезе салына.
Ниһаять, 1953 елда Бакудан Чупайга таш кисә торган тәүге машиналар кайтартыла. 1954 елдан 1968 елга кадәр биредә өч сменада ял көннәрсез 500-700 кеше хезмәт куя. Көненә 1200 кубометр таш җитештерелә. Бер таш җиде кирпечне алыштыра.

1957-1961 елларда Чупай карьерында эшләгән чупайлы Антон Алексеев әлеге елларны болай искә ала: «Баштагы елларда ташны буйга кисә идек, тора-бара аны аркылы да кисә башладык. Таләп бик зур иде. Әгәр 19x19x39 сантиметрдагы стандарттан бер генә сантиметрга арттырсаң яисә киметсәң, 8 сәгатьлек эшең тулысы белән юкка чыкты дигән сүз. Без эш көне дәвамында 450 метрга кадәр озынлыкта таш кисә идек. Ике катлы әзер таш чыгып барганны да исәпләсәң, бу – 900 метр дигән сүз».

Шул рәвешле, Чупай авылы янындагы карьер нефть чыгару өчен мөһим насос, компрессор подстанцияләре, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Зәй, Баулы, Казан шәһәрләрендәге торак йортлар, Казанның «Спартак» аяк киемнәре фабрикасы, Нурлат шикәр заводы һәм башка бик күп төзелеш объектлары өчен кирәкле таш бирә. Карьер кысаларында известь җитештерү дә алга киткән була.

Чупай һәм күрше-тирә авыллардан гына түгел, бирегә чит төбәкләрдән бик күп яшьләр күчеп кайта, хезмәт куя. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының абруйлы артисты Хәлил Мәхмүтов та хезмәт юлын биредә башлый. Чит җирләрдән күчеп килгән төрле милләт вәкилләренең кайберләре әле бүген дә Чупайда гомер кичерә, җирле халык белән тату мөгамәләдә тормыш итә.

Авылда Чупай ташыннан икекатлы ике йорт та салына. Аларның һәрберсендә сигезәр фатир. Бүген аларда 16 гаилә яши.

1968 елда, күрәсең, Түбән Мактама, Рус Акташы эшчеләр бистәсендә кирпеч, Әлмәт шәһәрендә тимер-бетон эшләнмәләр заводлары төзелү нисбәтеннән, Чупай ташы сыйфатсыз һәм аны җитештерү артык чыгымлы дип табыла. Шулай итеп, карьер да ябыла. Бүген әлеге урында Карьер күле җәйрәп ята. Ташны кискән урында бәреп чыккан чишмәләр суыннан хасил булган карьер күлендә кешеләр бүген рәхәтләнеп балык тота, су коена.

...Әлмәт, республика шәһәрләренең һәм тирә-як нефть җирлекләренең төзелеш нигезенә яткан Чупай ташы, һичшиксез, бер истәлек ташына лаек. 1950-1968 елларда Чупай тавыннан таш чыгарылуны без онытырга тиеш түгел.

Әдәбият


1. Вишневский Л.С., Шаргородский И.Е., Покровский В.А. Месторождения минерального строительного сырья в Альметьевском районе // Альметьевский район: проблемы историко-культурного наследия. Материалы Региональной научно-практической конференции. – Альметьевск, 1999. – 200 с. – С.177-178.
2. Кашапов Р. Авылым яме. – Алабуга, 1997. – 154 б.
3. Кашапов Р. Язмышлар кочагында. – Алабуга, 2002. – 146 б.




1. Чупай таш карьерының бүгенге күренеше



2. Таш төяүчеләр эш вакытында. 1952 ел



3. Таш кисүче бригада.1959 ел



4. Чупай авылында Әхмәт бай йорты. 2013 ел



5. Әлмәт шәһәре үзәгендә Чупай ташыннан салынган йортларның берсе. 2013 ел

Фотолар автор архивыннан 


Рамил ХАННАНОВ

в„–9 |

Тукай гарәп илләренә танытыла

$
0
0
13.09.2013 Мәдәният
10 сентябрьда Казанның “Әкият” курчак театрында Габдулла Тукайның гарәпчәгә тәрҗемә ителгән китаплары тәкъдим ителде. Алар гарәп илләрендә таратылган.

Габдулла Тукай әсәрләрен гарәп теленә Мисыр язучысы, журналист, Күвәйттә чыгучы “Әл-Гарәби” журналы мөхәррире Әшрәф Әбу Әл-Йәзид тәрҗемә иткән. Ул - "Шүрәле" һәм "Кәҗә белән сарык" әкиятләре. "Шүрәле" тәрҗемәсе Тукайның 125 еллыгына ясалып, басылган. "Кәҗә белән сарык" соңрак. Китапларда Татарстан рәссамнары иҗаты кулланылган. 10 сентябрьда Казанда әлеге китапларны тәкъдим итү чарасы узды.

Тукай әкиятләре Күвәйттә 127 мең нөсхә белән басылып, гарәп илләренә таратылган инде. “Тукай турында мәгълүматны без барлык диярлек гарәп илләрендә тараттык”, дип сөйләде тәрҗемәче.

"Мин Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” һәм “Шүрәле” әкиятләрен тәрҗемә иттем. Тукай теле авыр, дип әйтмәс идем, әмма барыбер тәрҗемә вакытында бераз кыенлыклар булды. Аеруча “Шүрәле” әсәрендәге чәчәк исемнәре, үсемлекләр тәрҗемәсе дөрес булырмы, дип борчылдым.

Мин татарчадан гарәпчәгә түгел, ә әсәрләрне башта инглиз теленә тәрҗемә иттем, инглиз телендәге тәрҗемәләрне карадым.

Тукай турында мәгълүматны без барлык диярлек гарәп илләрендә тараттык. Әлеге тәрҗемәләр 127 мең нөсхәдә басылып, гарәп илләрендә таратылды. Шуны әйтә алам: хәзер Тукай биш ел элеккә караганга күпкә билгелерәк. Мин алга таба Тукай әкиятләре тәрҗемәсе сериясен булдыру өстендә эшләячәкмен. Уңышка ирешермен, дип уйлыйм, инша Аллаһ. Эшебез уңышлырак булсын өчен моңа республиканың мәдәният министрлыгы игътибар итүен теләр идем”, дип сөйләде ул.

Әшрәф Әбу Әл-Йәзид үзе Татарстан белән алты еллап даими элемтәдә тора. Беренче тапкыр ул бирегә 2007 елда килгән булган. Барып кайтканнан соң үзе җитәкләгән “Әл-Гарәби” журналында ул Татарстан, татарлар турында мәкаләләр бастыра башлый. Әлеге журнал гарәп дөньясында иң билгеле журналларның берсе. Ул гарәп илләренең барысында диярлек таратыла, гарәп, инглиз, кыйтай, корей телләрендә басыла.

Әшрәф Әбу Әл-Йәзид Габдулла Тукайның Казанда 125 еллыгын билгеләүдә катнашкан, Болгарда, Сабантуйда, Наүруз театр фестивалендә булган. Әлеге "Әл-Гарәби" журналында Татарстан турында төрле мәкаләләр бастыра килгән.

“Әлбәттә алты ел дәвамында мин бик күп материаллар яздым, ләкин Татарстан турында язган иң беренче мәкаләм белән мин күбрәк горурланам. Шушы елларда тәкъдим иткән язмаларымда үземнең әлеге илгә булган мәхәббәтемне укучыларыма да күчүен теләдем һәм, бәлки, уңышка ирешкәнмен, дип саныйм”, диде ул.

Тукай иҗатын чарада ул мондый сүзләр белән бәяләде:

“Ул татар халкы өчен җаны-тәне белән янучы, йөрәге яшәү дәрте белән тулы булган шагыйрь. Аның шигырьләре гүзәл яшь кызга, илаһи җәннәт бакчасына һәм гашыйк йөрәккә тиң. Менә нинди ул Тукай”, диде Әшрәф Әбу Әл-Йәзид.  


Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА

в„– | 10.09.2013

Кечкенә кызларның зур җиңүләре

$
0
0
14.09.2013 Җәмгыять
Ел саен Татарстанның 5-12 яшьләрдәге йөздән артык кызчыгы «Мини-мисс» бәйгесендә катнаша. Шулар арасыннан 30лап лаеклысы сайлап алына һәм подиумга күтәрелә. «Мини-мисс» таҗын эләктерүче, иң-иңе дип табылучы бердәнбер – кем ул? Әлеге титулны нинди кызларга һәм нинди уңышлары өчен бирәләр? Бу җиңүләрнең бала холкына тискәре йогынтысы бармы?

Әлбәттә, матурлык бәйгесенә килдең дә ишек тибеп кердең түгел. Анда катнашу өчен еллар буе тырышырга, җигелеп эшләргә, вакытыңны жәлләмәскә кирәк. Бәйгеләргә әзерлек процессы Казандагы «Мисс Татарстан» эстетик тәрбия мәктәбендә гөрләп бара. Бирегә кызлар атнага ике мәртәбә икешәр сәгатькә йөри. Аларны матур итеп сөйләшергә, төз йөрергә, арканы туры тотарга, өстәл артында дөрес утырырга шушында өйрәтәләр. Моннан тыш, оста бию яки җырлау, чит телләрне белү, кыскасы, сәләтле бала булу – бәйгенең тагын бер шарты. Ул сәләтләрне аерым үстерәсе, махсус түгәрәкләр сукмагын таптыйсы. Әмма матурлык бәйгесенә җиң сызганып әзерләнеп, эстетик тәрбия мәрмәрен еллар буе кимереп тә, җиңүче таҗын кия алмау-чы кызлар байтак. Хәер, балаларын әлеге мәктәпкә йөртүче кайбер ата-аналарның төп максаты җиңү түгел икән.

 – Эстетик тәрбия мәктәбенә йөри башлавыбызга ике ел, – ди Ләйсән Сафиуллина, 7 яшьлек Эмилиянең әнисе. – Кыз балаларга эстетик тәрбия бирү кирәк, дип саныйм. Кул эшләренә, матур сөйләшергә, төз атларга, өстәл артында чәнечкене дөрес тотарга – һәммәсенә өйрәтәләр анда. Биредә бала төрле комплексларыннан котылды, үз-үзенә ышанычы артты. Безнең белән бергә бу мәктәпкә йомык, берәү белән дә аралашмый торган кыз да килгән иде. Күпмедер вакыттан соң ул да бөтенләй үзгәрде, ачылып китте. Зур бәйгеләрдә урын алганыбыз булмаса да, Эмилияне киләчәктә дә анда йөртергә планнар бар.

Менә 8 яшьлек Әминә Хафизова җилкәсендә җиңүләр генә. Әти-әнисе аны өч яшьтә үк тау чаңгысында шуарга, атта йөрергә өйрәтә. Ә бер елдан балет студиясе, вокал һәм хореография, инглиз һәм испан телләре, күпсанлы бәйгеләр китә... Үзен белә башлаганнан бирле Әминәнең һәр сәгате, һәр минуты исәптә. Башка балалар кебек уенчыклар белән уйнарга, шаярырга вакыты калмый аның, ул һәрчак укуда, тамашачы алдында, сәхнәдә була. Әлбәттә, үзе генә түгел, әтисе Рамил бар вакытын уртанчы кызына багышлый, акчасын да кызганмый. Матур кызның тырышлыгы тиздән җимеш бирә – Әминә Хафизова 6 яшендә матурлык бәйгесенең иң дәрәҗәле исемен эләктерә. Ул – «Галәмнең нәни гүзәле!» Моннан соң Әминәгә төрле бәйгеләргә чакырулар ишелеп килә башлый, ә ул һәркайсында катнашырга, шушы яшендә ярты дөньяны гизәргә өлгерә. Иң сокландырганы – кая барса да, беренчелекне ала кыз!

Хәзерге вакытта Әминә Хафизовага 8 яшь, икенче сыйныфка укырга барырга әзерләнә ул. Яшәү рәвеше бер дә үзгәрмәгән – шундый ук актив һәм мөлаем, Әминәдән күзне дә аласы килми. Әле күптән түгел Америкага барып, ике мең кеше арасыннан җиңеп, 14 алтын медаль алып кайткан, профессиональ бию конкурсларында ныклап катнаша башлаган, татар эстрада йолдызлары катнашындагы соло концертларда чыгыш ясарга һәм клипларга төшәргә керешкән...

 – Сезнең кызларыгыз өчәү бит. Әминәгә шундый игътибар булганга, олысы көнләшмиме? – дим Әминәнең әтисе Рамилгә.

– Безнең өйдә көнчелеккә, мин-минлеккә урын юк. Балаларның үзләрен өстен тотуы сизелә башласа, шундук кисәтү ясыйбыз. Аннары, бездә һәркемнең үз шөгыле бар, кызларның юк-бар уйларга вакытлары да калмый. Олысы Дианага – 11 яшь, ул рәсем ясый, чирәмдә хоккей уйный, йөзүгә йөри. Төпчегебез Амелиягә әле өч кенә яшь тулды. Ныклап йөри башлау белән биергә өйрәтергә ниятләп торабыз. Бала ни белән шөгыльләнәсе килүен үзе әйтә, ә без аның теләген тормышка ашырырга тырышабыз. Иң мөһиме – кызлар тырышырга, максатчан булырга өйрәнсен, үсештә булсын. 

– Бу кадәр бәйгедә катнашуның тискәре яклары бармы? Әминәнең укуына комачауламыймы?

– Балага тискәре йогынтысы юк, дип саныйм. Бәйгеләрдә катнашу өчен күп вакыт һәм акчабыз китә, шунысын гына «минус» дип әйтергә буладыр. Укуга комачаулык тудырмый. Җитди бәйгеләрнең күбесе каникул вакытында үтә. Хатыным белән икебез дә мәктәптә «5»легә генә укыдык, шуңа күрә безнең өчен балаларның да яхшы укуы бик мөһим.

Рамил Миңнуллин әйтүенчә, Әминә дистәләгән бәйгедә катнашып, әлегә нибары бер генә тапкыр икенче урынга калган. Фортепьянода уйнап, чын музыкантлар арасында Казан буенча икенчелекне алган. Күңеле төшмәгән Әминәнең, «Киләсе елга мин бу бәйгедә беренче булачакмын», – дип кенә әйтеп куйган. Мондый ыгы-зыгылы тормыш аның үзенә дә ошый икән. Нәрсәдер барып чыкмаса, тешен кысып булса да, яңадан кабатлый, булдырып чыкканчы тырыша ул. Укытучылары да аның үҗәтлеген мактап туя алмый, «Әминә белән эшләү үзе бер рәхәт», – диләр.

Энҗе Китаева, 11 яшьлек Сабира Китаеваның әнисе:

– Миннән: «Нишләп кызыңны модельләр әзерләүче студиягә йөртәсең?» – дип сорыйлар. Сабира кечкенәдән бик оялчан бала булды. Дәрескә ныклап әзерләнеп барса да, кул күтәреп җавап бирергә курка иде. Шуннан соң педагоглардан кызыма ничек ярдәм итеп булуы хакында сорадым. «Сәхнәгә менсен, баланы төрле яклап үстерегез», – дип киңәш иттеләр миңа. Шул вакытта «Мисс Татарстан» эстетик тәрбия мәктәбенә оялчан кызымны алып килгәндә, аны «Мисс Вселенная» таҗын яулар дип башыма да китермәдем. Матурлык бәйгеләрендә җиңү акчага барып тоташа дигән фикер дә ишеттем. Без – гади табиблар гаиләсе, зур байлыгыбыз юк. Теләк кенә булсын, бу тормышта бар нәрсәгә дә ирешеп була икән. Сабира кечкенәдән балет белән шөгыльләнде, инглиз телен ныклап өйрәнде. Шуңа күрә, аның бу җиңүе бер көнлек кенә түгел, еллар буе куйган тырышлык нәтиҗәсе дип әйтә алам. Көчле укытучыларның, танылган дизайнерларның, оста хореографларның – тулы бер команданың хезмәте ята аның нигезендә.

Гөлнара Ибраһимова, балалар психологы:

– Кайбер балалар тумыштан актив булалар һәм андыйлар өчен мондый бәйгеләр кирәк тә. Әмма җиңүләрнең уңай гына түгел, тискәре ягы да бар. Һәрвакыт югарыда тирбәлергә өйрәнгән бала соңыннан җиңелүне кабул итә алмаска мөмкин. Кечкенә чакта популяр булган, әмма үскәч рольсез калган актерлар бар. Аларның күбесе игътибар үзәгеннән китүне нык авыр кичерә. Тормыш гел ак полосалардан гына тормый, кара полосалар безгә бәхетнең тәмен аңлау өчен кирәк. Җиңелми торып, җиңүнең рәхәтлеген тоемламыйсың бит. Ата-ана аны беренче булганы өчен түгел, бернинди шартсыз яратуын, кызның җиңүләре алар өчен ул кадәр мөһим түгеллеген баланың үзенә җиткерергә тиеш. Тормышның һәр өлкәсендә – спортта да, фәндә дә, матурлык бәйгеләрендә дә алдынгы булу мөмкин түгел. Һәм бу бәхеткә комачауламый. Моны ата-ана бала күңеленә кечкенәдән сеңдерсен.

 

Сабира Китаева

Әминә Хафизова
 


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

в„–1 |

Милләтара мөнәсәбәтләрне “гармонияләштерделәр”

$
0
0
15.09.2013 Милләт
Август ахырында “Валерий Чкалов” теплоходында “Милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү: бүгенге хәл һәм перспективалар” дип аталган фәнни-практик конференция үткәрелде. Форумны Самара өлкә губернаторы администрациясе һәм өлкәбезнең Халыклар дуслыгы йорты оештырган иде.

Конференциядә губернатор администрациясе вәкилләре, милли-мәдәни оешма җитәкчеләре, галимнәр, дин әһелләре, Халыклар дуслыгы йорты әгъзалары һәм журналистлар катнашты.

Форумда татар җәмәгатьчелеген мөфти, Региональ Диния нәзарәте рәисе Талиб хәзрәт ЯРУЛЛИН, Самара региональ «Дуслык» һәм шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары вәкилләре Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ һәм Римма НУРЕТДИНОВА, Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илсур ГЫЙЛЬМАНОВ, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы Фәрхәт МӘХМҮТОВ тәкъдим иттеләр.

Конференция күтәргән мәсьәләләр пленар утырышта һәм “түгәрәк өстәл”ләр барышында каралды, милләтара дуслыкны булдыру буенча тәкъдимнәр әзерләнде.

Фикерләр төрлелеге

Конференциядә катнашучыларны вице-губернатор Дмитрий Овчинников һәм губернатор администрациясенең милләтара һәм конфессияара сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова сәламләделәр.

Дмитрий Евгеньевич Николай Иванович Меркушкин җибәргән котлауны укып үтте. “Конфессияара һәм милләтара тынычлыкны, милли культуралар байлыгын саклау - беренче чиратта үтәлергә тиешле бурычларның берсе. Самара төбәге милләтара дуслык белән аерылып торсын өчен, без барысын да эшләргә тырышачакбыз. Бу өлкәгә кагылышлы әһәмиятле мәсьәләләр, проблемалар буенча вакытында фикер алышу кирәк. Россиянең киләчәге, безнең киләчәгебез моңа бәйле”, - диелгән документта.

Надежда Осипова конференциядә катнашучыларның игътибарын дәүләтнең милли сәясәтенә юнәлдерде. 2012 елда Россия Федерациясе Президенты итеп сайланган Владимир Путинның иң беренче Указы “Милләтара татулык булдыру” турында иде бит. Шул елның декабрендә дәүләтнең милли сәясәте стратегиясе дә расланган иде. Шушы көннәрдә генә “Милләтләр берлеген ныгыту һәм Россия халыкларының милли мәдәниятен үстерү” программасы гамәлгә кертелгән. Болар барысы да Россия дәүләтен ныгыту өчен ясалган адымнар.

- Бу конференциянең максаты - Самара өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыкларының бердәмлеген ныгыту өчен дәүләт органнарының һәм җәмәгатьчелекнең резервларын ачып күрсәтү һәм яңа ысуллар табу, - дип билгеләп үтте Надежда Петровна. - Бер милләт халкының өлкәдә берничә төрле иҗтимагый оешма ачуының кирәге бармы икән? Дөрес, закон аларны теркәргә мөмкинлек бирә. Ә халыкка нәрсә бирә бу эш? Күпсанлы оешмалар халык һәм милләт өчен эшлиме, әллә җитәкчеләрнең амбицияләре өченме? Сан артыннан куып, сыйфатны югалтмыйбызмы? Соңгы вакытларда бер милләт теркәгән оешмалар арасында низаглар да булып тора. Минемчә, бер милләт бер генә иҗтимагый оешма теркәргә тиеш. Шушы мәсьәләне “түгәрәк өстәл”ләрдә тикшерүгә куям.

Шулай ук ул конференция барышында “Самара өлкәсенә килеп урнашучы мигрантларның регион тормышына яраклашуы” программасы буенча да фикер алышырга тәкъдим итте.

Самара дәүләт архитектура-төзү университетының сәясәт һәм социология кафедрасы җитәкчесе Наталья Мухаметшина өлкәдә милләтара дуслык булу-булмавы турында башкачарак уйлый икән. Аның фикеренчә, дуслык нигезе бик үк ышанычлы түгел. Милләтләр арасында ыгы-зыгы килеп чыгуы бик ихтимал, дип мисаллар китерде.

Наталья Семеновна бер милли общинада бер генә иҗтимагый оешма булу белән дә килешмәде.

- Алар барысы да милләтләрне саклап калу буенча зур эш башкарып киләләр. Мондый оешмаларның саны артуда бернинди зыян да күрмим, - диде Наталья Семеновна. - Бүген безгә башка нәрсә турында уйланырга кирәк: төрле милләт халыкларының милли мәдәниятләрен саклап, аларны ничек итеп “россия милләте” исеме астына берләштерергә икән соң?

Шушы репликадан соң Самара регионының татар “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы вәкиле Идеал Галәүтдинов сүз алып, “россия милләте” терминының яраклы булмавын ачыкларга кереште. Аның фикеренчә, хөкүмәт үткән тарихыбыздагы уңышсыз тәҗрибәне кабатларга җыена. Советлар Союзында бердәм совет халкын булдырганнар иде инде. Конференциядә катнашучыларның күбесе Идеал Муса улы белән бер фикердә булдылар.

Аңардан соң сүз алган архимандрит Георгий (Евгений Шестун) фәнни-практик конференциянең исемен ачыкларга кереште.

- Гармонияләштерү - берәр көйне төрле тавышлы хор белән озата бару дигән сүз. Димәк, “милләтара гармонияләштерү” - күпмилләтле халыкның күмәк җыры. Һәр милләтнең үз тембры булса, бик матур яңгыраш килеп чыгар иде. Әмма әлеге хорның солистлары булып православие динендәге рус кешеләре калырга тиеш, - дип, аллегорияләргә күчте Евгений Шестун.

Талиб хәзрәт Яруллин бу чагыштыру белән килешмичә, аны башкага алмаштырырга тәкъдим итте:

- Гармонияләштерү - ул православ хоры түгел, ә төрле чәчәкләр бәйләме. Букетның хуш исенә һәр чәчәкнең исе кушыла.

Пленар утырышта башкалар да - Самара өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы, "Самара өлкә азәрбайҗан лигасы" рәисе Ширван Керимов, өлкә федераль миграция хезмәте башлыгы урынбасары Андрей Кадышев, Самара өлкәсенең миграция сәясәте департаменты әгъзасы Ольга Поставная чыгыш ясадылар.

Киләчәк буыннарга истәлек калдырасы иде

Конференциянең беренче көн программасында Идел буенда яшәүче халыкларның антропологиясенә багышланган документаль фильмнар күрсәтелде. Идел буе дәүләт социаль-гуманитар академиясе профессоры, тарих фәннәре докторы Екатерина Ягафова этнографик экспедицияләргә йөрүләре турында сөйләде. Алар борынгы гореф-гадәтләрне, йолаларны, әйтемнәрне һәм җырларны саклаучылар белән аралашып, “Чын чувашларны” эзләгәндә” дип аталган фильм төшергәннәр.

Әлеге кинотасмадагы бер кызыклы фактка тукталасым килә. Татарстан һәм Башкортостан республикаларында яшәүче чуваш балалары дүрт тел - рус, инглиз, чуваш, башкорт яисә татар телләрен өйрәнәләр. Берничә тел белү, берничә мәдәниятне өйрәнү, милли тормыш стилен аңлау беркемгә дә зыян китергәне юк әле.

Конференциядә катнашучылар бу фильмны бик зур кызыксыну белән карадылар. Бәлки безгә дә өлкәбездә яшәүче татарларның үзенчәлеген, сөйләмен, фольклорын чагылдырган документаль фильм төшерергә кирәктер. Ул бит киләчәк буыннарга бик кирәк.

Төрле юнәлешләр буенча эшләү

29 август иртәсендә конференциядә катнашучылар өч төркемгә бүленеп “түгәрәк өстәл”ләрдә эшләделәр. Анда өч зур тема каралды: “Милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә идарә органнарының роле”, “...гражданнар җәмгыятенең роле”, “...массакүләм матбугат чараларының роле”.

Мин гражданнар җәмгыятенең ролен тикшерүдә катнаштым. Биредә кызыклы чыгышлар яңгырады. Ораторларның күбесе дәүләт структураларыннан ярдәм һәм мөстәкыйль инициативалар көтә икән.

- Бүген иҗтимагый оешмалар дәүләт органнарының эшчәнлеген алмаштыра түгелме соң? Хөкүмәт үзе милли мәдәниятләрне саклау өстендә эшләргә, ә без аңа бу эшчәнлектә ярдәм итүче генә булырга тиештер, - диде Самара өлкә “Башкорт королтае” иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты рәисе Сафиулла Вилданов.

Бу фикер белән “Туган тел” оешмасы әгъзасы Фәрхәт Мәхмүтов та килешә.

- Төрле милләт халыкларының телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән чараларны уздыру өчен милли оешмалар эшкуарлардан матди ярдәм соранып йөрергә мәҗбүр. Ә ул спонсорлар болай да дәүләткә зур күләмдә салым түләп торалар. Хөкүмәт бу эшкә ярдәмне бик аз күрсәтә. Шуңа да өлкәбездә яшәүче җирле халыкларның патриотизм хисе югала бара, - дип сөйләде Фәрхәт әфәнде.

- Әйе, милли рухта тәрбияләнгән халыкта гына патриотизм була ала, - дип чыгыш ясаучылар белән ризалашты мөфти Талип хәзрәт Яруллин да.

Мәктәпләрдә милли компонент булдырырга кирәк, дигән фикерләр дә яңгырады. Милли-мәдәни оешмалар көче белән балалар бакчаларында һәм уку йортларында төрле халыкларның мәдәнияте белән таныштыру чаралары үткәрергә кирәк, дигән идея дә ишетелде. Шулай ук мигрантлар хәле дә җентекләп тикшерелде.

Мөнәсәбәтләрне “гармонияләштерү”

Көндез теплоход Казан шәһәренә килеп туктады. Биредә самаралыларны тантаналы рәвештә Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты әгъзалары каршы алды.

Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов: “Халыклар дуслыгы йорты кебек учреждениеләр эшчәнлегендә милли сәясәт тормышка ашырыла да инде”, - диде. Ә Надежда Осипова: "Татарстанда тупланган тәҗрибә белән танышу - бик мөһим эш. Юкка гына бүген бөтен Россия Казанга карап тормый бит!” - дип ассызыклады.

Форумда катнашучыларның бик аз өлеше, милли-мәдәни оешма җитәкчеләре генә Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортына барып, аның эшчәнлеге белән таныша алды. Кызганычка, татар оешмалары әгъзаларына мондый мөмкинлек бирелмәде, һәм без Казан буйлап сәяхәт кылдык, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр белән танышып йөрдек.

Ә менә Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илсур Гыйльманов һәм аның урынбасары Дамир Йосыпов Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе директоры Фәрит Уразаев белән очрашып, бергәләп эшләү мөмкинлекләре һәм перспективалар буенча фикер алышканнар.

Ә кичен теплоход Казаннан Самарага таба кузгалды. Без Казанны карап кайтканда төп палубаның ресторанында өстәлләр бәйрәмчә корылган иде инде. Киенеп-ясанып өстәлләр артына утырган халыкның күңеле күтәренке күренде. Тик менә мөфти Талиб хәзрәт кенә хәмер шешәләре тезелеп торган өстәлләрне күреп, рестораннан чыгып китте.

Оештыручылар мөселманнарның дуңгыз ите ашамавын, хәмер эчмәвен белмәгәннәрмени? Әллә алар ислам дине нигезләре белән таныш түгелме?.. Ни булса да, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне “гармонияләштерү”нең бу ысулы мөселманнарның күңелендә эз калдырмый узмады. Шушы мәсьәләгә багышланган конференциядә дә мөселманнарның мәнфәгатьләре үтәлмәгәч, нинди үзара аңлашу турында сөйләп була инде?

Нәтиҗәләр

Экспертлар советы әгъзалары конференция нәтиҗәләрен резолюциягә теркәделәр. Соңрак идарә органнары, милли-мәдәни оешма җитәкчеләре аның белән танышачак. Иң актуаль мәсьәләләр губернаторга да җиткерәләчәк. Әлеге тәкъдимнәр арасында шәһәр һәм район үзәкләрендәге Мәдәният йортларында муниципаль Халыклар дуслыгы йортлары булдыру, милли юнәлеш буенча җаваплы кешеләр билгеләү, аларга хезмәт хакы түләп тору, Самара өлкәсендә Халыклар ассамблеясе булдыру, ана телләрендә укыту кебек мәсьәләләр бар.

Югарыдагы рәсемдә Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН һәм Георгий атакай конференция вакытында


Дмитрий ОВЧИННИКОВ.
 


Римма НУРЕТДИНОВА

в„–38 | 15.09.2013

"Фәләненче елларда монда фәлән авыл яшәде" Яңа Ташлыяр, якты дөньяда 97 ел яшәгәннән соң, бакыйлыкка китеп барды

$
0
0
15.09.2013 Авыл
Асфальттан уңга борылып, басу юлы буйлап бераз баргач, авыл зираты шәйләнә башлады. Әмма якын-тирәдә бернинди авыл да, хәтта бер генә йорт әсәре дә юк. Басу уртасына каян килгән бу зират? Кайсы рәхмәтлесе аны тимер рәшәткә белән әйләндереп алган? Зираттан ерак түгел генә нигез ташлары өеме янында ак сакаллы бер карт утыра... Аны халык урап алган. Тавыш көчәйткечтән сагышлы көй агыла... Бабай оныгына беткән авыл турында сөйли...

Азнакайга Яңа Ташлыяр авылы нигезенә килгәч, безне әнә шундый манзара каршы алды. Ташлыярның инде күптән беткә­нен ишетеп белә идек. Авыл урынына стела, ягъни таш куеласын да әйткәннәр иде.

Без, журналистлар, Азнакайга әнә шул стеланы ачу тантанасына кайттык. Бер уйлаганда, әлеге вакыйганы “тантана” дип әйтү сәер дә кебек. Әмма, икенче яктан, беткән авыл урынына куелган таш һәйкәлне ачу – шатлык­лы вакыйга. Бу – авылның исемен ташка уеп язып мәңгеләш­терү дигән сүз. Ә инде һәр вакыйганы театрлаштырылган тамашага әйләндерү – азнакайлыларга хас сыйфат. Җирле артистлар тудырган образлар аша тарихны яңар­ту бермә-бер тәэсирле була бит ул.

Яңа Ташлыяр тарихы

1885 елда Әхмәтҗан атлы крәстиян Александровка авылы помещигыннан чәчүлек җир сорап ала. Алты баласы була аның. Әхмәтҗан нәселе шушы җирдә иген игә, йортлар сала башлый. Шулай итеп Азнакай төбәгенең матур бер урынында Яңа Ташлыяр дигән авыл туа.

1930 елда аерым хуҗалыклар­дан “Чулпан” колхозы оештырыла. Үзе кечкенә генә булса да, колхозның сыер, ат, кошчылык фермалары, яшелчә бакчасы, су тегермәне була. Кыскасы, яшә дә яшә инде. Әмма Россия бит – гел реформалар уздырырга күнек­кән ил. XX гасырның илленче елларында Яңа Ташлыярны Буралы авылына кушалар һәм ул Куйбышев исемендәге колхозның бригадасына әйләнә. Районнарны бер аеру, бер кушу, колхозларны бер эреләндерү, бер ваклау нә­тиҗәсендә күпме авылларны югалттык инде без. Яңа Ташлыяр да, якты дөнь­я­да 97 ел яшәгәннән соң, бакыйлыкка китеп бара.

Үзе бетте, исеме калды

“Бу урында фәләненче елларда фәлән авыл яшәде” дигән язулы ташлар Татарстан җирендә күп түгел әле. Гәрчә беткән авыллар йөзәрләп исәпләнсә дә. “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин төзегән исемлектә шундый 300 авыл бар. Изге эшнең тавыш куптарып эш­ләнмәгәнен белгәнгәме, әллә табигате буенча аз сүзле булгангамы, Арча егете Лотфулланың авыр язмышка дучар ителгән авылларның исемнәрен мәңге­ләштерергә алынганын күп кеше белми. “Ни өчен бу изге эшкә алындың?” – дип сорагач та, ул: “Кирәк бит инде”, – дию белән генә чикләнде. Биш тиенлек эшен биш тәңкәлек итеп сөй­ләргә маһир кешеләр булган кебек, дәүләт дәрәҗәсендәге олы эшләре хакында да дәшми йө­рүчеләр бар бит ул. Лотфулла әфәнде, әлбәттә, соңгысына керә. Мин әле аның Иске Казан нигезен торгызганын да беләм. Һәм ул бу хакта да дөньяга шауламады. Ә менә Азнакайга Яңа Ташлыяр авылы нигезенә ни өчен юлы төшкән Лотфулла әфән­денең? Үзеннән сорагач, янә: “Миндә Азнакай егете эшли бит...” – дигән сүзләрдән уза алмады. Ә хикмәт “Таттелеком”да Азнакай шагыйре Рөстәм Зәкуан­ның эшләвендә генә түгел. Лотфулла Шәфигуллин, хәрби буларак, гомеренең шактый елларын чит-ят җирләрдә үткәргән. Татарстанны, татар илен сагыну белән узгандыр ул еллар дип беләм. Юкса, хезмәт итеп кайтуга туган авылы Симетбашка булыша башлар идеме? Чишмәләрне, сулык­ларны чистарттырды, тәртипкә китертте, мәчет салуда булышты ул. Күренекле әдипләрне, сәнгать кешеләрен авылына кунакка алып кайткалады. Симетбаш турында җыр да яздыртты. Аны бүген авылдашы Габделфәт Сафин җырлап йөри. Матур итеп әйтә белмәсә дә, авылның татар өчен ни дәрәҗәдә кадерле булуын күңеле белән сизенә Лотфулла әфәнде, татар авылының милләт сагында икәнен дә белә. Беришләребез “авыл бетсә – татар бетә...” дип сөйләгәндә, Лотфулла әфәнде инде ничә еллар буе авылны саклау, ә беткәннә­ренең исемен мәңгеләштерү буенча артык тавышланмыйча, әк­рен генә, матур гына эшләп килә.

Фикердәшләр

Әлеге язманы укыса, Лотфулла әфәнде, һичшиксез: “Арттырыбрак җибәргәнсең, алай ук ки­рәк түгел иде”, – дияр. Үзе әйт­мәсә, кеше аркылы ишеттерер. Нишлисең инде, якташ, журналист кешенең эше шул: яхшылыкны да, яманлыкны да күрә һәм халыкка җиткерә белү.

Бу язмада тагын бер фидакарь җанның, Лотфулла әфәнде кебек, аз сөйләп, күп эшләргә яратучының исемен телгә алмый булдыра алмыйм. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин соң­гы ике ел эчендә татар төбәге Азнакайның абруен күтәрде. Шапырынмады, зарланмады, кем­нәрдәндер гаеп эзләмәде, ә җайлап кына эшли башлады. Нәтиҗәдә, инде яманаты чыгып, артка тәгәрәгән Азнакай шушы бер-ике ел эчендә күп күр­сәт­кечләр буенча Татарстанда беренче бишлеккә керде. Беренче танышуымда Марсель Зөфәр улы миңа мәдәният-сәнгатьтән, рухи дөньядан бераз ераграк “крепкий хозяйственник” кебек тоелган иде. Аллага шөкер, ялгышканмын. Ул килгәч кенә дә Азнакайда сәнгатьнең үсүен, шушы төбәк, аның иҗат әһелләре, авылларның тарихын өйрәнү һәм китап язуның күрелмәгән дәрәҗәгә җитүен язган идем инде. Бактың исә, Җир йөзеннән юкка чыккан авылларның исем­нәрен ташка уеп мәңгеләштерү, зиратларны төзекләндерү Азнакайда инде башланган булган. Төбәкне, милләтне шәхесләр күтәрә, дөньяга таныта икәнен дә белә Марсель әфәнде. Бу яктан да Лотфулла әфәнде белән фикердәшләр алар.

Гаҗәп авыл

Яңа Ташлыярга Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова һәм Камал театры артистлары да кайткан иде. Авыл нигезенә шулай олылап кайтуның җитди сәбәбе дә бар: Россиянең һәм Татар­стан­ның халык артистлары, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров шушы авылныкылар. Шундый ике мәшһүр шәхесне биргән авыл Татарстанда гына түгел, илендә-җирендә юктыр ул. Читтән күзәтеп тордым: Нәҗибә апа да, Әзһәр абый да инде басуга гына әйләнеп калган авыл урынында үзләренең урамнарын эзләп таптылар, җыелган халыкка: “Менә безнең нигез шунда иде”, – дип йорт урынын күрсәт­теләр. Аннан зиратка кердек. Кечкенә генә ул, бәлки инде бер өлеше сө­рел­гәндер дә. Шулай да тимер рәшәткә белән әйләндереп алгач, мәрмәрдән кабер ташлары куйгач, яшәп килгән кайбер авыллар көнләшерлек зиратка әйлән­гән. Ирексездән тирә-якка каранып алдым, әйтерсең лә янәшәдә генә авыл, Яңа Ташлыяр авылы бар. Кем белгән, бәлки бу урында яңадан авыл төзелер. Әле Азнакай башлыгы Марсель Зөфәр улы да әйтеп торды: “Җир бирсәгез, йорт салыр идек”, – диючеләр бү­ген бар икән. Алар – шушы нигез­дә яшәгән кешеләр һәм аларның балалары.

“Фәләненче елларда монда фәлән авыл яшәде” дип таш кую, бер яктан, гади генә бер гамәл кебек. “Әмма бүген Татарстанда йөзләгән авылның юкка чыкканын һәм шактыеның урыны да билгесез икәнен искә алсак, һәр таш халык хәтерен саклый кебек. Әгәр шундый таш куелмаса, зиратлар җир белән тигезләнсә, татар баласы нинди нигезгә кайтып ата-бабалары рухына дога кылыр иде? Әтисе кабере янында торганда Нәҗибә апаның күз­ләрен­дә яшь иде. “Әти бәгърем, рәхмәт сиңа, җиде балаң да тормышта ла­­еклы урын тапты, синең исе­ме­ңә тап төшермәделәр”, – диде ул. Далада тәгәрәп йөргән тамырсыз дүңгәләккә әйләнсәк, мондый сүзләрне кайда, кемгә әйтер идек икән?! Зираттагы халыкның кү­бесенең күзләрендә яшь иде. Әм­ма, Римма Атлас кызы әйтмешли: “Бу – куанычлы көн, күзләрдә – шат­лык яшьләре”. Мин ышанам, Лотфулла әфәнде һәм азнакайлылар башлаган бу изге гамәлне башкалар да дәвам итәр әле.


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ

в„–149 | 15.09.2013

Бәрән авылында кунакта

$
0
0
15.09.2013 Милләт
Удмуртиянең төньякта урнашкан иң ерак төбәкләре - Балезино, Глазов, Юкамен районнарында гомер итүче татарлар, аларның тормышы, традицияләре, милли мәсьәләләре белән даими танышып торабыз, алар белән күрешә алмаган очракта, Интернет, телефон аша бәйләнешкә кереп, яңалыкларны уртаклашабыз. Ә менә ул районнар белән чиктәш Красногорск районы татарлары белән моңа кадәр нишләптер күрешү, танышу насыйп итмәгән иде. Ниһаять, Красногорск районында күпләп татарлар яшәгән бердәнбер Бәрән (Бараны) авылына да барып җиттек.

Бәрән - артык зур булмаган авыл. Биредә якынча 300ләп кеше гомер кичерә. Аларның күпчелек өлешен руслар, аннан кала - удмуртлар тәшкил итә, ә 50гә якыны татарлар. Биредә авыл советы идарәсе урнашкан. “Прохоровский” дип аталган авыл хуҗалыгы җитештерү компаниясе 7 авылны берләштерә.
Бу җиде авыл буенча халык саны нибары 600гә якын, районда татарлар яшәгән башка авыллар юк.

Биредә безне мәдәният йорты хезмәткәрләре белән беррәттән авылда яшәүче барлык татарлар җыелып каршы алдылар. Алар 2011 елның 28 ноябрендә беренче тапкыр татар оешмасы - “Умырзая” татар җәмгыяте оештырганнар. Аны беренче елларда Мәүлит әфәнде Дюкин җитәкләсә, хәзерге вакытта ул әлеге җаваплылыкны кызы Раниягә тапшырган. Рания Дюкина Ижау мәдәният көллиятен, Глазов дәүләт педагогия институтын тәмамлаган белгеч. Яшь кенә булуына карамастан, ул биредә берничә йөкне берьюлы тарта: авыл китапханәсендә эшли, мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып хезмәт итә, мәдәният йортында “Умырзая” татар җәмгыятен, аның каршында эшләп килгән “Ай” бию ансамблен җитәкли. Моннан тыш әле авыл советы муниципаль берәмлеге депутаты да.

Авылда мәктәп, китапханә, медицина пункты, мәдәният йорты һәм дә балалар бакчасы бер зур матур бинада урнашкан.

Рания җитәкләгән бию ансамбленә килгәндә, бирегә, өлкәннәр дә, югары сыйныф укучылары да, балалар да йөри. Өлкәннәргә, алар үзләре әйтүенчә, әлеге ансамбль бердәнбер юаныч, күңел ачу, бергә җыелып, аралашу чарасы булып тора. Мәктәп укучыларына дә авыл җирендә үзенең сәләтен үстерү, буш вакытын уздыру өчен мөмкинлекләр булмаганлыктан, ансамбльнең эшли башлавы сөенечле вакыйга булган. Бирегә татар биюләрен өйрәнергә хәтта башка милләт балалары да йөри.

Күмәк көч белән ансамбльгә милли күлмәкләр, костюмнар да теккәннәр. Авыл һәм мәктәп бәйрәмнәренә ансамбль күңелле концертлар әзерли икән.
“Ансамбльдә мәктәпне тә­мам­лаган яшьләр дә шөгыльләнәме?” - дип кызыксынам. Андый татар яшьләре авылда икәү генә икән. Аларның берсе - Рания, икенчесе - Нәзлия исемле кыз. Уд­муртиянең төньяк татарларына хас диалектта: “Концертлар салганда татар биюләрен башкару өчен яшьләр күбрәк булсын өчен, башка милләт кызларын-егетләрен дә алып торабыз. Гармунчыбыз да өч милләткә берәү - Николай Павлович”, - дип сөйләде ансамбльгә йөрүчеләр.

Гомумән, биредә халык үзара дус, ярдәмләшеп яши. Бу татар, бу удмурт дип бүлеп карап, бер-берсен кыерсытмый. “Умырзая” татар җәмгыятен оештырып җибәрүдә дә Бәрән авыл мәдәният йорты җитәкчесе - Екатерина Боброваның да өлеше зур. Рус, удмурт милли оешмалары бу авылда 2009 елда эшли башлаган. Татар җәмгыятен оеш­тырып җибәрергә ул идея бирә. Гомумән, 1983 елдан бирле мәдәният хезмәткәре булып эшләгән ха­нымның бу өлкәдә тәҗрибәсе шактый. “Нинди генә сорау туса да, ул һәрвакыт ярдәмгә килә”, - ди аның турында Рания Дюкина.

Авыл клубында яшь буын өчен драма, җыр, бию түгәрәкләре эшли. “Аларга йөрү өчен мәктәп балалары җитәрлекме соң?” - дип кызыксынам. Мәктәптә барлыгы 45 бала белем ала, ә балалар бакчасында 18 бала тәрбияләнә икән. Бар авылларга хас күренеш - мәктәпне тәмамлагач яшьләрнең шәһәрләргә китүләре. Бәрән авылын да читләтеп үтмәгән. Авылда акрынлап өлкәннәр генә калып бара.

“Авылыбызда нибары 6-7 татар гаиләсе! Сез бер-берегезне якын итеп, кадерләп кенә яшисездер?” - дип сорыйм мәдәният йортына безнең белән күрешергә килгән милләттәшләремнән. Ан­самбльгә йөри башлагач, бик нык берләшүләре, туганлашулары хакында әйттеләр алар. Дини бәйрәмнәребезне дә алар бергәләп уздыралар икән. “Ел саен Ураза, Корбан гаете бәйрәмнәренә Балезино районы Әхмәди авылыннан Раиф мулла Касимов килә, Коръәнне дә ул укый, дини мәсьәләләр белән аңа мөрәҗәгать итәбез”, - диләр.

“Яңарыш”ка языласызмы соң?” - дип сорауга каршы, алар: “Элек языла идек, хәзер юк, әллә нигә тукталдык. Бәлки әдәби телне авырданрак аңлагангадыр ...” - дип җавап кайтардылар. Шулай да үзебез белән алып барган татар китапларны, газетабызның соңгы саннарын күргәч, аларның йөзләре яктырып китте. “Газета без алган вакытта андый түгел иде, үзгәргән, үскән икән бит”, - дип, төсле саннарны кулларына алгач, киләсе елга газетага язылырга да вәгъдә итеп калдылар.

Авылда яшәүче иң өлкән әби - Разия Габдулла кызы Балтычева белән дә аралашырга туры килде. Аннан тормышын, хәлләрен сорашкач, ул узган гомеренең ачы елларын исенә алып: “Хәзер Аллага шөкер, бик мул яшибез, кияргә киемебез, ашарга ризык бар, йортыбыз төзек. Әмма сәламәтлегебез генә юк. Саулык та булса, әллә ниләр эшләр идек, югыйсә”, - ди. Дөрестән дә, бик яшьли әнисенең үлемен, әтисенең сугышта вафат булуын, ятимлекне, сугыш михнәтләрен кичерергә туры килә аңа. Шуңа карамастан, күңел төшенкелегенә бирелми, гаилә корып, тормыш иптәше белән бергәләп балалар үстергәннәр. “Тормыш иптәшем дә хәзер бу якты дөньяда юк инде, ә балаларым чит җирләргә китеп гомер итә, бик сирәк кайта алар”, ди Разия әби.

Мәдәният йортында Бәрән авылында яшәүче милләттәшләребез тарафыннан әзерләнгән табын артына утыргач та: “Тормышыгыз, яшәешегез белән канәгатьме сез, нинди мәcьәләләр күбрәк борчый сезне?” - дип сорагач, гомер буе авыл җирендә җир эшкәртеп, мал асрап яшәгән кешеләр буларак, алар авылда тормышның әкренләп сүнә баруына, уңдырышлы җире, киң басулары, эчәр суы булып та, бу җирдә эшләргә, тормышны дәвам иттерергә алмашка яшьләр юклыгына күңелләре сыкравын әйттеләр. “Ни кадәрле басуларны хәзер яшь агачлар басты, нинди зур фермалар бар иде - җимерелде. Болар бик эчне пошыра”, - ди алар.

Биеп, гармун көенә урамга ук чыгып ямьле итеп каршы алган, күмер самавырында мәдәният йорты алдында чәй кайнатып, гореф-гадәтләре белән эчкерсез күңелдән уртаклашкан Бәрән авылы татарларына сокландым да, телебез, милләтебез язмышын уйлап, борчылдым да мин әлеге сәяхәттән соң.

 


Элмира НИГЪМӘТҖАН

в„– |

Күңелсез Белем көне, яки Рөстәм ни өчен мәктәптән елап кайткан?

$
0
0
16.09.2013 Мәгариф
Сезгә кыен хәлдә калып, ышанычын югалткан Рузия ханым хат яза. 2011 елда улым Рөстәм Сафиуллин Авиатөзелеш рай­онында­гы 54нче мәктәпкә беренче сыйныфка укырга керде. Икенче сыйныфны да шунда укыды. Сыйныф җитәкчесе Ләйсән Җи­һаншина уку елы дәве­рендә улымның укуы уртача, тырышлыгы, теләге бар дип әйтеп килде. Икенче сый­ныфның соңгы чи­регендә ул Рөс­тәмне башка мәк­тәпкә күче­рүебезне үтенә башлады. Моны Рөстәмнең укуы начараю, башка укучылар артыннан өлгермәве белән аң­латты.

Шулай да моның сәбәбе башкада булуын яхшы аңлыйм. Бу ике уку елы дәвамында мәктәп ки­тап-дәфтәрләрдән тыш, укытучы өстәле кебек нәрсәләргә дә ата-анадан акча җыйды. Билгеле, биш бала анасы буларак, акчаны вакытында тапшыра алмадым, мөм­кинлегем булмады. Нәкъ менә шу­ның аркасында сыйныф җитәк­чесе Рөстәмнән котылу юлын эзли башлады.

Сәбәбен яхшы аңласам да, та­выш-тынсыз гына улымның документларын башка мәктәпкә бирү ягын карадым. Тик монда да киртәләр туды. Рөстәмне Авиа­төзелеш районында урнашкан башка мәктәпләргә урын юклык, бала саны күп булу аркасында алмадылар. Мин август азагында район мәгариф бүлегенә мөрәҗә­гать итәргә мәҗбүр булдым. Рөстәмне кабат 54 нче мәктәпкә алачакларын хәбәр иттеләр. Ул мәктәпнең директоры белән оч­рашу көне билгеләп, ачыктан-ачык сөйләштек. Ул Рөстәмне башка сыйныфка бирәчәген әйт­те. Килешү буенча 1 сентябрь (ягъни быел 2 сентябрь) көнне Рөстәм 3“Д” сыйныфы урынына 3“Г”га барырга тиеш иде. Ләкин бәйрәм көнне чәчәк бәйләме тотып килүче малайга якты чырай күрсәтүче булмады. Ул гына да түгел, яңа сыйныф җитәкчесе Мөнирә Борһа­новна, аяк тибеп, Рөстәм Сафиуллин минем класста түгел, бу – аңлашыл­мау­чылык, сез дөрес аңла­ма­гансыз, дип кире борды. Чәчәк бәйләме тоткан Рөстәмне бу көнне күпләр кызганды. Минем ана буларак нинди хисләр кичерүемне аңлатып тору кирәкмидер. Хәл­нең нидә икәнен аңлатуын сорап, яңадан мәктәп директоры янына ашыктым. Аның, Рөстәмне 3“Г”га кү­черүем хакында укытучы хә­бәрдар түгел әле, дип җиңел әйтүе мине таң калдырды. Шулай итеп, Рөстәм әлеге мәк­тәптә укымый... Ләкин минем бер теләгем бар: әлеге мәк­тәптәге үзләрен укытучы дип йөртүче кешеләр тиешле җә­засын алсыннар иде.

Рузия Сафиуллина

Бер мәктәптән – икенчесенә

Әлеге хатка ачыклык кертү өчен, мәктәп директоры, хатта әйтелгән башлангыч сыйныф укытучылары белән очрашырга булдык.
“20 августта малайның әтисе ки­леп: “14нче гимназиягә күчү сәбәпле, баланың шәхси документын, медицина картасын алырга рөхсәт итегез”, – дип гариза язды. 29 августта Рөстәмне кире безнең мәктәпкә кабул итүне сорап шалтыраттылар. Мин, документлар кирәк, 31 августта килегез, дидем. Әмма килүче булмады. 2 сентябрь­дә Рөстәмне әбисе белән күрдем. Бәйрәм тантанасыннан соң Мө­нирә Борһановна белән Ләйсән Ринатовна миңа Рөстәмнең ки­лүен әйттеләр. Мин, 3“Г”да укыячак, дидем. Документларын алып килергә куштык. Икенче көнне аны көттек, килмәделәр. Без алар белән аралашырга әзер, ләкин телефоннарын алмыйлар”, – ди директор Татьяна Алексеева. Директор урынбасары Альмира Галиуллина әйтү­енчә, ул 3 сентябрь көнне беренче дәрес­тән соң, өенә шалтыратып, малайның ни өчен килмәвен ачык­ларга кере­шә. “Әнисе белән сөйләштем. Ул баланы мәктәпкә җибәрмим, сезгә дәгъвам юк, ләкин Ләйсән Ринатовнага бар, диде. Мин аңа уку­чының кайсы мәктәпкә китүе турында 14нче гимназиядән бе­лешмә алып килергә куштым. Аны ике көн эчендә китерәм диде. Китермәде. Рөстәмнең кайсы мәктәптә укыганын әйтмәде”, – ди завуч.

Акча мәҗбүри түгел

Сыйныф җитәкчесе Ләйсән Җиһаншина Рөстәмнең мәктәп­кә начар әзерләнүен әйтте. “Нигез­дә балалар мәктәпкә укый-яза белеп киләләр. Рөстәм бакчага йөрмәгән. Өйдә бала­ның эш урыны бар. Ләкин әнисе аны өстәл артына утырта алмавын әйтте. Мәктәптә сыйныф белән эшли иде ул. Ләкин өйгә бирелгәнне эшләмәде. Мөмкин­легенә карап тырышты, әмма яхшы укымады. Беренче сыйныфта билге куелмый, – ди укытучы. – Мин башка мәктәпкә күчәргә кушмадым. Болай дип әйтергә хокукым да юк. Аның белән өстәмә шөгыль­ләнгән чак­лар да булды. Малай күп очракта хәте­реннән зарланды, шуңа исендә калдыра алмый. Медосмотр нәтиҗәләре буенча аңа табибка барырга кушканнар иде”. Рузия ханым исә сәбәпне баланың начар укуында дип түгел, ата-аналар комитеты акча җый­ганда аны вакытында бирә алмаудан дип аңлата.

– Хөкүмәт бушлай дәрес­лекләр белән тәэмин итә. Ә менә эш дәфтәре, атлас, контур карталар сатып алырга дәүләт акча бирми. Дәфтәр сатып алу турында ата-аналар җыелышында сөй­ләшәләр. Теләмәгән кешеләр баш тарта. Кирәк булганда акчаны әти-әниләр җыя. Әмма мәҗ­бүри түгел. Мин бу эшкә катышмыйм”, – ди укытучы. Директор да дәреслек­ләр проблемасы юк, акча җыел­мый дип аңлата.

Ә Мөнирә Никифорова ни өчен Белем көнендә Рөстәмне шулай каршылаган?
– Линейка узды. Мин балалар янында басып торам, бер кыз бала, аркага кагып: ”Сездә Рөстәм Сафиуллин укыймы?” – ди. Исәнләш­мәде, үзе белән таныштырмады. Мин аны­ белмим, дидем. Балалар белән мәктәпкә кердек. Сыйныф сәгате уздырдык. Шул вакытта Рөстәм килеп керде. Озатырга чыкканда әби­сен күрдем. Документлары кайда дип сорагач, бернәрсә әйтә алмады. Иртәгә килерсез, дидем. Килмәделәр, – ди Мөнирә ханым.

Татарчаны начар белсә дә...

Мәктәптән кайткач, без янә Рузи­я ханым белән элемтәгә кердек. Документларыгызны ни өчен вакытында китер­мәдегез? Улы­гыз­ның хәтере начармыни? Менә шул сорауларга җавап кирәк иде. “29 августта 54нче мәктәпкә барып гариза яздым. Директор яхшы итеп сөйләште, Рөстәмне алабыз, диде. 30 август, 1 сентябрь көннәрендә мәк­тәп эшләмәде. 31 август шим­бә көн иде, шалтыраткач, телефонны алучы булмады. 14 нче гимназиядән белешмә кирәк иде. Шуңа күрә документны ки­терә алмадык. Улым “2”легә укучы бала түгел, уртача укый. Татар телен начар белә. Гаиләдә татарча сөйләшсәк тә, ул русча сөйләшә. Әкренрәк бала. Укытучы артыннан өлгерә алмыйм дип әйтә иде. Хәтере начар диюе ялган. Өйдә дәресен әзерли иде. Баланы мәктәпкә укыр өчен җибәрәбез бит. Икенче мәктәпкә күчегез дип әйтүе дә хак. Яңа сыйныф җи­тәкчесе Мөнирә Борһа­нов­наның баланы шулай кабул итүен башка әти-әниләр дә күргән. Әни мәк­тәптән елап кайтты. Дөрес, мин бара алмадым. Эштә идем. Кызым белән дәү әнисе барды. Ул көнне баламны кочаклап еладым. Хә­зерге вакытта 117нче мәктәптә белем ала”, – диде Рузия ханым.

Кыскасы, менә шундый аңла­шылмаучанлык. Алга таба Рөс­тәм­нең ничек укуы хакында кызыксынып торырга булдык. Чөнки шул очракта гына проб­леманың асылына төшенергә мөмкин. Менә шун­да укытучы­ның начар укыган баланы үз сыйныфыннан җибә­­рә­се килгән­ме, юкмы икән­леген ачык­­ларга була. Тик инде хәзердән үк мондый хәлнең мәктәп белән гаи­ләнең аңлашып эшлә­мәве аркасында килеп чыкканын чамаларга мөмкин. Әни кеше укытучыдан яхшы мөгамәлә, укытучы исә гаи­ләнең баланың укуында ярдәм итүен көткән. Кызганыч, нәти­җәсе генә булмаган! 


Сәрия САДРИСЛАМОВА

в„–149 | 13.09.2013

ХVIII гасырда Әлмәт төбәге һәм Әлмәт авылы тарихыннан (Әлмәт шәһәренә 60 ел)

$
0
0
16.09.2013 Җәмгыять
Татарстанның нефть башкаласы булган Әлмәтнең ХVIII гасырның беренче яртысындагы тарихы республиканың көньяк-көнчыгышында нигез салынган дистәләгән авыллар язмышы белән охшаш.

Төбәктә ХVIII гасырда торак пунктлары барлыкка килү Көнчыгыш Чулман аръягына күченүләр белән бәйләнгән. Бу вакытка кадәр хәзерге Сарман районының көньягында утрак тормышлы халык даими яшәмәгән диярлек. Зәй, Шушма, Кичү елгалары буендагы мәйданнар 1630 елларга кадәр нугайларның көтүләре өчен җәйләү «коридоры» булып хезмәт иткән. Көннәр җылыта башлагач, алар көньякка, Каспий диңгезенә таба күченгәннәр. Нугайлар, көтүләр белән Иделнең сулъяк яры буйлап Чулманга таба хәрәкәт иткәндә, даими рәвештә рус дәүләтенең көньяктагы чик буе районнарына һөҗүм ясап торган. Шул сәбәпле биредә яшәү өчен тыныч шартлар булмаган. Ул вакытларда кешеләр яшәгән дип фаразласак та, алар, урман эчендәге кечкенә елга һәм инешләр буена урнашып, берничә гаиләдән торган кабиләләр берләшмәсен генә тәшкил иткән. Тыныч елларда зур елга үзәннәренә чыкканнар, тирә-юньдәге җир-суларны файдаланганнар, әмма төп тору урыннары – кышлаклары – үтеп керергә авыр караңгы урман эчендә яшеренгән.

Меңнәрчә кешеләрнең гомерләрен өзгән ваба афәтеннән соң көчсезләнеп калган нугайларны ХVII гасырның 30-40 нчы елларында Идел аръягы далаларына көнчыгыштан килгән калмыклар кысрыклаган. Әмма 1650 елларда калмыклар ирекле рәвештә рус дәүләте составына керә һәм Идел, Җаек елгаларының түбән агымнары буена урнаша. Нәтиҗәдә, Татарстанның көньяк-көнчыгышы Чулман аръягында яшәүче ыру-кабиләләрнең уртак биләмәсенә әверелә.

Бу җирләрнең беренче хуҗалары Уфа өязенең Казан даругасы Байлар һәм Юрма волостьларында яшәүчеләр булган дип фаразлана (хәзерге Татарс­танның Минзәлә һәм аңа чиктәш район җирләре). Мондый фикер ХVIII гасыр документларында теркәлгән Байлар һәм Юрма волостьларында яшәүчеләрнең әлеге территорияләрне вотчина, ягъни ата-бабалар җире дип үзләренә беркетергә омтылышларына нигезләнә. Әмма калмыкларның һөҗүм итү куркынычы сакланган шартларда, күрәсең, алар биредә даими рәвештә яшәмәгән, Дала Зәе елгасының югары агымында урнашкан җирләргә вакыты-вакыты белән килеп-китеп йөргәннәр.

ХVIII гасырның беренче дистә елларында хәзерге Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарын хуҗалык ягыннан үзләштерүдә тамырдан үзгәрешләр күзәтелә. Пётр I идарә иткән чорда гади халыктан акча җыюларның, салымнарның һәм төрле дәүләт йөкләмәләренең кинәт артуы нәтиҗәсендә, игенчеләрнең икътисади хәле кискен начарланып, бирегә Урта Идел буеннан крестьяннар күченә башлаган. Кагыйдә буларак, алар елга үзәннәре буена зур булмаган авылларга нигез салган. 1719 елгы беренче ревизия материалларында хәзерге Әлмәт районы җирләрендә Аппак, Баграж-Никольское, Бута, Югары Акташ, Добромыш, Зәй чишмәсе, Илтән-Бута, Күзкәй, Кече Баграж, Рус Акташы, Ямаш авыллары теркәлгән. Шулай итеп, Әлмәттән көнбатышка һәм төньяк-көнбатышка таба урнашкан җирләр ХVIII гасыр башында хуҗаларын тапкан.

Кайбер чыганаклар Әлмәт авылына 1710-1720 еллар аралыгында нигез салынган дип уйларга мөмкинлек бирә. 1840 елда сораштыру үткәргәндә, әлмәтлеләр хөкүмәт вәкилләренә авылның «121 ел элек», ягъни 1719 елда барлыкка килүе турында әйтәләр. Әлмәт авылында беренче ревизиянең халык санын исәпкә алу вакытында узганлыгы шик уятмый, әмма ул ниндидер сәбәпләр аркасында рәсми теркәлми калган. Бу авылга кадәр җан исәбен алучылар барып җитмәгән (махсус килмәгән булырга да мөмкин) яки авылда яшәүчеләр, Пётр Iнең 1719 елның 22 гыйнварында чыгарган әмере нигезендә, халык санын исәпкә алуга кертелми торган төркем вәкилләре булганнар (башкортлар, уфа татарлары, ясаклы инородецлар һ.б.).

Язма чыганакларда Әлмәт авылы беренче тапкыр Урал буенда яшәгән халыкларның 1735-1740 елларда бөтен Көнчыгыш Кама аръягын чолгап алган баш күтәрүенә бәйле вакыйгалар уңаеннан телгә алына. Ул чор документлары арасында Әлмәт исемле Нәдер волосте мулласының полковник И.Н.Татищевка баш күтәрүчеләрнең җыеннары, ниятләре һәм Нәдер волосте халкына алардан янаган куркыныч турындагы хаты сакланган. Хат 1735 елның 24 июнь көнне язылган һәм: «Бу хатны мин, Зәй ягындагы Әлмәт авылыннан Әлмәт мулла, яздым», – дигән сүзләр белән тәмамлана. Һичшиксез, документта сүз нәкъ менә Әлмәт авылы турында бара, чөнки бу вакыйгалардан алдарак та, соңрак та Дала Зәе елгасы һәм аның кушылдыклары буенда мондый исемле авыл теркәлмәгән.

Хат авторының исеме авыл ата­ма­сының килеп чыгышы турындагы серне дә ача. Көнчыгыш Чулман аръягы авыллары тарихында татар авылларының топонимнары аларга нигез салучы кеше исеменнән, рус авылларыныкы алпавыт исеменнән килеп чыкканлыгына шактый күп мисаллар китерергә мөмкин. Күрәсең, Әлмәт мулла белән дә шулай булган. ХVIII-ХIХ гасырларда Әлмәт авылының икенче исеме очраклы гына Әлмәт-мулла дип аталмагандыр. 1746 елгы халык санын алу вакытында, Әлмәт авылында 49 яшьлек (ягъни 1697 елда туган) Сәет угылы Әлмәт исемле бер генә кеше теркәлгән. 1735 елда, хат язган вакытта, аңа якынча 38 яшь, ә 1720 елда 23 яшь була, ягъни ул, туган җирләрен ташлап, яңа урында нигез корырга сәләтле яшьтә булган.

1740 елларда Әлмәт тормышында зур үзгәрешләр башлана. Аңа кадәр ун ел дәвамында Яңа Чулман аръягы чик буе хәрби ныгытмалар системасы төзелә. Әмма тиздән алар Самара һәм Җаек елгалары буенда төзелгән ныгытмалар карамагында кала һәм үзенә йөкләтелгән хәрби вазифаны үтәми башлый. Шулай да әлеге ныгытмалар Татарстанның көньяк районнарына кешеләр күченү өчен җирлек тудыра. 1731-1736 елларда чик буе ныгытмаларын торгызган вакытта, бирегә халык күпләп агыла, дистәләгән торак пунктлар барлыкка килә. Алар арасында Чирмешән елгасы буендагы Чирмешән ныгытмасы (хәзерге Чирмешән райо­нының Чирмешән авылы), Шушма елгасы буендагы Шушма (шул ук райондагы Шушма Крепосте авылы), Кичү елгасы буендагы Кичү фельдшанецлары (хәзерге Әлмәт районының Кичү авылында) бар. Бу авылларга ХVII гасырның 50 нче елларында төзелгән Иске Чулман аръягы чик буе хәрби ныгытмаларыннан (Иске Шушма, Яңа Шушма, Зәй һ.б.) күчерелгән йомышлы кешеләр нигез сала.

1730 елларның икенче яртысында хакимият Чулман аръягы җирләренә авыру яки яралану сәбәпле отставкага чыккан солдатларны һәм унтер-офицерларны күчерергә дигән карар чыгара. Бу планны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Яңа Чулман аръягы чик буе ныгытмаларыннан көньяк-көнчыгышта отставкадагы солдатларның Кече Бөгелмә, Бөгелмә, Куак һәм Печмән бистәләре барлыкка килә. Әмма Чулман аръягы киңлекләрен үзләштерер өчен, хәрбиләрнең күченүе генә җитмәгән. 1740 еллар башында Оренбург белән Казан, Мәскәү һәм Семберне тоташтыручы Яңа Мәскәү юлы (соңрак Казан тракты дип атала) салына башлый. Оренбург экспедициясе җитәкчелеге теләктәшлеге белән, салым түләүчеләргә ихтыяҗ булганлыктан, юл буйлары, беренче чиратта, крестьяннарга бирелә. Бу төбәкләргә Сембер, Пенза, Казан, Түбән Новгород, Касыйм һәм башка өязләрдән крестьяннар күчеп килгән. Аларны җәлеп итәр өчен, бер елдан алып өч елга кадәр төрле түләүләрдән һәм салымнардан азат итү кебек ташламалар каралган.

Әлеге чаралар үз ролен уйнаган, әлбәттә. 1743 елда Яңа Мәскәү юлы янәшәсендә 12 яңа авылга нигез салына. Күченеп килүчеләр хисабына юл буена урнашкан авылларда, шул исәптән Әлмәттә дә, халык саны арта. Икенче ревизия чоры документларында (1746 ел) биредә 62 ир-ат теркәлә, алар арасында Нугай даругасының Мишәтамак һәм Селәнгеш авылларыннан, Казан өязе Алат даругасының Ташкичү һәм Тазлар авылларыннан (хәзерге Татарстан Республикасының Питрәч һәм Арча районнары) килүчеләр дә булган.

1744 елда Оренбург губернасы оешу белән, Көнчыгыш Чулман аръягындагы авыллар билгеле бер админстратив үзәккә беркетелә. Башта алар 1720-1740 елларда патша хакимиятеннән Дала Зәе, Кичү, Шушма, Сок елгалары буенда киң җир биләмәләре алган башкорт старшинасы Нәдер Уразмәтов исеме белән аталган Нәдер волосте составында хисаплана. Күп кенә документларда волость Уфа өязе Казан даругасының бер кисәге итеп карала. 1740 елларда Оренбургтан алып Казан губернасы чигендәге Кичү фельдшанецына кадәрге Яңа Мәскәү юлы буендагы җирләр Оренбург өязенең бер өлешен тәшкил иткән Бөгелмә идарәчелеге составына кертелә. Яңа админстратив берәмлекнең үзәге – Бөгелмә бистәсе (булачак Бөгелмә шәһәре). 

Крестьяннарның күпләп агылуына карамастан, хакимият Яңа Мәскәү юлы буена халыкны күчерер өчен административ чаралар да күрә. 1747 елда бирегә Уфа өязеннән 1717 җан «качак­лар» дип аталган (ягъни Уфа өязенә башка җирләрдән качып килгән) ясак­лы крестьян күчерелә. Моннан тыш бирегә яңа чукынган авыллардан да халык килеп төпләнә. 1753 елда Яңа Мәскәү юлы буендагы авылларда 2964 җан ир-ат җенесендәге дәүләт крестьяннары хисаплана. Күчеп килүчеләрнең бер өлеше почта трактыннан ерак булмаган җирләргә төпләнә һәм аерым сословие формалаштыра. Ревизская сказка һәм башка рәсми документларда аларны «ям чабучы» яки «чемодан татарлар» дип атыйлар. Дәүләт алардан Яңа Мәскәү юлы буенча хакимият курьерларын һәм йөкләрен йөртүне тәэмин итү вазифаларын башкарта.

Юлның беренче схемасы Түбән Новгород полкы капитаны Ляхов тарафыннан 1751 елда төзелгән картада теркәлеп калган. Ул Нәдер Уразмәтов картасы буларак билгеле, чөнки, аның үтенече буенча, картада Нәдер волосте планы күрсәтелгән. Карта беренче мәртәбә Әлмәт авылы урнашу урынының билгеләнүе белән әһәмиятле, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында ул «Махтама авылы» дип язылган. Капитан Ляховның хатасын картада, бүген дә шул төбәктәге Югары һәм Түбән Мактама авыллары һәм Махтама (Әлмәт) янәшәсендә генә урнашкан, 1950 елларда Әлмәт шәһәре составына кергән Бигәш авылы күрсәтелүе дәлилли. Алга таба бу төгәлсезлек төзәтелә һәм 1755 елда прапорщик Иван Красильников геодезиясе тарафыннан төзелгән «Оренбург губернасы атласы»ннан башлап 1950 елларга кадәрге барлык географик карталарда да Әлмәт (Әлмәт-мулла) топонимы күрсәтелә.

Яңа Мәскәү юлы салыну Чулман аръягы икътисадына уңай йогынты ясый. Төбәк тиз арада үсә башлый. Күченеп килгән халыкның (рус, татар, мишәр, чуваш, мари, удмурт, мордва) төп шөгыле игенчелек булган. Крестьяннар интенсив рәвештә Дала Зәе, Шушма, Кичү, Урсала елгалары буендагы уңдырышлы болын-тугайларны үзләштергән. Бу чорда хуҗалык эшләре өчен зур масштабларда урман кисү, мөгаен, юк дәрәҗәсендә була. Иң киң таралган игенчелек коралы сука булган, урыны белән (аеруча татарларда) авыр агач сабан файдаланылган. ХVIII гасырның икенче яртысыннан алып авыл хуҗалыгы продукцияләре, барыннан да бигрәк арыш, бодай үстерү төбәкнең икътисади нигезенә әверелә. 1764 елгы Оренбург губернасы канцеляриясе ведомостьларыннан Бөгелмә идарәчелегенең Яңа Мәскәү юлы буендагы авылларында 53 су һәм 74 чыгыр тегермәне теркәлә. Татар крестьяннары бу тегермәннәрдә тарткан икмәкне, нигездә, үзләренең ихтыяҗлары өчен тоткан. Кырыс табигать шартлары крестьян хуҗалыкларында төп иген культуралары буларак солы, арыш һәм борай чәчүне таләп итә. Үзләренә кулланырга зур булмаган күләмдә арпа, борчак, мәк һәм тары иккәннәр. Хуҗалык ихтыяҗлары өчен киндер үстерелгән. Аның орлыгыннан май ясалган, ә сабаклары бау үрү өчен яраган. Шул чордагы чыганакларга караганда, ХVIII гасыр азагына уртача һәрбер ун елның бары тик ике елында гына иген мул уңган.

ХVIII гасыр башында тау сәнәгате заводлары барлыкка килү төбәк хуҗалыгы тормышында мөһим вакыйга булып тора. Тау заводлары төзелүнең иң актив вакыты 1750-1760 елларга туры килә. Бу дәвердә Бөгелмә идарәчелеге территориясендәге Кичү елгасы буенда (хәзерге Әлмәт районының Кичү авылы янында) Сембер сәүдәгәре Г.И.Глазов тарафыннан Богословски бакыр эретү заводы төзелә. Ул завод өчен җирне 1756 елның июнендә Нәдер волосте Иске Нәдер авылы татарларыннан сатып ала. Сәнәгать оешмасы 1759 елның февраленнән эшли башлый, аның 4 миче уңышлы елларда 1100 потка кадәр бакыр эретә алган. Завод карамагында күп санда рудниклар һәм приискалар урнаша. Анда Глазовларның крепостной крестьяннары һәм ирекле ялланган кешеләр тир түккән. 1768 елда заводта – 266, 1815 елда – 263, 1850 елда 455 ир-ат эшләве мәгълүм.

Тау заводлары үсешенә бәйле күп кенә тармаклар алга киткән. Хуҗалык ихтыяҗлары өчен күпләп урман кисү башланган. Агач күмере бакыр эретү мичләре өчен төп ягулык чималы булган, шулай ук агачтан буалар һәм төрле сәнәгать корылмалары төзегәннәр. Көлдән пыяла, буяу ясау һәм тире иләү өчен поташ алынган. ХVIII гасырның 50 нче елларына Нәдер Уразмәтов тарафыннан Көнчыгыш Чулман аръягында беренче мәртәбә нефть чыгару омтылышы ясала.

1754 елда Нәдер Уразмәтов, улы Йосыф һәм шөрәкәләре А., Х.Мәҗәковлар белән Оренбург губернасы канцеляриясенә «үзенең Уфа өязе Казан даругасы Сок елгасы буенда урнашкан биләмәсендә» нефть заводы төзергә рөхсәт итүне үтенеп гариза яза. Аның тарафыннан җибәрелгән нефть пробасы бергпробингер Г.И.Леманов тарафыннан анализлана. 60 мыскал (1 мыскал – 4,266 грамм) пробадан 14 мыскал бензин, 28,5 мыскал керосин һәм 14,5 мыскал мазут алына. 1754 елның 16 июнендә Берг-коллегия «Казан даругасы башкортлары старшина Уразмәтов белән аның улына» нефть заводы төзергә рөхсәт бирә. 1755 елда «иң кирәк очракларда гына нефть кайнатыр өчен» амбар төзелә, әмма Н.Уразмәтовның авыруы сәбәпле, завод килешенгән вакытка сафка басмый. 1757 елда Оренбург тау эшләре начальнигы, төзелеп бетмәгән заводны тикшереп, шөрәкәләрне нефть чыгару хокукыннан мәхрүм итә. Шуңа да карамастан, нәкъ менә Нәдер Уразмәтов барлык Идел-Урал буенда нефть чыгару эшен башлап җибәрүче булып санала.

Бөгелмә идарәчелеге халкы Яңа Мәскәү юлында да хезмәт иткән. Бу юл почта өчен генә түгел, ә сәүдә өчен дә менә дигән урын булган. Ямчылык хезмәтен башкару җирле халыктан зур матди чыгымнар да таләп иткән. Шуның өстенә алар дәүләт крестьяннарына йөкләтелә торган башка вазифаларны да башкарган, салымнар да җыйган. Күп кенә мөрәҗәгатьләрдән соң, 1757 елның 6 июнендәге Сенат указы нигезендә Яңа Мәскәү юлы буенда урнашкан авылларда яшәүче татарлар рекрут йөкләмәсеннән азат ителә, әмма почта һәм хакимият курьерларын бушлай ат белән тәэмин итү мәҗбүрияте сакланып кала. Кагыйдә буенча, һәр 28 ир 3 ат бирергә тиеш була.

1757 елда «чемодан татарлар»ның (ир-атлар) саны 2001не тәшкил итә. Алар Оренбургтан алып Казан губернасы чикләренә кадәрге 16 (кайбер мәгълүматлар буенча – 14) почта станциясендә теркәлгән. ХVIII гасырның 50 нче елларында бу маршрут буенча сәяхәт итүчеләр Бөгелмә идарәчелегенең бер үк вакытта почта станциясе булган (хәзерге ТР территориясендәге) Кандыз, Димскәй, Исхак, Кече Бөгелмә бистәсе, Карабаш, Тайсуган, Түбән Мактама, Әлмәт, Бигәш, Колшәрип, Иске Нәдер, Кичү фельдшанецы торак пунктлары аша узган.

Әлмәт авылында да, Бөгелмә идарәчелегенең башка авылларындагы кебек үк, ямчы татарлар бишенче ревизиядән башлап (1795 ел) аерым теркәлә башлый (162 ир-ат һәм хатын-кыз хисапланган). Элеккеге халык санын алу материалларында алар ясаклы татарлар составында күрсәтелгән. Әлмәттән кала, ямчы татарлар хәзерге Әлмәт районының Габдрахман, Бигәш, Югары Мактама, Кама-Исмәгыйль, Кичүчат, Колшәрип, Миңлебай, Яңа Кәшер, Яңа Нәдер, Сөләй, Тайсуган авылларында да яшәгән. 1829 елда ямчы татарлар дәүләт крестьяннары сословиесе составына кертелә. Алар ямчылык йөкләмәсеннән азат ителә, әмма яңадан дәүләткә рекрутлар бирергә тиеш була.

ХVIII гасырда ямчы татарлар Әлмәт авылы халкының бер өлешен генә тәшкил иткән. 1795 елда халык санын исәпкә алганда, биредә 328 ир-ат һәм хатын-кыз типтәр, 99 башкорт, 78 ясаклы татар, 33 чукынган татар, 7 удел крестьяны һәм бер отставкадагы солдат яшәгәнлеге теркәлгән. Феодаль йөкләмәләрне үтәү, салымнарны түләү һәм җәмәгать эшләрен башкару кебек гамәлләрдә алар бер-берсеннән, дәүләт каршында статуслары төрле булу сәбәпле, нык аерылып торган.
Халык санын исәпкә алу документларында күрсәтелгән категорияләрнең төрлелеге Әлмәттә җирле халыкның акрынлап һәм төрле юллар белән формалашканлыгын күрсәтә. Биредә Әлмәткә нигез салучы Әлмәт Сәет угылының типтәр сословиесенә нисбәтле икәнлеген дә әйтергә кирәк. Тарихи мәгълүматларга караганда, ясаклы татарлар, югарыда телгә алынган Казан өязе авылларыннан кала, Сембер өязе Норлат, Пенза өязе Кандыз, Зөя өязе Әҗем авылларыннан да күчеп килгәннәр.

ХVIII гасырның соңгы унъеллыгында Әлмәт авылында «башкортлар» пәйда була. Татарстан Республикасының Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Мөслим, Сарман, Баулы һәм башка районнарының ХVI-ХVII гасырларга караган тарихи чыганакларында еш кына «башкорт», «башкорт волосте», «башкорт җирләре» дигән төшенчәләр очрый. Әмма болар хәзерге башкортларның ата-бабалары түгел. ХVI гасырның урталарында «Башкорт иле» исеме белән Казан ханлыгы яулап алынган вакытта рус армиясе барып җитмәгән территорияне атаганнар. Күрәсең, аның көнбатыш чикләре Русия хакимиятенә шунда ук буйсынган җирбиләүчеләрнең территорияләреннән башланган. Болар – Чулман елгасының урта һәм Агыйделнең түбән агымы буйларында яшәгән гайнә, уран, бүләр, байлар, ирыкты, кара табын һәм танып кабиләләре. Аларның барысын да һәм болардан көнчыгышта – Урал сыртының ике як итәгенә урнашкан кабилә берләшмәләрен руслар «башкортлар» дип атап йөртә башлаган.
Исемнән кала, «башкортлар»ны Русия хакимиятенә ирекле рәвештә кушылганнан соң билгеләнгән шактый югары социаль дәрәҗә дә берләштергән. Патша хакимиятеннән алынган иң төп өстенлекне вотчина (җәмгыять) җирләренә ия булу хокукы биргән. Моннан тыш Мәскәү хакимияте «башкортлар»ның эчке эшләренә тыкшынмау, диннәренә кагылмау, җирле халыкның гореф-гадәтләрен саклау, хакимиятне җирле кабилә түрәләренә калдыру турында вәгъдә иткән. ХVII гасырда «башкорт» термины, сословие белдерүдән кала, территориаль эчтәлеккә дә ия була. Бу исем астында Уфа өязе халыклары да атала башлый. Бирегә, нигездә, Урта Идел буеннан килгән төрле социаль төркемнәр (ясаклы татарлар, типтәрләр, бобыльләр) нинди юллар белән булса да башкорт сословиесенә керергә, ягъни җир һәм салымнар мәсьәләсендә «башкортлар» кебек өстенлек алырга омтылган. Кагыйдә буларак, әлеге төркем вәкилләренең «башкорт исеме астына» керү турындагы үтенечләрен патша хакимияте канәгатьләндерә килгән. Бу очракта гозер бирүчеләрнең нинди этник төркемгә караулары мөһим роль уйнамаган. Татарстанның көнчыгыш районнарына караган ХVIII гасыр документларында «башкортлар» исеме белән еш кына татарлар, чувашлар һәм марилар йөргән. Әлмәт авылындагы «башкортлар» белән дә шундый ук хәл күзәтелә.

Чукынган татарлар Әлмәттә 1790 елда гына күренә башлый. Керәшен татарлары бирегә үзләре яшәгән Зәй-Чишмә авылының тирә-ягындагы Уфа өязе Казан даругасы Бүләр волосте башкортларына караган җирләр «мәңгелеккә һәм нәсел-нәсәп карамагына» секунд-майор Дмитрий Александрович Чирковка сатылганнан соң күченә. Бу шул чор өчен гадәти күренеш булган. Мәсәлән, 1780 елларда шундый ук юл белән граф К.А.Разумовский һәм А.П.Петров-Солово Дала Зәе буендагы зур җир биләмәләренең хуҗаларына әйләнә.

Әлмәт авылына күченгән керәшен татарлары анда элек-электән яшәгән мөселманнарга шактый сизелерлек тискәре йогынты ясаган булырга мөмкин. 1795 елда халык хисабын алганда, авылда мәчет теркәлгән. Россия империясе законы буенча, мәчетләр төзү мөселманнар һәм христианнар бергә яшәгән авылларда тыелган була. Шунлыктан Әлмәткә керәшен татарларының күченүе биредәге мәчетне юкка чыгару куркынычы тудырган. Бу хәл Әби патша (Екатерина II (1762-1796 еллар)), хакимияткә килеп, самодержавиенең дин сәясәтенә берникадәр йомшарулар кертүе сәбәпле генә булмый кала.

ХVIII гасыр дәвамында Әлмәт авылы тарихында шактый кызыклы яңалыклар күзәтелә. Уңайлы географик урынга – Россиянең Европа өлешеннән казах далаларына бара торган транзит юл өстенә – урнашу халыкны төрле тарихи вакыйгаларның шаһиты ясый. 1760-1770 елларда Көнчыгыш Чулман аръягының көньяк районнары аша Петербург Фәннәр академиясе тарафыннан оештырылган «Академик экспедицияләр» маршруты уза. Экспедицияләрнең төп максаты төрле төбәкләрне, аеруча Урал, Урал буе, Алтай, Урта һәм Түбән Идел буйларын өйрәнү була. Сәяхәтчеләр Россиянең табигатен, хуҗалыгын, хал­кының мәдәниятен һәм көнкүрешен тикшергән. Аерым районнарның икътисади торышын, агротехника дәрәҗәсен, авыл хуҗалыгының үсеш перспективаларын, урманчылык, балык тоту тармагын һәм һөнәрчелекне анализлауга аеруча зур әһәмият бирелгән. Шулай ук металлургия, тау-руда заводларының техник-икътисади торышы да игътибарга алынган, халык мәгарифе, медицина хезмәте күрсәтелү һәм этнографик материаллар хакында да мәгълүматлар җыелган.

Тукталу урыннарына карап, өч Академик сәфәр «Оренбург экспедицияләре» дип атала. Аны П.С.Паллас, И.И.Лепёхин, И.И.Фальк кебек мәшһүр галимнәр җитәкләгән. Көнчыгыш Чулман аръягы территориясе аша И.И.Лепёхин һәм П.С.Паллас, шулай ук аның ярдәмчесе, танылган тарихчы һәм географның улы Н.П.Рычков оештырган экспедицияләр маршруты узган. П.С.Палласның юлъязмасында хәзерге Әлмәт районы җирләрендә булуы турында мәгълүмат теркәлеп калган. 1768 елның 3 октябрендә экспедициядә катнашучылар Кичү фельдшанецына килеп җитә. Паллас сәүдәгәр Г.И.Глазовның фельдшанец янындагы бакыр эретү заводында була һәм тасвирлап язып калдыра. Танылган академик һәм аның юлдашлары 1768 елның 4 октябрендә Бигәш, Әлмәт, Карабаш авыллары аша узып, шул ук көнне кичкә таба Бөгелмә бистәсенә барып җитәләр. Анда төн кунып, икенче көндә Паллас Спасс авылына бара һәм анда 11 октябрьгә кадәр П.И.Рычковта кунакта була. Палласның экспедициясе Спасс авылыннан киткәннән соң, Димскәй елгасы аша Татар Димскәе авылы янына барып чыга һәм Сок елгасының югары агымына таба юнәлә. И.И.Лепёхин кебек үк, Паллас та Чуваш Семёново һәм Камышлы авыллары янында табигый рәвештә нефть агып яткан урыннарны карый, нефть чишмәләрен һәм табылган нефтьнең җирле крестьяннар тарафыннан ничек файдаланылганлыгын сурәтли. Бу мәгълүматлар 1773-1788 елларда өч кисәктә дөнья күргән «Россия империясенең төрле провинцияләре буенча сәяхәт» исемле хезмәттә системалаштырыла. П.С.Паллас экспедициясенең иң мөһим нәтиҗәләреннән берсе – махсус әдәбиятта беренче мәртәбә (Н.П.Рычков белән) Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының тасвирлануы.

1773-1775 елларда Әлмәт авылы, Бөгелмә идарәчелегенең башка авыллары кебек үк, Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге крестьяннар баш күтәрүендә катнаша. Баш күтәрүнең беренче чорында (1773 ел, сентябрь – 1774 ел, апрель) Чулман аръягының көньяк-көнчыгышы хәвефнең үзәгендә кала. Казан һәм Оренбург губернала­ры чигендәге Кичү фельдшанецы баш күтәрүчеләргә каршы 1773 елның октябрендә җибәрелгән хөкүмәт гас­кәрләренең туплану урынына әйләнә. Баш командир итеп билгеләнгән генерал-майор В.А.Кар, 1773 елның 31 октябрендә бу урыннан императрицага 500 җәяүле һәм 800гә якын атлы ясаклы татарлардан торган кораллы көчләрне үзенең сафына кушуы турында яза. В.А.Карның корпусы Кичү фельдшанецыннан ноябрь башында чыга һәм яңа Мәскәү юлы буенча горур атлап Оренбургка таба юнәлә. Әмма 7-8 ноябрьләрдә Оренбургтан төньяк-көнбатыш юнәлештә урнашкан Йөзәй авылы янындагы сугышта җиңелә.

Хакимият гаскәренең Яңа Мәскәү юлы буенча даими хәрәкәтләнүенә дә карамастан, кыш башына Бөгелмә идарәчелеге территориясендә унлап баш күтәрүчеләр отряды булган. Аларның саны 15 мең кеше хисапланган, отрядларның 30 пушкасы булуы мәгълүм. Муса Мостафин, Гавриил Давыдов, Осип Енгалычев, Тимербулат һәм Ает Уразмәтовлар отрядлары иң зурлардан саналган. 1773 елның ноябрь-декабрь айларында Чулман аръягының көньяк-көнчыгыш өлеше тулысы белән баш күтәрүчеләр кулына күчкән. В.А.Кардан соң хәрби җитәкче итеп билгеләнгән генерал Ф.Ю.Фрейман, Бөгелмәдә урнашып, хөкүмәт гаскәрләренең калдыклары тупланган башка шәһәр һәм ныгытмалардан тулаем аерылган. Богословски бакыр эретү заводы да баш күтәрү уты астында калган. Аны, баш күтәрүләр тәмамланганчы, көчле отряд саклап торган.

Бары тик 1774 елның гыйнвар азагына гына генерал-аншеф А.И.Би­би­ковка Бөгелмә идарәчелеген үз күзәтүе астына алу мөмкинлеге туа һәм ул гаскәриләрне Бөгелмәгә китерә. Аннан ике якка таба – Оренбург һәм Уфа юнәлешләренә – һөҗүмнәр оештыру җиңеләя. Кырыс җәзалауларга да карамастан, Көнчыгыш Чулман аръягы халыклары тынычланмый. Хакимият вәкилләре авылларда булганда, крестьяннар «гаепләрен таныган», ә җәза отрядлары китеп бару белән, алар янәдән үзидарәләрен торгызган, яңа отрядлар төзегән һәм көрәшне дәвам иткән. Мондый хәл крестьяннар баш күтәрүенең үзенә күрә бер тактикасы төсен алган. Мәгълүм булганча, Бөгелмә, Минзәлә һәм Зәй арасындагы төбәкләрдә баш күтәрүләр 1774 елның мартына кадәр актив барган.

Көрәшнең икенче (1774 ел, апрель-июль уртасы) һәм өченче (1774 ел, июль – 1775 ел) этапларында Көнчыгыш Чулман аръягында крестьяннар чуалышы элеккеге кебек колачлы һәм куәтле җәелми, партизаннар сугышы рәвешен ала. Яңа Мәскәү юлы буендагы авылларда яшәүчеләр, башкортлар белән берләшеп, Оренбург һәм Казан арасындагы юл хәрәкәтенә комачаулыклар ясаган: азык-төлек олауларын һәм башка төрле транспорт чараларын кулга төшергән, үтеп баручы офицерларны үтергән. Җәзалаучылар, хәрбиләр тарафыннан юл никадәр генә сакланса да, җирле халыкны тынычландырып булмаганлыгын таныган. Губерна түрәләре әйтүенчә, хәтта 1774 елның көзендә Пугачёв гаскәре тар-мар ителгәннән соң да, күп авылларда каршылык күрсәтүләр давам иткән.

Идел һәм Урал буйларындагы баш күтәрүләрне бастырганнан соң, Рос­сиядә җитди админстратив-территориаль үзгәртеп корулар башлана. Җирле хакимиятнең көчен ныгыту максатыннан, Екатерина IIнең 1781 елның 23 декабрендә имзаланган Указы нигезендә, элеккеге Оренбург губернасы җирләрендә Уфа идарәчелеге оештырыла. Аның составына Уфа һәм Оренбург өлкәләре кертелә. Уфа өлкәсенә Уфа, Бөре, Минзәлә, Бөгелмә, Богырослан, Бәләбәй, Эстәр­летамак һәм Чиләбе өязләре карый. Бөгелмә өязенең үзәге шәһәр статусын алган Бөгелмә бистәсе була. 1797 елда Бөгелмәдә барлыгы 1858 кеше (868 ир-ат һәм 990 хатын-кыз) хисапланган, алар 359 йортта яшәгән. Бу дәвердә Әлмәттә 708 кеше гомер сөргән. Шулай итеп, ул үз заманы өчен шактый эре авыл саналган. Биредә почта станциясе, казна мәйханәсе, шәхси тимерче алачыгы һәм мәчет эшләгән. Һәр атнаның чәршәмбе көнендә авылда базар оештырылган.

Давыллы ХVIII гасырның әлмәтлеләргә кагылышлы соңгы вакыйгаларыннан берсе – Урал буе җирләренә кантонлы идарә системасы кертелү. Хакимият әлеге чара ярдәмендә төбәкне тулысынча «тынычландырырга» һәм халык массаларының актив баш күтәрүләрен туктатырга өметләнгән. Бу яңалыкның инициаторы Уфа наместнигы генерал-поручик О.А.Игельстром була. Аның тарафыннан башкортларны һәм мещерякларны хәрби идарәгә күчерү турындагы закон проекты әзерләнә. Проект 1798 елның 10 апрелендә Павел I тарафыннан имзалана, башкортлар белән мещеряклар хәрби-йомышлы сословиегә күчерелә һәм территориаль (өяз) принцип буенча формалашкан 11 башкорт (1803 елдан – 12), 5 мещеряк кантоны барлыкка килә. Алар Вятка, Пермь, Оренбург губерналары территориясендә була һәм бары тәртип саннары белән атала. Кантоннар берничә авылны берләштергән, 700дән алып 1 меңгә кадәр ир-ат яшәгән йортларга һәм командаларга бүленә. Әлмәт һәм башка якын-тирә авылларның «башкортлар»ы Оренбург губернасының Бәләбәй, Бөгел­мә һәм Богырослан өязләрен колачлап алган 12 нче башкорт кантонының 2 нче йортына кертелә.

Биредә яшәүче халыкның төп вазифасы 25тән алып 50 яшькәчә ир-атлар башкарырга тиешле хәрби йөкләмәләрне үтәү булган. Оренбург һәм Урал казаклары белән бергә, алар Тубыл елгасыннан Каспий диңгезенә кадәр сузылган Оренбург чиге буйларын саклау хезмәтен башкарган. Уртача 4-5 хуҗалыктан бер кеше чакырылган. Хәрби хезмәткә шәхси сугыш кораллары – сөңге, кылыч, мылтык, уклар һәм һәр сугышчыга дүрт ат белән килү мәҗбүри куелган. Моннан тыш үзләре белән, төрле казна эшләрендә эшләргә туры килсә дип, чалгы һәм балта да алырга тиеш булганнар. Бу коралларны авыл халкы һәм булачак хәрбиләр үз хисабына алган. 6 айга сузыла торган хезмәт ил тыныч вакытларда чират буенча якынча дүрт-биш елдан соң килеп җиткән.

Хәрби йөкләмәдән кала, башкорт һәм мещеряклар конвой (әсирләрне саклап, озатып баручы кораллы отряд) булып йөргән. Башкорт командалары Уфа-Чиләбе юлында (Златоуст заводы аша) хезмәткә һәм сөргенгә сөрелгәннәрне озатып бару эшләренә җәлеп ителгән. Башкортлардан һәм мещеряклардан торган отрядлар Казан, Мәскәү, Петербург, ярминкә уза торган шәһәрләргә полиция хезмәтенә, шулай ук качак крестьяннарны, казак һәм башкортларны эзләүгә дә җибәрелгән. Алга таба алар эшчеләр һәм транспорт командалары составына күбрәк кертелә башлый, төзү эшләре башкара, губерна эчендә, Оренбург чиге буендагы ныгытмаларда һәм Казах даласында йөк ташый.

Шулай итеп, ХVIII гасырда республикабызның көньяк-көнчыгыш ягы «Оренбург төбәге»нең бер өлеше сыйфатында кеше аз яши, уңдырышлы җирләргә бай, хакимият контроле чагыштырмача йомшак булган Россия империясенең «эчке чик буе» хәлендә була. Бу якларга Идел-Кама төбәгеннән төрле милләт вәкилләренең, бигрәк тә татарларның, күпләп күченүе күзәтелә, халыкларның яшәү ареалы киңәя. ХIХ гасырның 60 нчы еллары урталарына кадәр биредә 1798 елда кертелгән хәрби идарә системасы – кантоннар идарәләре – яшәп килә, шул вакытта гына хокукый һәм матди яктан крестьяннардан яхшырак көн күргән башкортлар, мещеряклар, типтәрләр сословиеләре бетерелә, алар игенче-крестьянга әверелә, «чемодан татарлар» социаль группасы исә бу вакыйгаларга кадәр чирек гасыр элек дәүләт крестьяннарына әйләндерелә.

Оренбург губернасы оешкач, хакимият җирле халык өстеннән күзәтүне, салым җыюны яхшырту буенча чаралар күрә, шуларга протест йөзеннән бигрәк тә ХVIII гасырның беренче яртысында Урал буйларында татар һәм башкортларның баш күтәрүләре еш кабатлана. Пугачёв җитәкчелегендәге восстаниедә исә татарлар руслар белән бергә чыгыш ясый.

Чыганаклар һәм әдәбият

1. Акманов А.И. Земельная политика царского правительства в Башкирии (вторая пол. XVI – нач. XX вв.). – Уфа, 2000.
2. Алишев С.Х. Татары Среднего Поволжья в Пугачёвском восстании. – Казань, 1973.
3. Амирханов Р., Габдуллин И. Надыр Уразметов // Әлмәт – Альметьевск. – Казань, 2003. – С.288-297.
4. Асфандияров А.З. Введение кантонной системы управления в Башкирии //Из истории Башкирии. – Уфа, 1968.
5. Әлмәт – Альметьевск. – Казань, 2003. – 744 с.
6. Буканова Р.Г. Города-крепости юго-востока России в XVIII веке. – Уфа, 1997.
7. Иванин М.И. Описание Закамских линий //Вестник императорского Русского географичес­кого общества. – 1851. – Ч.1. Кн.2.
8. Из истории Альметьевского региона. Вып.1. – Альметьевск, 1999.
9. Исхаков Д.М. От средневековых татар к татарам нового времени (этнологический взгляд на историю волго-уральских татар 15-17 вв.). – Казань, 1998.
10. Материалы по истории Башкирской АССР. T.IV, ч.1. – М., 1956.
11. Материалы по истории Башкортостана. Оренбургская экспедиция и башкирские восстания 30-х годов XVIII в. – Уфа: Китап, 2002.
12. Оренбургская губерния с прилегающими к ней местами по «ландкартам» Красильникова и «Топография» П.И.Рычкова 1755 года. – Оренбург, 1880.
13. Очерки истории Калмыцкой АССР. Дооктябрьский период. – М.: Наука, 1967.
14. Перетяткович Г.И. Поволжье в XVII и начале XVIII века. Очерки из истории колонизации края. – Одесса, 1882.
15. Рахматуллин У.Х. Население Башкирии в XVII-XVIII вв. Вопросы формирования небашкирского населения. – М., 1988.
16. Рычков П.И. Топография Оренбургской губернии. – Уфа, 1999.
17. Тимергазин К.Р. Очерки по истории башкирской нефти. – Уфа, 1956.
18. Черемшанский В.М. Описание Оренбургской губернии в хозяйственно-статистическом, этнографическом и промышленном отношении. – Уфа, 1859.

Айдар Ногманов, тарих фәннәре кандидаты, Татар энциклопедиясе институтының Татарстан Республикасындагы һәм татарлар күпләп яшәгән чит төбәкләрдәге торак пунктлар тарихы бүлегенең мөдире

Русчадан Ленар Гобәйдуллин тәрҗемәсе


Уфа провинциясенең генераль картасы. Төзүче – И.Красильников. 1755 ел. Иллюстрация «Әлмәт – Альметьевск» китабыннан 


Айдар НОГМАНОВ

в„–9 |

Җырчылардан яңалыклар

$
0
0
16.09.2013 Шоу-бизнес

ИРКӘ

Нинди яңалыклар: Венер Салимов белән яңа клип төшердек.
Гардеробтагы иң яраткан киемем: клипта төшкән зәңгәр күлмәгем.
Әле һаман уйланып йөрим: Үзбәкстанда кунакта булып кайттык.
Тәкъдим итәм: кияүгә чыгарга.
Сәхнә минем өчен: икенче өй.
Күбрәк яратып эшлим: ашарга пешерәм.
Якын арада барырга җыенам: авылга.
Миңа карар кабул итәргә ярдәм итә: тынычлыкта калып үзем карар кылам.
Авылмы? Шәһәрме? Ни өчен? Авыл, шәһәрдә үземне күрмим.
Урамга чыга алмыйм: бер тиен акчасыз.

Гөлназ Сәфәрова

Нинди яңалыклар: “Ике Артист” проектының җитәкчесе буларак, шул концертка әзерләнәм.
Гардеробтагы иң яраткан киемем: майка белән шортик.
Әле һаман уйланып йөрим: Төркиядә ял иткәннәр турында.
Тәкъдим итәм: Бернард Верберның “Революция муравьев” китабын укырга.
Сәхнә минем өчен: эш.
Күбрәк яратып эшлим: татар эстрадасына яңалык кертергә.
Якын арада барырга җыенам: Һиндстанга.
Миңа карар кабул итәргә ярдәм итә: әни.
Авылмы? Шәһәрме? Ни өчен? Авыл. Анда тыныч, рәхәт, бала өчен дә саф һава.
Урамга чыга алмыйм: сумка белән телефонсыз.

Рөстәм Исхаков

Нинди яңалыклар: мине “Ике Артист” концертында Ландыш Нигъмәтҗанова белән дуэт башкарырга чакырдылар.
Гардеробтагы иң яраткан киемем: джинс чалбар.
Әле һаман уйланып йөрим: Испаниядә урнашкан “PortAventura” паркы турында.
Тәкъдим итәм: табигать белән аралашу өчен вакыт табарга.
Сәхнә минем өчен: дебют.
Күбрәк яратып эшлим: үз эшемне.
Якын арада барырга җыенам: Парижга.
Миңа карар кабул итәргә ярдәм итә: йөрәгем.
Авылмы? Шәһәрме? Ни өчен? 50/50. Үстем авылда, яшим шәһәрдә, алар минем өчен икесе дә бертигез.
Урамга чыга алмыйм: яхшы кәефсез.

Ләйсән Гыймаева

Нинди яңалыклар: “Матур сүзләр” дип исемләнгән яңа альбом чыга.
Гардеробтагы иң яраткан киемем: барысын да яратам.
Әле һаман уйланып йөрим: яңа күлмәк фасоны турында.
Тәкъдим итәм: Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрының “Мулла” спектаклен карарга.
Сәхнә минем өчен: яраткан эш.
Күбрәк яратып эшлим: машина йөртү.
Якын арада барырга җыенам: сеңлемнең туена.
Миңа карар кабул итәргә ярдәм итә: тормыш иптәшем.
Авылмы? Шәһәрме? Ни өчен? Кәефкә карап. Кайвакыт авылдан китәсе дә килми, ә кайвакыт качасы килә.
Урамга чыга алмыйм: сумкасыз.
 




в„– |

Буяулы мәзәк – 2

$
0
0
16.09.2013 Юмор
Авылга – әбиләргә кайттык. Табын янына утырышуга, әби (хатынымның әнисе була инде), тәлинкәләргә аш бүлә-бүлә, һәрвакыттагыча, читләтеп кенә миңа – кадерле киявенә – наказларын әйтә башлады:

– Кеше-карадан оят... Урам якны чүп үләне басты... Чалгы чүкелгән югыйсә... Кышка кадәр гаражны буяп куясы бар... Эчендә берни булмаса да, кайчагында кирәге чыга... Бер алмагачның зур ботагы сынган... Кисәргәдер инде ... Ниязның (әбинең улы, минем хатынның абыйсы була инде) кайтып күренергә дә вакыты юк... Эш күп, ди... Җитәкче кешенең шул инде, әйе... Абзар ишеге ябылмый... Коедан су алалмый интегәм – нишләптер насосы суыртмый... Мунча ишегенең биге төште... Берочтан морҗасын акшарлап төшәсе иде... Өйнекен дә яңартасы бар... Кешедән оят, әйе... Күптәннән тирес чыгарылмаган... Беркөнне безнең... теге... чыбык очы туганыбыз... Рафил килеп, агачларны турап китте... Көннәр яңгырга киткәнче, аларны эш итәргә кирәк... Авылда эшнең бетәсе юк, әйе... Бәрәңге базының такталарын рәтләп, аны җилләтсәң дә әйбәт булыр иде... Монда берүзең генә берни эшли алмыйсың, әйе... Тавыгын карыйммы мин, бакчасына җитешимме... Бөтенесенә дә ир-ат кулы кирәк...

Башкаларын икенче, өченче планга калдырып, иң башта гараж түбәсен буяп төшәргә булдым. Өс-башны алыштырып, халат-мазар киеп, буявын-пумаласын табып, гаражга баскыч куеп ятканда, район үзәгеннән Нияз кайтып төште. Машина ишеген ябарга да онытып, җил-җил атлап, күәс камыры күк ташып чыккан корсагын сикертә-сикертә, минем янга килеп җитте:

– Сәлам! Әни кушкандыр инде... Миңа мең тапкыр гына әйтмәгәндер... Эш! Һич вакыт җиткереп булмый... Буявың җитәрлекме? Буяу эшенең бернәрсәсе юк аның... Җәлт-җәлт буйыйсың да чыгасың... Кая, сал халатыңны, бир чалбарыңны... Буяу эше –сәнгать бит ул... Аның бернәрсәсе юк... Кил, баскычны тотып тор... Бир буяуны... Пумаланың әйбәтрәге юк идемени?! Менә болай итеп буйыйлар аны... Буявы куерак икән... Берәр таяк сыман нәрсә бир... Нишләптер тамак кипте... Салкын чәй юк микән өйдә? Булмаса, салкын су алып чык... Салкын сөт булса, тагы да шәп!

Мин, Нияз сораган нәрсәләрнең барысын китереп биреп, инде карлыган яфраклы, мелиссалы, бөтнекле чәй салынган өч литрлы банканы күтәреп килгәндә, ул, гараж түбәсенең уч төбе хәтле генә җирен буяп, баскычтан төшеп маташа иде:

– Буяу эшенең бернәрсәсе юк аның... Аны эш дип сөйлисе дә юк...

Ул, борылып, кулымдагы банкага үрелде. Мин, Ниязның кыяфәтен күреп, чүт пырхылдап көлеп җибәрмәдем. Аның киемнәренә карарлык түгел, буяу тамчылары хәтта бөтен чыраена, чәчләренә чәчрәгән иде.

– Бар, буяп бетер... Кая... Син буяган арада утын ярыйм әле... Утын яруның бернәрсәсе дә юк аның... Тукта, калун балтаны алып кил... Юк... Бу кием белән утын ярып булмас... Башта чиста киемнәр алып чык... Әйт әнигә, миңа ярардайларны бирсен...

...Киемнәрен кулына тоттырганнан соң, кабат өйгә кереп, янә чыгып, тагын кереп, ике арада шактый мәрәкәләнеп йөреп, инде тастымал (тир сөртергә!) алып чыкканда, балтасын бер читкә ташлап, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, Нияз өй каршындагы печәнне чабарга тотынган иде:

– Печән чабуның бернәрсәсе юк аның... Аны эш дип сөйлисе дә юк... Әнинең чалгысы үтмәсләнгән... Фәттах абыйга чүкетергә кирәк... Бар, янавыч алып чык!

...Ул көнне, Нияз кушканнарны үтәп, гараж түбәсен тәки буйый алмадым мин. 


Ләбиб ЛЕРОН

в„– |

Ваһапов фестивале - Финляндиядә (ФОТО)

$
0
0
16.09.2013 Мәдәният
14 сентябрьдә Хельсинки шәһәрендә Рәшит Ваһапов исемендәге IX Халыкара татар җыры фестивале концерты узды. Бәйрәмне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тамаша кылды.

Фестивальгә Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез генә түгел, ә Төркия, Швеция, Балтыйк буе илләре вәкилләре дә жыелды. Аларны сәламләп, проектның авторы һәм җитәкчесе Рифат Фәттахов фестиваль чараларынын соңгы елларда Россия төбәкләрендә генә түгел, ә ерак һәм якын чит илләрдә дә зур уңыш белән үтүен ассызыклады. "Без моның өчен иң элек Татарстан Республикасы житәкчелеренә ихлас рәхмәтлебез", - диде Рифат Фәттахов.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фестиваль кунакларына мөрәҗәгать итеп, болай диде: "Татарстан Республикасы дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребезне берләштерү, аларның рухи ихтыяҗларын канәгатләндерү буенча зур эш алып бара. Бу жәһәттән Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале аерым игътибарга лаек. 9 ел эчендә ул үзенең республикабызга, халкыбызга кирәклеген раслады".

Бәйрәм концертында фестиваль лауреатлары Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Айгөл Хисмәтуллина, музыкантлар Aлиса Лабзина, Рөстәм Рахматуллин чыгыш ясады. Алар Рәшит Ваһапов репертуарыннан җырлар, композиторларыбызның классик әсәрләрен, татар-башкорт эстрадасының иң матур үрнәкләрен башкарды. Татарстан артистларының чыгышы тамашачыларның кайнар алкышларына лаек булды. Финляндия татарларының махаллә Рәисе Атик Али фестивальгә югары бәя бирде һәм “Нәкъ менә шундый артистлар, нәкъ менә шундый фестивальләр безнең күнелләрдә татар халкы өчен, Татарстан Республикасы өчен горурлык хисен ныгыта да инде," -диде.

Ваһапов фестивальнең Финляндиядә узган бәйрәмен шулай ук Төркия Республикасының Финляндиядәге илчесе Селах Корутюрк, Татарстанның Россиядәге Тулы хокуклы вәкиле Равиль Әхмәтшин, Татарстанның Финляндиядәге сәүдә вәкиле Абубәкер Магҗәнов тамаша кылды.

Фестивальнең оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды.

1

2

3

4

5

6
 




в„– |

Татар журналистикасы һәм... каз бүтәкәсе

$
0
0
17.09.2013 Матбугат
10 сентябрь көнне Азнакайда Татарстан Журналистлар берлеге прези­диу­мының күчмә утырышы булды. Ул рәсми төстә, шома гына үтәр дип уйлаган идек, әмма уртага салып сөйләшәсе сүзләр шулхәтле күп җыелган ки, билге­ләнгән вакытка сыеша да алмадык.

Рәхмәт яусын, Татарстан парламенты рәисе урынбасары, журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Атлас кызы Ратникова да сүз иреген кысмады. Сөйләшү, нигездә, татар журналистикасының бү­генге хәле һәм киләчәге хакында иде. Римма ханым әй­түенчә, нәкъ менә милли, аерым алганда, татар журналис­тикасы алдында хәл итәсе мәсьәләләр бихисап. Бүген барысына да тукталып тору мөмкин нәрсә түгел. Чөнки кайсы мәсьәләгә генә кагылма – “нишләргә?” дигән сорау туа. Әлбәттә, күбесе – заман тудырган проблемалар. Татар матбугатының тиражы ки­мү­ен генә алыйк. Сәбәп­ләре шактый. Беренчесе татар теле язмышы белән бәйле. Ана телендә укучылар саны кими.

Икенчедән, татарча газета-журналлар саны арта. Римма ханым әйтүенчә, бүген алар – 25, ә элек 4-5 кенә иде. Ә укучылар саны артмый. Нишләр­гә? Хикмәт атта да, тәртәдә дә. Беренчедән, яшәешнең һәр өлкәсенә базар мөнәсәбәтлә­ре үтеп кергән бу заманда без базарга затлы тауар чыгарырга тиеш. Шул ук вакытта мондый тауар җитештерергә осталар да кирәк бит әле. Р.Ратникова исә, милли журналистика кадрлар кытлыгы ки­черә, дип бара. Ни өчен? Юкса каләм ияләре, радио-те­левидение хезмәткәрләре әзерләүче махсус уку йорты да бар бит. Ел саен ничә кеше журналист дипломы алып чыга. “ВТ”ның баш мөхәррире, үзе дә журналистика факультетында укытучы Миңназыйм Сәфәровның бер зары искә төште. “Студентлар арасында бүген эшкә алырлык кешеләр юк диярлек”, – дигән иде ул. Журналист булырга хыялла­нучыларның шактые – мәк­тәп­­тә укыганда ук “Алтын ка­ләм” бәйгесендә катнашып, әйбәт кенә урыннар да алган балалар үзе. Әлбәттә, Миңна­зыйм әфәнде әзер журналист­ның “табадан төшүен” көтми. Шу­ңа күрә “ВТ”га яшьләрне күб­рәк алып, газета кухнясында тәрбияләүне кулай күрә. Әм­ма барлык редакция­ләр мондый кыен, мәшәкатьле юлны сайламый шул, аларга инде әзер журналист кирәк. Ә алар юк дәрәҗәсендә.

КФУның гаммәви комму­никацияләр һәм социаль фән­нәр институты доценты Васил Гарифуллин укыту системасын камилләштерү хакында кызыклы фикерләр әйтте үзе. Быелдан магистратура кер­тел­гән икән. Өстәмә ике ел укыган белгеч журналистика магис­тры булачак. Ярый, шундый дәрәҗә алсыннар да ди. Тик менә яшьләрнең барысы да диплом буенча һөнәр сайларга ашыкмый шул. Шәхсән мин моны татар журналис­тика­сы­ның абруе ни дәрә­җәдә булуы белән бәйлим.

Утырышта “Татмедиа” агентлыгы вәкиле, милли матбугат өчен җавап­лы Гөлнара Сабирова да гыйбрәтле саннар китереп сөйләгән иде. Профессиональ белемле журналистлар гомуми санның яртысын да тәшкил итми икән бит. Ни өчен бу өлкәгә яшьләр килми? “Чөнки эш кызыксыз, газеталарда бер үк калыпка салынган язмалар. Яңача эш­ләргә безгә татарлыгыбыз да комачаулый”, – дигән иде ул. “Татарлык” дигәндә Гөлнара кыюсызлыкны, артык тыйнак­лыкны күз алдында тотты. Анысы да бардыр. Инде яшь­ләргә килсәк, бер кызыклы факт күзгә ташлана: бүген журналист һөнәрен, нигездә, кызлар гына сайлый. Бу “күр­кәм гадәт” каян килеп чыга соң? Мин болайрак уйлыйм. Иң әүвәл бүгенге яшәешнең матур идеалларга түгел, ә акчага корылганын яшермик. Егет кеше инде: “Журналист булсам, күпме хезмәт хакы алырмын? Айлык 12-15 мең сумга гаилә алып бара алырмынмы? Фатир мәсьәләсен ничек хәл итәрмен?” – ди. Ә кыз кеше, чын фанатик булмаса, әл­бәттә: “Башта диплом алыйм әле, аннан соң күз күрер. Һич югы бай кияү табылыр”, – дип уйлый. Бу – минем шәхси фикер генә һәм кайберәүләргә бик тар кебек тоелыр. Әмма кайсы яктан карасаң да, адәм баласы һө­нәрне тормыш алып бару, рәхәт яшәү өчен сайлый. Бу яктан тормышта татар журна­листикасының абруе, кадере ни дәрәҗәдә соң? Бер мисал китерим әле.

Моннан 10 ел чамасы элек миңа төрек кардәшләр чакыруы буенча Истанбулга барырга туры килде. “Заман” газетасы редакциясенә дә кердек. Шунда баш мөхәррирдән жур­налистларның күпме хез­мәт хакы алуы белән кызыксындым. Төгәл саннар хәтер­дә калмаган. Әмма яңа гына эшкә килгән журналистның бездән 20 тапкыр артык акча алуы истә калган. Ә инде бераз тәҗ­рибә туплаган журналистлар аена бер “Жигули”­лык акча ала­лар иде. Мө­хәррир үзе дә әйтеп торды: “Журналист һөнә­ре бездә бик абруйлы, дәрәҗә буенча ха­кимияттә утыручылардан кала икенче урында”, – диде.

Яхшы шартлар һәм хезмәт хакы булганда журналистикага, әл­бәттә, тартылалар. Әмма шунысы да бар: Төркиядә журналистка таләп тә бик кырыс икән, язмаларың йомшак булса, вакытында тапшырылмаса, дәлилсез тәнкыйть, хаталар җибәрсәң, “журналист карточкасы”н алалар һәм инде син беркем дә түгел. Яшисең килсә, башка һөнәр үзләштерергә, эш эзләргә мәҗбүр буласың. Менә шул, бу юлларны татар матбугаты өчен кайбер җаваплы кеше­ләрнең күңеленә уй керә торсын өчен яздым.

Утырышта каләм ияләрен югары уку йортларында әзер­ләү, бюджет урыннарын күб­рәк булдыру, өстәмә укыту хакында да сүз барды. Болары да кирәк. Яхшы, хуш, укыту системасы да җайга салынды, кадрларга кытлык та бетте, ди. Ә сыйфат ягы ничек соң? Җавап итеп Дәүләт Советы­ның матбугат үзәге хезмәткә­ре Чулпан Әхмәтованың кайбер фикерләрен китерим, дөресрәге, санап кына китик әле. Беренчедән, хакыйкатьне әйтеп бетерә алабызмы? Куркабызмы, әллә нәрсә турында ничек язасын аңлап бетермибезме? Инде килеп, газета-журналларда, бигрәк тә татар матбугатында аналитика юк. Ни өчен? Чөнки журналистлар арасында шәхес­ләр юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә танылган язучылар бе­лән хезмәттәшлек итәргә ки­рәк. Чөнки халык газета сү­зенә күбрәк ышана, димәк, газета сүзе акыллы, төпле булырга тиеш.

Чулпан радио-телевиде­ние тапшыруларындагы ким­челекләрне дә санап китте. “Эфир еш кына чүп-чар бе­лән тула. Беркөнне машинада эш­кә барганда радио тыңлап бардым. Алып баручының бер­се: “Синең каз бүтәкәсе ашаганың бармы?” – дип сорады. Икенчесе: “Ә син?” – ди. Әй, китте шуннан каз бүтә­кәсен чәйнәү! Башка тема бет­кән­ме­ни?” – диде Чулпан. Ди-джей­ларның хәлен аң­лыйм мин, эфирны ничек булса да тутырырга кирәк бит. Тик “бушлыкны буш сүз белән” тутырудан кемгә файда соң? Микрофон каршына утырганнар­ның кай­берләре урысча фикерли, татарча сөйли.

Чулпан Әхмәтова – Дәүсо­ветның матбугат үзәгенә газетада эшләп килгән кеше һәм журналистика язмышына битараф түгел. Аның, нигездә, кимчелекләрне генә санавын да дөрес аңларга кирәк. Үз-үзебездән канәгать, гафу итегез, идиотка әйләнсәк, татар журналистикасының каз бүтәкәсе дәрәҗәсенә төшүе бар. Ә бүтәкәнең кай урында икәнен беләсез инде.
Журналистлар берлеге мондый очрашуларны килә­чәктә дә дәвам итәчәк. Борчу-мәшәкатьләрне уртага салып сөйләшүгә ни җитә! 


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ

в„–150 | 14.09.2013

"Яңа тарих дәреслеге Русиядәге милләтләрне бетерүгә хезмәт итәчәк"

$
0
0
17.09.2013 Мәгариф
Путин тәкъдиме белән язылачак тарих дәреслеге башка милләтләрне юкка чыгарып илдә бер генә рус милләте ясауга чираттагы адым булып торырга мөмкин. Бу хакта галим Дамир Исхаков белдерде.

Быел февраль аеннан бирле Русия мәктәпләре өчен язылачак яңа тарих дәреслеген тикшерәләр. Бу дәреслекнең нинди булырга тиешлеге турында Русия җитәкчелеге дә, галимнәр дә, сәясәтчеләр дә үз фикерен белдерә.

Русия президенты Владимир Путинның тел төбеннән аңлашылганча, илдә бердәм русияле (россияне) милләте ясау, өстенлекнең рус халкына гына биреләчәге, аның иң һуманлы һәм башка халыкларны артта калганлыктан коткаручы икәнлеге бу дәреслекнең нигезенә салынырга мөмкин. Ул февраль аенда ясаган чыгышы вакытында, вакыйгаларны бәян иткәндә галимнәрнең төрле карашларны күрсәтү “безнең күп милләтле илебезнең уртак һуманитар киңлеген җимерәчәк” дип белдергән иде.

Русиядәге руслардан кала башка милләтләрне юкка чыгару, аларның телләрен һәм гореф-гадәтләрен бетерүне максат иткән дип бәяләнгән Путин имзалаган илнең милли сәясәт стратегиясе һәм яңа мәгариф кануны белән бергә бу яңа тарих дәреслеге язылгач бер генә русияле ясау мәктәптән үк ныклап башланырга мөмкин. Милли мәгарифкә, милли тарихка, милли аңга бу тәүге кизәнү түгел. Моңа кадәр дә бу юнәлештә куркыныч адымнар ясалды инде: мәгарифтәге милли стандартлар юкка чыгарылды, Бердәм дәүләт имтиханы кертелде.

Сентябрьдә Мәскәүдә әлеге тарих дәреслегенә багышланган тагын бер җыелыш булачагы әйтелгән иде. Бу дәреслекнең төп нигезен (концепциясен) әзерләүче эшче төркем башлыгы, Русия фәннәр академиясе академигы Александр Чубарьян сүзләренчә, бу җыелышка 150 галим һәм педагог килергә тиеш һәм ул Советлар тарихына, аны мәктәп дәреслекләрендә ничек яктыртыртуга багышлана.

Шулай ук сентябрь ахырында бу дәреслеккә караган тагын бер җыелыш Уфада планлаштырылган. Ул Русиягә төрле халыкларны кушуга багышланырга тиеш.

Азатлык радиосы бу дәреслекнең калыбын эшләүче эшче төркемгә кергән, Башкортстаннан җаваплы галим – Русия фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгендәге Этнологик тикшеренүләр институты директоры Айсылу Юнысовага шалтыратып әлеге булачак җыелышка әзерлек эшләре турында сорады. Аның сүзләренчә, әлегә Мәскәүдәге җыелышка мөнәсәбәттә дә, Уфаныкына килгәндә дә ул-бу сизелми, төгәл вакыты да анык түгел.

Татарстан галиме, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков бу җыелышларның тоткарлануына ике сәбәп булырга мөмкин дип белдерә. Беренчесе – дәреслекнең нинди булырга тиешлеген, Мәскәү сәясәтен төбәкләргә чыгып таратып йөрүче галимнәр Русия фәннәр академиясе тирәсендә барган ыгы-зыгы, үзгәртеп корулар белән мәшгуль булырга мөмкин. Бу Мәскәү галимнәре Казанда булып китәргә өлгерде инде.

16-17 июль көннәрендә Казанга Русия думасы рәисе Сергей Нарышкин (ул – Русия тарих җәмгыяте башлыгы) җитәкчелегендә бер төркем галимнәр килгән иде. Алар арасында Русия фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры Валерий Тишков, Гомум тарих институты җитәкчесе Александр Чубарьян, Русия тарихы институты мөдире Юрий Петров, Археология институты директоры Николай Макаров та бар иде.

Татарстан ягыннан исә бу очрашуда дәүләт киңәшчесе, элекке президент Миңтимер Шәймиев, дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, КФУ ректоры Илшат Гафуров, университетның Тарих институтыннан Рамил Хәйретдинов катнашканлыгы белдерелде. Башка тарихчы галимнәрнең исемнәре телгә алынмады. Алар катнашса да, мисал өчен, Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимовка сүз бирелмәгән.

Мәскәү галимнәренең Казанга Русия тарих җәмгыяте бүлеген оештыру өчен килгәнлеге әйтелде. Баксаң, нәкъ менә шушы бүлек Идел буе бүлгесендәге галимнәрнең яңа тарих дәреслегенә карата фикерләрен туплап, аларны бер калыпка салып Мәскәүгә җибәрергә тиеш, ди тарихчылар. Дамир Исхаков та "минем белүемчә, университетның тарих институты да фикерләр туплый", диде.

Азатлык тарих дәреслеге турында тәкъдимнәр туплану-тупланмауны ачыклау өчен Русия тарих җәмгыятенең Казан бүлеге җитәкчесе итеп куелган КФУ галиме Рамил Хәйретдиновка шалтыратты, әмма ул телефонын алмады.

Русия тарих җәмгыяте бүлеген Казанда төзүнең төбендә Мәскәү сәясәтен генә алып барган галим һәм сәясәтчеләрне бергә туплау һәм язылачак тарих дәреслегенә татарның чын тарихын читләтеп үткән тәкъдимнәр әзерләтү дә ятарга мөмкин.

Инде бу тарих дәреслеге турында сүз чыккач та Русия тарих җәмгыятенең аны язарга кушучы, язуны оештыручы (заказчик) икәнлеге белдерелгән иде.

Сентябрьдә Мәскәүдә һәм Уфада җыелышлар үткәрү билгеләнеп, әмма айның яртысы бетеп килүгә карамастан ул-бу ишетелмәүгә килгәндә, Исхаков фикеренчә, икенче сәбәп тә булырга мөмкин: милли төбәкләрнең үз тарихларын дөрес итеп күрсәтергә теләк белдерә башлавы да бу очрашуларга киртә салырга мөмкин. Җитди каршылыкларның берсе – Мәскәү ягы яңа дәреслеккә Казан ханлыгын Русиягә кушу дип язарга теләсә, татар галимнәре хакыйкать таләп итә, яулап алу дип күрсәтелмәсә тарихны бозу булачак, дип әйтә.

Академик Чубарьян да яңа дәреслекне язуның иң авыр өч ягы барлыгын белдерә. Шуларның берсе – Казанны “кушумы”, әллә “яулап алумы” ди ул.

Исхаков сүзләренчә, Казан мәсьәләсеннән кала да бу дәреслекне язу өчен төзелгән һәм Русия мәгариф министрлыгы сәхифәсенә урнаштырылган тарихи-мәдәни концепциядә татар тарихына һәм башка милләтләр тарихына карата каршылыклар җитәрлек.

"Бу дәреслекнең теоретик концепциясенә күз салсак, иң күзгә ташланган әйберләр икәү. Беренчесе – бу дәреслекне Советлар чорындагы кебек үк Русиядәге бөтен халыкларның түгел, ә русларның милли тарихы буларак кына әзерләргә уйлыйлар. Башка халыкларның тарихлары монда рус милләтенең орбитасына керү сәбәпле генә катнашачак һәм милли тарихларга урын бирелмәячәк.

Икенче күзгә ташланган әйбер бар, анда православ диненең тарихын мөмкин кадәр тулырак бирергә, дип әйтелгән. Русиядәге башка киң таралган һәм җирле дип саналган диннәрнең тарихын тулы итеп бирү күз алдында тотылмый.

Дәреслектә тарихны хәрәкәт иттерүчеләр дә, башкаларга җитәкчелек итүчеләр дә руслар гына булып чыгачак.

Бу концепциядә бик күп бәхәсле әйберләр бар. Урта гасыр чорын карасак, Алтын Урда тарихына урын бирелә, әмма аның мәдәнияте, шәһәр тормышы һәм цивилизациясе үсешен күрсәткән бик күп кенә әйберләр кертелмәгән. Күбрәк Алтын Урда дәүләтенең русларны басып алуы һәм аннан соң русларның аннан котылуы турында гына сөйләнелә.

Көчләп чукындыру бөтенләй кермәгән
Татар ханлыкларын буйсындыру мәсьәләсе дә әйләнеп үтеп кенә бирелгән, ягъни колониаль сәясәт, басып алулар турында берни дә юк. Басып алулар булган бит, бу тарихта билгеле әйберләр. Әмма русларның өстенлекле булганы һәм бу вакыйгаларның халыкларны башкалар йогынтысыннан коткару өчен генә эшләнгән икәнлеге кебегрәк мәгънә килеп чыгачак бу дәреслектә.

Русиянең соңгырак чорларын карасак та, күп халыкларны көчләп чукындыру сәясәте алып барылганлыгы турында да бер сүз дә юк. Русиядәге бөтен халыклар да бик яхшы белсәләр дә, гомумән, колониаль изү турыда бик аз язылган.

Концепциядә Русиядәге халыкларның милли азатлык хәрәкәте бөтенләй диярлек тасвирланмаган. XX йөз башындагы 17-нче елга кадәр булган вакыйгалар өстән-өстән генә бирелгән.

Совет чорына килсәк, Сталин вакытындагы тискәре күренешләр: халыкларны илләреннән куу, КПСС Үзәк комитетының татарларга карата кабул ителгән 44 елгы карары тасвирланмаган. Шуның кебек безнең тарихка нык йогынты ясаган әйберләр бөтенләй бирелмәгән. Милли мәгариф системасының ничек әкренләп юкка чыга баруы шулай ук бу документта тасвирланмый. Димәк, бу вакыйгалар тарих китабында булмаячак.

Путинның хакимияткә килү дәверен карасак та, ул бары тик яхшы яктан гына язылачак. Бу вакыттагы тискәре күренешләр бөтенләй күрсәтелми.

Бу тарихта татар шәхесләре юк диярлек. Соңгы дәвердә Мәскәү белән килешүләр төзүдә роль уйнаган элекке президент Миңтимер Шәймиев турында да ләм-мим. Безнең башка тарихи шәхесләребез дә җитәрлек, мәсьәлән, Мирсәет Солтангалиев XX гасырның 20 елларында зур роль уйнаган. Ул хакта да бер сүз дә юк. Мин башкортларның Салават Юлаевын гына күрдем. Татарлар гомумән юк бу тарихта. Билгеле бу тарихта руслар тарафыннан йотылган затлы татарларның рус тарихындагы роле турында да әйтергә булыр иде. Чаадаев кебекләр, алар йөзләрчә, һәм рус мәдәниятен формалаштыруда зур роль уйнаган кешеләр.

Әгәр тарих китабы шушы килеш язылса, шул килеш язылыр да дип уйлыйм, бу совет чорындагы кебек империячел рухтагы бер дәреслек булачак. Элекке замандагы кебек шулай ук Русиядә бер генә милләт – россияннар милләте формалаштыруга хезмәт итәчәк. Монда руслар һәм рус телле төркемнәр зур әһәмияткә ия дип табылачак. Бу башка милләтләрне ассимиляциягә юнәлдерелгән тарих бу.

Бу концепцияне төзүчеләр шуны истән чыгарган, хәзер Русия эчендәге һәрбер зур халыкларның күп томлы тарихлары бар. Татар тарихының биш томы басылды, калган ике томы шушы ике ел эчендә бетәр дип уйлыйм мин. Бу тарихлар халык тарафыннан укыла. Алар интернетка куелачак, инде күп өлеше куелган. Шуңа күрә, мәктәптә ничек кенә тырышмасыннар, башка милләтләрнең милли аңын үзгәртә алмаячаклар дип уйлыйм мин. Чөнки балалар хәзер күбрәк интернетта утыра. Алар бу ягын истән чыгарган.

Бу тарих китабы эшләнсә Русиядәге халыклар арасында ике фикер булачак. Беренчесе – шушы дәреслек нигезендә дәүләт тарафыннан төшерелгән идеология, икенчесе – башка милләтләрнең үз эчендә әйләнештә булган милли аңнары. Тарих мәсьәләсендә ике, йә күп төрле фикерле булган дәүләт тотрыклы һәм аның җәмгыяте дә оешкан булмый. Уйлап караганда, бу дәреслек Русиянең киләчәге өчен хезмәт итмәячәк", ди Исхаков.

Аның фикеренчә, Татарстан әлеге дәреслеккә карата үз фикерен анык һәм нык итеп әйтергә тиеш.

"Аңлавымча, Казаннан ике фикер булачак. Татарстанга буйсынмаган Казан федераль университеты да фикер формалаштырырга тиеш була. Икенчесе – федераль университетка оппозициядә торган Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты тарафыннан оештырылырга тиеш булып чыга. Татарстан җитәкчеләре кайсы фикерне яклар, бу ягы миңа билгеле түгел. Әмма аларга бу юлы сайлап алырга туры киләчәк.

Концептуаль карашлардан чыгып эш иткәндә, монда берничек тә уртак фикер була алмаячак. Татар милләтенең тарихы һәм аның яшәешен тәэмин итү – бер фикер булса, икенчесе – татар милләтен бетереп россияннар милләтен булдыру. Бу ике бер-берсенә каршы килә торган концепция. Киләчәктә Татарстан сәясәтчеләренең кайсы фикерне сайлап алганын күрербез, әмма мин аннан тыш та галимнәр барыбер үз фикерләрен әйтер дип уйлыйм. Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты һәрхәлдә хәзер шуңа әзерләнә", ди Исхаков.  


Наил АЛАН

в„– | 16.09.2013

Рәфыйк Мөхәммәтшин Каирда күргәннәре белән уртаклашты

$
0
0
17.09.2013 Җәмгыять
РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Мисырда, Каһирәдә булып кайтты. Шул уңайдан без аңа, шәһәрдә вәзгыять ничек, тынычмы; сугышкан, атышкан тавышлар ишетелмиме, дип мөрәҗәгать иттек.

– Каһирә шәһәре Көн­чыгыш базары кебек шаулап-гөрләп тора. Урам тулы машина, шул ук “бөке”ләр. Светофорлар юк. Машина йөртү өчен бик зур осталык кирәк. Ком бураннары еш күтәрелеп торганга, бөтен йортлар ком төсендә. Шәһәрдә борынгы мәчетләр шактый күп, яңа­лары да бар. Әле күптән түгел генә мин Бәйрутта булып кайткан идем. Аны шул Ли­ванның Бәйруты белән чагыштырырга мөмкин. Шәһәр тыныч. Бары тик зуррак, мө­һимрәк биналар янында танк­ларда утырып торган хәрби­ләрне күрергә туры килде. Шулай да өч көн эчендә мин иң күбе ун танк күргәнмендер. Бөтен җирдә гаскәриләр, танк­лар дип һич әйтеп булмый. Дөрес, комендант сәгате кер­телгән. Җомга көнне ул кичке сәгать 7дә башлана. Башка көннәрдә 11 дән. Шуңа күрә 11гә кадәр базарлар, ки­бет­ләр шау-гөр килеп эшләп тора. Һич тә халык куркып өйдә утыра дип әйтеп булмый. Эш көне булса, иртәнге сәгать 8дә үк урамнарда “бө­ке”ләр башлана.

Беренче карашка шә­һәр­­дә зур вакыйгалар булган икән дип әйтеп булмый. Соң­гы кан коешлы вакыйга “Әр­бага” мәчетенә бәйле. Анда кереп, шактый кешене үтер­гән­нәр. Без ул мәчет яныннан узып киттек. Әлегә аны ябык дип әйттеләр. Гомумән, ниндидер зур вакыйга көтелә дип тә әйтеп булмый. Чөнки хәр­биләрне бөтен мөселман илләре диярлек яклап чыкты. Европа, Америка да, без ил­нең эчке эшләренә тыкшынмыйбыз, дип әйтте. Халыкара җәмә­гатьчелек фи­керендә хәр­биләрнең пози­цияләре көч­ле. Гомумән, Мисырда хәр­биләр бик күп еллар буе идарә иткән. Алар системаны яхшы белә. Мурси аларны бер ел эчендә генә алыштырып бетерә алмаган. Шуңа күрә Мисырдагы вәз­гыятьне әллә нинди начар якка үзгәрер дип уйламыйм. Читтән ярдәм булмаса, “Мө­селман кардәш­ләр” партиясе әллә ни эшли алмаячак. Башкалар булышмаса, Гыйракта, Ливиядә, Сү­риядә дә зур вакыйгалар була алмас иде. Чөнки анда утырган идарә­челәрнең эчке оппозицияне бастырырлык кө­че бар. Читтән ярдәм биреп, коралландырып кына ул ил­ләрне болгатып бетерделәр. Шуңа күрә Мисырдагы вәзгы­ять тамырдан начарланыр дип уйламыйм.

Гомумән, тормыш тыныч. Әмма ләкин Мисыр – бик ярлы ил. Шәһәрдә төзелеш күп булса да, салынып бетмәгән биналар, биек йортлар шактый. Шәһәр пычрак, чүп-чар күп. Юллар начар. Аны Согудия, Катар, Кувәйт кебек бай мөселман илләре белән чагыштырып булмый. Алар өчен уңайлы ягы шул: мисырлылар бөтен нәрсәне үз куллары белән эшләп яши. Бай гарәп илләре исә бернәрсә эшләмичә, нефть сатып яшәп ята, – дип сөйләде ул безгә. 


Рәшит МИНҺАҖ

в„–151 | 17.09.2013

Кем син, чакырылмаган кунак?

$
0
0
17.09.2013 Җәмгыять
Бүгенгедәй күз алдымда: Тукай һәйкәле сагында – Зөлфәт, бөдрәләрен өскә чөеп, аяз зәңгәр күзләрен еракка төбәгән, йодрыклары кысылган. Шагыйрьнең ярсулы тавышы Казан өстендә тирбәлә:

Үз-үзеннән яманрак татар,
Дошман барда җирдә, үч барда.
Чакырылмаган кунак – дошманнарга,
Көтеп алган кунак – дусларга.

Апрель кояшы астында, бер йөрәк булып тупланган халык, сулышына кабып, аны тыңлый. Арырак – урам ыгы-зыгысы. Дугасыннан очкын чәчрәтеп троллейбуслар үтә. Шыкы-шыкы трамвайлар. Бер иңсәсе янтайган автобуслар. Кырмыска җитезлегендә – җәяүлеләр. Кайный дөнья. Әмма Шагыйрьнең дәртле тавышы бөтен шаулардан да өстен югарылыкта.

Пушкинның «Незваный гость хуже татарина» дигән гыйбарәсенә җавап булып яңгыраган бу шигырьне әсәренеп тыңлаган чордашларның күбесе исән әле. Узган гасырның җитмешенче еллары бит ул. Цензура балтасының үткен кайралган, нык кулларда аяусыз чагы. Әз генә кыюлык тарафына авышкан фикернең дә муены бүкәнгә куелып, рәхимсез чабылырга тора. Аһ ул дәвер... Цензураның сакалын тартып уйнап карауның эчке ләззәте... Тыюлык зынҗыры өзеп атылган сүзнең яшерен тәме, йөрәкне чәнчүе, талымлы кадере башка иде шул! Сагындырып та куя...

Ул көнне Зөлфәт тантана итте. Гүя ул, сүз хәнҗәрен тотып, Пушкинның үзе белән дуэльгә чыккан. Нинди фикер ташлады бит мәйданга. Бүтәннәргә аңардан соң микрофон янына килеп шигырь укырга җөрьәт итү ай-һай уңайсыз булгандыр. Иҗатында – суынган учак көленнән бәрәңге кәлҗемәсе эзләргә күнеккәннәр күз алдында карсакланып, сай фикерләре коргаксып калды.

Шигъри митингтан соң, сүз тибеше туры килгәннәр, гадәттәгечә, төркем-төркем укмашып, аулакта «яфрак асты» кафесында кан кызыштырып, пар чыгарып алды. Ул көнне уртага төшеп ярылган сүз «чакырылмаган кунак» хакында барды. И эләкте дә соң Пушкинга, элә-танагын калдырмыйча тетеп салдык «негр малаен».

«Империя солдафоны...», «Ата-бабасының ком гарәбе икәнен онытып...», «Эфиоп яһүде диген», «Чын шагыйрь бүтән халыкларга өстән, мыскыллап карый димени!», «Чакырылмаган кунак», дип ул урысны күз алдында тоткан бит!», «Ни генә әйтсәгез дә, Пушкин бетте минем өчен!».

Әнә шулай кайнарланып сөйләшүләр төркем-төркем кешеләрнең канын уйнатты. Пушкинның «Капитан кызы» дигән әсәрендәге бер бүлеккә эпиграф итеп куелган бу әйтемне кемнәр генә укымаган инде югыйсә... Укыган, ваемсыз гына үтеп киткән, бер мизгелгә сискәнеп алган да оныткан яисә, үзалдына сызланып, йотып җибәргән. Ә менә Шагыйрь мәйданда халыкның күңел ятьмәсенә селтәп ыргыткач, бу сүзнең мәгънәсе, хәтәрлеге кабаттан ачылып китте. Моны һәркем халкыбызга карата әйтелгән нахак гыйбарә дип, яңа бер ачыну белән кабул иткәндер. Пушкин чыдасын гына! Китапта бу эпиграф астына «пословица», дип куелса да, аны бөек шагыйрь үзе уйлап чыгарганлыгын күпләр тоя булыр.

Петербург аксөякләре катлавына кергән Пушкинның бүтән халыкларга өстән, җилкә аша карап, вәкарь белән генә реплика ташлавы иҗатында чагылгалый, әлбәттә.

И гордый внук славян, и финн, и ныне дикий
Тунгус, и друг степей калмык, –

дип яза ул үзенең мәгълүм бер шигырендә. Славян – «кол» дигән мәгънәне белдергән. Аңа «гордый» эпитетын бирүе, тарихтан «олы баба» эзләп саташучы славянофиллар йогынтысыннандыр, мөгаен. Ә менә тунгуска карата «кыргый», дип тәкәллефсез әйтүе... Яшәү рәвеше, кием-салымы синекенә-минекенә охшамаган, гореф-гадәте аңлашылмаганга карап кына, теге яки бу халыкны «кыргый» дип атау... Моны Ленин әйткән «балаларча суллык авыруы» белән генә аклап булмый.

Аңлыйм, француз гувернанткаларыннан тәрбия алган, чит ил архитекторлары төзетеп биргән затлы башкалада яшәп, бүтән халыкларны изү хисабына сынын турайткан империянең рухи җырчысы – беренче шагыйре саналган Пушкинга башка милләтләр мәнфәгате бик вак, әһәмиятсез тоелырга да мөмкин. Әнә бит ул, танылган поляк шагыйре Адам Мицкевич белән дустанә мөнәсәбәттә, шигырьләр багышлашып яшәгән бер вакытта, патша самодержавиесенә каршы Польшада кан коюлы азатлык хәрәкәте башлангач, шунда ук үзен баррикаданың каршы ягында итеп тоя, урыс гаскәрләренең уңышсыз һөҗүменнән соң, болай дип яза:

Когда безмолвная Варшава поднялась
И ярым бунтом опьянела,
И смертная борьба меж нами началась
При клике «Польска не згинела!»,
Ты руки потирал от наших неудач...

Шуннан соң Мицкевич урыс шагыйрьләренә мөрәҗәгать җибәрә: «Может быть, кто-то из вас продал душу свою царю и сегодня на его пороге бьет ему поклоны... Может быть, кто-то из вас продажным языком прославляет триумф и радуется мучениям своих друзей...»

Казанның үзәк мәйданында әлеге шигъри митинг тынганнан соң еллар узды. Пушкинның «незваный гость хуже татарина»сы вакыт-вакыт искә төшеп куя, уйландыра, акылны котырта иде.

Зөлфәт аны эффектлы итеп, шагыйрь буларак тәрҗемә иткән: «Чакырылмаган кунак татардан да яманрак». Күрәбез, «кунак» белән «яманрак» дигән сүзләрдә, күпмедер дәрәҗәдә, рифмалашуга кыюсыз гына ишарә бар сыман. Шул кызыктырганмы шагыйрьне? Югыйсә «хуже» дигән сүзне «яман» дип тәрҗемә итмәскә дә булыр иде. (Әлбәттә, безнең аннан-моннан корыштырылган сүзлекләрдә бу вариант та каралган.) Аннары Зөлфәт бу әйтемгә, тулы сулышлы булсын өчен, «да» кисәкчәсен өстәп куйган. Һәм шушы кечкенә генә төртем «хәтта татардан да яманрак» дигән төсмер китереп чыгара. Ә Пушкинда исә, ямаулык өстәмичә, җөйсез генә, кистереп әйтелә: «хуже татарина». «Хуже даже татарина» дими бит.

Әгәр, төптәнрәк уйласаң, Пушкин – урысның беренче шагыйре, «чакырылмаган кунагы» белән урыс халкыннан ук көлгән булып чыга түгелме? Чөнки кунакчыл, киң күңелле, юмарт халыкта мондый әйтем туа алмый. Менә шигъри кардәшлектән бер мисал: Рәсүл Гамзатовның бөтен Кавказ халкына хас галәт-хасиятне белдергән бер шигыре урысча болайрак яңгырый:

Путник, если ты обойдешь мой дом,
Град и гром на тебя, град и гром.
Гость, если будешь сакле моей не рад,
Гром и град на меня, гром и град.

Күрәсез, үтеп баручы билгесез бер юлчы, өйгә-сакляга керүгә, кадерле кунакка әверелә.

Татарларның кунакчыллыгы хакында Пушкин бик яхшы белгән булырга тиеш. 1833 елда ул Пугачев хакында әсәр язар өчен җим туплау нияте белән сәфәр чыга, Оренбург якларына барышлый Казанга сугыла.

«Татарларның иң матур гадәте – кунакчыллык» дип, тормыш-көнкүрешен сурәтләп гаҗәеп хезмәтләр язган Карл Фукс өендә кунак була. Пушкин аның язмалары белән кызыксына. Соңыннан да алар хат язышып, фикерләр уртаклашып тора.

Бу гыйбарәсе белән ни әйтергә теләгән соң Пушкин җәнабләре? Әгәр өй түрендә аяк бөкләп утырып, тирләп-пешеп чәй эчкән кунакны һәм очраклы килеп кергән, хуҗаның йөзен каралткан, чакырылмаган бәндәне күздә тотса, шулай итеп урыс һәм татар халыклары мөнәсәбәтенә киная ясаса, Пушкин бөек Пушкин булмас, ә шапалак сүз әйткән бер шаталак булып калыр иде. Әмма Пушкинның мөнбәре биек шул. Монда мәгънә тирәнрәк һәм аны бөек шагыйрь яшәгән дәвер яссылыгында анализлап карарга кирәк.

Иң элек «гость» дигән сүзнең урыс теленә латиннан кергәнен искәртик. «Hostis» – дошман, чит кеше дигән мәгънәне аңлаткан. Урыста ул «заморский гость», «чит илдән килгән сәүдәгәр», «визитер» мәгънәсендә йөргән («отель», «гостиница», «гостиная» дигән сүзләр дә шуннан ясалган). Тора-бара дәверләр үткәч кенә, өйгә чакырылганнарны да «гость» дип атый башлаганнар. Пушкин дәверендә исә «гость» – чит кеше, чит илдән килеп урнашкан кеше мәгънәсендә күбрәк кулланылган.

Беркатлы, тиз ышанучан урыс кавеменә чит илдән килгән адәм бик акыллы, укымышлы тоелган. Бу табыну – олуг кенәзләрдән үк башланып, тәхет тоткан патшалар чорында инде киң колач алган. Бигрәк тә татар канлы нәселдән чыккан патшалар династиясен кисеп өзгәннән соң... Билгеле булганча, 1605 елда ялган Дмитрий (Григорий Отрепьев), чуалышлар кузгатып, тәхетне яулап алуга ирешә. Беренче эше итеп Годуновлар нәселен кырып чыга: исәннәрнең башы киселә, үлгәннәрнең каберләре хәкарәтләнә. Шулай итеп, тәхет кашагасында татар аурасы бетерелә. (Отрепьев артында нинди көчләр торуы, бер елдан соң үтерелүе, тәхет тирәсендәге ыгы-зыгылар – болар хәзергә кадәр ачылып бетмәгән олы сергә ия.) 1613 елда, ниһаять, беркемгә билгеле булмаган дворян катлавыннан Михаил Романовны патша итеп куялар. Менә шуннан соң башлана инде... бу нәселнең канын затландыру өчен, Европа илләренең принцессаларын патша улларына ярәштереп, кыргый дип саналган караңгы чырайлы Русиягә кан елатып китертә башлыйлар.

Патша таҗын кигән Екатерина II (София Августа Фредерика Анһальт-Цербстская), 1763 елда, чит ил кешеләренә төрле ташламалар вәгъдә итеп, Русиягә яшәргә чакырган Манифест игълан итә. Бу документта «яһүдләр кертелми» диелгән була. Француз, румын, грек, алман, швед, поляк, литва һәм башка шундый илләрдән килгән «гость»ларның барчасын да, гадәттә, «немец» дип йөртәләр (урыс телен белмәгән «немой» мәгънәсендә).

Колбиләүчелек иленә әверелдерелгән, буразнада бөкресе чыккан крәстиянле Русиянең җелеген суырып, байлыкта коену, патша сараеның, югары аксөякләр даирәсенең Ауропа корольләре мисалында фанфаралы яшәү рәвешенә әверелә.

Екатерина II (татарга «әби патша» булып кергән) 1762 елда Швейцария көмешчесе Позьедан таҗ ясаттыра. Бизәлеше, купшы зиннәтлелеге ягыннан бу таҗ бөтен чит ил башлыкларыныкыннан да затлырак булып чыга. Таҗ кидерү тантанасына патшабикә кигән күлмәк итәгенең киңлеге 7 метрга, озынлыгы 70 метрга җитә. Екатерина халыкка алтын һәм көмеш тәңкәләр чәчә, мәйданнарда өч сәгать буе ак һәм кызыл шәраблы фонтаннар атып тора, сый-нигъмәттән сыгылган йөзләрчә өстәлләр тезелә...

Мисалга, императрица Фике дип аталып йөртелгән Елизавета Петровнаны (1741— 1761 елларда тәхет тота) алыйк. Тәхетне бертуганының улы Петр Голштинскийга калдырганда, казнада сыңар көмеш тәңкә дә калмаган була. Егерме ел хакимлек иткән дәверендә Елизаветага 15000 күлмәк тектерелә. Егерме елны 7160 көн дип исәпләсәк, көнгә ике күлмәктән артыграк туры килә (юынып тормаган, күлмәк кенә алыштырган дип фаразларга да мөмкин). Бу купшы күлмәкләрнең зиннәтле бизәкле итеп, бик затлы тукымадан, чит ил осталары тарафыннан мулдан каелып тегелүен дә исәпкә алсак... ил казнасында ни өчен җил уйнавын күзаллау кыен түгел. Кара исәп белән чамаласак, патшабикәнең бер күлмәгенә киткән суммага чабаталы мең крәстиянне киендереп булыр иде.

Пушкин тарихи әсәрләр язарга ниятләгән язучы буларак, күпне белгән, күпне күргән. Каләмдәшләре, аркадашлары белән хакими затлар, югары урын биләгән шәхесләр, аларның нәсел-нәсәбе, милләте, холык-фигыле хакында күп тапкырлар гәпләшеп утырганнардыр. Югары кимәлдәге гайбәт – иң ләззәтле гайбәт. «Мин кем!» дип, тәхет тирәсендә казганучыларны хыялыңда үз биеклегеңә төшереп, типкәләп, талкып яисә чөеп алу – кеше дигән затка борын-борынгыдан ук бирелгән акыл камчысы. Шулай булган. Шулай бар. Шулай булачак.

Пушкин дәверендә инде «заморский гость»лар тамыр җәеп, православие динен кабул иткән булып, ышанычка кереп, җәмгыятьнең төшемле урыннарын биләп алган булалар. Урыс армиясе башлыгы – Барклай-Де-Толлидан башлап, гадәти бер шулер – астролог Остерманга кадәр нинди генә вазыйфаларда сәләтен ачмый алар: патша сараенда тәрбияче-укытучылар, күңел ачу осталары – шамакайлар; табиблар, дипломатлар, банкирлар, масон ложасын оештыручылар, яшерен киңәшчеләр, даруы да, агуы да үзендә булган аптекарьлар, дин әһелләре, эзотериклар, тегүчеләр, архитекторлар, сәүдәгәрләр, рибачылар һәм тагын әллә кемнәр. Пушкиннарның канына тоз салып торган бер графны – жандармнар шефы (Өченче бүлекнең баштүрәсе) А.Х. Бенкендорфны мисалга китерү дә җитә. Ә икенче якта – татардан чыккан кенәз Юсупов, Мансуров, Нарышкин, Давыдов, Аракчеев, Бекетов, Урусов, Кочубей, граф Шереметьевлар... Болар — Алтын Урда нигезеннән калыккан Русиянең чын варислары, аны үз Ватаны итеп тоеп, антына, кабул иткән диненә тугры калып, гаделлек үрнәгендә хезмәт итүче фидакярләр. Болар инде хата эшләсәләр дә, тегеләр кебек, килгән эзеннән чит илгә чыгып качмыйлар, горур башларын бүкәнгә куялар. «Без хезмәт иткән Ватан бөек булырга тиеш» дип, Карамзин моңа кадәр күрелмәгән күптомлы тарих язып бирә. Әлегә җитлегеп, пешеп җитмәгән урыс теленнән, беренче булып, әдәби тел үрнәген эшләп күрсәтә («Бедная Лиза» әсәре белән). Казан бусагасында туган Гавриил Державин шигырь телен җайга сала. Пушкин аның иңенә басып күтәрелә. «Русофил»ларның (соңыннан «славянофил» дип атала) идеологы булып С.Т. Аксаков калка. Империя тоткан халыкның борынгы әсәре булырга тиеш бит. Мусин-Пушкин «Слово о полку Игореве» дастанын күтәреп чыга. Төп нөсхәсе үзенең китапханәсендә янасын алдан сизенепме, күчермәсен алып кала... П.Я. Чаадаев (Чыгтай) философик трактатлар яза. Әнә шулай кайнап тора Пушкин чоры, Империянең рухи күтәрелешле, алтын дәвере.

Пушкин күп акылларны котырткан әлеге мәкаль-әйтемендә «татар», дип җәмгыятьтә күренекле урын биләгән әнә шул аксөякләр, олы байлар, зыялы катлауны тәшкил иткән кавемне күздә тоткан. Шартлы рәвештә алсак, бер якта – «чакырылмаган кунак» граф Бенкендорфлар, икенче якта – кенәз Юсуповлар булып чыга. Димәк, Шагыйрьнең «чакырылмаган кунак» белән чагыштыру өчен башканы түгел, нәкъ менә татарны мисалга китерүе юкка түгел; Русия дәүләтчелеген торгызу дәверендә татар ролен ул тарихи чынбарлыктан чыгып таныган һәм бәһаләгән. Чакырылмаган кунак татардан начаррак, ягъни илнең хезмәтле даирәсенә читтән кергән милләт (гость) кешесенә караганда үз татарыбызга таяну яхшырак, дигән мәгънәгә ирешкән Пушкин хәзрәтләре. Бу гыйбарәсен ул чакырылмаган кунакның кем икәнен аңлаганнар өчен әйткән!

Дәүләтчелек системасы рәткә салынып кына килгән илдә «болганчык судан» балык эләктерергә килгән «чакырылмаган кунак»лар, тамыр җибәреп, икенче, өченче буында инде төшемле чиновникларга, урыс булмаган халыкларның җирләрен басып алу, байлыгын талауны дини сәясәткә корган кансыз воевода-гаскәр башлыкларына әверелеп тә китәләр.

Кальбенә — үз мәнфәгатен генә кайгырту, байлык үзләштерү, халыкны кол итеп изү ләззәте оялаган бу кавем татардан чыккан югары катлауның, урыс аксөякләре белән берләшеп, зур көчкә әйләнүеннән курка; үзләренең астыртын эшчәнлеген аклау, игътибарны читкә юнәлдерү өчен, ике арага чөй кагыла, «татар-монгол игосы» дигән мәкерле мифик дошман сурәте җәмәгатьчелек аңына утлы кисәү итеп салына. Русиянең Аурупа илләреннән артка калып үсешенең сәбәбе менә кайда ята икән бит! Шулай итеп, «иго» дигән купайтылган уйдырма гасырлар буена җәмәгатьчелек аңына гарипләндерелгән рәсми тарих булып иңдерелә. Һәм бу кара яла гомум татар милләтенә күләгә төшереп, рухы киселгән күпме асыл зат, сәләтен ача алмыйча, ил улы буласы урынга ил колына әверелдерелә...

Бөек каләм иясе буларак, А.С.Пушкинның әдәби галәмгә йогынтысы шулкадәр көчле булган ки, ул күп кенә әдипләргә көтелмәгән илһам биргән, уй-фикер оеткысы салган, гамьле күңелләрне уятып, үсендерә алган.

А.С. Пушкин «чакырылмаган кунак» хакындагы мәкальне «Капитан кызы» әсәрендәге баш героеның нәкъ менә Пугачёв катына килеп сөйләшүен сурәтләгән бүлеккә эпиграф итеп куя. Тарихтан билгеле: Ялган Дмитрийлар ике мәртәбә Русия тәхетен тетрәтеп ала, канлы сугышлар, чуалышлар кабына, күпме җан кыела. Олыдан купкан бу мәхшәр артында чит илләр белән дә бәйле зур көчләр торган. Пугачёв та патша тәхетенә үз белдеге белән генә дәгъва кылмаган. Бу канлы спектакльнең авторлары – шул ук «чакырылмаган кунак»лар... Бу мәхшәрнең нинди фаҗигаләргә китерүе — тарихтан мәгълүм. Әмма өске күбеге генә...

А.С. Пушкинның иҗатын тирәнтен аңлаган, кабул иткән һәм олылый белгән Ф.М. Достоевский, Көнбатыштан кергән идеянең һәм аны таратучы аяусыз көчләрнең киләчәктә Русиягә, инкыйлаб ясап, моңа кадәр күрелмәгән афәт китерәчәген алдан күреп, күрәзәчелек кылып, «Бесы» дигән тәшвишле романын язган. Пушкинның «Незваный гость хуже татарина» дигән әйтеменең гадәти бер киная түгеллеген, хәтәр, тарихи кисәтү икәнен үзендә дә татар каны булган Достоевский дөрес аңлаган булган, күрәсең.
 


Марсель ГАЛИЕВ

в„– |

Татар клиплары өчен әзер шаблоннар

$
0
0
17.09.2013 Юмор
Татар клипларын тамашачыга җиткерү юллары соңгы вакыт бермә-бер артты. «ТНВ» һәм «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенә «ТНВ-планета», TMTV һәм «Мәйдан» өстәлде. Әле Татарстан районнары һәм чит төбәкләрдә күпме канал бардыр. Болай булса, татар клиплары дефицитка әйләнеп куярга мөмкин.

Димәк, телевизион эфирны тутыру өчен аларны күбрәк штампларга кирәк. Җырчыларның эшен җиңеләйтү өчен әзер шаблоннар тәкъдим итәм. Рәхим итеп файдаланыгыз!

Шаблон № 1

Кыр. Мул игеннәр яки билдән печән. Бер кырыйда ялгыз каен үсеп утыра. Аның янында моңсу җырчы. Каенга серләрен сөйли, коча, сыйпый. Кырда бик каты җил, әмма ул җырчыга комачау итми, тавышы бик хөр һәм көчле чыга. Әйтерсең, болын үзе үк профессиональ эшләнгән студия.

Кием. Җырчы, һичшиксез, ап-ак кәчтүмнән булырга тиеш! Аның ямь-яшел чирәмгә ышкылган киеме өчен тамашачы борчылып, җанатып утырырга тиеш. Ә бәтинкәсе ни төстә икән? Хәер, печән арасыннан ул күренми – калуш кисә дә була.

Шаблон № 2

Җырчы кыйммәтле машинада шәһәрдән авылына кайтып бара. Тормыштан зарланырлык түгел: өс бөтен, корсак сөбханалла, күт астында бер миллионлык машина (аны клип өчен арендага алырга була). Герой бер чишмә янында туктый, аның суын эчә. Киләсе тукталыш – зират. Монда егет якыннары каберен төзәтеп куя, бер мизгелгә хатирәгә чума. Менә авыл да күренде. Яшьлек дустым, синме бу?! Тракторың йөреп торамы? Әйдә бер утырып балачагыбызны искә алыйк әле, велосипедта йөргәнебезне аклы-каралы төсләрдә күз алдына китерик. Әмма озакка сузарга ярамый. Өйдә әти-әни көтә. Менә туган нигез. Чирәмдәге каз кәкәйләрен изеп капка төбенә кыйммәтле иномарка килеп туктый. Пөхтәдән-пөхтә киенгән ак яулыклы әни (чулпылары гына онытылган) һәм театраль түбәтәйле әти 100 чакрым еракта урнашкан Казаннан кайткан улларын каршы ала. Ярым рәсми рәвештә кул биреп исәнләшәләр, әни «дөрес күрештемме?» дип сораган сыман, бер мизгелгә камерага карап ала. Җыр «Бәхетле яшик әле җирдә» дигәнрәк юл белән тәмамланырга тиеш.

Шаблон № 3

Төркия! Ышанасызмы-юкмы, әмма бу җырчы инде шунда хәтле үк барып клип төшерергә сәләтле – күрегез! Җыр текстында диңгез һәм чит ил турында бер сүз булмаса да, аптырамагыз. Матур бит! Мондый җәннәттә әни турында да, ялгыз каен турында да, туган авыл турында да клип төшерергә мөмкин. Менә диңгез балыклары – шуларга серемне сөйлим әле. Юк, лутшы әнә теге пальмага сөйлим. Юк, әнә теге бассейнга. Тукта! Боларга серемне нинди телдә сөйләргә соң? Клипта, һичшиксез, диңгез, шезлонг, квадроцикл, катерга тагылган парашют, «всё включено» табыны һәм сөлгедән ясалган аккош булырга тиеш. Кунакханәнең ничә «йолдыз»лы икәнен дә күрсәтергә онытмагыз – белсен фәкыйрьләр кайларда йөргәнегезне. Күп татарның бит чит илгә чыгу мөмкинлеге юк, шуңа күрә бу клип белән сез аларга дөнья күрсәтеп, бик зур савап эшлисез.

Шаблон № 4

Бер кыз каядыр ашыгып, өеннән чыгып чаба. Каршына бер егет очрый моның. Ниндидер кызыклы бер хәл килеп чыга шуннан. Мәзәкме, кызганычмы, ачу китергечме – белмим. Яшьләр һәркайсы үз юлын дәвам итә. Әмма миллион кешелек Казанда тагын бер 3-4 тапкыр шулай «очраклы» күрешә болар (мондый «очраклы» күрешүләрнең санын җырның озынлыгына карап көйләргә була). Һәр юлы нидер килеп чыга, нидер була. «Бу егет мине әллә күзәтәме, миңа бәйләнмәкчеме» дип шикләнә башлый кыз. Әмма клип инде ахырына якынлаша. Менә соңгы «очраклы» күрешү... Һәм! Менә сиңа мә! Теге егет бу кызның укытучысы (күршесе, дустының дусты, яңа начальнигы, клиенты һ.б.) булып чыга бит! Бу «шаккаткыч» борылышны клипның ахырына кадәр түзгән тамашачы гына күрә ала. Ай да режиссёр, ай да...

Шаблон № 5

Авыл турында клип. Бу сүзтезмәне ишетүгә, клипның шаблоны үзеннән-үзе күз алдыгызга килергә тиеш иде. Сабантуй, чишмә, тәрәзә наличниклары, капка төбе – авыл турындагы клипның алыштыргысыз «реквизитлары». Авылыгызның ак сакаллы һәм түбәтәйле бабасы, һичшиксез, клипта күренергә тиеш. Кулына таяк тоттырыгыз, чалбар балагын җон оегына тыгып куегыз – типаж төгәл булырга тиеш. Авыл халкын күпләп төшерегез, әмма кадрдагы һәр кешене күз уңыннан үткәрергә кирәк. Кайвакыт клипка ялгыш кызыл борынлы якташлар да үтә чөнки. Гадәттә, авыл турындагы клип конкрет спонсор акчасына төшерелә. Видеода кәчтүмле абыйны эзләгез – спонсор шул була. Ул җитәкләгән оешманың логотибы да «очраклы» гына күренеп китәр, мөгаен. Менә ул торгызган мәчет, менә Сабантуйда бүләк тапшыра, менә әти-әнисенә төзегән йорт. Клипны хет бүген үк салым инспекциясенә декларация урынына илтеп бир.

Шаблон № 6

Чибәр кызны студиядә төшерәләр. Моңарчы аны берничә көн солярийда йоклатканнар булса кирәк. Кызның киемле җиренә караганда киемсез җире күбрәк. Ул хәтта оператордан да бераз уңайсызлана бугай. Оператор бит ул реаль кеше, ә тамашачылар зәңгәр экранның теге ягында. Чибәркәйнең битендә бер кило штукатурка... әй, гафу итегез, макияж. Клипның төп интригасы шул макияж астында ни булуы түгел, ә җырчының вакыт-вакыт күренеп киткән шәрә ботлары һәм күкрәкләре. Аларны озак күрсәтергә ярамый, бер секунд җитә – югыйсә тәме бетәчәк. Җырчы кыз камерага сырпалана, аучы сыман карашлар ташлый, әйтерсең, каядыр дәшә. Студиядә төшерелгән булуга карамастан, җырчының чәчләре җилферди. Әллә кемдер тәрәзәне ябырга оныткан, әллә студиянең җыештыручысы тузан суыртып йөри...
 


Данил СӘФӘРОВ

в„–9 |

Оялмасаң, ни теләсәң шуны эшлә...

$
0
0
18.09.2013 Дин
Җир өстендә тормыш иткән халыклар һәм өммәтләр үзләренең яхшы тәрбияләре вә күркәм әхлаклары белән төзек булырлар, гүзәл холыклары белән олуг дәрәҗәләр табарлар, биек үрләрне яуларлар... Кешенең тышкы яктан үз-үзен тотышы, әдәп-әхлагы – эчендә булган иманының чагылышы, көзгеседер. Динебездә булган һәр канун кешенең әхлагын саклый, камилләштерә. Пәйгамбәребез(с.г.в.)нең дә төп вазифаларының берсе кешеләрнең күркәм әхлакларын камилләштерү булды.

Динебездә әхлак ишекләре күптөрле һәм киңдер. Әмма ул ишекләрне ачып керергә уйласаң, иң элек аларның ачкычын табарга кирәк. Шиксез, күркәм холык ишекләренең ачкычы бар һәм безгә таныштыр. Ул ачкыч хакында без кечкенәдән әниләребездән, әбиләребездән ишетеп беләбез. Халкыбызга күп еллар динсезлек чорында яшәргә туры килсә дә, бу сыйфат онытылмады. Әйе, бу һәрберебезгә таныш – оялу сыйфаты. Оят үлчәве белән кешенең әхлагы үлчәнер, изгелеге һәм бозыклыгының күләме беленер.

Кешедә булган изгелекнең дә, явызлыкның да галәмәте бар. Изгелекнең галәмәте: йомшаклык, ояла белү һәм киң күңеллелектер. Явызлыкның күрсәткече: оятсызлык, азгынлык һәм әшәкелектер. Әгәр бер кешенең йөзендә хәерсез эштән оялу, читенсенү күрсәң, димәк, бу кешедә өмет бар. Аның эчендә хәерлелек нуры бетмәгән. Кайвакыт мәчеткә баш-аяк гөнаһка чумган кешеләр килә. Алар белән сөйләшә башлагач, кайберләре оятларыннан күзләрен аска төшерә. Гадәттә, андыйларны үгетләү нәтиҗә бирә. Ләкин борынын чөеп гөнаһлары белән масаеп утыручыны төзәтергә маташу артык файда бирми. Кеше тормышта ничек кенә ялгышса да, күңелендә оялу хисләре бетмәсә, аның төзәлүе өметле, иншә Аллаһ.

Нәрсә соң ул оят? Ул нәрсәдә чагыла? Оялу – кешене изгелеккә этәреп, яманлыктан туктата торган Аллаһы Тәгаләдән салынган сыйфаттыр. «Өстенә оят киемен кигән кешенең гаебен күрмәсләр», – дигәннәр борынгылар.

Оял, иман иясе!

Җир йөзенә килгән һәр пәйгамбәр кешелекне ояла белергә чакырды. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кешеләргә әүвәлге пәйгамбәрләрдән ирешкән сүзләрнең берсе – оялмасаң, ни теләсәң шуны эшлә», – диде. Оялу кешенең йөрәгендә булган иманының бер күрсәткече булып тора.

Җир өстенә иңгән һәр шәригатьнең үзенә хас үзенчәлекләре булды. Пәйгамбәребез: «Һәр диннең үз әхлагы булды, исламның әхлагы – оялу», – диде. Димәк, җир өстендә нәкъ ислам, Коръән әһеле оялуның үрнәге булырга тиеш. Әгәр кешелектә мөселман һәм мөслимәләр оятларын югалтсалар, башкалардан ул сыйфатны ничек өмет итәргә була? Пәйгамбәрнең бу сүзләре өстебезгә зур җаваплылык өсти, безне оят мәсьәләсендә аеруча җитди булырга чакыра.

Сөекле Пәйгамбәребез безне һәрвакыт ояла белергә өйрәтте, үзе дә бик ояла иде. Бервакыт, Пәйгамбәребез бер сәхабәсе яныннан үтеп барганда, аның үз энесен артык оялганы өчен шелтәләгәнен күрде һәм: «Аны шелтәләмә, чөнки оялу – иманның бер билгесе», – диде. Кемнәрдер: «Бүген заманасы башка шул, оятың булса, ачка үләрсең, өстеңнән таптап китәрләр», – диләр. Кеше исемен йөртүче зат кай чорларда гына яшәмәсен, тәкъдир җилләре аны кайларга гына ташламасын, оялу һәрвакыт зиннәт-матурлык булып кала. Пәйгамбәребез: «Оялу хәерлелектән башка нәрсә белән килмәс», – диде. Бөтен дөньясы оятын югалтса да, иман иясе бу изге сыйфатны сакларга, яшәтергә, киләсе буыннарга тапшырырга тиеш.

Кайберәүләр оялчанлыкны кешенең көчсезлек-гаҗизлеге итеп күрә. Андыйлар бу мактаулы сыйфатның чын мәгънәсен аңлап бетерми. Адәмнәргә Аллаһыдан бирелгән «оялу» сыйфаты хәерле эшләргә киртә булырга тиеш түгел. Әгәр кеше оялу сәбәпле хак сүзен әйтмәсә, «мин оялам», дип башкаларны изгелеккә өндәмәсә, явызлыктан тыймаса, оялуы сәбәпле гыйлем алмаса, бу оялу түгел, бәлки зәгыйфьлек һәм куркаклыктыр. Аллаһның илчесе өеннән чыкмаган яшь кыздан да оялчанрак булды, әмма ул кешеләрдә берәр төрле гаделсезлекне күрсә, аның ачуы йөзенә чыга иде. Бервакыт аның янына кеше әйберен урлаучы бер хатынны китерәләр. Арадан берәү, ул хатынның бик дәрәҗәле нәселдән булуын искә төшереп, аны якламакчы була. Пәйгамбәребез аңа, ачу белән: «Син Аллаһ куйган чикләрдә кемгәдер шәфәгать кылмакчы буласыңмы? Вәллаһи, яраткан кызым Фатыйма урласа, аның да кулын кистерәм», – дип әйтә.

Аллаһыдан оялу

Ояты булган үзенең ата-анасыннан, баласыннан, башкалардан ояла... Ләкин Адәм баласы иң элек үзен юктан бар итүче Раббысыннан оялырга тиеш. Моның өчен кеше Раббысының аңа булган чиксез нигъмәтләрен күрә белергә, шул нигъмәтләрдә яшәп тә, үзенең тиешле дәрәҗәдә Аңа рәхмәтле булмавын, күпме гөнаһ-хаталар кылуын аңларга тиеш. Күпләребез җиңел генә: «Без Аллаһыдан оялабыз», – диләр. Әмма Раббыңнан оялуның үз шартлары бар.

Аллаһыдан оялу Аның әмерләренә буйсынып, тыйган хәрамнарыннан сакланып кына гамәлгә аша. Пәйгамбәребез (с.г.в.) «Аллаһыдан чын оялу белән оялыгыз», – диде. Кешеләр аңа: «Без Аллаһыдан оялабыз, әлхәмдүлилләһ!» – диделәр. Ул: «Юк, мин андый оялуны әйтмим. Бәлки, Аллаһыдан чын оялу белән оялучы үзенең башын һәм башында булганын гөнаһтан сакласын. Карынын һәм анда булганын хәрамнан сакласын. Үлемен һәрчак истә тотсын. Ахирәткә омтылучы дөнья зиннәтен артка куйсын. Шушы нәрсәләрне үтәүче генә Аллаһтан чын оялучы булыр».

Димәк, Аллаһтан оялучы үзенең башын яман уйлардан, мәкерле планнардан сакларга тиеш. Башында булган күзләрен, колакларын, телен гөнаһлы эшләрдән саклап кына оялучы булырга мөмкин. «Карынын һәм анда булганын хәрамнан сакласын», – дигән сүзләргә кешенең хәрам ризыклардан, эчемлекләрдән саклануы, зинадан ерак торуы керә. Шушы шартларны үтәп кенә, Аллаһыдан хак оялу белән оялып була.

Без, гадәттә, берәр нәрсә эшләр алдыннан «Кеше нәрсә әйтер?», «Башкалар күзенә ничек карармын?» кебек сүзләрне кабатлыйбыз. Кешеләрдән оялабыз кебек тә, ә Аллаһыдан кем оялыр? Пәйгамбәребез үзенең бер сәхабәсенә: «Үз халкыңнан булган бер изге кешедән оялган кебек, Аллаһыдан да шулай оял», – диде. Чыннан да, күп кенә кимчелекле эшләребездән безнең өчен зур хөрмәткә ия булган кеше каршында тыелыр идек. Кызган баштан хатынга «тутырып» әйтим әле дигәндә, өеңә газиз атаң килеп керсә, әйтәсе сүзләрең чыгармы? Әтиебездән оялабыз. Әмма ник Раббыбыздан оялмыйбыз? Ул һәрвакыт безнең белән, безне күрә һәм ишетә.

Оялуның үрнәкләре...

Газиз кардәшләрем, Аллаһыдан оялыйк. Оялуның үрнәге булган сәхабәләр һәрвакыт Аллаһының карашын тоеп, Аннан оялып яшәделәр. Бер сәхабә Пәйгамбәребездән гаурәт хакында сорашкач, ул аңа: «Гаурәтеңне хатыныңнан башкалардан яшер», – диде. Сәхабәсе: «Ялгызың калганда нишләргә?» – дип сорагач, Аллаһның илчесе аңа: «Аллаһы синең оятыңа кешеләргә караганда лаеклырактыр», – диде. Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.) VII гасырда сахрада яшәүче кешене, өйдә ялгызың калганда да анадан тума йөрергә оял, дип өйрәтте. Бүген исә дистәләрчә ирләр һәм хатыннар ялангач хәлдә мунчалар керәләр. Ярый безнең илдә ирләр белән хатыннар аерым бүлмәләргә җыела. Күп кенә «алга киткән» Европа илләрендә мунчаларда ирләр хатыннар белән бергә юыналар, диләр.

Кайчандыр кешеләрнең никадәр оялчан булуларын күреп гаҗәпләнәсең. Әбү Бәкер хаҗәтен үтәгәндә, оятыннан, киеме белән йөзен каплаган. Госман ибн Гаффән госел алганда, Аллаһыдан оялып, тураймаган, бөкләнеп юына торган булган. Ибн Габбәс юынганда, гаурәт урыннарына юка чүпрәк япкан.

Бүген оялу сыйфаты чыннан да модадан чыгып бара, ахры. Кайчандыр, иманлы кешеләр өчен кеше алдында йомыш үтәү кыргыйлык саналса, бүген «двухсотый» «Land Cruiser»дан төшеп, юл кырында сөйләшә-сөйләшә йомыш үтәп торучы «затлы» егетләрне еш күрергә була. Кайчандыр әти-әнигә күз күтәреп карау оят эш булса, хәзер аларга күз, сүз түгел, кул да күтәрелә. Мәктәптә укыганда әти-әни эштән кайтып керсә, без тизрәк магнитофонны сүндерә идек. Алар каршында музыка тыңлап утыру ничектер оялдыра иде. Хәзер балаларына «мишәйт итмим» дип, әти-әни өйдә аяк очында йөри. Әти бүлмәгә килеп керсә, диванда сузылып яту оят иде. Хәзер кайберәүләр әти-әнисенең бүлмәгә керүләрен дә, чыгуларын да күрмиләр...
Кешелек оялу сыйфатын югалткан саен, җир өстендә гөнаһ кылу, азгынлык, явызлык тамыр җәя. Бервакыт Хөсәен ибн Гали янына бер кеше килә һәм: «Мин гөнаһ кылудан сабыр итә алмыйм, мине вәгазьлә әле», – дип үтенә. Хөсәен аңа: «Биш нәрсәне эшлә дә ни теләсәң, шуны кыл. Әгәр бик каты гөнаһ кылырга теләсәң, Аллаһының сиңа булган ризыгыннан баш тарт. Ашама, эчмә, шуннан соң ни теләсәң, шуны эшлә», – ди.

– Нәрсә ашыйм соң? Бөтенесе дә Аның ризыгы бит, – дип гаҗәпләнә теге кеше.

– Гөнаһ кылыр алдыннан Аллаһының җиреннән башка җиргә кит, анда исә ни теләсәң, шуны эшлә, – ди Хөсәен.

– Аллаһының җиреннән ничек чыгарга соң? Барысы да Аның җире бит.

– Аллаһ сине күрми торган аулак урын тап та, шул урында нинди гөнаһ теләсәң, шуны кыл.

– Аллаһ күрми торган урын юк бит!

– Беркөнне үлем фәрештәсе каршыңа килеп басар, син аны кире борып җибәр, аннан ни теләсәң, шуны кыл.

– Ул мине тыңлап тормас шул.

– Кыямәттә фәрештәләр сине утка керткәндә, син кермә. Менә шулвакыт ни теләсәң, шуны эшлә.

– Булды, җитте. Бу көннән соң Раббым мине һичвакыт бозыклыкта күрмәс.

Чыннан да, Хөсәеннең бу сүзләрендә фикерли белүчеләр өчен гыйбрәт бар. Күп вакытта без яман эшләребезне кылганда, үзебезнең Кем җирендә йөргәнебезне, Кем биргән ризыклардан ашавыбызны, Кемнең суларын эчүебезне, Кемнең һаваларын сулавыбызны онытып җибәрәбез. Кемнең кояшы астында яшибез, Кем биргән күзләр белән күрәбез, колаклар белән ишетәбез, аяк-куллар белән кулланабыз? Бу сорауларны туктаусыз бирергә була, әмма җавабын кем бирә? Чыннан да, оятын югалткан кеше генә җир өстендә бозыклык кыла.

Аллаһының җирендә кеше рәнҗетеп, явызлык кылып яшәүче Аллаһыдан оялмый.

Аллаһының безгә күпме хәләл ризыклары булып та, үзенә һәм гаиләсенә хәрам ашатучы Аллаһыдан оялмый.

Аллаһы безләргә хәләл никах, гаилә тормышы биреп тә, зина юлында йөрүче Аллаһыдан оялмый.

Аллаһы безгә хәләл маллар, хәләл сәүдәләр биреп тә, риба ашаучы, кеше хакына керүче Аллаһыдан оялмый.
Аллаһы безгә күпме күркәм сүзләр биреп тә, гайбәт сөйләп, кешеләр белән әрләшеп йөрүче Аллаһыдан оялмый.
Кардәшләрем! Оялыйк, безне кайгыртып торучы Раббыбыздан, безне үстергән газиз ата-анабыздан. Оялыйк безгә якын булган дуслардан, безне яратучы гаилә әһелләребездән. Оялыйк безгә аң-белем бирүче остазларыбыздан, безгә хөрмәт күрсәтүче шәкертләребездән. Оялыйк чал чәч иясе булган өлкән буыныбыздан, бездән үрнәк алучы яшьләребездән. Оялыйк үз-үзебездән...
 


Йосыф ДӘҮЛӘТШИН

в„– |

Самара татарларының Казанда күргәннәре

$
0
0
18.09.2013 Милләт
“Бердәмлек” редакциясендә Самарада оештырылып, инде берничә ел эшләп килүче “Дуслар - клуб” дип аталган яшьләр оешмасы вәкилләре Эльвира НАСЫЙРОВА белән Илнур МАННАНОВ булып киттеләр.

Әле үткән атнада гына Казанда XXIII татар яшьләре көннәрендә катнашып кайтканнар икән. Үзләренең шул очрашулардан алган тәэсирләрен, уй-фикерләрен “Бердәмлек” газетасы укучыларына да җиткерергә теләкләре барлыгын белдерделәр.

- Без соңгы елларда татар яшьләре көннәренә гадәттә Самарадан зур делегация булып бара торган идек. Быел нигәдер өлкә “Туган тел” татар җәмгыятеннән дә, “Дуслык” иҗтимагый оешмасыннан да, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясеннән дә, Тольяттидан да, башка шәһәр-районнардан да беркем дә күренмәде. Әйтүләренчә, бу оешмаларның барсына да чакырулар җибәрелгән булган. Бердәмлек, дуслык җитешеп бетмәгәнгәме, әллә башка сәбәпләре табылганмы? Югыйсә, Самара өлкәсе яшьләрен гел иң активлар рәтенә кертәләр иде миңа катнашырга туры килгән соңгы өч елда үткәрелгән чараларда, - дип сөйләде Илнур Маннанов.

Ә Самараның бердәнбер “Дуслар - клуб” яшьләр оешмасыннан алар быел Казанга тугызау барганнар. Аларга туксанынчы елларда үткән беренче татар яшьләре көннәрендә катнашкан, шул чактагы Самараның яшь татар лидерларының берсе булган Наил Хәлиуллин да кушылган.
Россиянең төрле почмакларыннан һәм берничә чит илдән җыелган 160тан артык татар яшьләрен Татарстанның Лаеш районындагы Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан “Волга” - “Идел” яшьләр үзәгендә, әйтүләренчә, бик җылы каршы алганнар.

- Кичен “танышу кичәсе” бик матур узды, - дип сөйләде Эльвира Насыйрова. - Аны Мәскәү өлкәсенең делегатлары алып барды. Һәр төбәктән килүчеләр белән аерым-аерым танышып чыктык. Күпләр үткән еллардагы танышларын да очраттылар.

XXIII татар яшьләре көннәрен ачу тантанасы икенче көнне Казанның Халыклар дуслыгы йортында үткәрелгән. Анда катнашкан Россия Дәүләт Думасы депутаты, федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов үзенең чыгышында: “Татар яшьләре көннәрендә Россия төбәкләре һәм Ерак һәм Якын Көнчыгыш илләрендә яшәүче яшьләребезне берләштерү - төп максат булып тора, аларның оешмалары арасында эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният өлкәсендә булган проблемаларны чишү дә - беренче бурыч санала”, - дип белдерде.

Әлеге форумнар тагын да күбрәк булсын иде. Чөнки безнең читтә яшәгән татар яшьләре берләшүгә мохтаҗ. Без татар яшьләрен монда күбрәк җыярга тиеш. Сезгә анда татар халкының гореф-гадәтләрен саклау, аларны киң җәелдерү бик авыр. Кызганыч, елдан-ел татар яшьләрендә туган телне белү кими бара. Шуңа күрә без читтән килгән татар яшьләренә таянабыз. Сез үз төбәкләрегезгә кайткач, шушындагы татар рухын җиткереп, үз яшьтәшләрегез һәм хәтта өлкәнрәкләр арасында да татар телен һәм гореф-гадәтләрен саклау юнәлешендә эшне тагын да киңрәк җәелдерерсез дигән фикердә торабыз», - дип татар яшьләренә мөрәҗәгать итте Дәүләт Думасы депутаты.

"Казаннан татар яшьләре көннәренең рәсми ачылышыннан кайткач, кичен “Идел”дә “Моңлы сандугач” һәм “Танцпол йолдызы” бәйгеләрендә катнаштык”, - дип сөйләде Эльвира Насыйрова. Ул үзе Самарада туып-үссә дә, әби-бабалары Камышлы районының Иске Ярмәк һәм Татарстанның Чирмешән районында яшәгәнлектән татарчаны бик яхшы белә, үз җырларыбызны да бик ярата.

- Мин дә җыр бәйгесендә үземне сынап карадым. Призлы урынны алмасам да, бер дә борчылмадым. Иң мөһиме җиңү яулау түгел, бәйгедә катнашу бит.

Ә менә “Танцпол йолдызы” бәйгесендә Илнур Маннановның Самараның халыкара базар институтында укучы Ләйсән сеңелесе “Иң тырыш биюче” исеменә лаек булган. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки Ләйсән Самараның “Грейс” бию студиясендә шөгыльләнгән, ә соңгы вакытларда “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә биеп йөри икән. Шуңа Казанда да сынатмаган!

Татар яшьләре көннәрендә бик күп кызыклы чаралар үткәрелүе турында сөйләделәр Эльвира белән Илнур. Мәсәлән, алар фикеренчә, “Милли гореф-гадәтләрне яңарту”, “Татар мәдәнияте үсешендә төп тенденцияләр” кебек темаларга “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалының “Аулак өй” һәм “Мәдәният дөньясында” тапшыруларын алып баручылар Роза Адиятуллина, Зөлфәт Зиннуров һәм Гүзәл Сәгыйтова катнашуында сөйләшүләр бик кызыклы булган.

"Галиаскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары Әзһәр Шакиров, Наил Дунаев, Хәлил Җәләев, Фирая Әкбарова, Ирек Баһман һәм башкалар белән очрашулар да хәтергә уелып кереп калды”, - диләр әңгәмәдәшчеләребез.

Яңа гына үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән күренекле язучы, драматург, публицист Рабит Батулла белән сөйләшү дә аларга күп нәрсәләрне белергә, аңларга ярдәм иткән. Сарытау өлкәсенең региональ татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, тарих белгече Камил Әблязовның яшьләргә үзенең язган “Татарның тарихи язмышы” китабын тәкъдим итүе дә бик тә урынлы һәм файдалы булган.

Татар галиме Фаяз Хуҗинның да яшьләр белән ачыктан-ачык ничек туган телебезне, татарлыгыбызны саклап калу турында сөйләшүе дә зур игътибарга лаек. Аның фикеренчә, моның өчен яшьләргә күп укырга, сәнгать тарихыбызны, татар халык иҗатын белергә кирәк.

- Сез - безнең киләчәгебез, сез өметсез түгел, сездә өмет бар, сез булдырачаксыз, - дип әйткән ул.

Туй мәҗлесләрен алып баручы танылган тамада Гамил Нур һәм журналист Римма Бикмөхәммәтова белән сөйләшү татар интернетының кайчан һәм ни рәвешле барлыкка килүе, яшьләрнең татар интернетының бүгенгесе һәм киләчәгенә кагылышлы сораулар белән дәвам иткән һәм аның киләчәге, һичшиксез, татар телендә булачак, дигән уртак фикергә дә килгәннәр. Димәк, татар теле яши һәм яшәячәк әле.

- Без дә үзебезнең “Дуслар - клуб” оешмасының сайтын булдырырга уйлыйбыз, һәм, әлбәттә, аның төп өлеше татар телендә булачак, - дип белдерде Илнур Маннанов сөйләшү вакытында. Бик яхшы, бик кирәкле гамәл булыр иде бу. Югыйсә, өлкәбездә ачылган сайтларның барсы да диярлек рус телендә бит. Ә татар сүзе анда очрактан очракка гына кулланыла әле шул.

“Бердәмлек” кунаклары быелгы Татар яшьләре көннәрендә үзләренең “Татар егете” һәм “Татар кызы” бәйгеләрен оештыруда катнашулары турында да сөйләделәр.

- Без менә өч ел инде Самарада “Дуслар - клуб” гүзәле” дигән бәйге оештырабыз, - дип сөйли Илнур Маннанов. - Безгә Казаннан “Идел” яшьләре үзәгеннән килеп, барсын да үз күзләре белән күреп киткәннәр иде. Шуңа күрә дә татар яшьләре көннәрендә бу бәйгене үткәрүне безгә ышанып тапшыралар да инде.

Быел да ул бик матур узды. Бәйгене мин һәм Төмән өлкәсеннән Рәзил Шәймәрданов алып бардык. Тугыз кыз һәм сигез егет үзләренең уңган-булганлыкларын сынаштылар.

Кызлар беренче этапта костюмнар ясый белү осталыкларын күрсәттеләр. Интеллектуаль конкурста әдәбият буенча, милләт һәм дин темаларына сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Егетләрнең тапкырлыклары да тикшерелде. Нәтиҗәдә финалга биш кыз һәм өч егет чыгып, шулар арасыннан беренче, икенче, өченче урыннар билгеләнде. “Иң шәп татар егете” исеменә Ижевскидан Ринат Фәйзуллин, “Татар кызы” исеменә Әстерханнан Зөлфия Байтемирова лаек булды.

Һәр елны татар көннәрендә ачык тавыш бирү юлы белән яшьләр арасында лидерлар исемлеге дә ачыклана. Быел 160 катнашучыдан сигез кандидат күрсәтелеп, шулардан Ижевскидан “Иман” яшьләр оешмасы җитәкчесе Ринат Фәйзуллин - беренче урынга, Ульяннан Илдар Халитов - икенче, ә Самарадан Илнур Маннанов өченче урынга чыккан. Бу самаралыларның да төшеп калганнардан түгел икәнлекләрен күрсәтеп тормыймыни?

Без туксанынчы елларда беренче Татар яшьләре көннәрендә катнашкан, шул чакта Самараның “Азатлык” яшьләр оешмасын җитәкләгән Наил Хәлиуллин белән дә очрашып, аңардан бу чара турында уй-фикерләрен әйтүен соралдык.

- Быелгы татар яшьләре көннәре бик яхшы үтте диясем килә. Безгә алмашка килгән яшьләребезне күреп шатландым, күбесенең татарлыклары ташып тора, күпләр татарча да шактый яхшы сөйләшәләр. Ә менә безнең самаралыларга берләшергә кирәк, минемчә. Элеккеге традицияләребезне югалтмасак иде. Бүленгәнне бүре ашар! - дигән халык мәкален онытырга һич тә ярамый, - диде ул.

Әйе, бүген милләтебез язмышы яшьләребез кулында. Быелгы татар яшьләре көннәрендә катнашкан Самара егетләре һәм кызлары белән очрашкач, аларның уй-фикерләрен, киләчәккә планнарын ишеткәч, алар булдырачаклар, дип әйтәсе килә. Аларга ышанырга гына кирәк.

Югарыдагы рәсемдә: 1990 елларда беренче татар яшьләре көннәрендә катнашкан Самараның “Азатлык” оешмасы ветераны Наил ХӘЛИУЛЛИН.



Казанда быелгы Татарстан яшьләре көннәрендә катнашкан Самараның “Дуслар - клуб” оешмасы әгъзалары һәм Ульяновск шәһәре кызлары (сулдан уңга) Рөстәм САФИН, Ләйсән МАННАНОВА, Нурия БИКБУЛАТОВА, Гөлчәчәк ХӨСНЕТДИНОВА (Ульяновск шәһәре), Эльвира НАСЫЙРОВА, Илнара ЗИЯТДИНОВА (Ульяновск шәһәре), Илнур МАННАНОВ.
 


Рәфыйк НУРМӨХӘММӘТОВ

в„–38 | 15.09.2013

“Суймыйбыз балаларыңны, тыныч яшә, Мәүлия!”

$
0
0
18.09.2013 Авыл
Фәһим абый Салаватуллинның язмаларын бик яратып укыйм мин. Хәерхаклы, көнчелексез, якты кеше ул. Кеше язмасыннан гаеп эзләп, хөсетләнеп, вакланып-түбәнсенеп язмый, тирән, мәгънәле мәкаләләрен “шапылдатып” кына тора. Аның 18 июль санында чыккан “Кошлар сайрамый инде” дигән язмасын укыгач, шактый вакыт уйланып йөрдем.

Бер генә ялгышлык бар, “кызыл түш” дип кышкы кошны атыйлар, алар беркайчан да җылы якка китмиләр, Фәһим абый, һәм буынлап сайрамыйлар. Кошлар сайравын, хайваннар чыгарган авазларны аңларга адәмнәр күптән тырыша. Мәсәлән, “Казларның сүзлек составы” дигән китап Франциядә унҗиденче гасырда ук басылып чыккан. 1802 елда яңадан тулыландырылган. Әллә ниләр очрый ул китапта, хәйран калырлык: казлар хәтта азыкның тәмен дә әйтеп бирә алганнар! Нимес натуралисты Ветцель эт, мәче, тавыкларның телләрен өйрәнеп, 1800 елда сүзлек төзегән. Венгр орнитологы Петер Сёке тургай тавышын магнитофонга яздырып алган һәм акрынайтып тыңлап, тургайларның 2000гә якын көй белүләрен ачыклаган. Француз икътисадчысы Дюпон де Немур козгыннарны өйрәнеп, ике елда кулларын, аякларын өшетеп бетергән, ләкин кошлар турында китапны барыбер чыгарган.

Безнең урыс орнитологы Александр Иванов язмаларында песнәкнең егерме төрле сигнал белүен, аккошларның 67 аваз ярдәмендә иркен аралашуларын бәян иткән.

Игътибар иткәнегез бардыр, көз көне суярга ике-өч көн кала, каз-үрдәкләр ниндидер эчке сиземләү белән үзләрен нәрсә көткәнен аңлыйлар. Шуны күреп йөрәк көйсезләнеп бетә. Моннан биш ел элек булган вакыйга хәзер дә төшләремә керә, елап уянам. Без күпләп (биш ана, бер ата кош) индоуткалар асрыйбыз. Шулар арасында үтә матур – ак каурыйлары күбрәк булган ана кош бар. Шуның беренче тапкыр бала чыгарган елы иде. Шул “индоүрдәгем” – Мәүлиям, минем белән тиктомалдан сөйләшеп йөри башлады. Ишегалдына чыксам, гел янымда бөтерелә. Алар бит бакылдап сөйләшмиләр, ә торналар кебек “кур-р”лыйлар. Бибиләре белән шундый матур сөйләшәләр! Мәүлиям ике оя биби үстерде һәм шул ике оя гел бергә йөрде. Көз җитте, беренче партияне суеп чистарттык. Мәүлия канатларын асылындырып, атна-ун көнләп ифрат кайгырып йөрде, боекты, бетереште. Шулай да мине эшкә һаман озатып кала, эштән кайтканда курлап яныма килә. Икенче партияне суяр вакыт җитте. Беркөнне сыерларны савып, баскыч төбендә утыра идем, Мәүлия килеп күзләремә карап курлый башлады. Мин аны болай гына сөйләшә дип торам – гадәттәгечә. Тик бераздан игътибар иттем: тавышы үтә кайгылы, авыр. “Нәрсә булды, Мәүлия, чирлисең мәллә?” – дим. Шып туктады. Кил әле, кил, гөлкәем дип, кулыма алдым. Башка вакытта тыпырчынып кулдан ычкына иде, бу юлы тып-тын утыра, тик йөрәгенең шашып типкәне генә кулга сизелә. Башыннан сыйпап, җиргә куйдым да, ипи алып чыгып сыйлыйм әле дип, ишеккә борылдым. Ә ул шул хәсрәтле тавышы белән тагын курларга тотынды. Йөрәгем кинәт чәнчешеп куйды. Миемне өтеп башымнан: “Ә бит ул балаларын иртәгә суячагыбызны сизенә, тимәвебезне ялварып сорый”, – дигән уй узды. Исләрем китеп Мәүлиягә текәлдем. Күзләрендәге хәсрәтне күреп, авып китә яздым. Өйгә атылып кердем дә, Нурисламның кулына ябышып: “Суйма, суйма, Мәүлиянең балаларын!” – дип кычкырдым. Каушап калган Нурислам: “Чү, җаным, нишлисең син, нинди балалар, нинди Мәүлия?” – дип, кабаланып, корвалол шешәсенә үрелде. Бераз тынычлангач, мәсьәләне аңлап, болай диде:

– Унике үрдәкне кыш чыгарып булмый бит, алардан башка кырык алты бит әле алар! Болай ярамый, ник йөрәгеңне шулкадәр бетерәсең син? Печән чапсам, ромашкаларны чапма дип, кулыма асылынасың, өйгә мәче ташыйсың, мал чала башласак, елап урынга авасың... Син мине дә уйла әле азрак. Әгәр сиңа берәр хәл булса, мин бит бер көн дә яши алмаячакмын, балаларны уйла, алар нишләр? Без бит сиңа карап яшибез, – диде.

– Мин барын да аңлыйм ла, тик Мәүлия нишләр? – дип инәлдем.

Икенче көнне Нурислам белән Ләйсәнгә: “Мин бүген төнгә генә кайтам, үрдәкләрнең эшен бетерегез”, – дип чыгып киттем. Мәүлиянең хәсрәтле курлавы урам чатында да ишетелә иде әле... Колакларымны томалап, әрәмәдәге сукмакка йөгердем. Икенче көнне таң белән сыерлар саварга чыктым. Иң беренче булып яныма килүче Мәүлия күренмәде. Ул шул көннән телсез калды, балалары кунаклап төн уздыра торган җиргә килеп утыра да башын җиргә сала. Миңа хәтта ул җирне исни кебек тоела башлады. Мондый хәлне күреп йөрәгем ярыла язганы бар иде инде. Рәҗәп абыем үлгәндә миңа 14 яшь иде. Аны күмгәч, мин нык чирләп урын өстендә яттым. Бервакыт әкрен генә атлап, яныма әни килде. Беркемне күрәсем килми иде, күзләремне йомдым һәм әни мине йоклый дип уйлады. Әллә нинди сәер, үзәк өзгеч тавыштан күзләремне ачсам, әни Рәҗәп абый йоклый торган карават янына тезләнеп, ниндидер әйбергә йөзе белән капланган да иңрәп ыңгыраша. Әнием йөзенә абыйның күлмәген каплаган да, абый исен иснәп елый икән. Караваттан шуышып төштем, янына килеп башын күтәрдем. Күзләрендә адәм күтәрмәслек хәсрәт иде. Әни минем кебек елак түгел, бик-бик сирәк елый иде, аның елавын гомеремдә өч кенә тапкыр күрдем. Чирләп яткан бу ун көндә абыемны үзем дә кабереннән казып алыр дәрәҗәдә сагынган идем, әни белән кочаклашып озак еладык. Башын җиргә салган Мәүлиягә карап, шул вакыйга кабат яңарган иде.

Хәсрәтле үрдәгем ике ел сөйләшмәде, утырып биби чыгармады. Йомыркалары өстендә башка үрдәкләр утырып биби чыгарды. Быел, ниһаять, тагын 24 биби “тудырды”, тагын курлый. Бибиләрен суяр чак җитә, йөрәгем тагын меңгә телгәләнә.

Беркөнне Нурислам, минем Мәүлияне кочаклап утыруымны күреп: “Быел бибиләрен суймабыз, ия эзлә үзләренә”, – дигәч, сөенечемнән нишләргә белмичә, үрдәгемне үбә-үбә: “Ишеттеңме абыең нәрсә ди, киттем мин, суймыйбыз балаларыңны, бар тыныч яшә”, – дип, чыгып чаптым. Индоутка асрарга теләүчеләр күп икән. Кайберәүләр хәтта ике ана бер ата үрдәк алырга булдылар. Курлый Мәүлиям, тик бөтенләй икенче тавыш белән. Гомердә якын килми иде Нурисламга, ә хәзер куштанланып, гел аның аягы астында бөтерелә. Шуннан әйтеп карагыз, кошлар берни аңламый, сизми, сөйләшә белми дип! Бер генә нәрсә үзәкне өзә, теге елны без Мәүлиянең балаларын кешегә өләшә алмый идекме, нигә шуңа акылыбыз җитмәде?.. Ничәнче мәртәбә очрый инде миңа җаны-тәне белән баласын яклаучы киекләр, кошлар. Нигә барлык кешеләр дә балаларын шулай яклый алмый икән? Ни җаннары белән сабыйларын чүплеккә ташлыйлар икән? Хайван күңелендәге кадәр генә дә шәфкать юкмыни соң бездә?..  


Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА

в„– |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>