Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Урта Пошалым мәчетен төзүгә акча җыела

$
0
0
18.09.2013 Дин
“Хөрмәтле авылдашлар, якташлар, милләттәшләр һәм дин кардәшләр! Ходай Тәгалә кушып, Татарстан Республикасының Арча районы Урта Пошалым авылында мәчет төзелә. Халыкта “ил төкерсә, күл була”, диләр. Әйдәгез, шушы саваплы эшне бергәләп башкарыйк! Күгебездә тагын бер изге ай калыксын!", диелә мөрәҗәгатьтә.

Изге гамәлдә матди ярдәм кылырга теләүчеләр өчен, мәхәлләнең Россия саклык банкындагы исәп-хисап счеты номеры (номер лицевого счета): 42307810262165010034/ 48

Корреспондетлык счеты номеры (номер корреспондирующего счета):
20202810167000100679

Шулай ук, мәчет төзелешенә акчалата ярдәмне авылда (имам-хатыйбка яисә мәхәллә казначеена) калдырып китәргә дә була.
Элемтә тел.: 8 917 868 97 29 ( Рәшит Галләм)


---

в„–--- | 18.09.2013

Без килешмибез!

$
0
0
18.09.2013 Милләт
Кичә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты утырышы булып узды. Анда берничә мәсьәлә кү­тәрелде. Утырышта “РФ Халыклары телләре турын­да”гы РФ Законына үзгә­решләр кертү турында”гы Федераль закон проектына киңрәк тукталдылар. Мәсьәлә шактый катлаулы. Бу уңайдан комитет рәисе Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек.

– Милли мәсьәлә иң четерекле проблемаларның берсе. Бигрәк тә тел өлкәсендә. Рос­сиянең соңгы вакытта милли мәсьәләләр буенча стратегиясе кабул ителде, проектлар, программалар эшләнә. Ләкин аларның берсе дә милләтләр файдасына түгел. Моннан берничә ел элек 309 нчы закон кабул ителде. Ул турыдан-туры милли мәгариф­нең дә­рәҗәсен түбән төшерү өчен эшләнгән закон булды. Ул РФ Консти­туциясенә каршы ки­лә. Стра­тегиядә дә Конститу­циягә каршы килгән урыннар күп. Анда “Россия милләте” диел­гән. Андый мил­ләт була алмый. Конституциядә “Рос­сиянең күпмилләтле халкы” дип язылган. Монысы дөрес. Әмма законнарда, программада башка төрле формада языла. РФ Дәүләт Думасында тагын бер закон проекты эшләнде. Ул “РФ Халыклары Телләре турында”гы законга үзгәрешләр кертү турында” дип атала. Ул безгә ял вакытында килде. Нишләптер четерекле законнар депутатлар ял иткән вакытта, август аенда җибәрелә. 309 нчы белән дә шулай булган иде. Анда милли телләрне кысрыклау тәкъдим ителә. Моңа кадәр Конституциядә телләр 3 дәрә­җәдә бирелә иде. Беренчесе, Россиянең дәүләт теле – рус теле.

Икенчесе, Россия милли республикаларының дәүләт теле. Татарстанда ул – татар, Башкортстанда – башкорт теле. Өченчесе – туган телләр. Яңа закон проектында төбәк­ләрнең дәүләт телләре түбән­рәк төшерелә. Алар гадәти туган телләр белән бертигез статуста итеп билгеләнә. Матбугатка кагылышлы бик тә сәер тәкъдимнәр бар. Бөтен матбугат чаралары рус телен­дә бастырылырга, тапшырылырга тиеш. Әгәр милли телдә тапшырыла, языла икән, алар­ның сүзгә-сүз рус телендә­ге­сенә туры килүе шарт. Радио, телевидениедә тапшырылганда хәтта интонация дә туры килергә тиеш. Әгәр дә кемнең дә булса фамилиясе яки вакыйга кычкырып әйтелсә, аны татарча да шулай ук итеп әйтергә кирәк булачак. Әк­рен әйтелсә, әкрен әйтелергә. Бу – бернинди дә кысага сыймый торган нәрсә.

Моңа кадәр судларда, хокук саклау органнарында туган телләрдә чыгыш ясый, таләп­ләрне куя идек, гариза яза ала идек. Яңа закон проектында болар бөтенләй юк. Федераль судлар рус телендә генә эшләргә тиеш булачак. Мондый урыннар бик күп. Бүгенге законнар буенча рус һәм татар телләре дәүләт тел­ләре буларак тигез укытыла. Әгәр бу закон кабул ителсә, рус теле ике төрле: дәүләт теле һәм туган тел буларак укытылырга тиеш булачак. Ул вакытта дәресләрне каян ала­сың? Билгеле, башка фәннәр кыскартылачак, бу татар те­ленә китереп сугачак дип шикләнәбез. Бу – туган тел­ләрне кысрыклауны күздә тотып эшләнгән закон проекты. Без моның белән һич кенә дә килешергә уйламыйбыз. Комитетыбыз, аны якламыйбыз, хупламыйбыз, дигән карар чыгарды. Без аны Дәүләт Советы сессиясенең көн тәрти­бенә кертәбез, ул хакта фикер алышачакбыз. Карарны Россия Дәүләт Думасына, ил җитәкчелегенә җибәрәчәк­без, – дип җавап бирде жур­налистларның соравына комитет рәисе Разил Вәлиев.  


Сәрия САДРИСЛАМОВА

в„–--- | 18.09.2013

Хисмәтләрнең токмачлы ашы

$
0
0
18.09.2013 Җәмгыять
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының танылган актеры, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов һәм аның хәләл җефете Рәшидә ханым белән гаилә турында сөйләшә башлауга ук, сүзебез буыннан-буынга килгән традицияләрдән башланып китте.

Тотрыклы гаилә формуласы

– «Барган җиреңдә таш бул» – татарда шундый әйтем бар, – ди Әсхәт абый. – Ул кияүгә чыккан кызга әйтелгән. Кайнана өенә килен булып, төшкән кыз, гомер буе таш булып шунда төпләнеп калырга тиеш булган. Дөрес, яшь кызны анда җәберләгәннәрдер. Бу хакта күп кенә язучыларның әсәрләреннән укып беләбез инде. Әмма ике якның да нәсел-нәсәбен өйрәнеп, кыз белән егетне өйләнештерү дөрес гадәт булган. Бүген рәсми никахсыз яшәгән яшь парларны бик үк кабул итеп бетерә алмыйм. Бәлки, мин картайганмындыр.

– Гаилә тотрыклылыгының берәр формуласы бардыр, бәлки? Тормыш иткән кеше моны яхшырак беләдер, – дип сорыйм Әсхәт абыйдан.

- Моның бернинди дә формуласы юк инде, – ди ул. – Бер-береңне хөрмәт итеп яши белергә кирәк. Минем сүзем генә сүз ,дип яшәп булмый. Уртак фикергә килеп гомер итү зарур. Кыз белән егет булып йөрешкәндә, бер-береңнең гадәтләрен белеп тә бетермисең. Ә өйләнешкәч, син күреп өлгермәгән сыйфатлар тагын да күбәя. Менә шул сыйфатларны кабул итәргә, уртак тел табып яши белергә кирәк.

Әсхәт абый төзелештән театрга килеп, актер булып эшли башлагач, Рәшидәсен беренче тапкыр шунда күреп ала. Ә булачак кәләше курчак театрыннан бирегә килеп төпләнгән генә була әле. Актерларга грим салган, чәчләрен рәтләгән җитез куллы, мөлаем кызга Әсхәт абый шунда ук гашыйк була. Өйләнешәләр, уллары, кызлары туа.

Вак әйберләр кебек

Гаилә ул - бер-береңә гашыйк булдым да шул хисләр белән генә яшәдем, дигән сүз түгел. Күп кенә актерларның сәхнә мәхәббәтенә бәйле спектакльләреннән соң гаилә трагедиясе башлана. Ул хәтта аерылышуга кадәр барып җитә.

- Миннән еш кына танышларым, син Әсхәттән көнләшмисеңме, дип сорыйлар, – ди Рәшидә апа. – Актерның һәрвакыт гастрольләрдә йөрүен, аның көннең теләсә кайсы вакытында иҗат итүен аңлый белергә кирәк. Безнең Әсхәт токмачлы аш ярата. Бу вак әйбер кебек, әмма ир-ат өчен мөһим мәсьәлә. Командировкадан кайтканда, ул аш өстәлдә әзер булырга тиеш. Мин аның әлеге гадәтен яхшы беләм. Хәзер улыбыз Булат та берәр кая китсә, телефоннан: «Әни, токмачлы аш кына пешереп куй әле», – дип шалтырата. Балалар әти-әниләренең гадәтләрен шулкадәр тиз сеңдерәләр.

Иҗат кешесенең тормышы авыр, әлбәттә. Әмма гомерләрен театрга багышлаган танылган актерлар Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакировларның гаиләләрен күрәсең дә, алардан үрнәк алырга кирәк, дип уйлый башлыйсың. «Әлеге артистларның хатыннары театрда эшләми, әмма ирләре өчен шулкадәр янып-көеп йөриләр, – ди Әсхәт абый. – Әзһәр абый хәләл җефетенең, минем ирдән дә танылган артист юк, дип сөйләве генә дә үзе ни тора? Ринат абыйның хатыны бирегә килеп, даруыңны эчтеңме әле, онытма, дип һәрвакыт актерны күз уңында тота. Ә Равил абый аягын сындыргач, аның тормыш иптәше ничек сәхнә артында чабып йөргәнен күрсәгез икән?!»

Рәшидә ханым да Әсхәтен әнә шулай сакларга тырыша. Чөнки гаилә тылың нык булмаса, иҗат итүе авыр булуын бик яхшы аңлый ул. Туганнарыннан, дусларыннан: «Әсхәт – талантлы артист, талантлы җырчы, аны саклый күр», – дигәннәрен һәрдаим ишетеп тора.

Тыйнак егетләргә сан бетте

«Ир – баш, хатын – муен, дигән принцип сакланамы сездә?»– дигән сорау-га:

- Әсхәт баш инде, аның һәрвакыт үз сүзе була, – дип җавап бирде Рәшидә ханым. – Гаиләнең башлыгы ир-ат булырга тиеш. Ул – тормыш итүче, акча табучы, балаларны аякка бастыручы. Әсхәт сүзен әйттеме, аны үти торган кеше. Берәр нәрсә планлаштыра икән, аны кичекмәстән тормышка ашыра. Бу - ир-атка иң кирәкле сыйфат, дип уйлыйм.

Ир – баш, хатын – муен, дигән гыйбарәгә Әсхәт абыйның да үз фикере бар. «Муен кая бора, баш шунда борыла, анысы да бар бит әле, – ди ул. – Әлбәттә, бүген тормыш үзгәрде. Хатын-кызлар үпкәләмәсен, алар бүген ир дә, хатын-кыз да, дөресрәге, баш булырга ярата. Исерек, җебек ир белән яшәгәнче, ялгыз гына яшәүне хуп күрәләр. Урамга күз салсагыз, ун машинаның тугызына хатын-кыз утырган. Машинасын йөртә, кайберләренең авызларында – тәмәке. Ир-ат гадәтләрен барысын да үзендә туплаган, «менә мин шундый» дип күкрәк киереп яши бирә. Шуңа күрә ир-атның дәрәҗәсе төште, тыйнаграк егетләргә бөтенләй сан бетте».

«Гаиләдә бер артист җиткән»

Элек авылда эшләп үскән яшьләр белән бүген шәһәрдә трай тибеп йөргән кызлар һәм егетләрнең тормышы бик нык аерыла. Бу заман шау-кымында бала тәрбияләү дә авырлаша. Гаилә башлыгы улы Булатны да, эшсезлектән каңгырып йөрмәсен дип, 6 яшеннән музыка мәктәбенә баян классына укырга керткән. «Баштарак өйдә уйнарга теләми иде. Хәтта унар сум акча биреп уйнатырга теләгән вакытлар да булды, – ди Әсхәт абый. – Ә музыка мәктәбендә серен таптылар».

Музыка мәктәбендә егет чынлап торып баянга гашыйк була. И.Әүһәдиев исемендәге музыка училищесына укырга керә, аны кызыл дипломга тәмамлый. Аннан укуын Казан дәүләт консерваториясендә дәвам итә. Хәзер инде ул «Казан нуры» оркестрында эшли икән.

Уллары Булат, кызлары Илсөяр кечкенәдән сәхнәдә уйнап үссәләр дә, берсе дә әтисе юлыннан китми. Дөрес, кызлары, мин артист булырга телим, дип хыялланганда, Әсхәт абый каршы килә: «Гаиләдә бер артист җиткән», – дип куя. Чөнки хатын-кызлар өчен актриса булып китүнең четерекле якларын яхшы аңлый ул. Үзе шул театр казанында кайнаган кеше буларак, Әсхәт абый Илсөярне туктатып кала.

«Җыр-моңга да сәләтле, актерлык осталыгына да хирыс, – ди Әсхәт абый. – Әмма уйлады-уйлады да КФУның политология бүлегенә укырга керде. Алга таба күз күрер. Укыганда да КВНнарда катнашып йөри. Балачакта сәхнәдә уйнап үскән рольләр барыбер тынгылык бирми, күрәсең».

Бәхетне ничек итеп аңлыйсың?

Гаилә белән бергәләп ял итәргә бакчага баралар. Чит илләр дә, Канар утрау-лары да кирәк түгел, ди алар. Әсхәт абый бакчада яратып эшли икән. «Бер алмагачка ботаклар ялгап, җиде төрле алма үстерәм, бик күп чәчәкләрем бар», – ди ул, сабыйларча куанып.

Бигрәк тә авылына кайтып, Әлки ягындагы табигатькә хозурланырга ярата. «Минем әти исән-сау, Рәшидәнең әнисе дә. Аллаһка шөкер, аларның хәлләрен белеп торабыз», – ди ул. Бәхетле гаилә әнә шулардан җыела торгандыр. Туган җиреңә кайтып баш иярлек нигезең булу, балаларның исән-сау, тигезлектә яшәүләре, туганнарың белән бергәләп гомер итү – үзе зур бәхет.

– Иртән торып аягыңда басып тору да бәхет, – ди Әсхәт абый. – Әйтик, Фәнис Яруллин гомер буе урын өстендә ятты һәм ул үзен бик бәхетле санаган. Бәхетне ничек итеп аңлыйсың бит?! Аллаһка шөкер, яраткан эшем бар. Ул минем икенче гаиләм. Җырчы булам дип хыялланган идем. Театрдагы барлык музыкаль спектакльләрдә төп геройларны уйнадым. Бик күп телевизион спектакльләрдә төштем. Бу – зур бәхет.

«Тынгы бирми әремнәрнең, әле исе, әле тәме»... Әсхәт Хисмәтовның «визит карточкасы» булган «Әрем исе»н тыңлыйм. Бәгырьләрне айкарлык моңлы тавышлы актер тамашачы күңелендә үзенең җырлы Булаты, Ильясы, Хәйретдине, Шәйдулласы, Хәсәне белән тирән эз калдырды һәм калдырачак әле. Юкка гына Рәшидә ханымга: «Әсхәтеңне саклый күр», – дип әйтми торганнардыр. Андый Әсхәтне сакларга кирәк.  

1

2

3

4

5


Алсу ХӘСӘНОВА

в„–1 |

Син аның елмаюын күрдеңме?-2

$
0
0
19.09.2013 Җәмгыять
Без күрдек! Ул елмаю хәтер төпкеленнән юыла, күз алдыннан китә торган түгел! Энҗе тешләрен күрсәтеп, бөтен дөньяга нур сибеп көлгән әлеге нарасый – октябрь аенда 4 яше туларга тиешле Айсылуны куеныма алып сөйдем дә әле. Аксубай районы Кызыл Тау авылында яшәүче Чулпан һәм Равил Әбраровлар өчен дә нарасыйларының елмаюыннан, шат аваз чыгаруыннан да кыйммәтрәк нәрсә юк. Эх, Айсылулары тәпи йөреп китеп, башка балалар кебек тәте-тәте сөйләшә дә башласа әле!..

«ШК»ның узган пәнҗешәмбе санында «День добрых дел» проектының башлап йөрүчесе, иганәче егет Рөстәм Хәсәнов турында язган идек инде. ДЦП диагнозлы балалар өчен Татарстанда ортопедик урындыклар ясау һәм аларны иганәчеләр табып, мохтаҗларга өләшү белән мәшгуль Рөстәм эшенә без – «шәһриказан»лылар да бик теләп кушылдык. Айсылу Әбрарова әнә шул без башлаган яңа акциянең башы да булсын иде, дидек – игелекле эшне күтәреп алучылар, җаны аша үткәрүчеләр, 365 көннең 24 сәгате буена авыру баласына беркетелгән ата-аналар хәленә кереп, ярдәм кулын сузарга теләүчеләр безнең арабызда бихисап ул – анысына без хәтта шикләнмибез дә!..

Аксубайга юлыбыз урау булып чыкты безнең. Ходай Тәгалә, бу бәндәләр ихластан йөриләрме икән, юл газабына сыгылып төшмәсләрме дигәндер, күрәсең. Казаннан белешкән адресыбыз Апас районы Кызыл Тау авылы иде. Бардык, таптык Апасның Кызыл Тавын. Баланың анасы Чулпанга шалтыратам: «Авылны зират буйлатып кердек, буаны үттек», – дим. «Нинди зират? – ди телефонның теге очындагы тавыш. – Безнең авылда буа да юк бит!» Беребез – Кытай, икенчебез Гыйльмениса түтине сөйләгән булып чыкты шул – кире Казанга кайтып, Питрәч, Алексеевск, Чистай аша киттек Аксубайны эзләп.

Кызыл Тау – кечкенә дә төш кенә авыл икән. Без килеп кергәндә, эңгер-меңгер төшкән, авыл кичке эшләрен төгәлләгән иде инде. Юл газаплары безне әнисе Чулпан белән каршы алырга чыккан Айсылуны күрүгә үк онытылды. Без утырып килеп әвәләнәбез монда, ә кемдер сынауны кулларында күтәреп йөреп тә үзендә елмаерга, тормышны яратырга көч таба! Чем-кара, зур күзләрен безгә төбәгән Айсылу елмаеп та җибәргәч әле...

Чулпан үзе Тукай районы кызы икән. Аксубай районы Кызыл Тау авылы егете Равил белән алар Чаллы шәһәрендә танышкан. Чулпан – хисапчы, Равил заводта эшче кул булган. Чулпанга – 20, Равилгә 24 булганда, гаилә тергезеп җибәргәннәр. Баланы көтеп алганнар. Көмәнлелек чорының бер авырлыгын күрмәгән Чулпан, үзе әйтмешли, җырлап-көлеп бәбиләргә тиеш булган да соң...
– Соңгы УЗИ баланың муенында ике катлап тыгыз итеп уралган кендек бавын күрсәтте, – ди Чулпан. – Мин – 21 яше дә тулмаган хатын-кыз, медицинада әллә ни чамаламыйм. Кесерево кисүе ясарга тиеш булганнар да соң – ә миңа, туганчы, бала үзе чишеп җибәрә ул бауны, диделәр. Табиблар белән бәхәсләшеп утыраммы инде? Үз әтием шул вакытта, кызым, әйдә, табасы кешеңә акча бирик, ул-бу булмагае, диде диюен. Әти, дидем, эчмим-тартмыйм, мин нишләп кемгәдер акча түләп ятарга тиеш әле – сәламәт бала табачакмын, янәсе.

Бала туу белән үк Айсылуның карап торышка үзгәреше сизелми, әмма көн дими, төн дими елаудан туктамаган баланы баккан ана күңеле сизенә инде. Бер дә юктан үксеми аның нарасые! Айлар үтүгә карамастан, башын тота алмавы да күңелгә шом өсти – табибларга барырга кирәк! Казан табибларына беренче тапкыр килгәндә Айсылуга 8 ай тулмаган була. Анда да дөрес диагноз куелмый – ДЦП дигән карарны бала бер яше тулгач ала. Чулпан сыгылып төшүен бик яхшы хәтерли – төшерелгән томография сурәтендә муендагы имгәнгән җир аермачык күренеп тора. Кендек бавы!..

Бәргәләнеп үксүләр, кулдан эш төшүләрне, башка сәламәт балалар үстергән аналарга карата булган көнләшү хисен дә үткән кеше Чулпан. Аның иң тәмле төшләре дә баласын аяклы – чатыр чабып йөргән бала итеп күргән төшләр шул...

– Шул бер яше тулгач, төрле җирләргә – реабилитация үзәкләре, остеопатларга актив рәвештә йөри башладык. Чаллыда дәваландык, аннан «Солидарность» дигән үзәк 170 мең сум акча күчергәч, Украинага барып курслар узып кайттык. Йөреп китәчәк, диделәр, мин аны үзем дә беләм. Әлеге дәваланулардан соң бала күзгә күренеп тынычланды: төннәрен йоклый башлады, елаулары кимеде. Без хәзер – кич җиттеме, әтиебез кайттымы – артык шуклана да башладык әле!

Равил мал-туар карап өйгә керүгә, Айсылуның әтисе кызы икәнен үз күзләребез белән дә күрдек инде – андагы сөенү, чырык-чырык көлү, куенына кереп бетеп иркәләнү дисеңме!

«Кызым, кызым» дип өзелеп торучылар исемлегендә Кызыл Тауда яшәүче Равилнең әнисе Гүзәлия апа да бар әле. Кичкырын балаларга булышырга төшкән, үзе дә яшь киленнәрдәй булган Гүзәлия апа белән дә сөйләшеп туймаслык. 28 яшендә 3 ир бала белән иреннән тол калган (ирен ток сугып үтергән) хатын үзе дә бала кайгысы күргән кеше – Равилне табуга ук, бу яшәрлек бала түгел, диләр аңа. «Заячья губа» – борын белән авыз бергә кушылган Равил көчкә-көчкә тиешле килограммнарын җыеп өлгерә. Аннан операция ясаталар. Үзе дә диндә булган Гүзәлия апа өч малаен да намазлы итүне сөйләп ала: «Равилне намазга бастырганда 4 яшь иде. Бала-чага аңа-моңа алданмый – шоколад биреп өйрәттем», – ди ул елмая-көлә.

Равил белән Чулпанның авылга кайтып урнашуларына әле ел гына тулып килә. Гаилә аны башка чыгасы килү белән аңлата. Гүзәлия апа белән машинада авыл әйләнгәндә Равил нәкъ менә беренче укытучысының өе, инде шактый еллар буш торган йортка ишарәли. Сатмаслармы икән, янәсе. Инде нигезгә шактый еллар булса да, нәкъ менә шушы йортта яшисе килә аның: «Шуның кадәр матур, үрнәк гаилә иде алар», – дип, укытучысын олы хөрмәт белән телгә ала Равил. Нигез, чынлап та бик килешә үзләренә – туганнары ярдәме белән 135 мең сумга сатып алырга килешкәч тә (баштагы бәясе 150 сум була – йорт хуҗалары Айсылу хакына 15 мең сумын киметәләр, әле анысын да акрынлап түләргә кушалар), авылга кайтып төпләнә алар. Мал-туар, бакча тоталар. Ерак түгел генә торучы Гүзәлия апаның 25 умартасын да исәпкә алсаң – Әбраровларга авылда эш җитәрлек үзе.

Бу гаиләгә ихластан гашыйк булдык без – сабыр холыклары да, тәрбияле-ипле булулары да, нурлы нигезләрендә иман бәрәкәте булуы да сөендерде. Менә балалары да тернәкләнеп китсә!.. Равил әнә, тагын ким дигәндә икене алып кайтабыз әле, дип тора. Авылда Чулпанга эш табылмаса да, Равил Иске Кыязлы авылы мәктәбенә физкультура һәм ОБЖ дәресләре укытырга урнашкан. Әмма баланы сәламәтләндерү юлында бер хезмәт хакы гына җитсә икән ул...
«Шәһри Казан» алып кайткан ортопедик креслога баласын утырткан Чулпанның шатлыгыннан мин үзем дә дертләп киттем: Ходаем, без бит моны иртәрәк тә башкара алган булыр идек! «Мин сезгә ни рәвешле, нинди сүзләр белән генә дә рәхмәтемне әйтеп бетерә алмыйм, – диде Ана. – Ходай Тәгалә үзегезгә бер кайгы-хәсрәт тә күрсәтмәсен, Ходай Тәгалә ташламасын берүк. Сез безгә бүген тагын бер канат куйдыгыз...»

...Төнге юлдан Казанга юл тотканда да күз алдыннан Ананың күз яшьләре, Баланың елмаюы китмәде. Булыша алабыз бит – бөтенебез булышырга, битараф рәвештә янәшә үтеп китмичә, кемнеңдер хәсрәте янында туктап алырга сәләтле. Ил төкерсә, күл була, диләр. Әгәр һәрберебез елына бер генә тапкыр булса да әнә шундый сабырлыгы хәйран калырлык, йөрәк җәрәхәтеннән кан саркып торганнар авырлыгын күтәрешергә алынса, үзебезнең дә күңелләребез чистарып, маңгай күзләребез ачылыр иде. Хезмәттәшләребез – башка газета-журнал редакцияләре, оешмалар, зур йөрәкле иганәчеләр дә әлеге эшкә битараф калмаслар – «День добрых дел» интернет җәмгыятенә кереп, әлеге балалар исемлеге белән танышырлар дигән өметебез дә акланыр дип ышанабыз.
Ә син аның елмаюын күрдеңме?..

Игътибар, акция: «Яхшылык җирдә ятмас»

Яхшылык дигән төшенчә дә, аны эшлисе килү теләге дә һәркемнең күнелендә яши инде ул. Кемдер күтәреп, оештырып җибәргәндә, зур булмаган коллективлар да һич югы бер балага ярдәм итәргә мөмкинлек таба ала, әлбәттә. «Шәһри Казан» редакциясе башлаган акциягә дә кушылучылар табылыр дип өметләнәбез. Интернет аша «День добрых дел» сайтына кереп карасагыз гына да, күпме баланың бездән ярдәм көткәнен күрерсез. Ә инде, ярдәм итәргә теләгегез булып та, каядыр барып, акча күчереп йөрү мәшәкатьләреннән куркып калгансыз икән, акчаларны редакциягә китереп тапшыра аласыз.

Фонд «День добрых дел»
ИНН 1657115472
КПП 165701001
ОГРН 1121600005295
р/с 40703810126030000039
в филиале «Саратовский» ОАО Банк «Открытие» г. Саратов
БИК 046311854
к/с 30101810900000000854
Назначение платежа: благотворительный взнос по программе "Мебель для особенных детей" 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Искәндәр Гыйләҗев: Студентлар кимендә дүрт тел белергә тиешләр

$
0
0
19.09.2013 Мәгариф
– Уку елын ничек башлап җибәрдегез? КФУда татар филологиясен, тарихын укытуда нинди үзгәрешләр бар? Студентлар җыя алдыгызмы? – дигән сораулар белән КФУдагы татарны өйрәнү кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевка мөрәҗәгать иттек.

– Мин университеттагы бөтен татар юнәлеше өчен җавап бирә алмыйм. Чөнки безнең кафедра узган ел КФУның Тарих институтына күчте. Хәзер без шушы юнә­лешне саклап калырга тырышабыз. Кызганычка каршы, элек татар юнәлеше бер факультетта булса, хәзер таркалды, таралды. Филологлар Филология һәм сәнгать институтында укыта. Анда аерым бүлек эшләп килә. Безнең күпчелек мөгаллим шунда күчте. Без, тарихчылар, Тарих институтына күчтек.

Хәзер ул институт үз статусын үзгәртте, Көнчыгышны өй­рә­нү һәм халыкара мөнә­сә­бәтләр институтлары белән кушылып, бер институтка әй­лән­де. Хәзер аның исеме Халык­ара мөнәсәбәтләр институты. Анда хәзер дүрт бү­лек: тарих, Көнчыгышны өйрә­нү, лингвис­тика һәм мә­дәни мирас, халык­ара мөнә­сәбәтләр бүлекләре бар. Мин хәзер Көн­чыгышны өйрәнү бүлегендә. Безнең татар халкы тарихы кафедра­сының исемен татарны өйрәнү кафедрасы дип үзгәрттеләр. Без хәзер Көнчыгышны өйрәнү бүлегенә карыйбыз. Аның җитәкчесе – профессор Рамил Вәлиев. Минемчә, бу дө­рес адым булды. Чөнки татарны, татар тарихын өйрәнү элек-электән Көнчыгышны өйрәнү­нең бер өлеше булып торган. Мәсәлән, 19 йөздә татар телен, тарихын, мәдәния­тен өйрәнү Көнчыгыш разряд составында булган. Татар телен өйрәнгән зур галимнәр шушы разрядтан чыккан. Рос­сиядә Көнчыгышны өйрәнү татарны өйрәнүдән башланып киткән.

Узган ел без Тарих институты составында беренче тапкыр үзебезнең белгечлеккә 30 студент кабул иттек. 15 кешене – татар тарихына, ягъни Урта Идел һәм Урал буе тарихына, 15 кешене төрки халыклар тарихы дигән белгеч­леккә алдык. Быел, шөкер, шул ике юнә­лешне саклап калдык. Дөре­сен генә әйт­кәндә, узган ел бу эшне җи­ңелрәк алып барган идек. Узган ел безгә бюджет урыннары бирелмәде. Рәх­мәт: Татарстан Хөкүмәте акча бирде. Узган ел бу җәһәттә БТК рәисе Ринат Закиров белән тыгыз хезмәттәшлек иткән идек. Президент булышты. Быел вәз­гыять бераз башкачарак: бу юлы безгә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмгә килде. Универсиада уздыру аркасында финанс хәле шактый катлаулы булса да, соңгы көндә диярлек Президент уңай сүзен әйтте. Бу – бик мактаулы һәм кирәкле эш. Без чит төбәк­ләрдән укучылар кабул итә алдык. Татарстаннан да бераз бар. Ки­лә­чәктә дә бу юнә­леш­ләр яшәр дип өметләнәм. Инде менә укуны башлап җибәрдек. Ни кызганыч, быел да безгә бюджет урын­нары бирелмәде. Дөрес, Татарстан Хөкүмәте акчасына укытабыз. Акчаны ту­рыдан-туры аннан түгел, Хө­күмәт каршындагы стратегик планлаштыру агентлыгыннан алабыз.

Уку нигездә урыс телендә. Билгеле, берничә фән татарча укытыла. Әйткәнемчә, чит төбәкләрдән килгән, юньләп татарча укымаган балалар күп­челекне тәшкил итә. Без, го­мумән, телләр укытуга зур игътибар бирергә тырышабыз. Без­нең укыту планнары шактый нигезле, уйланылган. Чөн­ки татар дөньясын белү, аңлау өчен Көнчыгыш телләр­не бе­лер­гә кирәк. Һәрхәлдә без быел барча студентларга төрек телен укытачакбыз. Әле тагын бер Көнчыгыш телен – гарәп яисә фарсы телен, янә бер Европа телен өйрәтү бурычы куябыз. Студентлар кимендә дүрт телне яхшы үз­ләштерергә тиеш. Алар­га бу – төп таләп. Быел җәен яхшы укыган өч студентыбыз бер ай дәвамында Истанбул университетында тө­рек теле өйрәнеп кайтты, – дип сөйләде безгә И.Гыйләҗев. 


152

в„–Ð Ó | 18.09.2013

Матбугат очрашуына чакырабыз

$
0
0
19.09.2013 Мәдәният
Сезне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 108 сезон ачылу уңаеннан матбугат конференциясенә чакыра. Конференция 25 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә театрның кече сәхнәсендә була.

Катнашалар:
• Фәрит Бикчәнтәев – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры;
• Илфир Якупов – театр директоры;
• Нияз Игламов – театрның әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе;
• Илгиз Зәйни – “Мәхәббәт FM” премьерасының авторы һәм режиссеры;
• Лилия Әхмәтова – “Авыл эте Акбай” премьерасының режиссеры.

Исегезгә төшерәбез, 4нче октябрьдә 19 сәгатьтә Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 108нче сезонын ача.  




в„– |

“Орел и решка” Казанда (ВИДЕО)

$
0
0
19.09.2013 Җәмгыять
Украинаның “Интер” каналында “Орел и решка” дигән тапшыру бар. Тапшыруның һәр чыгарылышында ике алып баручы берәр ил яки шәһәрдә булып, ике көн эчендә аның яшәшен күрсәтәләр.

Тапшыруның үзенчәлеге шунда: алып баручыларың берсенә ике тәүлек яшәр өчен 100 доллар, икенчесенә чикләнмәгән күләмдә акча бирелә. Шулай итеп, шәһәр яки илгә ике яктан -- бай һәм гади кеше күзлегеннән карарга мөмкинлек туа. Быелгы җәйдә, Универсиада көннәрендә, “Орел и решка” Казанны төшерде. Алар күзлегеннән караганда Казаныбыз менә шундыйрак.  




в„– |

Иртәгә Татар иҗтимагый үзәге урнашкан бина аукционда сатылачак

$
0
0
19.09.2013 Җәмгыять
20 cентябрьдә Казанның Карл Маркс урамы 41нче йорттагы Татар иҗтимагый үзәге урнашкан бинаны сату билгеләнгән. Казан башкарма комитеты аның беренчел бәясен 11,6 миллион сум дип куйган. Аукционда катнашу өчен 10% задаток бирелә. Җиңүче бинаны сатып алудан баш тартса, ул акча аңа кире кайтарылмаячак.

Татар иҗтимагый үзәге бинасы баштарак 29 августта аукционда сатылачагы игълан ителгән иде. Аннан соң бу аукционның 20 сентябрьгә күчерелүе әйтелде. Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге әлеге бинаны саттырмас өчен берничә мәртәбә митинг һәм пикет оештырды. Бу чаралардан нәтиҗә күренмәгәч 14 сентябрь шимбә кичендә алар сәяси ачлык игълан итте.

Сәяси ачлык игълан итүчеләр - биш кеше. Алар үз чараларын ТИҮ бинасының икенче катында яшәп башкаралар. Араларында утыз яше тулмаганнар да, җитмешнең өстендә булучылар да бар. Төнгә йокларга да шунда калалар. Көне буена бары тик су гына эчеп торуларын әйтәләр.

"Әгәр бинаны 20 сентябрьдә саталар икән, безне полиция өстерәп чыгарамы, әллә инде ачлыктан аңыбызны югалтып табиблар чыгарамы - без барыбер ачлыкны дәвам итәчәкбез, бинадан чыкмаячакбыз. Без ачлык игълан итүгә үк Казан хакимиятенә дә Татарстан президентына да рәсми рәвештә мөрәҗәгать ясадык. Сәяси ачлык игълан итүебезне белдердек”, диде ачлык тотучыларның берсе “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.  




в„– | 19.09.2013

Һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа

$
0
0
20.09.2013 Җәмгыять
Өшегән күңелләргә йөрәк җылысы, өмет чаткысы бүләк итүче, олы йөрәкле, миһербанлы, изге күңелле, юмарт кешеләр - социаль хезмәткәрләр бик күп. Ижау шәһәре Первомай районында 15 ел уңышлы гына эшләп килүче Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, әлеге районда яшәүче өлкәннәрнең сердәшчесе дә, таянычы да булып торалар.

“Районыбызда яшәүче 10 меңнән артык әби-бабай көндәлек эшләрендә ярдәм итүче изге күңелле караучыларына, хезмәткәрләребезгә чиксез рәхмәтле”, - ди үзәкнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Раушания Митюкова. Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә пенсионерлар һәм инвалидлар өчен бушлай юридик һәм психологик консультация ярдәме алу мөмкинчелеге дә бар. Мирас калдыру, инвалидлык алу өчен документлар эшләгәндә өлкәннәр бирегә мөрәҗәгать итеп, гариза язу, кәгазьләрне кирәкле урынга тапшыру кебек ярдәм ала алалар. “Күптән түгел 1нче һәм 2нче төркем инвалидларын, сәламәтлекләре чикләнгән балаларны, сугыш ветераннарын йөртү өчен махсус такси барлыкка килде. Түләү 50% ташлама белән алына. Шулай ук үзәгебездә коляска белән йөрүче инвалидлар өчен махсус уңайлаштырылган машина да бар”, - ди Раушания ханым. Үзәктә янгыннан зыян күрүчеләр, билгеле яшәү урыны булмаган, авыр тормыш хәлендә калучылар өчен кием-салымнар да җыела. Балалары ял итәргә киткән чакта, аларның өлкән яшь­тәге әти-әниләрен вакытлыча карап тору хезмәте дә күрсәтелә. Моның өчен 68-54-81, 68-19-86 телефоны аша шалтыратып, кызыксындырган сорауларга җавап алырга була. Гомер көзендә ялгыз калганнар өчен мондый үзәкләрнең никадәр мөһим һәм кирәк булулары һәркемгә көн кебек ачык.

Җилкәннәр - җилдә, кеше тормышта сынала


Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең тормышларында кайнауның нәрсә икәнен аңлау өчен бер эш көнемне социаль хезмәткәр булып карарга булдым. Раушания ханым белән сөйләшенгәнчә күрешеп, иң элек өлкән яшьтәге бер ханым яши торган йортка юл тоттык. Кыңгырау төймәсенә басуга, без киләсен түземсезлек белән көтеп торучы ябык кына гәүдәле, сабыр холыклы Рәшидә ханым Габдуллина каршы алды. Тып-тыныч, чиста, тәртип белән җиһазландырылган өч бүлмәле фатирында Рәшидә ханым үзе генә гомер итә. Әбигә тиздән туксан яшь тулуын ишеткәч, никтер таякка таянган, зиһене таралган карчыкны күз алдына китергән идем. Күрешкәч, Рәшидә ханымның үз-үзен карап, тәрбияләп торуын, яшенә күрә сәламәтлеге дә ярыйсы булуына шаккаттым. Әле җитмәсә, кичтән генә чәчтарашка барып үзен тәртипкә китереп кайткан. Йортка кереп, бераз хәл-әхвәл белешкәч, Рәшидә ханымның тормыш юлы белән кызыксындым. Ул да шуны гына көткәндәй, күңелгә тынычлык бирә торган йомшак, тыңларга рәхәт булган тавыш белән әкрен генә үзенең тормыш йомгагын сүтә башлады.

Ижау шәһәрендә күп балалы гаиләдә туган Рәшидә ханымның балачагы сугыш елларына туры килә. Кияүгә ул хәрби өлкәдә хезмәт итүче егеткә чыга. Акыл туплап, дөньяны таный белергә өйрәнеп кенә килүче яшь гаилә бер шәһәрдән икенчесенә күчеп тормыш итә. Бер шәһәрдә генә төпләнеп яшәмәгәнлектән, килә­чәк­тә билгесезлек булганлыктанмы, Габдуллиннар гаиләсе бер бала белән генә чикләнә. Язмыш аларны төрле җирләрдә сынап йөрткәннән соң, янәдән Ижауга алып кайта. Биредә инде төпләнеп, балалар, оныкларның уңышларына сөенеп яшисе генә кала... Тик тәкъдир дигән нәрсә көтмәгәндә тез астына сугып, бөтен дөньяларын челпәрәмә китерә. Матур гына яшәгәндә, ике кызчыкны ятим итеп, башта кызы, аннан кияве дөнья куя. Дөньяда, кызганычка каршы, бар нәрсә дә без теләгәнчә бармый. Тик Рәшидә ханым язмыш сынауларына бирешмичә, тормыш сынауларын кабул итеп, тормыш иптәше белән оныкларын кешедән ким-хур итмичә, аякка бастыралар. Алда тагын бер сынау көтә, Рәшидә апа ныклы терәген, ачы җилләрдә дә янәшә булган ирен югалта. Тормыш китабын язу үзебездән торса, барыбыз да матур, тигез, рәхәт тормыш сайлар идек. Тик адәм баласына язмышына язылганын кичерергә, сабыр итәргә, күрәчәге белән ризалашырга гына кала. Рәшидә ханым бу юлы да сынмый-сыгыл­мый, сынауларны җиңеп, бары тик оныкларына бәхет теләп яши бирә. “Менә шулай балалар тормышы белән яши-яши, гомер көземә килеп җиткәнемне сизми дә калганмын”, - ди ул. Ә онык­ларын ул чынлап та итагатьле, олыларны хөрмәт итә белә торган, максатларына ирешүчән итеп тәрбияләгән. Бүгенге көн­дә Рәшидә ханым үзе биргән тәрбиянең татлы җимешләрен татый. Кызлар икесе дә тормышта, үзләре әни кешеләр. Әбиләрен чын мәгънәсендә олылап яши­ләр икән. “Көн дә килеп хәлемне беләләр, һәр кичке унбердә шалтыратып, сәламәтлегем, кан басымымның күпме булуы белән кызыксыналар”, - ди Рәшидә ханым. Кияүләре белән мактанып: “Ишеккә шакып: “Әби, ач, мин килдем!” - диюләреннән күңелләр эреп китә”, - ди ул тыйнак кына елмаеп. Әйе, тормыш юлында сикәлтәле юллар, күп сынаулар үтсә дә, язмышына зарланмый Рәшидә ханым. 90 яшьтә булуына да карамастан, "Яңарыш"ны яздыра, рәхәтләнеп укый. Ул әле дә бирешмичә, газиз онык­ларына үрнәк булып тора. Социаль хезмәткәрләргә дә рәхмәтле ул: “Кеше хәленә керә белүләре, игътибарлы булулары, ярдәмләшеп торулары нәтиҗәсендә, без, ветераннар, тормыш авырлыкларын җиңәбез, яшәү көчебез арта”, - ди. Рәшидә апа белән саубуллашып, аңа исәнлек-саулык, озын гомер теләп, юлыбызны дәвам иттек. Ишектән чыгышлый Раушания ханым: “Рәшидә әби кебек карчыклар янына йөрү үзе бер бәйрәм булса, киләсе йорт­ка керү мәхшәр белән бер”, - дигәч, бераз сагаеп, тынсыз калдым. Ә бит алда безне чынлап та мәхшәр көткән икән...

Эт тормышы


Икенче йортка барышлый Рау­шания ханым киләсе адрес буенча яшәүче Виктор Девятовның тормышы, көнкүреше белән кыс­кача гына таныштырып үтте. Бу кешенең авыр тормышта яшәгәнлеге турындагы хәбәр социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә 2011 елда килеп ирешкән икән. Виктор 1965нче елгы, тумыштан сәламәтлеге чикләнгән кеше була. Әнисе исән чагында урын өстендә ятучы улын караган, тәрбияләгән. Тик үзе бу якты дөньядан китеп баргач, улының бер кешегә дә кирәге калмаган. Селкенми дә урын өстендә ятучы Викторның фатиры тора-бара сукбайларның җыелу урынына әйләнгән. Бер­ничә ел буена җыелган чүп-чардан йортның башка катларына да ис, күселәр менә башлагач, күршеләр ярдәм сорап, әлеге үзәккә мөрәҗәгать иткәннәр. Үзәк хезмәткәрләре әле­ге җан өшеткеч хәбәрне алу белән Виктор яши торган йорт­ка баралар. “Фатир ишеге ул вакытта кеше башы сыярлык кына ачыла, чөнки коридор тулысынча чүп белән тулган иде. Владимир янына эләккәнче берничә көн фатирны чүптән арындырдык, башкача кереп булмады”, - ди Раушания ханым. Билгеле булганча, бүгенге көндә Владимир әлеге үзәктә исәптә тора, тик оешма хезмәткәрләрен, аларның ярдәмнәрен кире кага. “Мәхшәрдән коткаручыларның яр­дәменә ник ябышып ятмый? Ник кире кага?” - дип соравыма. “Аны төрле оешмалар үз канаты астына алып караган, тик фатирын әнисе үзе үлгәнче үк муниципаль бина итеп хөкүмәткә калдыруын белгәч, тиз арада юкка чыкканнар. Бүгенге көндә без Викторга медицина ярдәме, тәрбия, кайнар ризык булган интернатка урнашырга тәкъдим итәбез. Чөнки хәзер яши торган фатирында тормыш итү өчен бернинди дә шартлар юк. Тик ул тормышыннан риза, биредә аның өчен тулаем ирек булуын белдерә, ә без закон буенча кешенең теләгенә каршы килә алмыйбыз. Виктор бүгенге көндә безнең ярдәмнән баш кагып, шешәдәшләрен якынрак кү­рә, алар белән рәхәт булуын бел­дерә. Шунлыктан, ике елга якын тәне су күрми дә инде аның”, - ди Раушания ханым.

Йортка якынлашканда Раушания ханым бер пар бахилла сузды. Сораулы карашыма, “Сорама, ки, кергәч күрерсең, дигәндәй”, - ым какты ул. Фатир беренче катта урнашкан. Тәрәзәне пәрәвез каплаган, борынны әчеле-төчеле ис кытык­лый. Ишекне этеп кенә ачып җибәреп, бераз карап торганнан соң эчкә үттек. Монда “Әстәгъфирулла!” гына да аз булыр, биредә чын мәгънәсендә мәхшәр иде. Фатирга берничә адым ясагач, эчке бүлмәдән тавыш ишетелде. Владимир телевизор карап яткан җиреннән, кем булуыбызны сорап баш калкытты. Ул ята торган бүлмәдә ике карават: берсе чүп-чар белән тулы, икенчесендә кап-кара төскә кергән мендәрдә, пәлтә, чүпрәк-чапракка уралган, чәч, сакал-мыек баскан адәм ята. Бүлмә уртасында, тау кебек өелгән чүпләр арасында тар гына сукмак. Бу куркынычлыкны "бозып", өстәлдә антенна чыбыгы ялганган шәп телевизор эшләп утыра иде. Мин күңелне болгата торган истән тын алырга да куркып торган арада, Раушания ханым Викторның янәшәсенә үк килеп хәлләрен сораша башлады.

- Ничек яшисең? Нәрсә белән тукланасың?

- Минем бар да яхшы, күршем икмәк, томат согы алып кайта, шуларны ашыйм. Әнә, телевизор сөйләп тора...

- Бу чүп оясында ятканчы, интернатта тәрбиядә яшәр идең, көн дә кайнар ризыгың булыр иде.

- Юк, минем инде кайнар ашау­дан эчем авырта башлый, болай да әйбәт. Ә интернатта телевизор карарга да бирмәячәкләр, мин бит төннәр буе кинолар карарга күнеккән.

- Болай күрә-торып череп ята алмыйсың бит.

- Күпмегә кадәр чыдыйм инде... Күселәр ашап бетергәнче...

Мин күселәр сүзен ишеткәч, куркып калып, як-ягыма каранып алдым. Чынлыкта да, биредә тычкан-күселәр байтак булган икән, Раушания ханым алдан сиздермәгән генә: “Бер килүемдә, мыжлап тора иде алар, йөрерлек түгел иде. Аякка юкка бахила кимәдек бит”, - дип миңа карады. Әлеге әңгәмә шул рәвешле дәвам итте...

Виктор белән Раушания ханым аралашкан арада фатирның башка бүлмәләренә дә күз салдым. Аш бүлмәсе бомба шартлавыннан соң калган кебек: бар җирдә тузан, күп еллар юылмыйча аунап яткан савыт-саба, череп, аска таба төшеп киткән идән. Кунак бүлмәсе буш, бары тик түрдәге тимер карават салкыннар җиткәч, өшүдән куркып керүче сукбайларны көтеп утыра. Әйе, бирегә яшәү урыны булмаган бик күп кешеләр җыела, ди, Раушания ханым. “Кышларын биредә көне-көне белән 8-10 ир-ат җыела. Бераз курыксам да, үземдә көч табып, аларны ничек тә куып чыгарырга тырышам. Куркыныч, әлбәттә, уйларында ни булмас”, - ди ул мине шаккатырып. Үзәк хезмәткәрләренең сабыр гына, җайлап, ничек тә Викторны бу упкыннан тартып алып, күзләрен ачарга омтылуларына исең китәрлек. Әнә бит, Виктор үзе дә беркөнне психолог белән озак кына сөйләшеп утырулары турында сөйли. Тик ул әлеге эт тормышына нык күнеккән шул, аны болай гына “оясыннан” йолкып алу җиңел булмас. Тормышка башка күзлектән карый алса гына кешечә яши алырдыр ул.

Викторның фатирыннан чыккач, иркенләп бер сулыш алдым. Ишек артында күргәннәр күңелдә кызгану, жәлләү һәм шул ук вакытта ризасызлык, ачу хисләре уятты. Әлеге тойгыларга бирелеп, күпме барганмындыр, Раушания ханымның: “Виктор янында булганнан соң күңелдә бик тә авыр, йөрәкне тырный торган тискәре хисләр туа. Яшь хезмәткәрләребезне бирегә ките­рү бигрәк тә кыен. Шуңа да, еш кына әлеге адрес буенча үзем йөрим. Йөрәккә якын алмыйча, бары эш итеп карарга гына тырышсаң да, күңел үзенекен итә шул”, - дигән сүзләреннән сис­кәнеп киттем. Шушы бер көн социаль хезмәткәрләрнең хезмәтләренең бөеклеген аңларга ярдәм итте. Аларның игелекле хезмәтләре, тырышлыклары алдында баш иярлек.

Әйе, җир йөзендә төрле кеше төрле холыклы шул.Ярдәм кулы сузганга сөенеп, илһамланып яшәүчеләр дә, Виктор кебек үз кадерен, тормыш ямен белмәүче рәхмәтсез кешеләр дә бар.Йомшак холыклылар, сынауларга каршы тору көче таба алмаучылар сынауларга тиз бирешә.Ә бит сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр арасында да үз максатларына ирешүчән, спорт өлкәсендә хәтта дөнья чемпионы булырдай холыклылар да бар.

Ничек кенә булмасын, һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа.



 


Ләйсән ӘХМӘТОВА

в„– |

Бәхетлеме кеше дөньяда? (Шәхесләр һәм шәрехләр)

$
0
0
20.09.2013 Юмор
Филармониядә эшләгәннәргә һәм артистлар тирәсендә чуалырга яраткан бәндәләргә Сәүбән исеме яхшы таныш булырга тиеш. Ул озак еллар әлеге оешмада концертлар оештыручы-администратор булып эшләде. Администратор булгач, концерттан кергән акчалар да моның портфелендә йөри. Ә җырчы Таһир Якуповның әлеге портфельдән берничә данә вак акча алып шаяр торган гадәте бар.

Сәүбән бер генә минутка портфелен игътибарсыз калдырса да, аннан күпмедер тиен акча югала. Шуннан соң алар арасында мондыйрак сөйләшү башлана:

— Таһир, бир дим акчаны.

— Күпме алганны әйтсәң — бирәм

Әлбәттә, тиен акчаны авырлыгы буенча гына чамалаган администратор бу сорауга җавап бирә алмый. Ул фәкать алга таба гына саклык чарасы күрә: бәдрәфтә кергәч тә портфелен кочаклап утырырга мәҗбүр.

Шундый концертларның берсендә, ни сәбәптәндер, алып бару вазыйфасын да Сәүбән әфәнде үзе башкарырга булган. Репертуарында берничә мәзәк, шаян шигырь булган администратор - конферансье портфелен сәхнә кырыена урындыкка куя да, сәхнә уртасына чыгып баса:

— Нәби Дәүли. "Бәхетлеме кеше дөньяда?"

Кырын күзе белән генә сәхнә кырыена караса, портфель янында авызын ерып Таһир басып тора. Зал тулы халык булуына карап тормый, Сәүбән җырчыга йодрык яный, ләкин моның файдасыз икәнен аңлагач, барып портфелен ала да, сәхнә аркылы гына йөгереп икенче яктагы урындыкка чыгарып куя. Ниһаять тынычлап фәлсәфи шигырьне тамашачыга җиткерү нияте белән янәдән сәхнә уртасына чыга.

— Нәби Дәүли. "Бәхетлеме кеше дөньяда?"

Тик ирексездән күз карашы тагын акча тулы сумкага таба юнәлә. Ә анда Таһир "касса"ны ачып ук маташа. Җырчының бу нахаллыгыннан Сәүбәннең төсе китә, сөйләшү сәләте югала, тик шулай да күпмедер мизгелдән ул аңына килә, кайда икәнлеген абайлап ала һәм ашыга ашыга халыкка Нәби Дәүли шигырен түгел, ә үз фикерен җиткерә:

 — Юк, иптәшләр, бу дөньяда кеше бер дә бәхетле түгел.

“Исегез киткән икән...”

Татарстанның халык артисты, җырчы Гали Ильясов бик самими, нечкә күңелле, тиз үпкәләүчән кеше иде. Аны аз гына мактап җибәрсәң, ул сиңа көннәр буе үзе турында сөйләп, җырлап утырырга мөмкин, әгәр дә инде "Гали, син моны миңа бер сөйләдең бит инде" дисәң, шунда ук кәефе кырыла.

Гаиләдә дә Галинең игътибар үзәгендә булырга яратканын аңлап, аның һәр сүзен тыңлап, рәнҗетмәскә тырышып яшәгәннәр. Шулай беркөнне Мәскәүдән кайтып төшкәч, җырчы үзенең башкала сәнгатькәрләре белән яхшы таныш икәнен тагын бер кат ассызыклап, туганнарын, якыннарын шаккатырырга теләп, бер сенсацион яңалык әйтә:

— Ә сез беләсезме, Растроповичның унитазы алтыннан эшләнгән.

Галинең бу сүзенә җыелган кунаклар ышанырга да, ышанмаска да белмиләр, алтын унитазның ник кирәген аңламыйлар, бәясе белән кызыксыналар, төрле сораулар бирәләр. Кыскасы, әлеге бәдрәф җиһазы мәҗлеснең төп темасына әйләнә, ә безнең Гали тагын игътибар үзәгеңдә булуыннан ләззәт кичерә. Киявенең бу гениаль "ачышына" әбисе, ягъни хатыны Саниянең әнисе генә бер дә аптырамый, татар әбиләренә хас булган тыйнаклык, тапкырлык белән үзенең фикерен генә әйтеп куя:

— Исегез киткән икән, берәр атна юмый торсагыз, сезнеке дә алтынга әйләнер.,.

Әгәр Ленин исән булса ...

Мин татар дәүләт филармониясенең әдәби- музыкаль лекторий бүлегендә эшләдем.

Бу бүлекнең максаты — чын профессиональ музыканы пропагандалау, аерым авторларның иҗатына багышланган әдәби - музыкаль кичәләр үткәрү һәм, әлбәттә. илебез күләмендә билгеләп үтелгән бәйрәмнәргә махсус программалар әзерләү иде.

Апрель ае совет халкы өчен "Аллаһеы Тәгаләгә" әйләнгән бөек Ленинның туган көне. Шуңа да безнең бүлек әзерләгән барлык программалар да Ильич исеме белән бәйле булырга тиеш иде. Язның шушы матур көннәрендә без Гали Ильясов белән "Любимые песни Ильича" дигән әдәби-музыкаль концертта чыгыш ясадык. Гали, башка җырчылардан аермалы буларак, темага карап тормый, Ильич яраткан "Есть на Волге утёс», "Дубинушка»лардан соң үзе иҗат иткән "Оныттың бугай"ны да җырлап җибәрде. Бөек юлбашчының яраткан җырларыннан оеп утырган тамашачы гөрләтеп кул чапты. Галигә рәхмәтләр әйтеп, башка җырларын да җырлавын үтенделәр. Шулай итеп, "Любимые песни Ильича" әдәби-музыкаль композициясе әкренләп Гали Ильясовның иҗат кичәсенә әйләнде дә куйды.

Әлбәттә, бу хәлне кичәне урыс телендә алып барган нәфис сүз осталары җитәкчелеккә җиткергәннәр. Ә тегеләр исә җыелышларның берсендә Гали әфәндегә шундый сорау бирделәр:

— Гали Ганиевич, әйтегез әле, ни өчен Сез Ленинга багышланган җитди кичәнең эчтәлеген юкка чыгарып, үзегез иҗат иткән "Оныттың бугай"ны башкардыгыз?

— Ә сез беләсезме, әгәр Ильич исән булса, ул бу җырны һичшиксез яратыр иде... — дип җавап бирде Гали Галиевич.

Кайчан туры килә әле

Сиксәненче елларда без - филармония артистлары нефть төбәкләренә, хәтта Чаллыга да самолетка утырып бара идек. Ул елларда әле аэропорт шәһәрдә, самолетлар сәгать саен диярлек. Кунакханәгә барып урнашу өчен 2-3 сәгать вакыт җитә. Дөрес, һава шартлары начар булу сәбәпле өчәр тәүлек кайта алмый яткан чакларыбыз да булгалады.

Безнең арада һава транспортына утырудан курка торган бер кеше бар. Ул — баянчы Фәнис Гыйльметдинов. Берәр ерак районга самолетта барасы булса, Фәнис бер атна алдан әзерләнә башлый. Башта филармониягә барып самолет билетын ала, аны аэропорт кассасына илтеп тапшыра, аннары тимер юл вокзалына барып поездга билет ала һәм сәфәргә башкалардан ике көн алда кузгала.

Шулай беркөнне Әлмәткә очарга дип аэропортка җыелдык. Ни сәбәпледер бу юлы баянын асып Фәнис тә безнең арада йөри. Әлеге гадәти булмаган очракның сәбәбен аңларга теләп, Айрат абый Арсланов аңа сорау бирде:

— Фәнис, ничек әле син үзеңнең газиз гомереңне зур куркыныч астына куеп, безнең белән самолетка утырырга булдың?

— Мин бу очышка озак әзерләндем, Айрат абый, бик күп уйландым. Тәвәккәллегемнең сере бик гади, Сездәй бөек шәхесләр белән бергә үлеп, тарихка кереп каласым килә. Мондый мөмкинлек тагын кайчан эләгер иде әле...
 


Нәҗип БӘДРЕТДИНОВ

в„– | 19.09.2013

Кем син? Паспортыңны күрсәт! (Сораштыру)

$
0
0
20.09.2013 Җәмгыять
Паспортта милләт графасын сагынучылар шактый икән. Россия Иҗтимагый палатасы тәкъдиме белән үткәрелгән сораштырудан соң менә шундыйрак нәтиҗә ясалган. Сораштыруда илнең бөтен төбәкләреннән дә вәкилләр катнашкан. Россиянең өчтән бер өлеше үзен кимсетелгән дип хис итә икән. Мондыйлар Мәскәү белән Санкт-Петербургта күп.

Тикшеренү уздыручылар руслар бердәм булып яшәүче мигрантларга каршы торуда җиңелә дип билгели. Шулай ук сораштыруда катнашучыларның күбесе рус милләтенә аерым статус бирүгә каршы. 51 процент кеше паспортта милләт күрсәтелсен дип әйткән. Бу теләкне җиткерүчеләрнең барысы да диярлек урыс милләтеннән түгел. Россиялеләрнең яртысы теге яки бу милләт мәнфәгатен кайгыртучы сәяси партия өчен тавыш бирергә әзер. Чечня белән Ингушетия халкы РФ Дәүләт Думасында ислам партиясенең барлыкка килүен тели. Ә сез паспортта “милләт” графасын кайтару яклымы?

Фәндәс САФИУЛЛИН, җәмәгать эшлеклесе:
– Паспортта милләт күр­сәтелмәячәк дигән фикер­ләр яңгырый башлагач, мин ТР Дәүләт Советында да, РФ Дәүләт Думасында да моңа каршы кискен чыгышлар ясадым. Шәхесне билге­лә­гән документта синең мил­ләтең нинди булганы аерым өстенлекләр бирми. Шулай да бу кеше үз-үзенә хуҗа була ала дигән сүз. Без – исемсез кавем балалары түгел. Кешенең кайсы кабилә, нинди тамырдан икәнен күрсә­тәсе килә. Буш берәмлек тү­гел бит без. Аннары татар милләтеннән оялырлык та түгел. Россиядә мәзәк күре­нешләр күзәтелә, милли стра­тегия документларында милләтләрне тигезләш­те­рергә кирәк дип әйтәләр, ә чынында, рәсми рәвештә милләтләр юк бит.

Нина КОНДРУШЕВА,Федераль миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең паспорт һәм теркәү эшен тәэмин итү бүлеге башлыгы:
– Бу турыда Россия хө­кү­мәтенең 828 нче санлы карары бар, милләт графасы кирәкме, юкмы дип сүз куертасы калмаган. Пас­порт нин­ди булырга тиешлеге ин­де күптән расланган. Анда милләтнең күр­сәтелмәве безгә, мәсәлән, эшләргә комачауламый. Авыр­лыклар ту­дырмый икән, димәк, аның кирәге юк. Аннары федераль үзәк­тә мондый карар чыгарылган икән, җит­ди сә­бәп­ләре булган дип саныйм. Күктән төшкәнгә кү­рә, пас­портның форматын үзгәрт­мәгән­нәр­дер бит?! Рәс­ми кеше исе­меннән дә, шәхес буларак та җавабым шул.

Лилия СӨНГАТУЛЛИНА, журналист:
– Паспортта милләт графасын бетерү зур хата булгандыр дип уйлыйм. Советлар Союзы вакытындагы пас­портка шапылдатып, "татар, чуаш, рус" һ.б язып куялар иде. Милләтләр күп, шуңа да карамастан, мил­ләт­ара ызгыш булмады, бө­тенесе дә тыныч яшәде. Куркасы түгел, паспортка яһүд, чечен дип язылганнан гына милләтләр арасында ниндидер низаг килеп чыкмый. Проблемалар башка сәбәп­ләргә бәйле. Паспорт – һәр аерым ке­шенең шәхси документы, үзенчәлеге. Илнең бөтен кешесе салым түли, монда аермалык юк, милләт турында ИННга да язмыйлар, иминият, медицина полисларында да синең кемлеген күрсәтел­мәгән. Пас­портта да милләт графасы юк. "Татар, чуаш, рус" дип үзебез­нең кемлегебез турында күрсәтеп торучы язу кайда соң? "Татар, татар, татар, татар", – дип күзгә кү­ренеп торыр­га тиеш бу сүз, яшь ке­шенең күзе дә иялә­ш­сен. Үзенең миллә­тенә карата хөрмәтен, кызыксынуын шу­лай да арттырып буладыр дип уйлыйм. Килә­чәктә балаларның балалары: "Си­не­ң татарлыгың кайсы документта язылган соң, күр­сәт", – дисәләр, ниш­ләрсең? Шуңа күрә бу графа бик кирәк.

Айрат ФӘЙЗРАХМАНОВ, укытучы:
– Миңа дини яктан үз­билгеләнүдән тыш миллә­тем­не дә күрсәтү мөһим. "Россияле" дигән уйлап табылган милләт исеме ас­тында яшисем килми. Татармын икән, ул документта да күр­сәтелсен. Мин Россия Федерациясе һәм Татарстан граж­данины, мил­ләтем – татар. Шәймиев әйткәнчә, ана телем, мил­ләтем, динем – тумыштан ук алынган хокукым, аңа беркем дә тия алмый.

Минемчә, милләтне пас­портта язу һәм дәүләтнең тотрыклылыгы – ике төрле, бер-берсенә тәэсир итмәү­че әйберләр. Киресенчә, дәү­ләт­нең тотрыклылыгы – мил­ләт­ләрнең үз-үзеңне ничек итеп хис итүенә бәй­ле. Бу графа кире кайтса, мин шат кына булачакмын. Бәл­ки, без­нең депутатлар шундый тәкъдим белән чыгарлар.  




в„–153 | 20.09.2013

Үзеңне яратам, авылыңа кайтмыйм

$
0
0
20.09.2013 Җәмгыять
Без, нәфис затлар, бүген дүрт кызга бер егет туры килә, дип сөйләнергә яратсак та, юлыбызда очраган теләсә нинди ир-ат затына гына разый түгел. Алай гынамы соң, сайланган, яхшырагын эзләгән булабыз. Егетләр барыгызга да җитмәячәк дип ышандырырга тырышкан статистика мәгълүматлары да, шуңа бәйле рәвештә бөтенләй утырып калу куркынычы янау да онытыла.

Дөрес, алдын-артын уйламыйча, арттырып әйткәндә, беренче очраган иргә ияреп китүче хатын-кызлар да бар. Тик андыйлар, гадәттә, сайланып, борын җыерып тору яшеннән узган була. Ә яшь-җилкенчәк хыялда йөрткән образны тормышта табарга тырыша. Тора-бара идеал «әйдә, монысы да ярый»га әйләнә әйләнүен. Син теләгән тәти күлмәк тә кибеттә һәрвакыт очрамый бит. Шулай да күпмедер вакыт эзлисең әле аны. Хыялдагы «ак атка атланган принц» белән дә шулай ук.

Сайлану дигәч тә, артыгын кыланып җибәрүче кызлар да юк түгел. Белмим, чамадан тыш таләпчәнлек дип аталамы икән бу, әллә күбрәк вакчыллыкка тартамы? Шундый катлаулы затларның якты үрнәге булган бер ерак танышым тәртипле генә күренгән егет белән очраша башлады. Йөриләр болар шулай, сөйләшкәләп-күрешкәләп торалар. Бервакыт егет кызны үбәргә үрелгән. Бәлки, аның күңелендә «нәрсә эшләр икән бу кызый» дигән кызыксыну «корты» булгандыр да, тик туксан процент ышаныч белән әйтә алам: танышым үзен шулай тотар дип башына да китермәгәндер ул. Тәртипле гаиләдән булган кыз, аңлашыла ки, «принц»ны читкә этәргән һәм... белешмә алып килүен сораган. Ярату дәрәҗәсе турында түгел, билгеле, йогышлы чирләре булмавын раслый торганын. Җитди мөнәсәбәтләр барлыкка килгәнче, бер-беребезне якыннанрак белик, янәсе. «Рәсми кәгазьләр» белән проблеманы хәл итеп бетергәннәрдерме-юктырмы – ул турыда хәбәр килеп җитмәде әле.

Бер караганда, танышымны аңларга да була. Сер түгел, ВИЧ-инфекциясенең чамадан узып азынган чагы. Нинди кеше белән очрашып йөрүеңне белеп тору да комачау итмәс. Тик икенче яктан карасаң, кызның гамәле тумаган тайның билен сындыруга тиң. Йөри башламас борын сәламәтлек турында документ таләп итәләрме икәнни? Хәзер «ул егетнең эзе дә суынды инде» дигән хәбәр килеп ирешсә дә, аптырамаячакмын. Менә белешмә алып килгән булса, анысына гаҗәпләнми булмас, мөгаен.

Җәен фатирдаш кызның телефоннан егете белән сөйләшүенең шаһиты булырга туры килде. Ирексездән. Телевизор карыйсыңмы, үзең телефоннан гәпләшәсеңме, Алиянең (исемен шартлыча шулай дип атыйк. – Авт.) шар ярып кычкыруын ишетми калу мөмкин түгел иде. Телисеңме-теләмисеңме, егет белән кыз арасында өченче кеше булып утырасың. «Китмим мин синең белән җир читенә. Авылыңа да кайтмыйм! Нәрсә эшлим мин анда? Абзарыңдагы 35 баш үгезеңне карыйммы? Чыкмасам чыкмыйм кияүгә, ну барыбер анда хәтле кайтмыйм!» – дип, мөнәсәбәтләренә ачыклык кертергә тырыша иде Алия. Фатирдашымның үз сүзләре белән әйткәндә, шул мокыт егетне кызганып та куя идем. Мин ул фатирда яшәгән өч ай дәвамында барды бу аңлашулар. Шулай ду кубарып сөйләшәләр дә 35 баш үгезе булган ир атна ахырында кунакка килеп җитә. Кулында йә чәчәк бәйләме, тартмалы конфет була, йә йомшак уенчык, телефон ише «вак-төяк» күтәреп килә. Ул килә дигән көнне Алиябез очып кына йөри, бөтен өйне җыештырып чыгара. «Яратасыңмы?» – дигәч, күзләре дә ут булып яна башлый. Шулай да: «Миңа Казанда фатиры булмаган егет кирәкми, мин авылга кайтмыйм», – дип тәкрарлавын белә.

«Мин синең белән җир читенә китәргә дә, шалашта яшәргә дә риза», – дип яши торган замана түгел шул хәзер. Җир чите турында әле уйлап карарга була, менә шалашта яшәүне кайсы кыз гына шатланып кабул итәр икән? Бөтен кешегә дә байлык мөһим булмаса да, нәфис затларның тормышны алып бара алырдай ир эзләүләре гаеп эш түгелдер. Бер дә җиңел түгел инде безгә, җәмәгать. Күңелгә хуш килә торган егетне табарга да, аны, статистикада әйтелгән өч көндәшеңнең борынына чиртеп, үзеңнеке итәргә дә кирәк. 


Фәнзилә МОСТАФИНА

в„– | 20.09.2013

«Ком ял итми» (Чаллы театрының хәле ничек?)

$
0
0
20.09.2013 Мәдәният
Бүген Чаллы театрының хәле яхшылардан түгел. Беренчедән, сәнгати процесска турыдан-туры бәйле булмаган проблемалар күп – рәтле-башлы сәхнәләре, театр ихтыяҗларына туры килерлек биналары юк, башка театрлар белән чагыштырганда бюджет та азрак, хезмәт хакы да кечкенә. Ләкин болардан тыш иҗади проблемалар да җитәрлек.

Сәер генә репертуар, кайбер спектакльләрнең сәнгати стиле дә инде искереп сидрәп беткән. Чаллы театрының зур уңышлары да булгалый, әлбәттә, ләкин аерым-аерым «яшәгән» бу яхшы, хәтта бик яхшы спектакльләр гомум бер иҗтимагый-мәдәни һәм сәнгати концепциягә берләшә алмый. Театр әле нәзакәтле, интеллигент «Хәят» спектаклен куя яки Мольер, Камалның югары классик әсәрләренә мөрәҗәгать итә, әле Эсфир Яһудинның мәгънәсез комедиясе белән «шаккаттыра».

Әле тамашачыны «Бурлак» фәлсәфи парчасы яки искиткеч «Корт» комедиясе белән куандыра, әле Хәбир Ибраһим яки сәер сыйфатлы тәрҗемә драматургиясе әсәренә килеп төртелә. Равил Сабырның «Абага чәчәге» дигән җитди драмасы белән үзенә игътибар иттерә дә, әсәрнең мәгънәсен ачып бирә алмыйча яшь авторның «Сигезле бию»ен бетереп ташлый.

Күбесенчә, бу проблемалар – театрың үз эченә бикләнеп яшәү нәтиҗәсе. Кама аръягының башка театрлары белән чагыштырганда Чаллы театрының фестивальләрдә катнашу тәҗрибәсе бик кечкенә. Коллективка Россия һәм дөнья театр контекстына кереп китәргә кирәк. Киләчәктә бу берничә мөһим мәсьәләне чишәргә булышачак. Беренчедән, бүгенге театрның нинди идеяләр белән яшәвен күрсәтәчәк, икенчедән, Чаллы театрының шушы процесста үз урынын билгеләргә ярдәм итәчәк. Чаллы – гаять зур шәһәр. Ул күпчелек өлкә үзәкләреннән шактый алга киткән. Өстәвенә, көчле милли рухын да саклый алган. Валентин Ярюхин киткәннән бирле «Мастеровые» театрының ни кылырга белми бәргәләнгәнен, Чаллы курчак театрының, башка чара калмаганга, бинадан бинага каңгырып йөргәнен, башка татар театр коллективлары белән конкуренция булмаганын исәпкә алганда, Чаллы татар театрының аншлаг җыймаслык спектакль уйнарга хакы юк. 600 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрдә 200 урынлы залны тутыру белән горурлану сәер күренеш. Инде анысын да булдыралмасаң... Ә шулай да кайбер спектакльләргә ярты зал тулырлык тамашачы да килми. Эш нәрсәдә соң? Минемчә, спектакльләрнең төгәл билгеләнгән адресаты булмауда. Әгәр театр залда мехлы бүрекләрен дә салмыйча утырган апайлар өчен уйнаса – бу бер хәл, бер төрле спектакльләр. Әгәр яңа карашлы яшьләр өчен булса – икенче төрлеләр. Милли интеллигенция өчен икән – өченче, эшмәкәрләр өчен – дүртенче, укучылар өчен, мәктәп программасына яраклаштырып – бишенче төрле спектакльләр һ.б. Иң кызыгы шул: Чаллы театрының репертуары төрле тамашачы ихтыяҗларына туры килерлек үзе. Тик спектакльне куючылар, аны еш кына «гомумән» тамашачы өчен сәхнәләштерә. Миңа бу хәл утопия булып тоела. Бүгенге күптөрле татар тамашачысы төрле спектакльләргә дәгъва кыла.

Бу урында сорау туа: театр үзендә нинди тамашачыны күрергә тели? Бүген генә түгел, иртәгә, киләсе елларга? Сайларга туры киләчәк. Яшьләр аудиториясе, бу очракта, «бүрекле» апайларга караганда күркәмрәк тоела, ләкин соңгыларын да эстетик яктан тәрбияләргә була бит. Яшьләргә исәп тотканда, шуны онытмаска кирәк: яшь тамашачының фикерләү рәвеше киңрәк, ул совет заманының фикер калдыкларыннан азат, ул кыюрак һәм таләпчәнрәк. Аның белән заманча театр телендә диалог корырга кирәк. Ә Чаллы театры спектакльләренең куелышы еш кына архаикага корылганы берәүгә дә сер түгел. Шуны төгәл белергә иде: без тамашачының күңелен ачабызмы, әллә аны тәрбиялибезме, юк-бар сөйлибезме, әллә катлаулы мәсьәләләрне күтәрәбезме, без театрмы, әллә кәмит күрсәтүчеләрме?

Бүген Чаллы татар театры яңарышка, фикер-зиһенен асылдан үзгәртүгә мохтаҗ. Бәлки башка театрларга караганда мохтаҗрактыр да әле. Куба революционерлары «Patria o muerte!» – «Ватан яки үлем!» дип кычкырган кебек, Чаллы театрының байрагында да «Сәнгать яки үлем!» дигән сүзләр язылырга тиеш. Чөнки тиз арада берни дә үзгәрмәсә, театр ныклап торып артта калачак. Инде хәзер үк бер театр да Чаллы театрына үрнәк итеп карамый. Башкача булсын иде ул! Театр җитәкчелеге бу проблемаларны белми, үз хәлен аңламый, театр өчен җаннары әрнеми, дип уйламыйм. Театр директоры һәр җыелыш саен бюджетны арттыру, грантлар бүлеп бирү, субсидия һәм материаль ярдәм хакында сөйли. Әлбәттә, театрның финанс ягын яхшыртсаң, күп кенә проблемалар икенче планга күчәр иде. Ләкин акча... Акча үзеннән-үзе театраль фикерне үзгәртә алмаячак.

Сценографиянең бүгенге трендларын, юнәлешләрен белмәсәң, зур акча түләп тә, актуальлеген югалткан рәссамны чакырып, ялгышып була. Яки режиссёрларның вакансия базарындагы вазгыятьне аңлап бетермичә, режиссёр чакыртырсың, ә ул коллектив белән уртак тел таба алмас. Мондый хәл дә булырга мөмкин: талантлы режиссёр һәм рәссам чакыртылып менә дигән спектакль куелыр, ләкин ялкау театр менеджменты бу спектакльгә халык җыя алмас. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында фестивальләргә дә спектакль килешмәс. Нәтиҗәдә – акча туздырылган, ә җәмгыятьтә игътибар юк, идея яраксыз. Бүген театр продуктын җитештерү генә аз, аны әле тәкъдим итә белергә дә кирәк. Дәүләттән акча сораганчы, иң элек үз көчең белән нәрсә булдыра алганыңны күрсәтү начар булмас иде.

Былтыр Чаллы театры спектакль кую өчен ТР театр әһелләре берлегенең грантын алды. Күп акча булмаса да, тота белеп тотсаң – ярарлык иде. Театр әһелләре берлеге Президент ярдәме белән бу хәерле эшне беренче тапкыр башкарып чыкты. Татарстанның берничә театры 75 меңнән алып 400 меңгә кадәр грант ияләре булдылар. Мондый эштә иң мөһиме – башлап җибәрү. Алгарак китеп, шуны әйтәм, быел грантларның гомуми күләме тагын да артты. Фикерләү турында әйткәндә – афиша һәм программкаларында спектакль куюда ярдәм күрсәткән Театр әһелләре берлеге турында ләм-мим сүз булмаган театр бердәнбер иде. Кайсы театр икәнен аңлагансыздыр.

Чаллы театрында спектакльне башка режиссёр куярга тиеш иде – барып чыкмады. Мәсьәләне хәл итү өчен Кобо Абэның «Женщина в песках» әсәрен куярга дип, театр җитәкчелеге Уфадан Альберт Гаффаровны чакыртты. Әсәрнең инсценировкасын берничә ел элек журналист һәм драматург Равил Сабыр ясаган иде. Бу инсценировка «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә беренче урынны алып фурор ясады, шуннан үз сәгатен көтеп куелмый ятты. Үзенчәлекле, үткен, сыйфатлы материал белән еш була торган хәл. Бу гадәти репертуар әсәре түгел, мондый очракта пьесаны тизрәк сәхнәләштерергә тырышудан бигрәк, барлык шартларның җайлашуын көтү кулайрак. Инсценировка чыннан да гаять уңышлы килеп чыккан иде. Романның пространствосын һәм вакытын, автор сурәтләүләрен, аныклауларын диалог рәвешенә китерү, театрга яраклаштыру – уен эш түгел. Равил Сабыр исә моны башкарып чыга. Тик менә куючыны инсценировка канәгатьләндереп бетерми. Ул әсәргә күренешләрне читтән күзәтеп, иронияле шәрехләрен биреп баручы ике яңа персонаж – кара каргалар кертүне сорый. Нинди каргалар? Нәрсәгә? Бу үзгәртүләр турында ишеткәч, мин бераз сәерсенеп калдым. Равил Сабырның инсценировкасы миңа болай да камил тоела иде, ләкин спектакльне күргәч, үзгәрешләрнең урынлы булуына инандым.

Алдан ук әйтеп куясым килә, мин спектакльне беренче премьера көнендә карадым, шуңа ул берникадәр «пешеп бетмәгән» булып күренде. Хәзер спектакль җиренә җиткерелгәндер, дип уйлыйм, моның өчен бөтен шартлар бар иде. Шунлыктан бәяләмәмне тиешенчә кабул итәрсез, дип өметләнәм. Ничек кенә булмасын, спектакль миңа күп кенә актёрларны бөтенләй яңа яктан ачты.

Мәсәлән, Рәфыйк Каюмов миңа образының мөмкинлекләрен көнкүреш яссылыгында гына җиткерә алырлык, фәлсәфи гомумиләштерүләргә сәләтсез актёр булып тоела иде. Репертуары да моңа туры килеп торды. Традицион татар комедиясе яки драмасы өчен ул алыштыргысыз актёр, ләкин «Бурлак» яки «Саташу» спектакльләрендә Каюмовка гади көнкүрештән арыныр өчен «канат үсмәде». Баксаң, бу күбрәк режиссёр күзаллавына бәйле булган икән. «Ком ял итми» спектаклендә Каюмов конфликттан, төп геройның үз-үзе белән көрәшеннән өстен тора. Ул төп геройны нәрсә көткәнен алдан ук белгән акыл иясе сыман.

Төп хатын-кыз ролен башкаручы Ләйсән Вәлиева – чиксез талантлы актриса, ләкин бер-берсеннән берничек тә аерылмаган рольләре аркасында, аны иң яхшы очракта социаль героиня амплуасында күзаллап була иде. Ләйсәннең, мәсәлән, лирик-романтик пландагы эшләре дә булды, ләкин, тулаем алганда, бу актрисаның стиль диапазоны шуның белән чикләнә, дип уйлый идем. «Ком ял итми»дә театрның алдынгы актрисаларыннан булган Ләйсән бөтенләй яңа иҗади киңлеккә чыга. Аның героинясы аз сүзле, хисләрен күрсәтергә ашыкмый, төгәл билгеләнгән пластик сурәттән тыш хәрәкәтләр ясамый. Шуңа да карамастан, аның образының эчке тулылыгы әсәрдә булган һәм режиссёр тарафыннан салынган күп төрле темаларны ача – булганнан канәгатьлек, сабырлык, тыныч горурлык, тормышны үзгәртеп булмаслыкка ышану.

Билгеле ки, иң зур йөк – төп рольне башкаручы Илфат Әскәров җилкәсендә. Тулаем алганда, актёр үз алдына куелган бурычны башкарып чыга, ләкин аерым күренешләрдә режиссёр билгеләгән стилистика һәм максаттан тайпыла. Режиссёр актёрлар ансамбле ярдәмендә төш-кыйсса сөйли. Бер ир-ат (романда ул япон кешесе, спектакльдә исә милләте мөһим түгел) билгесез авылга килеп эләгә. Бу авыл кешеләре комлыктагы чокырларда яшиләр һәм көн саен кирәкмәгән эш белән мәшгульләр: чокырга төшкән комны чиләкләргә җыеп, бау белән өскә меңгерәләр. Шул эш исәбенә кешеләргә су һәм ризык бирелә. Рәссам Булат Насыйхов сәхнә киңлеген ике катка бүлә. Югары кат старостаныкы. Староста – шәхестән өстен көч, авыл кануннарын гына түгел, гомумдөнья кануннарын гәүдәләндерүче. Спектакль – тормыштагы бурычлар, дөньяда үз «мин»еңне, үз урыныңны табу турындагы фәлсәфи парча.

Кыйссада төш белән өн катыш. Вакыт-вакыт геройның төшен бүлеп вакыйгалар агымына чынбарлык илчеләре – каргалар килеп керә. Уенчык битлек кигән каргалар газета, радио, телетайплардан алынган хәбәрләрне кычкыра, геройларның әйтелгән фикерләрен кабатлый. Каргалар – көчле фантазия ярдәмендә барлыкка килгән, биомеханика ысулына корылган образлар. Гротескмы бу? Һичшиксез. Композиция гротеск, метафизик, мистик башлангычларның мөнәсәбәтенә нигезләнеп төзелгән. Нәтиҗәдә спектакльнең сәнгати дөньясы күренер-күренмәс, нәзберек һәм тотрыксыз дөнья картинасына әйләнә. Тиз генә аңламассың да: геройларның кайсы хаклы, кем яклы булырга, кемнең хәленә керергә. Болар барысы да режиссёрның уенда, һәм ул үз фикере белән вакытыннан алда бүлешергә ашыкмый. Без, тамашачылар, бу тарихның фәлсәфи тирәнлеген аңлауга әкрен-әкрен якынлашырга тиеш. Безне юлдан яздырырлык бердәнбер нәрсә – Әскәровның уенында еш кына башбаштаклык иткән көнкүреш реализмы. Бу конкрет очракта ни эшләргә кирәклеген мин белмим. Ул акыллы, режиссёр куйган бурычларны башкара белүче актёр. Ләкин башкаручы үзе дә нәрсәдер булдырырга, роленең үзенчәлеген аңлап, аны тамашачыга җиткерергә тиеш. Көнкүреш жанрына артык өстенлек бирү, тормышны тормышчанлык аша гына күрсәтү – татар театрының уртак бәласе. Театр сәнгатенең кичәге көне бу. Гаделлек өчен шуны да әйтергә кирәк, рус провинциал актёрлары да шундый ук. Бер акыллысы актёрларның башына «актёр сәхнәдә уйнарга түгел, яшәргә тиеш»лекне тукып керткән, күрәсең. Бүгенге театр сәнгате күзлегеннән бу методологик яктан ялгыш фикер. Сәнгати поэзиягә урын юкмыни? Сәхнә буйлап бары «тере кешеләр» генә йөрсә, образ, метафора, символлар гәүдәләндереп булырмы? Брехтның эпик театрын, Артоның вәхшилек театрын, Питер Брук, Ежи Гротовскийларның театраль казанышларын ничек билгеләрсез? Ләкин актёрларны гаепләү гөнаһ булыр иде, замана театрында, инде узган гасыр башыннан ук, юнәлешне режиссёр билгели. Бер сүз белән әйткәндә, актёр проблемасы түгел бу. Бу куелыш проблемасы (актёрны бары режиссёр гына тәрбияли ала бит) һәм театрларның репертуар сәясәте бәласе. Әгәр берөзлексез көнкүреш пьесаларын гына куйсак, метафора, абсурд театры поэзиясенә игътибар бирмәсәк, бию, пластика театры мөмкинлекләрен кулланмасак, социаль һәм психологик гротеск ысулларыннан файдаланмасак, «кылану» сазлыгында гомергә батып калып була. Тамашачы турында сүз дә кузгатмагыз. Тамашачы тиле түгел! Әйе, мондый яңа алымнарны ул тиз генә кабул итмәс. Булса ни?! Ахыр чиктә, репертуарда компромисслар да кирәк!

Чаллы театрының барлык проблемаларын исәптә тоткан хәлдә, «Ком ял итми» спектакле хәлнең яхшырачагына ышаныч бирә. Моңа берничә дәлилем бар. Беренчесе, Альберт Гаффаровның шәхесе һәм иҗади алымнары. Ул тигез юлдан бармый. Кайчак эшләре шактый начар, ә кайчак бик югары дәрәҗәдә була, әмма «Ком ял итми» спектакле, һичшиксез, яхшылардан. Режиссёр һәрчак эзләнүдә. Аның дөньяны метафизик, хәтта мистик яктан кабул итүе театр өчен үз нәтиҗәсен бирде инде: актёрлар һәм, шунысы да бик мөһим, тамашачылар фәлсәфи театр белән танышты. Икенчесе, әйткәнемчә, актёрларның яңача ачылулары. Ә иң мөһиме, театр җитәкчелегенең репертуар юнәлешендәге приоритетларны билгеләве. Сезнеңчә, болар гына азмы?

Рания Юнысова тәрҗемәсе
 


Нияз ИГЪЛАМОВ

в„–9 |

3 сораштыру (Катнашыгыз!)

$
0
0
20.09.2013 Җәмгыять
Эшче һөнәренең бүген дәрәҗәсе бармы? Яшьләргә бүген үз торакларын булдыру авырмы? Бүгенне яшьләр юморына ничек карыйсыз? Шушыларга җавап бирсәгез иде (сораштыру аноним, бары тик "В контакте" кулланучылары өчен):

 

 

 

 

  VK.Widgets.Poll("vk_poll", {width: 300}, "104853462_e7be5c25ace757ea77");   VK.Widgets.Poll("vk_poll2", {width: 300}, "104854060_bf315ebf89752fa717");   VK.Widgets.Poll("vk_poll3", {width: 300}, "104854304_c52019f9d2fae851b9");

 

 

 


---

в„–--- | 20.09.2013

Көзен чәчәк аткан алмагач

$
0
0
21.09.2013 Җәмгыять
Балалар дәваханәсендә улыма прививка ясатырга дип чиратта утырабыз. Озак та узмады, безнең арттан ук диярлек биш яшьләр тирәсендәге малаен җитәкләгән өлкән яшьтәге мөселман апасы да чиратка кушылды. Буш урындыклар калмаганлыктан, ханымга урын тәкъдим иттем. Ул исә үз урынына малайны утыртмакчы булды. Тегесе «юк» дигәнне аңлатып баш чайкагач кына апа кеше рәхмәт әйтеп, үзе утырды.

– Менә нинди акыллы егет, дәү әнисенә урын бирә, – дип куйдым мин дә.

– Юк, дәү әнисе түгел, әнисе мин аның, – диде апа йомшак кына итеп.

– Гафу итегез, – дидем мин, уңайсызланып. Өлкән яшьтәге апаны әлеге малайның әниседер дип башыма да китермәгән идем.

– Аптырама, кызым, мин аңа өйрәнгән инде. Гел шулай төзәтергә туры килә. Аллаһы Тәгаләнең көтелмәгән зур бүләге шул бу безгә, – диде дә улын яратып үбеп алды. Үзе күңелемдә туган сорауга җавап та биреп өлгерде. – 26 яшьлек улыбыз бар инде. Монысы – төпчеге. 52 яшемдә алып кайттым баламны. Бер тапкыр да абортка барганым булмады. Андый гөнаһка керүдән Ходай сакласын! Олыгайган көнебездә «бу җирем авырта, теге төшем сызлап тора» дип уфтанып ятмас өчен насыйп булган җан җимешебез ул. Балалар бакчасына да бирмәдек, пенсиядә булгач, өйдә үзем генә тәрбиялим. Күкрәк сөтемне генә туйганчы рәхәтләнеп имезә алмадым. Улыма алты ай тулу белән үк сөтем бетте. Югыйсә олысын өч яшькә кадәр имезгән идем.
Апа белән рәхәтләнеп сөйләшәсе килсә дә, табиб янына да керер вакыт җиткән иде. Шулай итеп, әңгәмәбез ярты юлда өзелеп калды. Ә минем күңелдә язма язарлык оеткы салынган иде инде.

Әлеге очрашудан соң кая гына барсам да, өлкән яшьтәге әниләрне яки соңлап кына әни булырга җыенган ханымнарны эзләдем. Һәм... хатын-кызлар консультациясендә шундый бер ханым белән таныштык та. Динә Ленаровна да табиб янына бик тә четерекле сорау белән килгән булып чыкты. «42 яшь миңа. Бик тә бала табасым килә. Беренче ирем үлгәнгә өч ел була. Ике ай элек кенә бер ир-ат белән очраша башлаган идек. Яхшы, акыллы кеше. Күптән түгел генә хатыны белән аерылышканнар. Балалары юк. Үзе әйтүенчә, гаеп иптәшендә булган икән. Минем 20 яшьлек улым бар инде. Очрашып йөргән кешем белән мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштерү турында сүз кузгаткан юк әлегә, әмма минем бала алып кайтып аны бик тә сөендерәсем килә.

– Гафу итегез, ул үзе бала әтисе булырга телиме соң? – дигән сорау «чыгып очканын» сизми дә калдым.

– Әлбәттә. Ул бик теләмәсә, мин мондый җитди адымга барыр идемме соң? Сәламәтлегемнән зарланганым юк, хатын-кыз авырулары да булмады. Менә хәзер табиб әйткән анализларны гына тапшырасы калды, – диде ул.

«Бала яшь организмда яралырга тиеш»

Аллаһы Тәгалә кемгә кайчан әни булырга язган бит! Ә менә медицина күзлегеннән караганда, әгәр хатын-кыз беренче баласын 35 яшьтән соң гына алып кайта икән, бу «соң бала табу» дип атала. Җир шарындагы хатын-кызларның 20 проценты нәкъ менә шул яшькә җиткәч кенә гаилә кору, балалар алып кайту турында уйлый башлый икән. 40 яшьләрен тутыргач кына иң дулкынландыргыч, иң татлы мизгелләр кичергән танылган экран йолдызларын гына санап китү дә җитә. Мисалга, Николь Кидман – 40 яшьтә, Сальма Хаек – 41дә, Маша Распутина – 48дә, Яна Рудковская 38 яшьтә әни булды. Хәер, әллә каян эзләп интегәсе дә юк. Андыйлар үзебезнең шоу-бизнеста да бар. Татарстанның атказанган артисты Резидә Шәрәфиева кызы Зөләйханы 40 яшендә алып кайтса, әле җәй көне генә әни булу шатлыгын татыган Алинә Шәрибҗанова да 35нең теге ягына чыккан ханым. Башка илләрдә әлеге күренеш гадәти саналса да, Россиядә бүгенгә кадәр табиблар, психологлар бу мәсьәләдәге карашлары буенча икегә бүленгән. Тик аңа карап кына хәл үзгәрми. Киресенчә, безнең илдә дә соңлап бала алып кайтучылар саны елдан-ел арта гына.

Бу хакта без ТРның атказанган, югары категорияле табибы Рәүфә Батталова белән дә сөйләштек.

– Рәүфә Галимҗановна, ни өчен кайбер хатын-кызлар бу адымга соңрак бара?

– Әлеге сорау күбесенчә җәмгыятьнең социаль ягына карый. Соңгы елларда безнең илдә бала табучы хатын-кызларның яше гомумән артка чигерелде.

Хатын-кызга бәби алып кайту өчен иң яхшы вакыт – 20-30 яшь. Мин моны тәгаен әйтә алам. Яшь организм – сәламәт һәм нык организм. Димәк, бу – сәламәт бала табу дигән сүз. Ләкин, кызганыч, яшьләр хатын-кызның иң төп бурычы гаиләне карау, бәбиләр алып кайту, аларны тәрбияләү икәнен онытып, беренче урынга карьера баскычыннан күтәрелүне куя. Бу турыда ныклап торып 30 яшьтән соң гына уйлый башлыйлар. Әмма инде ул вакытта сәламәтлек тә, организм да үзенекен итә. Аннан соң, икенчедән, баланың гомерен өзү – Аллаһы Тәгалә каршында зур гөнаһ. Шәригать кануннары буенча яшәүче ханымнар әлеге гөнаһка барудан тыелып кала. Әти-әниләре өлкән яшьтә булган мөселман гаиләләрендә сабыйлар тууны шуңа бәйләп аңлатабыз.

– 40 яшьтән соң бала табарга карар кылган хатын-кыз иң беренче чиратта нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш?

– Бу бик тә җитди адымга барган хатын-кыз иң элек табиб-генетикка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Барлык хроник авырулар нәкъ менә 30 яшьтән соң үзләрен сиздерә башлый. Хатын-кызның сәламәтлегенә тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, дөрес тукланмау, пычрак һава, стресслар, сәламәт булмаган тормыш рәвеше алып бару да зур йогынты ясый. Моннан тыш, 35 яшьтән узган хатын-кызлардан төрле характердагы җитди авырулары булган сабыйлар ешрак туа. Йөклелек чоры да яшь әниләр белән чагыштырганда авыррак уза. Алар кан басымы күтәрелү, анемия, кул-аяклары шешенү белән җәфалана. Хатын-кыз авырга калып, баласын күтәрә алмаска да мөмкин.

– Гел тискәре якларын гына күрәсе килми бит. Өлкән яшьтә бала алып кайту хатын-кызны тагын да чибәрләтеп җибәрә кебек.

– Кемдер гомере буе бала теләп тә, бу бәхетне өлкән яшьтә генә кичерергә мөмкин. Күптәнге хыялы тормышка ашкан хатын үзен бик бәхетле хис итә, кәефе күтәренке була, яшәреп китә. Аннан соң, 30 яшьтән соң беренче тапкыр әни булырга җыенган ханымнар әлеге адымга җитди әзерләнә. Ире белән берлектә кирәкле бөтен анализларны алдан ук тапшыралар, һәр нәрсәгә җитди карыйлар. Шулай да кабатлап әйтәм, шәхсән мин үзем бала яшь организмда яралырга тиеш дип саныйм. Һәрнәрсәгә билгеле бер вакыт кына бирелә.

* * *

Шушы урында язмама нокта куярга да булыр иде. Әмма авылга (Азнакай районы Беренче Май авылы) кунакка кайткач, урам тутырып уйнап йөргән малайлар арасында 5 яшьлек Ранисны күргәч, ирексездән елмаеп куйдым. Аны да бит әнисе Илгизә апа Нигъмәтуллина 40 яше тулгач кына алып кайтты! Гаиләдә өченче малай итеп. Хәзер әнә төпчекләре олы улының балалары белән велосипедта элдерә.

Минем корсаклы икәнемне белгәч, бөтен авыл «аякка басты» дисәң дә буладыр. Бу яшьтә бәби алып кайталармыни, диючеләр аз булмады. Акча, ана капиталы өчен тапты дип авыз чайкарга да чирканмадылар, – ди Илгизә апа, кызыксынып сораштыра башлагач. – Өченче балам булса да, планлаштырылган, теләп алынган улыбыз ул. Ирем дә бик теләде. Төпчеген аеруча ярата. Яшь вакытта ул да, мин дә бөтен тәмен белеп бетермәгәнбез икән. Йөклелек чорының бер авырлыгын да сизмәдем. Рәхәтләнеп, тәмен белеп кенә күтәрдем баламны. Бу чорда очраша торган проблемалар да булмады диярлек. Вак-төякләре турында уйларга авыл җирендә вакыты да юк инде аның. Улыбыз да, Аллага шөкер, сау-сәламәт – авырлыгы 4 кг, буе 53 см булып туды. Дөрес, кайвакыт әтисе белән «Ранис үсеп, борынына кызлар исе керә башласа, клубтан таякка таянып ничек алып кайтырбыз икән?» – дип көлешәбез анысы. Табибларның өлкән яшьтә бала табуны бик хупламаганнарын беләбез. Ләкин хатын-кыз үзен ышанычлы тота, янында ныклы терәге бар икән, нигә әле алып кайтмаска?!

Әниләр карт буламы?

Раузалия Тимербаева, Балтач районы, Алан авылы. Сигез ай элек 43 яшьтә алтынчы баласын тапкан:
– Бишенче балам белән алтынчысы арасында сигез ел аерма. Бу баланы табаргамы-юкмы дигән уй башыма да килеп карамады. Аллаһ биргән, җан иңдергән, ничек мин аңа кул салыйм? Улым 4200 граммлы булып дөньяга килде. Баладан соң бераз авырып алдым, ә бүген үземне күпкә яшь итеп тоям. Абый-апалары да энеләрен карарга булыша, Аллага шөкер, бүгенге көндә мин бик бәхетле ана. Баланың сау-сәламәт булып тууы яшькә генә дә карамыйдыр дигән фикердәмен, япь-яшь аналардан туган авыру балалар азмыни?

Фәнилә Кәримованы әнисе 42 яшьтә тапкан:
– Әни белән безнең туган көннәребез бер айда. Миңа 18 булганда аңа 60 тулды. Яшь аермасына игътибар иткәнем дә булмады, бу миңа ниндидер уңайсызлык тудырганын да белмим. Ә менә кыз туганнары булган кешеләргә гел көнләшеп карыйм. Әнигә әйтеп бетерергә теләмәгән иң эчке серләрне кыз туганым белән уртаклашасы килгән вакытлар була.

БДБ илләре буенча алсак, иң олы яшьтә бала табучы хатын-кыз Украинада яши. Валентина Подвербная 2011 елда 65 яшьтә кыз бала таба. Пенсионер ялгыз яши, ул кызын ясалма орлыкландыру юлы белән тапкан һәм моның өчен җиде ел буе пенсия акчасын туплап барган. Киң җәмәгатьчелек аның хыялын тормышка ашырган медицина үзәген тәнкыйтьли, чөнки «яшь ананы» үз акылында дип тә әйтеп булмый. Ул баласы янына бер кешене китерми, хәтта медицина хезмәткәрләрен дә. Рәсми булмаган чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, олы яшьтә бала алып кайтырга теләк белдереп, медицина үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләр безнең Казаныбызда да юк түгел икән. Әлбәттә инде, сүз алтмыш яшьлекләр турында ук бармый. Шулай да бу теләк күп очракта вакытлы эмоцияләргә генә нигезләнгән була. Олыгаеп барган ханымнар бүген ана булырга әзер булулары турында хәбәр итсәләр, берничә көннән уйларыннан кире кайтып, балаларын хәтта төшерттерәләр дә, ди.

Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА 


Зөһрә САДЫЙКОВА

в„– |

Казан Кремлендә “Түгәрәк уен” (ФОТО)

$
0
0
22.09.2013 Мәдәният
Үткән ял көннәрендә Казанда Бөтенроссия «Түгәрәк уен” фольклор фестивале гөрләп узды. Аңа Самара өлкәсеннән Камышлы районы Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор ансамбле һәм Самара шәһәре “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” бию төркеме чакырылган иде.

Моңа кадәр «Түгәрәк уен» фестивале Россия төбәкләрендә бәйге итеп үткәрелгән булса, быелгысы ярышларсыз гына Казанның үзендә «түгәрәк уен» буларак ниятләнде. Бирегә үткән елларда беренче урыннарны яулаган, үзенчәлекле чыгышлар белән сөендергән ансамбльләр җыелып, Казан Кремле эчендә бәйрәм иттеләр.

Россиянең 17 төбәгеннән килгән 380 кеше арасында Свердловск һәм Чиләбе өлкә-ләрендә яшәүче Урал татарларын, Чиләбе өлкәсе ногайбәкләрен, Омски, Төмәннән килгән Себер татарларын, Идел буеның Ульян, Самара, Түбән Новгород өлкәләре, Удмуртия, Мари Эл, Чуашстан, Мордовия татарларын күрергә була иде. Шуларның һәрберсе үз мәдәнияте, сөйләме, җыр биюләре белән татар үзәге - Казан каласына килеп, татар дөньясы төрлелеген, мәдәнияте байлыгын тагын бер кат дәлилләде.

Җомга көнне иртәнге якта фольклор төркемнәрне автобусларга утыртып, Казанны күрсәтергә алып киттеләр. Ә төштән соң алар Лаеш, Питрәч, Биектау, Саба, Арча, Теләче һәм Яшел Үзән районнарының Мәдәният йортларында концерт күрсәттеләр. Бу очрашулар, туган белән туган күрешкән кебек, бер-берсе белән якынрак танышу, күрешү мөмкинлеге киңрәк булсын өчен оештырылган иде. Самаралыларны аерып, “Ак каен”ны – Лаешка, “яктылык”лыларны – Биектауга алып киттеләр. Биектаулыларның кунакка килүче фольклор коллективларны милли киемнәр киеп, гармуннарда уйнап, җырлап-биеп шәһәр читендә каршы алулары, концерт тәмамлангач, иң шәп ресторанга алып барып, үзләре дә концерт күрсәтеп, һәр кунакка да сүз биреп, зур мәҗлес ясаулары турында “Яктылык” укытучысы Асия Сәйфетдинова сөйләп бетерә алмый.

Быелгы “Түгәрәк уен”ның тагын бер яңалыгын икенче көнне күрергә була иде. Фольклор коллективлар үзләренең авылларында, якларында булган мәдәни үзенчәлекләр белән бәйле аш-су, кием-салым үрнәкләрен, төрле остаханәләрне алып килеп, Кремль йортында урнаштылар. Мәсәлән, “Ак каен” ансамбле Камышлы ягында гына пешерелә торган эре бавырсаклар һәм күпереп уңган күмәч, Иске Ярмәкнең чигеш осталары чиккән алъяпкычлар, мендәрләр, сөлгеләрне күргәзмәгә куйганнар иде.

- Һәр төбәк татарлары һәм татарстанлылар үзләренең күргәзмәләрен һәм интерактив мәйданчыкларын булдырдылар. Казан халкы Кремль йорты аша ташкын булып акты, ә без кызыксынучыларга Иске Ярмәк авылы тарихы, мәдәнияте, үзебезнең ансамбль, авыл яшәеше турында сөйләп тордык. Халык белән сәхнә аша түгел, күзгә-күз аралашу барыбызны да баетты, яңа хисләр, яңа идеяләр белән тулыландырды, - дип сөйли “Ак каен” халык фольклор ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин.

- Бер якка карасаң – пәрәмәчләр, икенче якка күз ташласаң – күз явын алырлык чигешләр, күлмәкләр, татарның борынгы кәсепчеләре ясаган әйберләрне күрәсең. Һәрбер мәйданчык янында гармунчылар баскан, шул як көйләрен уйнап торалар. Аяклар сизмәстән үзләре бии башлый. Безнең балалар да түзмәде, Кремль янында гармунда уйнаучыларны күреп, биергә чыктылар. Аларның биюен күрүчеләр тел шартлатып карап кына тормадылар, безгә кушылып та биеделәр, - дип дәвам итә Асия Сәйфетдинова. - “Яктылык”лылар кыюланып китеп башка төбәктән килгән балалар оештырган борынгы уеннарга кушылып уйнаганда яңа дуслар да таптылар.

Кичкә таба Кремль йортында зур сәхнә пәйда булды, һәм Гала-концерт башланып китте. Анда иң үзенчәлекле, үткән биш елда I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган сәнгать төркемнәре һәм профессиональ артистлар чыгыш ясады. Шулар арасында “Ак каен” да бар иде.

Киләсе елга ТӨРКСОЙ кысаларында Казан төрки дөньясы башкаласы булыр, дип көтелә. Шул уңайдан алтынчы фестивальне янә Казанда бәйге рәвешендә үткәрү ниятләнә. Төрки дөньясына, башка чит ил кунакларына татарларның төрле һәм шул ук вакытта бербөтен икәнлеген күрсәтү мөмкинлеге булачак бу фестивальдә.

Сәхнәдә "Ак каен" фольклор ансамбле


Гармунчылар "Түгәрәк уен"га чакыра.


Эльвира РӘФЫЙКОВА

в„–39 | 22.09.2013

Ришат Төхвәтуллин концертлары: 1 октябрьгә билетлар тәмам, 26 октябрь - өстәмә концерт!

$
0
0
21.09.2013 Мәдәният
Татар-башкорт сәхнәсендә йолдыз булып кабынган яшь җырчы Ришат Төхвәтуллинның 1 октябрьдә Казанның УНИКС залында үтәсе концертына билетлар сатылып бетте диярлек. (Бу язма әзерләнгәндә кассада 10 билет калган инде).

Концертны оештыручы Рәшит Ваһапов фестивале яшь җырчы иҗатына игътибарлы Казан тамашачысына ихлас рәхмәтен белдерә һәм шуны хәбәр итә: 26 октябрьдә Ришат Төхвәтуллин Казанда яңа концертын –театральләштерелгән яңа шоу – программа тәкъдим итә!

Җырлы-биюле, уен – көлкеле тамашада татар-башкорт эстрадасының иң чибәр, иң мөләем кызлары – Фәридә Газзалова, Гөлназ Асаева, Алсу Хуҗина, Гөлсирин Абдуллина катнаша. Тикмәгә генә яңа программа “Ришат кыз сайлый!” дип аталмый бит!
Яңа программада Ришат әле яңа гына табадан төшкән өр-яңа җырларын күпләп тәкъдим итәчәк! Һәм, әлбәттә, концертта тамашачы инде яратып өлгергән хитлар да урын алган.

Концерт шулай ук УНИКСта үтәчәк. Башлана 17:00 сәгатьтә.

Билетлар – УНИКС, “кассир.ру” һәм “concert.ru” кассаларында. Бәясе: 500-1500 сум. Белешмәләр өчен: 296-06-27.

Шул ук программаны Ришат Төхвәтуллин Уфада да күрсәтә: 22 октябрь – ДК Молодежи, 24 октябрь – УМПО.
Ә октябрь башында Ришат Норлат (4 октябрь, ГДК), Самара (5 октябрь, ДК Кирова), Кулатка (7 октябрь, РДК) һәм Ульяновск (8 октябрь, Филармония) шәһәрләрендә чыгыш ясый.


 




в„– |

Аллага кем якынрак?

$
0
0
23.09.2013 Дин
Бер поп белән дуслаштым әле. Юк, поп кына түгел, христиан дөньясының бик зур шәхесе ул, йөзләрчә, меңнәрчә попларга белем биргән, аларга православие буенча бик күп лекцияләр, безнеңчә әйтсәк, вәгазьләр укып, сөйләп, дин кануннарын аңлатып яшәүче яшәүче зат ул. Хәзерге вазифасы — православие университетында проректор-ректорның иң ышанычлы урынбасары, ныклы таянычы.

Сүземне поп дип башлавымның сәбәбе шул гына: без, Ислам динендәге татарлар, урысларның дин башлыкларын поп дип кенә атарга күнеккән халык. Әйтик, алардагы дин әһеленең протоиерий дигән дәрәҗәсен беләсезме? Мин, яшерен-батырын түгел, шушы яшемә җитеп, андый вазыйфа барлыгын белми идем. Ә инде аның — протоиерийның сөйләүләрен шактый тыңлагач, аңа хөрмәтем арткач, бу хакта сезгә дә сөйләү теләге туды.

Аның исеме — Димитрий, фамилиясе Смирнов. Туган елы 1951. Әңгәмәләр вакытында аңа нинди генә сораулар яудырмыйлар. Хәтта, үртәлмәсме, дигәндәй, төртмәле сораулар да еш яңгырый. Ләкин, һәр тарафтан мәгълүматлы буларак, ул барысына да тыныч кына җавап бирә.

Тыңлаучыларның берсе:

— Император Николай православие динендә булганмы?

— Шулайдыр... Ләкин, лютеран динендәге хатынын бик яратканлыктан, ул хакта сөйләшмәскә тырышкан. Сөекле хатынының кәефе кырылмагае дип яшәгән...

— Коръән укыйсызмы?

— Укыйм. Миндә аның ике басмасы бар. Урысча укыйм. Ләкин христиан буларак укыйм.

Заманында Бөекбритания биләмәләрен арттыра барган саен гарәп илләреннән коллыкка меңнәрчә, хәтта йөз меңнәрчә коллар ташыган, аларны Европаның башка илләренә дә күпләп саткан. Рәхәт бит: коллар тамак хакына иң авыр, иң кара эшләрдә, кем әйтмешли, җир җимертеп эшли тора, ә болар үзләре уңайлы тормышка күнегә бара... Хәтта балалар белән мәшәкать чикмәү, гаиләләрдә ыгы-зыгы арттырмау, иркәләнеп кенә яшәү хакына нәселләренең үрчүенә дә чик куя башлыйлар. Әйтик, дәрәҗәле аксөякләр гаиләдә бер бала тууга да канәгатьлек хисе кичерәләр, икенчесен булдырырга авырыксыналар, ә ислам динендәге коллар, шәригать кануннарына хыянәт итмичә үрчегәннән-үрчи баралар. Алай гына да түгел, милләттәшләре, илдәшләре дә үз теләкләре белән агыла башлый Европага. Заманалар үзгәрә, законнар яңара барган саен коллар, “килмешәкләр” һәр илдә тулы һәм тигез хокуклы гражданнарга әверелә баралар, сәләт белән үз эшләрен, заманча әйтсәк, үз кәсепләрен табалар, мәчетләр, мәдрәсәләр салалар... Иң мөһиме — үрчиләр!

Хәзер инде Европаның борынгыдан килгән төп милләтләре куркуда: алар кими, ә мөселманнар арта. 2015 елда ук исламлы халык 45-50 миллионга җитәчәк икән! Инглизләр оныткан сыман кыланып яшәсәләр дә, бөекбританнар кебек үк урыслар да сизә мондый ихтималны. Христианлыкның хәлсезләнүен урыс милләтеннән булган дин әһелләре дә ачынып сөйләргә мәҗбүр. Шуларның берсе Димитрий Смирнов турыдан-туры болай ди:

—- Киләчәк — мөселманнарныкы! Алар Җиргә хуҗа булачаклар!

Шушы фикерен ныгыту өчен күргән-ишеткән вакыйгаларын да сөйләп үтә:

— Бер вакыт каршыма бер карчык килде дә: “Аңлатып бирә алмассыз микән... — дип сүз башлады. — Менә мин чиркәүгә барганда машина туктаткалыйм. Рульдә мөселман булса, ул миннән акча алмый. Үз анам кебек кешедән ничек акча алмыйм мин, ди. Кайчакларда мөселман шофёрлар бушлай өемә дә китереп куялар, кулымда авыррак нәрсәләрем булса, этажыма да күтәреп менгерәләр. Ә менә христиан, православный шофёрлар алар кебек түгел. Минем акча эшли торган хезмәтем бу, диләр”...

Шуннан сөйләгәннәрен Смирнов болай дип түгәрәкли:

— Димәк, мөселманнар Аллага якынрак!

Әйе, үз диндәшләре турында ачынып та, гарьләнеп тә сөйли ул:

— Мөселманнар балаларын ярата. Чечняда, мәсәлән, детдомнар (ятим балалар йортлары) юк. Ә менә православныйлар, католиклар мөселманнарга нинди “үрнәк” күрсәтә ала? Эчкечелек, фәхешлек, наркоманлык, үзара нәфрәт... Без Христостан нәрсә сорасак, ул шуны бирергә тиеш, дип уйлыйбыз. Үзебез Аның хакына бер нәрсә дә кылмыйбыз. Ә мөселманнар ничек дисезме? Алар Алла хакына гомерләрен дә кызганмыйлар! Гаиләләренең тотрыклыгы, ныклыгы хакына да батырлыкка баралар. Әйе, аларны “террорчылар” диләр инде... Ә безнең кызлар эстрадаларда йөри. Ярымшәрә килеш халык алдында бииләр... Оят беткән! Сигезәр мәртәбә кияүгә чыгулар, уналтышар тапкыр өйләнүләр...

...Кабатлап әйтәм, Смирнов ачынып, гарьләнеп сөйли... Үз дине өчен өзгәләнә, сызлана бахыр. Шундый мисаллар китерә-китерә халкын, прихожаннарын оялтырга, айнытырга, уятырга, дөньяга ачык күз белән каратырга тырыша. Аны тыңлаган саен минем үзәгемне дә гарьләнү хисе кимерә. Чөнки, татар буларак: “Менә без — мөселманнар нинди! — дип мактана алмыйм... Без үзебез дә урыслардан ким эчмибез, үзебез дә ярымшәрә килеш меңнәрчә милләттәшләребез алдында ботлар күтәрә-күтәрә биибез, җырлыйбыз, фәхешлек мәсьәләсендә дә калышмыйбыз. Мин үзем, мәсәлән, дүрт ирдән дүрт бала тапкан татар хатыннарын беләм, бишәр-алтышар хатыннан бала таптырган, шуның белән масаеп, ыржаеп көлүче “үземезнең” ирләрне дә еш күрәм.

Ярый, сез уйлана торыгыз, мин язмамны түгәрәкләү ягын кайгыртыйм.

Чыннан да, Европа нәрсә уйларга да белми хәзер. “Без коллар ташыган идек, үзебезнең киләчәгебезгә яңа хуҗалар алып кайтканбыз икән”, — дип кайгырышалар. Элекке колонизаторлар җыйган кол-мөселманнар шул илләрдә тулы хокуклы гражданнар хәзер. Алар үзләренең ата-бабалары яшәгән, үзләрен тудырган илләрне ватаннары дип саныйлар. Һәм алар хаклы!

Англиядә мөселманнарның якын елларда ук биш-алты миллионга җитәчәкләре исәпләнгән инде. Лондонның Көньяк өлешендә тупланганнары гына да ярты миллион хәзер. Йөзләрчә меңнәре, дәррәү кузгалып, намаз саен мәчетләргә тулалар. Ә инглизләр үзләренең гыйбадәт йортларына сирәк-мирәк кенә киләләр икән (бездәге урыслар кебек).

Юкка гына ачынмый Димитрий Смирнов, тиктомалга гына өзгәләнми.

Берлинда, 1922-1924 елларда ук 1200 гыйбадәтчене сыйдырырлык мәчет төзелгән һәм яңадан-яңалары төзелеп килә. Ә инде, белүемчә, Мәскәүдә шактый еллар буе бишенче мәчетне салу өчен кишәрлек “таба алмый” хакимият. Ә инде шул ук Мәскәүдә христианнар өчен храм, собор, чиркәүләрнең саны 800дән артканлыгын яхшы беләм. Тик, аларда гыйбәдәт кылучылар саны кимү юнәлешендә икән. Хәер, ул кадәресен Дмитрий Смирнов тәфсилләп сөйләде бит инде...

Франциядә дә кабат унбиш елдан мөселманнар 6 миллионга җитәр дип фаразлана. Кыскасы, Европада мөселманнар миллионнап үрчи. 1990-2013 еллар арасында дөнья мөселманнары бер миллиардка арткан. “Һай, бигрәк күп бит, хак микән?” дияр идең, рәсми саннарга ышанмый булмый.

Хуш, язмама соңгы ноктаны куйдым дип, каләмемне читкә этәргәндә әткәмнең бер васыяте искә төште... Мине ВЛКСМ өлкә комитеты алганнан соң, шуны әткәмә кайтып әйткәч, ул:

— Бу дөньяның хәлләре әүмәле дә тәүмәле, улым. Артык кызыллана күрмә! Бу кырык мирдән җыелган ил озак яши алмастыр. Бер нәрсә дә мәңгелек түгел, алданып яшәүдән саклан. Әллә нинди үзгәрешләр булыр әле, — дип, күз алдыма, бармагы белән дә төртеп, Коръәннең бер аятен күрсәткән иде. “Без каферләрнең җирләрен әтрафларыннан киметә барабыз. АллаҺ хөкем итә. Аның хөкемен кире кайтара алучы юк.” (13:41)

Шул аятьнең тормышка аша баруы түгел микән дөньядагы бу гыйбрәтләр?

Ә инде протоиерий Смирнов белән ничек дуслашуыма килсәк, интернет аша гына булды ул хәл... Диннәр турында мәгълүматләр эзләп казынганда килеп чыкты аның блогы. Ихлас сөйләүче бу шәхес белән танышасыгыз килсә, сез дә кереп чыгыгыз аның “өенә”. Урыс телендә: “Димитрий Смирнов о мусульманах” дип язсагыз, “ишекләре” киерелеп ачылачак аның. Үз динең белән горурлана белү өчен төрле яктан фәһемле булу да кирәк бит әле... Мин аңа, хәтта, ике-өч юллык рәхмәт хаты да язып җибәрдем шул ук блогта...
 


Фәнзаман БАТТАЛ

в„– |

Яңадан “кышкы вакыт”ка күчәбезме? (Сораштыру)

$
0
0
23.09.2013 Җәмгыять
“Җәйге вакыт”та яшәргә өйрәнеп беттек кенә дигән­дә, Дәүләт Думасы депутатлары “кышкы вакыт”ка күчүне кире кайтарырга булган. Түрәләр сәгать тел­ләрен күчерүнең төп сәбә­бен 2014 елда Сочида узачак Олимпиадага бәйләп аңлата. Бактың исә, Европа илләре белән Россия арасындагы өч сәгать­лек вакыт аермасы чит ил тамашачысына уеннарны күзәтеп барырга комачау итәчәк икән.

Октябрьгә кадәр “кышкы вакыт“ка күчү-күчмәү мәсьә­ләсе төгәл билгеле булырга тиеш. Сәгать телләрен “кышкы вакыт“ка күчерү тәҗри­бәсе безнең илдә 1981 елдан – Совет заманыннан бирле кулланыла. 2011 елда ул чактагы Президент Дмитрий Медведев тәкъдиме белән бу кү­ренеш туктатылып торды. Моның сәбәбен вакыт күчерү­нең, кеше сәламәтлегенә зыян салып, стресс­ларга ки­терүе белән аңлат­тылар. Сез бу сүзләр белән килешәсезме? Гомумән, яңа­дан “кышкы ва­кыт”ка күчү кирәкме?

Тәүфыйк Сафин, Казан­ның 12 нче номерлы хаста­ханәсе баш табибы:

– Кеше гасырлар буе бер төрле режимда яшәп ияләш­кән. Адәм баласының яшәү, эшләү, ял итү шартлары – барысы да вакытка бәйле. Аны гасырлар буе алмаштырмаганнар. Үзебезнең мө­сел­ман ке­шесенең дә бөтен көн тәртибе вакыт белән тыгыз элемтәдә. Закон кабул итеп кенә ке­шенең яшәү рәвешен үзгәртү мөмкин түгел. Та­бигатькә дә каршы килеп булмый. Сәгать теле күчкәнгә карамый, кеше барыбер элекке вакытында йокыга китә. Чөнки аның организмы үз режимында яшәргә өйрәнгән. Баш мие эшлә­венең дә үз программасы бар. Кайчан эш­ләргә, ял итәргә, сөенергә, көенергә икәнлеген дә һәр кешенең баш мие үзе билгели. Бу – адәм баласына бала чактан ук салынган генетик программа. Аны берничек үзгәр­теп булмый. Үзгәртергә тырышкан очракта, ул неврозга китерә­чәк. Шуңа күрә мин безнең ил терри­ториясендә сәгать кү­черүне кертүгә тулысынча каршы.

Айгөл Бәдретдинова, ТНВ каналында “Һава торышы” тапшыруы алып баручысы:

– Нинди дә булса үзгәреш кертер алдыннан, түрәләр иң элек яхшылап уйласын иде. Тәҗрибәләр кирәкми. Йә “җәйге вакыт“та гына калыйк, йә булмаса инде, тулысынча “кышкы вакыт”ка күчик. Бер сәгать исәбеннән икенчесенә “сикереп” йөрүнең бер уңай ягын да күрмим. Өлкән яшь­тәге кешеләр аеруча тилмерә. Аларның организмнары бик сизгер бит. Сәгать телләрен күчерү нәтиҗәсендә төрле чирләр дә арта. Күп кеше әнә шуннан зарлана. Шәхсән үзем сәгать күчерүне, Аллага шөкер, яхшы кичерәм.

Люция Галимуллина, эшмәкәр:

– Түрәләр рәхәтләнә инде бездә. Һәрберсенең – үз капризы. Медведев Президент булганда, халыкның сәламәт­леген кайгырткан булып, “кышкы вакыт“ка күчүне бетереп аткан булды. Путинга бу ошамаган, күрәсең. Яңа­дан “кышкы вакыт“ка күчәргә булган. Бала-чага уены белән бер бу, билләһи. Бәлки, хәзер “полиция”не яңадан “милиция” дип үзгәртергә­дер? Кызык бит!

Фәния Насыйрова, пенсионер:

– Бер вакыттан икенче­се­нә күчеп йөрү сәламәтлеккә зур зыян сала. Без хәзерге режимга ияләшкән инде. Шәх­сән мине ул тулысынча канә­гатьләндерә. Шуңа күрә “кышкы вакыт”ка күчүне ки­рәк санамыйм. Бар да ия­ләнгән тәртиптә барса, яхшы булыр иде. 




в„–154 | 21.09.2013

Уфалла арбасы турында

$
0
0
23.09.2013 Җәмгыять
Җанга тигән уфалла арбасы турында язуымның кечкенә генә тарихы бар. Сугыштан соң туган чор ба­лаларының бик азына гына тимәгәндер ул нужа арбасына җигелүләр. Җан асрыйм, яшим дигән кешеләр ат, сыер яки ­үгез урынына үзләре җиге­лергә мәҗ­бүр иде шул ул чакта. Җир тешләп йөк тарткан чакларны безнең буын үлгәнче сөйләя­чәк. Бу зарлану да түгел, мактану да була алмый.

Бу – безнең чор кеше­ләренең яшәү рәвеше иде. Шуңа да мин үзәкләргә үткән тормышның онытылмас бер образы булган уфалла арбасы турында шигырь язмый булдыра алмадым. Яздым да ул чакта яздырып укыган шәхси бер газета редакция­сенә юлладым. Ха­тым­да, бу шигырьне көйгә салып, берәр җыр чыгара алмассызмы, дигән фикеремне дә әйттем. Ләкин күпме генә көт­сәм дә, ни шигырем дөнья күрмә­де, ни бер кәлимә сүз белән җавап хаты килеп иреш­мәде. Аның каравы дөньяга “Уфалла арбасы” ди­гән җыр тарала башлады. Ләкин аның авторы мин түгел идем. Сүзгә-сүз минем шигырем дип һич кенә әйтәсем килми. Әмма күңелдә бер төен утырып калды. Газета редак­ция­сен­дә­ге­ләр миңа бер рәх­мәт сүзе әй­теп хат кына җибәргән булсалар да, күңел­гә ул кадәрле үк авыр булмас иде.

Хөрмәтле “Ватаным Татарстан” редакциясе! Шигыремне дөньяга чыгарырга булыша алсагыз, сез миңа кү­ңелдәге авыр төер­дән котылырга ярдәм итәр идегез.

Рәхилә Маликова.
Биектау районы Олы Битаман авылы

Уфалла арбасы

“Уф, Алла!”– дип күп әйттердең,
И уфалла арбасы.
Авыр сугыш елларында
Булдың яшәү чарасы.

Нигә сиңа уфалла дип
Исем куштылар икән?
Сине тартып чиләнгәнне
Үзең дә сиздең микән?
И уфалла арбасы!
Бигрәкләр дә авыр иде
Үргә каршы барасы.

Елаттың да, ашаттың да
Син – уфалла арбасы!
Төпкә җигелеп сине тартты
Сугыш чоры баласы.

Сыерны да бетертмәдең,
И уфалла арбасы!
Бигрәк авыр үлән төяп
Сине тартып барасы.

Үпкәләмә безгә бүген
Йөзебезне чытканга.
Коткардың бит син халыкны
Газраил якадан тотканда.

“Уф, Алла!”– дип әйтсә әйтте,
Халык бырыбер тырышты.
Арып гаҗиз булган чакта
Уфалланы орышты.

Арба гаеплемени соң,
Заманы шундый булгач.
Хәйран калып искә алабыз
Тормышлар җиңеләйгәч.

Майламаган көпчәк тавышы
Һаман колак төбендә.
Арып алҗыган әнием
Төшкә керә бүген дә.

Балаларны саклар өчен
Авырлыкка түзделәр.
Туңдырмады, ач итмәде
Безне газиз әниләр.

И уфалла арбасы,
Авыр булды тартасы.
Нинди ачы михнәтләргә
Түзде адәм баласы.

Уфалланы бик тарттылар,
Булса әле тартырга.
Булмаганда туры килде
Җилкә белән ташырга.

Уфалланың газаплары
Искә төшә хәзер дә.
Авыр еллар истәлеге
Булып калды хәтердә.

Уфалланы машиналар
Алыштырдылар бүген.
Кара болыт капламасын
Кабат илебез күген.

И уфалла арбасы,
Халыкның моң-зарын төяп,
Хәтердән төшеп калмыйча,
Киләсең чорлар буйлап. 


Рәхилә МАЛИКОВА

в„–154 | 21.09.2013
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>