Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Кәҗәле мәзәк

$
0
0
23.09.2013 Юмор
Быел җәй ике районнан берәр мәзәк ишетеп кайттым. Актаныштан ишеткәнемнән башлыйм әле.

СССР заманы. Бер алдынгы сыер савучыны партиягә алып маташалар. Апа кеше – әлифне таяк дип тә белмәгән бер түти, наданның да наданы икән. Тегеләй итеп тә, болай итеп тә сорау биреп карыйлар моңа, тик бер дә адәм рәтле җавап ала алмыйлар үзеннән. Нишләргә? Максат алдан куелган – бу алдынгы савымчы кичекмәстән партия әгъзасы булырга тиеш! Ә ничек аласың ди, әгәр апаң бер сорауга да җавап бирә алмый. Шуннан бик важный кыяфәт чыгарып утыручыларның берсе сүз өчен сүз булсын дигәндәй генә сорап куясы итә:

– Карале, Зәмзәмбикә апа... Исемең ничек әле синең?

– Зәмзәмбикә, – ди тегесе.

Сорау бирүче, кинәт, сөенеп:

– Минем әнинеке дә шундый. Алдык, иптәшләр! – ди.

Кукмара мәзәге исә болайрак. Ике сәрхуш, уңга-сулга чайкалып, алпан-тилпән килеп, машиналар тыз-быз чапкан урам буйлап бара икән. Көтмәгәндә-уйламаганда, әллә каян гына бер кәҗә тәкәсе пәйда булып, җәһәт-җәһәт кенә артларыннан килеп, бу икәүне сөзеп мәтәлдерә. Берсе, торалмыйча ятканы, аягына басып азапланган иптәшенә болай дип кычкыра икән:

– Әлһәметдин!.. Әлһәметдин!.. Нумерын кара!.. Нумерын!..

Ошбу көлдергечләргә иш булсын дип, янә бер мәзәк. Аны мин башкаларга да сөйләргә яратам. Кыскасы... Чапаев белән Петьканы аклар куа икән. Кереп качар тишек тапмыйча, шактый чапкан болар, ниһаять, бер йорт күреп алганнар. Шунда кереп, тиз генә яшеренгәннәр: Петька – карават астына, Чапай мич эченә качкан. Аклар Петьканы шундук карават астыннан йолкып чыгарган, билгеле. Тик мичнең эчен карарга, нишләптер, башларына килмәгән. Үзен җилтерәтеп алып чыгып барганда, мич авызына карап, Петька болай дип кычкырган, имеш:

Василий Иваныч, чык! Безне тоттылар! 


Ләбиб ЛЕРОН

в„– |

“Бәхеттә, шатлыкта”

$
0
0
23.09.2013 Шоу-бизнес
Башкорстанның атказанган артисты, композитор Наил Шәймәрдәновның Казанда “Бәхеттә, шатлыкта” дип исемләнгән беренче иҗат кичәсе.

Чирек гасыр дәверендә Наил бик күп көйләр язды. Ул безгә «Бәхеттә, шатлыкта» (Ялла), «Ак болытлар» (С. Фәтхетдинов), «Дәү әнием, дәү әтием» (Г. Сираева), “Бер мизгел” (А. Галимов), “Ак бураннар” (Зәйнәп Ф.), “Кайталар кыр казлары” (ИлСаф), “Гомер көзем” (Х. Фәрхи), “Энҗе чәчәк ландыш ул” (Г. Әхмәтова) һ.б. популяр җырлар авторы буларак билгеле. Автор үзе “Миңа көй языр өчен илһам килгәнен көтү кирәкми, бары тик яхшы, мәгънәле сүзләр булса, мин иҗат итәм” ди.

Яраткан җырчыларың белән җыелып кичатнаны күңелле уздыр. Биредә Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Хәния Фәрхи, ИлСаф, Илшат Яппаров, Гүзәл Әхмәтова, Гөлназ Сираева, Рөстәм Асаев танылган җырларны башкарыр.

26 сентябрь, 18:30, «Уникс».

Белешмәләр өчен телефон: 297 43 77

 


 




в„– |

Кафил Әмиров: Татарстан прокуроры вазифасына кандидатлар берничә

$
0
0
24.09.2013 Җәмгыять
Татарстанның экс-прокуроры Кафил Әмиров үзенә алмашка бер генә түгел, ә берничә кандидат әзерләгән. Аларның кайсысы үз остазының эшен дәвам итәр — монысы инде 26 сентябрьдә узачак республика Дәүләт Советының чираттагы утырышында билгеле булачак.

13 ел дәвамында Татарстан прокуратурасын җитәкләгән Кафил Әмировның лаеклы ялга чыгуы турында мәгълүмат узган шимбәдә, ягъни 21 сентябрь көнне билгеле булды. 23 сентябрь көнне исә экс-прокурор журналистлар белән шәхсән очрашып, аларга әлеге карарының сәбәпләре турында сөйләде.

Журналист тәҗрибәсе булган прокурор

Кафил Әмиров республикада журналистлар белән актив эшләүче җитәкчеләрнең берсе буларак билгеле. Татарстан прокуратурасы эшчәнлегенең халык өчен шактый ачык булуында да аның роле шактый зур.

Бактың исә, журналистларга карата аның һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә булуы юкка түгел икән. 11 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң ул ике ел (!) газетта журналист булып эшләгән. «Заманында мин нәкъ менә сезнең профессия турында хыялланган кеше. Газетларга мәкаләләр дә еш яза идем. Зур-зур язмаларым күп басылды. 10 сыйныфны тәмамлагач, уйлап та тормастан газетка фотограф булып эшкә урнаштым. Әлеге ике ел дәверендә мин үзем өчен бик күп файдалы тәҗрибә җыйдым. Алар прокурорлык эшчәнлегемдә дә бик булышты», - дип сөйләде Кафил Әмиров.

Прокуратурадан китү — яхшылап уйланган карар

Чарага журналистлар шактый күп җыелган иде. Экс-прокурор бу вәзгыятьтән канәгать булуын белдерде. «Минем отставкага китүем сезне прокуратура эшчәнлегенә караганда да ныграк кызыксындыра, ахры», - дип мөрәҗәгать итте ул каләм әһелләренә, уенын-чынын бергә кушып.

Ә менә отставкага китү карарын кабул итү аңа бер дә җиңел бирелмәгән. «Бу турыда мин күптән уйлап йөри идем инде. Беренче шундый фикер башыма моннан 3 ай элек килде. Әлбәттә, мин бу турыда беркемгә дә әйтмәдем. Озак кына «Дөрес эшлимме мин?» дип уйлап йөрдем, әкрен генә бу мөһим адымга әзерләндем. Нәтиҗәдә, карарымның чыннан да урынлы булуына төшендем», - дип аңлатты Кафил Әмиров. «Китүеңне сорамаган вакытта китә белү кирәк», - дип тә өстәде экс-прокурор.

Кафил Әмиров лаеклы ялын оныклары һәм студентларга багышламакчы

Аның сүзләренә караганда, пенсиядә ул күп вакытын гаиләсенә, бигрәк тә ике кечкенә оныгына багышларга ниятли. Университетта студентлар укыту эшчәнлегенә дә ныклап тотынмакчы.

Ә менә үзеннән соң Татарстан прокуроры итеп билгеләнергә мөмкин булган кандидатлар турында җитәкче әйтми торуны өстен күрде. «Мин үземә алмашка бер генә түгел, ә берничә кандидат әзерләдем. Аларның исемнәрен генераль прокурорга юлладым. Соңгы мәгълүматларга караганда, ул әлеге кандидатлар буенча үз киңәшләрен республиканың Дәүләт Советына юллаган булырга тиеш. Алар исә пәнҗешәмбе көнне Парламентның чираттагы утырышында каралачак», - дип белдерде экс-прокурор. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 23.09.2013

Татар иҗтимагый үзәге бинасы сатылды

$
0
0
24.09.2013 Милләт
20 сентябрь көнне Казанның Карл Маркс урамындагы Татар иҗти­магый үзәге урнашкан бина аукционда сатылды. Ачлык игълан иткән алты кеше дә “протест тәмам” дип белдерде. Каршылык чарасы 14 сентябрьдән башланып, кичә 23 сентябрьдә тәмамланды. Татар йортын сату ачык рәвештә үтәргә тиеш булса да, аукционга журналист­лар­ның берсе дә кертел­мәде.

XVIII гасырның икенче яртысында нигез салынган әлеге тарихи бинаның башлангыч бәясе 11,6 миллион сум иде. Рәсми мәгълү­мат­ларга караганда, бинага дәгъва кылучылар арасында “Инновацион җитештерү сис­темалары” сәүдә компаниясе, шәхси эшмәкәр Илдус Гыймадов, А.Г.Хөсәенов һәм С.Л.Кук­реш исемле затлар булды. Аукцион нәтиҗә­сендә би­наның кемгә тәте­гәнлеге башта сер итеп сак­ланды. Шулай да яңа хуҗа Илдус Гыймадов икәне ачыкланды. Мэриянең ни өчен бинаны сатып алучыны җәмә­гатьчелектән яшергә­нен, аукционга каләм ияләрен керт­мичә, зур тамаша оештырганын да аңлау авыр. Фәрман кем тарафыннан имзаланганын да белеп булмады. Төп сә­бәпләрне дә аңлатмадылар. Милли хә­рәкәт вәкилләре бу “үз кешеләрдән курку яки ватандашлар­ның мәнфә­гатьләрен исәпкә алмыйча, дорфаларча эш итү” дип саный.

“Бездә демократия дә, ачык­лык та юк. 17 сентябрьдә ТР Арбитраж судына, мэриянең мондый карары белән килешмибез, бу гамәлләр тикшерелсен, дип гариза яздык. Шунда ук, гариза теркәлү белән, аукцион туктатылырга тиеш иде, ләкин моны исәпкә алучы булмады. Берсе дә ачлыкка игътибар итмәде. Мэриядән Телләр үсе­ше, иҗтимагый оешмалар белән элемтә комитетыннан Гөлназ Исмәгыйлева гына килеп хәлне белеште. Ниндидер башка бинага күчерү турында сүз кузгатмады. Башта безнеке­ләр барысы да көр утырдылар, ләкин берничә көн үтүгә ТИҮ активисты Рәүф Ибраһимов үзен начар хис итә башлады. Аңа инде 72 яшь. Һушын югалтты. Башкалар да йөрәк кысыла дип зарланды. Суда гына утырып кара әле син! Бер тапкыр “ашыгыч ярдәм” машинасы килде, ачлыкта тору­чыларның кан басымын тикшерделәр.

Нәрсә диим инде?! Саклап кала алмадык йортны, бу юлы җиңелдек. Журналистларны кертмәүләре, кача-поса эшләү­ләрен кабул итә алмыйбыз. Кешеләрдән куркумы бу, әллә безне, шушы ил ватандашларын исәпкә алмаумы? Аукцион ачык рәвештә узарга тиеш иде.

Яңа хуҗа безне куып чыгарырмы, юкмы – белмим, әллә ни милли җанлы кешегә охшамаган, хәмер сату белән эш итә, алай да бик ипле генә сөй­ләшүче әфәнде. Ничек кенә булмасын, без эшебезне туктатмаячакбыз. Әле Хәтер көненә әзерлек башланды. Дөрес, бездә дә гаеп булды, аны вакытында хосусыйлаштыру турында уйларга кирәк булган. Вакытында андый сорау күтәрелгән дә иде, ләкин каршы чыктылар. Казанның үзә­ген­дә татарларга урын табалмаслык көннәр җитәчәгенә кем ышанган?! Мәсхәрә бу. Казан­ның Милек, җир комитеты башлыгы Ирек Фәттахов белән очрашуга тагын барачакбыз”, – дип сөйләде Галишан Нури­әхмәт.

Эшмәкәр Илдус Гыймадов К.Маркс урамындагы татар йортын 13 миллион 948 мең 800 сумга сатып алган. “Мин анда ачлык игълан иткәннәрен белмәдем дә. Аукцион узган көнне ник журналистлар күпләп килгәненә һәм аларны ник кертмәгәннәренә аптырадым. Аукционны оештыручылар гына эшнең нидә икәнен кыс­кача аңлаттылар.Бу бинаны сатып алган очракта да аны эксплуата­цияләүдә катгый шартлар бар. Анда ни булачагын алдан әйтә алмыйм, ләкин офислар үзәге итеп оештырырга планда бар. Безнең илдә иртәгә ни булганын белү мөмкин түгел. Әлегә минем кулда бары тик аук­ционның узу протоколы, сату-алу килешүе юк. Дәүләт, го­мумән, бу уеннан кире кайтырга мөмкин!

Мин татарга чит кеше түгел. Милли хәрәкәт вәкил­ләре бе­лән очрашырга ризамын, шалтыратыштык, сөй­ләш­тек. Уртак фикергә килербез дип уйлыйм. Ләкин мине дә аңлагыз, минем үз кызыксынуларым, максатларым бар. Миннән тыш аукционда тагын өч кеше катнашты, берсе – Бе­лоруссиядән, берсе – Санкт-Петербургтан, тагын бер­­се – Казаннан. Шуңа күрә бу бина Татарстан кешесендә калуы хәерлерәк дип уйлыйм. Сәя­сәт­тән еракмын, мин – гап-га­ди эш­мәкәр. Шулай да мэрия бу оешмаларга бина табарга тиеш дип саныйм, алар бит рәсми теркәлгән, канунны бозмыйлар”, – дип сөйләде Илдус әфән­де.

Милли хәрәкәт вәкилләре бинаны яклап берничә тапкыр пикет, митинглар уздырды, Рөстәм Миңнехановка “милли хәрәкәт аркасында Татарстан республика булды, милли мән­фәгатьләрне яклады” дип “ачык хат”лар юллады. Бу хә­бәрләр Президентның Twit­terы­на җи­бә­релде. Ләкин Хөкү­мәт даирә­сеннән бу вәзгыятькә карата бернинди реакция дә, җавап та булмады.  


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

в„–155 | 24.09.2013

Өченче үлчәм

$
0
0
24.09.2013 Җәмгыять
Атаклы музыкант Мстислав Ростропович: “Кешенең яшәве белән үлеме арасында музыкадан гайре берни дә юк”, – дигән иде. Әлеге фикерне киңәйтеп, аерым кешегә карата гына түгел, милләткә карата да әйтү дөрес сыман. Ягъни, милләтебез тормышы “Кара урман”, “Гөлҗамал”, “Әллүки” кебек халык җәүһәрләре, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Латыйф Хәмиди, Солтан Гәбәши, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Хөснул Вәлиуллин, Фасил Әхмәтов, Сара Садыйкова, Ринат Еникеев, Заһидуллла Яруллин, Фәтхрахман Әхмәдиев, Зиннур Гыйбадуллин, Фәрит Хатыйпов һәм башка хакыйкый композиторларыбызның таң калдыргыч әсәрләреннән тукыла.

Бүген милли моңга бөтенләй сан юк, җырларыбыз нигездә ятлардан урланган музыкаль фразалардан гына гыйбарәт, чын уен коралларына кушылып җырлаулар бетеп, барысы да япон синтезаторына ябышып ята. Шулай булгач, атаклы музыкант сүзләрен искә төшерсәң, милләтебез яшәүдән туктаган яки аның тормышы программасына бозым кертелгән булып чыга түгелме соң? Кешедән музыка яки җыр кала дип яза лабаса мәшһүрләр, ә чүп яки башка шундый нәрсә дип түгел.

Чәчүлек җиренең мәйданы мөһим, тик соңгы сүзне гумус, уңдырышлы катлам “әйтә”. Елгадагы бозның тотрыклылыгын аның калынлыгы билгели. Төптән уйлаганда, әдәби, музыка, архитектура әсәрләренең, хәтта авылларның, шәһәрләрнең, илләрнең, милләтләрнең, министрлыкларның, берләшмәләрнең, оешмаларның, шәхеснең ниндилеген дә шартлы рәвештә өченче үлчәм хәл итә сыман. Үзем яшәгән Саба районының шул “үлчәм”ендә хәлиткеч өлешне район үзәгенә урнашкан һәм бер төшенә дә үзгәреш кертми үтә сакчыллык белән реконструкцияләнгән борынгы затлы мәчете, Сатыш авылындагы тарихка кергән борынгы мәдрәсә бинасы, Бигәнәй авылы зиратындагы ишаннар төрбәсе, революциягә кадәр салынган тимер юлы һәм башка шундый истәлекләре билгели дип чамалыйм. Әле аның һәр райондашның күңеле түренә оялаган, сугыштан соң Америкада яшәп калган якташлар да сагынып искә алган, Саба – Шәмәрдән юлы читендә утыручы зур ябалдашлы борынгы нараты бар иде. Аяныч ки, берничә ел элек кемдер шуны төнлә кисеп аударды, гаепле табылмады, заказчысы ачыкланмады. Ачыкларга тиешле вазыйфалыларны да булдыксызлыклары өчен кәнәфиләреннән төшермәделәр. Янәсе, наратның милек буларак иясе юк, димәк, матди һәм әхлакый зарар килмәгән. Ә бит әлеге нарат юк ителү, соңгы елларда һәр җәһәттән үр арты үр яулаучы районыбызның “өченче үлчәм”ен кыерлады.

Казанның андый “калынлыгы”н Кремль биләмәсе, Сөембикә манарасы, Мәрҗани мәчете, Тукай музее сыенган “Шамил йорты”, башка затлы биналар, истәлекле урамнар, күперләр, урамнар, паркскверлар, үзгә корылмалар, Тукайлар күмелгән татар зираты һәм башка күп нәрсәләр һәркайсы үз тирәнлегеннән чыгып билгели дип чамалыйм. Шушы урында лирик чигенеш ясап, бераз гына кызыклы математика белән шөгыльләнеп алыйк әле. Мең еллык араны шартлы рәвештә 1 метр, ә бер еллык кисемтәне 1 микрон дип тәгаенлик. Шәһәр яки авылдагы һәр корылманың яше билгеле, регистрация палатасы тарафыннан исәпкә алынган. Шулар биләгән мәйданны яшенә күрә шартлы “калынлык”ка тапкырлыйбыз. Аннары, барча тапкырчыгышларны кушкач, каланың яки саланың Вакыт галиҗәнаплары хозурындагы шартлы зурлыгы килеп чыга. Ягъни, үзеңнең шартлы рәвештә шырпы кабы хәтле тыгызлыктамы, хан сараена хас иркенлектәме көн күрүең аныклана. Махсус программа ярдәмендә компьютерга мондый исәп-хисапның очына чыгу – “ике тиен – бер акча”. Әлбәттә бина-корылмаларның сәнгать әсәре буларак олылыгын, гүзәллеген, катлаулылыгын, биеклеген, милли тормышта тоткан ролен исәпкә ала торган төзәтмә коэффициентлар куллану зарур. Һәм һәйкәлләрне, музейларны, андагы экспонатларны исәпкә алу да ниндидер үлчәмнәр таблицасы, формулалар аша хәл ителә ала дип фаразлыйк. Кыскасы, ахыр чиктә үзең яшәгән өйнең, шәһәрнең яки авылның, илнең шартлы зурлыгын исәпләп чыгарып, Достоевский каһарманы Раскольников үз-үзенә куйган “бөҗәкме мин, әллә хакым бармы” дигән соравына җавап табасы гына кала.

Соңгы ун елда тотрыклы тормыш хөкем сөргән илебездән ике миллионлап кеше чит илләргә киткән. Белемлерәкләр, талантлыраклар, яшьрәкләр, көчлерәкләр. Югыйсә, биләмә зурлыгыннан чыгып бакканда безнекеннән дә иркен ил дөньяда юк. Хәер, биләмәдән чыгып “биегәндә” авылларыбызда да хөрлек хөкем сөрә, ә милләттәшләребез алардан шәһәрләргә таю ягын каера. Кемдер авылда түләү аз, кешене акча эшләү ихтыяҗы йөртә дияр. Әмма Татарстаннан читтәге зур-зур мишәр авылларында, милли мохиттән тайпылмый акча табып яшәү җаен табалар лабаса. Ни өчен Татарстанда бу мөмкин түгел? Бәлки хикмәт андагы авылларның рухи калынлыгы-тирәнлегендәдер? Әллә бездә “өченче үлчәме” шуның төсле генә бәгъзеләребез һәртөрле “ваминнар” кулланып, авылларыбызны матди һәм рухи банкротлыкка төшүен артыграк кайгырттылармы? “Завтра” газетасының даими авторы Исраэль Шамир 2 сентябрь санында басылган “Первый раз в первый класс” дигән мәкаләсендә 12 яшьтәге бала 12 еллык мәктәп программасын бер елда үзләштерә ала, шуңа күрә балаларны әллә нинди затлы мәктәпләргә гаиләдән аерып озату, аларның алтын балалык елларын каторгага әйләндерү акылсызлык дип белдерә. Телгә алган әллә ничә мәчетле, йортлары икешәр-өчәр катлы, урамнарына асфальт түшәлгән мишәр авылларында мәктәптә белем алуны да панацея (бөтен тормышны хәл итәчәк чара) дип санамыйлар икән. Һәм клуб, мәдәният йортлары да беренче планда түгел. Аларда беренче урынга динле-иманлы булу, ягъни рухи калынлыкны кайгырту катгый куелган дип аңлашыла ТНВ күрсәткән тапшырулардан.

Мәскәүдә йөргәндә башкаланың яңа төзелгән районнарында үзеңне, әйтик, Чаллыда яки Түбән Камада сыман хис итсәң, ә Кызыл мәйданда, Василий Блаженный чиркәве, Кремль диварлары хозурында бәләкәй булып калганыңны сизми мөмкин түгел. Күк биегәйгән һәм һәр тарафта иркенлек хөкем сөрә. Алардан чорлар беркая да китмәгән. Борынгылык һәм затлы матурлык тантана иткән Рим, Вена, Истанбул, Парижларның чиксез зур, үзләре аерым бер планета булып тоелулары да “өченче катлам”ның “сүз алуы”ннан. Телисеңме-юкмы, бер үк вакытта бүген һәм мең, аннан да күп ел элекке чорда яши башлыйсың. Лондон, Мәккә, Пекин, Дәһли һәм башка борынгы калалар, мондый үлчәм кулланганда, Казанны кечтеки калдыра.

Югославиядән бүленеп башка чыккан Черногория атлы илнең мәйданы Татарстандагы ике район биләмәсе чамасы гына. Ә ул, ни гаҗәп, иксез-чиксез булып тоела. Әлбәттә тойгыларга диңгез буена урнашуы һәм биек таулары тәэсир итүе табигый. Алай да киңлекне тәэмин итүдә хәлиткеч рольне христиан дөньясы өчен кадерле, борынгы истәлекләре бихисаплыгы уйный кебек. Төркиядә, Мәрмәр диңгезе уртасына Принц утраулары тезелеп киткән. Аларның мәйданнары да ташка үлчим. Иң олысы Бююкада дип атала. Һәр тарафта диңгез чайкалу, биниһая Истанбул каласы күренеп тору һәм тарихы борынгылыгы аны нык зурайта. Бу утрауларда заманасында Византия принцлары яшәгән. Атаклы төрек язучысы Ришат Нури Гүнтекин “Чалы кошы” романын Бююкада утравында язган. Мексикага киткәнче Л. Троцкий шунда Сталиннан качып яшәгән.

Сталин дигәннән, аның ихтыяры белән 1944 елны сугыш чорында төшерелеп, 1945 елның 20 гыйнварында прокатка чыккан “Иван Грозный” фильмында шундый эпизод бар. Татар илчесе Явыз Иванга, акцент һәм шамакайларга хас мимика белән: “Казан балшуй, Маскау маленкий”, – дип белдерә.

Шушы урында кинозалда гадәттә тамашачылар шаркылдап көлә башлый һәм бу эпизод заказчы тарафыннан режиссер Сергей Эйзенштейнның аерата уңышлы табышы дип табылгандыр дип фаразлыйм. Ә чынлыкта әлеге талант иясе дөреслеккә хилафлык китермәгән, Казан ул чорда мәйданы белән дә һәм рухи катламы белән дә, әлбәттә инде, Мәскәүдән зур булган.

Илләрнең, милләтләрнең олылыгын да яшәгән биләмәләренең мәйданы һәм аның астындагы файдалы казылмалары гына да түгел, ә рухи “калынлык” билгели. Без аны мәдәни тирәнлек дип атыйк. Ә ул архитектура истәлекләрендә, әдәбият-сәнгатьтә генә түгел, ә мәктәпләрнең хәлендә, аш-су әзерләүдә милли традицияләр саклануында, базар-кибетләр эшчәнлегендә, урам-йортларның төзеклеге-чисталыгында, зиратларның күркәм хәлдәлегендә, промышленность, игенчелек торышында, әхлакый сәламәтлектә, милли бәйрәмнәребезнең һәм гаилә кору тантаналарыбызның борынгы милли катламнары саклануында һәм башка бик күп гамәлләрдә чагыла.

“Коммерсантъ” газетасының 30 август санында Кирилл Антоновның “Здесь будет город-фасад” атлы мәкаләсе дөнья күрде. Мәкаләдә Казан мэриясенең ике ел элек тарихи архитектураны торгызу темасы белән шөгыльләнә башлавы, ә моңа этәргеч Татарстан Президенты Р. Миңнехановның Казан экскурсоводы Олеся Балтусова белән җәяүләп Казанның борынгы урамнарын гизгәч бирелүе әйтелә. Олеся Балтусова 2011 елның августында Президентны җимерелеп баручы йортларга игътибар итәргә чакырып блогына язган булган. Нәтиҗәдә, прокуратура тарихи истәлекләрне юк итү белән бәйле эшләр белән ныклап шөгыльләнә башлый, муниципалитет шәһәрнең тарихи үзәге белән шөгыльләнүче комиcсия төзи, ә Балтусова Президент ярдәмчесе итеп билгеләнә диелә мәкаләдә. Барлыгы 500 объектны төзекләндерү планлаштырыла. Хәлләре мөшкел дип табылган 331 бинаның 285е, шул чуттан, Иске татар бистәсендә 55 бина төзекләндерелә. Бина саныннан чыгып бакканда, татарлар өлеше 20 процент тәшкил итә. Аларның зурлыгын, катлаулылыгын чутлаганда өлеш кечерәктер. Әмма нуль түгел. Минус та түгел. Ә бит һәр нәрсә чагыштыруда беленә. Тукай яшәгән йорт җимертелгәннән соң (ә бу бик зур минус иде), мондый гамәлләрне алга китеш, хәтта сикереш буларак кабул итсәк тә гаепләмәсләрдер. Ә нигә шушы юнәлеш өчен җаваплы шәхесләребезне бер дә борчымады икән соң бу вәзгыять? Аларның ул чакта беркем белмәгән Олеся Балтусова табылуын көтеп ятулары аңлашылмый. Рухи калынлыгы такы-токы булган кемнән котлары алынып дәшмәделәр икән алар? Әле дә күтәрелеп бәрелгәннәре бик сизелми. Ростропович хөкеме белән килешмиләр, ахрысы.  


Рөстәм ЗАРИПОВ

в„– |

Алиягә ярдәм кирәк

$
0
0
24.09.2013 Җәмгыять
Алия 11 айлык вакытында авырып китә. Травмадан соң бер аягында ревматоидлы артрит башлана. Бик еш больницада ятарга туры килсә дә, мәктәпне тәмамлый, КАМПИга укырга керә. Хыяллары зур була Алиянең. Әмма соңгы елларда Мәскәүдә, дәрәҗәле институтта (ЦИТО) ясалган операцияләр уңышсыз булып чыга.

Алия бүген, кызганычка каршы, урын өстендә. Табиблар әйтүенә караганда, кызга тагын ашыгыч операция кирәк. Тик Россиядә мондый операция ясау мөмкинлеге юк. Шуңа күрә Алияне Германиянең Гамбург шәһәренә, эндоклиникага алып барырга киңәш итәләр. Чит илдә дәвалану өчен кызга 500 мең тирәсе акча кирәк булачак. Бу Алиянең бердәнбер аякка басу мөмкинлеге.

 Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен счет номеры:

Сбербанкта 42306810562030919262/34 (Давлиева Разима Миннемхаматовна исеменә),

«Ак барс» банкта СБ - 2179757 (Давлиева Алия Фаритовна исеменә),

терминал аша күчерү өчен: 40817810462033024729/54,

шалтырату өчен телефон номерлары: 89375781650, 54-30-23 Әнисе Рәзимәне сорарга.



 




в„– |

«Балам өчен биш мең дә жәл түгел!»

$
0
0
24.09.2013 Мәгариф
«Уку елы башланып күп тә үтмәде, сыйныф җитәкчесе балаларга ихтыяри-мәҗбүри теләген әйтте – принтер кирәк икән аңа. 8 Мартка да, туган көнемә дә бүләгегез шул булыр, дигән ул. Акча җыя башладык инде», – дип, хезмәттәшем мәктәп яңалыклары белән уртаклашты.

Мондый хәбәрләргә аптырамыйбыз инде хәзер. Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, үзләре белдергәнчә, бар көчләрен куеп, белем бирү йортларында акча җыюларга каршы көрәш алып барсалар да, әлеге проблеманың тамырына балта чабылачагы юк.

Кызганыч, бу язмамда төгәл мисаллар китерә алмыйм. Мәктәп директорлары яки укытучылардан: «Сездә законсыз рәвештә акча җыю күренеше бармы?» – дип сорап кара син. Аңлашыла ки, юк, диячәкләр. Курка-курка гына: «Бар!» – дип җавап бирүче табылса да, исем-фамилиясен язмауны үтенәчәк. Икенче көнне кабат элемтәгә кереп: «Кичә ялгыш фикер ычкындырганмын, бездә «побор»ның нәрсә икәнен гомумән белмиләр», – дип, сүзләрен кире алса да аптырарлык түгел. Тукта әле, миңа бирелгән бүләкләр дә «побор» булып саналмыймы икән, дигән уй шулай эшләргә мәҗбүр итә укытучыны.

Ата-аналар да бертөрле генә карамый бу күренешкә. Арада законсыз рәвештә акча җыю мәсьәләсе буенча министрлыкка хәтле барып җитүче, мөгаллимне җәзага тарттыручылары да бар. Шундыйларның зарларын тыңлап, Мәгариф һәм фән министрлыгы «кайнар линия» дә ачып җибәрде. Кайда нинди акча җыю очрагы теркәлүен күрсәткән исемлекне сайтка ай саен элеп баралар. Тик икенче төркемгә караган ата-аналар барыбер күбрәк, ахры. Алардан, тагын фәлән мең тәңкә сорадылар, ише зарлар ишетергә була, шулай да андыйлар законсыз гамәл турында тиешле органнарга хәбәр итәргә ашыкмый. Аңлатмалары да ышандырырлык – баланың укып бетерәсе бар. Янәсе, укытучы судан коры чыгарга да мөмкин, тик министрлыкка язылган әләк онытылмый. Менә шул онытылмый калган «жалу» баланың белем алуына бер-бер зыян салмагае, дип шүрли дә инде акыллы әти-әниләр. Принтер турында әйткән хезмәттәшем дә: «Бәхәсләшеп тә тора алыр идем, әлбәттә, тик кызым быел 11 нче сыйныфны тәмамлый, шуңа күрә, кысылмыйм», – ди.

Хәер, акча җыюның закон тарафыннан эзәрлекләнүе билгеле булгач, мәктәпләрдә яңа алым хутка китте. Ата-аналар җыелышында укытучы сүз уңаеннан гына: «Сыйныф бүлмәсенә шул нәрсә җитешми, ул булса, балаларның белем алу сыйфаты да үзгәрер иде», – дип әйтеп куя. Йөрәк парәсе өчен барысын да эшләргә әзер бай әниләр, билгеле инде, матди ярдәм күрсәтергә ашыга. Ә матди хәле авыррак гаиләләргә икенең берсен сайларга кала: йә теләсә кайдан акча табып, «хәйрияче»ләр рәтенә кушыласың, йә баласы турында уйламаучы җавапсыз ана исемен аласың. Казанның бер гомумбелем бирү мәктәбендә укыту эшләре буенча мөдир белән сөйләшергә туры килгән иде. Исемен күрсәтмим, сүзләрен генә китерәм. «Мин директор түгел, акчам котырып тормый. Тик балам укыган мәктәптә нәрсәгә дә булса акча җыялар икән, теләсә кайдан табам – барыбер илтеп тапшырам. Өч мең буламы ул, биш меңме, иң мөһиме – балама укырга комачауламасыннар да яхшы белем генә бирсеннәр», – дигән иде ханым. Белем бирүнең нигезенә салына һәм сыйфатына йогынты ясый торган әлеге акча җыешуларны «побор» дип атарга тел әйләнми, җәмәгать!

Энгель Фәттахов законсыз рәвештә акча җыюларга каршы бик каты көрәшә, диләр. Кәгазьдә шулай, ә гамәлдә ничек икән? Дөрес, министрлык сайтында акча җыйганда тотылган директор-мөгаллимнәрнең исем-фамилияләре теркәлеп бара. Тик министр белми калган очраклар да җитәрлек шул әле. Законны әйләнеп үтеп, барысын да үз файдаларына борып калдыручылар табыла тора. «Побор»лар турында хәбәр итүнең мәгънәсе юк, дип аңламагыз моны. Проблеманы тулысынча бетермәсәгез дә, бер кешене яки оешманы булса да фаш итәргә мөмкин бит. Хәбәр итәргә, әгәр таләп ителә икән, министрлыкка да чыгарга кирәк. Балагызның мәктәптәге киләчәге турында яхшылап уйлап бетергәч инде, әлбәттә.

ИГЪТИБАР!
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында махсус «ышаныч телефоны» эшли. (843) 292-80-46 номерына шалтыратып, мәктәптә акча җыюлар турында зарлана яки бу хакта mon@tatar.ru электрон почтасына хат язып җибәрә аласыз. Министрлыкның матбугат үзәге ышандырганча, Энгель Нәвап улы Фәттахов гражданнарны һәр сишәмбе 14.00дән 16.00гә кадәр кабул итә. (843) 292-92-12 номерына шалтыратып, алдан язылырга гына кирәк.
 


Фәнзилә МОСТАФИНА

в„– |

Балалар сәламәтлеге хисабына байыйлар

$
0
0
25.09.2013 Җәмгыять
Конфет, чупа-чупс, сагыз, киндер-сюрпризлар – кибеткә кердеңме, бала тизрәк шуларга ябыша. Һәм бу гаҗәп тә түгел - берсенең тышына Смешариклар ясалган, икенчесенең эченнән Человек-пауклы наклейка чыга, өченчесендә Винкс феяларын табарга була.

Җитештерүчеләр әллә нинди хәйләләр белән сатып алучыны җәлеп итәргә әзер. Бигрәк тә балаларга исәпләнгән товарлар сату шактый керемле санала. Бу кием-салымга да, азык-төлеккә дә кагыла. Бик еш әти-әни баланың теләкләренә каршы килә алмый, аның бар сораганын ала. Җитештерүчеләр исә моннан бик оста файдалана.

Балалар товарлары тышлыгына төрле мультфильм геройларын төшерү җитештерүчеләр кулланган төп алымнарның берсе. Баланы беренче чиратта азыкның тышкы кыяфәте ярдәмендә кызыктыралар. Аның эчендәгесе нәни өчен икенчел мәсьәлә. Яраткан персонаж булгач, шул җитә.

Продуктларның тышлыгына төрле уен элементлары өстәү дә балаларга тәэсир итүнең бер формасы. Конфет кәгазенә табышмаклар язу, йогурттан үзең туңдырма ясау мөмкинлеге һәм башка шундый нәрсәләр балаларга бик кызыклы.

Товар кабына уенчык салу – балаларны җәлеп итү өчен күптәннән кулланыла тоган алым. Моның нәтиҗәлелеген барыбызга да таныш “Киндер-сюрприз” бренды күрсәтә. Ул 1972 елда ук чыгарыла башлый һәм бүген дә бик популяр. Балалар гына түгел, олылар да шушы “йомырка”дан чыккан уенчыкларны җыя.

Иң төп бәла шунда ки, мондый алымнарны бик еш балалар сәламәтлеге өчен зыянлы товар җитештерүчеләр куллана. Яраткан геройлары белән тиңләштерелгән конфет, сагыз, чипсыларны балалар елый-елый сорый. Һәм ата-аналарга нарасыйларының теләкләренә каршы торырга бик авыр.

Ә җитештерүчеләр аның саен балалар товарларына чиксез күп шикәр комы, төрле тәмләткечләр өстәп, кибет киштәләренә төрледән-төрле яңа товарлар чыгара, оста реклама кампанияләре ярдәмендә балалар арасында үз товарларын популярлаштыра. Максатлары исә мөмкин кадәр күбрәк керем алу. Шулай булгач, баланың сәламәтлеге турында уйлап торалармы соң?! 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

в„– | 25.09.2013

Казанда "Алтын Урда" премьерасы узды (ВИДЕО)

$
0
0
25.09.2013 Мәдәният
22-23 сентябрьдә Казанда Татар опера һәм балет театры яңа сезонны күпләрдә зур кызыксыну уяткан "Алтын Урда" премьерасы белән ачты. Ике көн буе театрда тулы зал булды. Аңа әзерлек өч ел элек башлана, "Алтын Урда" Татарстан мәдәниятен дөньякүләм мәйданга чыгарырлык балет буларак бәяләнә.

Татар опера һәм балет театры белдергәнчә, әлеге әсәрнең гомум бюджеты 10 миллион сум. "Алтын Урда" Татарстан президентының хәер-фатихасы, финанс ярдәме белән тормышка ашкан. Шагыйрь Ренат Харис бу балетка либретто язган, халык артисты Резедә Әхиярова көен иҗат иткән, әсәрне сәхнәгә куючы режиссер - Георгий Ковтун (Петербур).

"Алтын Урда" балетында төп ролләрне уйнаучыларның күбесе урыс фамилияле иде. Туктамыш ролендә - Олег Рощупкин, Туктамыш хан кызы Җаникә - Юлия Позднякова, хан гаскәрбашы Морза - Максим Поцелуйко, Морза улы Норадын - Михаил Тимаев, вәзир - Нурлан Канетов, Сәмәрканд әмире Аксак Тимер - Глеб Кораблев, Бату хан рухы - Давид Җәләев һәм башка артистлар катнашкан. Барлыгы 150ләп кеше уйнаган. Алар арасында Казан хореография училищасы укучылары да булды. Артистларлар өчен 800ләп уникаль костюмнар тегелгән. "Алтын Урда"ның уңышлы үтүенә сәхнә бизәлешенең һәм киемнәрнең өлеше зур булган.

Әлеге тарихи әсәрне сәхнәгә куючылар һәм тамашачылар фикере бу юлы уртак иде, һәркайсына "Алтын Урда" ошады. Татар опера һәм балет театры шул рәвешле сезонны югары рухта башлап җибәрде. 


Рөстәм ИСХАКЫЙ

в„– | 24.09.2013

Салават концертларында әйттеләр

$
0
0
25.09.2013 Җәмгыять

Г.Тукайның тууына 120 ел тулуга багышланган программадан. 2006 ел

Нәкъ Рәсәй түрендә тора бер кала – Казан, диләр,
Яше инде меңне узган, җырлары – азан, диләр.
Зурмы дисәң – хәтәр зурдыр, эчкән суы – киң Идел.
Колачлап үлчәсәң әгәр – бер миллион колач килер.
Монда метро, парклар, танцевальня, цирк та бар.
Бик зирәк Бабай, Кремль, театрлар, …концерт та бар.

«Туган тел» шигыренең юбилеена багышланган программадан. 2009 ел


Робот: Мин кабатланмас, югары интеллектлы робот. Яхшы сыйфатларым санап бетергесез.

Ядкәр: Алай ук түгел. Бер бик зур кимчелегең бар.

Робот: Син минем сукыр эчәгем юклыгын кайдан белдең?

Ядкәр: Синең татар алфавитың юк, безнең телне белмисең. Димәк, безнең белән сөйләшә алмыйсың. Ничек син татар алфавитың булмаган килеш Татарстанга килдең, ә?

Робот: Мин килмәдем, мине алып килделәр. Мине алып килүче татарның татар алфавиты минекеннән дә югырак...

2009 елда Мәскәүдә узган программадан


Ядкәр: Заманны ничек кенә авыр димик, без барыбер бәхетле кешеләр. Безнең әле, шөкер, милләтебез исән. Җырлыйк дисәк – җырыбыз бар. Телебезне саклау да үзебездән тора.

Таһир: Һәр заман тарихка аерым вакыйгалары белән кергән. Кызык, без яшәгән чор ничегрәк язылыр икән тарих китабына?

Ядкәр: Онытылган шәхесләрне, Гаяз Исхакыйларны кайтарган чор булыр бу. Моңарчы тиңе булмаган татар патшасы Минтимер Шәймиев, җыр патшасы Илһам Шакиров заманасы булып язылыр. Заманалар үзгәрер – хәтер, тарих калыр. Һәм җыр калыр, гасырлардан-гасырларга күчәрдәй җыр – мәңгелек.

Укытучы елына багышланган программадан. 2010 ел


Укытучы: Без сезнең белән бергәләп Шаҗәрә Бәйрәмен яңартачакбыз. Безнең авылда элек 500 хуҗалык булган, мәктәпкә бер йорттан 3-4 бала чыгып киткән. Җыябыз шуларны. Уйлансыннар. Авыллары, нигезләре бөтенләй бетсә, кайтып баш куяр җирләре дә калмаслыгын аңласыннар.

Авыл малае: Абый, кайтмыйлар алар, әле ит вакыты түгел бит.

Укытучы: Кайтырлар, бәйрәмдә җырчы Салават та була дип хәбәр итәрбез. Җаннары булса кайтырлар.
Авыл малае: Җаннары, дигәннән, абый, беркөнне телевизордан җан исәбен алабыз, дип сөйләделәр. Ул ни дигән сүз?

Укытучы: Башка халыкларны башлап, татарларны җанлап исәпләячәкләр, дигән сүз ул, Гайнуллин.

Салаватның 50 яшьлек юбилеена багышланган программадан. 2011 ел


Ядкәр: Кем нәрсә өчен туа бит. Кемдер тәхет, кемдер җыр, кемдер башка нәрсә өчен. Менә син Салаватның юбилей кичәсен алып барырга дип килгәнсең. Килгәнче досьесын укыдыңмы? Нинди ул, нәрсә ярата, нәрсә яратмый, күңеленә тынычлыкны нидә таба, ә?

Рифат: Мин сезгә шуны гына әйтә алам, бу холкы белән тынычлыкны вапши таба алмаячак ул.

Салават Низаметдинов һәм Салават Фәтхетдиновка багышланган «Ике Салават – бер сәхнә» программасыннан. 2011 ел

Салават Фәтхетдиновка акыл теше әле һаман чыкмаган, дип сөйлиләр. Ул «Нигә миңа акыл теше чыкмый икән?» – дип, докторга да барган инде. Доктор биргән язуда: «Это нормально для артистов. Пациент Фатхутдинов не является исключением из правил», дип язылган диләр язуны күргән кешеләр. Нормаль, әлбәттә, Әлфия апа Афзалованың акыл теше чыгу түгел сөт тешләре дә төшмәгән әле.

«Салават+Резеда = Альфред» программасыннан. 2012 ел, гыйнвар


Рифат: Ядкәр абый, сезгә мәктәптә математика кердеме ул?

Ядкәр: А как же.

Рифат: Кем белгән, вдруг әби патша заманында фәннәр икенче булгандыр. Керсә, әйтеп кара әле «+» белән «+» тартыламы әле берберсенә, әллә «–» белән «–» мы?

Ядкәр: И, бәби патша заманының надан элементы, ибн Рифат, бу бит физика законы, «+» кә «–» тартыла.

Рифат: Нәрсәдер дөрес түгел бу концертта. Салават абый бөтен җирдә Әлфия апаны яратам дип сөйләп йөрде-йөрде дә, и вдруг, мә, сиңа! Резеда, имеш!

Ядкәр: Мин сиңа әйтәм бит инде Салаватның, Резеда Шәрәфиеваның, Альфред Якшимбетовның туган көннәре бер көнне булганга ул, дим.

Рифат: Әйтсәң соң, может миңа башка җавап кирәктер. Может мин гайбәт яратамдыр. Мин менә Алла Пугачева белән бер көнне тусам, аның белән «+» буламмы?
Ядкәр: Может...

Рифат: Нәрсә может?

Ядкәр: Алла барын да может. Тик сиңа Галкинның картайганын көтеп торасы була инде. Алай да синең бер «+»ең бар – Пугачеваның татарга чыгып караганы юк әле. Син беренче буласың.

Рифат: Әни генә ачуланыр инде

Ядкәр: Нәрсәгә?

Рифат: (бик уфтанып) Марҗага өйләнгәнгә...

25 еллык юбилей концертыннан. 2013 ел


Ядкәр: Һәр җан иясе, юлында кемнәр генә очрап, нинди генә хәлләр кылса да, барыбер гомере буе үз күңелендәге фәрештәсе белән шайтанын көрәштереп яши.

Таһир: Ә Салаватның күңелендә фәрештәлек күбрәкме икән, әллә шайтанмы?

Ядкәр: Салаватның күңелендә җыр күп аның, Гайнуллин.
 


Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

в„–9 |

Ике «тавык»ка «әтәч» булу кыен

$
0
0
25.09.2013 Җәмгыять
Күпхатынлылык хакында вакытлы матбугатта мин беренче тапкыр 1990 елда язып чыккан идем. Шуннан соң мине газеталар аша да, урамда күргәндә дә тәнкыйть утына тоттылар. Миннән соң бу турыда дистәләгән язмалар чыкты, газета укучылар әлеге темага күнегә төште.

Күпхатынлылык мәсьәләсен берәүләр тыныч кына кабул итте, икенчеләре уйланды, өченчеләре, «әкият», диде.

Демократия җилләре искәч, күпхатынлылык тәгълиматын алга сөрә башладылар. Ә ирләр моңа әзерме? Юк, әлбәттә.

Бер 89 яшьлек әби: «Без мәдрәсәдә укыганда кызлар белән еш кына бу темага сөйләшә идек. Арабызда икенче, өченче хатын булып барырга әзер булучы кызлар да шактый иде», – дигән иде. Илдә демографик хәл кискен тора. Кияүгә чыкмыйча калган карт кызлар да күп. Бәлки, күпхатынлылык турында закон чыкса, мөнәсәбәтләрне канун нигезендә гамәлгә ашырырга мөмкин булыр иде. Барыбер күп ирләрнең сөяркәләре бар. Әмма...

Бер кешенең сөйләгәнен хәтерлим: «Мин яшь сөяркә тотарга уйлаган идем. Барысын да исәпли торгач, бу уен эш түгел, Аллаһы Тәгаләдән куркырга кирәк, дидем. Яратып өйләнгән хатыным бар, ике кызыбыз үсеп килә. Беркөнне, кыюлык җыеп, уй-фикерләремне хатыныма җиткердем. Минем белән бер ай сөйләшми йөргәннән соң: «Әгәр яшь хатынга өйләнсәң, мин аны агулап үтерәм», – диде бу. Шүрли калдым. Ә сөяркә: «Кайчан никах укытабыз», – дип җанга тия башлады. Аңа аерым фатир алып бирергә туры килде. Улыбыз туды. Тора-бара уртак тел табып, яхшы гына яши дә башладык. Икесенә дә тигез карыйм. Әмма ике «тавык»ка «әтәч» булу читенрәк. Ике гаиләне тоту зур матди чыгымнар сорый. Ир-егетләр, икенче хатын алганчы, барысын да уйласыннар иде», – дигән иде ул.

Дөрес аңлагыз. Коръәндә рөхсәт ителгән күпхатынлылыкны һич кенә дә тәнкыйтьләргә җыенмыйм. Әмма безнең җәмгыять бу күренеш өчен өлгереп җитмәгән әле. 


Рафаэль САЛЬМУШЕВ

в„– |

Әни татарча белсә, бала да белә

$
0
0
25.09.2013 Мәгариф
Казанда татар бакчалары бармы? Юк. Хәзер татар дигән сүз кәгазьдә генә бит ул. Мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Без баш­калабыз бакчаларында татар теленең торышы бе­лән кызыксынырга булдык.

Бездә – татар мохите

Әни татарча сөйләшсә, бала татар телен белә. Казанның Идел буе районында урнашкан 369 нчы татар балалар бакчасы мөдире Дания Исмәгыйлева әнә шулай ди. “Бакчада татар мохите тудырырга тырышабыз. Бездә көн дә татар теле яңгырап тора. Тәрбиячеләре­без барысы да – татарлар, алар үз телләрен яхшы белә. Татар бакчалары юк дигән сүз белән килешмим. Әйтик, мин белгән 23, 13, 247 нче бакчалардагы сабыйлар татарча тәрбия­ләнә”, – ди ул. Бакча мөдиренең сүзләре ни дәрәҗәдә дөрес­леккә туры килә? Моның өчен бакчадагы төркемнәрне йөреп чыгарга туры килде.

Сабый­лар­ның әти-әниләренең күбе­се – татар милләтеннән. Лә­кин татар дигәннәренең кү­бесе кат­наш гаиләләрдән икән. Бу инде алар өйләрендә татарча аралаша дигән сүз түгел. “Әгәр балаларның әти-әниләре авыл­дан булса, алар татарча, ә шәһәрнекеләр русча сөйләшә. Төркемдә ике телдә дә аралашабыз. Балаларның яртысы татар­чаны ныклап белә, яртысы юк дияргә була”, – ди тәрбияче Ләйсән Сабитова. Тәрбиячеләрнең саф татарча сөйләшүен ишетү уңай фикер калдыра. Димәк, тырышалар. Балаларның төрлесе бар, кай­берләре чатнатып җавап бир­сә, җимерә-вата сөйләшүче­ләр дә бар. Шулай да бакчаның татар телен ничек өйрәтүен зурраклар, мәктәпкәчә төркем­нәргә йөрүчеләрдән чыгып бе­лергә мөмкин. Әлеге төркем­дәге балалар без килгәндә “Ел фасыллары” темасына сөйлә­шә иде. Тәрбияче апалары Ал­синә Елелеева янында бөте­рел­гән балалар үзләренең нинди ел фасылларын яртуын, аның үзенчәлекләрен әйтеп узды. “Мин кышны яратам, чөнки бик күп кар ява”, “Яз көне агачларның “бүре”ләре, юк, бөреләре чыга”. Җаваплар төрлечә. Баланың бөре сүзен кечкенәдән белүе яхшы. Чөнки татарчасын зурраклар да бел­мәскә мөмкин. “Шөгыльләрдә кара-каршы сөйләшергә, сөй­ләм телен үстерүгә күбрәк игътибар бирергә тырышам”, – ди тәрбияче. Музыка укытучысы Фирдәвес Җәләлетдинова да дәресләргә зур өлеш кертә. Балалар урамга чыканда, баянын күтәреп, шунда чыга икән. Ул – музыка буенча укыту-методик әсбаплар авторы да. “Балалар өчен татарча музыка китаплары аз. Шуңа күрә үзебезгә язарга туры килә”, – ди Фирдәвес Җәләевна.
“Без бакчада татарча аралашырга тырышабыз, әти-әни­ләр дә өйләрендә татарча аралашсын иде”, – ди тәрбиячеләр. Тәрбияче Алсу Сафиуллина рус милләтеннән булган әти-әниләрнең сабыйларын махсус татарча өйрәнергә ките­рү­ен әйтә. Газизләрнең чит тел белүенә алар сөенәләр икән. Рус милләтеннән дигәндә, шәф­кать туташы Татьяна Эм да татарча белә.

Файдасы зур

Республика бакчалары ме­нә икенче ел инде яңа укыту-методик комплектларга (УМК), заманча программаларга ни­гез­ләнеп эшли. “УМК балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү бурычын куя. Яңа программа бер темага киңрәк итеп сөй­ләшү мөмкинлеге тудыра. Әйтик, көз темасына сөйләшә­без, ди. Тәрбияче җиләк-җи­мешләр, көзге байлыклар бе­лән таныштыра. Шул темага балалар җырлыйлар, рәсем­нәр ясыйлар. Икенче көнне урамга чыккач, тема тагын бер кат кабатлана. Бу юлы инде кулла­рына яфракларны тотып. Башта андый бәйләнеш юк иде. Бу балага дәресне истә калдырырга ярдәм итә. Дәресләр уен формасында уза, утыртып уйнату ягын карамыйбыз”, – ди әлеге бакчаның өлкән тәрбия­чесе Энҗе Борһанова. Бакчалардагы башка тәрбиячеләр дә бары тик уңай фикер генә белде­рә.

Нәкъ менә әлеге комплект­ларның ничек кулланылуын, балаларның татар һәм рус тел­ләрен ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау өчен, безнең Мәгариф министрлыгы быел “Иң яхшы билингваль бакча” дигән грант игълан иткән иде. Аны респуб­ликада 20 бакча отты. Аларның һәркайсына берәр миллион сум акча бирелде. Киләсе елларда да дәвам итереләчәк. Грант телләрне яхшы­рак өйрә­тергә этәргеч бирә. Казанның 372 нче балалар бакчасы мө­дире вазыйфаларын башкаручы Ильмира Газизова белдер­гәнчә, аларда барлык тәрбия­че­ләр дә яңа­лыкка һәрвакыт әзер икән. Анда 18 тәрбияченең яртысы – рус милләтеннән. Шуңа күрә алар татарча өйрәнү таләбен авыр кабул итмәгән. “Мондый грантлар кирәк дип саныйм. Татар теле һәм әдә­бияты укытучылары татар телен тие­шенчә белмәгән тәр­биячеләр белән даими шө­гыль­ләнә. Алар аңламаган сүзләрен без­дән дә сорыйлар. Бакчада са­быйларның бөтене­се дә татар телен яхшы белә дип әйтеп булмый. Әмма татар теленә өйрәтү элеккеге кебек авыр түгел. Татар телен башка мил­ләт сабыйлары аңларлык итеп укыту программалары төзел­де. Ноутбуклар, проекторлар, методик әсбаплар эшне шактый җиңеләйтте”, – ди Ильмира Фәритовна.

“Без татарча сөйләшәбез, ә бала – урысча...”

Татар җанлы әти-әниләр өчен чыннан да зур проблема бу. Әлеге очракта әти-әнине гаиләдә татарча аралашмыйлар дип гаепләп булмый. Бу инде – сабыйның бакчада рус телендә аралашу нәтиҗәсе.

– Өйдә татарча сөйләш­сәк тә, бала русча аралаша иде. Чөнки рус төркеменә йөрде. Шуннан соң аны бакчадагы татар теле түгәрәгенә бирдек. Танышларым, үзегез татар булып, түгәрәккә йөртәсез­ме­ни, дип аптырады хәтта. Файдасы булды. Хәзер кызым татар­ча сөйләшә. Бүген 159 нчы ли­цейның 2 сыйныфында белем ала. Кызым, сыйныфта татарчаны иң яхшы белүче – мин, дип куана, – ди Казанда яшәүче Роза Нургалиева.

Безнең хезмәттәшебезнең дә кечкенә кызы русча сөй­ләшә. Ул Казандагы 327 нче бакчага йөри. Монда татар төркемнәре юк, чөнки тәрбия рус телендә оештырыла. Татар теле тәрбиячесе Физалия Мө­хәммәтшина атнага өч мәртәбә татар теле дәресләре үткәрә. “Балаларның татар телендә сөйләшүе түбән дәрәҗәдә. Мин аларны ике төркемгә бүләм. Иң яхшысы – төркемдә 8 бала булу. Ул вакытта һәрбер балага индивидуаль яктан якын килергә мөмкин. Дәрес­ләр 15 минуттан 25 минутка кадәр сузыла. Шөгыльләрдә ара­лашуга өйрәтергә тырышам, мультфильмнар карыйбыз, җырлар тыңлыйбыз. Кайбер балалар фәлән җырны тыңлыйк инде дип аптыратып бетерә. Кабатлыйбыз, тыңлый­быз. Мәктәпкә барганда, балалар татарчаны бөтенләй белми дип әйтеп булмый”, – ди ул. Төркемнәрдә рус балалары күбрәк. Шулай да татарча со­раганда, аптырап калмыйлар. Тәрбияче апалары җөмләне тулы итеп әйтергә өйрәтә.

“Бакчадан ук ике телне белү зыян түгел. Бу вакытта бала ике телдә дә фикерләргә өйрәнә”, – ди Казан илкүләм тикшере­нү­ләр технологик уни­­верситеты­ның ике телдә укыту кафедрасы доценты Зилә Маһиярова. “Ике телдә укыту­га юнәлдерелгән белем бирү системасы дөньяда киң таралган. Бездә дә ул үсеш алды. Замана әти-әниләре аның барлык һөнәр ияләре өчен дә кирәклеген аңлый. Телне күб­рәк белгән саен яхшырак. Бүген әти-әни­ләрнең менталитеты башкача. Алар балалары рус телен яхшы бе­лергә тиеш дип саный”, – ди ул. 


Сәрия САДРИСЛАМОВА

в„–156 | 25.09.2013

«Лилин» бабай васыятьләре

$
0
0
26.09.2013 Юмор
Васил янәдән авыл Советы каршына килеп егылды. Елга бер мәртәбә егылмыйча калмый ул, тиле чөнки. Тик торганнан гына өянәге башлана. Фельдшер хатын шундук йөгереп килде: бер елый тиле, бер көлә. Диагнозы анык. Фельдшер: «Моны сручны калага озатырга кирәк, кая безнең авыл Советы?!» – дип шар ярды.

Бераздан Җәүди дә күренде. Җәүди дигәннәре авыл Советы рәисе иде. Вак көдрә чәчле, пәһлеван гәүдәле. Бер сукканда ике кешене аудара, бер утырганда ике-өч яртыны «сындыра». Ул Рәсәй флагы кадалган бина каршында «Марсельеза» көйләп торган авыл җүләренә карап-карап торды да:

– Ярар, апа, борчылма, мин аны иртәгә үк булнискә илтеп куярмын! – дип, фельдшер хатынны тынычландырды.

– Ә бүген?!

– Бер көндә ни була?

– Тиледән ни дә көтәргә мөмкин...

– Юк, бүген булмый! – дип кырт кисте рәис. – Туй, каенишне өйләндерәм. Атасына әйт: бүген мунча ягып, бик шәпләп юындырсын үзен. Өстенә яхшы кәчтүм-чалбар кидерсен, юлына акчасын кызганмасын! Шулай диген, яме...

Туйдан таң алдында гына кайтты Җәүди. Шактый каты төшерде. Төшерерсең дә, каениш өйләнә бит! Тиле турында оныткан да иде ул, ләкин таң алдыннан ишек шакыдылар. Ишек төбендә әлеге дә баягы шул тиле Васил һәм аның аек акыллы атасы Гамил басып тора иде. Тилене шундый итеп киендергәннәр иде ки, хәтта танырлык та түгел. Рәис бер сүз дә дәшмәде, бары тик гарьлегеннән ыңгырашып кына куйды. Бу хәлендә ничек калага барыр соң ул? Куллар калтырый, күзләр ялтырый, янында басып торырлык түгел, бер чакрымнан сасы махмыр исе килә. Авылны чыккач ук, ГАИга эләгәчәк бит! Тик, вәгъдә биргәч, бармыйча ярамый шул. Бу шыр тиле, аның аек акыллы атасы һәм алардан да бигрәк авыл халкы аны дөрес аңламаска мөмкин.

«Без авылдан чыккан чакта күтәрелде томаннар!» – дип җырлый торган иде рекрутлар. Томан булса ярар иде әле, күзгә күренмәс идең. Ә монда ялтырап кояш чыкты, күзгә төшеп интектерә. Җәүди бер дөньясын, бер янда утырган юлдашын сүгә-сүгә, иске «Волга»сын Казанга таба куды. Барган саен, тилегә булган ачуы артты гына. Җитмәсә, тегесе, авылны чыгып, берничә чакрым юл узгач ук, җырларга тотынды. Җыры да җыр түгел, Ленин турында. Мәктәптә ике генә ел укыган ул, ләкин юлбашчыга булган мәхәббәтне башлангыч сыйныф укытучылары аңа шактый уңышлы рәвештә сеңдереп калдырганнар:

Бакчадагы алмагачның
Ботагы җиргә тигән.
Лилин бабай балаларга
 Тырышып укырга дигән.

Тавышы юк дип тә әйтеп булмый каһәрнең, кайбер җырчыларны оныттырырлык итеп башкара. Кеше йә юләр, йә талантлы була, диләр бит. Ә Ходай аңа берсен дә кызганмаган!

Тәрәзә ачтым, кояш төште,
Кызыл нурларын чәчте.
Лилин бабай халыкларга
 Туры юлны күрсәтте.

Казан юлын туры юл, диләр. Тик бара башласаң, борма юллар җитәрлек анда. Кеше шулай көйләнгән инде ул – гел турыдан кистерергә ярата! Тиле дә, шуны аңлаган сыман, шул темага сиптерә:

Безнең авыл уртасында
Колхоз күпер салдырды.
Лилин бабай безнең өчен
Юл күрсәтеп калдырды.
Кызыл галстук тагабыз,
Барабаннар кагабыз.
Лилин бабай сызган юлдан
 Туры атлап барабыз.

ГАИдан курыккан Җәүди, трассадан тайпылып, кала юлына урман аша гына чыгарга булды. Машина сикертмәле урман юлларын узганда шактый иза чикте, берничә җирдә батып та калды. Өченче көн яуган яңгыр суы кибеп тә җитмәгән, куе урман эченә кояш нурлары начар төшә шул. Хәер, Җәүди оста шофер, армиядә хезмәт иткәндә дә машина йөртте, һәм инде бу юлы да сынатмады – урман эченнән танк кебек бәреп чыкты, һәм билгеле ки, җыру да озак көттермәде:

Кызарып кояш чыкканда,
Без булырбыз урманда.
Һичбер вакыт ялгышмабыз
 Лилин юлы булганда.

Идел аркылы чыгасы бар. Шунда паром йөри һәм анда инде ГАИ халкы мыжгып тора...

Иделкәйгә төшәбез,
Төшеп, сулар эчәбез.
Рәхмәт Лилин бабабызга
 Чәчәк кебек үсәбез...

Паром илә ГАИ постына якынлашкан саен, Җәүди котырына башлады. Җитмәсә, бу тиле дә, җырлаган булып, эчне пошырып бара.

– Ыслушай, туктыйсыңмы син, юкмы? – дип акырды ул аңа. – Мин сине хәзер шунда төшереп калдырам да кире кайтып китәм! Ләкин тилекәй туктарга да уйламый:

Сандугачлар сайрашалар
Безнең урман буенда.
Лилин бабай васыятьләрен
 Мәңге саклыйм уемда.

– Ту-у-укта! – Җәүди, машинасын туктатып, Василның бугазына ябышты. Тиледә курку хисе юк, диләр. Ләкин дөрес нәрсә түгел икән ул, куркудан тиленең теле аңкавына ябышты һәм инде бөтенләй бернәрсә дәшмәс булды.

Паромга кергәндә аны ГАИ – әле мыегы да чыгарга өлгермәгән яшь лейтенант туктатты. Аракы капмый, ришвәт алмый. Кулында – өрдерә торган аппарат. Җәүдигә ишарә ясап, ул аңа машинадан чыгарга кушты. Җәүди, куркудан, утыргычка сеңде. Шунда ул, үзе дә сизмәстән, тиленең касыгына төртте.

– Җырла пажалысты, ә!

Юл буе җырлап барган тилекәй киреләнә башлады. Әллә дөньяга ачуы чыккан, әллә илһамы качкан. Җәүди каты итеп аңа тагын бер кат төртте. Васил шунда гына җырлап җибәрде:

Комбайнда комсомолец
Ура безнең игенне.
Гомер буе онытмабыз
Юлбашчыбыз Лилинны.

Җәүди, машина тәрәзәсен чак кына ачып (күп ачсаң, махмыр исе чыга!), лейтенантка эндәште.

– Иптәш лейтенант, безне чиратсыз гына үткәреп җибәрегез әле! Сручны!

– Ни булды?

– Менә бу адәмне дурдомга илтәм!

– Шуннан?!

– Кичә генә авылда бер кешене суйды! Үзегез беләсез, андыйларга закон юк! Андыйларга бер генә юл – дурдом!

– Кайсы авылдан? – дип кызыксынды «мент». – Катмыштан түгелме? Кичә анда бер хатынны суйганнар! Аның эше түгелдер ич?

Җәүди, аныкы, дип, баш селекте. Яшь мыекның куркудан күзләре шар булды.

– Ә нигә җырлый соң ул?

– Шатлыктан...

– Нинди?

– Кеше суйгач, шулайрак була аларның. Абструкция ие... атамасын тучны белмим... шулайрак бугай... Хәзер Сез безне паромга чиратсыз үткәрмәсәгез, билләһи дип әйтәм, бөтен командагызны суеп чыгачак!

Лейтенант, үрә катып, честь бирде. Җәүди тиленең касыгына төртте. Васил да махы бирмәде, тагын җырлап җибәрде:

Кошлар кунган имәнгә,
Яфракларын игәнгә.
Рәхмәт Лилин бабабызга,
Матур тормыш биргәнгә.

Тиле, икенче ярга чыкканчы, рәхәтләнеп җырлап барды. Аргы якка чыккач, хәтта машина өстенә дә менеп көй сузды. ГАИдан исән-сау котылган Җәүди аңа каршы килмәде. Сөенеченнәндер инде. Ә тилекәй җырлады да җырлады:

Урман аша ярылып ята
Кара сусар эзләре.
Безнең өчен маяк булды
Лилин бабай сүзләре...

Психиатрия хастаханәсенә алып кергәч, ни гаҗәп, терелде тагын бу! Авыруы да бетте, өянәге дә юкка чыкты. Авыруны кабул иткән табиб та аны кире авылга алып кайту турында сүз башлады. Тынды тиле, аек акыллы атасы сыман, күзгә карап тик тора. Тилене кире авылга алып кайту уе Җәүдинең башына да кереп карамаган иде. Шуннан ул хәйләгә күчте. Василның авылда яратмаган бер кешесе бар иде – күрше Хәмидә апасы. Кан дошманнар иде алар. Васил бер мәртәбә аларның бакчасына төшкән булган, Хәмидә аны, ыштанын салдырып, кычыткан белән чажлаган. Тотынды Җәүди шул Хәмидәне мактарга, мактады да мактады! Тилекәй бу мактауны күтәрә алмады. Тегенең кабат өянәге башланды: башта Җәүдигә, аннан табибка килеп ябышты. Медбратлар тилене күзгә ташланган иң беренче палатага кертеп яптылар...

Җәүди авылга ялгызы гына кайтты. Әзрәк күңелсезрәк булды кәнишне! Чөнки янда матур бәрхет тавыш белән җырлаучы да, Ленин бабайга мәдхия укучы да юк иде. 


АХИР

в„– |

Акбай янәдән Камал театры сәхнәсендә

$
0
0
26.09.2013 Мәдәният
19, 20, 26 һәм 27 октябрь көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектакленең премьерасы көтелә. Режиссеры – Лилия Әхмәтова, рәссамы – Булат Ибраһимов.

«Авыл эте Акбай» - һәркемгә таныш пьеса. Бу спектакльдә инде ничә буын балалар тәрбияләнде. Юлында күпме каршылыкларга очрап та, һәммәсен җиңеп чыга алган Акбай маҗаралары 80нче елларда бик популяр була. Балалар өчен куелган әлеге спектакльне легендарь дип атарга мөмкин. Режиссер Лилия Әхмәтова Туфан Миңнуллинның шушы пьесасына кабат әйләнеп кайта.

Лилия Әхмәтова, спектакльнең режиссеры: «Сәхнәгә кую теләге белән пьесаны янәдән укып чыккач шундый сорау туды: әлеге тема замана балаларын кызыксындыра алырмы икән? Шушы сорауга җавап эзләп, мин берничә мөһим әйберне аңладым. Акбай маҗаралары – ул мавыктыргыч сәяхәт! Аның юлында гел яңа персонажлар очрап кына тора, вакыйгалар бик тиз алышына... Шуңа да аны балалар яратып караган һәм киләчәктә дә ул алар өчен кызыклы булыр дип уйлыйм! Без спектакльдә “Шәһәрдә рәхәт, ә авылда күңелсез”, - дигән фикер уздырмыйбыз. Без бары тик балаларны кызыксындырып, аларның күңелен күрергә генә телибез”.

Пьесаның эчтәлеге буенча Тәмлетамак исемле песи (Ләйсән Фәйзуллина) авыл йортыннан шәһәгә кача. Анда аны авыл эте Акбай (Илнур Закиров) озата бара.

«Спектакльдәге вакыйгалар бик заманча килеп чыга! Гадәттә кешене кызыктыручы әйберләр хакында, балалар бит якты, матур булганны яраталар, - дип дәвам итә режиссер. - Тәмлетамак белән Акбай шәһәргә килгәч урамда яшәүче хайваннарга юлыгалар. Алар мода белән киенгән, “текә”ләр, тик туган йортлары, әти-әниләре юк...Соңгы чиктә Тәмлетамак барыбер авылга әйләнеп кайта. Иң мөһиме тыштан күренгән ялган ялтыравыклы матурлык түгел, ә туган йортың, андагы әти-әниең янында яшәү икәнен аңлый ул».

Камал театры барлык яшь тамашачыларын һәм шулай ук кабат балачакка кайтырга теләүчеләрне 19, 20, 26 һәм 27 октябрь көннәрендә “Авыл эте Акбай” спектакле премьерасына чакыра. 




в„– |

Бикле капкалар артында тормыш

$
0
0
26.09.2013 Җәмгыять
Тормыш мәшәкатьләре безне шулкадәр баскан ки, якын-тирәгә күз салырга, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кул сузарга һич вакыт таба алмыйбыз. Исереп аунап ятучы, акылдан язып, кычкырып йөрүче, көчкә атлаучы гарипләрне күрсәк тә, “Аллам сакласын!” дип тизрәк үтеп китәбез.

Гомумән, сәламәт кешеләрдә кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, башкалар хәлен аңлау сыйфатлары югала бара түгелме? Язмыш кыерсыткан кешеләргә кая барырга? Аларның тормышы ничек дәвам итә? Бу сорауларга җавап эзләвем Удмуртия республикасының Зур Кияик авылында урнашкан психоневрологик интернатка китерде.

Зур гына мәйданны биләп торган әлеге интернатның коймалары чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган. Бикле капкалар артында - бирегә язмыш юлламасы белән эләгүчеләр. Капкадан үтеп кергәч, игътибарымны төз агачлар, матур чәчәкләр арасында урнашкан берничә бина җәлеп итте. Саный башладым: тулай торакка ошаган мондый биналар дүртәү икән. Безне каршы алган интернат директоры белән эчкә узганда, яулыкларын кыек бәйләп, кулына чиләк тоткан бер апа сәер генә кычкырып исәнләшеп узып китте. Үзем дә сизмәстән: “Бу монда яшәүчеме?” – дип сорап куйдым. Хәер, соравымның урынлы түгеллеген шунда ук аңладым. Теге апаны күргәннән соң, янымда нидер аңлатып барган директорны бер мәлгә ишетмәс тә, күрмәс тә булдым. Матур яңа бина янына килеп җиткәндә генә хушыма килеп, аның: “Бу “мәрхәмәтлелек корпусы” дип атала. Биредә үз-үзләрен бөтенләй дә кайгырта алмаучылар яши”, - дигәнен ишеттем. “Кемнәр соң алар?” – дип, күңелемнән генә уйлап куйсам да, телдән бу сорауны бирергә җитешмәдем. Ишек төбендәге баскычта тезелеп утырган бер төркем кешеләрне күреп, тагын сүзсез калдым. “Тагын пычранып беткәнсең бит”, – диде Татьяна Ивановна, җирдән өстерәлүче аяксыз бер ханымга. Аның янында берничә кеше коляскада утыра. Без бинаның эченә үттек. Керә-керешкә үк тагын җанны тетрәндергеч күренешләргә тап булдым: идәндә 45-50 яшьләр тирәсендәге хатын кыска гына куллары белән төрле төстәге шакмаклар белән уйный, диванда утырып, елмаеп каршы алучы ир-ат таушалып беткән курчагын сыйпый, ә кемнәрдер тиешле даруларын, уколларын алу өчен табибка чират көтә. Коридорлар чиста, бүлмәләр якты, бар кирәк-ярак та бар сыман. Кояшлы матур көн булу сәбәпле, ул минутларда урында берәү дә юк иде. Барлык тәрбияләнүчеләрне дә урамга чыгарганнар. Без алар янына юнәлдек. “Я Ходам, чынбарлыкмы бу яки куркыныч кинодан өзекме?” Акыл ягы зәгыйфь, нервлары авыру, өметсез гарип дигән диагноз алган дистәләгән кеше биредә. Болар бит кемнәрнеңдер кайчандыр кадерләп үстергән балаларыдыр, кемнәр өчендер йокысыз төннәрен биргән газиз әниләр, апалар, абыйлар, әби-бабайларыдыр... Ә бүген бу кешеләрнең якыннары яннарында түгел, алар үз авырулары белән ялгызы гына. Башымда сораулар өермәсе, күңелдә сүз белән әйтеп бетерә алмаслык хисләр. Интернат җитәкчесе бу кешеләрнең һәрберсенең язмышы белән таныш. “Тулаем алганда, безгә күбрәк тумыштан ук интернатларда яшәгәннәр, әти-әниләре исерек булу сәбәпле, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнгәннәр эләгә. Үз куллары белән туганнарын алып килеп тапшырганнар сирәк. Алар бу адымны тормыш шартлары бик начар булу сәбәпле ясыйлар. “Якыныма мин дәүләт тудырган шартларны тудыра алмыйм, биредә аңа күпкә яхшырак булыр”, - диләр. Интернатта яшәүчеләр барлык социаль уңайлыклар белән дә тәэмин ителә, көненә 5 тапкыр тук­ланалар, кирәкле медицина ярдәме алалар”, - дип сөйләде интернат директоры. Аның белән аралашканда тагын күп кенә кызык­лы мәгълүматлар белдем. Күпләр өчен ябык булган ишекләр артында тормыш гөрли икән. Монда тәрбияләнүчеләр тырышып төрле эшләр башкаралар. Үзләренең бакчаларында яшелчәләр үстерәләр, чәчәкләр тәрбиялиләр, төрле чаралар оештыралар, территориядә чисталык саклыйлар. Гомумән, алар шушы диварлар кысаларында үзләренчә тормыш көтәләр. Интернатта тәрбияләнүчеләргә 150 кеше хезмәт күрсәтә. Алар биредә яшәүчеләр өчен кайгысын да, шатлыгын да уртаклашучы иң якын кешеләргә әверелгән. Интернаттагы тәрбиячеләр өй мәшәкатьләрен онытып, көне буе алар белән бер мохиттә яшиләр. Һәр авыру белән елмаеп кына аралашкан, аларның һәр теләген тормышка ашырырга тырышкан әлеге тәрбиячеләрнең кыюлыгына һәм сабырлыгына сокланмый мөмкин түгел.

Калган берничә бинада булганда сөйләп бетермәс­лек тәэсирләр алдым. Берсендә тышкы кыяфәтеннән акылсыз дип тә әйтмәстәй, җир җимертеп эшләрдәй яшьләрне күреп аптырадым. “Болай караганда, алар акыллы, тыныч кешеләр. Тик вакыт-вакыт алышынып, теләсә нәрсә майтарып атулары бар”, - ди Татьяна Ивановна. Велосипедта үтеп баручы бер егеттән җитәкче: “Ринат, бу синең яңа велосипедыңмы?” – дип сорагач, сискәнеп китеп, үз милләттәшләребез дә бар икән дип уйлап куйдым. Тулырак мәгълүмат алу өчен сораштыра башладым. Ринат интернатка ничек килеп эләкте?” - дип соравыма Татьяна Ивановна: “Ринатка бүгенге көндә 29 яшь, әтисе юк, әнисе бик каты эчкән. Шул сәбәпле, Ринат урамда үскән. Ул әнисен дәваларга да тырышып караган, эчүдән туктавын үтенгән, тик әнисе аны тыңламаган. Күрәсең, болар барысы да егетнең сәламәтлеген какшаткан, аңа психик авыру дигән диагноз куелып, социаль органнар исерек анасыннан йолып алып, безгә тапшырдылар”, - дип сөйләде. “Аны мин бик акыллы егет дияр идем, компьютер белән эш итә белә, музыка тыңларга ярата. Авыру ялкынсынып киткән вакытларда төрле химик ачышлар ясадым дип, аны теркәвебезне сорый. Күптән түгел: “Безнең ишек алдында алтын калдыклары бар, шуларны казып алып, сатарга кирәк”, - дип аптыратты. Аннан бер дәфтәр тутырып хлордан алтын ясау формуласын чыгарган иде. Менә шундыйрак “ачышлар”ы була аның. Әле күптән түгел генә велосипед сорады, алып бирдек. Биредә яшәүче һәр кеше пенсиясенең 75% ын биредә яшәүгә түләү өчен күчерә, ә калган 25%ы аларның үзләренең счетында туплана. Кирәк-яракларны аларның шул акчаларына сатып алабыз”, - дип аңлатты Татьяна Ивановна. Шулай аралаша торгач, интернатта тәрбияләнүчеләрнең якынча 10-12%ын татарлар тәшкил иткәнлеге ачык­ланды. Иң озак яшәүчеләрнең берсе - Кадрия (исеме үзгәртелде) апа. Ул үз-үзен карый алмый, коляс­када гына утыра. Мондый интернатларда берничә дистә ел яши икән инде. 25 яшендә бала тудырганда аның сәламәтлегенә зыян килә, ул гарипләнә. Аннан аны ире ташлый, ире баласын да үзе белән ала. Ә яшь гарип хатын үз әти-әниләренә күченә, инде алар вафат булгач, апасы тәрбиясендә яши, улы белән дә элемтәдә тора. Аның сәламәтлеге тагын да начарлана башлагач, Кадрия апаны интернатка урнаштыралар. Ул көнне миңа Кадрия апаның улы белән дә аралашырга туры килде. “Сау-сәламәт була торып, ничек сезгә тормыш бүләк иткән анагызны интернатка китерә алдыгыз?” – дип сорамыйча булдыра алмадым. “Мин әни янында һәр минут утыра алмыйм, ә монда аның янында һәрвакыт табиблар, караучылар. Мин үзем дә ай саен килеп йөрим, интернатка булдыра алганча ярдәм итәм, әнине елга бер тапкыр өйгә алып кайтам”, - дип сөйләде. Ничек? Ни өчен? Тугыз ай буе күкрәк астында йөртеп, күпме газаплар аша сиңа дөнья бүләк итеп, үзе гарип калган газиз ананың картлык көнендә таңын “Исәнме, улым”, - дип каршы алырга хакы юкмы? Башыма сыймый. Тик берәүне дә гаепләргә теләмим, мин бу хәлләрнең нечкәлеген белмим, хакым да юк. Биредә ишеткәннәремнән һәм күргәннәремнән бары тик гыйбрәт алырлык. Мондый язмышлар биредә 300дән артык бит...

Фото интернеттан алынды.
 


Гүзәл ШАКИРОВА

в„– |

Песи пенсиясе

$
0
0
26.09.2013 Җәмгыять
Картайдым инде. Дөрес, элеккечә җиңел язам язуын. Ләкин аяклар тиз арый. Шәһәр буйлап атлаганда, күзләрем ярты чакрым саен эскәмия яки агач төбе кебегрәк нәрсә эзли башлый.

Ул көнне дә сквер кебегрәк кечкенә бакча күләгәсендәге эскәмиягә кереп утырган идем, пеләшемә кызу капмасын, дип. Яныма фырт киенгән чал чәчле ыспай гына бер адәм килеп утырды. Миннән яшьрәк сыман. Башын як-якка боргалап утырды да:

— Татармы һин? — дип куйды.

Әһә, мәйтәм, башкорт булырга тиештер бу...

— Әйе, татар, — димен тегеңә. — Кәрәк икән, башкортса ла һөйләшә беләм.

Чыннан да, башкортча да сөйләшә алам. Түбән Камада яшәгәннән соң, фатирымны Казанга Уфа аркылы алыштырган идем. Берничә ай торырга туры килде анда. Хәтта башкорт хатын-кызлары белән дә чын башкорт булып сөйләшә идем.

Ярый, хуш, сөйләшә башладык теге ыспай адәм белән. Бәй, тора-бара Сергач мишәре булып та тоела башлады бу. “Чыпчыгы” — “цыпцык”, “кунак” дигәндәге “к”се дә “кулак” дигәндәге сыман. Кайбер сүзләре аңлашылмый да хәтта.

Шул хакта үзенә дә әйткәч:

— Барысы да бардыр инде, телемнең бозылып беткәнен үзем дә беләм,— дип, иренеп кенә кулын селтәде? — Мин бит, хәрендәш, туганнан бирле Австриядә яшәдем. Ике малаем белән кызымны әйткән дә юк. Алар татарча миннән дә начаррак сөйләшә. Ә инде оныкларыма килсәк, безнең сөйләшүне тыңлаганда елмаеп кына торалар...

Аңлашылды! Әтисенең, бабасының милкен, байлыкларын большевиклар һәм комсомоллар тартып алганнар теге заманда. Сөргенгә сөрелмәгәннәренә, атылмый калуларына сөенеп, авыл читендә землянка казып яши башлаганнар. Бераздан урыс — ярман сугышы кабынган. Бу кешенең әтисен һәм абыйсын сугышка җибәргәннәр. Нимесләр әтисен август аенда ук әсирлеккә төшергәннәр. “Япь-яшь башыгыз белән сугыш кырында буталып йөрмәгез, әнә, авылга барып, иген игегез”, — дип, тагын өч татарны, санитарка башкорт кызын бер авылга аткарганнар. Дөресрәге, нимес алпавыты, сайлап алып, үзе белән алып киткән аларны. Йөгертеп кенә сөйләгәндә, кыскачасы шул.

— Соңыннан ишеттем мин... Әтәйнең агасы сугышкан дивизиянең бер батальоны чигенә башлаган. Арттан килүче чекистлар кырганнар аларны. Агай да шунда ятып калган, — дип дәвам итте бу адәм.— Кабере дә булмаган, ахрысы... Менә хәзер үземнең туган авылда җирләнәсем килә. Шуны кайгыртып йөрү инде. Документлар әзерләү кирәк...

— Нигә ашыгасың, әле нык күренәсең бит. Тегендә тормыш начармыни?

— Һи-һи... Тормыш ул кайда да сөенерлек түгел инде безнең кебек гади кешеләргә. Мин бит мәктәптә дә берничә ел гына укыдым. Әтәй белән әнәйгә ярдәмче буласым килде. Эшләдем дә эшләдем инде. Сөрдем, чәчтем, урдым кебек кенә булды минем эшләр... Әтәй ничек җигелсә, мин дә шулай җигелдем. Ә менә соңгы елларда амбарлар каравылчысы булдым. Әтәй әйтмешли, нимес колхозында инде...

— Түләүләре ничегрәк соң?

— Песиләр дә көләрлек минем хезмәт хакым... Ике меңнән артыгракны бик сирәк күрдем. Еллык хезмәт хакым утыз меңнән дә ким. Әле песием белән бергә икәүләп эшләп тә әнә шул утыздан әллә ни артмады.

Мин шаркылдап көлеп җибәрдем:

— Пе-пе-си-си бе-бе-лән эш-эшш-ләп, ди-ди-сеңме?

— Көлүеңне аңламадым, — диде теге. — Нинди кызык таптың?

— Соң, син бит песи белән бергәләп эшләдек дидең!

— Нәрсәсе гаҗәп аның? Ул да ун ел буе бергә эшләде минем белән!

— Аңа да хезмәт хакы түләмәгәннәрдер бит, алай-болай?!

— Ничек инде түләмәсеннәр?! Эшләгәч, буш калдырмыйлар инде. Пенсиягә дә бергә чыккан идек. Аңа да пенсия биреп килделәр. Тик песием... мәрхүм инде. Урыны оҗмахта булсае! Фотосына сагынып карамаган көнем юк. Адәм акыллары бар иде үзендә!

— Менә, кара минем песиемне. Ул бит, мәрхүм... ата песи иде... үзе аларны ашарга яратмаса да, амбарлардагы күселәрне, сычканнарны буып, ишек төпләренә тезеп куя иде.

Менә монысы үзе генә төшкән рәсем... Матурмы? Менә монысы бәләкәч оныгым белән янәшә утырып төшкәне... Менә монысы икебезнеке...

Өч-дүрт яшьлек оныгы белән төшкәнендә песи аның белән тигез. Ә инде хуҗасының аягы янына утырып төшкәнендә хуҗасының тезеннән дә биегрәк.

Мин инде көлмәс булдым. Сорыйм:

— Шулай да әйт әле, ни өчен кирәк ул песигә пенсия?

— Ничек инде кирәк булмасын?! Аны ашатуга көн саен ике-өч йөз грамм ит, бер бокал каймак, әйбәт шулпа каралган. Балыкны да бик ярата. Бигрәк тә форель дигәнен. Күрәсең бит зурлыгын.

— Биш кило гына түгелдер...

— Җидедән әз генә кимрәк.

— Күпме түләделәр айга?

— Анысы пүчтәк инде... Хуҗам песиемне бик яратса да барыбер өч йөздән арттырмады пенсиясен... Песием үлгәнен белгәч кенә, җеназасына килеп, кулыма биш йөзне тоттырып китте бер мәртәбә. Сараннар инде байлар, кайда да сараннар алар... Ә менә кызым балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аның хезмәт хакы өч меңнән чак кына кимрәк. Кыз балага ярый инде үз көнен үзе күрергә... Абыйлары да бизәнерлек-төзәнерлек биргәлиләр.

— Алары нинди хезмәттә?

— Берсе контракт буенча армиядә. Аның да хезмәт хакы кызымныкыннан артмый. Ә бер кызым бензоколонкада утыра...

Үзем дә сизмәстән кыбырсып куйдым:

— Җәле-җә! Минем кызым да шундый хезмәттә бит! Синең кызың күпме ала?

— Адәм мәсхәрәсе инде. Ике мең ... Мыскыл итәләр бензин байлары.

— Ә минем кыз унбер мең ала! — дип кычкырып җибәрдем дә... шып, телемне тешләдем. Туктале, нинди акча икән соң ул Австриядә?

— Евро булмый ни булсын инде тагын, — диде әңгәмәдәшем. — Шул зәхмәт басты бит инде Европаны... Түзәбез инде... Ярый әле олы улым теш врачы. Җиде-сигез меңне шул ала. Әнкәсе белән миңа да ярдәме тия. Әле менә, авылга кайтып урнашсак, йорт салырлык акча да вәгъдә итте.

— Карале, шәп яшисез икән бит!

— Шулай тоела гына ул... Әнә, Германиядә бездәгедән 20-30 процентка күбрәк алалар хезмәт хакын. Алай да мактанмыйлар... Аз диләр. Дөрес, аның каруы, бездә бензин, ризык, мебель, кием-салым күпкә арзанрак. Машина страховкасы да азрак. Йорт-җир дә очсызрак.

— Ник кайтасы иттегез соң әле бу якка? Хатының булса, ул да нимес фрауыдыр. Риза булыр микән?

— Кайту кирәк! Әтәем вәсыяте ул! Гомере буе кабатлады шул вәсыятен. Улым, диде, бөтен ата-бабаларыбыз, әни - әбиләребез күп гасырлар буе шунда җирләнгән, шунда үләргә тырыш, диде. Хатыным татар. Әтәем бая әйткән санитар башкорт кызына өйләнгән булган теге вакытта ук. Ул да үләр алдыннан ныклап әйтте:

— Атаңның һүден тыңламаһаң, дур гөнаһлы булырһың, балам, тине...

Мин — үз юлыма, әңгәмәдәшем үз эшләрен хәл итәргә киткәч кенә тукталып калдым да, кире борылмакчы булдым. Ни өчен дисәгез, кайсы республикага кайтуын сорау башыма килмәгән сөйләшкәндә. Ә ул юкка чыгарга өлгергән иде инде. Әйтәм бит картайгач аяклар ару гына түгел, хәтер дә аксый башлый икән ул...

Авылда яшәүче бер якташ хатын белән Минзәләм урамында очрашкач, теге песинең пенсиясе турында әйткәч, ул әз генә уйланып торды да:

— Бәт-тәч, Фәнзаман, евроны 44 сумга тапкырласаң, унөч мең сумнан да артык була бит ул песинең пенсиясе безнең акча белән! — дип кычкырып җибәрде. — И-и-и, кеше булганчы, песи буласым калган!

Хак булса, аның пенсиясе биш меңгә дә җитми икән. Хәтта минекеннән дә кимрәк...

Ләкин мин үзем песи булырга теләмим. Песи булсам, сезгә шушы вакыйга турында да яза алмаган булыр идем. Сезнең арада да песи булырга теләүчеләр юктыр, әйеме? Шулай яшик әле, бу гәҗитне укучы дуслар: безләр яза торыйк, сезләр укый торыгыз. Теге австрияле әйтмешли, ауффейдерзеен!
 


Фәнзаман БАТТАЛ

в„– |

Гаяз Исхакый хатлары (ФОТО)

$
0
0
26.09.2013 Тарих

Әхмәтхәсән Исхаковка

Әхмәтхәсән – Гаяз Исхакый­ның бертуган энесе. Ул 1896 елның 12 февралендә дөньяга килә. Уфада «Галия» мәдрәсәсен тәмамлый. Башта туган авылы Яуширмәдә укытучы була. 1923-1925 елларда «Кызыл Татарстан» газетасында эшли. 1925-1930 елларда Совнаркомда тәрҗемәче вазифасын башкара. Лаешта оештырылган укытучылар әзерләү курсларында укыта.

Әхмәтхәсән гел күзәтү астында яшәгән. Аның исеменә чит илдән килгән хатларны махсус хезмәтләр җыеп барган. Г.Исхакыйның кызы Сәгадәтнең 1924 елның 2 мартында Берлиннан язган хатында мондый юллар бар: «...китапны алгансыздыр, дип уйлыйм. Узган ай ахырында икенче китап та җибәрелде, ул барып җиткәндер инде. Исән-сау барып җитсә, китаплар моннан тагын да җибәрелеп торыр. Китаплары басылса һәм укылса, әтигә күңеллерәк булыр иде. Аның язган китаплары күп, ләкин язган бере чемоданнан ары китмәгәнгә, язу теләге дә сүрелә. Халык аның китапларын бик теләп укыр иде, әлбәттә. Сәяси китап­лар түгел алар.

Синең хатыңның яртысы Ленинның үлемен тасвирлауга багышланган. Син, абый, мондый хатларың белән әтигә һичничек йогынты ясый алмыйсың. Болар аны һич кызыксындырмый».

Чит илгә киткәч, Г.Исхакый 1920-1923 елларда гына да 7 әдәби әсәр иҗат итә. Күрәсең, ул шул китапларын Ватанында бастырырлар дип өметләнгән. Әдип 1926 елның маенда Әхмәтхәсәнгә җибәргән хатында үзенең әдәби эш­чәнлеге турында очерк язуы хакында хәбәр итә. Очеркның 1914 елга кадәрге өлешен Советлар Союзында да бастырырга мөмкин булыр иде, ди. Икенче бер хатында ул «Зөләйха» пьесасын төрекчәгә тәрҗемә итүе турында әйтә. (Пьесаның төрекчәгә тәрҗемәсе Төркиядә «Төрек йорты» журналында 1926 елда басыла.)

Әхмәтхәсән, «халык дошманы»ның энесе дип, гел җанына тиеп торганга, 30 нчы еллар башында Уфага, аннан Урта Азиягә китә. Каракалпакстанда мәгариф бүлеге мөдире була, балалар укыта. Әмма аңа монда да тынычлап яшәргә бирмиләр, шул ук «гаебе» өчен (гаиләсе Уфадан үзе янына килеп төшкән көнне) ул кулга алына. 1937-1939 елларны ГУЛАГта уздыра. Аннан котылып чыккач та, бертуктаусыз НКВДга чакырып тинтерәтүләреннән туеп, Әхмәтхәсән үз-үзенә кул сала. Аңа нибары 44 яшь була.
Әхмәтхәсән Исхаковның чит-ят җирләрдә ике бала белән торып калган хатыны Нурия дә нык авырып китә, аяксыз кала. Уллары Илгизәр белән Илтөзәр, күп михнәтләр чигеп, урта мәктәпне тәмамлый һәм бер-бер артлы сугышка китә. Илгизәр ут эчендә һәлак була. Үлеменнән соң аңа Советлар Союзы Герое исеме бирү өчен документлар әзерләнә. Ләкин, күрәсең, аңа фамилиясе комачаулагандыр, бу мәсьәлә ахыргача хәл ителмичә кала. Сугышта зур батырлыклар күрсәткән разведчик Илтөзәр (аның турында фронт газеталарында да язалар) исән-сау әйләнеп кайта. Бер бала алып үстерә. XXI гасырга аяк басканда вафат була. Шулай итеп Әхмәтхәсәннең буыны өзелә.

Гаяз Исхакыйның энесенә 1927 елда гарәп хәрефләре белән язган, журнал укучысына тәкъдим ителә торган хатыннан шул аңлашыла: әдип чит илгә киткәч, баштагы чорларда аның туган ил белән элемтәсе булган, туганнары белән хәбәрләшеп торган, китаплар да алдырта алган. Бераздан контроль көчәйгән. Г.Исхакыйның туганнарын да даими эзәрлекли башлаганнар.

Әдипнең хатта телгә алынган «Утыз еллыгым» һәм «Шималь төрекләре әдәбиятына бер нәзар» исемле әсәрләре басылып чыкмаган. Соңгысы төрек телендә, машинкада басылган, 140 бит тәшкил итә. Монографиядә әдип башта шималь төрекләре (татарлар) этногенезына туктала һәм аларның IV гасырда ук хәзер яшәгән урыннарына килеп утырганлыгын әйтә.

Бу хат та Әхмәтхәсән кулы­на кер­мә­гән, аны органнар эләктергән. Шунлыктан Әхмәтхәсән абыйсының үтенечләрен үти алмаган, Г.Исхакый сораган фоторәсемнәр дә җибәрелмәгән. Абыйсының «хат-хәбәрең юк» диюен­нән Әхмәтхәсәннең дә Гаяз абыйсына язган хатларын органнар тоткарлап барганын чамаларга була. Хат гарәп язуыннан күчерелде.

Әхмәтхәсән!

Синнән һичбер хат-хәбәр юк. Истан­булга килгәннән бирле бер мәктүбең дә килмәде. Сездәге хәлләр шулай бик шәпме, әллә үзең бик шә­бәй­деңме, белмим. Мин акрын гына яшим. Һаман шулай язып ятам. Язы­лып, басылмаган әсәрләрем инде ундүрткә җитте, кайчан бастырырга насыйп булыр? Алла белә! Үткән елны минем әдәби хезмәтемә утыз ел тулган икән. Минем «Тәгаллемдә сәгадәт» 1896 да басылган, имеш, аны мин үзем рәтләп белмәдем дә. Шул мөнәсәбәт берлә утыз еллык әдәби хәятым хакында хатирәләр язарга тотындым. Бик зур, озын булганга, әле беткәне юк, бу ел яз исән-сау булсам, насыйп булса, бетерермен, дип торам. Китапта минем әсәрләрем мең дә ике йөз, мең дә биш [йөз] бит булырга охшый. Яртысы бетте, инде тәмлесенә кердем. Миннән башка беркем дә белмәгән шактый күп мәгълүмат язам, киләчәгемдә эшкә ярар. Сездәге матбугатта театр юбилейлары хакында чыккан әсәрләрне укыдым. Бигрәк ялган инде. Муса әфәнде тәгъбиренчә, бөек үк ялган инде, нигә аның азрак объектив булуына тырышылмый, ул бит һәркемне кызарта торган эш, тәнкыйть булмагач, шулай була күрәсең инде.

Миңа, анда булса, шушы кеше­ләрнең рәсемнәрен күндер әле, чөнки мин Шималь төрек әдәбияты дип бер китап яздым да (төрекләр өчен), шуңарга кирәк иде: Сәгыйд Рәми, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһим, Фатих Әмирхан, Дәрдмәнд, Заһир Бигиев, Габдулла Кариев, Мөхәммәт Гаяз Исхакый, Гөлсем Болгарская, Габделкаюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани. Тагы Г.Рәхимнәрнең соңгы дәвер тарихы әдәбиятлары чыктымы? Чыкса, аны да күндерә күр.

Үземнең кәефем начар түгел, ләкин бу соңгы елларда эчне пошыра торган бер нәрсә чыкты, ул да йөрәгемнең зәгыйфьләнүе. Безнең кебек һәрбер авырлыкны йөрәк берлә күтәргән кешеләрдә бик еш очрый торган бу авыру миндә тиз үк тәрәккый итә башлады. Хәзер менә сул кулым һаман оешып тора, көчтән төшә, зәгыйфьләнә, сул аягымда да көчсезлек бара, соң тәрәккый итә-итә бөтенләй түшәккә үк яткыруы ихтималы юк түгел икән, шул рухымны кыса (бу хәбәрне Сәгадәткә әйткәнем юк, сез дә белдермәгез), вә халән ки (чынлыкта), әйе, язасы нәрсәләр язылып бетмәгән иде, дарулануы мөмкин түгел бер хәлгә әле кермәгән булса да, минем вазгыятем андый буржуазный эшләргә мөсәгыйд (мөмкин) түгел. Докторлар фәләнне эшлә, фәләнне эшләмә, дип, мөһаҗир тормышында әсассыз нәрсәләрне тәүсия (киңәш) итеп йөдәтәләр. Мин үземнән фидакярлек берлә эшләнә торганыннан башка берсен дә эшли алмыйм. Шуның өчен «Утыз еллык тормыш»ны кызу-кызу язарга тотындым. Хәерле булсын. Ләкин бу хәбәрне бик шаулатып йөрмәгез, бәлки әле, кәефләр яхшырса, бетеп тә китәр.

Сәгадәт үткән ел монда торып китте. Хәзер инде бик зурайды, җисмән вә рухан бик үсте, мәгълүматы артты. Менә хәзер Берлин дарелфөнүненең әдәбият факультетына язылып йөри. Ләкин аның тәрбия мәсьәләсе бераз мөшкелләште. Аурупада укытырлык акча эшләү монда бик авыр, хосусән, миңа. Шуның өчен ул яктан бер дә күңелем тыныч түгел. Вә халән ки кызны укытып, дарелфөнүнне тәмам иттерүне дә үземнең вазифаларым эчендә санаган идем. Минем китапларыма әле һаман гонорар алып булмыймы? Урысларның монархист язучылары алып тора да, ничек татарның иң беренче социалист язучысы ала алмый? Сез шул урыслардан да мәнсезрәктер инде. Әдәби китаплар булса, җибәреп тор! Фәтхи Борнашның «Камали карт» дигән лыгырдамасын укыдым. Ул кешегә аз-маз ихласым бар иде, тәмамән бетте. Шулкадәр начар нәрсәне ни дип бастыралар? Сездә шул әдәби цензура тәмамән беткән, күрәсең. Алла тәүфикъ бирсен инде. Хушыгыз!
Даими адресым: Истанбул. Бәй Гали җаддәсе. Мөсәрәт отеле, Гаяз Исхакый бәк.

Нуриягә, балаларга сәлам.

Гаяз Исхакый. 24 апрель, 1927.

Истанбул.

Бу хат берәр һәфтә җибәрелми торды. Менә бүген Сәгадәтнең дарелфөнүнгә язылуыннан хат алдым. Ул хәзер студент булды.

Без монда Мәскәүдәге съездның бәгъзе бер ораторларын радиодан тыңладык, мин Калинин берлә Рыковны тыңладым. Анда әле өмет күрәм.

Әхмәт Тимергә

Беренче Бөтендөнья сугышында Төркия, Алмания мән­фә­гатьләре йогынтысына эләгеп, аны яклаучы буларак катнаша. Зур сугышлар нәтиҗәсендә, төрек армиясеннән 50 меңнән артык кеше Русиягә әсир төшә. Властьлар җирле кешеләргә әсирләр белән аралашуны тыя. Ул чорларда басылган нинди генә газетаны ачып карасаң да, бер үк сәхифә баруын күрәсең: «Төркия хәлләре», «Төркия фронтында».

Төрек әсирләренә ярдәм итүне рәсмиләштерү мәсьәләсен Гаяз Исхакый нәшер иткән «Ил» газетасы беренчеләрдән булып күтәреп чы­га. Мондый мөмкинлек Февраль револю­циясеннән соң туа. Төрле шәһәрләрдә мөселман комитетлары барлыкка ки­лә. Г.Исхакый ярдәме белән Мәскәү мөселман комитеты каршында (бу вакыт­та ул шул комитетның рәисе) «Төрек әсирләренә ярдәм» берлеге ачы­ла. Әйберләр, акчалар җыялар, әсирләргә мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә яшәргә мөмкинлек бирәләр. Алар ту­рында «Ил» газетасы хәбәр итеп тора. Мөселманнар яшәгән барлык шә­һәрләрдә дә әсирләргә ярдәм комитетлары төзелә һәм төрле газеталарда кан кардәшләребезгә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать басыла.

Г.Исхакыйның «Дулкын эчендә» исемле драмасында да шул чор вакыйгалары тасвирлана. Пьесада күп михнәтләр күргән аталы-уллы төрек әсирләре Казанда мәрхәмәтле Разия ханым гаиләсенә килеп сыена, шунда яклау, ярдәм таба. Г.Исхакый мәгълүм «Васыять»ендә болай ди: «Идел буе төреге аларны ачлыктан, үлүдән коткара. Кием бирә. Мәскәүдә безнең корган яшерен «Кызыл Ай» җәмгыятемез бик күп әсир төрек забитларын (гаскәриләрне) Иран аша Төркиягә качыра».

Г.Исхакыйның кызына язган хатлары арасында бер кызыклы хәбәргә юлыктык: «Минем башыма бу арада бер бәла килеп чыкты. Берничә елдан бирле миңа «Хезмәт, вазифа» берлегеннән һәр өч айга дүрт йөз лира биреп киләләр иде, моны минем беренче [дөнья сугышында] төрек әсирләренә ярдәм иткәнемне белгән бер зат ясаткан иде, ул кеше бу елларда күздән төште. Шул акчаны март башыннан кистеләр... Моны төзәттерү дә мөмкин түгел кебек күренәдер, шуңарга мөтәәсирмен (хәсрәтлемен), нишләргә дә белми аптырап калдым». Димәк, Төркиядә Г.Исхакыйның төрек әсирләренә ярдәм итүен бәяләүчеләр булган.

Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Г.Исхакый шундый ук гуманитар яр­дәмне, Төркиядән торып, бу юлы инде үз милләттәшләренә күрсәтә. Әдипнең Русиядәге әсир төрекләргә ярдәм итүе турында галим Нияз Субаев язмаларында шактый тәфсилле бәян ителгән булса, аның сугыштан соң үз милләттәшләренә шундый ук ярдәм күрсәтүе хакында әлегә безнең матбугатта язылганы юк иде.

Алманиядә калган әсирләр, Төркия­гә күчәргә ярдәм итүен сорап, иң беренче Г.Исхакыйга мөрәҗәгать итә. 1947 елда Истанбулдан Анкарага кызына язган бер хатында ул: «Мин һәркөнне Алманиядәге безнең әсирләрнең калдыкларыннан (калганнарыннан): «Ник безне алдырмыйсыз?» – дип, үпкәләгән мәктүбләр алам. Монда хө­кү­мәт кабул итми, дип, ачык җавап язарга да куркам, чөнки әллә нинди мәгънәләр чыгару ихтималлары бар. Хәлләре бик авыр мескеннәрнең. Араларында үзен-үзе үтерүләр дә шактый күбәйгән икән. Тәңре ярдәмчеләре булсын. Безнең кулымыздан берни килми». Икенче бер хатта: «Безнең Алманиядәге әсирләрнең күпчелеге, ахрысы, шулай килә алмый калалар», – дип борчыла.

Ләкин борчылып кына калса, ул Ис­хакый да булмас иде. Әдип, җиң сызганып, әсирләргә беренче ярдәм – посылкалар җибәрүне оештырып йөри. Болар турында да без аның кызына язган хатларында укыйбыз: «Без монда әсирләремезгә пакет (посылка) күндерү хакында тәдбирләр (чаралар) күрү белән мәшгульбез». «...сиңа теге татар егетенең адресыны күндерәм. Ул тагы бер хат язды, шигырьләрен күндергән, үзе бик ач... Шул мескенгә бер пакет күндерсәң, савап булыр иде. Мин Мөхәммәд әфәндегә һәм аның хатыны Гайшәгә ике пакет күндергәнгә, өченчене җибәрә алмыйм...» «...тагы берсенә Билал бәк күндерергә булды вә башкаларның да адресларын сораттык, бәлки, дүрт кешегә берәр пакет күндерә белербез... Аз булса да, аларны хәтерләү булса да, кәефләре килер иде. Бик авыр көннәр кичерәләр».

Чит җирләрдә яшәүнең ачысын-төчесен үзе татыган Г.Исхакый мил­ләттәш әсирләрнең язмышын йөрәгенә якын алып, аларга матди ярдәм оештыру белән генә чикләнми, өзлексез рәвештә аларны Төркиягә китерү буенча эшли. 1948 елның 4 июлендә ул Сәгадәткә: «Кичә ... тупланып киләчәк әсирләргә ярдәм эшен юлга куярга карар алдык», – дип хәбәр итә.

Г.Исхакыйның якташыбыз, дөнья­кү­ләм танылган профессор, тюрколог Әхмәт Тимергә (1912-2003) 1949 елның 27 февралендә язган хаты нәкъ әнә шул Алманиядәге әсирләргә ярдәм оештырып йөргән вакытка туры килә. Бу хатны миңа, 1994 елда Анкарага баргач, Әхмәт абый үзе биргән иде. Һәм ул үзенең Берлин университетында укып йөргән елларыннан бер хатирә дә сөйләгән иде: «Матди кысынкылык аркасында укуны ташлап, Берлиннан китәргә булдым. «Яңа милли юл» мәҗ­мугасына милләттәшләр белән саубуллашырга бардым. Сәгадәт апа мине тыңлап торды да укуны ташламаска үгетли башлады. Әйдә, мәҗмугада эшләрсең, безгә ярдәм итәрсең, бераз мәгаше (акчасы) булыр дип, минем китү карарымны сүтеп тә куйды».

Әхмәт Тимер Берлин университетын тәмамлый. Г.Исхакый әлеге хатны язган дәвердә Әхмәт Тимер Анкарада Төркия Милли мәгариф министрлыгы каршындагы музейлар идарәсендә эшли. Күрәсең, ул Алманиядәге мил­ләттәш әсирләргә ярдәм фондына үзеннән өлеш тә керткән.

Шуны гына әйтәсе кала: бу чорда Г.Исхакый Ерак Шәрыктагы мөһа­җирләрнең дә үтенечен кабул итеп, аларга Төркия ватандашлыгы алу буенча да актив эш алып бара.

Г.Исхакыйның хаты гарәп язуында төрек телендә язылган.

Хөрмәтле Әхмәд Тимер бәк!

 Җибәргән хатыгызны һәм дә 63 лира акчагызны алдым. Хезмәтегез, мәшәкатегез өчен рәхмәт. Безнең әсирләр берәм-сәрәм килеп торалар. Ләкин зур масса булган безнең Идел-Ураллыларның исемлеген, миграция белән шөгыльләнүче Җәүдәт бәк анда чагында аңа бирмичә, яшереп саклыйлар икән. Безнең 180 якташыбыз бирегә килүчеләрнең исемлегеннән төшереп калдырылган. Аларның хокук­ларын кайтару эшендә тырышабыз.

Бу хат белән бергә кичә Алманиядән сезгә дип җибәрелгән бер хат белән бер рәсем җибәрәм. Сезнең туганнардан, диделәр. Биредә яңа хәбәрләр юк. Мин ун көн буена, грипп белән авырып, өйдә генә тору мәҗбүриятендә калдым. Хәзер инде, бәрәкәт бирсен, хасталыгым бетте. Истанбулның бу елдагы һавасы бик начар. Авырулар бик күп.

Закир1 бәккә, Сания2 ханымга, Лә­лә­гә, Азатка3 күп-күп сәламнәр. 
Хөрмәт белән Гаяз Исхакый.

27 февраль, 1949.

Истанбул, Бәйуглы.

Кереш мәкаләләрне һәм хатларны басмага Г.Исхакый исемендәге бүләк иясе Лена ГАЙНАНОВА әзерләде.
__________________

1 Закир – Закир Кадыйри (1878-1954), дин һәм җәмәгать эшлеклесе, журналист.
2 Сания – Сания Гыйффәт (1899-1957), шагыйрә, 3.Кадыйринең хатыны.
3 Ләлә, Азат – Сания белән Закир Кадыйринең кызлары.



Г.Исхакыйның бертуган энесе Әхмәтхәсән (баскан) һәм әнисе ягыннан икетуган энесе Риза Газизов


Сулдан уңга Фәридәбану, Хәлимәбану, Әхмәтхәсән, Гайнелмәрзия


Әхмәт Тимер
 


Лена ГАЙНАНОВА әзерләде

в„–8 |

«Ватанпәрвәрлек хисе кече Ватаннан башлана» (Түгәрәк өстәл)

$
0
0
11.11.2013 Җәмгыять
Россия тарихы буенча урта мәктәпләр өчен «камил рус телендә, эчке каршылыклары һәм ике яклы шәрехләүләре булмаган» бердәм тарих дәреслеге язу идеясен РФ Президенты В.В.Путин 2013 елның февралендә Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында әйтте.

Дәреслекнең концепциясен әзерләү эшен РФ Дәүләт Думасы рәисе С.Е.Нарышкин җитәкчелегендә Россия тарих җәмгыяте башкара. 2013 елның 27 февралендә җәмгыятьнең идарә рәисе С.М.Шахрай җитәкчелегендә дәреслек төзү мәсьәләсе буенча утырыш уздырылды, анда дәреслекнең темалары, максат-бурычлары тикшерелде. 2013 елның 25 апрелендә РФ Президенты В.В.Путин тарафыннан Россия тарихы дәреслегенең бердәм концепциясе һәм үткән вакыйгаларга рәсми бәясе булырга тиеш, дип әйтелде. Казан (Идел буе) федераль университеты мөрәҗәгате нигезендә, Казанда Россия тарих җәмгыятенең бүлекчәсе төзелде. Шулай итеп, Татарстан тарихчылары да бердәм Ватан тарихы буенча яңа укыту-методик комплексы концепциясенең «Тарихи-мәдәни стандарт» дип аталган документына тәкъдимнәр кертү эшенә җәлеп ителде.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, бу документны камилләштерүгә юнәлдерелгән фикерләрне туплап, концепцияне әзерләүче эшче төркемгә юллады. Октябрь башында Мәскәүдә, килгән тәкъдим-теләкләр нигезендә, тулыландырылган «Ватан тарихы» яңа укыту-методик комплекс концепциясенең проектын тикшерү буенча киңәшмә уздырылды. Хәзер әлеге документны камилләштерү соңгы этапка керде. Агымдагы елның 1 ноябрендә документ РФ Президенты Администрациясенә тәкъдим ителергә тиеш. Шул уңайдан 9 октябрь көнне «Чын мирас» журналы редакциясе бу мөһим документны камилләштерүдә фикер-тәкъдимнәрен керткән галимнәрне «түгәрәк өстәл»гә чакырды.

Катнашалар: Рафаиль Хәкимов – ТР ФАнең вице-президенты һәм академигы, тарих фәннәре докторы, ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, Искәндәр Гыйләҗев – ТР ФАнең әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының татарны өйрәнү кафедрасы мөдире, Илдус Заһидуллин – тарих фәннәре докторы, ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының урта гасырлар тарихы бүлеге мөдире, Марат Гыйбатдинов – педагогика фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Х.Фәезханов исемендәге милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе.

Илдус Заһидуллин. Әзерләнә торган бердәнбер «Ва­тан тарихы» дәреслеге урта һәм өлкән буын вәкилләре тарафыннан еш кына Совет тоталитар җәмгыятенең бер элементы, төрле фикерләрне кысу юнәлешендә ясалган адым буларак кабул ителә. Совет чорында бердәнбер «Ватан тарихы» дәреслеге ул, патриотик һәм тәрбия ягыннан караганда, мөһим чара булган. Ләкин, шуңа да карамастан, СССР таркалды, бердәм «Ватан тарихы» дәреслеге дәүләтнең сакланып калуын тәэмин итә алмады. 

Россия һәм рус халкы тарихын гына өйрәнүче яшь буында, кече Ватан тарихын белмәгән һәм аның белән горурланмаган очракта, Олы Ватанга мәхәббәт тәрбияләп булырмы икән? Тагын бер мөһим сорау: Россия Конституциясендә дәүләтнең Федерация икәнлеге язылган шартларда, бердәнбер «Ватан тарихы» дәреслеге булырга тиешме икән? Методик яктан караганда да, сораулар туа: гуманитар профильле урта мәктәпләрдә тарих буенча тирәнтен язылган альтернатив дәреслеккә ихтыяҗ бар. Милли респуб­ликаларда региональ компонент белән бердәнбер Ватан тарихы дәреслеге ничек «килешер»? Алар арасында фикерләр каршылыгы бар бит.

Без илдә Ватан тарихын укытуның өч дәверен беләбез: империя чоры, Совет еллары һәм хәзерге заман – соңгы чирек гасыр. Бу чорларда Ватан тарихы мәктәпләрдә ничек укытылган икән?

Марат Гыйбатдинов. Әгәр дә без империя чорындагы дә­реслекләрне карасак, бу дәвердә бердәнбер дәреслек булмаган. Шулай да, төрле авторлар язган дәреслекләрнең концепцияләре бер булган диярлек. Аларда, нигездә, рус тари­хына басым ясалган, рус дәүләтчелеге тарихы гына өйрәнелгән. Кайберләре мәдәнияткә тәфсиллерәк урын бирсә дә, нигездә, ул рус мәдәнияте тарихы булган. Әлбәттә, төбәкне өйрәнү дәреслекләре дә басылган, әмма алары да шовинистик рухта язылган. Мәсәлән, Спасскийның «Очерки по родиноведению. Казанская губерния» (1912) исемле китабында шундый юллар бар: «В Казани везде можно встретить эти странные фигуры татарского бабья». Бу инде хатын-кызга гына карамый, ә татар халкына булган гомуми карашны аңлата. Автор фикеренчә, татарлар – сәер, тупас, кыргый һәм мәгърифәтсез, мәдәниятсез халык, алар бары тик Россия дәүләтенә кереп, Европа, христиан мәдәниятенә тап булганнан соң гына, бәхеткә ирешә. Шундый ук фикер-карашлар белән башка авторларның да дәреслекләр язуы мәгълүм. 

 Революциядән соң мәктәпләрдә тарих укыту берникадәр туктап тора, бары тик 1934 елдан гына тарих яңадан предмет буларак кайтарыла башлый. Бөек Ватан сугышыннан соң халыкларның рухы күтәрелү һәм шуның нәтиҗәсе буларак, үз тарихларын яза башлаулары да моңа яңа этәргеч биргән. Шул сәбәпле тарих дәреслекләренә мөнәсәбәтле яңа карарлар да барлыкка килә. Союздаш республикаларда тарих язуда берникадәр иркенлек күзәтелсә дә, 40 нчы еллар ахырында республикаларда язылган дәреслекләргә яңа басым башлана. Мәсәлән, СССР Фәннәр академиясе әгъзалары «Казах ССР тарихы» дәреслегенә бәяләмә биргәндә, Казахстанны Россия империясенә кертүне негатив яктан күрсәтергә ярамый, бу тискәре күренеш түгел, ә прогрессив юнәлеш, дип әйтәләр. Гомумән, бу елларда Россия халыкларына субъект буларак түгел, ә бары тик объект буларак кына карарга дигән концепция барлыкка килә. Димәк, кайбер халык – «тарихлы халык», аларның үз тарихы бар, ә кайбер халык «тарихсыз халык» дигән фикер туа. Аларның Россия империясенә кергәнче бернинди милли тарихы булмаган һәм бу тарихны өйрәнергә хаклары да юк дигән караш алга сөрелә. Әмма, бер яктан, рәсми идеологиягә ияреп, интернационализм тәрбияләү һәм «Совет – төрле милләтләр гаиләсе» дигән фикерләргә алар күз йома алмаган. Шуның нигезендә «СССР тарихы» дәреслекләрендә Урарту дәүләте тарихы кебек аерым кисәкләр генә булган, әмма төп тема – рус тарихы, рус дәүләтчелеге тарихы. Хәтта безнең региональ уку әсбабы – «ТАССР тарихы» китабында да шундый җөмлә бар: «Казанны алу ул прогрессив күренеш булган, чөнки, Россия дәүләтенә кергәч, татар халкы киләчәктә Бөек Октябрь революциясенең җимешләренә ирешә алган». Акка кара белән шулай язылган.

Искәндәр Гыйләҗев. Ул заманда: «В плане исторической перспективы», – дип әйтәләр иде. 

Марат Гыйбатдинов. 1990 еллар безгә ирек бирде, тарих укыту да регионнарның үз карамагына гына калды, төрле төбәкләр үз тарих дәреслекләрен язды. Кайберләре шәһәр тарихы – «Москвоведение», «Петербург тарихы», ә кайберләре төбәк тарихлары – «Урал тарихы», «Себер тарихы» дәреслекләрен иҗат итте. Безнең «Казановедение» дәреслеге дә әзерләнде, әмма ул мәктәпләргә кертелмәде. Үзебезнең дәреслекләрдә милли тарихны да, региональ тарихны да бергә кушып язып карадык. Барлык экспертлар да, тәнкыйтьчеләр дә безнең дәреслекләрдә тарихи чынбарлыкка каршы килә торган бер генә факт та күрмәде. Алар бары тик исламга зур басым ясала, татар халкы тарихы күпертеп, матурайтып, горурланып языла, диделәр. Шуның кебек эмоциональ күренешләрне генә гаеп иттеләр, әмма ялган фактлар, вакыйгаларны фальсификацияләү дигән әйберләрне тапмадылар. Кызганыч ки, хәзерге яңа Федераль дәүләт стандартлары һәм «Мәгариф турында» яңа закон кабул ителү белән, безнең милли-төбәк компоненты бөтенләй юкка чыгарылды, хәтта исеме дә бетте. Хәзер федераль һәм мәктәп компонентлары гына калды. Ул компонентлар эчендә инвариатив һәм вариатив өлешләр, ягъни мәҗбүри булган, барлык мәктәпләрдә укытылырга тиешле сәгатьләр һәм сайлап алырга мөмкин булган өлешләр генә калды. Биредә мәктәпләргә бик зур мөмкинлек бирелә. Әмма кайсы гына мәктәптә артык сәгатьләрне татар халкы тарихына бирәләр икән? Хәтта рус тарихына да бирмәячәкләр, чөнки бу сәгатьләр чит телләргә, информатика дәресләренә һәм БДИга әзерләнүгә китә. Шулай итеп, формаль яктан карасак, әгәр дә ата-аналар теләсә, мөмкинлекләр дә, сәгатьләр дә бар. Белем бирүнең Федераль дәүләт стандартларында: «Һәрбер бала үз халкы тарихын, җирле тарихны, үз төбәгенең милли үзенчәлекләрен белергә тиеш», – дип язылган. Әгәр дә стандартларны укып карасак, ул йөрәккә май булып ята. Әмма чынбарлыкта, мәҗбүри сәгатьләр бирелмәү сәбәпле, стандартларның бу таләпләрен тормышка ашырып булмый. Бүген без татар тарихына гына түгел, ә дөнья тарихын укытуга да зыян килүен беләбез, чөнки укытучылар БДИга потка табынган кебек табына, алар балаларны БДИга әзерләргә мәҗбүр. Ә БДИда татар тарихы гына түгел, дөнья тарихы да юк диярлек. Шул сәбәпле укытучылар, дөнья тарихын да читкә куеп, төп басымны Россия тарихына гына ясый.

Ә хәзерге бердәм тарих дәреслеге турында әйткәндә, ул, гадәт буенча, ашыгыч эшләнде. Өстән әмер килгәч, тиз генә ниндидер бер концепция проекты төзеп, бернинди киңәшмәләр, фикер алышулар уздырмыйча... Бигрәк тә монда, методистлар, укытучылар белән киңәшләшмәделәр. Бер дәреслектә Россиянең йөзләгән милләте тарихын тулаем яктырту мөмкин түгел. Механик рәвештә татар, башкорт, чечен һәм башка милләтләрнең тарихыннан берәр кисәкне ябыштырып, ниндидер бер курс ясау – бу бер уйдырма булып чыгачак һәм аның бернинди дә киләчәге булмаячак дип уйлыйм.

Илдус Заһидуллин.
Без бүген Ватан тарихы буенча яңа укыту-методик комплексы концепциясенең проекты турында сөйләшәбез. Бу инде икенче документ. Аның беренчесен – Бердәм Ватан тарихы буенча яңа укыту-методик комплексы концепциясенең «Тарихи-мәдәни стандарт»ы дип аталганын – тикшерү 1 июльдә башланды. 25 сентябрьдә Мәскәүдә бу документны тикшерүгә багышлап уздырылган киңәшмәдә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаиль Сибгат улы Хәкимов та катнашты. Агымдагы елның 26 октябренә кадәр Ватан тарихы буенча яңа укыту-методик комплексы концепциясенең проектына тәкъдимнәр кабул итү дәвам итә. Рафаиль әфәнде, Мәскәүдәге киңәшмәдән алган тәэсирләрегез белән уртаклашсагыз иде.

Рафаиль Хәкимов. Мин эксперт буларак, Тарих институты исеменнән тәкъдимнәремне керттем. Башка институтларның һәм интернет аша укытучыларның да тәкъдимнәре булды. Без тәкъ­дим иткән зур гына төзәтмәләрне игътибар белән кабул иттеләр. Алтын Урданы йомшартып бирделәр. Бу кыргый дәүләт түгел, ул зур империя, рус тарихын ансыз аңлап булмый, дигән карашлар кабул ителде. Кабул ителмәгән өлешләрнең дә сәбәпләрен аңлатырга тырыштылар. Сөйләшкәндә, ихтирам белән тыңлыйлар, ә дәреслек нәрсә булып чыгар, әйтүе кыенрак. Киңәшмәдә милли республикалардан Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре генә катнашты, әйтерсең, бу проблема башка милләт вәкилләренә гомумән кагылмый.

Минем чыгышымда төп тема толерантлык һәм милләтара дуслык турында иде. Халыклар, бу дәреслекне укыгач, бер-берсе белән сугышмасын, тату гына яшәсен иде, дидем һәм мисал да китердем. Әйтик, 1552 елда Казанны Явыз Иван яулап алу сюжеты. Без бу вакыйганы, ике милләтне бер-берсенә кара-каршы куймыйча, дөрес итеп аңлатып бирергә тиешбез, чөнки бүгенге Казанда ике як буынның да вәкилләре яши. Күп мәсьәләләрне, фәнни хезмәтләргә таянып, объектив анализламасаң, чишеп булмый. Шул ук вакытта бер дәреслек язып кына, бөтен кешенең дә аны гына кабул итүенә ышанырга ярамый, чөнки интернет бар, барлык яшьләр фәкать интернетны гына укый.

Россия тарихына күз салсак, евроцентризм ачыктан-ачык күренеп тора. Гомумән, Россия нинди дәүләт соң? Ул Европа дәүләтеме? Евразия дәүләтеме? Аның бит территориясе Европаны гына түгел, Азия белән Себерне дә үз эченә ала. Дәреслекләрдә Себер тарихы Ермак белән башлана. Аннан элек бу җирләрдә нәрсә булган соң? Кеше яшәгәнме, юкмы? Аны бит Ермак басып алган? Басып алгач, анда дәүләт булган дигән сүз. Әлеге дәүләтләр тарихы төшеп кала. Кечкенә генә бер төбәктән – Новгородтанмы, Киевтанмы (әле анысын да ачык кына әйтмиләр) – Рус дәүләте башлана. Ул дәүләт киңәя-киңәя, хәзерге Россия барлыкка килә, дигән фикерне дәреслеккә кертергә омтылалар. Славяннар килгәнче, хәзерге Россия территориясендә Һуннар империясе, Төрки каганлыгы, Хәзәр илләре кебек төрки-татар дәүләтләр булган. Без һич кенә дә Россия дәреслегендә моны кире кага алмыйбыз. Безнең бу фикерләребез дә өлешчә кабул ителде.

Шулай ук милли төбәкләрне «окраина», «периферия» дип кимсетмәү тәкъдимен керттек. «Үзәк» кая да «окраина» кайда соң? Бу бит шулай ук бәхәсле мәсьәлә.

Әмма зур мәсьәлә ачык калды: Россия дәүләте тарихы ул биредә яшәүче барлык халыкларның тарихымы, әллә русныкы гынамы? Әгәр дә русныкы гына дип чагылыш тапса, ул, Киевтан яки Новгородтан башланып, колонизация, башка халыкларны яулап алу, кушу тарихы дәреслеге генә булачак. Моның инде бернинди мәгънәсе булмаячак. Бу – Н.М.Карамзинга кире кайту дигән сүз. Әлеге мәсьәләне ничек итеп чишәргә икәнлеген әлегә алар тәгаен хәл итә алмыйлар.

Марат Гыйбатдинов. Әмма алар бит колонизация дип тә әйтергә теләмиләр.

Рафаиль Хәкимов. Заманында В.О.Ключевский, яшермичә: «Россиянең тарихы – колонизация тарихы», – дип ачыктан-ачык язды. Дөрес, галимнәр безне тыңлый, алар белән уртак тел табуы ансат. Бу 7 томлык татар тарихының 5 томын туплаганда да ачык күренде. Әлеге томлыкларны язуда 300дән артык галим катнашты. Аларның да күбесе – чит төбәкләрдән һәм төрле милләт вәкилләре. Әлеге томлыкларда язылганнар безнең генә фикер түгел, ә объектив, бүгенге тарих фәнендәге фикер. Дәреслек төзегәндә, алар бу фикерләрне тәнкыйтьли дә, кире кага да, кабул итә дә алмыйлар.

Илдус Заһидуллин. Мин «Тарихи-мәдәни стандарт» белән бүген тикшерелә торган яңа документны чагыштырып чыктым. Яңасында мөһим үзгәрешләрнең берсе – «XIII-XV гасырларда Евразия халыклары һәм дәүләтләре» дигән бүлек барлыкка килгән. Күрәбез, Алтын Урда чоры аерып чыгарылган. Биредә Алтын Урданың дәүләт буларак төп аспектлары чагылыш тапкан.

Беренче вариантның ашык-пошык эшләнгәнлеге күренә, ә яңасында аерым бүлекләрне киңәйтеп эшләгәннәр. Биредә хәтта Россия тарихын да яңа чорларга бүлеп карау күренә. Моңарчы ил тарихы Октябрь инкыйлабына һәм аннан соңгы чорга бүленсә, хәзер 1914-1922 елларны «Россия Бөек тетрәнүләр елларында» дип аерым бүлек итеп аерып чыгарганнар. Без биредә Европа тарихы белеменә якынаюны күзәтәбез. Европада, белүебезчә, тарихның яңа дәвере 1914 елдан – Беренче Бөтендөнья сугышыннан башлана. Документта XVI-XVIII гасырлар, ХХ йөз башы, Бөек Ватан сугышы һәм 1990 еллардан соңгы дәвер шактый баетылган, ә XIX гасыр, 1920-1930, 1945-1980 еллар үзгәрешсез, элеккечә калган диярлек.

Рафаиль Хәкимов. Җыелышта XIX гасыр тарихы һәм Сталин чоры буенча шактый тәнкыйди фикерләр булды. Аннары яңа вариантка күп кенә шәхесләрнең исемнәре кертелгән. Ә бит дәреслек зур булмый, барлык исемнәрне анда кертү мөмкин түгел. Кертсәң дә, аңлатып бетереп булмый. Мәсәлән, анда Жириновский исеме кергән, аны гына аңлатыр өчен дә күпме урын кирәк.

Илдус Заһидуллин.
Минем фи­керемчә, шушы кадәр тик­ше­ренүләрдән соң да, әле бу документ һаман да камил түгел. ХIX гасыр – Россия империясе чәчәк аткан чорны һәм Сталин дәверен эшләп бетерү зарур, чөнки бу чорларның бүгенгә кадәр тәэсире бар.

Без тикшерә торган документ галимнәр даирәсендә генә өйрәнелә. Галимнәр алар бер-берсен аңлый. Ә дәреслекнең сәяси яктан нинди үзгәреш кичерәсен без төгәл генә әйтә алмыйбыз.

Киев Русеның халыкара мөнә­сәбәтләре турында язган урыннарда Көнчыгыш Европа юк. Көнчыгыш Европа булмагач, Бөек Болгар, Хәзәр каганлыгы, Идел буе Болгары дәүләтләре дә төшеп кала. Әйтерсең, безнең Идел буе төбәкләренең дәүләтчелек тарихы булмаган. Болар бит бик мөһим әйберләр. Шул ук вакытта күчмәннәр цивилизацияләре дә чагылыш тапмаган. Киев Русе оешканчыга кадәрге вакытка ике генә бүлек бирелгән. Аларда Һун, Кимәк каганатлары, финнар белән аланнар да юк. Киев Русена кадәрге күчмәннәр тарихы да чагылдырылса, яхшы булыр иде.

Рафаиль Хәкимов. Даланың төшеп калуы турында да мин үз чыгышымда әйттем. Алар үзләренең хаталарын таныды һәм концепциягә кертәчәкләрен белдерде.

Илдус Заһидуллин
. Борынгы чор буенча янәдән берничә фикер әйтәсем килә. Документка Идел сәүдә юлы кертелгән, ләкин Евразия төрле халыкларның аралашу мәйданы буларак каралмаган. Тагын бер шаккатмалы күренеш – документ Россия дәүләтчелеге һәм мәдәнияте тарихы булып килеп чыккан, русларның этник тарихы, аларның милләт буларак оешу тарихы ачылмаган.

Россиянең төрле дин һәм халык вәкилләреннән торганын күрсәтү өчен, барлык бүлекләргә дә «Россия халыклары» дигән бүлекчәләр кертергә кирәк. Совет чоры буенча һәр этапка «Халыклар һәм республикалар...» дип куярга кирәк, чөнки Совет чорында республикаларда да искиткеч зур эшләр башкарылган. Бу мәсьәләнең гамәли ягы да әһәмиятле. Бүген безгә бик күп мигрантлар килә: казахлар, үзбәкләр, таҗиклар... Аларның ата-аналары Советлар Союзын төзүдә катнашкан, аның азатлыгын яклап Ватан сугышында кан койган. Әлеге милләт вәкилләре хәзер Мәскәү, Санкт-Петербург калаларында бихисап, ә балалары монда белем ала. Объектив бәяләгәндә, СССР мөселман республикаларын үстерү өчен зур эшләр эшләде. Бүген аларның икътисади потенциалы Советлар чорындагы башлангычларга нигезләнгән. Бу аспектлар да исәпкә алынмаган, аларны бүлекләр итеп аерып чыгару сорала.

Программада «Россия мәдәниятенең көмеш гасыры» дигән бүлек бар. Игътибар итегез: Россия мәдәниятенең! Монда ХХ гасыр башы турында сүз бара. Руслар өчен бу шулай, ә бит татар халкы өчен ХХ гасыр башы «алтын» чор булган. Чувашлар, марилар өчен Совет дәвере «алтын» чор. Ничек инде монда Россия мәдәниятенең «көмеш» гасыры турында сүз алып барырга мөмкин? Бу бит яңа миф тудыру дигән сүз! Ни өчен шулай килеп чыккан соң? Монда бары тик исемне генә алыштырганнар, ә эчтәлек буенча сүз бары тик рус мәдәнияте турында гына бара. Терминологиягә бәйле мәсьәләдә дә шундый ук күренешләр күзәтелә. Анда «җәдитчелек», «конфессиональ дәүләт», «феодаль дәүләт», «диния нәзарәте» дигән терминнар юк. 1861 елгы реформага кадәрге чордагы вакыйгалар бары тик сәясәтне сурәтләүгә генә кайтып калган, икътисад турында язылмаган. Хәтта крепостное право сүзеннән дә качканнар. Уңайсызланганнармы шунда... Ә бит крепостное право хокукый термин гына түген, ул – икътисади һәм социаль мөнәсәбәтләр дигән сүз. Икътисади проблемалардан башка тарихны язып булмый.

Шәхесләр мәсьәләсенә килгәндә: Н.И.Ильминский төшеп калган, югыйсә, бүгенге рус булмаган халыкларның мәктәпләрендә укыту аның сис­темасына нигезләнгән. Тюрколог­лар, көнчыгышны өйрәнүче галимнәр юк. И.Гаспралы, Й.Акчура, Топчебашев, Агаев төшеп калган, ягъни ХХ гасыр башындагы төрки халыкларның лидерлары чагылыш тапмаган. Габдулла Тукай, Фатих Әмирханнар турында әйткән дә юк инде. XIX гасыр буенча тагын бер-ике әйбергә тукталасы килә. Беренче вариантта милли халыкларның тормышы «Милли һәм дини сәясәт» дигән бүлектә чагылыш тапкан иде. Аны хәзер «Империя җирләре һәм Россия халыклары» дип исемләгәннәр, ләкин регионнарны гына тасвирлап биргәннәр, ә халыкларның исемнәре юк. Поляклар да, яһүдләр дә, әрмәннәр дә, татарлар да һ.б. да... Барысы да аерым төбәк исемнәре белән алыштырылган. Бүлек «...Россия халыклары» дип атала икән, аның исеме җисеменә туры килергә тиеш.

Тагын бер мөһим әйбер: «Идарә итү системасы» дигән төшенчәне дә төшереп калдырганнар. Мин моны махсус эшләгәннәр дип уйлыйм, чөнки Россия империясендә идарә итү системасы күптөрле булган. Анда рус төбәкләре – губерналар да, чик буйларында хәрбиләр идарә иткән өлкәләр (областьлар) дә, наместничестволар, комитетлар да булган. Польша патшалыгының Россия белән мөнәсәбәтләре конфедерация мөнәсәбәтләренә тиң булса, Бөек Финляндия кенәзлеге белән мөнәсәбәтләр, хәзергечә әйткәндә, федератив мөнәсә­бәтләргә корылган. Ә Бохара белән Хива ханлыклары, вассал буларак, Россиягә сәяси яктан буйсынганнар, әмма салымнарны үзләрендә калдырганнар. Менә бу төрлелек – дәүләт төбәкләрендә яшәүче халыкларның үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, эчке вазгыятьне кору – гомумән, як­тыр­тылмаган. Документны укыган кеше Россия империя чорында фәкать унитар дәүләт булган дип күз алдына китерә. Ул хәтта СССРның оешуын да сәер, көтелмәгән күренеш булган дип уйларга мөмкин. Ә бит федератив төзелеш башлангычлары империя дәверендә үк салынган, калыплашкан була.

Искәндәр Гыйләҗев. Марат Гыйбатдинов бу мәсьәлә белән күптәннән шөгыльләнә, Рафаиль Сибгатович әлеге концепцияне төзүдә катнашкан, мәскәүлеләр белән килешүләр, сөйләшүләр алып барган шәхес, Илдус Котдус улы инде берничә ай бу мәсьәләнең казанында кайный. Мин, дөресен генә әйткәндә, концепция проектын кулыма узган атнада гына алдым. Шунлыктан карашым әле яңа гына җитлегеп килә.

Беренчедән, бердәнбер дәреслек булырга мөмкинме? Юкмы? Шик бар! СССР чорында безнең бердәнбер дәреслек бар иде. Хәзер дә безгә бердәнбер дәреслек тәкъдим итәләр һәм, табигый, без аны кабул итәргә тиеш булабыз, чөнки башка вариант юк. Әлеге дәреслекнең эчтәлегенә мөмкин кадәр тәкъдимнәр кертергә тиешбез – бу дәреслекне Россия Федерациясендә яшәүче барлык халыкларга яраклы итәргә кирәк. Әлеге мәсьәләнең гамәлгә ашуына бераз шикләнеп карасам да, концепция белән танышканнан соң, миндә яхшы фикерләр дә туды, чөнки уңай омтылыш монда күренеп тора. Менә сезгә бер фраза китерәм: «Задача учебно-методического комплекса: сформировать представление об основных этапах развития многонационального Российского государства». Авторлар Россия тарихын безнең илдә яшәүче башка милләтләр һәм территорияләр тарихы дип карый... Минемчә, бу омтылыш бик уңай күренеш!

Ләкин концепция әлегә дәреслек түгел. Уңай омтылышлар бар дип, һич тә тынычланырга ярамый! Чыннан да, кайбер әйберләр текстта бик кыска гына искә алынган, ә дәреслектә ул ничек яктыртылыр һәм аңа нинди бәя бирелер – монысы билгесез. Шул исәптән дәреслек язылган вакытта да без бу процесстан читтә калырга тиеш түгел һәм үз фикер-тәкъдимнәребезне әйтергә тиеш дип уйлыйм.

Миңа әлеге концепциядә нәрсә ошап бетмәде соң? Барлык ваклыкларга да тукталып, һәр детальне санап торасым килми, шәхесләрдән кемне искә алырга, кемне төшереп калдырырга да мөмкин икәнен яңадан утырып тикшерергә дә була. Бер мисал белән генә чикләнәм: татарлардан ХХ йөздә Салих Сәйдәшев һәм Муса Җәлилдән кала беркем дә искә алынмаган! Бу болай булырга тиеш түгел!

Рафаиль Хәкимов. Әле беренче вариантта алары да юк иде. Хәтта Чыңгыз Айтматовны да без тәкъдим иттек.

Искәндәр Гыйләҗев. Ә XVII йөзгә әллә кемнәрне, әллә нинди монахларны кертеп бетергәннәр, хәтта арасында мин ишетмәгәннәре дә бар. Шәхесләрне һәм терминнарны искә алганда, без шуны аңларга тиеш: дәреслекнең күләме чикләнгән һәм бөтен нәрсәне дәреслеккә кертеп бетереп булмый. Без теге яки бу шәхесне кертергә кирәк, дип әйтербез. Ә бит әлеге шәхесләрне, аларның тарихи рольләрен ничек тә булса аңлату шарт. Менә монда ниндидер нигезле һәм аңлаешлы чикләүләр булырга тиеш, чөнки рус тарихчылары концепция текстында, минемчә, икенче дәрәҗәдәге шәхесләрне дә санап чыккан. Бу шәхесләрне бөтен милләтләрнең мәктәп укучылары белергә тиешме? Без аларга мохтаҗмы соң?

XVI йөз – минем иң яраткан темаларымның берсе. Казанны яулап алу – ул Рус дәүләтенең сыйфатын үзгәрткән гаҗәеп тирәнтен борылыш. Онытмыйк: шуның нәтиҗәсе буларак, күпмилләтле, күпдинле Россия дәүләте барлыкка килә. Вакыйгасы искә алынуын алынган, ләкин бу күренешнең чын әһәмияте ассызык­ланмаган. Без әлеге мәсьәләгә аеруча игътибар итәргә тиеш, чөнки Россия дәүләте шушы вакыттан гына башланып китә, аңа кадәр ул Киев дәүләте, соңрак Мәскәү дәүләте, аннан соң гына күпмилләтле, күпдинле Россия дәүләтенә әверелә. Кайбер төшенчәләргә дә тукталасым килә. Хронологиядә 1552 ел турында: «Взятие русскими войсками Казани» дип язылган. 1556 ел: «Присоединение к России Астраханского ханства». Биредә мин булган вакыйгаларны бераз йомшартып күрсәтергә омтылышны күрәм. Болар бит барысы да сугыш, кан кою, яулап алу. Кайвакытта тарихны артык йомшартырга кирәк тә түгелдер. Тарихны аңлатканда, бер яктан икенче якка чайкалу зыян гына китерә. Үткәннәрне үзгәртеп булмый, әлбәттә, аларны бары тик мөмкин кадәрле тыныч һәм объектив аңлатырга теләк булырга тиеш. Менә бу мәсьәләләр дә мине сагайтты.

XVIII йөздә дини сәясәтнең үзгәреше һәм эволюциясе, минемчә, рус һәм татар тарихы өчен бик әһәмиятле. 1730-1740 еллардагы репрессияләр, Яңа керәшен конторасы, Лука Канашевич эшчәнлекләре... Аннан, ниһаять, Әби патша чорында бераз уңай якка үзгәрешләр... Концепциядә бу сюжетлар бик кыска бирелгән, ләкин бит болар милләтләр тарихында мөһим әйбер, аларга махсус тукталырга, махсус аңлатырга кирәктер. XIX йөздә җәдитчелек юк… Югыйсә, җәдитчелек – бөтен Россия империясендә яшәүче мөселман халыкларының тормышын үзгәртеп җибәргән күренеш!

Гомумән алганда, бу концепциядә уңай омтылыш сизелә, тик барыбер европоцентризмга гына түгел, русоцентризмга йөз тоту ачык ярылып ята. Ничек кенә тырышсак та, ничек кенә Рафаиль Сибгатович Мәскәүләргә барып йөрсә дә, без русоцентризмнан берничек тә котыла алмыйбыз. Ярый, хуш, бердәм дәреслек булсын да, ди, ләкин ватанпәрвәрлек хисе, гомумән, зур илгә мөнәсәбәт кече Ватаннан башлана. Шунлыктан тарих фәнен укытуда милли-төбәк компоненты булырга тиеш. Аңа ничек кире кайтырга? Монысы инде зур мәсьәлә. Гомумән, мәктәптә тарих дәресләренә сәгатьләр бик аз бирелә. Икенче Бөтендөнья сугышына – ике дәрес, Беренче Бөтендөнья сугышына – бер дәрес. Шушы кыска гына сәгатьләр эчендә әлеге темаларның бөтен нюансларын, кискен борылышларын, фаҗигаләрен балаларга ничек аңлатып бетерергә мөмкин? Шуңа күрә вариатив юнәлештә булса да, мәктәпләрдә төбәк, милләт тарихлары, һичшиксез, укытылырга тиеш. Әлбәттә, бердәм дәреслек тә булсын, әмма милли-төбәк компонентының кире кайтарылуы шарт.

Марат Гыйбатдинов. Әйткәнемчә, милли-төбәк компонентын мәктәпләргә кертү мөмкинлеге бар, әмма аның өчен ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән эшләргә кирәк. Әгәр дә бүген 10-20 ата-ана директорга килеп: «Безнең балаларга татар тарихы, татар мәдәнияте кирәк!» – дип әйтә икән, директорның моңа каршы килергә хокукы булмый, чөнки канун буенча, өстәмә сәгатьләрне нинди фәннәргә бирү мәсьәләсе ата-аналар белән киңәшләшеп хәл ителергә тиеш. Кызганычка каршы, бүген ата-аналар моның белән кызыксынмый.

Искәндәр Гыйләҗев. Аларга БДИ нәтиҗәсе кирәк....

Рафаиль Хәкимов. Ата-аналар үзләре дә тарихны белми бит...

Марат Гыйбатдинов. Бу очракта республикабыз хакимияте дә ярдәм итәргә тиеш. «Диннәр тарихы» һәм «Этика» дәресләрен сайлаганда, ата-аналар үз фикерләрен әйтте, хакимият тарафыннан да аңлату эшләре алып барылды. Нәтиҗәдә, классларда мөселманнар белән христианнарны аермаска, дигән төпле фикергә килделәр.

Искәндәр Гыйләҗев. Кызганычка каршы, безнең җәмгыятьтә тарих белән кызыксыну, тарих фәненең әһәмиятен аңлау юк. Күпчелек тарихның нәрсә өчен кирәклеген дә аңламый, гомумән, гуманитар фәннәрнең нигә кирәклеген белми...

Илдус Заһидуллин. Дин белән бәйле тагын бер мәсьәләгә тукталасым килә. Чыннан да, концепция проектын­да чиркәүнең миссионерлык эше күренми. «Россия XVI гасырда» исемле бүлектә XVI йөзнең икенче яртысы турында сүз барган урында «Русская православная церковь» һәм «Мусульманское духовенство» дигән җөмләләр бар. Казанны яулап алгач, мөселман руханилар катлавы калмый... Монда «мусульманское духовенство» дип түгел «Миссионерская деятельность Русской православной церкви» дип язылырга тиеш, чөнки хәзерге керәшен татарларының гына түгел, ә мари, удмурт, чуваш, мукшы халыкларын да христиан диненә тарту шушы вакыттан башланып китә.

«Россия империясе ХIХ-ХХ гасырларда» дигән бүлектә «РПЦ и основные конфессии: иудаизм и ислам» дип язганнар. Ә бит чынлыкта дәүләтнең диннәргә карата мөнәсәбәтен чагылдырган һәм империядәге конфессияләр арасындагы система – «православие, инославие, иноверие» яктыртылырга тиеш. Башкача эшләгәндә, дәреслек рус тарихы гына булып калачак.

Искәндәр Гыйләҗев
. ...һәм христиан дине тарихы!

Марат Гыйбатдинов. Әмма дәреслекнең күләме, санитар нормалар дигән әйбер бар. Рафаиль Сибгатович, бу концепциягә без бүген керткән тәкъдимнәр кабул ителерме, алар дәреслектә чагылыш табарлармы?

Рафаиль Хәкимов. Миңа калса, бу – сәяси мәсьәлә. Тарихчылар аның белән килешер иде, алар белән уртак тел табуы авыр түгел! Сәяси күзлектән караганда мәсьәлә, четереклерәк... Безнең тәкъдимнәр кертелгән концепция проекты Россия Федерациясе Президенты Администрациясенә биреләчәк. Монда инде үз фикерләрен тарихчылар гына түгел, ә сәясәтчеләр дә белдерә. Шунлыктан ТР Дәүләт Советы, ТР Президент Аппараты, Татар милли-мәдәни автономиясе безне якларга һәм үз фикерләрен әйтергә тиеш дип уйлыйм. Әлегә ни өчендер алар читтә тора... Мин чыгышларымда да: «Без үз эшебезне эшләдек, хәзер сез фикер белдерергә тиеш», – дип әйттем. Әмма Татарстан Дәүләт Советындагы һәм РФ Дәүләт Думасындагы республикадан сайланган депутатларыбыз сүлпәннәр. Һәрберсе үз хәле белән мәшгуль... Безнең тәкъдимнәр кабул ителеп, уңай дәреслек язылу мәсьәләсе шик уята...

Марат Гыйбатдинов. Әгәр дә безнең тәкъдимнәр белән әлеге дәреслек язылса, бу Россиядә тарих гыйлемен укыту, дәреслекләр язу системасында яңа бер этап булыр иде. Без Россия тарихын Евразия тарихы яссылыгында карасак, андагы үзенчәлекләрне, уникальлекне, шул исәптән охшаш булган якларны да күрә алыр идек. Әмма концепциядә Европа белән Азия аерым, ә Россиянең үзенчә уникаль, беркемгә дә охшамаган юл белән барганы күзәтелә.

Искәндәр Гыйләҗев. Гомумән, идеаль дәреслек юк ул. Мин күптән түгел генә Германиядә булып кайттым һәм андагы тарих дәреслекләре белән кызыксындым. Алар ярты ел буе борынгы кешеләрне, аннары ике-өч ай грек тарихын укыйлар һәм XVIII йөзгә күчәләр. Менә сиңа бөтен тарих!

Рафаиль Хәкимов. Германиядә хәл җиңелрәк, анда һәрбер төбәкнең үз стандартлары, сайлау мөмкинлекләре бар.

Марат Гыйбатдинов. Без һаман да баланың башына мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат сеңдерү турында уйлыйбыз. Ул Куликово сугышы кайчан булганлыгын, императорларны, хәрби лидерларны белсен, дибез... Әгәр дә инде укучы сугышның алшартлары һәм нәтиҗәләрен дә әйтеп бирә алса, «биш»ле куярга була. Ә Германиядә мондый максатлар куелмый. Бәлки бөтен фактларны, нечкәлекләрне тарихчы гына белергә тиештер? Германиядә методистлар, галимнәр: «Тарихны укыту балага нинди файда бирәчәк?» – дип карый.

Искәндәр Гыйләҗев.
Төп файда – баланы уйларга өйрәтү.

Марат Гыйбатдинов.
Әлбәттә. Хәтта шундый фикер дә бар: «Тарих укытуның мәгънәсе – балаларны газета-журнал һәм башка мәгълүмат чараларын укырга өйрәтү». Димәк, син теге яки бу информацияне укып, андагы фикерләрне аңлы рәвештә кабул итәргә, анализларга тиеш буласың. Европада мәгълүмат кабул итүчене генә түгел, ә фикер йөртүче, вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен белдерүчене әзерлиләр. Әйтик, алар феодализмның нәрсә икәнлеген өйрәнә дә аны башка илләр мисалында чагыштырып карый. Шулай итеп, тарих укытуда дөрес максат кую да бик мөһим, чөнки интернет мәгълүмат белән тулы, ә аны анализлый белергә кирәк. Теләсә нинди датаны, вакыйганы интернеттан да табарга мөмкин.

Рафаиль Хәкимов
. Аннары дәреслекләрдә бик борынгы тарих белән мавыгу ни дәрәҗәдә файда китерә икән? Аның бүгенге көн белән бәйләнеше булмаса, укучыга белеп бетерү нигә кирәк? Ә Алтын Урда дәверләре, Казан яулап алыну чорлары белән вазгыять башкача. Болар турында бар кеше сөйли, әдәби әсәрләр язалар, опера-балетлар куялар. Миңа калса, һуннар, кимәкләр турында бер җөмлә белән генә әйтү җитә, ә тәфсилле сөйләү белгечләр өчен генә кирәк.

Марат Гыйбатдинов
. Нинди генә дәреслек булмасын, һәр укытучының башында үз концепциясе бар, һәм ул үз юлы белән дәрес бирә ала.

Искәндәр Гыйләҗев. Нигездә, күп нәрсә шәхестән тора, ә дәреслек ул бары тик ориентир гына.

Марат Гыйбатдинов.
Әлбәттә, дәреслекләр бик әһәмиятле, әмма без укытучылар әзерләү системасын таркатмаска тиеш. Кызганычка каршы, инде ул таркалып бара... Күп кенә җитәкчеләрдә шундый иллюзия бар: менә дәреслек язылды, ул дөрес, камил китап була һәм укытучы бу китап белән балаларга «чын тарих»ны өйрәтә, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли, балалар мәктәптән камил шәхесләр булып чыгалар... Әмма чынбарлык бөтенләй башкача булырга мөмкин.

Искәндәр Гыйләҗев.
Мин еш кына үземнең мәктәптәге укытучыларымны искә төшерәм. Әгәр дә алар булмаса, мин, гомумән, тарихи эзләнүләргә кереп китә алыр идемме икән? Укытучы бит бары тик дәреслекне генә кабатламый һәм кабатларга тиеш тә түгел. Дәреслек балаларга мәгълүматны искә төшерер өчен генә кирәк, күп әйберне укытучы бирә.

Марат Гыйбатдинов.
Аннары тагын бер кимчелек бар. Шул ук хөкүмәт кабул иткән документлар да бер-берсенә каршы килә. Мәсәлән, әле генә кабул ителгән Белем бирүнең Федераль Дәүләт стандартында балалар укытуда вариативлык булырга тиеш, дип язылган. Димәк, бердәнбер дәреслек ул стандартка каршы килә. Ничек инде бердәнбер дәреслек булганда, вариативлык була ала? Каршы килмәсен өчен, ул дәреслеккә төрле фикер-карашларны кертергә кирәк, ә болай эшләгәндә, берничә томлы дәреслек язылырга мөмкин. Бу проб­леманы традицион карашлар кысаларында хәл итү мөмкин түгел. Шуңа күрә искергән методлар һәм алымнар кысаларына яңа эчтәлек салабыз, дип маташу уңышсыз. Яңа дәреслек эчтәлеге буенча гына түгел, методлары да, төзелеше буенча да яңа булырга тиеш.

Илдус Заһидуллин.
Йомгаклап түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин. Беренчедән, концепция, чыннан да, империя һәм Совет чорындагы дәреслек төзү традициясен дәвам итә. Икенчедән, аның концепция проектын эшләү төркеменә РФ субъектлары Фәнни үзәкләреннән галимнәрне җәлеп итмәделәр. Өченчедән, шушы бердәнбер дәреслек киләчәктә тагын берничә вариант булып үзгәрер, камилләшер дип уйлыйм. Профильле уку йортлары өчен аерым, милли республикалар өчен җирле үзенчәлекләрне искә алган дәреслекләр дә булыр дип ышанасы килә.

9 октябрь, 2013 ел  


Илдус ЗАҺИДУЛЛИН һәм Ленар ГОБӘЙДУЛЛИН

в„–11 |

Һәр кешенең үз юлы...

$
0
0
11.11.2013 Дин
Кешеләр дингә төрле юллар белән килә. Кайберәүләр өчен Аллаһы Тәгалә белән «очрашу» көтмәгәндә генә булса, икенчеләр аңа эзләнүләр, өметсезлекләр, югалтулар тулы озын юллар аша килә. Соңгылар рәтенә кергән бер кеше белән минем үземә дә очрашып сөйләшергә насыйп булды. Марат дингә әле күптән түгел генә килгән.

– Әтием – татар, ә әнием урыс милләтеннән. Гаиләбез гап-гади совет гаиләсе. Миннән кала, гаиләдә ике сеңлем дә бар. Мәктәпне тәмамлагач, училищеда укыдым. Аннары мине колхозга эшкә җибәрделәр. 90 нчы елларда колхозда хезмәт хакын яртышар ел тоткарлап бирәләр иде. Мин ул вакытка өйләнгән дә идем. Хатыным яшь бала белән өйдә утыра. Гаиләне туендырырга акча кирәк. Шуннан мин, танышлар аркылы наркотик юнәтеп, шуны сата башладым. Моны белгәч, хатыным аерылып китеп барды. Вакытында аңыма килдем: наркотик сатып акча эшләрмен дә, ә минем аркада юлдан язучыларның язмышын кая куясың?

Наркотик саткан акчага «Газель» микроавтобусы алып, Казаннан авылларга кешеләр йөртә башладым. Буйдак та булгач, эштән бушаган вакытларда дуслар белән сыра эчәбез, кәрт сугабыз, төнге клубларга йөрибез. Эшем дә бар, аралашырга дуслар да юк түгел, әйткәнемчә, буш вакытта да шөгыле табыла. Тик күңелемдә ниндидер бушлык барын тоям. Әти эчеп йөри, аның белән рәтләп сөйләшкәнем дә юк. Үзем өчен уңайлырак булыр, дип, Казанда әниемнең әнисендә яши башладым. Ә ул чиркәүгә йөри, өйдә «Библия»не дә кычкырып укый. Аңа ияреп, мин дә чиркәүгә барып кайттым, «Отче наш» догасын ятладым. Эшләрем дә җайланып киткән кебек булды. Мәскәүдән товар алып кайтып, шуны сата башладым. Ләкин эшем дә, эшләгән акчам да, «Библия» уку да канәгатьлек китерми. Дөньясы да кызыксыз тоела. Телевизордан йога турында күп сөйли башладылар. Минем кебек үзләрен таба алмаучы яшьләр белән танышып китеп, барыбыз бергә Себергә чыгып киттек. Имештер, йога белән шөгыльләнер өчен ул уңайлы җир. Бөтен семинарлар, тренинглар, фестивальләр шунда уза. Йоганың асылына төшендем, күңелдәге бушлык та югала башлады кебек. Акчасыз син беркем дә түгел бит, нәрсәгә яшәмәк кирәк, кире Казанга кайтып киттем. Яңа дуслар да табылып өлгерде, ә аларда акча һәрвакыт була үзе. Яхшылап кына сынагач, мине дә үз сафларына алдылар – алар белән бергә машина урлый башладым. Әй, ул машина урлагандагы адреналин... Күңелдәге бушлыкны әнә шул адреналин тутыра иде. Бер марҗа кызы белән таныштым. Әтинең, татар кызы ал, дип үгетләвенә карамастан, без өйләнештек. Баштагы мәлдә әйбәт кенә яшәп киткән булсак та, бала тапканнан соң, Маша эчә башлады. Кызым өч яшенә җиткәнче, ничек булдыра алдык – шулай яшәдек. Дәвалатып та карадым үзен, өч ай эчми тора да тагын элекке гадәтенә кайта. Без аерылыштык, ә кызны Машаның әнисе үзенә алды. Хатыннан өмет юк, кызны үстерергә кирәк, дип, элекке дуслар белән араларны өздем дә ерак араларга йөри торган автобус йөртә башладым. Авариягә очрап, өч ай хастаханәдә ятарга туры килде. Шунда ятканда мин үземнең бу дөньяда яклаучысыз булуымны, алга таба яшәр өчен бернинди дә өметем юклыгын, тормыштан беркайчан да ямь таба алмаганлыгымны аңладым. Ул вакытка инде әтием намазга баскан иде, хәл белергә килгәндә күп итеп дини китаплар алып килеп бирде. Ярдәм итсә, менә шулар гына булышачак сиңа, диде ул. Һәм шунда мин үзем өчен яңа дөнья ачтым. Ә иң мөһиме – мин ислам динендә кешегә бу дөньяда да, теге дөньяда да бәхетле булуга гарантия бирә торган бөтен нәрсәнең барлыгын аңладым. Чиркәүгә йөреп тә, йога белән шөгыльләнеп тә тутыра алмаган күңел бушлыгымны Аллаһы Тәгаләгә булган ярату белән тутырдым. Дингә килергә соңармаганым өчен сөенеп туя алмыйм. Алла теләсә, без аңа барыбыз да килербез. Кайчан һәм ничек итеп – монда инде һәр кешенең үз юлы... 


Дилбәр ГАРИФ

в„– |

Ике республика язучылары "тимер-бетонлы күпер" кормакчы (ВИДЕО)

$
0
0
11.11.2013 Мәдәният
7 ноябрьдә Казанда Татарстан язучылар берлеге әзерләгән концертны Башкортстан каләм ияләре дә тамаша кылды. Аларны махсус кунакка чакырганнар. Берлек рәисе Рафис Корбан белдергәнчә, ике республика язучылары "тимер-бетонлы күпер" салмакчы.

Атнакич Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында узган язучылар концертында буш урыннар юк иде. Казаннар белән бер рәттән әлеге тамашага күрше Башкортстан республикасыннан Риф Тойгынов җитәкчелегендә 16 язучы-шагыйрь кунак булып килде. Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан сүзләренчә, бу чараны алар кунаклар килү хөрмәтенә оештырганнар.

"Башкортстан язучылар берлеге рәисе Риф Тойгынов белән килешү төзедек. Ике республика язучылары арасында иҗади элемтәләрне, булмаган булса, булдырырга, булганын ныгытырга, күперне нык итеп, ике арада тимер-бетонлы күпер салырга", диде Рафис Корбан. Әлеге сүзләрне күрше республика язучылар берлеге рәисе дә күтәреп алды.

"Чыннан да, сүз куешкандагы ниятләр чынга аша бара. Октябрь башында Чаллы каласында булдык, очрашулар үткәрдек. Инде менә Казанга килдек. Юлга чыгар алдыннан Башкортстанда чыгучы "Кызыл таң" газетында Татарстанның яшь әдипләре шигырьләреннән өзекләр басылды. Ул газетларны без үзебез белән алып килдек, әдәбият сөючеләргә бик теләп тапшырабыз", дип Тойгынов үз кулындагы бер кочак газетны залдагы халыкка таратты.

Язучылар концертын юмор остасы, язучы Алмаз Хәмзин алып барды. Сәхнә тотучы язучы, шагыйрь-шагыйрәләр арасында Людмила Аланлы (җыр башкарды), Рабит Батулла (гармунда уйнады), Рөстәм Закуан (җыр), Борис Вайнер (җыр), Рәдиф Сәгъди (гармунда уйнап Туфан Миңнуллин истәлегенә драматургның әсәрләрендәге җырларны башкарды), Рәсимә Гарифуллина (җыр) һәм башка каләм ияләре булды. Җырлы-биюле кичә өч сәгатләп барды. Тамашачыларга ул хуш килде, шул рәвешле Татарстан язучылары күпкырлы талантка ия булуларын күрсәтергә тырыштылар.

Алга таба алар Башкортстаннан килгән каләм ияләренә иҗаттагы казанышлары белән уртаклашырга тиешләр.  


Рөстәм ИСХАКЫЙ

в„– | 08.11.2013
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live